разработка открытого урока
план-конспект урока (7 класс) на тему

разработки открытых уроков и мероприятий

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Муниципальный семинар Школы молодого учителя

Альметьевского муниципального района на базе МАОУ «СОШ№15»

Тема: « Системно-деятельностный подход как средство реализации ФГОС ООО»

Дәреснең темасы: Г.Тукайның “ Шүрәле” поэмасында табигатьнең сурәтләнеше.

Дәресне әзерләде: Тюрикова Гөлназ Разиф кызы

Әлмәт , 29 октябрь, 2015 нче ел

Тема : Г.Тукайның “ Шүрәле” поэмасында табигатьнең сүрәтләнеше.

Максат : Г Тукайның “ Шүрәле “ поэмасынын өйрәнү. Балаларның сөйләм телен үстерү,табигатьнең сурәтләнешен сөйли белергә өйрәтү.Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Г .Тукайның портреты,иллюстрацияләр,слайд,карточка

Дәрес барышы

I Актуальләштерү

  • Исәнләшү!
  • Хәерле көн телик таңнар саен,
  • Аяз күкләр телик җиребезгә.
  • Кояшлы көн телик һәр кешегә,
  • Һәм иминлек телик җиребезгә,
  • Хәерле көн телик барчабызга,
  • Хәерле көн телик үзебезгә.
  •     Менә тагын яңа көн туды. Һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта.  Без моның белән бик бәхетлебез. Иртәнге таң җилләре безгә аяз көннәр, имин эш көннәре алып килсен. Кутәренке рух, күңелле кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.  (елмаю)

  • Укучыларны барлау

  • Өй эшен тикшерү
  • Г.Тукайның тормыш юлын  искә төшерү
  • - Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?
  • - Дөрес, шулай ук кайбер укучыларга индивидуаль биремнәр дә бар иде.
  • - Тукайның тормыш юлы Татарстан Республикасы Әтнә районы Кушлавыч авылында башланып китә. Бу турыда безгә  Айгөл сөйли.(укучылар сөйләгән вакытта слайд күрсәтелә. Бу слайдта Т. яшәгән авыл-шәһәрләр исеме барлыкка килә)
  • Айгөл: Г. Т. 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында туган. Әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы указлы мулла була, әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы. Кечкенә Габдуллага 4 ай булганда, аның әтисе 44 яшендә авырып үлеп китә.
  • Укытучы:Яхшы, Айгөл. Биографияне Адилә дәвам итә.
  • Адилә: Әтисе үлгәч, әнисе Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. Габдулланы Кушлавыч авылындагы Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра. Бераз вакыт узгач, әнисе аны Сасна авылына үзе янына алдыра. Ләкин күп тә үтми, әнисе дә авырып үлеп китә һәм Габдулланы бабасы Зиннәтулла йортына Өчиле авылына кайтаралар.
  • Укытучы: Сүзне Аделя дәвам итә.
  • Аделя: Өчиле авылында бабасы Зиннәтулла йортында Габдулла алты бала янында артык була.Аны бер ямщикка утыртып Казанга озаталар.
  • Укытучы: Казанда Габдулла белән ни була?
  • Ильмир: Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» — дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, аны үзенә ала.Болар Мөхәммәтвәли һәм Газизә исемле кешеләр була. Әмма бу гаиләдә дә Габдуллага озак яшәргә туры килми, Мөхәммәтвәли белән Газизә авырып китәләр, шуңа кабат аны Өчилегә кайтаралар.
  • Укытучы: Аннары нинди вакыйгалар була?
  • Ринат:Бабасы Зиннәтулла аны Кырлай авылында яшәгән Сәгъди абзыйга асрамага биреп җибәрә. Бу авылда ул беренче тапкыр белем  иленә аяк баса, Маһруйбикә абыстайдан дин сабаклары ала. Габдулла Кырлайда ике ел чамасы яши.
  • Укытучы: Эмил дәвам итә.
  • Эмил: Аннары Габдулланы Җаек шәһәрендә яшәүче җизнәсе Галиәсгар Госманов эзләтеп үзе янына алдыра. Җаек шәһәрендә Г.Тукай 12 ел яши. “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый.  Типографиядә эшли. 1907 нче елда ул Казан шәһәренә килә.
  • Укытучы: Г.Тукайның тормыш юлына Инсаф  йомгак ясый.
  • Инсаф: Г. Тукай җир йөзендә бик аз яши. Ул үпкә авыруы белән авырый башлый. Шул сәбәпле 27 яшендә 1913 нче елда Казан шәһәрендә үлә.
  • Укытучы: Бик яхшы. Ә хәзер Г.Тукайның тормышында әһәмиятле урын алып торган кешеләрнең исемнәрен тагы бер кат искә төшерик. Тактага карыйк әле. Бу кешеләр Тукайның кемнәре икән?(Слайд)
  • Мәмдүдә - әнисе
  • Мөхәммәтгариф - әтисе
  • Зиннәтулла – бабасы, Мәмдүдәнең әтисе
  • Галиәсгар Госманов – Газизә апасының ире, җизнәсе.
  • Шәрифә - Габдулла вакытлыча калдырылган карчык
  • Мөхәммәтвәли – үги әтисе
  • Газизә - үги әнисе
  • Сәгъди – үги әтисе                              
  • Зөһрә - үги әнисе
  • Газизә - Мөхәммәтгарифның апасы
  • Маһруйбикә абыстай- Габдулланың беренче укытучысы
  • Укытучы:Исемнәрне искә төшердек. Игътибар иткәнсездер, Тукайның тормышында Газизә исемле ике кеше очрады.Тагы бер кат әйтеп узыйк әле: кемнәр алар? Тагын өченче Газизә дә бар әле, ул аның әтиләре бер,  ә әниләре төрле булган , ягни бүгенге тел белән русча әйтсәк сводная апасы Газизә дә бар. 

