проектная работа
проект на тему

проектная раота на тему "Бәйләнешле сөйләм телен үстерү"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_bylneshle_soylm_telen_usteru.docx60.15 КБ

Предварительный просмотр:

Казан федераль университетының

Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен

 күтәрү һәм өстәмә белем бирү үзәге

Проект эше

Тема:  «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

рус телендә аралашучы укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен үстерү»

                                                                           Проект авторлары:

                                                                       1.Илалова Т. М..- филиал МБОУ

                                                                        ”ВСОШ №3”- “Пановка мәктәбе”

                                                                 2.Закирова И.Р.-  Казан шәһәре

                                               МБОУ ”СОШ №49”

                                                                 3.Сабирова Г.Р.- Казан шәһәре

                                               МБОУ ”СОШ №49”

                                                                                                  Фәнни җитәкче:

                                                                                                    Трофимова С.М.

Казан шәһәре

26 сентябрь 2014ел

 Проект  эшебез  рус  мәктәпләрендә  рус  телендә  сөйләшүче  укучылар белән  эшләүче  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучыларына  багышлана.

Эшебезнең темасын сайлаганда  рус мәктәпләрендә укытучы татар мөгаллимнәренә тәкъдим ителгән бурычлардан   укучыларны фәнни һәм иҗади эшчәнлеккә өйрәтүгә игътибар иттек.

Проектның төп максаты:

 Укытучыларны педагогик һәм методик эш ысуллары  белән таныштыру, фәнни һәм иҗади сәләтне үстерү юлларын  аңлату, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, башлап эш итү сәләтен үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен куллану төрләрен ачыклау.

Проектның бурычлары:

 -Бәйләнешле сөйләм үстерүдәге  эш тәҗрибәсе белән таныштыру, һәр педагог эшли ала торган чараларны тормышка ашыру өстендә эшләү системасын аңлату;

- укытучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә хезмәттәшлек булдыру;

- төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдә һәр укытучының җаваплылыгына ирешү;

-  танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү;

- укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

Гипотеза

- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

- теоретик белемнәрен практикада куллану;

- проектта һәрбер кешегә файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.

Көтелгән нәтиҗә:

  • Укытучылар  алдында чыгыш ясау, аны яклау.
  • Тәҗрибә уртаклашу, портфолио үрнәге бирү.
  • Проект буенча презентация эшләү.

Проектның тикшерү объекты: рус төркемнәрендә укучы балалар белем алган дәреслекләр, фәнни һәм иҗади эшләү сәләтен үстерү юллары, аларның үзенчәлекләре.

Проектның фәнни яктан әһәмияте.

Рус төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: рус балалары белән     эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуында.        

Укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерүнең фәнни һәм  гамәли әһәмияте

        Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралаша торган иң әһәмиятле чарасы. Фикерләү һәм культурага ирешү коралы. Без менә шул корал белән оста эш итә беләбезме, фикерләребезне ачык һәм төгәл итеп белдерә алабызмы соң? Кызганычка каршы, һәрвакытта да алай булмый. Кайбер кешеләрнең сөйләвен тыңлау яки язганын уку күңелсез була. 

Телдән һәм язма сөйләмнең югары культурасына ия булу, туган телнең барлык чараларыннан, стилистик байлыгыннан тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы.

Мәктәптә укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле.

Укучы үзләштерә торган тел нормаларына фонетик, лексик, морфологик, орфографик, синтаксик һәм пунктуацион законнар һәм кагыйдәләр керә; бәйләнешле/ контекстлы/сөйләмнән файдалану алымнары һәм стилистик нормалар да шуларга өстәлә. Укучы һәр сүзгә карата “Мин аны дөрес әйтәмме? Дөрес язаммы? Дөрес аңлыйммы?” дигән сорау куя белергә тиеш.

        Татар теленә өйрәтүнең күпьеллык тарихы бар. Бүгенге көндә татар теле      мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында укытылып килә. Татар телен рус балаларына укытканда бәйләнешле сөйләм телен үстерү – телгә өйрәтүнең  төп мәсьәләләренең берсе булып тора. Чыннан да, бүгенге көндә еш кына нәкъ бу өлкәдә аерым кыенлыклар күзәтелә.

           Татар теленә өйрәтүнең бүгенге мәсьәләренә килгәндә, аларның шактый киң рәвештә хәл ителүенә игътибар итәргә кирәк. Әмма төрле методикалар кулланылса да, еш кына укытучылар, гомумән, төп принциплардан ерак китәләр. Мәсәлән, лексика һәм грамматиканы үзләштергәндә, балаларга кызыклы булмаган, бертөрле иншалар, күнегүләр тәкъдим ителә.

Сөйләм үстерүнең әһәмиятле бүлеге – укучыны җөмлә төзи белергә өйрәтү. Укучылар хикәя, сорау, боерык, ияле, иясез, җыйнак һәм җәенке җөмләләр һәм ике –өч гади җөмләдән торган кушма җөмләләр төзи белергә тиешләр.

Сөйләм үстерүдә бәйләнешле яки контекстлы сөйләм төзи белү аеруча әһәмиятле. Бәйләнешле сөйләмнең үз алымнары, нормалары бар.

Иң элек бәйләнешле текстка кергән аерым җөмләләр үзара бәйле булырга тиеш. Алар билгеле бер тәртипкә куела, бербөтен барлыкка килерлек итеп, бер эчтәлек астына берләштерелә.

К.Насыйри грамматиканы өйрәнү максатын билгеләгәндә үк (“Сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр”) телдән һәм язма сөйләм үстерүне күз алдында тота. Г.Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле китабында ана теле дәресләрендә телдән һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча зур игътибар юнәлтә. “Сөйләм яшәүдә нинди зур урын тотса, язып  аңлату да хәзерге мәдәни хәятта аннан аз ким әһәмиятле,”- ди ул.Баланың сөйләргә өйрәнүен ул язарга өйрәнү өчен хәзерлек итеп аңлый һәм аның юлларын да күрсәтә: а) эчтәлекле логик эзлекле итеп сөйләтү; б) сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләтү; в) укучылар белән әңгәмә сәгатьләре үткәрү.

