Урок по теме "Аергыч"
план-конспект урока на тему
4нче сыйныфта татар теле дәресе. Укучылар җөмләнең иярчен кисәкләре белән танышалар, аларны башка җөмлә кисәкләреннән аерырга өйрәнәләр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Ачык дәрес | 57 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес темасы. Аергыч.
Белем бирүче максат. Җөмләнең иярчен кисәкләре белән таныша башлау. Аергыч һәм аның белдерелүен аңлату.
Фикер сәләтен үстерү максаты. Кара – каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру. Балаларның белемнәренә таянып иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
Тәрбияви максат. Аралашу культурасы булдыру. Язгы табигатькә соклану хисләрен уяту.
Жиһазлау. Презентация, сораулар белән карточкалар, кызыл, яшел, сары кәгазь битләре, яз турында картина.
Материал. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле. 4 нче сыйныф. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар балалары өчен) . Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2014.
Кулланылган сингапур структуралары: РЕЛЛИ РОБИН, КОНЭРС, СИНГЛ РАУНД-РОБИН, КУИЗ-КУИЗ ТРЭЙД, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, 800 рублей САМЭРИ.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
– Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды!
– Кара-каршы, җилкәгә-җилкә партнерларыгыз белән исәнләшәсез! (Жест белән.)
– Кунакларга елмаеп, тыныч кына утырабыз!
– Күзләребезне йомып, без булдырабыз дип кабатлыйбыз!
– Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.
II. Yткәннәрне актуальләштерү.
– Балалар, без сезнең белән узган дәрестә гади җөмләнең җыйнак һәм җәенке төрләрен өйрәндек. (РЕЛЛИ РОБИН) Нинди җөмләләрне җыйнак җөмлә дип атыйбыз? 10 секунд уйлагыз.
– Ә хәзер җилкә партнерыгызга шушы сорауга җавап бирегез. Беренче булып А партнерлары җавап бирә. (30 с, кыңгырау.)
– ... җавап бирә. (Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала.)
– Сез бу фикер белән килешәсезме? (Балалар җавабы.) Рәхмәт.
– Ә хәзер Б партнерлары җәенке җөмләләргә аңлатма бирә. (30 с, кыңгырау.)
– ... җавап бирә. (Составында баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләр дә булган җөмләләр җәенке җөмлә дип атала.) Сез бу фикер белән килешәсезме? (Балалар җавабы.) Рәхмәт.
– Укучылар, сез үз алдыгызда кызыл конверт белән дүрт карточка күрәсез. (КОНЭРС) Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы җөмләнең нинди булуын ачыклагыз. (10 с, кыңгырау.)
– Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе җәенке, икенчесе җыйнак. Үз җөмләгез нинди булганга карап, тиешле почмакка барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар.)
– Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа «биш» бирегез. Бер-берегезнең җөмләләрендә баш кисәкләрне табыгыз. Сезгә 30ар секунд бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый. (30 с, кыңгырау.)
– Икенче партнер. (30 с, кыңгырау.)
– ... үз җавабыңны укып кит.
– Башка почмактагы укучы белән парлашып басыгыз, аңа «биш» бирегез. Бер-берегезнең җөмләләрендә баш кисәкләрне табыгыз. Сезгә 30ар секунд бирелә. Төймәсе күбрәк укучы башлый. (30 с, кыңгырау.)
– Икенче партнер (30 с, кыңгырау.)
– ... үз җавабыңны укып кит.
– Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.
III. Тема өстендә эш.
- Экранда язылган мисаллар белән танышабыз.
– Кызыл хәрефләр белән бирелгән сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Сыйфат һәм исем)
- Алар җөмләнең баш кисәкләре булып килгәнме? (Юк)
- Ә нинди кисәкләре булыр? (Иярчен)
- Димәк, без бүген җөмләнең нинди кисәкләре белән таныша башлыйбыз? (Иярчен кисәкләре белән)
- Кызыл хәрефле сүзләр кайсы сүз төркемнг ачыклап килгән? (Исемне)
- Димәк, язгы, зәңгәр, бер, яшел сүзләре, җөмләдә исемне ачыклап, аергыч булалар.
- Мисалларга карап әйтегез, аергыч нинди сорауларга җавап бирә?
Көтелгән нәтиҗә.
– Укучылар, шигырьдәге язгы, зәңгәр, бер, яшел сүзләре, исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булалар.
2. Нәрсә ул аергыч? (10 с уйлагыз.)
– Ә хәзер һәр укучы, беренче санда утыручыдан башлап, шушы сорауга 30 с. дәвамында җавап бирә. Аннан икенче укучы һ.б. Бу сорауга җавап бирү өчен, без сезнең белән СИНГЛ РАУНД-РОБИН структурасын кулландык. (2 м, кыңгырау.)
– Игътибар! Рәхмәт.
– Минем сезнең җавапларыгызны ишетәсем килә. 1 нче өстәлдәге 2 нче номерлы укучы, нәрсә ул аергыч? (Укучы җавабы.)
– Рәхмәт, утырыгыз.
3. Укучылар, дәфтәрләрне ачып числоны языгыз. Матур язуга экрандагы беренче җөмләне күчереп языгыз. Дәреслектән 286 нчы күнегүне табыгыз. Бирелгән җөмләләргә аергычлар куеп, күчереп языгыз.
«Фейерверк» күрсәтәләр.
– Игътибар! Рәхмәт.