II .  Төп өлеш

 Укытучы: Димәк,  укучылар , без сезнең белән Г.Тукай иҗатын өйрәнүне башлангыч сыйныфлардан ук башлыйбыз,менә рус милләте  үзенең йөзек кашы булган А.С.Пушкинның иҗатын яхшы белгән кебек ,татар халкы да үзенең Тукаен онытырга тиеш түгел.Тукайны татар әдәбиятының йолдызына тиңләп .аның иҗатын бик яхшы белергә тиеш.

Тактага күз салыйк әле (слайд) күрсәтелә.Бу Тукайның нинди әсәреннән булыр икән? Укучылар безнең дәресебезнең темасы нинди булыр икән?

_Дәреснең темасы әйтелә һәм слайд чыга.(  Дәреснең темасы: Г.Тукайның “ Шүрәле “ поэмасында табигать cүрәтләнеше .)

Димәк ,укучылар без бүгенге дәресебезгә нинди максатлар куярбыз икән?( Г.Тукайның иҗатын сөйләрбез, укырбыз, сорауларга җаваплар бирербез, эчтәлеген сөйләрбез)

   Димәк, без сезнең белән бүген Г.Тукайның иҗатын дәвам итеп ,” Шүрәле “ поэмасын укый башлыйбыз.

   Укучылар ,поэманы укый башлаганчы ,мин сезгә бер сорау бирәм:

Г.Тукай “ Шүрәле “ поэмасында табигатьне ничек сүрәтли ?

Без укыган өлешне яхшылап тыңлап, , укып барыгыз һәм дәрес ахырында миңа җавап бирерсез.

Сез беләсез, укучылар .Г. Тукай А.С.Пушкинның  иҗатын тирәнтен өйрәнгән ,тәрҗемә иткән,ул үзен А.С.Пушкинның укучысы укучысы итеп саный,хәтта кайбер әдәбият белгечләре Г.Тукайның “ Шүрәле” поэмасының төзелешен Пушкинның әкият-поэмаларына охшаш диләр.

-А.С.Пушкинның нинди әсәрләрен беләсез?

 III Сүзлек эше.

Сүзләрне уку . Аңлату.  Кабатлату

Шүрәле,албасты.убыр- әкият геройлары ( мифка корылган ) ,икенче төрле урман хуҗасы дип тә атыйлар

Гөнҗәләр- ачылып бетмәгән чәчәкләр

Сабрит- сабыр ит

Карием-укучым

Җиһан-дөнья

Аулым- авылым

Гакълым- акылым

IV Төп өлеш

Поэманы сәнгатьле уку.

Поэма сезнең күңелегездә нинди хисләр тудырды?

 Укучыларны үзлегеннән укыту ( Аңлашылмаган юллар бармы?)

Физминутка!!!!!

-Укытучы: Г.Тукай бай эчтәлекле әсәр иҗат итүдә нинди ысуллар кулланган икән? (чагыштырулар)

-Эйе, укучылар,әсәрне укыганда игътибарлырак булыгыз, нинди чагыштырулар очрар сезгә икән ?

Өзекләп укыту ,чагыштырулар таптыру

Яшел болыннарны- юрган белән чагыштыра

( Г.Тукай чыршы .наратларны тигез гаскәрләр белән чагыштырган,Пушкинның “ Сказка о о царе Солтане” әкияте белән чагыштырып булыр иде .)

(ак, кызыл......- Тукай җөмләне матурлар өчен нинди җөмлә кисәкләре кулланган (сыйфатлар)

Парк танцевальня, бульварлар ,циркта ….. шул – дигән юлларда Тукай авыл халкының ял итү урыны урман икәнлеген әйтеп китә ,әлбәттә чагыштырып карый

Язмыймын эле көзләрен вә  кышларын дигән юлларны сез ничек аңлыйсыз?

Монда җен -убыр ,албастылар ,шүрәлеләр  дә бар ..-урманада ялгызың  йөрмәскә куша.