Хәзерге программаларда, методика китапларында һәм мәкаләләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм үстерү сүзләрне әдәби дөрес әйтү өстендә, сүз, җөмлә, бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү, телдән һәм язма сөйләм өстендә эшләү дип, киң мәгънәдә аңлатыла. Сөйләм үстерү логик фикерләү сәләтен үстерү белән дә тыгыз бәйләнгән. Грамматик, пунктуацион, орфографик яктан дөрес булган, тирән эчтәлекле итеп логик дөрес төзелгән сөйләм генә камилләшкән сөйләм булып санала. Фикерләү сәләте һәм сөйләм осталыгы үсү әдәбият һәм тел дәресләре белән табигый үрелеп бара һәм сөйләм өстендә эшләү элементлары   һәр дәрестә була.

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле  сөйләм телен һәм фәнни, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү

 Бәйләнешле сөйләм телен үстерү юллары

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү аларда үз фикерләрен логик эзлекле, бәйләнешле итеп сөйли һәм яза белә күнекмәсен булдыруны күздә тота. Бу исә укучыларны сөйләм төзүнең төп законнары һәм аңа булган таләпләр белән таныштыру бурычын да куя. Шушы җитди бурычны гамәлгә ашыру татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөкләнә. Тел дәресләрендә укучылар текст төзүнең теориясен үзләштерәләр, ә әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләрне өйрәнү һәм язма эшләр башкару барышында бәйләнешле текст төзү буенча гамәли күнегүләр алалар.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, укучылар арасында үз фикерләрен логик эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп бирә алмаучылар да очрый. Бу укучыларга сөйләм төзү буенча җитәрлек күнекмә бирелмәүдән килә. Текст эчендә җөмләләрне үзара бәйләүнең ныклы кагыйдәләре һәм махсус чаралары бар. Катлаулы синтаксик берәмлекләр дә билгеле бер эзлеклелектә киләләр. Балаларны, бәйләнешле текст элементлары белән таныштырырга кирәк. Бәйләнешле текст төзү күнекмәләренә ия булмаган укучыларның эшләрендә очрый торган типик хаталар түбәндәгеләр:

     1. Текст эчендәге җөмлә һәм абзацлар арасындагы үзара бәйләнеш булмау.

     2. Җөмләләрнең бертөрле конструкциядә булуы.

     3. Текст эчендәге җөмләләрнең логик бәйләнеше булмау.

     4. Фигыльләрдә заман формаларының бертөрлелеге бозылу.

     5. Абзацларга дөрес бүлмәү.

Мондый хаталар аерым җөмләләр белән генә эш итүдән килә. Язма эшләрдәге хаталар өстендә эшләгәндә орфографик һәм пунктуацион хаталарга гына түгел, текстның логик ягына да игътибарлы булырга кирәк. Дәрестә текстның гомуми синтаксик төзелешен анализлау да урын алырга тиеш. Бу бурычны хәл итү өчен,  әдәби текстлар өйрәнгәндә, аларның төзелешенә, җөмләләрне үзара бәйләүче чараларга игътибар итәргә, тел дәресләрендә әдәби текстлар белән эшләргә кирәк. Мондый эшләр укучыларга имтиханнарга әзерләнүдә булышачак. Бәйләнешле сөйләм үстерүне түбәндәге эзлеклелектә алып барырга кирәк:

1. бәйләнешле сөйләм үстерү турында төшенчә, аңа булган төп таләпләр белән таныштыру;

2. текст турында төшенчә бирү;

3. текстның темасын һәм төп фикерен билгеләргә өйрәтү;

4. сөйләм төрләре белән таныштыру;

5. текст эчендә җөмләнең үзара бәйләнеш юлларын күрсәтү;

6. текстка карата план төзү;

7. хикәяләү һәм аның элементлары;

8. абзац ` һәм аның элементлары, һ. б.

Әдәбият дәресләрендә  әдәби текстның эчтәлегенә һәм идея- эстетик юнәлешенә генә түгел, бәлки структурасына да тукталырга кирәк. Мәсәлән, абзац бүленеше ничек бирелә, текст эчендәге синтаксик берәмлекләр нинди юллар белән бәйләнә һ.б.ш.

Язма эшләрдән соң башкарыла торган хаталар өстендә эшләү барышында бәйләнешле сөйләмгә карата куела торган таләпләрнең үтәлешен дә  игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Язма эшләрдән соң хаталар өстендә  эшләгәндә текстның төзелеше, андагы логик бәйләнеш, тема, аның ачылышы, текст төзүдә җибәрелгән хаталарны анализлау сорала.

Сочинениеләрне  болайрак анализларга кирәк.

Дәреснең максаты: укучыларны сочинениеләрдә җибәрелгән хаталарны һәм җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә өйрәтү.

Анализларга тиешле текст алдан ук тактага язып куела яки проектор аша күрсәтелә. Кызыл юлларга дөрес бүленү- бүленмәве әйтелә, алардагы фикер  тәмамланган булырга тиеш. Шушы таләпләргә җавап бирмәгән эш бергәләп редакцияләнә, редакцияләнгән эш шулай ук проектор аша күрсәтелә  һәм өйдә укучыга үз эшен редакцияләп килергә кушыла.

Бәйләнешле сөйләм үстерү чарасы буларак, төрле характердагы язма эшләр.

            Укучыларны акыл хезмәтенә сәләтле, югары интеллектлы, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә мәктәптә уздырыла торган язма эшләрнең әһәмияте зур. Язма эшләргә әзерлек барышында укучыларның мөстәкыйль эзләнүләренә һәм күзәтүләренә нигезләнгән эш алымнарыннан файдалану максатка ярашлы. Язма эшләр укучыларны әдәби иҗатка рухландырырга, сүзгә игътибарлылык тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә язма эшләр барышында түбәндәге эшләр башкарыла:

  • лекция яки әңгәмә рәвешендә алга билгеле бер максат куеп, теоретик материал аңлатыла;
  • укучыларның алларына куелган максатларын үтәүне күздә тотып, әдәби текст өстендә мөстәкыйль эшләү оештырыла;
  • кулъязмалар, камилләштерү максатыннан чыгып, класста бергәләп редакцияләнә;
  • укучыларның эшләренә телдән һәм язмача рецензияләр бирелә.

