Развитие творческих способностей учащихся на основе регионального компонента
статья на тему

Хаертдинова Гульназ Фариховна

Использование регионального компонента на уроках татарского языка и литературы и во внеурочной деятельности для развития творческих способностей учащихся.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iz_opyta_raboty.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Кешегә бетмәс –төкәнмәс иҗат чыганагы  салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый  тормышта урынын  табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “,- дип язган  Л.Н.Толстой.

      Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде.  Ул укытучыдан яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту – тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә. Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә.  Ничек моңа ирешергә, нәрсәгә таянып эш иткәндә уңышка ирешеп була? Моның юнәлешләре күп төрле булырга мөмкин. Мин укучыларымның иҗади сәләтләрен үстерүдә төбәк материалларын куллануны төп юнәлеш итеп алдым, чөнки хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк дигән фикердәмен.

      Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законнары, аларның үтәлүен тәэмин итү программалары укыту-тәрбия процессына милли-региональ компонент кертүнең хокукый нигезе булып тора.

Эзләнү эшенең темасы: “Милли төбәк компоненты аша укучыларның иҗади сәләтен  үстерү”.

Максаты:  туган төбәк буенча шактый киң мәгълүмат үзләшрерү; тел һәм әдәбият дәресләрен тирәнтен өйрәнү өчен кызыксынуларын арттыру, һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү; укучыларда төрле чыганаклар белән эшләү, җирле материалларны туплау, эшкәртү, анализлау кебек гамәли күнегүләр формалаштыру; гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрү, туган телгә, туган халкына, туган якка тирән мәхәббәт, ихлас  ярату тәрбияләү.

Бурычлар: туган ягын яратучы, халкын хөрмәт итүче, кызыксынучан, иҗади, сәләтле  шәхес тәрбияләү.

Проектны гамәлгә ашыру формалары:

-фәнни-тикшерү эшләре;

-сыйныфтан тыш чаралар;

-очрашулар;

-сәяхәтләр;

-тел һәм әдәбият дәресләрендә җирле материаллардан файдалану;

- мәкаләләр язу;

- шигырь иҗат итү;

-матубат битләрендә иҗади эшләрне бастыру;

-әңгәмәләр;

-тел атналыклары;

-конкурслар;

-күмәк иҗади чаралар;

-презентацияләр;

ТӨП ӨЛЕШ

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, сыйныфтан тыш чараларны  җирле материаллар белән бәйләргә тырышам. Чөнки туган телгә мәхәббәт туган җиреңнән башлана дип уйлыйм.  Бу юнәлештә эш алып бару укытучыдан да, укучыдан да зур  көч таләп итә. Һәр ике як эзлекле эш алып барганда гына уңышларга ирешергә мөмкин.

Проектны гамәлгә ашыру формаларының берничәсенә тукталып китик. Фәнни-тикшерү эшләре. Байгилде авылы лицеенда укучыларның фәнни  оешмасы  эшләп килә. Укучы үзенең җитәкчесе ярдәмендә нинди дә булса тема буенча эзләнү - тикшерү эше алып бара.   Бу юнәлеш буенча эшләгәндә проект методын кулланам.

  Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм  гамәли   нәтиҗәсен  күрсәтү өчен   укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән  укыту методы.  Аның асылы:  укучылар  педагог җитәкчелегендә  эзлекле рәвештә   проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә  өстәмә    информация  туплыйлар. Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә мөстәкыйль фәнни – тикшеренү эшчәнлегендә дә кулланыла.

   Проект эшчәнлегенең уңай яклары: укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап  алган тема өстендә эшли; үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү  хисе белән башкара.

Укучы өчен проект:  иҗади мөмкинлекләрен ачу;  төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;  үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;  үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

  • тема тәкъдим ителә;
  • юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;
  •  үтәү вакыты билгеләнә ;
  •  башка сыйныф  укучыларының иң яхшы  эшләре  күрсәтелә;
  •  проект эшенең планы төзелә ;
  •  укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;
  •  укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;
  •  чыгышларның планы төзелә;
  •  проектны яклау;

Проект методын  кулланып белем бирүнең бурычларын мин  түбәндәгеләр дип уйлыйм : укучыда  өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, укучының танып белү активлыгын үстерү, иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү, белемнәрен тирәнәйтү.