4. – Укучылар, сез үз алдыгызда зәңгәр конверт белән дүрт карточка күрәсез. (КУИЗ-КУИЗ ТРЭЙД) Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Карточканың өске өлешендә җөмлә. Сез шул җөмләдәге аергычларны табарга тиеш буласыз, ә карточканың аскы өлешендә дөрес җавап.
– Мин әйткәч, барыгыз да торасыз, урындыкларыгызны этеп куясыз. Кулларыгызда карточкалар була. Икенче төркемдәге укучы белән янәшә басасыз һәм аңа «биш» бирәсез. Үз җөмләгезне укыйсыз һәм аңа күрсәтәсез, әмма җавабын ябасыз. Ул җавап бирергә тырыша. Иптәшегезгә булышасыз. Аннары ул сезгә үз җөмләсен укый. Җавап биргәннән соң, карточкаларны алмашабыз. (2 минут вакыт бирелә.)
– (Кыңгырау.) Игътибар! Рәхмәт. Иптәшегезгә рәхмәт әйтеп, урыннарга утырабыз.
5. – Укучылар, дәреслектән 285 нче күнегүне табыгыз. Түбәндәге җөмләләрне, тәрҗемә итеп, күчереп языгыз. Эшегез беткәч, төркемегез белән «чиер» күрсәтегез. (Без булдырабыз!)
– Әйдәгез тикшереп китәбез. (Укытучы бастырып сорый.)
6. – Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк (МИКС-ФРИЗ-ГРУП.) Мин хәзер көй куям һәм сез класс буенча хәрәкәт итәсез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Сорауга җавап билгеле бер сан була. Җавапны сез, миңа бер сүз дә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз. Ә хәзер барыбыз да торабыз.
1) Татар телендә ничә килеш бар? (6)
2) Фигыльнең ничә заманы бар? (3)
3) «Кояш» сүзендә ничә хәреф бар? (4)
4) «Юл» сүзендә ничә аваз бар? (3)
7. Экранга игътибар белән карагыз. (800 рублей САМЭРИ)
- Картинада елның кайсы вакыты сүрәтләнгән? (Яз)
- Нинди билгеләргә карап белеп була. (Укучылар яз билгеләрен саныйлар)
- Ә хәзер, аергычлар кулланып, 30 сүздән торган инша языгыз. (5 минут вакыт бирелә)
Берничә укучының иншасы белән танышу.
IV. Өй эше.
284 нче күнегү.
V. Рефлексия.
– Укучылар, сез алдыгызда өч төстәге кәгазь битләрен күрәсез. Әгәр сез дәрестә бар материалны аңладым һәм иптәшләремә дә аңлата алам дип уйласагыз, кызыл кәгазьне күтәрегез. Әгәр сез материалны аңладым, ләкин берәр соравын аңламыйча калдым дип уйласагыз, яшел кәгазьне күтәрегез. Әгәр материал авыр булды, аңлап җиткермәдем дип уйласагыз, сары кәгазьне күтәрегез.
– Дәрес шуның белән тәмам. Рәхмәт. Сау булыгыз!
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе “Кукмара ш.т. п. А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”
Дәрес темасы. Аергыч
Укытучы. Сафронова Эльвира Анатольевна
2015 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическая разработка: предполагаемый план проведения урока - При подготовке к уроку использовать как вспомпгательный ориентир для каждого этапа урока. Презентация отражает создание условий для учебных действий на уроке.
При подготовке к уроку использовать как вспомпгательный ориентир для каждого этапа урока. Презентация отражает создание условий для учебных действий на уроке....
Методическая разработка урока литературы по теме «Творчество Сергея Есенина»(11 класс). Тема урока - «Голубая Русь» Сергея Есенина. Тип урока –урок-исследование.
Знакомство со стихотворениями С.Есенина, посвящёнными теме родины, с творческим методом поэта....
Конспект открытого урока по технологии в 6 классе. Тема урока: Игровые технологии на уроках обслуживающего труда. Одежда и требование к ней. Снятие мерок для построения чертежа юбки. (Презентация к уроку)
Разработка урока с презентацией помогает учителю более доступно и понятно познакомить учащихся с историей юбки. На уроке используются игровые технологии, что помогают учащимся лучше усвоить материал у...
Урок изобразительного искусства в 5-ом классе.Тема урока: « Деревья как люди». Вид работы: рисование по представлению Тип урока: комбинированный, урок – сказка
Тема урока: « Деревья как люди».Вид работы: рисование по представлениюТип урока: комбинированный, урок – сказка Цель урока:ü Средствами изобразительного языка ...
Класс 9 Урок №24. Тема урока: Системы счисления. Перевод чисел Тип урока; Урок «построения » системы знания.
Урок для учащихся 9 класса по теме "Системы счисления. Перевод чисел". Урок в разделе программы по счету третий. Цель:Образовательная: систематизация и расширение знаний обучающихся о операциях п...
Урок обобщающего повторения по теме Южная Америка.Урок-игра.Особый колорит уроку придаёт просмотр ролика"Танго и футбол", вопрос от шеф повара с угощением мамалыгой и синквейн. Легенда рассказанная в начале урока настраивает ребят на работу.
Урок географии в 7-м классе по теме "Южная Америка". Подготовила и провела: учитель географии 1квалификационной категории Васильева Елена Тихоновна в МБОУ СОШ №21 г. Коврова, в рамках подго...
Сходства и различия уроков с метапредметным подходом с интегрированными уроками и уроками с межпредметными связями (на примере уроков русского языка в 8 классе) Метапредметный подход на уроке русского языка в 8 классе
Сходства и различия уроков с интегрированными уроками и уроками с межпредметными связями (на примере уроков русского языка в 8 классе)...