Мондый эшләрне башкару балаларның телдән бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстрерүгә дә уңай йогынты ясый.  Шулай ук укучыларның чыгышларын магнитофон тасмасына яздырып, үзләреннән тыңлату аларны сөйләмгә игътибарлы булырга өйрәтә.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә укучылар үз фикереңне дөрес һәм яхшы итеп башкаларга җиткерә белүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлап калырга тиешләр. Язма эшләргә эзерлек уку елының башында ук башлап җибәрелә. Бу бигрәк тә чыгарылыш класс укучылары өчен зур әһәмияткә ия. Махсус дәфтәр ачып, анда түбәндәге графалар булдыру зарури:

Сочинение темалары.

Эпиграф.

Цитаталар.

Файдалану өчен әдәбият.

Укучыларның үзара аралашу, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү чараларының берсе – мәктәп стена газеталары, төрле бюллетеньнәр. Алар өчен материалны укучылар язган сочинение, репортаж, интервью, очерк мәкаләләр арасыннан сайлап алу отышлы. Шуңа күрә мондый эшләрне башкару алдыннан укучылар бу турыда кисәтеп куела. Класста укып тикшергәннән һәм укучылар тарафыннан уңай бәя алганнан соң, мәктәп газетасы өчен уңышлы дип табылган эшләр аерып куела.

Укучыларның кешеләр белән аралаша, хәбәрләшә белүләрен аралашу  культурасы һәм иҗади сәләтләрен үстерүнең бер төре буларак, репортаж жанры белән кечкенә сыйныфларда ук таныштыра башларга һәм төрле вакыйгалар уңаеннан яздырып,  мәктәп стена газетасына һәм вакытлы матбугат битләрендә басылып чыгуларына ирешергә кирәк. Мәсәлән, “Белем бәйрәменнән репортаж», “Мәктәп сабантуе”. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында  “Безнең репортажлар” дигән махсус стенд булдырырга мөмкин.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытуның төп бурычы-  тел гыйлеме турында тирән  белешмә бирү, укучыларда сөйләм культурасы, интеллект, башкаларга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Бу юнәлештә башкарыла торган эшләрнең берсе- укучыларны интервью алырга өйрәтү.  Моның өчен укучылар берничә кагыйдәне үзләштерергә тиеш.

  • әңгәмә өчен кызыклы кеше эзләп табу,
  • әңгәмә алып барылачак тема турында хәбәрдар булу,
  • төп һәм өстәмә сорауларны алдан ук уйлау,
  • әңгәмәдәшенең фикерен төгәл һәм дөрес җиткерү.
  • иң кызыклы аралашу турындагы белешмәне туплау.

Укучының сөйләме төссез, ярлы, язуы хаталы булмасын дисәк, укучыны матур әдәбиятка якынайту юлларын эзләргә кирәк. Психология фәннәре кандидаты, “Народное образование”, “Школьные технологии» журналларының баш редакторы А.М.Кушнир фикеренчә, уку - танып белү һәм аралашуның төп формаларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә укучыларны үзләренә кирәк әдәбиятны сайлый белергә , үзе укыган китапка бәя бирергә өйрәтү зарури. Сөйләм үстерү дәресләренең берсендә үзләре укыган бер әсәргә укучылар аннотация язалар, ягъни бик кыска формада әсәрнең нинди максатны күздә тотып язылуын, нинди катлау укучыга юнәлдерелүен күрсәтәләр.

Гомуми белем мәктәпәрендә тел дәресләре буенча алынган фәнни мәгълүматны ныгыту һәм шулар нигезендә сөйләм үстерү максаты беән үткәрелә торган язма эшләрнең иң таралган төре- төрле характердагы диктант һәм изложениеләр.

Профессор П.О.Афанасьев «Вопросы орфографии в школе» хезмәтендә диктантлар турында болай ди: “Диктант өчен билгеле күләмдә бәйләнешле текст сайлап алганда. Аның эчтәлеге укчыларны кызыксындырырлык, җиңел аңлашырлык булганда, язар алдыннан шул текст бөтен килеш укылып, эчтәлеге укучыларга җиткерелгәндә, шулар өстенә, дөрес язылышы ачыкланып бетмәгән очракларга карата алдан аңлатма бирелгәндә, диктантлар дөрес язарга өйрәтү чарасына әвереләләр”.

Диктант үткәрү эшенә иҗади якын килергә һәм аның алымнарын активлаштырырга, аны балалар рухына ятышлы, мавыктыргыч  өстәмә чаралар белән баетып, иҗади эшчәнлеккә һәвәсләндерә торган зәвыклы эшкә әверелдерергә кирәк.

Моңа түбәндәгеләр ярдәмендә ирешергә мөмкин:

   1. текстны укыр алдыннан аның авторы /чыганагы/, әһәмияте турында кыскача аңлатма бирү, игътибарны өзекнең сәнгатьчә эшләнешенә, поэтик образлар нәфислегенә юнәлтү;

  2. бәйләнешле текстны сәнгатьле укып, эчтәлегенең эмоциональ үзләшүенә ярдәм итү;

   3. өстәмә сораулар биреп, текстның эчтәлеге,  идеясе белән кызыксындыру;

   4. орфограммаларның язылышы, орфография кагыйдәләренә нигезләнеше турында укучыларның үзара сорау-җавапларын оештыру;

  5. текстка бүлек башы уйлап табу;

  6. югары классларда иҗади диктант текстларын өстәмә биремнәр белән катлауландыру, мәсәлән, бәйләнешле текстның эчтәлегенә ярашлы эпиграфлар уйлап табу, текстны цитата, афоризм, халык иҗаты үрнәкләре белән баету.

