"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы
элективный курс (9 класс) по теме
Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телнең лексик байлыгыннан дөрес файдаланырга өйрәтү, сүзлек запасын арттыру – иң төп мәсьәләләрнең берсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Электив курс программасы | 150 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты
Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы
“Лексикология һәм сөйләм культурасы”
темасына электив курс программасы
(17 сәг.)
Башкарды: Зәйнуллина Эльвира
Тимерҗан кызы, Алабуга шәһәре
10 нчы урта мәктәбенең татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Рецензент: Хәбибуллина Закирә
Нури кызы, ТР МҮИ теле һәм әдәбиятын
укыту методикасы кафедрасының доценты,
педагогика фәннәре кандидаты
Казан - 2007
Эчтәлек
- Аңлатма язуы................................................................................................................................................................3
- Программаның эчтәлеге ...................................................................................................................................5
- Программаның тематик бүленеше..........................................................................................................7
- Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр.............9
- Реферат темалары...................................................................................................................................................10
- Дәресләрнең төрләре............................................................................................................................................10
- Файдаланылган әдәбият................................................................................................................................... 11
- Кушымта 1......................................................................................................................................................................12
- Кушымта 2......................................................................................................................................................................16
- Укытучы өчен өстәмә материаллар.......................................................................................................19
Аңлатма язуы.
Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телнең лексик байлыгыннан дөрес файдаланырга өйрәтү, сүзлек запасын арттыру – иң төп мәсьәләләрнең берсе.
Сөйләм уй – фикерләреңне җиткерү чарасы гына түгел, ул фикерләүне дә үстерә, ягъни сөйләмнән башка фикерләү, фикерләүдән башка сөйләм була алмый. Үз фикереңне төгәл, эзлекле, аңлаешлы, аһәңле, дөрес итеп формалаштырырга өйрәнү процессында без фикерләргә дә өйрәнәбез. Нинди генә өлкәдә эшләсәк тә, безнең сөйләмебезнең үскән булуы, телнең лексик байлыгы белән иркен эш итә алуыбыз бик мөһим.
Сөйләм – кешенең гомумкультура дәрәҗәсен күрсәтүче билге дә. Бүгенге базар икътисады һәм конкурентлык шартларында үз һөнәреңне яхшы белүдән тыш, аралаша белү мөмкинлегеңнең зур булуы, төрле проектлар төзи һәм аларны башкаларга үтешле итеп җиткерә белү, гади генә әйткәндә, матур итеп сөйли һәм ышандыра белү зур әһәмияткә ия.
Лингвистик мәгънәдә сөйләм культурасына өйрәтү ике баскычтан тора: сөйләмне дөрес оештырырга өйрәтү һәм сөйләм осталыгын үстерү.
Программа укучыларда шушы өлкәләрдә ярдәм итү, Һөнәр сайлаганда үзләрендәге гуманитар башлангычны тоемларга булышу, филологик юнәлештә эзләнү орлыклары салу ихтыяҗыннан 9 нчы, ягъни профиль алды әзерлеге сыйныфлары өчен төзелде.
Электив курс бер елда параллель сыйныфларны колачлау максатыннан 17 сәгатькә исәпләнгән. Программаның күләме укучылар үзләренең һөнәри омтылышларын, сәләтләрен ачыкларга, традицион булмаган дәрес төрләре аша матур сөйли, аралаша, үз фикереңне эзлекле, аңлаешлы итеп әйтеп бирүнең киләчәк тормышта бик кирәк булуына ышандыру өчен җитәрлек, дип уйлыйм.
Курсның максаты:
- Укучыларны филологик юнәлеш, татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни-эзләнү эшләренә тарту, аларда телне, аның үсеш закончалыкларын өйрәнүгә ихтыяҗ булдырырга тырышу;
- Яңа алым һәм технологияләр кулланып, укучыларны иҗади эшкә тарту, татар укучыларның телдән һәм язма бәйләнешле сөйләмен үстерү;
- аралашу культурасына өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү;
- укучыда үзлегеннән укырга, өйрәнергә ихтыяҗ булдыру.
Бурычлары:
- сүз, сүзтезмә, җөмлә һәм, ниһаять, текстны стилистик дөрес файдаланып, укучыларны үз сөйләмнәрен дөрес оештырырга өйрәтү;
- укучыларның сөйләмен образлы гыйбарәләр, телебезнең энҗеләре – фразеологик әйтелмәләр, мәкаль - әйтемнәр белән баету;
- аралашу эшчәнлегенең төрле формалары белән таныштыру, төрле характердагы сочинениеләр язарга өйрәтү;
- төрле эш кәгазьләре тутыру, рефератлар язу күнекмәсен үстерү;
- диалогик һәм монологик сөйләм оештыру осталыкларын арттыру.
Программаның эчтәлеге
Лексикология, аның тармаклары. Сүзнең фонетик, морфологик, грамматик яктан бөтенлеге. Сүзнең атау, ягъни наминатив вазыйфасы. Сүз һәм предмет. Сүзнең көче, табу сүзләр. Сүзнең лексик мәгънәләре. Мәкаль - әйтемнәр, сүз турында бөек кешеләрнең фикерләре. Сүз һәм төшенчә.
Аралашу чарасы буларак сүзлек байлыгы. Актив һәм пассив сүзләр. Абстракт һәм конкрет мәгънә. Төрле телләрдәге сүзләрнең мәгънә күләме туры килмәүле мисаллар өстендә ачыклау. Сүздә халыкның яшәү рәвеше чагылу. Эмоциональ һәм эмоциональ булмаган мәгънә.
Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары, күчерелмә мәгънәләрнең төрләре. Күпмәгънәлелекнең сәбәпләре. Метафора, аларның барлыкка килү юллары. Метонимия, синекдоха күренешләрен текстта таба, аңлата белү. Күпмәгънәле сүзләр белән омонимнарның аермасы. Тексттан күп мәгънәле сүзләрне таба, мәгънә төсмерләрен ачыклый белү.
Сөйләмнең образлылыгы. Әдәби текстларга анализ. Җанлы сөйләмдә стилистик фигураларның ешлыгын билгеләү.
Фразеологизмнар, аларның төрләре, матур әдәбиятта һәм публицистикада, җанлы сөйләм дә кулланылышы. Синонимик һәм антонимик фразеологизмнар. Фразеологик калькалар. Тексттан фразеологизмнарны таба, мәгънәсен ачыклый белү. Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану.
Сөйләмнең чисталыгы, аңлаешлылыгы, төгәл һәм урынлы кулланылуы. Сөйләмгә куелган таләпләрне практикада куллану. Интервью жанры белән таныштыру. Матур, төгәл, урынлы сүзләр белән әңгәмә оештыра белү.
Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы (гомумхалык сүзләре, диалекталь, жаргон һәм арго сүзләре, һөнәрчелек лексикосы). Диалекталь үзенчәлекләрнең практикада чагылышын билгеләү. Укытучы һөнәренә хас лексика. Махсус терминнар. Телдә жаргон һәм арго сүзләрнең кулланылуын тикшерү.
Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы (гомумтөрки сүзләр, гарәп–фарсы, рус алынмалары, интернациональ сүзләр). Сөйләм этикеты. Гарәп–фарсы алынмаларының тематик бүленеше. Сүз төзелешенә, мәгънәсенә кереп гомумтөрки сүзләрне билгеләү. Рус теле аша чит телләрдән кергән сүзләр. Текстта алынмаларны билгеләү, алынма сүзләрнең кулланылу ешлыгын күзәтү, алынма сүзләрнең кулланылу ешлыгын күзәтү. Алынмаларга мөнәсәбәт. Калькалар.
Язма сөйләм культурасы. Сөйләмгә куелган төп таләпләр. Язма эшләрнең төрләре. Сочинение язуга таләпләр. Сочинение тәрләре. Сочинениеләрдәге стиль хаталарын искәртү.
Репортаж һәм мәкалә характердагы сочинениеләр язуга төп таләпләр. Бу ике жанрның аермасы. Язу күнекмәсе булдыру.
Телне рәсми куллану. Эш кәгазьләре. Аннотация, бәяләмә язуга таләпләр. Төрле характердагы ышанычнамә, килешү текстларының структурасы белән таныштыру. Автобиография язарга өйрәтү.
Лексикография. Сүзлек һәм белешмәләрдән дөрес файдалану. Сүзлекләрнең төрләре. Алар белән эшләү күнекмәсе булдыру. Сүзлекләр тарихы. Бу өлкәдә эшләүче галимнәр.
Сөйләм культурасы, аңа төп таләпләр. Диалогик һәм монологик сөйләм оештыру чаралары.
Программаның тематик бүленеше.
№ | Тематик бүленеш | Сәг. | Эш төрләре |
1. | “Сүз дигән дәрья бар...” (Лексикология, аның тармаклары. Сүз һәм төшенчә). | 1 | Эшлекле уен (группаларда эш) |
2. | Аралашу чарасы буларак сүзлек составы, актив һәм пассив сүзләр | 1 | Тикшеренү эше (укучылар сөйләменә анализ) |
3. | Мәгънәләрнең үсеш юллары, күчерелмә мәгънәләрнең төрләре | 1 | Проектлар төзү (аерым сүзләрнең кулланылышын күзәтү, нәтиҗә ясау) |
4. | Сөйләмнең образлылыгы | 1 | Әдәби текстларны анализлау |
5. | Фразеологизмнар, аларны төр-кемнәр, матур әдәбиятта һәм публицистикада фразеологизм-нарның кулланылышы | 1 | Төркемнәрдә эшләү (анализ һәм синтез алымнарын үзләштерү, фәнни нәтиҗәләр ясарга өйрәнү) |
6. | Сөйләмнең чисталыгы, аңлаеш-лылыгы, төгәл һәм урынлы кулланылуы | 1 | Интервью алырга өйрәтү (предмет укытучылары белән әңгәмә оештыру өчен сораулар әзерләү) |
7. | Кулланылыш сферасына карап, хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы (гомумхалык сүзләре, диалекталь жаргон һәм арго сүзләр, һөнәрчелек лексикасы) | 2 | 1) Лекция. 2) Тикшеренү эше (укучылар һәм укытучылар сөйләменә күзәтү, проектлар яклау) |
8. | Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы (гомумтөрки сүзләр, гарәп–фарсы һәм рус алынма-лары, интернациональ сүзләр) | 2 | 1) Эшлекле уен (укучыларның укытучы булып чыгыш ясавы, план–конспектлар төзергә өйрәтү). 2) Текстларны анализлау (төркемнәрдә эш) |
9. | Язма сөйләм культурасы. Сочи-нение төрләре, аны язуга таләпләр | 1 | Түбәнрәк сыйныф укучыларының сочинениеләрен тикшерү, таләпләр югарылыгыннан бәяләү (төркемнәрдә эш) |
10. | Сочинение язуга таләпләр | 1 | Материаллар белән эшләргә, цитаталар кулланырга өйрәнү |
11. | Сочинение төрләре | 1 | Репортаж һәм мәкалә язу |
12. | Телне рәсми куллану, эш кәгазьләре | 1 | Автобиография язу |
13. | Лексикография. Сүзлек һәм белешмәләрдән дөрес файдалану | 1 | Сүзлекләр белән эш |
14. | Түгәрәк өстәл. Сөйләм культурасы | 1 | Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә катнашу |
15. | Зачёт | 1 | Рефератлар яклау |
Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:
- Сүзнең атау һәм номинатив мәгънәсе турында аңлата белү; сүз турында сөйләмдә мәкаль-әйтемнәр куллана алу.
