6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)
рабочая программа на тему
6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы федераль дәүләт белем стандартына нигезләнеп төзелгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6_kl.dbiyat_rus_torkeme.doc | 263.5 КБ |
Предварительный просмотр:
"Рассмотрено" : "Согласовано" : "Утверждено":
Руководитель МО Зам.директора по вопр.нац.обр.и восп. Директор
МБОУ Столбищенская СОШ МБОУ Столбищенская СОШ
_________Камалиеваа М.С. ________Сибагатуллина Г.Д. ______________И.Ю.Романова
Протокол №1 Приказ №139 - О.Д.
от "20" августа 2014г. "25" августа 2014г. от "29" августа 2014г.
Рабочая программа
по татарской литературе
6А класс
Камалиевой Мадины Салихулловны
учителя первой квалификационной категории
МБОУ Столбищенской средней
общеобразовательной школы
2014-2015 учебный год
Татар әдәбиятыннан эш программасы 6 нчы сыйныф
(70сәг)
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:
- Федераль дәүләт белем стандарты (төп гомуми белем бирү).Боерык №1879 17/12.2010
- Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Төзүче-авторларлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011.
- Столбище урта мәктәбенең 2014-15 нче уку елына уку-укыту планы. Боерык №135-О.Д. 28 нче август 2014 нче ел.
- Уку-укыту процессында федераль дәреслекләр исемлеге. Боерык №253, 31 нче март 2014 нче ел.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре –тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора.Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы , шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.
Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.
Тәкъдим ителгән программа татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм белем бирү киңлеген тәэмин итү максатын күздә тота. Әлеге программа рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту буенча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели. Эш программаларына, мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда укытучылар үзгәрешләр кертә алалар. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.
Дәреслек авторлары Программа җирлегендә укыту–методик системаның эчтәлеген билгелиләр. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, дәресләрдә өйрәнелергә тиешле әдәби әсәрләрнең исемлеге күрсәтелмәде, ә әсәр авторларын күрсәтү белән чикләнелде. Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторлары карамагына калдыру – вариативлыкны саклауның бер юлы.
Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.
Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Эш программасы структурасы.
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.
Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге.
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш ¬– көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.
Үстерү максатының эчтәлеге.
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.
Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.
Тәрбияви максатның эчтәлеге.
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.
Белем бирү максатының эчтәлеге.
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча
планлаштырылган нәтиҗәләре
Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:
Диалогик сөйләм. Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 6 – 8 реплика (5–7 нче сыйныфлар)
Монологик сөйләм. Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 фраза (5–7 нче сыйныфлар).
Тыңлап аңлау. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.
Уку. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.
Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.
Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
Язу. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт исәбеннән барлыгы 70 сәгать бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (1-11 нче сыйныфлар.Төзүче-авторлары Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан . Татарстан китап нәшрияты. 2011. ) нигезләнеп төзедем.
Укыту программасының тематик эчтәлеге
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Сәгать-ләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Яңа уку елы башлана Көз җитте, яңа уку елы башлана. Бу минем мәктәбем. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәгә бару, китап алу. Китапларга сак караш. | 11 | Көз вакытын сурәтли белү. Яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү. Китапның ни өчен якын дус, киңәшче икәнен сөйли белү. Китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белү. Китап укырга киңәш бирә белү. Китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый, сөйли белү. Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү. Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү. |
Без булышчылар Өй эшләре, өлкәннәргә булышу. Яхшы эшләр. Дуслар белән бергә эшләү. | 12 | Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү. Образларга бәя бирә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. |
Дуслар белән күңелле Минем дустым. Чын дус нинди була? Дуслык югалу. Әләкләшү, мактану – начар гадәтләр. Дуслар белән бергә ял итү. Кунакларны сыйлау. Туган көн. Төрле рецептлар. | 9 | “Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?” проблемалары буенча сөйләшү. Туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү. Әнинең туган көне, аңа булышу турында сөйли белү. Төрле рецептларны сөйли белү. |
Туган җирем – Татарстан Туган ил, туган җир төшенчәләре. Татарстанның табигате. Татарстан республикасының дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр, төрле телләрдә сөйләшү. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның музейлары, театрлары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре. | 12 | Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйли белү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атый белү. Татарстанның табигатен сурәтли белү. Татарстан республикасының дәүләт символлары турында белешмә бирә белү. Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү. Татарстанда халыкларның дус яшәве турында сөйли белү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү. Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү. |
Табигать белән бергә Нәрсә ул табигать? Табигатьнең безгә файдасы. Табигатьне саклау. Кошлар дөньясы. Хайваннар дөньясы. Кыргый хайваннар. Дүрт аяклы дусларыбыз. | 8 | Табигать, аның кешеләргә файдасы турында сөйләшү. Кешеләрнең урманга салган зыяны,табигатьне саклау турында киңәшләр бирә белү. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, аларны саклау, карау турында сөйләшү. |
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл Спорт төрләре. Спорт белән шөгыльләнү. Олимпия уеннары. Сәламәт булу кагыйдәләре. | 8 | Спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйли белү. Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү. Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белү.Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтә, аңа авырмаска киңәшләр бирә белү. Табибта кай җирең авырту турында сөйләшү. |
Светофор – минем дустым Юлда сак булу. Юл йөрү кагыйдәләре. | 10 | Ни өчен юлда сак булырга кирәклеген әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирә белү. |
Барлыгы | 70 |
5 – 9 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.
- Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.
- Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.
- Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.
- Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучының аерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе, текстның төп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.
- Текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.
- Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү.
- Тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү, аларны сөйләмгә кертеп җибәрү. Әсәрдә аларны табу, әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләренә игътибар итү, мәгънәләрен аңлап калу.
- Әсәрдәге вакыйгаларны күпертеп сурәтләнгәндә, геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткшндә автор кулланган сурәтдәү чараларын (чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар, фразеологик әйтелмәләр) күрә һәм аерып алырга өйрәтү.
- Иҗади хикәяләр төзү: кайсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү, күзәтү элементларын кертеп, тасвирлауны үзгәртеп сөйләү күнекмәләрен булдыру.
- Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйләү күнекмәләрен булдыру.
Укыту – методик комплекты
1. Р.З. Хәйдәрова. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).2011
- Татар теле өйрәнәбез” Р.З.Хәйдәрова. Диск-1,2 нче бүлек.
6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан тематик план
№ | Бүлек исеме Дәрес темасы | Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре | Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр | Укучы эшчәнлеге төрләре | Методик кулланма, техник база | Дата | |||
План | Факт | ||||||||
Лексика | Граммати-ка | ||||||||
Яңа уку елы башлана ( 11 сәгать) Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Танып-белү универсаль уку гамәлләре:
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Укытуның шәхси нәтиҗәләре шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; белем алуга омтылыш булу, мәктәп ,уку, төшенчәләрен аңлап эш итү “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. | |||||||||
1. | Без мәктәпкә әзерләнәбез | Белем бәйрәме турында искә төшерү, бер-береңә комплиментлар әйтә белү | мәктәп тематикасы | Хикәя төзү | |||||
2. | Китап-минем дустым | Китапның ни өчен якын икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү | Киңәшче, иптәш якын , турында | ||||||
3. | Без китаплар укыйбыз | Китап укуга кызыксыну уяту; китап турында хикәя язу | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше | Тема буенча диалог төзү, китап турында хикәя язу | |||||
4. | Минем мәктәбем | Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргә йөргәнеңне әйтә белү | Чип-чиста, пөхтә, еш, өй эше, түгәрәк | исемнәрнең килеш белән төрләнеше | Килешләрдә төрләндерү | ||||
5. | Китапка ничә яшь? | Китап басу тарихы турында сөйли белү | Балчык, кулъязма, гарәп, һәйкәл, Кытай, зурлык, авырлык | Китап балчыктан ясалган төзелмәсе | Текст өстендә эш | ||||
6. | Каюм Насыйри – бөек галим | Каюм Насыйри турында сөйли белү | Тарих, тарихчы, тәрҗемә(че), дәреслек, галим, бөек | -чы/-че; -лык/-лек | |||||
7. | Без китапханәдә | Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу турында сөйли белү. Китап укуның файдасы турында диалоглар төзи, сөйләшә белү | Китапханә, китапханәче, сайлый | Исем ясагыч кушымчалар | Диологик сөйләм үстерү өстендә эш | Китапханәгә сәяхәт | |||
8. | Бсү.”Яраткан китабым” | Китап укуның файдасы турында диалоглар төзи, сөйләшә белү | Бөкләмә, ертма, ташлама, тотма | Бәйлекләр | Диолог төзү | ||||
9. | Көндәлеккә караш | Көндәлеккә караш турында сөйләшү | Очрашты, сорады, саклап тота, ыргытмый, хуҗа | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык кушымчалары | Яңа хикәя язу | Көндәлекләр күргәзмәсе | |||