Димәк,  Г.Тукай бай эчтәлекле әсәр иҗат итүдә күп ысуллар кулланган икән.

V. Үзләштергән материалны ныгыту.

Укучылар ,дәрес башында биргән сорауга җавап бирик әле?  Г.Тукай “ Шүрәле “ поэмасында табигатьне ничек сүрәтли ?

Сорауларга һәм биремнәргә җавап бирү.

Укучылар , дәрес башында биргән сорауга җавап бирик әле.

    1) Г.Тукай “Шүрәле” поэмасында авыл табигатен авыл табигатен ничек сурәтли? ( Шул юлларны таптыру)

2)Кырлай урманында нинди агачлар үсә? ( тәрбияви момент)

3)Нинди хайваннар һәм җәнлекләр яши?

       

Кыскача эчтәлекне сөйләтү 1.2  баладан

VI. Дәресне йомгаклау , рефлексия

Димәк.укучылар без Г.Тукайның нинди поэмасыннан өзек укыдык?

Табигатьнең кайсы вакыты турында сөйләштек?

Укучылар, хәзер дәресне ничек үзләштерүегезне белү өчен, карточкалар таратам,  Дәресебезгә нәтиҗә ясап үтик.

 Сез анда дәрескә һәм үз -үзегезгә бәя бирерсез.

Карточкалар тарату (Слайд)

Карточкада:

Дәрес                                  Мин дәрестә                          Нәтиҗә

-Кызыклы                           - эшләдем                      - материалны аңладым

-Дәрес ошамады               - ял иттем                       - аңламадым

Укучылар тиз генә билгеләп чыгалар  һәм укытучы карточкаларны җыеп ала.

VII Билге кую

Өй эше. (слайд)

1.Поэманың  1-3 бүлекләрен уку.

2.Үзегегезнең авылыгызның табигате турында сөйләргә әзерләнеп килү.

3. Г.Тукайның нәселе буенча шәҗәрә төзеп килү .

        

        Дәрескә үзанализ

Әлмәт шәһәре 15 нче мәктәпнең  7 нче б сыйныфында татар төркемендә ачык дәрес уздырылды . Мин  балаларны 5 нче сыйныфтан укытам . Сыйныфта 13 укучы . Балаларның белем дәрәҗәләре уртача .

    Дәресемнең темасы: Г.Тукайның “ Шүрәле” поэмасында табигатьнең сурәтләнүе. Дәреснең максатлары түбәндәгеләр : 1. Г Тукайның “ Шүрәле “ поэмасынын өйрәнү. 2.Балаларның сөйләм телен үстерү,табигатьнең сурәтләнешен сөйли белергә өйрәтү.3.Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

    Дәреснең тибы :яңа материалны үзләштерү . Дәрескә алынган материал уртача авырлыкта. : Ф Г О С  таләпләренә туры китереп,  мөһим сораулар ярдәмендә балалардан теманы чыгарта алдым һәм балалар да, мин үзем дә дәрес башында  үз алдыбызга куйган максатларга ирештек.Дәрестә яңа материалны үзләштерү, укыту , проблемалы сорауларга җавап таптыру, рус әдәбияты, татар теле фәне белән бәйләнеш булды, I,II.III нче бүлекләр укылып барылды һәм чагыштырулар таптырылды, өзекнең эчтәлеген сөйләүгә  ирешелде.Өй эше балаларның белем дәрәҗәләре карап бирелде. Билгеләр куелды.    

   Укучыларны  дәрестә тәрбияләү һәм үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә кулланылды. Укучылар дәрестә актив катнаштылар . Алар бу дәрестә алдагы темаларны үзләштерү өчен нигез алдылар , белем күнекмәләрен арттырдылар.  



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Характеристика человека как вид текста. Урок развития речи.Разработка открытого урока по русскому языку.8 класс

Конспект урока развития речи составлен по учебнику Л.А.Тростеновой,Т.А.Ладыженской "Русский язык" 8 класс, М. "Просвещение",2011. Урок проводится после изучения главных и второстепенных членов предлож...

Разработка открытого урока в 5 классе по теме: "Урок-путешествие в страну Лингвинию"

Открытый урок проводился в рамках районного методического объединения учителей русского языка и литературы.Цель: распространение педагогического опыта....

Методическая разработка открытого урока по географии для 8 класса. Тема "Путешествие по Русской равнине (обобщающий урок). Закрепление. Проверка знаний.

Урок на закрепление, обощение и повторение пройденного материала с использованием игровых моментов. Игра - презентация "Своя игра"....

Разработка открытого урока в 5 классе по математике. Разработка программы курса по выбору в 7-8 классе по математике.

1.Разработка открытого урока в 5 классе по математике по теме "Джунгли зовут!" Открытый урок по теме "Все действия с натуральными числами."  2. Разработка программы по выбору в 7-8 классе по теме...