- Төрле телләрдәге мәгънә күләме туры килмәүнең тәрҗемә иткәндә исәпкә алынырга тиешлеге, сүздә халыкның яшәү рәвеше чагылуы турында сөйли белү.
- Сөйләмдә мөмкин кадәр күбрәк фразеологизмнар, чагыштырулар кулланып, образлылыкка ирешү.
- Матур, төгәл, урынлы сүзләр белән интервью алырга, вакыйга барган урыннан репортаж, газетага мәкалә язарга өйрәнү.
- Мәктәптә укытучылар көнендә уза торган үзидарә көнендә дәрес үткәрү өчен дәрес план-конспекты язарга өйрәнү.
- Сөйләм этикасы нормаларын белү.
- Үзләштерелгән теоретик белемне гамәлдә куллану.
- Курс ахырына укучылар тел гыйлеменең “Лексикология һәм сөйләм культурасы” бүлеге буенча электив программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу - әдәби, фәнни-публицистик характердагы текстларны анализлау, стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.
- Белемнәрне тикшерү зачет формасында үткәрелә, курс ахырында укучылар реферат яклыйлар яисә иҗади эш башкаралар. Рефератның темасы беренче дәрестә үк укучыларның үз теләкләре буенча сайлап алына. Гадәттә, профиль алды курсларында билге куелмый, чөнки курсның төп максаты - укучыларга үз мөмкинлекләрен барларга, алга таба нинди профиль сайларга тиешлекләрен ачыкларга ярдәм итү. Төп билге – укучының гуманитар өлкәдә ни дәрәҗәдә уңышлы булуын билгеләү.
Реферат темалары:
- Лексикология, аның тармаклары, өйрәнү объекты.
- Сүзләрнең күп мәгънәлелеге – татар теленең җыйнак, төзек тел булуын ачыклаучы фактор.
- Ә. Еники, Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Ф.Әмирхан (укучы теләге буенча) әсәрләрендә фразеологизмнар кулланылу дәрәҗәсе.
- Яшьләр арасындагы жаргон һәм арго сүзләр.
- Укучы үзе сайлаган бер язучының әсәрләрендә гарәп-фарсы алынмаларының кулланылу дәрәҗәсен билгеләү.
- Ирекле тема.
Дәресләрнең төрләре:
- Төркемнәрдә эшләү, гомуми нәтиҗәләр чыгару.
- Ирекле әңгәмә, түгәрәк өстәлләр.
- Эшлекле уен.
- Тикшеренү эше ( аерым һәм төркемнәрдә).
- Китапханәдә материал туплау өстендә эш.
- Лекция дәресләр.
- Әдәби, публицистик характердагы текстларны анализлау.
- Индивидуаль әңгәмәләр.
Файдаланылган әдәбият
I. Укытучы өчен әдәбият:
1. 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы.- К., 2005.
2. Хангильдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре.- К., 1976.
3. Вәлиева Ф.С. Укучыларның язу һәм сөйләү телен үстерү мәсьәләләре.- К., 1976.
4. Юсупов Р. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы.- К., 2003.
5. Сафиуллина Ф.С. Сүз – иясе белән йөри.- К., 1985.
6. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү.- К., 1988.
7. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате.- К., 1979.
8. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе һәм практикасы.- К., 1998.
9. Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре.- К., 1999.
10. Валерьян Габдулхаков. Коммуникативная культура общения и диагностика речи в школе.- К., 2001.
11. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Югары уку йортлары студентлары өчен.- К., 1999.
II. Укучылар өчен өстәмә әдәбият:
1. Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология. Татар урта гомуми белем мәктәпләре, педагогия колледжлары һәм училищелары өчен уку ярдәмлеге.- К., 2001.
2. Ибрагимов С.М., Сафиуллина Ф.С. Практик стилистика.- К., 1978.
3. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.- К., 2005.
4. Әбдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар.- К., 2004.
5. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр.- К., 2003.
6. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар.- К., 2002.
Кушымта 1
Дәрес эшкәртмәсе
Тема: Фразеологизмнар, аларны төркемләү, матур әдәбиятта һәм публицистикада фразеологизмнарның кулланылышы.
Максат: 1) Фразеологизмнарны текстта танырга, сөйләмдә кулланырга өйрәтү; төркемләү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү;
2) укучыларның сүзлек байлыгын арттыру;
3) бергәләп эшләү, уртак нәтиҗәгә килә белүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итү; үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Эш төре: төркемнәрдә эшләү (анализ һәм синтез алымнарын үзләштерү, фәнни нәтиҗәләр ясарга өйрәнү).
Файдаланылган әдәбият:
- Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.- К., 1999.
- Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология.- К., 2001.
Җиһаз: такта, карточкалар.
Дәрес барышы
- Оештыру.
“Нинди генә сүзләр юк! Нәфисләре бар. Күңелсезләре. Мөлаемнары күп. Агулылары. Хәтта мәкерлеләре йөри телдән телгә.
Ачык күңелле сүзләр бик ишле. Моңлылары да аз түгел. Күңелсезләр, купшылар, шаяннар, ямьсезләр дә җитәрлек. ... Бер уйласаң, сүз җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар, берсе ачык йөзле, берсе шыксыз чырайлы. Төрле төс ала сүз...” (Й.Гәрәй)
- Й.Гәрәйдән китерелгән әлеге цитата буенча фикер йөртеп, сүзгә хас билгеләрне атыйбыз.
- Матур, тәмле, ягымлы сүзләр әйтеп, бер–беребезне дәрес башлану белән тәбрик итәбез.
- Иҗади өй эшләрен тикшерү.
