Алынма сүзләр
учебно-методический материал (10 класс) по теме

Валеева Айсылу Габдулахатовна

           Тема:  Алынма сүзләр.10-сыйныф,татар төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alynma_suzlr.10_klass.docx25.83 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Тема:  Алынма сүзләр.10-сыйныф,татар төркеме
  2. Дәреснең максатлары:

     1) коммуникатив  максат: кагыйдәләрдән чыгып, алынмаларны кулланып,  җөмләләр төзү;

     2) фәнни максат: алынма сүзләр турында мәгълүмат бирү;

     3) шәхесара максат:  “Тормышта алынма сүзләр нинди роль уйный” дигән темага әңгәмә. Аларның фикерләре.Нәтиҗә.

    III. Дәреснең бурычлары:

  1. Алынма сүзләр турында  гомуми төшенчә бирү;
  2. Алынмасүзләрнең безнең телгә күпләп үтеп керү сәбәбен аңлату;
  3. Алынма сүзләрне  файдаланып, җөмләләр төзергә өйрәтү;
  4. Алынма сүзләрне танырга өйрәтү.

VI. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, яңа материалны аңлату, дәреслек белән эшләү.

V. Укыту алымнары: аңлату, сорау-җавап эше, схема белән эшләү, күнегүләр эшләү , темага карата фикер алышу.

VI. Дәреснең төре:яңа теманы аңлату.

VII. Җиһазлау: компьютер,проектор,          материал ,10- сыйныф дәреслеге

 VIII. Кулланылган әдәбият исемлеге:

Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р. С. Абдуллина,Г.М.Шәйхиева – Казан: Татар.кит.нәшр.2012.-158б.

Дәрес барышы

I. Укытучы: Исәнмесез, балалар!Хәерле көн.Кәефләрегез ничек? Без татар теленең сүзлек составы  темасын  өйрәнүне дәвам итәрбез. Ә хәзер бергәләп  өйгә эшен тикшерик.Өй эшенә нинди күнегү бирелгән иде?

Укучы:102 биттәге сорауларга җавап әзерләргә иде.Слайд-1,2.

II. Укытучы: Ә хәзер уйнап алабыз.Мин сүзләр әйтәм,ә сез һәр сүзнең беренче хәрефен язып барыгыз:арба(),лотерея,ылыс,нотык(речь),мөһим(важный),атаман;Нинди сүз килеп чыкты?(АЛЫНМА).Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы:АЛЫНМА СҮЗЛӘР.Слайд-3.Кем русчасын белә?(Заимствованные слова)

Укытучы:Ә хәзер дәресебезнең максат,бурычларны билгеләр карагыз әле,балалар.(А сейчас попробуйте определить цели и задачи урока):

1)Дать представление о заимствованных словах;

2)Из какого языка заимствованные слова;

3)Составить предложения, используя заимствованные слова;

4)Уметь распознавать заимствованные слова в тексте.(Слайд-4)

III. Укытучы: -Без татар сүзләрен генә кулланып сөйләшмибез, башка телдән кергән сүзләр дә лексикабызда чагыла. Укучылар, алынма сүзләр ул - чит телдән кергән сүзләр .Слайд-5. Татар халкы борынгы заманнардан ук башка халыклар һәм дәүләтләр белән  аралашу нәтиҗәсендә, безнең нигез телебезгә күп кенә чит сүзләр килеп кергән, гасырлар дәвамында алар кулланылышта йөреп, үзебезнең телгә дә кереп киткән. Телнең күпчелеген гарәп-фарсы алынмалары тәшкил итә, соңрак дәверләрдә рус һәм рус теле аша кергән сүзләр дә үзебезнең телдә кулланыла башлый. Алар арасында инглиз, француз, испан, немец һ.б. телләрдән кергән сүзләрне күрергә мөмкин. Ләкин иң беренче чиратта татар телендә борынгы грек һәм латин тамырларына барып тоташа торган сүзләр кулланышта йөри. Шулай итеп телнең сүзлек составы, үсә, камилләшә, байый бара. Лексикабызның иң күпчелеген гарәп-фарсы сүзләре тәшкил итә. Бу алынмалар, Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң, сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергәннәр.    Димәк ,Слайд-6,  татар теленең сүзлек составын 4 төркемгә бүлеп булыр иде: I- татар сүзләре; II- гарәп-фарсы сүзләре; III-интернациональ сүзләр; IV- рус сүзләре. Ә хәзер белемнәребезне ныгытып алабыз.Укучылар,сезнең парталарда конветрлар ята.Конвертны ачасыз,сүзләрне укып чыгасыз.Шул сүзләрне төркемнәргә аерып,тезеп чыгарга кирәк.Игътибарлы булыгыз!Сорауларыгыз булса,миннән сорыйсыз.(балалар сүзләр язылган карточкалар буенча эшлиләр)- Слайд-7.

Слайд-8 буенча төркемнәрнең эше тикшерелә.

Укытучы: Бик дөрес, молодцы!