Ирекле,  иҗади диктантлар укучыларның сөйләмен үстерүдә аеруча нәтиҗәле урын тоталар. Бу диктантлар үтелгән сүзләрнең дөрес язылышын, тыныш билгеләренең дәрес куелышын гына таләп итеп калмыйлар, бәлки укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштырып, сүз хәзинәсен баетырга, иҗади фикеләү сәләтен үстерүгә ярдәм итәләр. Иҗади диктантларда түбәндәге биремнәр файдаланырга мөмкин:

  • эчтәлеккә туры килерлек итеп, аерымланган хәлләр өстәп язарга;
  • җөмләнең теге яки бу кисәгенә аныклагычлар өстәп, аларны эчтәлек һәм мәгънә ягыннан яраклаштырып, текстны үзгәртеп язарга;
  • җөмләнең баш кисәкләрен синоним һәм антонимнары белән алыштырырга ( мәсәлән,  былтыр яз явымсыз булды - быел көз явымлы булмады);
  • туры сөйләмне кыек сөйләмгә яки кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерергә.

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен һәм иҗади активлыкларын үстерүдә вакытлы матбугатның роле

         Һәр укучы үзен халыкның бер өлеше итеп танырга, шәхес итеп тоярга тиеш. Моның өчен укучылар татар дөньясында булган яңалыклар белән танышып барырга тиешләр. Бу эш, гадәттә, вакытлы матбугат аша алып барыла. Шуңа күрә һәр укучы балалар өчен татар телендә чыга торган вакытлы матбугаттагы  материаллар белән даими рәвештә танышып барырга тиеш. Уку елының башында татар матбугатына багышланган махсус дәрестә укучылар татар балалар матбугатының тарихы, бүгенге көндә татар телендә чыгып килүче газета-журналлар турында мәгълүмат алалар, ә уку елының ахырында уздырылган матбугат дәресләрендә исә алар ел буе үзләре яратып укыган газета –журналлар, алардагы иң кызыклы рубрикалар турында сөйлиләр.

Вакытлы матбугат белән эшләү – укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләүнең иң нәтиҗәләре чараларының берсе. Укучылар класс алдында газетага күзәтү ясыйлар, үзләренә иң ошаган мәкаләгә отзыв, әдәби әсәргә рецензия язалар. Вакытлы матбугат – тел дәресләрендә куллану өчен дә кызыклы материал. Үстерелешле укыту технологияләреннән файдаланып, укучыларга алдагы дәресләрдә үтеләчәк тема өчен материал туплап килергә кушыла. Мәсәлән, түбәндәге эшләр бирелергә мөмкин: “Сабантуй” газетасыннан ия белән хәбәр арасына сызык куелу очрагына мисаллар язып килергә, бер составлы җөмләләргә, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләргә мисаллар язып килергә.

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерүдә газета-журнал жанры буларак, мәкалә язарга өйрәтү әһәмиятле урын алып тора. Мәкалә язу дәресен түбәндәгечә уздырырга мөмкин.

Тема. “Уңыш бәйрәме” темасына мәкалә язу.

Максат. Укучыларны газета хәбәрләренең үзенчәлекләре белән таныштыру, мәкалә сүзенә аңлатма бирү, көндәлек матбугатны даими укып бару күнекмәсе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

Укытучының кереш сүзе. “Нәрсә ул мәкалә?” дигән сорауга җавап эзләү (укучыларның җаваплары тыңлана, “Аңлатмалы сүзлек” тән укучыларның “мәкалә” сүзенең аңлатмасын укулары оештырыла.)

Эчтәлекләре, темасы, язылу максаты буенча мәкаләләрнең төрләре язылган таблицага күзәтү ясала.

Мәкалә -  информация

Тәнкыйть мәкаләләре

Фәнни мәкаләләр

Укытучы, мәкалә иҗат итү өчен, үзенә бик яхшы таныш булган материалны сайлап алырга кирәклеген искәртә, мәкаләнең композицион төзелеше, ягъни кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән торырга тиешлеген әйтә.

Укучылар, үзләре укып килгән мәкаләләрне анализлап, өлешләрен табалар. Андагы тел –сурәтләү чараларына игътибар итәләр.

Язылачак мәкаләгә бергәләп план төзелә:

1. Кереш өлеш. Газетага мөрәҗәгать.

2. Төп өлеш. “Уңыш бәйрәме”нә укучылар керткән өлеш.

 3. Йомгаклау. Бәйрәм калдырган тәэсирләр.

Шул планга нигезләнеп, укучылар, үзләре язачак мәкаләнең эчтәлеген сөйләп чыгалар, караламаларга язалар. Өйдә мәкаләне язып бетереп килергә кушыла, иң яхшы дип табылган  мәкаләләрнең төрле газеталарга җибәреләчәге әйтелә.

Эш кәгазьләре – бәйләнешле сөйләм үстерүнең нәтиҗәле чаралары

           Укучыларны хезмәткә әзерләү, аларда мөстәкыйльлек, иҗат активлыгын  үстерү башка күнекмәләр белән берлектә аларның эшлекле сөйләмен үстерүне дә күздә тота. Мәктәпне тәмамлап, укучыла зур тормышка аяк басалар, төрле һөнәр ияләре булып китәләр. Кая гына барсаң да, төрле эш кәгазьләре: гариза, беркетмә, автобиография, отчет кебек эш кәгазьләрен яза белергә кирәклеге белән очрашалар. Шуңа күрә укучылар мәктәпне бетергәндә доклад, газетага мәкалә, төрле эш кәгазьләрен яза белергә тиешләр.

Эшлекле сөйләмгә төп таләп – аның грамматик яктан дөрес төзелгән булуы. Эш кәгазьләрдә сөйләм нигезендә, кыска, гади җөмләләрдән төзелгән булырга тиеш. Эш кәгазьләренә өйрәнү өчен махсус сәгатьләр бирелә һәм алар грамматиканың төрле бүлекләрен өйрәнгәндә шуларга нисбәтле рәвештә язылырга тиеш. Мәсәлән, автобиография, белдерү, телеграмма, хат, беркетмә кебек эш кәгазьләрен “Исем”, “Фигыль”, “Алмашлык” кебек темаларны,  акт, ышаныч язуы кебек эш кәгазьләрен “Сан” темасын үткәннән соң яздыру максатка ярашлы. Мәсәлән, укучыларны хат язарга өйрәткәндә бергәләп хатның нинди этаплардан торганы ачыклана һәм хат язар өчен бергәләп план төзелә.

