“Әдәбият серләре” (7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)
элективный курс (7 класс) на тему

       “Әдәбият серләре” электив курсы программасы 7 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен бирелгән әсәрләргә нигезләнеп төзелгән. Өстәмә рәвештә Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәреннән өзек, Т. Гыйниятуллинның “Суга баткан кеше” әсәрләре алынды, чөнки алар бүгенге көндә актуаль булган ятимлек, ана мәхәббәте, эчкечелек кебек проблемаларны күтәрәләр һәм сюжетларының оригинальлеге белән аерылып торалар. Шулай ук, милли төбәк компоненты буларак, якташ язучыбыз Н. Дәүлинең “Җырлап үткән җәй” пьесасы алынды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_buencha_elektiv.doc136.5 КБ

Предварительный просмотр:

Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп-интернаты» дәүләт  бюджет гомуми белем учреждениесе («Чирмешән кадет мәктәп-интернаты» ДБГБУ)

       “Әдәбият серләре”

(7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)

Авторы:  Талипова Наилә Кәлимулла кызы

Чирмешән кадет интернат мәктәбенең

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Чирмешән.

2016 нчы ел.

Аңлатма язуы.

       Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү  дәверендә без укучыларны тормышка әзерләргә, заманны аңларга, анда үзеңә урын табарга өйрәтергә тиеш.  Әдәби әсәр – тормышның чагылышы, шуңа күрә аны аңлап ук, үзләштерү, анализлый белү – укучы бала өчен иң әһәмиятле шөгыль. Әдәбият теориясен белмичә,  әдәби әсәрне анализлау мөмкин түгел.  Төп  әдәби төшенчәләрне белү, аларның ни өчен кирәген  аңлау, әсәрдән табу гына укучыларга бу эштә ярдәм итә ала. Әлеге эш нәтиҗәле булсын өчен, әдәби төшенчәләрне башлангыч сыйныфларда ук куллана башларга кирәк. Мәктәп программасында әдәбият теориясен җентекләп өйрәнүгә сәгатьләр җитәрлек бирелмәгән. Бу проблеманы чишүдә электив курс ярдәм итә ала.  

      Программа әдәби төшенчәләрне эзлекле үзләштерү, аларны әдәби әсәрдән табу аша әсәрне анализлауны, димәк, автор әйтергә теләгән фикерне ачыкалауны күздә тота.   Әсәргә анализ нәтиҗәсендә укучы уйларга өйрәнә, әсәрнең эчтәлеген таба, әдипнең тасвирлау осталыгына бәя бирә, язучы иҗатына бәя бирү өчен җирлек әзерли.

      Татар әдәбияты  буенча оештырылган электив курслар – бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек  укучыларга  логик фикерләвен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, сөйләм телен баетырга, татар әдәбияты предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

       “Әдәбият серләре” электив курсы программасы 7 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен бирелгән әсәрләргә нигезләнеп төзелгән. Өстәмә рәвештә Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәреннән өзек, Т. Гыйниятуллинның “Суга баткан кеше” әсәрләре алынды, чөнки алар бүгенге көндә актуаль булган ятимлек, ана мәхәббәте, эчкечелек кебек проблемаларны күтәрәләр һәм сюжетларының оригинальлеге белән аерылып торалар. Шулай ук, милли төбәк компоненты буларак, якташ язучыбыз Н. Дәүлинең “Җырлап үткән җәй” пьесасы алынды.

       Курс татар әдәбияты дәресләрен алыштырмый, ә аларны тулыландыра гына. Кайбер темалар алдагы сыйныфларда өйрәнелгән булуга карамастан, алаларны кабатлау, нечкәлекләренә һәм аеруча кыен урыннарына игътибар итү,  теоретик материалны кабатлау  һичшиксез артык булмый. Курс буенча алынган белемнәр дәрестә үзләштергәннәрне системалаштырырыга ярдәм итә.

Программаның билгеләнеше.

       “Әдәбият серләре” электив курсы программасы 7 нче сыйныф өчен,  укучыларның яшь үзенчәлекләрен, материалның катлаулылыгын һәм рус сыйныфында укучы татар балаларына әдәбият укыту программасын исәпкә алып төзелгән. 35 сәгатькә исәпләнгән әлеге программа   гомуми белем бирү учреждениеләренең гуманитар профильле сыйныфларында кулланыла ала.

