Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү программасы.
рабочая программа на тему
Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү программасы. | 127 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТЛЫ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ
«АЕРЫМ ФӘННӘРНЕ ТИРӘНТЕН ӨЙРӘТҮЛЕ
МӘЛӘКӘС УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”
“Раслыйм”
Директор: _________ Шагалиева С.Х.
“Килешенде”
Уку-укыту эшләре буенча директор
урынбасары: ___________ Кузнецова И.Н.
“___” ___________ 2014 ел.
Фән белән кызыксынучы
сәләтле балалар белән эшләү программасы.
Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична
2014-2015 уку елы.
ЭЧТӘЛЕК
Программаның максаты: белем бирү өйрәтү тәрбияви | 1.Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру. 2. Укучыларның сөйләм авазлары, аларның классификациясе, авазлар үзгәреше турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларда аңлы үзләштерүгә нигезләнгән орфографик ныклы күнекмәләр булдыру һәм орфографик кагыйдәләрне гамәлдә файдалана белү, сүз төркемнәре, сүз төзелеше һәм ясалышы, синтаксисның төп үзенчәлекләрен һәм кыен очракларын анализлый алу күнекмәләре булдыру өчен шартлар тудыру. 3. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү. |
Программаның актуальлеге | Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү. |
Бурычлар | - сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзергә; -кучыларның мәктәп, район һәм республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашу өчен мөмкинлекләр тудырырга; -кучыларның район, республика чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерергә; -тел гыйлеменең барлык бүлегендә укучылар тарафыннан авыр үзләштерелүче төшенчәләргә тулырак аңлатма бирергә, аларны үзләштерү өчен мөмкинлекләр тудырырга; |
Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү | Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы. |
Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре | Сәләтле бала нинди була соң ул? Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала математиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутарга ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бертөрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлгерешенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә. Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән чагыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп уртача укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәтере, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка талант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин. Билгеле, шундый хәлләр дә була: укытучы үзенең уйламыйча әйтелгән сүзе белән балада үз-үзенә ышаныч хисен сүндерә, hәм ул кайчандыр яратып эшләгән эшен дә башкарырга теләми. Менә шундый хәлдә сәләтле бала да сәләтсезгә әверелә. Моның киресе дә булырга мөмкин: кайвакыт сәләтсез булып тоелган балаларның сәләтен үстерергә мөмкин. Мәсәлән, махсус күнегүләр ярдәмендә музыкага бөтенләй сәләте булмаган укучыны да музыканы аңларга, музыка коралында уйнарга өйрәтергә мөмкин. Һәp балада да кешегә кирәкле сыйфатлар, сәләт бар. Әмма алар төрле кешедә төрлечә үскән. Аларның кайсысы ни дәрәҗәдә үсүе баланың мәктәпкәчә яшьтәге вакытта сәләте, таланты нинди юнәлештә үстерелүенә бәйле. Ә алга таба ата-аналар, педагоглар, тренерлар баланың шул юнәлештәге сәләтен, кызыксынуын үстерергә тиеш. Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри осталыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин. Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачакта туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин. Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш. |
Сәләтле укучылар белән эш формалары: | - иҗади остаханәләр (мастерская) - сәләтле укучылар белән группалап эш - факультативлар - кызыксынуларына карап түгәрәкләр - конкурслар - интеллектуаль марафоннар; - электив курслар; - олимпиадаларда катнашу - индивидуаль план буенча эш - профиль алды классы белән эш һ.б. |
Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләр үтәлергә тиеш: | - программа материалын баету - сәләтле укучыларның хезмәтләрен күрә белү һәм үстерү - махсус программа белән эшләү - дифферинциальякын килү, аларга консультацияләр бирү - үз һәм сыйныф эшчәнлеген анализлау - иҗади эш өчен материал әзерләү - укучыларның киеренкелеген киметү - төрле типтагы һәм авырлыктагы күнегүләр эшләү |
Сәләтле укучылар белән эшне оештыру | -талантлы балаларны анкеталар ярдәмендә ачыклау һәм алар турында мәгълүмат туплау,анкеталар уздыру -талантлы балалар белән эшләү планын булдыру, план төзү -берләшмә утырышында укытучыларның талантлы балалар белән эшләү программасын тәкъдим итү -үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы, рәсемнәре, сочинениеләр, рефератлар конкурсларында катнашу -конкурслар уздыру -атналыклар уздыру - фән атналыклары уздыру -чиреккә бер мәктәпкүләм стена газетасын чыгару -мәктәп олимпиадаларын үткәрү -район планы буенча олимпиадаларда катнашу -район һәм республика конкурсларында катнашу |
Көтелгән нәтиҗә | Замана таләпләренә җавап бирә алган, регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, конкурентлыкка сәләтле шәхес. |
Балалар исемлеге | 5 класс:
8 класс:
|
Үткәру вакыты | Сишәмбе – 5 класс Чәршәмбе – 8 класс |
Әдәбият | 1.Татар теленнән тестлар. Казан, 2006 ел. 2.“ Мәгариф” журналы 3.З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга. 4.Картиналар 5.Татар теленнән тестлар. Казан, 2006 ел 6.Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле 7.М.З. Зәкиев. Татар грамматикасы. 8.Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2005 ел. 9.Татар теленнән тестлар. Казан, 2006 ел. 10.Д.С. Заһидуллина. Татар әдәбиятын укыту методикасы. 11.З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга. 12.Үрнәк сочинениеләр, укучылар иҗаты. 13.Һәр класс өчен йомгаклау тестлары. 14.Татар теленнән 222 тест. Х.Сәлим. 15.Татар теленнән тестлар Казан, 2006. 16.БДИ.Әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2006.БДИ. Яр Чаллы 2006. 17.Контроль-исәпләү материаллары. 18.Сочинение җыентыклары, әдәби әсәрләр. 19.Я. Абдрәхимова. Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 5-7 кл. 20.Н. Максимов, С. Трофимова Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр, 8-11 кл. 21.Н. Максимов, С. Трофимова Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр, 8-11 кл. 22.Газета –журнал материаллары, интернет ресурслар, Казан, 2006 23. Шакирҗанова Ә.Б.”Татар орфографиясе” 24. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова Татр теле – кагыйдәләр, күнегүләр. |
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК БҮЛЕНЕШ
5-7 сыйныфлар өчен.
Бүлек | Темасы | Сәгать саны | Үтәлү вакыты | Эш формасы | |
I | Кереш дәрес. Тел гыйлеменең төп тармаклары. Фонетиканың өйрәнү объекты. | Сөйләм авазларының ясалыш үзенчәлекләре. | 1 | Дәрес- диспут Дәрес-әңгәмә Иҗади эш башкару Презентация Таблица | |
Сингармонизм законы һәм аның төрләре. Редукция күренеше | 1 | ||||
Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше: ассимиляция, аккомодация, чиратлашу, диссимиляция. | 1 | ||||
Аваз үзгәрешләренә мисаллар булырлык итеп, “Туган җирем” темасына шигырь яки хикәя язу. | 2 | ||||
II | Орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләр-әдәби телне формалаштыру- чы грамматик закончалыклар. | Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр. Сүзлек диктанты. | 1 | Эзләнү эшләре. Презентация. Рәсемнәр. | |
Һ-Х хәрефләренең дөрес язылышы. | 1 | ||||
Дифтонглар. Аларга беткән сүзләрдә кушымча ялгану үзенчәлекләре. | 1 | ||||
III | Сүз төзелеше. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. | Кушымчалар һәм аларның төрләре. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе. | 2 | Татар теле. Электрон дәрес- лек. Сүз төзелеше бүлеге. Таблица. Презентация. | |
Сүз ясалышы, аның ысуллары. | 1 | ||||
Кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышы. | 1 | ||||