- Телебезнең сүзлек байлыгы турында кечкенә чыгыш ясау (1 вар.)
- Сүз турында мәкальләр әйтү, әсәрләрдән өзекләр китерү (2 вар.)
- Кешене яхшы яктан характерлаучы сүзләр әйтү (3 вар.) /Төркем лидеры билгеләгән укучылар чыгышы/
- Актуальләштерү. Фронталь эш: сорауларга җавап бирү.
- Нәрсә ул сүз?
- Актив һәм пассив сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз?
- Сүзнең мәгънәсе? Сүз нинди мәгънәләрдә килә ала?
- Уку мәсьәләсе кую. Олы башыгызны кече итеп килүегез өчен рәхмәт.
Бу юлы да таякның авыр башы сезгә төшә. Тактадагы текстка күз салыгыз әле.
- Җөмләләрдә аерым сүзтезмәләрнең асларына сызылган. Ни өчен дип уйлыйсыз?
- Димәк, бу дәрестә без нәрсә турында мәгълүмат алырбыз?
- Фразеологизмнар.
Бу дәрестә без, чыннан да, телебезнең җәүһәрләре – фразеологизмнар, аларны төркемләү үзенчәлекләре, фразеологик әйтелмәләргә хас билгеләр, аларны куллану үзенчәлекләре турында фикер йөртербез. Мисаллар өстендә эшләү барышында, кагыйдәләр чыгарырбыз, гомуми нәтиҗәләр ясарбыз.
- Уку мәсьәләсен чишү.
1 нче эш. 3 төркемчә төрле карточкалар (төрле биремнәр) бирелә, алардагы мисалларны тикшереп, нәтиҗә чыгару, кагыйдә итеп формалаштыру сорала.
1. Гер күтәрү – борын күтәрү,
әйбәт йөзү – сай йөзү,
печән чабу – тамырына балта чабу.
балчык ату – күз ату.
Көтелгән нәтиҗә. 1 нче баганада ирекле сүзтезмәләр бирелгән, алар туры мәгънәдә, ияртүчедән иярүче сүзгә сорау куеп була, 2 нче баганада сүзтезмәләр ирексез, ягъни таркалмый, күчерелмә мәгънәдә, алар барысы бергә бер мәгънәне аңлата, ягъни фразеологик әйтелмәләр. Кагыйдә: күчерелмә мәгънәдәге тотрыклы сүзтезмәләр фразеологик әйтелмәләр дип атала (укучылар авырынсынса, сораулар аша юнәлеш бирелә).
2. Түбәсе күккә тию – шатлану, кот очу - ..., агач атка атландыру - ..., борын күтәрү - ..., борын салындыру - ..., колак салу - ..., ат дагалаганда, бака ботын кыстыру - ..., каш ясыйм дип күз чыгару - ...
Көтелгән нәтиҗә. Фразеологизмнарны туры мәгънәдә килгән бер яки берничә сүз белән алыштырып була, алар 2 яки берничә сүздән тора, күчерелмә мәгънәдә, фразеологизмнар читләтеп әйтү өчен хезмәт итә. Мәгънәләре: курку, аядау, масаю, үпкәләү, тыңлау, кирәкмәгәнгә кысылмау, ялгышу.
3. Котым ботыма төште, котым очты, җаным табан астына төште ...; кәкре каенга терәтү, агач атка атландыру; сызгыра беләсеңме, әбиең сызгыра беләме?
Агым уңаена йөзү – агымга каршы йөзү,
сөйкемле сөяк – сөйкемсез сөяк,
ахирәт дус – җан дошман...
Көтелгән нәтиҗә. Фразеологизмнар үзара синоним да, антоним да була ала. Алар телебезне баетуга хезмәт итә.
Гомуми нәтиҗә ясау. Үзбәя.
2 нче эш. Укытучы аңлатмасы (кагыйдәләр тактада да языла):
- Фразеологизмнарны төркемләүдә төрле принциплар яши. Шулай да күпчелек галимнәр, мәсәлән, В.Виноградов, 3 төргә бүләргә тәкъдим итә:
1) фразеологик ныгымалар, ягъни аеруча нык бердәмлекләр, аларда сүзнең мөстәкыйль мәгънәсе бөтенләй югалган;
2) фразеологик бердәмлекләр. Монда да сүзнең мәгънәсе мөстәкыйль үк түгел, бөтеннең мәгънәсен бергә бирәләр, әмма компонентлар арасындагы бәйләнеш йомшара;
3) фразеологик тезмәләр. Алар ирекле сүзтезмәләргә якын торалар, бер сүз туры, икенчесе күчерелмә мәгънәдә килә.
- 3 төркемгә дә бер үк төрле бирем: бирелгән фразеологизмнарны 3 төркемгә урнаштырырга, ни өчен шулай бүлгәнне аңлатырга.
Чәчләр үрә тору(1), трай тибү(1), ләчтит сату(1), һавадан алып сөйләү(2), юл уңу(3), ике агач арасында адашу(2), башка чыгу(3), авыр хәл(3), кәкре каенга төрәтү(1) һ.б.
Гомуми нәтиҗә ясау. Үзбәя.
3 нче эш. Әдәби әсәрләрдән, газета материалларыннан бирелгән өзекләрдән фразеологик әйтелмәләрне табу, төркемчәсен, мәгънәсен әйтү.
Үзбәя.
4 нче эш – иҗади бирем: һәр төркем, бирелгән фразеологизмнарның мөмкин булганча барысын да кертеп, кечкенә хикәя яза.
Нәтиҗә: һәр төркемнән 1 укучы хикәяне укый, башка төркемнәр аларга бәя бирә, ягъни үзара бәяләү.
- Рефлекция. Фразеологизмнар турында кагыйдәләрнең алгоритмын төзегез.
