"Түбән Кама төбәге әдипләре иҗаты” татар әдәбияты буенча электив курс программасы
элективный курс (10 класс) по теме
Татар әдәбияты буенча электив курс программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_dbiyaty_buencha_elektiv_kurs_programmasy.doc | 83.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирүче бюджет учреждениесе “7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”
“Түбән Кама төбәге әдипләре иҗаты”
(татар әдәбияты буенча электив курс программасы)
Программаны төзеде:
Хәмизова Вафия Тимершаех кызы
беренче категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
2015 нче ел
Аңлатма язуы
Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын,телен һәм тарихын,табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдыру укыту материалын берләштерә. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.
Һәр төбәк үзенең күренекле шәхесләренә бай була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып яки анда яшәп, иҗат итүче каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.
Без Түбән Кама төбәгендә туып-үскән яки анда яшәп иҗат итүче әдипләребез, сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз.
“Түбән Кама төбәге әдипләре иҗаты” дип исемләнгән электив курс төбәгебез әдипләренең иҗатлары әдәбият өйрәнү программасында аз кертелү сәбәпле, Түбән Кама әдәбият тарихын, Түбән Камада яшәп иҗат иткән әдипләр һәм аларның иҗатларына гомуми күзәтү ясауны, кайбер әдипләрнең иҗатларын анализлап өйрәнүне, укучыларның әдәбияттан белемнәрен арттыруны, китап укуга этәргеч бирүне, кызыксындыру уятуны күздә тотып төзелде.
Электив курсның максаты.
1.Түбән Кама төбәгендә туып-үскән яки анда яшәп иҗат итүче әдипләребез, сәнгать кешеләре, аларның иҗаты турында мәгълүмат бирү.
2.Укучыларның гуманитар фәннәрдән белемнәрен тирәнәйтүгә булышу.
3.Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Төп бурычлар.
- Әдипләребезнең әдәби әсәрләрен, эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.
- Укучылар үз шигырьләрен, үз сочинениеләрен теоретик белемнәргә таянып тикшерү юллары аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, дөньяны күзаллавын киңәйтү, якташ язучыларга карата горурлык хисе, милли рух тәрбияләү.
- Газета-журналлар, төрле китаплар кулланып, язучыларны, аларның иҗатларын барлау, материал туплау алымнары кулланып, эзләнергә, яңалыклар белергә өйрәтү, әсәрләрен укып әңгәмә үткәрү, бергәләп фикер алышу, үз фикереңне туплап әйтә белергә өйрәтү.
- Китапка игътибарны арттыру, әдәбияттан белемнәрен тирәнәйтү, балаларның әдәбият белән кызыксынуын булдыру, аларны китапка якынайту юлларын эзләү.
Көтелгән нәтиҗә.
Алган белешмәне истә калдырып сөйләү, тупланган материалларны кулланып реферат, сочинение язу, алган белемнәрне практикада куллана белеп әсәрләрне өлешчә яки тулысынча анализлый белү, кагыйдәләргә (әдәбият теориясенә) таянып үз иҗатын тудыру - сочинение, шигырь, хикәя, әкиятләр язу. Материал туплау укучылар һәм укытучылар тарафыннан бергә башкарыла, иҗади эшләрдән, тупланган материалдан торган иҗади папка булдыру, стенд төзү.
Электив курс программасы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныф укучылары, гуманитар профильдә укучылар өчен төзелде. Ул 18 сәгатькә исәпләнгән.