10. | Халык авыз иҗаты | Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру | През-я “Халык авыз иҗаты” | ||||||
11. | Мәкальләр һәм әйтемнәр | Мәкальләр һәм әйтемнәрне аера белү | Мәкальләр һәм әйтемнәр әйтешү | ||||||
Без-булышчылар (12 сәгать) Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү. | |||||||||
12. | Өйдәге эшләр | Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү | Өйне җыештыра, савыт-саба юа. Чүп ташлый, идән себерә, тузан сөртә, өстәлне җыештыра, машина юа, урын җыештыра | “3 нче зат берлек сан хәз. зам.хик.фиг.+беләм” , Боерык фиг.+әле” төзелмәсе | Ситуатив күнегүләр эшләү | ||||
13. | Без әнигә булышабыз | Җитсә, җитмәсә, укыса, укымаса | Шарт фигыль. Шарт фигыльнең юклык формасы –са/-сә; -маса/-мәсә | Д/с, м/с | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | ||||
14. | Тапкырга табышмак | Табышмаклар әйтә һәм җавап бирә белү | (108б.-табышмаклар) | ||||||
15. | Ф.Яруллинның “Әхмәт нигә елады?” тексты | Текстны аңлап уку, тәрҗемә итү | Әдәп, рәхәт, тәмле | Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше | Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | ||||
16. | Ялган әйткән тотылыр, дөресен әйткән котылыр... | Үзенең ялгышы өчен гафу үтенергә кирәклеген өйрәнү | Ялган, дөреслек, ялгыш адым | Ситуатив күнегүләр эшләү | |||||
17. | Тырышкан табар, ташка кадак кагар. | Бирелгән тема буенча фикер алышу | |||||||
18. | Көзге эшләр | Бакчада нәрсәләр эшләвең, ничек эшләвең турында сөйли һәм сорый белү | Казый, җыештыра, чүп түгә, булыша | Монолог, диалог төзү | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | ||||
19. | Бсү. Көзге каникулым | Көзге каникулның ничек үтүе турында сорый һәм сөйли белү | |||||||
20. | “Супермалай нәрсәләр эшли ала?” тексты | Юа ала төзелмәсен аңлап куллана белү. | Кибеткә бара. Ипи алып кайта, кар көри, урындык төзәтә | Сорау һәм хикәя җөмләләр | Диалог һәм монолог төзеп сөйләү | Диск 1 нче бүлек | |||
21. | “Суперкыз нинди була?” –текс төзү | Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү | Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр | Теманы ныгыту күнегүләре эшләү, диалоглар төзү | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | ||||
22. | В.Осееваның “Уллар” хикәясе | Бәйлек сүзләрне, төзелмәләрне сөйләмдә куллана белү; образларга бәя бирү, сәхнәләштерү | Алдында, артында, каршында, астында, җитез, көчле, мәтәлчек ата, чиләк, хезмәт сөя, эш яратмый, тырыш түгел, өлкәннәрне хөрмәт итми | Бәйлек сүзләр. Малайларның берсе төзелмәсе | Диалог һәм монолог төзү | ||||
23. | Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре | ||||||||
Дуслар белән күңелле ( 9 сәгать) Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкарү. | |||||||||
24. | Бсү. Минем дустым | Үзеңнең дустың турында, дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү | Гадел, игътибарлы, алдашмый, яхшылык эшли, ышана | Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе | Лексик грамматик күнегүләр эшләү | Укучылар презентациясе | |||
25. | “Дуслар дискотекада” (Хат белән танышу) | “Дискотекага бару” темасы буенча лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану | Үпкәләде, горур, ачуы килде, оялды, дуслашырлар, гафу үтенер, онытыр, гафу итмәс | Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше | Сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре | ||||
26. | Чын дуслык | Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү | Һәрвакыт, кайвакыт, чын | Тема буенча диалог, монолог төзү, күнегүләр эшләү | Электрон кушымта | ||||
27. | Минем ял көнем | барыйм инде, барыйм әле, эчәсем килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану | Һәрвакыт, кайвакыт, чын | барыйм инде, барыйм әле, эчәсем килә төзелмәләрен | Тема буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | |||