- төшенчә бирү;
- ирекле сүзтезмәләрдән аермасын күрсәтү;
- аңа хас үзенчәлекләрне билгеләү;
- сөйләмдә синонимик һәм антонимик фразеологизмнарның кулланылуы;
- төркемләү принциплары;
- ни өчен кулланабыз?
- Гомуми нәтиҗә.
- Өйгә эш. 1) Рус теленнән кергән фразеологизмнар язып килергә;
2) Фразеологизмнар турында хикәя язарга.
Кушымта 2
“Тел дигән дәрья бар...”
(дәрес-конференция, өлешчә эзләнү эше)
Тема: Сүзләрнең килеп чыгышы, этимологиясе. Татар әдәби теленең лексик составы.
Максат: 1) татар теленең лексик составы, сүзләрнең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү, килеп чыгышы буенча сүзләрне төркемләргә өйрәтү;
2) укучыларның сөйләм телен үстерү, телебезнең составына игътибар иттерү;
3) укучыларны эзләнү эшенә күнектерү, милли үзаңны үстерү.
Җиһаз: лексикология буенча китаплардан күргәзмә;
Тактада сүз һәм тел турында мәкальләр:
Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы.
Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.
Яхшы сүз – җанга дару, яман сүз – канга агу.
Сүзе хакның йөзе ак.
Ш.Галиевнең тел турындагы фикере: “Кешелекнең сүз иҗат иткән чоры булган. Ә сүзләр бит мәңгелеккә туган! Шулхәтле алдан күрерлек, озак яшәрлек төгәл-тәңгәл итеп табарга кирәк диген! Моның өчен, галимнән бигрәк, шагыйрь булырга – образлы фикер йөртергә кирәк булган...”
Дәрес-конференция- өлешчә эзләнү.
I.Оештыру. “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”,- ди халык мәкале. Нәрсә ул тел? Аның төбендә нинди энҗе-мәрҗәннәр бар?
Әлбәттә, сүзләрдер. Аларның бит ниндиләре генә юк!
1 укучы Ф.Яруллинның “Сүзләр” шигырен яттан сөйли.
II. Актуальләштерү. Сүзләр ничек, каян килеп чыккан, нинди мәгънә аңлаткан? Бүген без нинди сүзләр кулланабыз? Бу сорауларга телнең этимология, сүзләрнең килеп чыгышы дигән бүлекләре җавап бирә.
Бүген безнең алда тел галимнәре утыра. Әйдәгез. Алардан сорыйк. (Аерым өстәлдә бер төркем укучы галимнәр функциясен башкара, аларны алдан әзерлибез. Бер укучыдан укыту, аңлату)
Мәсәлән, безне ни өчен татар дип атаганнар? Бу сүз нинди мәгънә аңлата?
(башта укучыларга сорау бирелә. Аннары галимнәр төркеменнән икенче укучы “Татар грамматикасы”ндагы аңлатманы үз сүзләре белән сөйли.)
Укытучы: әйе, мәсәлән, болгар сүзенең дә килеп чыгышы шулай аңлатыла: болг- шәһәр, торак, -ар- кеше, ягъни тораклы, шәһәр булып яшәүче кеше.
- Ә менә айларны ни өчен январь, февраль...һ.б. дип атаганнар икән?
( 3нче укучы Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимовның “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” китабындагы мәгълүматны (46 бит) җиткерә)
- Бик дөрес. Ә менә мөселманча ай исемнәрен беләсезме? Алар болай килә: мөхәррәм, сәфәр, рәбигыль-әүвәл, рәбигыль-ахир, җомадиәль-әүвәл, җомадиәль-ахир, рәҗәб, шәгъбан, рамазан, шәүвәл, зөлькагдә, зөлхиҗҗә. Белгәнебезчә, татарда кеше исемнәренең күбесе гарәп-фарсыдан кергән. Бала кайсы айда туса, аңа шул айның исемен кушканнар, яисә алар гарәпчәдә нинди дә булса мәгънә аңлатканнар, мәсәлән, Камәрия-ай йөзле, Шәфыйка-кояш йөзле
Әлбәттә, бик борынгы сүзләрнең килеп чыгышын, ягъни этимологиясен аңлату инде шактый авыр. Бу эш белән галимнәр шөгыльләнә. Сүзләрнең тарихын тикшереп, алар илләр белән илләр, халыклар белән халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең нинди булуын да өйрәнәләр. Тел тарихы – халык тарихы, дип юкка гына әйтмиләр.
III.Ә бүген без сезнең белән сүзләрнең килеп чыгышын, килеп чыгышы ягыннан телебездә нинди сүзләр булуын, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерербез.
Гомумән, килеп чыгышы буенча татар телендәге сүзләрне: 1) гомумтөрки сүзләр, 2) алынмалар, дип ике төркемгә бүләләр. Ә алынма сүзләр үзләре: 1) гарәп-фарсы алынмалары, 2) рус алынмалары, 3) интерноциналь сүзләр, ягъни һинд-европа сүзләре дип бүленәләр.
Ничек уйлыйсыз, алынмалар безнең телдә күпме, азмы? Аларны ничек таныйбыз? Бу сорауларга җавап биргәнче галимнәребезгә мөрәҗәгать итик. Мәсәлән, гарәп-фарсы алынмаларын ничек таныйбыз?
(бер укучы фонетик һәм морфологик билгеләре, 2нчесе тематик төркемләү буенча гарәп-фарсы сүзләре турында китапларга нигезләнеп сөйли: ф.С.Сафиуллина “Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология” 61-62 бит, Г.Р.Галиуллина “Татар теле. Лексикология. Таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә” 32 бит)
- Ә рус алынмаларын һәм рус теле аша татар теленә кабул ителгән һинд-европа сүзләрен инде сез җиңел табасыз. Чөнки аларның күпчелеге график юл белән, ягъни шул телдәгечә кабул ителгәннәр. Элегрәк кабул ителгәннәре фонетик үзгәрешләр кичергәннәр, әлбәттә.