  1. Укытучы: Яхшы. Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны һәм теманы язабыз “Алынма сүзләр”.(Слайд-9) 163 нче күнегүдә күрсәтелгән сүзләрне күзәтегез һәм рус телендәге охшаш сүзләрне языгыз.(Слайд-10)

Дисәтинә-десятина(поземельная мера,1,09га)

Дегет-дёготь

Кәрзин-корзина

Буразна-борозда

Дистә-десять

Пичәт-печать

Рәшәткә-решётка

Әвен-овен

Келәт-склад

Мижа-межа,граница между участками

Перәнник-пряник

Покрау-Покров

Эшләпә-шляпа

Эскәтер-скатерть

Рәт-ряд

Салам-солома

Ә хәзер ял итеп алабыз.  Физминутка(Слайд 11)

Укытучы: Дәресне дәвам итәбез.Ә хәзер мөстәкыйль эш.Укучылар,беренче төркем 166нчы күнегүне,икенче төркем 167 нче күнегүне дәфтәрләрдә язмача башкара. (Төркемнән берәр укучыдан укытам)

 Укытучы: (Слайд 12-13) Ә хәзер биремнәр дөреслеген экраннан тикшерик.

Укучылар,  хәзер мондагы сүзләрне кертеп җөмләләр төзеп карыйк әле.Я,кайсыгыз өлгеррәк?(Укучыларны тыңлыйм; кирәк булса-төзәтәм,мактыйм)

Укытучы : Бүгенге дәрестә кулланылган сүзләр ничек дип аталдылар әле, онытмадыгызмы??

Укучы: Бу алынма сүзләр.

Укытучы: Бик дөрес! Ә нинди төркемнәргә бүлдек?(Татар,гарәп-фарсы,интернациональ һәм рус сүзләре)

Укытучы: Димәк,телебезгә башка телләрдән кергән сүзләр... алынма сүзләр дип атала.Булдырдыгыз!!!

IV.  Укытучы: Ә хәзер 168 нче күнегүне дәфтәрләрегездә язмача эшләгез. Башта биремен игътибар белән укыгыз!

Укытучы: Алынма сүзләрне, тиешле хәрефләрен куеп, дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.

( Тактада эшләү мөмкинлеге булса - Бер укучы такта янына чыга, калганнары дәфтәрдә эшли ):

Игътибар,мәгънә,микъдар,тәкъдим,вәгъдә,нигъмәт,гарәп,газиз,гамәл,

гадәти,гаеп,гарип,гаҗәп,гомумән,кагыйдә,сәнгать,табигать,кәгазь,

хакыйкать,мәшәкать,җәмәгать.

Укытучы: Укучылар, экранга (тактага) карап, булган хаталарыгызны төзәтегез.(Слайд-14)(Тикшерәләр,хаталары булганнар, төзәтәләр)Кем бер хатасыз язды?Әфарин,молодцы!

Укытучы: Ә хәзер бүгенге дәрес материалын ныгыту өчен ,........105- биттә  язылган материалны безгә  укып китәр.

Укытучы: Димәк,балалар,  гарәп-фарсы  теленнән сүзләрнең күпләп керү сәбәбе дин,экономик һәм культура бәйләнешләре белән бәйле. Рус халкы белән янәшә яшәвебез безгә рус сүзләренең күпләп керүенә ярдәм итә. Техник прогрессның алга китүе интернациональ сүзләрнең керүенә сәбәпче була.

Укытучы: Укучылар, ә алынма сүзләрне без еш кулланабызмы ?

Укучы(лардан көтелгән җавап): Әйе, минемчә, алынма сүзләрне  без еш кулланабыз. Чөнки безнең сүзлек составыбыз яңа терминнар һәм профессиональ сүзләр белән баеп тора. Алар күбесенчә чит телләрдән кергән сүзләр.

Укытучы: Әйе, Молодец!

V. Укытучы: (Слайд 15)Хәзер, көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз: 170  нче; 171  нче күнегүләр;икенчесе алынма сүзләрне кулланып, кечкенә инша языгыз.Иншаны язып килерсез дип ышанам.Эшегезне уңай бәяләячәкмен(Я хочу чтобы вы справитесь с этим заданием.Я буду оценивать вашу работу положительно)

VI.  Укытучы:Балалар, дәрес башында куелган бурычлар нинди иде?Ничек уйлыйсыз,без аларга ирештекме? Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Укучылардан көтелгән җаваплар:

а)          Алынма сүзләргә гомуми төшенчә бирдек.

б)         Алынма сүзләрнең кайсы телләрдән керүләрен ачыкладык.

в)  Кагыйдәләрне кабатладык. Күнегүләр ясадык. Әңгәмә уздырдык

               Дәрес сезгә ошадымы?

Нәрсә ошамады?(Что вам не удалось?Почему?Как вы думаете?)

Үз эшегезне бәяләгез(Оцените свою работу)

Бер-берегезнең эшен бәяләгез(Оцените работу друг друга?)

Минем эшемне бәяләгез(Оцените мою работу?)

Укытучы: Бик яхшы. Балалар, сез бу дәрестә бик тырыштыгыз. ( Билге куела.) Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз, уңышлар сезгә!

Укучылар: Сау булыгыз, рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү”

Тема: “-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү” (6нчы сыйныф)Максат. Белем бирү максаты : Алынма исемнәрнең  төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен ныгыту;-ск,-й,-ь хәрефләренә...

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен өйрәнү.(Алынма исемнәрдәге –ск кушымчасына беткән сүзләргә; [й]авазына беткән алынмаларга; ь билгесе хәрефенә беткән алынмаларга кушымчалар ...