    Мәсәлән, мондый темалар буенча фәнни-тикшерү эшләре алып барылды. “Нуриман районы татарларының диалекты”, “Байгилде һәм Бәләкәй Теңкәш авылы халкының кушаматлары”, “Басылмаган шигырьләр эзеннән” ( якташ шагыйрь Зиннур Насыйбуллин иҗаты һәм тормыш юлы буенча) “Солдат хатлары”. Соңгысы белән республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнаштык.  Укучылар хатларның эчтәлеге, хат авторларының язмышлары белән кызыксындылар. Хатның эчтәлеген яңа кәгазьгә төшерү - энә белән кое казуга тиң. Чөнки хатлар бик таушалган, каләм белән язылганнарының хәрефләре җуелган, кайбер урыннары бөтенләй өзелгән. Хатлар гарәп, латин һәм кириллица графикалары белән язылган. Шулай да ул хатларны укыганда зур дулкынлану кичерәсең. Алар үткән дәһшәтле сугыш елларын күз алдына китерә, тарихны онытмаска, тыныч тормышның кадерен белергә өнди. «Солдат хатлары» дип исемләнгән  эшебез республика күләмендә үткәрелгән  «Дорогами Отечества» конкурсында өченче дәрәҗәле дипломга ия булды.

Сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда  да җирле материал кулланып эш ителә.  Якташ язучыларыбызның тормышы һәм иҗат юлы,  Нуриман җирендә яшәп иҗат итүче кешеләр  турында мәгълүмат бирелә. Укучылар үзләре дә матбугатта чыккан материалларны кызыксынып җыялар.  Якташлар иҗаты һәм тормыш юлы буенча компьютер технологиясе кулланып презентацияләр төзелә.  Бу материаллар  аларның үзара аралашуына җиңеллек тудыра һәм әңгәмә вакытында үзләре белгән мәгълүматларны тиешенчә кулланырга мөмкинлек бирә. Иҗади сәләтне үстерүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур, чөнки бала уйлый, иҗат итә, яңалыкка омтыла.

 Һәр халык  мәдәни, тарихи, әхлакый байлыкларга ия. Әлеге байлыклар туган төбәкләрдә бихисап. Халык әйткәнчә, дөнья үз өеңнән башлана. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Кеше, өйдән ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый, шуның кебек укучылар да туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмыйлар дип саныйм. Халисә Мөдәрисова, Леонард Ерикеев (Әхмәт Ерикәйнең улы), Халисә Мөхәмәдиеваны укучылар ишетеп кенә түгел, күреп тә беләләр. Алар белән булган очрашуларда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлиләр, шигырьләрен, әсәрләрен укыйлар, ятлыйлар, үз фикерләрен әйтәләр.  

Соңгы вакытларда якташлар иҗаты буенча, мәсәлән, “Вакытларны булмый туктатып...” Халисә Мөдәрисова иҗатына багышланган кичә, “Бизәр өчен туганмын..” Зиннур Насыйбуллинның 70 еллык юбилеена карата  үткәрелгән чара, “Шушы яктан, шушы туфрактан мин” Халисә Мөхәммәдиева турында,  “Яугирләргә сөю сүрелми, һәйкәлләргә сукмак өзелми” Бөек Җиңүнең 65 елы хөрмәтенә багышланган әдәби-музыкаль чаралар булып узды.

 Барлыгы төбәк материалы белән бәйләп, 10 артык сценарийлар төзелгән. Аларны туплап җыентык чыгарылды.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре, милли традицияләре, шул төбәккә генә хас һөнәре, авылның тарихы бар. Еллар узган саен тарих ераклаша, аны вакыт тузаны сара. Менә шул тарихны чәчми-түкми яңа буын вәкилләренә җиткерүдә безгә ярдәмгә милли төбәк компоненты килә. Үз төбәгеңнең тарихын белми торып дәүләтеңнең тарихын өйрәнеп булмый. Һәр нәрсә кечкенәдән зурга таба үсеш ала. Туган якның, авылның тарихын, нәсел шәҗәрәсен өйрәнү буенча укучылар белән  эш алып барыла. Бу юнәлештә эшләгәндә ярдәмгә Байгилде  мәктәбенең элекке директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Брест крепосте каһарманы Ришат Салих улы Исмәгыйлевның  “Нуриман районы тарихы” буенча очерклар, “Мәктәп директоры язмалары”, “Уку белән дә, сәләт белән дә”, Хәтер тере...” китаплары, Леонард Әхмәт улы Ерикеевның  китаплары зур роль уйныйлар.

         Алар үрнәгендә  иҗади эшкә тартылу көчәя. Укучыларның мәкаләләре класс, стена газетасында,  “Өмет” газетасының “Чаткылар” кушымтасында  яктыртыла.  Бу исә укучыларның район, республика күләмендәге конкурсларда катнашуларына да зур этәргеч ясый.

        Һәр укучының язмасында мин  нинди дә булса яңалык күрергә , шул яңалыкны үстереп җибәрү өчен тырышам. Класс җыелышларында, ата-аналар, иптәшләре каршында укучының язмасы белән  таныштыру, аны мактап алу үсендереп җибәрә. Иҗат итәргә рухландыра. Укучыларның иҗади эшләре җыентыкка тупланып бара. Лицейда

1) «Укучыларның иҗат җимешләре»,

          2) «Мәңгегә хәтердә»,

3) «Чәчәк ат, туган илем – Башкортостан»,

4)  «Моя родословная»,

5) «Исследовательские работы учащихся»,

6) «Тукай яши безнең күңелләрдә”,

7) “Яугирләргә сөю сүрелми, һәйкәлләргә сукмак өзелми” (Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана),

8) “Әниләргә гөлләр елмая” кебек брошюралар басылып чыкты. Аларда укучылар үзләренең шигырьләрен, иншаларын, якыннарыннан язып алган истәлекләрен урнаштырдылар.

Сыйныфтан тыш уку өчен укучыларга үзләре яшәгән төбәкнең каләм осталары әсәрләре тәкъдим ителә. Мәсәлән: Гайнан Хәйри “Борылыш” романы, Ярулла Вәлиев “Бөркетләр оя ташламый”, “Хәерле иртә, Исмәгыйль“, Халисә Мөдәрисова “Яр” һ.б. Шулай ук якташ шагыйрьләр сүзенә язылган җырларны өйрәнү дә уңай нәтиҗә бирә. Болар Х.Мөдәрисованың “Нуриман таңнары”, “Байгилде мәктәбе”, Я.Вәлиевнең “Караиделем синдә калам, (З.Мамалимов көе ), Х. Мөхәммәдиеваның “Күшкүлем” (Нил Миниязев көе), М. Хуббетованың “Нуриман вальсы”, лицеебызның гимны “Байгилде лицее” (Ә.Әминов сүзләре, Х.Газизов көе). Укучылар якташлар әсәрләрен, җырларын горурлык хисе тоеп укый, өйрәнә, җырлый.

  Мәсәлән, 7 сыйныфта З.Насыйбуллин иҗатында сугыш темасына күзәтү дәресе – шуның бер дәлиле. Бу төр дәресләр уку, фикерләү күнекмәләре генә биреп калмый, туган төбәккә, аның үткәненә, халкына карата ихтирам хисе дә тәрбияли.

Шулай ук “Газиздер бу туган җирем” дигән дәрес-сәяхәт укучыларда кызыксыну уята. Ул берничә тукталышлардан тора: туган авылым, авылым кешеләре, туган як табигате, халкымның йолалары. Дәрестә укучылар үзләренең шигырьләрен, иншаларын  да укып ишеттерәләр.

Тел һәм әдәбият дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә.

 Шулай ук әдәбият дәресләрендә  җирле материал кулланыла. Әсәрләрдәге вакыйгалар үзебезнең яктагы булган хәлләр белән барып тоташа. Мәсәлән, Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты темасы. Муса Җәлилгә беренче медицина ярдәмен безнең якташыбыз Кызыл Чишмә авылыннан Мария Ивановна Малиновская күрсәтә. Моның турында татар язучысы А. К. Тимергалин “Эзләнүләр, уйланулар, табышлар” китабында да язып чыкты. М.И. Малиновская истәлекләреннән: “Бервакыт госпитальга яраланган лейтенантны алып килделәр. Мин аның ярасын бәйләдем һәм укол казадым. Соңыннан лейтенантның документлары белән дә таныштым. Ул Муса Җәлил иде.”

1927 елда Ә. Ерикәй Мәскәү Журналистлар институтына укырга керә. Анда ул Муса Җәлил белән таныша. Алар Мәскәүдә газета-журнал редакциясендә 15 ел буена бергә эшлиләр. Гаиләләре белән бер-берсенә кунакка йөриләр.