Сәламләү һәм мөрәҗәгать итү;

Үз тормышыңнан иң әһәмиятле дип саналган вакыйгаларны язу;

Үзең белгән әйберләр турында сорау;

Йомгаклау, саубуллашу сүзләре;

Имза;   Дата.

Укучыларга мөстәкыйль эш итеп, ял көнеңне ничек үткәрүе турында дустына хат язарга дигән эш бирелә.

Дәрестә уен элементлары

Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак  “Уен технологияләре”  баланың иҗади сәләтен, аралашу культурасын үстерүдә дәрестә уен элементларына зур игътибар бирә. “Эшлекле уен” технологиясеннән файдаланып, “Безнең тормышта реклама” дигән темага дәрес уздырыла.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату дәресләрендә, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытында да уен элементларыннан файдалану отышлы. “Исем”, “Сыйфат”, “Сан”, “Фигыль”, “Алмашлык”, темаларын өйрәнгәндә шушы сүз төркемнәре кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә, укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә.

Дәрестә “Мәкальне әйтеп бетер” дигән уен түбәндәгечә уйнала. Укытучы мәкальнең башын әйтә, иң беренче булып кул күтәргән укучы ахырын әйтә һәм бу укучыга жетон бирелә. Иң күп жетонлы укучыга югары билге куела һәм ул икенче дәрескә уенның алып баручысы итеп билгеләнә. Мәсәлән, “Антоним сыйфатлар” темасын өйрәнгәндә

“Эшнең тире ачы, ә /җимеше татлы/.

“Юләр җиңдем дияр, ә /акыллы юл бирдем дияр/.

“Куркак ашта батыр, ә /эштә юаш/.

“Ачы булсаң, тоздай бул, /баллы булсаң, балдай бул/.

“Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: “Барам бер көнне урман буйлап”... Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүне формалаштыруга да уңай йогынты ясый. “Кем күбрәк?” уены танып белү сәләтләрен үстерүгә булышлык итә. Мәсәлән, сан кергән әсәрләр исемнәрен кем күбрәк белә? (“Мең дә бер кичә”, “Өч кыз”, “Җиде күгәрчен”, “Җиде кат җир астында”). Бу эшне өй эше итеп биреп җибәрергә дә була. Укучылар төрле темаларга кроссворд, чайнворд, шарадалар төзүне дә яратып башкаралар.

Мәсәлән, 6 класста “Сыйфат” темасын кабатлаганда үткәрелә торган дәрес-сәяхәт үрнәге түбәндәгечә булырга мөмкин. Укытучы укучыларга дәреснең темасын, максатын һәм үзенчәлеген аңлата, сәяхәткә поездга  утырып барачакларын хәбәр итә. Беренче вагон (1 рәт) – купе, анда сорауга иң яхшы җавап бирүче, ягъни, иң кыйммәтле билет алучы, икенче вагонга сорауга яхшы, өченче вагонга сорауга “3” лелек җавап бирүчеләр утыра. Сәяхәт барышында төрле станцияләр очраячагы, алардан кузгалып китү өчен каршылыкларны җиңәргә кирәклеге әйтелә.

       1 станция “Ромашка”

“Ромашка” уены уйнала. Ромашканың һәр таҗына сыйфат сүз төркеменә каралган сорау язылган, җавапларына карап укучылар төрле төстә жетон  алып, вагоннарга утыралар.

2 станция “Табышмак әйтәм- тап”. Табышмакның җавапларын табарга, аларда очраган сыйфатларны дәфтәргә язарга.

Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым.(кыш)

Җанлы җансызны кыйный, җансыз үкереп елый.(барабан)

Ите симез, мае юк, тиресе калын, йоны юк.(шалкан)

Һ.б.ш.

3 станция “Белгечләр”. Түбәндәге тест уздырыла.

Тест N1. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар.

А) Ап-ак, чем кара, дөм сукыр.

Ә) Кызгылт, алсу. Күгелҗем.

Б) Яшел, сары, матур.

Тест N2/ Ясалма сыйфатлар

А)кызыл, яшел, күксел, аграк.

Ә) Эшчән, көләч,уйчан, ямьле.

Б) Аллы- артлы, керделе- чыктылы,  аклы-күкле.

В) Халыкара, унберьеллык, искиткеч.

4 станция. Халык әйтсә, хак әйтә.

Дәфтәрләргә сыйфат кергән мәкальләр уйлап язарга.

5 станция «Тел дигән дәрья бар”

I рәт- матур

II рәт- зур

III рәт- җылы сыйфатларына синоним һәм антонимнар уйлап яза, шуларның берсен кертеп җөмлә төзи.

6 станция “Кызыклы грамматика”

Ребусларны чишәргә

6 н, 40 мыш, КЗ, Т 10 лы.

Кайсы бодайдан кортлар бал ала? Кайсы җир бердә искерми?

Нәтиҗәләр чыгару. Билгеләр кую.

Бәйләнешле сөйләм үстерүдә стилистик күнегүләрнең,  иҗади биремле карточкаларның әһәмияте

   Горур кеше генә милли үзаңга ия була ала. Шуңа күрә укытучы һәр балага шәхес итеп карарга,  гомуми белем бирү мәктәпләрендә балаларның белемне үзләштерүгә сәләтләренең төрле булуын исәпкә алып эшләргә тиеш. Шуларны исәпкә алып, индивидуаль биремле карточкаларны 3 төркемгә бүлеп  төзергә кирәк. Авыр, уртача, яхшы үзләштерүчеләр өчен махсус карточкалар әзерләнә. Мәсәлән,

№1 Сыйфатлар кулланып хикәяне дәвам итәргә.

№2 Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәдә кулланырга

№3  Җөмләне үрнәктәгечә үзгәртергә.