28. | В.Осееваның “Зәңгәр яфраклар” хикәясе | “Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану | Сындырырсың, яфрак, иптәш, эндәшмәде | Хикәя фигыль | Тема буенча моноглог һәм диалог төзү | Таблица | |||
29. | Д/с. Катя чын дусмы? | “Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану. Яңа хикәя язу | Хикәя фигыльнең заман формалары | Күнегүләр эшләү | |||||
30. | Ш.Галиев иҗаты. “Мин” , “Дуслык балы” шигырьләре (74,75,78,79б.) | “Мактанчыклык” темасы буенча яңа сүзләр кулланып, үзара сөйләшү. Дусларның характер сыйфатларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә аңлап куллану | Шук, үткен, тапкыр, җыйнак, уңган, өлгер, тыйнак, мактанчык | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре | Сорау-җавап | ||||
31. | Р.Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе | Туган көн турында сорый һәм сөйли белү | Ризыклар, иске, карт, такты, сүзсез, уздырмыйбыз, бераз | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр | Сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре; тема буенча ныгыту күнегүләре эшләү | ||||
32. | Бсү. Без туган көнгә ничек әзерләнәбез? | Алган белемнәрне системага салу, ныгыту | Ситуатив күнегүләр эшләү | ||||||
Туган җирем – Татарстан ( 12 сәгать) Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдәшең белән аралашу холкы белән идарә итү. | |||||||||
33. | Ә.Ерикәйнең “Туган ил” шигыре | Татарстанның дәүләт символлоры турында сөйли белү | Ватан, ил, дәүләт, туган җир, халык, милләт, милли, башкала | Тартымлы исемнәрнең тартым белән төрләнеше | Сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре | Диск 1 нче бүлек | |||
34. | Татарстанның дәүләт символлары | Татарстанның дәүләт символлоры турында сөйли белү | Үз, русча, татарча, туган тел | Рәвеш төркемчәләре | Тема буенча монолог һәм диалог төзү | През-я “Дәүләт символлары” | |||
35. | “Англиядән килгән кунаклар” тексты | Текстның эчтәлеген аңлап укуларына ирешү | Тамаша залы, кунак, җырчы, язучылар, тамаша, атна | Үткән заман сыйфат фигыль | “Англиядән килгән кунаклар” тексты өстендә эш | Диск №1 | |||
36. | Д/с. Тамаша залында | Тема буенча монолог һәм диалог төзү, сөйләшә белү | Кызганыч, инглиз теле, чыгыш ясый, театр, соңгы, беренче, танылган, атаклы, көтелгән | Үткән заман сыйфат фигыль | Тәрҗемә итү күнегүләре | ||||
37. | Татарстан – дуслык иле | Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү. Нинди телдә ничек сөйләшкәнеңне әйтә белү. | Татарстан – дуслык иле. Кемнең теле бар, шуның иле бар. Мәкальләр | Рәвеш төркемчәләре | Сүзлекләр белән эш | През-я “Туган җирем – Татарстан” | |||
38. | Кемнең теле бар, шуның иле бар. | Тема буенча монолог һәм диалог төзү, сөйләшә белү | Русча, татарча | Рәвеш төркемчәләре | |||||
39. | Бсү. Табигать турында сөйләшәбез | Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр турында сөйли белү | Табигать, арыш, кукуруз, поши, бодай, карабодай,тары , чөгендер, борчак, көнбагыш | Ия белән хәбәр арасында сызык | Күнегүләр эшләү | ||||
40. | Татарстанның елгалары | Татарстан елгалары турында сөйли белү | Чишмә, киңлеге, кушыла, борынгы | Бәйлекләр | Сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре | “Татарстан – дүрт елга иле” презентация | |||
41. | Мин Казанга барам | Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт барганыңны, нәрсә белән барганыңны, кайтканыңны әйтә белү | Кадәр | Казаннан Яр Яаллыга кадәр төзелмәсе | През-я “Казан” | ||||
42. | Г.Камал театры | Татарстандагы театрлар турында сорый һәм әйтә белү | Чыгыш ясый, балалар театры, яшьләр театры, курчак театры, атаклы, үсәр | “Исем+исем”, “сыйфат+исем” сүзтезмәләр | Тәрҗемә күнегүләре | През-я “Татар театры” | |||
