Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау
план-конспект урока (7 класс) на тему

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Максат:

1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;

2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

3) укучыларда балалар шагыйре Ш.Галиев иҗатына карата кызыксыну уяту, күренекле шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, мультимедиа, интерактив такта, компьютер, Ш.Галиевнең китапларыннан күргәзмә.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, ярыш

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Максат: 

1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;

2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

3) укучыларда балалар шагыйре Ш.Галиев иҗатына карата кызыксыну уяту, күренекле шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, мультимедиа, интерактив такта, компьютер, Ш.Галиевнең китапларыннан күргәзмә.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, ярыш

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Фонетик күнегү:

Ка-ка-карга,

Кы-кы-кы-кырга

Ку-ку-куна,

Ко-ко-ко-кора

Кара карга кунган карга

Каркылдыйдыр кар да кар.

2. Актуальләштерү.

Укучылар, бу дәрестә без алган белемнәрне искә төшерербез, кабатларбыз, балаларның яраткан язучысы Шәүкәт Галиев әсәрләрен искә төшерербез.

Исеңә төшер

  • Сезнең алдыгызда кроссворд. Аны чишәргә кирәк.

  1. Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр (фигыль) дип атала.
  2. Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр (затланышлы) фигыльләр дип атала.
  3. Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр (затланышсыз) фигыльләр дип атала.
  4. Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль – (сыйфат фигыль).
  5. Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль, – (исем фигыль).
  6. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне(дополн.действ.) белдереп килгән фигыль (хәл фигыль) була.

7.

6.

и

х

н

ә

1.

ф

и

г

ы

л

ь

и

н

2.

5.

и

з

и

3.

з

а

т

л

а

н

ы

ш

с

ы

з

и

т

е

в

л

м

а

н

4.

с

ы

й

ф

а

т

ш

л

ы

7) Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль – (инфинитив).

  • Килеп чыккан сүзләргә, кагыйдәләргә карап, бүгенге дәреснең темасын һәм максатын ачыклап карыйк. Бүген сүз нәрсә турында барачак? (фигыль, затланышлы, затланышыз фигыльләр турында)

  • Әйе, бүген без дәрестә фигыль һәм аның төркемчәләре, төгәлрәк, затланышсыз фигыльләр буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.

  • Әйдәгез әле, балалар, бирелгән фигыльләрне төркемчәләргә аерыгыз.

Киләчәк (дус), коелган (алма), уйнау чабылган (болын), баручы (кеше), сызгыра торган (уклар), уйнап җибәрде, сөрткәч кипте, сөйләшү, кайтканчы утырды, бирелеп тыңлый, , бизәшү, алмау, терелү, сөртмәскә, сызарга, карарга, менмәскә, көләргә.

(биремне үтәгәч, фронталь тикшерү)

  • Хәзер нәтиҗә чыгарыйк. Сүзләрне нинди билгеләргә карап аердыгыз?
  • Аларның сорауларын искә төшерегез?
  • Исем фиг: Нишләү?, хәл фиг: Нишләгәнче? Нишләп?, сыйф.фиг: нинди? Нишләүче? Нишләгән? Инфинитив: нишләргә? Нишләмәскә?

Укытучы: Укучылар, сез барыгыз да Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара диплом лауреаты Шәүкәт Галиевне беләсез. Ул бөтен татар балаларының якын дусты, киңәшчесе. Аның шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә яратып укый.(экранда Ш.Галиевнең портреты, "Ш.Галиевнең үз дөньясы, үз бала чагы, үз күзаллавы, үз хәтере, үз истәлекләре” (Р.Миңнуллин) дигән язу һәм фоторәсемнәр слайдларда күрсәтелә)

  Мин дә бүген сезгә Ш. Галиевнең шигырьләреннән өзекләр укыйм, ә сез аннан фигыльләрне аерып алып төркемчәләрен билгеләп языгыз.

 

Әллә берсе әйткән шунда,

Әллә инде уйдырма:

Шәвәли, имеш, чамала,

Озак яшәп туйдырма.

  ("Шәвәлигә”)

Ботинка кия Зөлфия,

Мышный-мышный тырыша.

Әбисе карап тора да

Килеп аңа булыша1

  ("Яхшы мин-минлек”)

Бабайларга ерактан

Вәлит кунакка кайткан.

Бакчага чыгып чапкан,

Кишер түтәлен тапкан.

  ("Нык каккан”)

- Ашыкма, булыр анысы да,

Берүк күрмичә калма!

... Авыз сулары киптереп,

Кызарып пеште алма!

  (Йә, ничек, ошыймы?)

III эш. “Затланышсыз фигыльләр” темасы буенча алган белемнәрне тикшерик. Тикшерү тест формасында үткәреләчәк. Эшегез бәяләнә.

Тест "Затланышсыз фигыльләр”

1.Нинди фигыль предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә?

а)хәл фигыль;

ә) инфинитив;

б) сыйфат фигыль.

2. Кайсы затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә?

а) исем фигыль;

 ә) сыйфат фигыль;

б) хәл фигыль.

3. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

а) 1  

ә) 3

б) 4

4.Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а)нишләде?

ә)нишләү?

б)нишләп?

5.Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?

а)-ырга, -әргә;

ә) –а, -гач, гәч;

б) –у,-ү.

6.Исем фигыль кушымчасын тап.

а)-асы,-әсе;

ә)-ырга,-әргә,

б)-у,-ү.

7.Нинди фигыль эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдерә?

а)инфинитив;

ә)хәл фигыль;

б)сыйфат фигыль.

8. Хәл фигыль нинди сорауларга җавап бир¸?

а) нинди? ни эшләгән?

ә)нишләү? нәрсә?

б)кайчан?нишләп? һ.б.

9.Исем фигыльләрне генә язып ал.

Килү, капла, ач, япмау, уйнауны, яр, утыр, югалулар, сәламәтләнү.

10. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килә.

а) хәл фигыль

ә) сыйфат фигыль

б) инфинитив

Җавапларны тактадагы нәтиҗәләр белән чагыштырыйк. Кемнең бер хатасы да юк "5”ле куя, кемнең 1-2 хата "4”ле, кемнең 3-4 хата "3”ле.

IV эш. Карточкалардагы бирем. "Кем көчлерәк?”

  1. Җөмләләрне дәвам  итегез.

Өй эшен эшләгәч, ... .

     Әниең эштән кайтканчы, ....

Булат укытучыга курка-курка ... .

     Иртә берлән иртүк торып, ...

   

  1. Терәк  сүзләрне  кулланып “Минем әнием” исемле кечкенә генә хикәя языгыз.

 Терәк  сүзләр : туып үскән  җире, яраткан шөгыле , өйгә кайтканчы, пешергән ашлар, әйткән сүз, өй эшен эшләгәч.

VI . Өй эше бирү.

VII. Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә без нинди фигыльләрне кабатладык?

  • Затланышсыз фигыльләр дип нинди фигыльләр атала?
  • Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыль төркемчәләре керә?
  • Аларның мәгънәләре?

Укытучы: Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: күркәм холыклы, янәшәдәге талант ияләре үрнәгендә, әти-әнигә хөрмәтле, укытучы абый-апаларыгызга ихтирамлы булыгыз. Йөзегез ямьле, сүзегез тәмле булсын. Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт, укучылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Дәрес эшкәртмәсе "Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне кабатлау"

Фигылҗ төркемчәләре буенча алган белемнәрне кабатлау. ДЙА енә әзерләнү....

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Тема: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлауМаксат: 1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ...

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау...

Хәл төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау

8 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес...