КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.
статья по теме
Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
k_s_o_tehnologiyase_beln_ukytu.doc | 40.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресләрендә яңа инновацион технологияләр куллану – татар телен укытуга кызыксыну уятуның бер төре дип уйлыйм. Балаларны ничек укытырга, ягъни белем бирү югары нәтиҗәгә китерсен өчен уку-укыту про-цессын ничек оештырырга? Ниндирәк принцип , метод, алым һәм чаралар
сайлап алырга соң?
Бары тик яхшы әзерлекле укытучы гына белем бирүне югары дәрәҗәдә
алып барырга , укучыларда тыңлап аңлау, уку, язу өлкәсендә ныклы белем һәм күнекмәләр булдырырга сәләтле. Моның өчен ул дәресләрдә укытуның заманча технологияләрен куллануның мөһимлегенә һәм нәтиҗәлелегенә инанырга һәм төшенергә тиеш.Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кенә укыту-чылар традицион методикага өстенлек бирә.
Минем фикеремчә, татар телен чит тел буларак өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуда яңа технологияләр зур әһәмияткә ия.
Яңа коммуникатив технологияләрнең максаты – коммуникабль сыйфатлар тәрбияләү ( үзлектән эшли белү, яңа ачышларга омтылу һ.б). Бу сыйфатларга үзара аралашу да керә. Хәзер мин кагылачак технология – КСО технологиясе – үзара аралашуга нигезләнгән дә инде. Татарча әйткәндә, укытуның коллектив ысулы ( Коллективный способ обучения).
Бу технология укыту процессын бөтенләй башкача оештыруга нигезлән-гән. Укытучы дәреснең режиссеры гына булып кала, ә төп геройлар – укучылар. Ниндидер дәрәҗәдә уен формасы балаларны кызыксындыра. Дәрестә укучылар алмашына торган парларда эшлиләр (работа в сменных парах).
Схема шундый- алар алдына төп максат куела: бирелгән теманы өйрәнергә,аңларга, сөйләмгә алып чыгарга. Бу максатка ирешү өчен парлардагы укучының берсе – укытучы ролен, икенчесе – укучы ролен башкара. Алар үзара аралашалар, фикер алышалар.Һәр укучыда үз фикерләрен дәлилләү сәләтен тәрбияләү дә бик мөһим. Дөрес җавапны
үзләреннән таптырырга мөмкинлек тудырылган дәресләрдә һәр укучы мөстәкыйль анализлау күнекмәсен ала. Парлар алышына, рольләр дә алышына. Дәрес барышында укучыга бирелгән теманы кат-кат кабатларга туры килә. Кирәк булган очракларда ул кечкенә группаларда да үз темасы белән чыгыш ясый.
Ә укытучының роле бу очракта нидән тора? Иң беренче – үз эшеңә иҗади якын килү. Зур акыл белән уенга җитәкчелек итү, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыру бик күп көч таләп итә. Шулай ук укытучы алдан кирәкле материалны таба, карточкалар төзи , текстлар яза, дәрес барышында укучылар эшчәнлеген күзәтә.
Үземнең бик кечкенә генә тәҗрибәмә килгәндә, мин бу технологияне практикада икенче ел кулланам. Минем укучыларым Роза Зәкиевна дәреслекләре белән укыйлар. Шуңа күрә цикллылыкны мин тулысынча саклап калдым. Әгәр әсәрне өйрәнүгә календар-тематик план белән 10 дәрес бирелгән булса, Блок та 10 дәрестән торачак. Ул 10 дәреснең өчесе – лексик күнекмәләрне формалаштыру, икесе – грамматик күнекмәләрне формалаштыру, өчесе – лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү (текст өстендә эш) һәм соңгы ике дәрес – ул диалогик, монологик сөйләмгә чыгу.
Дәресләрдә куллану өчен карточкалар эшләнә. Һәр этапның үз карточкалары булдырыла.
ЛКФ дәресләре өчен сүзләр, аларның транскрипцияләре бирелә, ул сүзләр белән җөмләләр яки кечкенә хикәя төзергә кушыла.Укучы ул сүзләрне күп кат кабатлап, иптәше белән җөмлә төзү дәверендә хәтерендә калдыра.
ГКФ дәресләрендә эшне группаларда (үзара биремнәрне алыштыру методикасы ) оештырырга да мөмкин. Авыр булмаган кагыйдәләрне укучы үзлектән үзләштерә. Авыр кагыйдәләр булганда группага укытучы да утыра. Кагыйдәне өйрәнгәч, укучы бер биремне эшли һәм иптәшенә үзе аңлаганны сөйли.Биремне алар бергә тикшерәләр , икенче биремне иптәше үзе эшли. Аралашу, фикер алышу дәверендә кагыйдә күп кат кабатлана, биремнәр чагыштырылып төзәтелә.
ЛГКК дәресләрендә укучылар текст белән танышалар.Бу эш алышына торган парлар арасында эшләнә. Текст берничә кисәккә бүленергә мөмкин. Ул кисәкләрне тәрҗемә итү өчен укучыларда җитәрлек белем бар – сүзләр аңлашыла, грамматик формалар да таныш. Алар кисәкләргә исем бирәләр, өзекнең планын төзиләр, сорауларга җавап бирәләр.
Соңгы ике дәреснең тибы – диалогик, монологик сөйләмгә чыгу. Бу дәресләрне төрле формада оештырып була. Диалоглар төзү өчен оештырылган парлар яки алышына торган парлар төзегән диалогларны соңгы репликаны язучы парлар сөйләмгә алып чыга.
Монологик сөйләмне дә конференция формасында да, парлар арасында, яки группада да оештырырга мөмкин.
Шулай ук иҗади эш итеп, хикәяне үзгәртеп язуны алырга була. Укучылар хикәянең дәвамын да язып бетерә алалар.
Блокка кергән дәресләрне үткәргәндә, һәр этаптан соң үз контроле булырга мөмкин. Бу – сүзлек диктанты, грамматика биремле текст һ.б.
Укучы үзенең иптәшләре белән тыгыз аралашу дәверендә, материалны кат-кат кабатлап, үзе дә көтмәгән нәтиҗәгә ирешә. Ул үзенең көченә ышана башлый.
“Үсеш бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”,-дип яза үзенең хезмәтендә Давыдов. Ә Рәхимов исә, үз остазының фикерен: “Аралашуга бары тик б а л а л а р эшчәнлеген төркемнәрдә оештырганда гына ирешеп була”, - дип куәтли.
Бу очракта УКУЧЫ белән УКУЧЫ бер-берсенең ярдәмчесе, киңәшчесе вазифасын башкара. Дәресләр демократик, гуманистик җирлектә, дустанә мөнәсәбәттә үтә. “Миңа татар теле кирәкми, минем аны өйрәнәсем килми” – дип утырган рус баласы дәрестә рәхәтләнеп яңа форма белән эшләп утырса, ул үзе дә сизмәстән дәреснең формасыннан дәреснең эчтәлегенә кереп китә.
Минемчә, Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре белән эшләгән очракта бу технологияне куллану бик тә уңышлы, чөнки дәреслектәге әсәрләр бик уйлап сайланган, аларның сюжетлары да балалар аңына уңай яталар.
Шулай итеп, инновацион технологияләр куллану – заман таләбе. Без, традицион укыту формасына күнгән укытучылар, яңалыкны бик үк кабул итеп бетермибез. Чөнки дәрестә укытучы гына аңлата, күбесенчә ул гына сөйли һәм ул үзенең авторитар ролен бирергә теләми.
Әгәр яңа уку формасы зур нәтиҗә, балаларның дәрес вакытында эшчәнлеген бирә икән, ни өчен бу технологияне үз эшеңдә кулланмаска?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту
Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...
"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш
Икенче буын Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүч...
Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....
Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).Хәйдәрова дәреслеге буенча...
Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).
Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....
Татар телен укыту концепциясе
Татар телен укыту концепциясе...