43. | Бсү. Без театрга барабыз | Теләгән тамашага чакыру кәгазе язу, алган белемнәрне системага салу | Ситуатив күнегүләр эшләү | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | |||||
44. | Татарстанның күренекле шәхесләре | Татарстанның күренекле шәхесләре турында сөйли һәм сорый белү | Шәхес, күренекле, танылган, атаклы | Тема буенча диалог, монолог төзү, күнегүләр эшләү | |||||
Табигать белән бергә (8 сәгать) | |||||||||
45. | Бсү. Табигать белән бергә | Безнең әйләнә-тирәбез, табигатьне саклау турында сөйләм оештыра белү | Чүп-чар, пычрак, сындыра, янгын, учак | “Инфинитив+ кирәк” төзелмәсе, боерык фигыльнең IIIзат берлек һәм күплек сан формаларын | Тема буенча диалог, монолог төзү, күнегүләр эшләү | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | |||
46. | Кошлар – безнең дусларыбыз | Безнең әйләнә-тирәбез, табигатьне саклау турында сөйләм оештыра белү | Чүп-чар, пычрак, сындыра, янгын, учак | “Инфинитив+ кирәк” төзелмәсе, боерык фигыльнең IIIзат берлек һәм күплек сан формаларын | Тема буенча диалог, монолог төзү, күнегүләр эшләү | През-я “Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз” | |||
47. | Колибри – иң кечкенә кош | Колибри турында текст уку, тәрҗемә итү | кошлар | Тема буенча диалог, монолог төзү, күнегүләр эшләү | През-я “Колибри” | ||||
48. | Бездә яшәүче кошлар | Кошлар турында өстәмә материал туплап, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү | Кышлый, кышлаучы кошлар | Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы | Тема буенча диалог, монолог төзү, күнегүләр эшләү | През-я “Бездә кышлаучы кошлар” | |||
49. | Бсү. Без хайваннар турында сөйләшәбез. (83б.) | Җәнлекләр турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү | Хайван исемнәре | Төркемнәрнең чыгыш ясавы, нәтиҗә ясау | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | ||||
50. | Дүрт аяклы дусларыбыз | Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында сөйли белү. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра белү | Токым, йонлач, урам эте, йорт эте, эзли, җылыта, кабер, гадәт | Фигыльнең заман формалары | Фоторәсемнәр, китап белән эш, күнегүләр эшләү, диалогик-монологик сөйләм | През-я “Хайваннар тормышын беләсеңме? | |||
51. | Тугрылыклы дуслар | Этләрнең батырлыгы, аларга куелган һәйкәлләр турында өстәмә материал туплау | тугрылыклы | Диалогик. Монологик сөйләм күнегүләре эшләү | През-я “Тугры дуслар” | ||||
52. | И.Крыловның “Ат белән Эт” мәсәле | Китап белән эш. | мәсәл | ||||||
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл (8 сәгать) | |||||||||
53. | Спорт төрләре | Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратуыңны, нишли белүеңне (алуыңны), нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү | Шөгыльлләнү, спорт төре | Инфинитив+яратам (телим) төзелмәсе | Диалогик. Монологик сөйләм күнегүләре эшләү | Презентация “ Универсиада-13” | |||
54. | Олимпия уеннары | Олимпия уеннарындагы спорт ярышларындагы спорт ярышларының төрләрен әйтә белү. Нинди ярышта катнашканыңны, катнашмаганыңны әйтә белү | Ату, йөгерү, үткәрелә, ярышу, көч сынашу, катнашу | Исем фигыль | Ишетеп аңлау, сорауларга җавап бирү | Презен-я “ Олимпия уеннары” | |||
55. | Бсү. “Еш авырыйсың килмәсә...” | Авыручыга киңәшләр бирә белү | Авырый, авырта, еш, тән әгъзалары исемнәре | Шарт фигыльнең барлык-юклык формалары | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | ||||
56. | Д/с . Табибта | Кайсы җирең, авыртуын әйтә белү | Авырый, авырта, еш, тән әгъзалары исемнәре | Интерактив кушымта, таблица | |||||
57. | Йолдызның “Илдус һәм вирус” шигыре | Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйли белү | Авырый, авырта, еш, тән әгъзалары исемнәре | Шарт фигыль | Диалогик. Монологик сөйләмүстерү күнегүләре эшләү | Интерактив кушымта, таблица | |||
58. | Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? | Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү | Шөгыльләнә, ютәл | “Инфинитив (барлыкта һәм юклыкта) +кирәк” төзелмәсе | Сорау –җавап, ишетеп аңлау күнегүләре | Интерактив кушымта, таблица | |||
59. | “Файдалы җиде ризык” тексты | Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү. Файдалы җиләк-җимешләр төрында сөйли белү | Файдалы җиләк-җимешләр, бал, суган. | “Инфинитив (барлыкта һәм юклыкта) +кирәк” төзелмәсе | Диалогик. Монологик сөйләмүстерү күнегүләре эшләү һәм парларда эш | Интерактив кушымта, таблица | |||
60. | “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” темасын кабатлау дәресе | Алган белемнәрне системага салу, ныгыту | Ситуатив күнегүләр эшләү | Электрон кушымта | |||||
Светофор – минем дустым (10 сәгать) Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; | |||||||||
61. | Х.Әхмәт-Вәлинең “Әмир машиналары” шигыре | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Диск 1 нче бүлек, www.tatarmultfilm.ru | ||||||
62. | Бсү. “Юл йөрү кагыйдәләре” | Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү | Юл аша, ашыкканда, юл янында, сызгыртты, ут | “Инфинитив+ярамый” төзелмәсе | Диалогик. Монологик сөйләмүстерү күнегүләре эшләү һәм парларда эш | Диск 1 нче бүлек | |||
63. | Светофор – минем дустым | Светофор төсләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү | Юл аша, ашыкканда, юл янында, сызгыртты, ут, кызыл, сары, яшел | “Инфинитив+ярамый” төзелмәсе | Диалогик. Монологик сөйләмүстерү күнегүләре эшләү һәм парларда эш | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | |||
64. | Юлда сак бул! | Юлда ничек сак булу турында сөйли белү. Җәяүлегә киңәшләр бирү | Юл аша, чыга, рөхсәт, курка, өзелә, сикерә, тукталыш, җәяүле | Диалогик. Монологик сөйләм үстерү күнегүләре эшләү һәм парларда эш | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | ||||
65. | Җәяүлегә киңәшләр | Җәяүлегә киңәшләр бирү | Аркылы, як-якка, онытма | Ныгыту күнегүләре эшләү һәм парларда эш | |||||
66. | Сабантуе бәйрәме турында | Сабантуе бәйрәме турында сөйли һәм сорый белү | Милли, халык, | Парларда эш, үз фикереңне әйтү, күнегүләр эшләү | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | ||||
67. | Б.Рәхмәтнең “Сабан туенда”,Г.Моратның “Сабан туе” шигыре | Шигырьләрне аңлап, сәнгатьле уку, эчтәлеген иптәшеңә әйтә белү | Куәт, ярсу, лаеклы, алмаш, тату, | Сәнгатьле уку | |||||
68. | “Сабантуй” журналына сәяхәт | Сабантуй журналына читтән торып сәяхәт итү | Сорау-җавап | Сабантуе журналлары, сайты | |||||
69. | Л.Фәттәховның “Сабантуй” картинасы буенча эш | Картина буенча үз фикереңне әйтә белү | Дөнья куя, җәяүләп, бистә, үзе теләп | Д/с, м/сөйләм үстерү күнегүләре эшләү һәм парларда эш | Тема буенча рәсемнәр күргәзмәсе | ||||
70. | Еллык үткәннәрне кабатлау | Алган белемнәрне системага салу, ныгыту | Д/с, м/сөйләм үстерү күнегүләре эшләү һәм парларда эш | ||||||
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
рус төркемендә 8сыйныф өчен татар теле hәм әдәбиятыннан эш программасы
рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә 8нче сыйныфлар өчен Хәйдәрова Р.З.дәреслегенә нигезләнеп төзелгән эш программасы...
11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)
Аңлатма язуы Эш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...
7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ ...
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча)...
Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)
Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...
5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....