Электив курсның максаты:

       Укучыларны,  әдәбият теориясенең төп төшенчәләре белән таныштыру аша, әдәби әсәрне аңларга, анализларга  һәм кабул итәргә өйрәтү.

Бурычлары:

  • әдәби әсәрнең матурлыгын, тел байлыгын тоеп укыра өйрәтү;
  • логик  фикерләүне үстерү;
  • телдән һәм язма бәйләнешле сөйләмне үстерү;
  • кеше фикере белән үз фикереңне чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү;
  • ирекле рәвештә фикерне җиткерә белергә өйрәтү;
  • укучыларда эзләнүчәнлек, иҗадилык, активлык формалаштыру;
  • телебезнең матурлыгын күреп, аны яратырга өйрәтү;
  • балаларны дәүләт имтиханнарына һәм олимпиадаларга эзерләү.

   

Электив курсның  төп эш формалары:

  • дәрес - лекция;
  • иҗади эшләр үтәү;
  • рефератлар язу;
  • семинар дәрес;
  • әңгәмә;
  • дәрес – практикум.

Электив курс буенча  көтелгән нәтиҗәләр:

        

  • әдәбият теориясенең төп төшенчәләрен белү;
  • әдәби әсәр төрләрен аера, анализлый һәм аңлый белү;
  • үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү;

фәнни әдәбият белән эшли белү;

кеше каршында чыгыш ясый белү күнекмәсе булдыру.

Кулланылган технологияләр:

креатив технология;

информацион – коммуникатив технология;

хезмәттәшлек технологиясе.

Тематик планлаштыру.

Тема

Сәгать

ләр саны

Эш төрләре

Дата

1

Әдәбият теориясенә кереш

1

Лекция, әңгәмә

2

Әдәби жанрлар турында төшенчә.

1

Лекция, схема төзү.

3

Проза әсәрләре: хикәя, роман, повесть.

1

Проза жанрына караган әсәрләрне күзәтү, нәтиҗә ясау

4

Лирик әсәрләр төрлелеге.

1

Лирик  жанрга караган әсәрләрне күзәтү, нәтиҗә ясау

5

Лирик герой төшенчәсе

1

 М. Гафуриның “Татар байрагы” шигыре буенча практик эш, лирик геройны табу, бәяләү

6

Рифма. Буриме.

1

Теория белән танышу, практик эш (буриме язу)

7 - 8

Синтаксик фигуралар

2

Теория белән танышу, төркемнәрдә эш, шигырьләрдән мисаллар туплау

9

Драма жанры.

1

Рефератлар буенча чыгыш ясау

10

Әсәрнең темасы.

1

Теория белән танышу, әсәрләрне темасы буенча төркемләү

11

Нәрсә ул конфликт?

1

Теория белән танышу, Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең  конфликтын табу

12

Әсәрнең проблемасы.

1

Семинар, әсәрнең проблемасын билгеләү, куелышын бәяләү

13

Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр

1

Талха Гыйниятуллинның   “Суга баткан кеше” хикәясендә күтәрелгән мәсьәләләрне табу

14

Образ турында төшенчә.

1

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәреннән образлар табу, синквейн язу, төш уйлап табу

15

Образлар системасы. Образга характеристика.

1

Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повестеның образлар системасына бәя бирү.

16

Әдәби троплар: чагыштыру.

1

Викторина.

17

Метафора.

1

Укучылар чыгышы, метафоралар кулланып, өзекләр язу

18

Гипербола.

1

Теория белән танышу, Ф. Әмирханның “Март каһарманы” әсәреннән гипербола табу, максатын ачыклау

19

Эпитетлар.

1

Сочинение язу, теленә бәя бирү.

20

 Яшерен мәгънә,  символ.

1

Шигырьләрдән символлар табу, төркемнәрдә эш.

21

Аллегория

1

М. Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә аллегорияне табу, куллану максатын ачыклау. Аллегорик образлар уйлап табу.

22

Юмор, ирония, сарказм.

1

Әсәрләрдә юмор дәрәҗәсен билгеләү, төркемләү.

23

Әдәби тропларны әсәрдән табу

1

Практик эш, ярыш.