Менә Байгилде лицеендагы бер очрашуда Әхмәт Ерикәйнең улы -Леонард Ерикеев боларны сөйләде:  “М. Җәлил белән гомер буе дус булып яшәгән шагыйрьне Бөек Ватан сугышы елларында ”Муса Җәлил –сатлык җан” дигән бер чорда, чак кына эшеннән кумый калалар. Янәсе, “ул сатлык җанны дус күреп йөрегән, яки аның дошман икәнлеген күрмәгән.” Сугыш бетеп, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” безнең илебезгә урап кайткач, М. Җәлилгә Советлар союзы Герое исеме, Ленин премиясе бирелгәч, әлеге дә баягы Ә. Ерикәйгә таякның юан башы төшә: “Син Татарстан Язучылар рәисе була торып, шундый зур геройны күрмәгәнсең, аның исемен аклый алмагансың” дигән гаепләүләр тагыла.”

Герой-шагыйрьнең  иҗаты беркемне дә тетрәндермичә калдырмый. Мәсәлән, булачак татар шагыйре Зиннур Насыйбуллин 8 сыйныфта укыган чагында, мәктәп альбомында мондый юллар язып калдырган:

Муса Җәлилгә

Көнләшәм мин синең бәхетеңннән,

Чөнки гади бөек халыкның,

Киң күңеленең иркен күгендә

Сүнмәс йолдыз булып калыктың!

Укучыларга да өй эше итеп шагыйрьгә багышланган иҗади эш бирелә.

Шулай ук Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар”, Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим”, Мөхәммәт Мәһдиев “Без - кырык беренче ел балалары”, Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” һәм башка әсәрләрдәге сурәтләнгән вакыйгалар туган як, карт әтиләр, карт әниләр язмышы белән үрелеп алып барыла. Аларның истәлекләрен укучылар язып алып килә, калганнарны да таныштыралар.

Дәресләрне тарих белән бәйләп алып барганда, лицейның “Хезмәт һәм батырлык даны музее”  материаллары белән танышу, аларны куллану укучыларның белемен тагын да арттыра төшә. Музейда түбәнге бүлекләр бар:

1.Этнография бүлеге.

2. 1917 елларга кадәр авылдашларның чит илбасарларга каршы булган көрәштә катнашуы.

3. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы вакытында минем авылдашларым.

4. Партия оешмасы һәм авыл хуҗалыгы тарихы.

5. “Карл Маркс” исемендәге  колхозның тарихы.

6. Байгилде мәктәбе тарихы.

7. Нуриман районы тарихы.

8. Бөек Ватан сугышында авылдашларым тарихы.

9. Борынгы акча-тәңкәләр.

10. Якташ язучыларыбыз иҗаты бүлеге.

Музейда бай һәм кыйммәтле материаллар тупланган. Ул елдан-ел тулыландырыла.  Мондагы экспонатлар алыштыргысыз күргәзмәлек чарасы булып тора һәм  укучыларда үткәнебезгә карата зур кызыксыну уята. Музей материалларын файдаланып укучылар тарафыннан: “Бөек Ватан сугышында минем авылдашларым”, “Үткәннәрнең җуелмаслык эзе” (Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гафият улы Аскинга багышланган), “Батырлык мәңгелек”(Советлар Союзы Герое Г.Ф. Шайхетдинов турында) сочинениеләр язылды.

 Кайсы гына төбәк тә яшәсәк тә, республикабызның гүзәл табигате безне үзенә җәлеп итә. Аның кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Шуңа күрә  төрле истәлекле урыннарга сәяхәтләр оештырыла. Мәсәлән, Нуриман районының Сарва, Упкан, Билгеләр күлләре, Кызыл Чишмә яклары, Бөрҗән районының Шүлгәнташ мәгарәсе, Ишимбай якларындагы Торатау буйлары. Үткән ел укучыларым белән бар татар милләтен үзенә тартып торган шәһри Казанга сәяхәт кылдык. Ул бөек татар шагыйре Габдула Тукайның 125 еллыгы, Муса Җәлилнең тууына 95 ел уңаеннан оештырылды. Шуңа күрә Г. Тукайның әдәби музеенда, М.Җәлилнең музей-фатирында булдык. Сәяхәтләрдән алган тәэссоратлар укучылар күңелендә тирән эз калдыра һәм алар иҗатка омтылыш уята. Язмалар матбугат битендә яктыртыла.

ЙОМГАКЛАУ

Укучыларым төрле конкурс - бәйгеләрдә теләп катнашалар. Шигырь, сочинение конкурсларының  укучыларны иҗатка тартуда роле зур. Балаларның һәрберсе мондый бәйгеләрдә катнашырга тырыша, иң уңышлы эшләрне конкурска җибәрәм. Сәләтле укучыларны даими рәвештә конкурсларда катнаштыру аларның үзләренең дә мөмкинлекләрен, белемнәрен ачыклауга ярдәм итә, уңышлар яулауга этәрә.