“Түбән Кама төбәге әдипләре иҗаты”
дип аталган электив курсның тематик планы
№ | Тема | Сәгать саны | Укыту процессын оештыру формалары |
1 | Түбән Кама шәһәренең әдәбият тарихы. | 1 | Лекция.Әңгәмә. |
2 | “Мәсәлләрем-дусларым”. Мәсәлләр остасы Рәфәт Шәйдуллин иҗаты, тормышы. | 1 | Мәсәлләрен уку, анализлау. |
3 | Разил Вәлиев иҗаты. | 1 | Әңгәмә. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш. |
4 | Ралия Кәримованың тормышы, иҗаты. | 1 | Әңгәмә, шигырьләрен уку. |
5 | Хөсәен Җәгъфәр.Тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Очрашу, әңгәмә, шигырьләрен уку. |
6 | Фәтхулла Абдуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Лекция. Дискуссия. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш. |
7 | Рифкать Имаев иҗаты. | 1 | Әңгәмә. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш. |
8 | Никифор Тукмачев иҗаты. | 1 | Рефератлар уку. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш. |
9 | Шагыйрә - Илзирә Вәлиуллина. | 1 | Әңгәмә, шигырьләрен уку. |
10 | Рәсимә Нәбиуллинаның “Бәхет җебе” шигырьләр җыентыгы белән танышу. | 1 | Әңгәмә, шигырьләрен уку. |
11 | Балалар шагыйрәсе - Рәмзия Вәлиева. | 1 | Лекция. Дискуссия. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш. |
12 | Нурулла Гаптуллин.Тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Рефератлар уку. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш. |
13 | Шагыйрә – Гөлфизә Зөлкарнаева. | 1 | Әңгәмә, шигырьләрен уку. |
14 | Юмор остасы - Илдар Хәйруллин | 1 | Әңгәмә. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш. |
15 | Һәдия Хәбибуллина иҗаты. | 1 | Реферат уку. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш. |
16 | Мәтәптә яшь талантларны барлау. Аларның әсәрләре белән танышу. Шигырь язып карау. | 1 | Практик дәрес. Түгәрәк өстәл. |
17 | Практик дәрес. Җыелган материалларны файдаланып стенд төзү, материалларны тәртипкә салып папкалар оештыру. | 1 | Практик дәрес. Иҗади эш. |
18 | Йомгаклау дәресе. | 1 | Укучыларның зләнү характерындагы хезмәтләре белән чыгыш ясаулары. |
Файдаланылган әдәбият исемлеге
1. Рәфәт Шәйдуллин. Мәсәлләрем-дусларым. - Казан: “Ихлас” нәшрияты. -2010.- 287б.
2. Фәтхулла Абдуллин.Тормышка юл ярганда...:повестьлар һәм хикәяләр - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. -272 б.
3. Фәтхулла Абдуллин. Җан җылысы. Очерклар, хикәяләр, публицистика. –Казан: “Идел-Пресс” нәшрияты, 2012.-176 б.
4. Никифор Тукмачев, Нурулла, Фәтхулла Абдуллин. Өчтуган хикмәтләре. –Казан: “Идел-Пресс” нәшрияты, 2008. -120 б.
5. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. - Түбән Кама:“Гүзәл” нәшрият-полиграфия үзәге, 2006. -269 б.
6. Ралия Кәримова. Бәхет бүләк итеп... Шигырьләр. -Түбән Кама: “Гүзәл” нәшрият-полиграфия үзәге, 2008. -136 б.
7. Рәмзия Вәлиева. Бәбкә кая югалган. Шигырьләр.
8. Разил Вәлиев. Хыялый Мияубикә: балалар өчен шигырьләр.-Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1976.-15 б.
9.Разил Вәлиев. Кайтаваз кайда яши?: Шигырьләр. –Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1994. – 24 б.
10. Рифкать Имаев. Агымсу. Шигырьләр. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. -127 б.
11. Рәсимә Нәбиуллина. Бәхет җебе. Шигырьләр.
12. Илзирә Вәлиуллина. Зәйдә сикерә балык. Шигырьләр.
13. Гөлфизә Зөлкарнаева. Саф уйларым, ак юлларым. Шигырьләр. – Түбән Кама: “Ихлас” нәшрияты , 2008. -80 б.
14. Хөсәен Җәгъфәр. Кичерә һәм сөя белсеннәр. Шигырьләр. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007. -255 б.
15. Кама таңнары. – Түбән Кама: “Гүзәл” нәшрият-полиграфия үзәге, 2009. -176 б.
16. Илдар Хәйруллин. Юмористик хикәяләр. –Казан: “Идел-Пресс” нәшрияты, 2004. 80 б.
17. “Туган як” газеталары: №24-25, 2013 нче ел, № 31, 2013 нче ел, № 69, 72, 2013 нче ел, №89, 2014 нче ел, №91, 2014 нче ел, №95, 2014 нче ел.
Электив курсның эчтәлеге
- Түбән Кама шәһәренең әдәбият тарихы, Түбән Кама әдәби берләшмәсе оешу(1968 нче ел), аның әгъзалары (Мизхәт Хәбибуллин, Мөхәммәт Шәйхи, Рифкать Имаев, Фәннүр Сафин, Фәтхулла Абдуллин) белән танышу. Укытучы доклад укый, укучылар конспектлый. Сорау-җавап формасында белешмәне кабул итү дәрәҗәсе ачыклана. Алдагы дәрескә “Туган як” газетасыннан Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче берәр язучы турында материал алып килергә кушыла.
- Укучылар тапкан материал белән танышу. Мәсәлләр остасы Рәфәт Шәйдуллинның иҗаты, тормыш юлы белән таныштыру. Рәфәт Шәйдуллинның берәр мәсәленә анализ ясау. Авторның мәсәлләре аша әйтәсе килгән фикерләрен таба белү. Башка чор язучыларның мәсәлләре белән аның мәсәлләрен чагыштыру.