24

Сюжет элементлары

1

Рефератлар буенча чыгыш ясау

25

Автор позициясе

1

Шигъри әсәрләрдә автор позициясен билгеләү

26

Әсәрнең эчтәлеге

1

Теория белән танышу. Эчтәлекне табу, практик эш

27

Композиция төзү.

1

Теория белән танышу. Практик эш, төркемнәрдә эш. Ә. Еникиның “Кем җырлады?” хикәясенең композициясен төзү

28

Идея – авторның теләге

1

Фикер алышу, әсәргә идея- тематик анализ

 29

Әсәрнең теленә бәя бирү

1

дәрес – әңгәмә, практик эш, әсәрнең телен бәяләү,.

30

Әсәрнең әһәмиятен билгеләү

1

Ә. Еникиның “Матурлык” хикәясенең эстетик һәм тәрбияви әһәмиятен ачыклау, күзәтү һәм нәтиҗә ясау.

31

Иҗат методлары

1

Рефератлар буенча чыгыш ясау, бәяләү

32

Лирик әсәргә анализ

1

Практик эш (лирик әсәр анализлау), Х. Туфан, “Кайсыгызның кулы җылы?” әсәре

33

Драма әсәренә анализ

1

Практик эш (драма  әсәре анализлау), Н. Дәүли, “Җырлап үткән җәй” пьесасы.

34

Проза әсәренә анализ

1

Практик эш (проза  әсәре  анализлау), Г. Кутуйның “Рәссам” әсәре

35

Йомгаклау. Практик дәрес.

1

Алган теоретик һәм практик белемнәргә нигезләнеп, әдәби әсәр иҗат итү, бергәләп анализлау

Электив курсның эчтәлеге.

  Әдәбият теориясенә кереш (1 сәгать).  “Әдәбият теориясе” төшенчәсе, аны үзләштерүнең әһәмияте – әдәби әсәрне аңларга өйрәтү, әдәби әсәр, төп әдәби төшенчәләр, әдәбият өлкәсендә эшләгән галимнәр.  

  Әдәби жанрлар турында төшенчә (1 сәгать). Проза, лирика, драма жанрлары, аларның  төрләре, үзенчәлекләре. Татар әдәбиятында әлеге жанрлар формалашу тарихы.

  Проза әсәрләре: хикәя, роман, повесть (1 сәгать).  Проза жанрына караган әсәрләр:  хикәя, роман, повесть төрләре, чәчмә форма. Аларның тасвирланган вакыйга озынлыгына һәм санына, геройлар санына, сюжет сызыгына карап төркемләнүе.

  Лирик әсәрләр төрлелеге (1 сәгать). Лирик әсәрләр - кешенең хисләре тасвирланган, нигездә тезмә формада язылган әсәрләр, төрләре. Кайбер лирик әсәрләр (мәсәлән, нәсер) чәчмә формада да була алуы. Лирик әсәрләргә караган теоретик төшенчәләр – строфа, тезем, басым, ачык – ябык иҗек, шигырь калыбы, ак шигырь.   Лирик  әсәрләрне төркемләү принциплары.    

  Лирик герой төшенчәсе (1 сәгать). Лирик  герой – шигъри әсәрдә тасвирланган хисләрне кичерүче герой, лирик герой белән авторның аермасы, М. Гафуриның  “Татар байрагы” шигыренең лирик герое.    

  Рифма. Буриме (1 сәгать).  Рифма – яңгырашы буенча охшаш сүзләр, аларның, тезем ахырында килеп, шигырьне яңгырашлы итүе. Рифманың төрләре, шигырь строфасының рифмалашу тәртибен билгеләү формалары (а - б - а – б,   а – а – б – б һ.б.).  Буриме – бирелгән рифмалы сүзләргә нигезләнеп язылган шигырь.  