Аерым биремле карточкаларны шундый тәртиптә төзү һәр балага уңай билге алырга,  уку белән кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итә.

Укучыларның язу һәм сөйләм культурасын үстерүдә, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүдә стилистика фәне  зур роль уйный.

Стилистика телдәге сүзләрне, образлы сурәтләү чараларын дөрес итеп, билгеле бер максатка ярашлы рәвештә куллана һәм алардан дөрес файдалана белү юлларын өйрәтә.

Мәсәлән, укучыларга бер үк сүзнең мәгънәсен аңлатканда, аерым өзекләрне дәфтәргә яздырырга, шулай ук укучыларга сүзнең төрле мәгънәләрдә кулланылышын чагылдырган аерым карточкалар тәкъдим итәргә мөмкин. Мисал өчен түбәндә берничә карточка үрнәге китерелә. Карточканы алган укучы тел сүзенең мәгънәсен аңлатып бирергә тиеш була.

Карточка № 1

И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле ! (Г.Т.)

Карточка № 2

Ашкайнату каналы авыз куышлыгыннан башлана, бу куышлыкта тел һәм тешләр була. Тел- мускуллардан торган орган. (Анатомия дәреслеге)

Карточка № 3.  Сугышта мин бер разведчикны белә идем. Ул разведкага киттеме, “Тел” алмыйча кайтмый. (Н.Д.)

Карточка  № 4

Алтын минем туган илем,

Көмеш телле гармуным.

Бер үк сүзнең мәгънәсен ачыклау класс берничә группага бүленә. Һәр группа үз карточкасында күрсәтелгән сүзнең мәгънәсенә аңлатма бирә. Бер группа аңлатып бетергәч, икенчесе, өченчесе аңлата. Соңыннан укытучы һәр группаның җавапларын анализлый , үзенең бәясен биреп җиңеп чыккан группаны билгели. Шулай итеп, анализ үзенә күрә мавыктыргыч уен төсен ала.

Фәнни эзләнүле эшкә тарту.

Өлкән сыйныфларда  Б.С.Ү.нең тагын бер юнәлеше фәнни эшчәнлеккә тарту юлы белән башкарыла. Өлкән класс укучылары зур блоклы темаларны өйрәнүне йомгаклау дәресендә үз рефератларын яклыйлар, оппонентлар аларның эшен бәяли (телчеләр ярдәм итә). Мәсәлән, 8 нче класста Тукай иҗатына карата реферат темалары:

“Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты”

“Тукай әкиятләрендә әхлак темасы”

“Тукай образы әдәбиятта һәм сәнгатьтә” һ.б.ш.

Искәрмә:  бу рефератлар-  Тукай, Җәлил көннәрендә түбән сыйныфлар алдында чыгыш ясау өчен әзер докладлар.  Нәтиҗәдә лекторлар группасы оеша.

 “Туган якның күренекле кешеләре” темаларына да  тикшеренү эшләре үткәреп була.

Традицион булмаган дәресләр, укытуның яңа технологияләре- иҗади үсешне тәэмин итә торган чаралар

Дәрес-пресс-конференцияләр үткәрү дә укучыларны иҗади эзләнүгә, сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга этәргеч бирә. Мәсәлән, Тукай иҗатын өйрәнү буенча пресс конференция уздыру өчен класс 3 группага бүленә.

1нче группа    пресс-конференция өчен сораулар әзерли, 2 нче группа- экспертлар, иң уңышлы дип табылган сорауларны сайлап алып, 3 нче группага – журналистларга тәкъдим итә.

Укучыларны фикер йөртергә, теге яки бу вакыйгага карата үз фикерләрен булдыруга интеграль дәресләр үткәрү дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән,  “Туган җирем - Татарстан” темасын өйрәнгәндә  тарих укытучысын, китапханәчене  чакырырга мөмкин. Тарих укытучысы Татарстанның үткән һәм хәзерге  тарихына   кыскача аңлатма биреп китә, әдәбият укытучысы татар язучылары турында сөйли, китапханәче  шул язучыларның безгә килеп җиткән әсәрләре белән таныштыра. Аерым укучыларның язучылар турында чыгышлары тыңлана, портретлар, аларның әсәрләренә карата укучылар ясаган рәсемнәре  күрсәтелә, әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңлана. Дәрес ахырында укучыларга “Минем Татарстаным “ дигән темага сочинение язарга бирелә.

Мәктәптә    укучыларны һәр кешене шәхес буларак хөрмәт итеп аралаша белү  культурасына ия булган тирән белемле шәхесләр итеп тәрбияләү бурычы йөкләнә. Мондый очракларда дәрес- диспут, дәрес- бәхәс кебек төрләрдән файдалану уңышлы.

Укучыларның танып- белү активлыкларын, иҗади сәләтләрен һәм сөйләм осталыкларын үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең тагын берсе- телдән журналлар чыгару.

Класстан тыш эшләр дәресләрнең органик дәвамы булып тора, балаларга үзләренең активлыкларын,  иҗади сәләтләрен, сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Укучыларның гомуми белемнәрен киңәйтә, ял вакытларын файдалы оештыруга хезмәт итә, тел һәм әдәбият фәне белән кызыксынуны арттыра. Яңа буын белем бирү стандартлары нәкъ шуларны таләп итә. Класстан тыш эшләрнең төрләре бик күп : әдәби кичәләр, конференцияләр үткәрү, әдәби һәм тематик газеталар чыгару, әдәби экскурсияләр оештыру, түгәрәкләргә тарту һ.б.ш. Иң кызыклысы- китап укучылар конференциясе . Китапны уйлап укырга,  аны тикшерергә, башкалар фикере белән килешергә яки киресенчә.  Соңгы вакытларда чыккан китаплар белән даими танышырга кирәк. Моның өчен педагог үзе дә күп укырга тиеш. Мәсәлән, Ф.Садриев әсәрләре белән танышу классик әсәрләрне өйрәнүгә комачауламый.

Югарыда китерелгән эшләрнең барысы да укучыларның бәйләнешле сөйләм телен,  танып- белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә уңай йогынты ясый, ә иң мөһиме шунда: укучылар БДИ һәм ГИА га тулысынча әзерләнеп,  югары нәтиҗәләргә ирешәчәк.        