Укучыларымның иҗат җимешләре - шигырь,  мәкаләләре, “Өмет”нең  “Чаткылар” кушымтасында, районда чыккан “НурИман”” газеталарында басыла.  Шулай ук иҗади эшләр лицейда чыккан җыентыкларда  дөнья күрде.

Тагын бер укучым - Исмәгыйлева Альбина - төрле конкурсларда катнашып, мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булды. Республика күләмендә үткәрелгән әдәби-иҗади конкурсына җибәрелгән эше икенче урын яулады.

Марданов Вадим татар теле һәм әдәбияты буенча үткән олимпиадада яхшы күрсәткечләре өчен Мәгариф Министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Гомумән, югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да миңа укучыларны иҗади актив шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә.  Аларның уңышлары мине дә иҗатка илһамландыра.

Туган авыл тарихын, төбәкнең гореф-гадәтләре, йолаларын, аның күренекле кешеләрен белү; район тарихы һәм райондашлар турында мәгълүматлар туплау; аның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу бала өчен буыннар чылбырының нигезе дип уйлыйм. Тәкъдим ителгән  проект үз эченә туган авыл, район тарихын, гореф-гадәт, йолаларыбызны өйрәнү; тарихи мәгълүматлар туплау, шәҗәрәләр төзү, туган төбәккә бәйле шәхесләрне ачыклау, алар белән элемтә булдыру, һәр шагыйрь, язучының томышын һәм иҗатын өйрәнү; әдәби әсәргә нигезләнеп, китап укучылар конференцияләре, очрашулар, реклама-дәресләр, дәрес-диспутлар оештыру, китап яклау, фикер алышу, әсәрләрне сәхнәләштерү кебек төркемле эш алымын куллану, язучылар иҗатын фәнни яктан тикшерү, иҗади эшләр башкаруны  мәкалә, реферат, сочинение, изложение, компьютерда буклетлар, презентация  эшләү, китапчыклар нәшер итүне үз эченә алды.  

Күрсәтелгән эш алымнары укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрүне; теоретик белемнәрне гамәли уңышлы куллануны; һәрбер язучы һәм шагыйрьнең иҗади үзенчәлекләрен ачыклауга ирешүне; укучыларның, көчле яки укуга авыр бирелүчән булуларына карамастан, һәрберсенең катнашуына ирешүне күздә тота; укучыларның иҗади эшчәнлегенә мөмкинлек тудыра.  Бу исә,  үз чиратында, укучыларны, туган җирне, әдәбиятны хөрмәт итә торган иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булыша.

Кулланылган әдәбият:

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. –Казан: Раннур, 2000.

2.Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.- Казан: Мәгариф, 2004.

3. Селевко Г.К. Энциклопедия образовательных технологий: Т.2. Москва: НИИ школьных технологий, 2006.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развитие творческих способностей учащихся коррекционной школы VIII вида через обучение основам лоскутного шитья. ( для детей 14 -15 лет).

Программа факультативного курса «Основы лоскутного шитья» рассчитана для учащихся старших классов коррекционной школы VIII вида уже имеющих определённые навыки и умения по швейному делу. Кроме того, э...

Развитие творческих способностей учащихся на уроках русского языка и литературы как основа для обучения и воспитания нравственной конкурентоспособной личности

Развитие творческих способностей учащихся как основа для формирования нравстенных качеств, а также для воспитания активной гражданской позиции учащихся. Это творческий отчет по данной теме с подтвержд...

Выступление "Использование национально-регионального компонента, как метод развития творческих способностей учащихся при обучении иностранному языку"

В материале рассмотрен проблема развития творческих способностей учащихся на уроках английского языка...

Развитие творческих способностей учащихся начальных классов во внеурочной деятельности на основе обучения бумагопластике

Развитие учащихся возможно лишь в системе развивающего обучения, поэтому современное обучение выдвигает перед педагогами центральную задачу – формирование умений учиться в процессе активной познавател...

Развитие творческих способностей учащихся на основе концепций отечественных и зарубежных педагогов и психологов.

Задаваясь идеей развития творческих способностей у учащихся, я ознакомился с основными концепциями отечественных и зарубежных психологов и педагогов. Все эти концепции самодостаточны и убедительны в с...

Развитие творческих способностей учащихся на основе решения нестандартных задач

Ведущей идеей обучения   является развитие у учащихся творческого подхода к решению проблем, формирование способности принимать решение в нестандартных ситуациях, умения видеть вещи свежим  ...