 Синтаксик фигуралар (2 сәгать). Төп синтаксик фигуралар – анафора (бер үк авазны, сүзне, сүзтезмәне тезем башында кабатлау), эпифора (бер үк авазны, сүзне, сүзтезмәне тезем ахырында кабатлау),  ялгаулар (бер теземнең ахырындагы сүз икенче теземнең башында кабатлана) , градация (бер – берсенә мәгънә ягыннан якын сүзләр һәм сүзтезмәләр бер – бер артлы тезелеп килә һәм яңгырашны көчәйтә), антитеза (янәшәлекләрнең каршы куеп әйтелгәннәре),  инверсия (сүзләрнең җөмләдәге кире тәртибе), аллитерация (тартык авазларны кабатлап бару, шулар аша әсәрнең үзенә генә хас яңгырашын, эчке аһәңен булдыру), ассонанс (сузык авазларны кабатлап бару). Синтаксик фигураларның шигырьләрдәге урыны, куллану максаты.

 Драма жанры (1 сәгать). Драма әсәре - сәхнәдә куяр өчен, рольләргә бүлеп язылган, үзәктә ниндидер конфликт яткан  әсәр. Төрләре -  комедия, драма, трагедия, мелодрама. Күренекле драматурглар, театр тарихы.

   Әсәрнең темасы (1 сәгать). “Тема” – әсәрдә нәрсә турында сүз баруы, эчтәлекнең гомумиләштерелгән исеме. Әсәрнең  темасы  исемгә чыгарылуы. Һәр чор өчен дә актуаль булган темалар – мәхәббәт, ата – анага мөнәсәбәт, тынычлык, табигать, милләт темасы һ.б.   Әсәрләрне  темалары буенча төркемләү,  теманы билгеләү тәртибе. 

  Нәрсә ул конфликт? (1 сәгать). Конфликт - персонажларның кичермәүчәнлеге, үзара каршылыгы. Кешенең кичерешләре дә конфликтлы була алуы. Һәр әсәрнең нигезендә конфликт ятуы, әсәр ахырында ниндидер чишелеше булырга тиешлеге.  “Алмачуар” хикәясенең конфликты.

 Әсәрнең проблемасы (1 сәгать).  Проблема - кешеләрне кызыксындырган һәм һичшиксез чишелергә тиешле мәсьәлә, проблема – нәрсәнедер эшли алмау түгел. Әсәр дәвамында  авторның  проблема чишелешен үзенчә бирүе.  Әсәрләренең проблемаларын ачыклау.

 Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр (1 сәгать).  Мәсьәләләр – ярдәмче проблемалар, аны ачыкларга ярдәм итүләре,  аларның әсәрдә берничә булуы. Әсәрдә күтәрелгән мәcьәләләр аша автор үз фикерен әйтүе.  Т. Гыйниятуллинның “Суга баткан кеше” хикәясендә күтәрелгән мәсьәләләр.

 Образ турында төшенчә (1 сәгать).        Образ – сәнгатькә хас эстетик тәэсирле объектлар тудыру юлы белән тормышны үзләштерү, аңлату, яңадан тудыру формасы.   Персонаж  гына түгел, предмет та, вакыйга да,  төс тә, терек һәм терек булмаган табигать күренешләре дә образ була алуы. Безнең аңда яшәгән һәм реаль образларны чагыштыру. Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәрендәге образлар.

 Образлар системасы. Образга характеристика ( 1 сәгать). Образлар системасы – әсәрдәге образларның бер – берсенә мөнәсәбәте, образларның актив һәм пассивка, төп һәм ярдәмчегә бүленүе. Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повестеның образлар системасы. Рөстәм образына характеристика. Характеристиканың  әсәр  идеясен ачуга ярдәм  итүе.  

 Әдәби троплар: чагыштыру  (1 сәгать). Чагыштыру – бер предметның яки кешенең сыйфатларын икенчесенә тәңгәлләштерү, әдәби әсәрләрдә төп сурәтләү чарасы. Әсәрдә күп нәрсә чагыштыруга корылган: образлар, вакыйгалар, сурәтләү чаралары.

Метафора (1 сәгать). Метафора – күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы. Метафораларның әсәр  идеясен, персонажның характерын ачуда, әсәрне серле һәм кызыклы ясауда әһәмияте.  

Гипербола (1 сәгать). Гипербола – чиктән тыш арттыруга нигезләнгән сурәтләү чарасы, сурәтнең тәэсир көчен арттыруга юнәлтелүе. Гипербола булып тулы әсәр дә килергә мөмкин булуы.   Ф. Әмирханның “Март каһарманы” әсәрендә гипербола, аны куллану  максаты.