       Проектны гамәлгә  ашыруның көтелгән нәтиҗәләре.

        Бүгенге укытучы алдында укыту процессын  кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора.Укытучы үз эшендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшли. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге методларны  куллану – укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә этәргеч булып тора, укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.                                                

Файдаланылган әдәбият:

  1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирү стандарты К. 2008.
  2. Татар теленнән гомуми белем бирү стандарты.К.2008.
  3. С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова.Башланыч мәктәптә татар теле методикасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты,1975.
  4. А.Г.Әминов, Г.М.Әдһәмова “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы”. Казан.Татарстан китап нәшрияты, 1986.
  5. Г.Н.Селевко. Современные образовательные технологии. Москва “Народное образование” 1998.
  6. В.Х.Хаков.Мәктәптә стилистиканы өйрәнү.Татарстан китап нәшрияты,1970.
  7. Р.А.Юсупов. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1983.
  8. Б.М.Мифтахов V-X классларда язма эшләрне үткәрү, тикшерү, бәяләү һәм анализ ясау методикасы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1966.
  9. Р.Ш. Сайкин. Язма эшләр.Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1974.
  10. Педагогик технологияләр турында “Мәгариф” журналларындагы материаллар (2012-2013еллар)

Дәрес эшкәртмәсе

Тема:  Казан – дуслык шәһәре.

ус телле балалар өчен дәрес-презентация)

Закирова Илсөяр Равил кызы,

Казандагы 49 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максатлар:

  • өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;
  • текстны уку-өйрәнү барышында укучыларның фикерләү сәләтен, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерү;
  • укучыларны дуслык төшенчәсе белән таныштыру; дуслыкның әһәмиятенә төшендерү, әдәплелек сыйфатлары, дуслык хисләре тәрбияләү; кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау. 8 нче сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге (Ф.С.сафиуллина),

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, сәнгатьле уку, сорау-җавап, анализ, сүзлек эше.

Дәрес тибы. Катнаш дәрес.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

          Укытучы белән укучылар арасында уңай халәт тудырыла.

  • Исәнмесез, кадерле укучылар. Барчабызга да хәерле көннәр күтәренке кәефләр теләп, дәресне  башлыйбыз.
  • Бүген ничәнче число?
  • Атнаның кайсы көне?
  • Хәзер нинди дәрес?
  • II. Актуальләштерү.

Аудирование. Тыңлап аңлау күнегүләре.

  • Мин җөмләләр әйтәм. Тыңлыйсыз, хаталар булса,төзәтәсез.
  • 1 нче сентябрь — укытучылар көне.
  • Уку-язу әсбаплары- көрәк, тырма.
  • Без китапханәдә төшке ашны ашыйбыз.
  • Дустым ашханәдән китап алган.
  • Укытучы. Без сезнең белән сыйныф һәм мәктәп турындагы темаларны уздык.  Әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Өй эше нинди иде? Кем сөйли?(Үзегез укыган мәктәп турында сөйләргә)

 III. Төп өлеш.

1.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

-Бүгенге дәресебезне дуслык темасына багышлыйбыз.

Мәкальләр уку.

  • Мәкаль русча ничек була? (Пословицы.)
  • Мәкаль нәрсә ул? (Народная мудрость.)

(. нче слайд)  

Дуслык турында без мәкальләр беләбез. Әйдәгез искә төшерәбез. Русча эквивалентларын табабыз.

1. Йөз сум булганчы, йөз дустың булсачы.

1.Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

2. Дуслык таулар күчерә.

2.Дружба горы свернёт.

3.Дустың булмаса тап, тапсаң югалтма.

3.Если нет друга ищи, нашёл не теряй.

4.Чын дуслык – зур байлык.

4.Настоящая дружба- большое богатство.

5. Дустың үзеңнән яхшырак булсын.

- Укучылар, сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып карагыз әле?

- Нәрсә ул дуслык? Дуслыкны сез ничек аңлыйсыз?

- Кешегә дус кирәкме?Ни өчен кирәк?

- Сезнең дусларыгыз бармы?

- “Дуслык” сүзен ничек аңлыйсыз?(фикерләр тыңлана; рус телендә дә мөмкин)

  • Дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
  • Дус нинди булырга тиеш? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

- Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, профессиональ дуслык, табигать белән дуслык, сәяси дуслык, китап белән дуслык һ.б.

Психологлар  фикеренчә, дуслык – бер-береңә булышу гына түгел, ә эчке тартылу, якынлык, эчкерсезлек, үзара тугрылык, бер-береңне ярату. (.   слайд)

-  Шул төшенчәне дәфтәрегезгә язып куегыз.

-Төрле милләт кешеләре узара дус була аламы? (Фикерләр тыңлана)

-Әйе,укучылар,халыклар дуслыгы Татарстанның иң зур байлыгы.Безнең Татарстанда 115 милләт яши. Сан буенча 1нче урында –татарлар,2нче урында руслар, 3нче урында чувашлар. Бу милләтләр узара дус һәм тату яшиләр.

-  Укучылар,һәрбер милләтнең дуслыкка карата мөнәсәбәте үзләренең мәкальләрендә чагыла: (. слайд)

1.  Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр.(поляк)

2. Юләр дустың булудан акыллы дошманың артык (монгол)

3. Дуслары булмаган кеше ярты гомерен генә яши.  (исландия)

4. Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач- тиз алыштырма. (америка)

5.Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың куаныр. (фарсы)

  1. Дәүләтнең төп законы, Конституциядән алынган мәгълүмат.

- Борынгы заманнардан килгән дуслык төшенчәсенең әһәмияте илебезнең төп законында да чагылыш тапкан. (Закон укыла)  (. слайд)

 Әйе, републикабыздагы барлык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәргә тиеш. Татарстанның көче – халыкларның дуслыгында.

( .слайд)

-Ә хәзер мин сезгә Роберт Миңнуллинның шигырен укыйм.

