Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында ФДББС буенча татар телен укыту, төп проблемалар.Ахмадуллина Р.Ф. 141 мәктәп.27.08.13. конф.
опыты и эксперименты на тему
Скачать:
Предварительный просмотр:
Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында ФДББС буенча укытканда татар төркемнәрендә очраган проблемалар.
Август конференциясе -27.08.13. 20 гимназия.
Ахмадуллина Р.Ф.
Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!
Мин Совет районы 141 нче мәктәбендә 1 нче сыйныфның татар төркемендә эшләдем. Бүгенге җәмгыятьтә укучыларга белем бирү таләпләре көннән- көн үзгәрә.
Моннан берничә ел элек миңа Вәлитов “Әлифбасы”, ә узган уку чорында Миассарова Ф.Ш. һәм И.Х. Гарифуллина дәреслеге белән эшләргә туры килде.
Яңа стандартның төп максатларыннан берсе- шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк балага шәхес итеп карау, аның сәләтен күрә белү, аны үстерергә ярдәм итү. Мәктәпне тәмамлаганда, укучы “ үз алдына максат куярга, аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”- бу яңа стандарның төп таләбе.
Безнең мәктәптә дә быел ике беренче сыйныф укучылары әлеге дәреслек белән ана телен өйрәнделәр.
Яңа стандарт нигезендә эшләгәндә эшчәнлекне оештыручы үзәк - ул нәтиҗә.Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләргә түбәндәге төгәл билгеләнгән төп таләпләр куела:
1. Шәхси нәтиҗәләр -баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы. Туган илгә, халкына, тарихына мәхәббәт , гуманлы караш тәрбияләү. Татар теле дәресләре аша әлеге нәтиҗәгә ирешергә тиеш булабыз.
2. Предметара нәтиҗәләр, ягъни баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгы, ягъни бала Әлифба дәресләрендә алган белемнәрен тормышта кулланылырлык булырга тиеш. 3. Предмет нәтиҗәләре -уку предметын өйрәнү барышында яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә.
Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора.
Белем алуның универсаль гамәлләре дүрт төрле:
- Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый, ишетә, үз
фикереңне диологта һәм монолог рәвешендә җиткерә белү. Мин уку дәресләрендә укучыларны күбрәк татарча сөйләштерергә тырыштым.
2. Танып белү универсаль уку гамәлләре: ысул аерып ала белү, төрле белем чыганакларыннан файдалану, эчтәлекне модельләштерү.
3. Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, аны чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү.
4. Әхлакый: гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән гамәлләр.
Тик әлеге “Әлифба” дәреслеге белән эшләгәндә кайбер проблемалар да бар әле. Сыйныфта күпчелек малайлар булганлыктан, үзләштерү дәрәҗәсе түбән булды.([ч] авазын элек рәсем аша, сораулар ярдәмендә җөмләләр төзетеп, сүзләрен аерып алып, беренче авазын аерып аңлата идем).
Яңа дәреслек белән эшли башлагач, дәресне ничек үткәрергә дигән проблема белән очраштым, ”Мәгариф” журналларын, интернетны файдаландым. Кызганыч, ФДББС буенча дәрес планнары әле бик аз. Булган үрнәкләргә файдаланып, алда саналып үткән УУГ ен тормышка ашырырга тырыштым. Мәсәлән, шул ук [ч] авазын җиләк сүзе моделе аша аңлаттым. Балаларга яңа сүз ясарга куштым, алар авырыксынып калдылар, яңа аваз өйрәнергә кирәклеге ачыкланды, җавабына ч авазы кергән табышмаклар әйтеп өйрәнәсе авазны белеп, дәрес темасын, максатларын үзләре китереп чыгардылар.
Укучылар авырлык белән генә нечкә һәм калын авазларны аерырга өйрәнделәр. Вәлитовлар “Әлифбасыннан” аермалы буларак, аваз- хәреф схемалары авыр үзләштерелә. Авазларны хәрефкә әйләндерү, киресенчә, сүзнең хәрефле язмасын аваз формасына күчерүдә авырыксыналар, шунлыктан сөйләмдә хаталар китә. Икенчедән, ФДББС шартларында укыту укытучылардан зур әзерлек сорый, чөнки мондый дәресләрдә укучылар һәрдаим эшчәнлектә булырга тиешләр.
Без дәресләрдә укучыларны мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтәбез. Тик шунысы кызганыч, бигрәк тә рус мәктәпләрендә бу хәл ителә иң зур мәсьәләрнең берсе булып кала, чөнки бала тәнәфестә үк русча сөйләшүгә күчә, шунлыктан предметара нәтиҗәләр өстендә эшләргә кирәк.
1 нче сыйныф укучы “Әдәби уку” дәреслегендәге текслардан соң бирелгән сорауларга җавап биргәндә бик авырыксыналар, комуникатив универсаль уку гамәлләрен тормышка ашыру авырдан бара, укытучы текстны аңлый белергә өйрәтә. Тора-бара укучы, текст төзи белергә өйрәнергә тиеш була. Эчтәлекне сөйләтеп, текст төзергә өйрәтү – иң җитди проблемаларның берсе ул. Текст төзергә өйрәтми торып, иҗади сәләтне үстереп булмый. Кызганычка каршы, укучылар эчтәлек сөйли, текст төзи, яза белми. Яңа стандарт нигегендә укучының проектлар төзү, иҗади –эзләнү эшләре башкару ята. Башлангыч сыйныфта әлеге эшчәнлеккә тарту зур тәҗрибә сорый, бик авыр бирелә.
Укытучы дәрестә укучыларны татар теле белән кызыксындыруның эффектив методларын эзләргә тиеш була. Бүгенге көндә татарча мультфильмнарны куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Эш дәфтәрләре ел буена дүрт төрле кирәк, дәфтәрдә хәрефне язганда юл хәрефләре өчен ара ерак калган, шунлыктан бала юл хәрефен зур яза. Элеккеге дәреслек белән эшләгәндә матур язуга игътибар бирелә иде, ә хәзер бу эшкә вакыт калмый, чөнки эш дәфтәрләре моны исәпкә алынмаган. Дәреслекләрдә күнегүләр бик күп күләмдә бирелгән, бераз гадиләштереп һәм конкретлаштырып бирелсә иде. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының бүгенге көндә сүзлек хәзинәсе бай түгел, чөнки шәһәр мохитында балалар рус телендә генә аралашалар, шунлыктан “ Әдәби уку” дәреслегендә бирелгән әсәрләрнең эчтәлеген аңлап бетермиләр,атнага бер сәгать эчендә материалны үзләштерп бетерү мөмкин түгел,татар теле дәресләрендә терминнар авыр үзләштерелә, ышкы, өтерге, көртлек һәм шундый кайбер пасссив сүзләрне укучы аңламый.
I сыйныф өчен чыгарылган федераль дәреслекләр буенча электрон ярдәмлекләр эшләнмәгән, тулырак эшләгән методик әсбаплар булсын иде..
Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...
КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.
Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....
ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту
Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...
ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту
ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту...
Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”
ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...
ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту
Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...