Эзләнү эше (3 төркемдә).Бирелгән текстлардан 1 төркем- гарәп-фарсы сүзләрен, 2 төркем- рус алынмаларын, 3 төркем – интерноциналь сүзләрне эзли. Галимнәр дә аларга ярдәм итә. Алар күпме? Телебездәге сүзләрнең чагыштырмача ничә процентын тәшкил итә? (укучылар алдына китаплар, сүзлекләр куела)
IV.Йомгаклау. Нәтиҗәләрне тыңлау.
- Алынмалар күп төрле булса да, алар сөйләмебездә 20-25%тан артмый. Ягъни телебездә 100меңнән артык сүз бар дисәк, шуның 20-25 меңе алынма сүз булырга мөмкин. Һәм бу нормаль күренеш санала. Бүтән телләрдә дә алынмалар күп. Интерноциналь сүзләрнең күп булуы чит телләр үзләштергәндә безгә ярдәм дә итә әле. Әмма үз телебездә атамасы,сүзе булган көе чит тел сүзләрен кушып сөйләү культурасызлык, наданлык билгесе булып тора.
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма валәкин телгә телне,
Тел уйнамак наданлыктан әсәрдер,-
дигән бит Дәрдемәндебез дә.
Кушымта 3
Укытучыга ярдәмгә:
Тематик яктан сочинение төрләре:
1) әдәби сочинение;
2) әдәби-иҗади;
3) ирекле сочинение;
4) тормыш-көнкүреш;
5) картина буенча сочинение.
Күләме ягыннан кыска(миниатюр), киңәйтелгән, өстәмә биремле сочинениеләр була.
Өстәмә биремле сочинениедә терәк сүзләр яки сүзтезмәләр бирелә.
Әдәби сочинение язганда, укучы әдәби әсәрне, тәнкыйди материалны үзләштереп, анализлап, тел чараларыннан дөрес файдаланып язарга тиеш. Иң мөһиме: сочинение язганда укучы әдәбият дәресендә сөйләгәннәрне искә төшереп, аны кабатлап кына сөйләмәскә, ә дәрестә әйтелгәннәрне үз аңында анализлап, үз фикерен ачык, дәлилле итеп, үзенең мөнәсәбәтен күрсәтеп, сочинение өлешләре арасындагы бәйләнешне төгәл саклап эш итәргә тиеш.
Әдәби-иҗади сочинениеләр әдәби сочинениегә караганда теманы киңрәк, тормыш белән бәйләп яктыртулары белән аерылып торалар. Мондыйларга, мәсәлән, образга хат язу, характеристика бирү, образның кайсы сыйфатларын үземдә булдырыр идем кебек фикерләр аша язылган эшләр керә.
Ирекле сочинение язганда укучы бирелгән теманы үзенчә ача. Мондый сочинениеләр укучыны фикерләргә өйрәтсә, икенче яктан эзләнү эшенә дә тарта, ул төрле чыганаклардан, халык авыз иҗаты әсәрләреннән файдалана ала. Мәсәлән,“ Кеше кешегә-дус, туган һәм иптәш” дигән фикерне үз сүзләрең белән дәлилләргә кебек бирем бирелсә, укучының эзлекле, темадан читкә чыкмыйча, фикерне аңлатып бирә алуы, логик фикерләү эше таләп ителә. Укучы төрле цитаталар, мәкаль-әйтемнәр, шигырьләр кулланырга өйрәнә.
Жанры буенча сочинение төрләре:
- әкият язу,
- фантастик хикәя иҗат итү,
- картина буенча эш,
- караган спектакль турында фикереңне язу,
- үз тормышыңнан бер эпизод турында сөйләү,
- тәрҗемәи хәлеңне язу,
- дустыңны характерлау,
- ел фасыллары турында язу,
- рецензия,
- очерк,
- хат язу,
- сочинение-реклама,
- сочинение- юлъязма, экскурсия,
- мәкалә,
- репортаж,
- интервью һ.б.
Сөйләмгә мөнәсәбәт ягыннан сочинениеләр өч төрле: хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү характерында була, әмма алар керешеп китәргә дә , бер сочинениедә өч төрле сөйләм төре дә катнашырга мөмкин.
Стилистик яктан без аларны әдәби, публицистик, фәнни, рәсми стильләрдә яздыра алабыз. Рәсми стильдәге эш кәгазьләре ( акт, беркетмә, аңлатма һ.б.) билгеле бер күнекмә булдыруны таләп итә, укучылар бу төрләрне дәресләрдә күп эшлиләр. Фәнни стильдә күбрәк рефератлар, фәнни эшләр языла, коры китап теле куллану бу очракта уңышлы. Ә сочинение, иҗади төр буларак, күбрәк әдәби һәм публицистик стильләрне үз итә.
Укучыларны репортаж язарга өйрәтү.
Репортаж характерындагы сочинение газета жанрына карый. Анда нинди дә булса кызыклы, яңалыгы белән аерылып торган мәгълүмат бирелә.
Репортажда:
1) вакыйга булган урын, анда катнашкан кешеләр тасвирлана;
2) автор тарафыннан шунда ишетелгән диалог та урын ала.