Алынма сүзләргә кушымчалар ялгану үзенчәлекләре. | 2 | ||||
Баш хәрефләренең кулланылышы. Ялгызлык исемнәре. | 1 | ||||
IV | Cүз төркемнәре. | Исемнәрдә сан, тартым, килеш кушымчаларының кулланылыш үзенчәлекләре. | 1 | ИТК кулану. Интернет аша чыганаклар эзләү. Фәнни эш башкару Эзләнү эшләре. Проект эше. Презентация. | |
Иҗади эш.Ялгызлык исемнәре кулланып, кроссворд төзү. | 2 | ||||
Ясалма, кушма һәм тезмә фигыльләр, аларның дөрес язылышы. Фигыль ясагыч кушымчалар. | 2 | ||||
Инфинитив фигыль кушымчаларының дөрес язылышы. Сүзлек диктанты. | 1 | ||||
Саннарның дөрес язылышы. | 1 | ||||
Алмашлык төркемчәләре һәм аларны язудагы үзенчәлекләр. | 1 | ||||
Иҗади эш. Алмашлыклар кулланып, “Урман” темасына инша язу. | 2 | ||||
Ярдәмлек сүз төркемнәре һәм аларның дөрес язылышы. Бәйләгечләр. | 1 | ||||
Модаль мәгънәле сүзләр: кисәкчә, ымлык, модаль сүзләр. | 1 | ||||
Аваз ияртемнәре һәм аларның дөрес язылышы, кулланылышы. | 1 | ||||
V | Үтелгән темаларны гомумиләштереп кабатлау. Тест. | 3 | БРИ биремнәре Тест эшләү Дәрес-уен Проект яклау Фәнни эшбашкару | ||
Грамматик биремнәрдән уен-викторина. | 1 | ||||
Йомгак дәресләр. Татар теленең кыен очракларын истә калдыру өчен күнегүләр. | 3 | ||||
Барлыгы | 35сәгать |
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК БҮЛЕНЕШ
8-11сыйныфлар өчен.
Бүлек | Темасы | Сәгать саны | Үтәлү вакыты | Эш формасы | |
I | Татар телендә катлаулы кушма җөмләләр | Катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнүнең кыскача тарихы. | 2 | ИТК кулану. Интернет аша чыганаклар эзләү. | |
Тел гыйлемендә катлаулы кушма җөмлә проблемасы. | 2 | Эзләнү эше. Проект яклау | |||
Татар телендә катлаулы кушма җөмләләрнең бүленеше. | 10 | Дәрес-лекция Таблица Схемалар өстендә эш Эзләнү эше. Синтаксик анализ ясау Котроль эш Тестлар эшләү БРИ, БРТ на эзерләнү | |||
II | Татар халык иҗатында катлаулы кушма җөмләләр | Татар халык иҗатында катлаулы кушма җөмләләр. | 4 | Эзләнү эше. Таблица Схемалар өстендә эш ИТК кулану. Интернет аша чыганаклар эзләү. | |
Мәкальләрдә катлаулы кушма җөмләләрнең структур модельләре. | 5 | Дәрес – диспут Эзләнү эше. Таблица Схемалар өстендә эш ИТК кулану. Интернет аша чыганаклар эзләү. | |||
Сынамышларда катлаулы кушма җөмләләрнең структур вариантлары. | 5 | Түгәрәк өстәл Эзләнү эше. Таблица Схемалар өстендә эш ИТК кулану. Интернет аша чыганаклар эзләү. | |||
Ышануларда катлаулы кушма җөмләләрнең структур-семантик вариантлары. | 5 | Практик эш Эзләнү эше. Таблица Схемалар өстендә эш ИТК кулану. Интернет аша чыганаклар эзләү. | |||
Йомгаклау. Проектлар яклау | 2 | Контроль эш Проект эшләү | |||
Барлыгы | 35сәгать |
Укучыларның уңышларын исәпкә алу
№ | Ф.И.Ә исем | Туган көне, класс | юнә леш | Укытучының Ф.И.Ә. исеме | Призлы урын нар,бүләк ләр | Конкурсның тулы исеме, | дәрәҗәсе (районкүләм, республика күләм россиякүләм) | Үткәрелү урыны, вакыты | Конкурс ны оештыру чылар |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы
Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...
Сәләтле балалар белән эшләү программасы
Сәләтле балар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен,иҗади башлангычын үстерү....
Сәләтле балалар белән эшләү программасы
Бу программа сәләтле балалар белән эшләү өчен төзелде.Укучылар белән төрле иҗади эшләр, төрле конкурсларда катнашу өчен сәләтле укучыларны барлау максаты белн эшләнелде...
Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы
Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы...
Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы
Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...
Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү планы
Фән белән кызыксынучысәләтле балалар белән эшләү планы...
"Сәләтле балалар белән эшләү программасы"
Сәләтле балалар белән эшләү максаты 1.Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланылышка кертү;2.Сәләтле балалар белән эшләү өчен,махсус биремнәр, анкета сораулары...