 Эпитетлар (1 сәгать). Эпитет - әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыручы сурәтләү чарасы, ачыклаучы сүз әйбернең яки күренешнең төп, тотрыклы сыйфатын белдерүе.  Әсәрнең телен матур, төгәл һәм үтемле итүдә, тәэсир көчен арттыруда эпитетның роле.  

 Яшерен мәгънә,  символ (1 сәгать).  Символ – бер яктан – әдәби образ, икенче яктан – билгеле сыйфатларын үзенә туплый торган күренеш, ниндидер мәгънә белән кушылган, ләкин аның белән чикләнми торган әдәби троп. Символлар артына автор яшергән мәгънә. Шул мәгънәне ачыклау төп фикерне ачыклауга ярдәм итүе. Шигырьләрдә символлар, аларның мәгънәләре.

  Аллегория (1 сәгать). Аллегория – читләтеп әйтүнең бер формасы, күренеш – сыйфатларны предмет – сурәтләр белән атау, нигездә мәсәлләрдә кулланыла. Аллегорик образлар артына кешенең характер сыйфатлары яшерелә. Мәсәлән, Куян – куркак кеше, Бүре – явыз кеше һ.б. М. Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә аллегория, куллану максаты. Аллегорик образлар.

Юмор, ирония, сарказм (1 сәгать). Юмор, ирония, сарказм – көлүнең төрле формалары, көлүнең дәрәҗәсенә карап бүленүләре. Юмор, ирония – җиңелчә шаяру, сарказм – ачы көлү, хәтта мыскыллау. Әсәрләрдә көлү дәрәҗәсен билгеләү, әлеге төргә караган әсәрләрне төркемләү. 

Әдәби тропларны әсәрдән табу (1 сәгать). Әдәби троплар (тел – сурәтләү чаралары) буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм практикада куллану дәресе. Әдәби әсәрләрдән әдәби тропларны табу, авторның аларны куллану максатын, әдәби әсәрдә әлеге тропның урынын ачыклау. 

Сюжет элементлары (1 сәгать).         Сюжет элементларына пролог (вакыйгалар башланганчы булган, аларга кереш булып торган вакыйга), төенләнеш (сюжет сызыгын башлап җибәргән вакыйга), вакыйгалар үстерелеше, кульминация (әсәрнең иң киеренке, иң көтелгән ноктасы, геройның сайлау алдында калуы), чишелеш (вакыйгаларның нәтиҗәсе), эпилог (төп вакыйгалардан соң булган күренеш, йомгак) керүе, аларның бүленеше.

Автор позициясе (1 сәгать).  Автор позициясе – әдипнең үз әсәрендә катнашу, иҗади “мин”ен белдерү чарасы, сурәтләнгәннәргә авторның үз бәясе. Автор вакыйгалар белән я килешә, я каршы була.  Шигъри әсәрләрдә автор позициясе.

Әсәрнең эчтәлеге (1 сәгать).         Әсәрнең эчтәлеге – сюжет эчендә , вакыйгалар бәйләнешендә теманың ачылуы. Сюжетны сөйләп чыгу гына эчтәлек булмавы. Эчтәлек – әсәргә салынган фикер. Әсәрләрнең эчтәлеге.  

Композиция төзү (1 сәгать).        Композиция – сюжет элементларының әсәрдә килү тәртибе.  Ә. Еникиның “Кем җырлады?” хикәясенең композициясе. Композиция төзү. 

Идея – авторның теләге (1 сәгать).         Идея – автор әсәргә салган төп фикер, авторның теләге. Идея – әсәрнең асылы, аның язылу максаты. Ә. Еникиның “Матурлык” хикәясенә  идея- тематик анализ.

Әсәрнең теленә бәя бирү (1 сәгать). Әсәрнең теленә бәя биргәндә, анда авазлар, сүзләр, җөмләләр, әдәби троплар, мәкаль - әйтемнәр, фразеологик әйтелмәләр кулланылышына, җөмләләр төзелешенә игътибар итү. Әсәрнең  телен бәяләү.  

Әсәрнең әһәмиятен билгеләү (1 сәгать). Әсәрнең әһәмияте – автор тәрбияләргә теләгән сыйфатлар җыелмасы, ул укучыларга җиткергән тарихи мәгълүматлар, проблемаларны чишү юллары. Ә. Еникиның “Матурлык” хикәясенең эстетик һәм тәрбияви әһәмияте.

Иҗат методлары (1 сәгать). Татар әдәбиятында кулланылган төп иҗат методлары – реализм (чынбарлыкны дөрес сурәтләү) , романтизм (арттырылган сыйфатларга ия булып, реаль җирлектән аерылган, үз хисләре белән генә яшәгән геройлар, хисләргә корылган тормыш), аларның төрләре.

Лирик әсәргә анализ (1 сәгать).  Х. Туфан, “Кайсыгызның кулы җылы?” әсәрен анализлау. Шигырьнең жанрын, темасын, идеясен, проблемасын, мәсьәләләрен билгеләү, теленә бәя бирү, әһәмиятен ачыклау, лирик героен характерлау.

Драма әсәренә анализ (1 сәгать).  Н. Дәүли, “Җырлап үткән җәй” пьесасын анализлау. Әсәрнең жанрын, иҗат методын, темасын, проблемасын, конфликтын, образлар системасын, телен бәяләү. Автор әйткән идеяне табу, әсәрнең әһәмиятен ачыклау.

  Проза әсәренә анализ (1 сәгать).  Г. Кутуйның “Рәссам” әсәрен анализлау. Әсәрнең жанрын, иҗат методын, темасын, проблемасын, конфликтын, образлар системасын, телен бәяләү. Автор әйткән идеяне табу, әсәрнең әһәмиятен ачыклау .

  Йомгаклау. Практик дәрес (1 сәгать).  Алган теоретик һәм практик  белемнәргә нигезләнеп, әдәби әсәр иҗат итү.

Укытучы өчен  әдәбият.

  1. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.  – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.
  2. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. (А. Г. Яхин программасы нигезендә) Абдрәхимова Я. Х. Барда, 2002
  3. Әдәбият теориясе. Хатипов Ф. –Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Заһидуллина Д. Ф. , Закирҗанов Ә. М., Гыйләҗев Т. Ш.–Казан: Мәгариф, 2004.
  5. Җәүһәрова Ф. Х., Батталова А. Д. Мәктәптә татар әдәбияты дәресләре. – Казан, Казан университеты, 2011.
  6. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. – Казан:Школа, 2004

Укучылар  өчен  әдәбият.

  1. Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү  мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Ф. М. Мусин, И. Г. Гыйләҗев, Р. С. Шәвәлиева.  –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
  2. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.  – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.
  3. Әдәбият теориясе. Хатипов Ф. –Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Заһидуллина Д. Ф. , Закирҗанов Ә. М., Гыйләҗев Т. Ш.–Казан: Мәгариф, 2004
  5. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. – Казан:Школа, 2004.
  6. М. Гафури. Шигырьләр җыентыгы. – Казан, ТКН, 2004.
  7. Г. Тукай. Шигырьләр җыентыгы. – Казан, ТКН, 2006.
  8. Т. Гыйниятуллин. “Суга баткан кеше”. “Казан утлары” журналы, 2009, № 5.
  9. Ф. Яруллин. Сайланма әсәрләр. – Казан, ТКН, 2004.
  10. Г. Кутуй. Сайланма әсәрләр. – Казан, ТКН, 2008.
  11. Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр. – Казан, ТКН, 2011.
  12. Ә. Еники. Сайланма әсәрләр. – Казан, ТКН, 2000.
  13. Х. Туфан. Гүзәл гамь. – Казан, ТКН, 1995.
  14. Н. Дәүли. “Җырлап үткән җәй”. – Казан, ТКН, 2007.
  15. Татар балалар әдәбияты. Хрестоматия. – Казан, ТКН, 2006.

Интернет – ресурслар:

  1. Википедия. http://ru.wikipedia.org.
  2. Таткнигафонд.ru. http://www.tatknigafund.ru/
  3. Китапханә. http://miras.belem.ru/

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...

"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы

    Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...

“Туган якны өйрәнү” (6-7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)

Электив курс түбәндәге максаттан чыгып оештырыла: Балаларда туган як, башка халыкларның тарихын, мәдәниятын өйрәтү аша толерантлык һәм  патриотлык хисләре булдыру. Максатка ирешү өчен т...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...