Репортажга куелган таләпләр:
- репортаж бары тик вакыйга булган урында язучы үзе катнашкан очракта, аны үз кичерешләре, тәэсирләре аша баетып языла;
2 ) вакыйгада хәрәкәт, мәгълүмат яңалыгы булырга тиеш;
- репортаж башыннан ахырына кадәр “мин” алмашлыгы белән языла: мин күрәм, мин уйлыйм, мин тәкъдим итәм. “Мин” кулланылмаса да, укучы аның бу вакыйгалар эчендә катнашуын тоеп торырга тиеш;
4)репортаж өчен кешеләрнең героизмын, кыюлыгын күрсәткән, бүгенге чынбарлыкның үрнәк һәм гыйбрәт алырлык якларын ачып салган темалар алына;
- кызыклы репортаж хикәяләүдән тыш, диалогларга, лирик чигенешләргә, персонажларны характерлауга зур урын бирә. Боларның барысы да укучыны кызыксындыру, тирәнрәк таныштыру өчен эшләнә;
- репортажда вакыйга турында мәгълүмат бирү үзмаксат түгел, ә бу вакыйганың нинди эзлеклелектә баруын күрсәтү, шушы үсештә репортерның үз фикерләрен, бәяләрен ишеттерү мөһимрәк;
- репортажны фоторәсемнәр белән бизәргә дә була;
- хикәяләү буенча укучы вакыйганы күз алдына китерә алырга, үзе катнашкан кебек тәэсирләнергә тиеш;
- репортажда публицистик йомгак, автор нәтиҗәләре, уйланулары урын ала.
Мондый сочинениеләрне мәктәптә узган чаралардан, сыйныф бәйрәмнәреннән соң үткәрү уңышлы, тәрбияви эффекты да зур була, укучы вакыйганы исендә калдыра, үз бәясен бирә.
Мәкалә язарга өйрәтү дә бүгенге көн таләбе. Мәкалә нинди дә булса факт, вакыйга, хәл турында кыска, җыйнак кына мәгълүмат бирү. Мәкалә вакыйганың кайчан, кайда булуы, кемнәр катнашуы турында хис-тойгыларны күрсәтмичә генә языла, авторны да без ахырда гына беләбез. Мәкаләдә тиңдәш кисәкләр, кушма җөмләләр, кереш сүзләр урын ала, булган вакыйга үткән заман формасында бирелә. Кечкенәрәк сыйныфларда мәкалә язуга ныграк игътибар итәргә кирәк.
Интервью язарга өйрәтү укучыларны киләчәк тормышка әзерләү, аудитория, аерым кешеләр белән диолог төзергә, үзеңне кызыксындырган сорауларны әңгәмәчегә кызыклы, тәэсирле итеп җиткерә белергә, әңгәмәне бер тема астына җыярга өйрәтү максатыннан файдалы. Өлкән сыйныфлар өчен кызыклы жанр.
Әдәби стильгә караган, тасвирлама характердагы сочинениеләрне дә еш язабыз. Табигатьне, аның бер мизгелен тасвирлау; картина буенча сочинение, әдәби образга характеристика бирү; портретны тасвирлау, кешенең йөзен тасвирлау һ.б. шушы төргә керә.
Кеше портретын бирүгә багышланган сочинениеләр, мәсәлән, укучыларның сүзлек байлыгын арттыра, башкаларга карата игътибарлы булырга өйрәтә, сурәтләү чаралары эзләп әдәби әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә өйрәтә. Мондый эш барышында терәк сүзләр бирү уңышлы. Мәсәлән, күзләр- формасы буенча: зур, кечкенә, озынча, кылыйрак, кысынкы..., төсе буенча: зәңгәр, соры, коңгырт, яшькелт һ.б. шулай итеп, керфекләр, кашлар, иреннәр, йөз төзелеше һ.б. га караган сүзлекчә бирелә, тәрҗемә өстендә эшләнә, шагыйрьләр иҗатыннан сурәтләү чаралары эзләргә өйрәтелә. Бу эш укучы моңарчы бөтенләй кулланмаган сүзләрне сөйләмгә кертергә ярдәм итә.
Картина буенча сочинение язу укучыларны моңарчы үзләре игътибар итмәгән матурлыкны күрергә, гади генә күренешләр, детальләр аша рәссамның зур тормыш фәлсәфәсе үткәрүен аңларга өйрәтә.. Укучы картинадагы иң мөһим детальләрне башкаларыннан аерып алырга, алар арасындагы гармонияне күрергә, нәтиҗә ясарга өйрәнә.
Пейзажны тасвирлауга багышланган сочинениеләр язганда, мин үзем укучыларга күз алдыгыздагы күренешне генә тасвирлагыз, шушы күренештәге иң мөһим, сезнең матурлыкны тоюыгызны күрсәтә торган детальне аерып күрсәтегез, табигатьне терелтегез кебек киңәшләр бирәм.
Һәркемгә кирәкле фикерләр.
Акыл белән алтын табыла, алтын белән акыл табылмый.
Иң кыены – үз-үзеңне танып белү,
Иң җиңеле – башкаларга киңәш бирү.
(Фалес, борынгы грек галиме)
Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар.
Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш:
киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә.
(А.П.Чехов)
Вөҗданың булмаса, зур акыл белән дә яшәп булмый.
(М.Горький)
Үзен ихтирам иткән кеше генә башкаларны да ихтирам итә.
Л.Вовенарг, француз язучысы)
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә;
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң,сулга,
Уенга салмаса ихлас – менә бәхте аның шунда;
Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.
(Г.Тукай)
Хезмәт безне өч бөек бәладән коткара: эч пошудан,
Бозыклыктан, мохтаҗлыктан.
Вольтер, француз философы)
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.
(Г.Утыз Имәни)
Сурәтләү чаралары.
Эпитет предметның, күренешнең сыйфатын, билгесен белдерә.Художество әсәрендә эпитетлар логик сыйфатлау белән генә чикләнмиләр, күренешкә мөнәсәбәтне белдерәләр (...аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума.)