Җирне саклап кала алмабыз

Дуслашмаган килеш без,

Шуңа күрә барыбыз да

Дус булырга тиеш без.

Беркайчан да дошман булмыйк

Беребез дә

“Дуслык” сүзе булсын безнең

Телебездә.

- Әйдәгез тәрҗемә итәбез бу матур шигырьне.

  1. Психологик бирем.   (. слайд)

-Дуслык булган җирдә нинди сыйфатлар булмаска тиеш?

(саранлык, мактанчылык, горурлык, хыянәт итү, ялган сөйләү, икейөзлелек)

  1. Уку мәсьәләсен  кую.

Без бүген сезнең белән  “Казан – дуслык шәһәре” исемле текстны укырбыз. Яңа сүзләр белән танышырбыз, тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез.

Как вы меня поняли?( укучыларның җаваплары тыңлана)

  1. Лексик – грамматик күнекмәләрне формалаштыру.  

( тактада язылган сүзләрне уку)

аеруча – особенно

бигрәк тә - особенно

( сүзләрне сүзлекләргә язып алу)

  1. Дәреслек белән эшләү.

Укытучы.

  • Ә хәзер дәреслекләрегезнең 17 битен ачыгыз.Текстка карыйбыз. Нинди сүзләрне белмибез, ә кайсыларын оныттык?
  • - Сүзлек өстендә эшлибез. (.слайд)

Укытучы.

  • Текстны укыйбыз, карап барыгыз. Хикәя нәрсә  

     турында? Шул сорауга җавп бирергә әзерләнәбез.(1укучы укый)

   

Укытучы.

              - Хикәя нәрсә турында?

              ( укучылар җавап бирә)

б) – Ә хәзер 18 нче биттәге сорауларга җавап бирәбез.

в) - Кем хикәяне рус телендә сөйли ?

г) – Текст “Казан-дуслык шәһәре” дип атала. Ни өчен шулай аталган? Нинди сүзләр бар анда “дуслык” сүзе белән бәйләнештә.(дус, тату)

 -Ә безнең мәктәптә, сезнең сыйныфыгызда нинди милләт вәкилләре бар?

  -Алар белән дусмы?

  -Нинди телдә аралашасыз?

  -Ә ни өчен рус телендә генә?

Музыкаль пауза.

- Без сезнең белән 7 нче сыйныфта Казан турында җыр өйрәнгән идек. Нинди җыр иде ул? Кем хәтерли ул җырны? (“Казан кичләре” Хәсән Туфан сүзләре, Сара Садыйкова сүзләре)

-Казан шәһәре турында нәрсәләр беләсез икән, тикшереп карыйм әле.

Сораулар бирелә. (. слайд)

- ӘФӘРИН, сорауларга дөрес җавап бирдегез.

Укытучы. Хәзер, кешегә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар турында сөйләшеп алыйк. Сүзлек эше.  (  . слайд) Тискәре яклар - отрицательные качества. Уңай яклар – положительные качества.

  • Сез нинди тискәре һәм уңай сыйфатларны беләсез?

Укучыларга уңай һәм тискәре сыйфатларны белдерүче сүзләрне (слова, выражающие положительные и отрицательные качества) аңлату.

Мәсәлән: Тискәре яклар: усал, ямьсез, надан, томана, битараф, саран, оятсыз, елак, начар, кырыс, хәйләкәр.

Уңай яклар: ышанычлы, ярдәмчел, яхшы, сөйкемле, матур, тәрбияле, җаваплы, юммарт, гадел, намус, батыр, тыйнак, дус, тату. 

Укытучы. Хәзер без сезнең белән ике командага бүленәбез. Беренче команда уңай сыйфатларны яза, икенче команда тискәре сыйфатларны яза.

Бирем: Тискәре һәм уңай сыйфатлы ике төркемгә аерыгыз. (. нче слайд)

(Интерактив тактада сүзләр буталып бирелә, аларны ике төркемгә аеру.)

IV. Ныгыту.

Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнү.

V. Йомгаклау.

Дәреснең эпиграфын тагын бер кат искә төшерү. (19 нче  слайд)

  1. Дуслык – безнең өчен иң зур байлык. Без исә дуслыкны сакларга, ныгытырга тиешбез. Бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез! Дуслар шатлыклы һәм авыр минутларда бик кирәк. Дөньядагы һәр җан иясе дус эзли, һәм үзә дә дус була белергә тиеш. Укучылар, мин чын дус булыгызны телим.

  1. Өйгә эш бирелә, билгеләр куела.

“Казан – дуслык шәһәре” текстының эчтәлеген сөйләргә.                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа как эффективное средство самостоятельной работы учащихся

Методическая разработка к выступлению на педагогическом совещании...

Проектная работа на тему: « Проектная деятельность обучающихся во внеурочное время в рамках внедрения ФГОС»

Актуальность проектной деятельности сегодня осознается всеми. ФГОС нового поколения требует использования в образовательном процессе технологий деятельностного типа, методов  проектно-исследовате...

Методическая разработка "Проектная деятельность учащихся. Конкурс проектных работ"

Данная методическая разработка содержит положение о конкурсе проектных работ с описанием цели, структуры и критерии оценки проектов; практические приложения .Приложение1  содержит примерные темы ...

Проектная работа «Развитие творческого потенциала детей с ОВЗ посредством проектной деятельности кружка «Раз крупинка, два крупинка»».

Данный проект предназначен для детей старшего школьного возраста, педагогов дополнительного образования, воспитателей и творческих людей, которые любят творить и создавать шедевры своими руками....

Проектная работа "Воспитание добра через сказку у детей с ОВЗ путем вовлечения в проектную деятельность"

Сказка!!! Как много значит это слово человеку, помнящему свое детство. Сразу перед любым читателем встают памятные образы любимых  сказочных героев. Если это золотая рыбка - то она щедро награжда...

Проектная работа по геометрии. Реальная математика Проектно-расчетное бюро по ремонту помещений

Работа представляет собой шаблон проекта групповой работы школьников, где учащиеся применяют знания геометрии на практических задачах и повторяют учебный материал для подготовки к экзаменам....