- Рәзил Вәлиевның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. Балалар өчен язылган шигырьләр җыентыклрыннан шигырьләр уку. Шигырьгә анализ ясау тәртибен искә төшерү. Бер шигыренә анализ ясыйбыз: эчтәлек, тема, идеясен билгелибез, жанр төрен, язу стилен, сурәтләү чараларын, балалар өчен язылган шигырь буларак үзенчәлеген ачыклыйбыз.
- Ралия Кәримова иҗаты белән танышу. Аның табигатькә сак караш, туган якка мәхәббәт, тормыш хакыйкате, туган тел, милләт турындагы темаларны үз эченә алган фәлсәфи һәм лирик шигырьләрен уку, анализлау.
- Шагыйрь Хөсәен Җәгъфәр белән очрашу. “Кичерә һәм сөя белсеннәр”- китабына презентация үткәрү.Укучыларның иҗат эшләрен тыңлау, шагыйрьнең киңәшләрен истә калдыру.
- Фәтхулла Абдуллинның “Тормышка юл ярганда...”дип исемләгән китабы белән таныштыру, дискуссия үткәрү. Язучының әсәрләреннән өзекләр уку. Сорау- җавап алымы кулланып белемнәрне ныгыту.
- Рифкать Имаев иҗаты буенча әңгәмә үткәрү. “Агымсу” шигырен укып тулы анализ ясау. Лирик шигырьләргә анализ ясау темасын ныгыту. Алдагы дәрескә өйрәнелгән теорияләргә нигезләнеп ирекле темага берәр хикәя язып килергә.
- Никифор Тукмачев иҗаты буенча рефератларны тыңлау. “Туган як” газетасында һәм “Өч туган хикмәтләре” җыентыгында басылган шигырьләрен укып анализлау юлы белән шагыйрьнең язу стилен билгеләү.
- Шагыйрә Илзирә Вәлиуллина иҗаты буенча әңгәмә үткәрү. Төрле темаларга язылган шигырьләрен уку. Эчтәлекләрен ачыклау, тематикасын, шигырьләрнең идеясын билгеләү.Шигырьләре буенча фикер алышып, нәтиҗә ясау.
- Рәсимә Нәбиуллинаның “Бәхет җебе”шигырьләр җыентыгы белән танышу. Бәхет турында әңгәмә үткәрү. “Мин бәхетле булырга телим” темасына сочинение язарга әзерләнү.
- Балалар шагыйрәсе Рәмзия Вәлиеваның иҗаты белән таныштыру. Укытучы чыгышы. “Бәбкә кая югалган” җыентыгыннан шигырьләр уку, анализлау. Алдагы дәрескә Нурулла Гптуллин турында реферат язып килү.
- Нурулла Гаптуллин иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу. Укучыларның рефератларын тыңлау. “Кама таңнары”җыентыгында басылган шигырьләрен уку, фикер алышу.
- Шагыйрә Гөлфизә Зөлкарнаева иҗаты белән танышу, әңгәмә үткәрү, шигырьләрен уку. “Саф уйларым, ак юлларым” җыентыгыннан әдипнең шигырьләрен уку. Эчтәлекләрен ачыклау, тематикасын, шигырьләрнең идеясен билгеләү. Шигырьләре буенча фикер алышып, нәтиҗә ясау.
- Танылган юмор остасы Илдар Хәйруллин иҗаты белән укучыларны таныштыру, әңгәмә үткәрү. “Туган як” газетасында басылып чыккан юмористик хикәяләрен уку, фикер алышу.
- Тормышка, кешеләргә һәм дә әдәбиятыбызга гашыйк олы шәхес Һәдия Хәбибуллина иҗаты белән танышу. Укучыларның рефератларын тыңлау. “Могҗиза тудыручылар” җыентыгына күзәтү ясау.
- Мәктәптә яшь талантларны барлау. Аларның иҗаты белән танышу. Тыңланган иҗат эшләре турында укучыларның фикерләрен тыңлау. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү.
- Курс дәвамында тупланган материалны системалаштыру, папкаларга туплау. Түбән Камада яшәп иҗат итүче әдипләргә багышлап стенд чыгару. Йомгаклау дәресенә әзерләнү.
- Йомгаклау. Укучылар иҗат эшләрен яклыйлар ( реферат, сочинение). Аларны бәяләү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Туган төбәгем". Электив курс программасы
Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...
Татар әдәбияты 7 сыйныф, эш программасы
Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
7 нче сыйныф татар әдәбияты буенча эш программасы
Календарь – тематик планлаштыру ...
10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы
10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы...
"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы
Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...
«Булачак эшмәкәр» эш кәгазьләрен өйрәнү буенча электив курс программасы
quot;Булачак эшмәкәр"...
10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы
Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...