Оксюморон- эпитетның үзенчәлекле бер төре. Монда сыйфат һәм сыйфатланмыш бер-берсен кире кагучы, инкарь итүче сүзләрдән оеша (мәс., нәни гигант, утлы бозлар, татлы кайгы, ачы ләззәт һ.б.)
Чагыштыру- бер күренешне икенче предмет янына куеп, шуңа охшатып, янәшә китереп сурәтләү.(мәс., күке шикелле, өзлексез чылбыр булып, яшендәй һ.б.) Тышкы билгеләре: дай-дәй, рак-рәк, ча-чә кушымчалары, кебек, шикелле, төсле бәйлекләре, рәвешле, дәрәҗәдә, кыяфәтле; бул, ит фиг., гүя, әйтерсең лә сүзләре, ничек, шулай мөн. сүзләре һ.б.
Синонимнар- күренешне, аның билгеләрен мөмкин кадәр төгәлрәк белдерү, төсмерләрен нечкәрәк, ачыграк әйтеп бирү өчен кулланылган мәгънәдәш сүзләр.(...аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора иде.)
Антонимнар катлаулы, каршылыклы халәт-күренешләрне белдерүгә, шул каршылыкны сиздерүгә хезмәт итәләр, контраст фонда күрсәтеп, кабул итүне үткенәйтәләр.
Омонимнар (омофон, омографлар) матур әдәбиятта, бигрәк тә поэзиядә, көтелмәгәнлек эффекты бирәләр, сүз уйнатуга нигезләнеп, каламбур рифмалар тудыралар.
Троплар (сүзне күчерелмә мәгънәдә куллану)
Метафора- күчерү, алыштыру, күренеш, гамәл, сыйфатны үз исеме белән әйтмичә, икенче бер сүз белән белдерү.(мәс., тынлыкның бер кылы өзелде”, “йөрәгемне учымда кысып йөрдем”...)
Аллегория- читләтеп әйтү дигәнне аңлата, киңәйтелгән метафора. Монда да бер күренеш икенчесе белән алыштырыла, әмма монда тулы бер әсәр читләтеп, икенче күренеш аша сөйләүгә корыла (мәс., “Алтынчы елның җиденче елга васыяте”, “Ике фикер”)
Метонимия- исемне үзгәртү, кисәк ярдәмендә бөтенне белдерү (мәс., “...Барсын илгә минем йөрәгем”, “Ишектән ап-ак чалмалар, зур-зур сакаллар күренде”)
Синекдоха- бөтен урынына кисәкне, берлек урынына күплекне куллану.(мәс.,”Уфаларга баруларым гел синең өчен генә...”)
Сынландыру- җансыз предметларны җанландыру.(“Кояш көлә”, “ай елмая”)
Гипербола- гадәттән тыш арттыру, зурайту.(мәс.,”Әфлисун дип бармакларын кисәр имди...”)
Литота- гадәттән тыш кечерәйтү.(...”энә белән кое казу”, “чебен җанымны бирәм кызганмый”)
Ирония- астыртын көлү, тышкы мактау аркылы асылда көлү, хурлау.
Сарказм- үткен, ачы көлү.
Юмор- йомшак, яратып көлү.
Поэтик синтаксис.
Инверсия- сөйләмнең тәэсир көчен арттыру өчен җөмләдә сүзләрнең гадәти тәртибен үзгәртү.
Риторик сорау, риторик эндәшләр тасвирны җанландыру, күренешкә игътибар юнәдерү,кичерешләрне тәэсирле итү өчен кулланыла.
Кабатлау төрләре:
Анафора- шигыр юлы яки җөмлә башында кабатлана баручы сүзләр.
Эпифора- җөмлә яки тезмә ахырында кабатланып баручы сүз яки тезмәләр.
Ялгау- бер җөмләнең ахырында һәм икенче җөмләнең башында кабатланучы сүз яки тезмәләр.
Рефрен- кабатланып килүче строфа, куплетлар.
Рәдиф- куплетлар соңында кабатланучы сүзләр.
Градация- эзлекле рәвештә көчәйтеп, үстереп яки, киресенчә, йомшартып, кечерәйтеп кабатлау.
Антитеза- каршы кую, капма-каршы сыйфатлы картиналар контраст фонда ачыла.
Эллипсис- персонажның психологик халәтен күрсәтү өчен сүзләрне төшереп калдыру, җөмләләрнең тулы, төзек чыкмавы.
Фоника: 1) ассонанс- аерым бер сузыкларның актив яңгыравы,
2) аллитерация- бер төрле тартыкларның кабатлануы.
Әдәби нормалардан үзгә сүзләр катламы.
Диалектизмнар- аерым төбәк кешеләре генә куллана торган сүзләр.
Варваризмнар- матур әдәбиятта икенче бер тел сүзләрен куллану.
Профессионализмнар- билгеле бер һөнәр кешеләре өчен хас лексика.
Арготизм, жаргон сүзләр- билгеле бер социаль катламның башкаларга аңлаешсыз, яшерен сөйләме (мәс., караклар сөйләме).
Архаизмнар- хәзерге җанлы сөйләмнән төшеп калган сүзләр.
Тарихи сүзләр- күренеш, предметлары тарихта калган сүзләр.
Неологизмнар- яңа сүзләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Туган төбәгем". Электив курс программасы
Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...
Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле б...
Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле б...
"Журналистика нигезләре" электив курс программасы
Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфы укучылары өчен төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курсы эзләнү-тикшеренү алымы аша иҗат эшчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ...
"Түбән Кама төбәге әдипләре иҗаты” татар әдәбияты буенча электив курс программасы
Татар әдәбияты буенча электив курс программасы...
"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы
Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...
“Әдәбият серләре” (7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)
“Әдәбият серләре” электив курсы программасы 7 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен бирелгән әсәрләргә нигезләнеп төзелгән. Өстәмә рәвештә Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсә...