Дәрес эшкәртмәсе "Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне кабатлау"
план-конспект урока (7 класс) по теме

Фигылҗ төркемчәләре буенча алган белемнәрне кабатлау. ДЙА енә әзерләнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka.docx329.76 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:   Фигыльләргә морфологик анализ ясау. Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне кабатлау.

Дәреснең максаты:

1. Фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу.

      2. Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне  ныгыту һәм системага салу.

      3. Табигатьне саклау турында фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

       Җиһазлау:   интерактив такта,  презентация,  схемалар, тестлар.

       Материал: дәреслек, 122-123 нче битләр, Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез җыентыклары (2006, 2007 нче еллар), Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре, 8-11 сыйныфлар

      Дәреснең төре: катнаш дәрес

      Методлар һәм алымнар:

ДӘРЕС БАРЫШЫ

  1. Оештыру.
  1. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
  2. Кизү торучы укучы чыгышы.
  1. Фигыль сүз төркеме, аның төркемчәләре, нинди грамматик категорияләргә ия булулары турында белемнәрне искә төшерү. Схема төзү. Схема буенча фикер алышу.

  1. Фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу.

Укучылар, экрандагы схема буенча фикер йөртик әле, морфологик анализ бөтен фигыльләргә дә бертөсле булырмы?

  • Юк.
  • Ни өчен?
  • Чөнки  фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз булалар.
  • Затланышлыларга анализ нинди өлешләрдән торыр?
  • (укучылар әйтәләр, экран буенча тикшерелә.)
  • Затланышсыз фигыльләргә анализ турында ни әйтерсез?
  • Алар да бертөсле үк була алмый.
  • Ни өчен?
  • Чөнки һәр  төркемчәнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар.
  • Барлык фигыльләргә дә хас билгеләрне саныйк әле.
  • Барлык-юклык, юнәлеш, ясалышы, нинди җөмлә кисәге.
  • Ә кайсы фигыльләргә башка үзенчәлекләр дә хас?
  • Сыйфат фигыльләр заман белән төрләнәләр, исемләшәләр, исем фигыльләр сан, килеш, тартым белән төрләнәләр.

Ә хәзер фигыль төркемчәләрен ничек беләсез икән, шуны тикшереп карарбыз. Экранда Г.Тукайның сезгә таныш шигырьләре бирелгән. . “ Кызклы шәкерт” шигыреннән боерык фигыльләрне табарбыз.

“Кошчык” шигырендәге фигыльләр турында ни әйтерсез?

              IV.Яхшы укучылар, хәзер без сезнең белән әле генә сөйләгәннәрне практикада кулланып карарбыз. Бирелгән текст буенча биремнәр үтәрбез. Экранда да, сезнең алларыгызда да текст бирелгән.

 (1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, җәен бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән нидер сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык.

(4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, безне сәламли.

(5) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (6) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.

(7) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (8) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (9) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.

(10) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (11) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (12) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (13) Урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (14) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (15)  Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар моңсу гына сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (16) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.

(17)        - Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында
җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз
яшьләрен сөрткәләп алды.

(18)        Әйе, елый иде шомырт...

Текстны кычкырып укыйбыз.

  • Укучылар, текст эчтәлеге буенча ни әйтерсез?
  • (Укучыларның җаваплары)

-Әйе, агачлар, үсемлекләр дә тере кешеләр кебек, еларга мөмкиннәр икән. Текст эчтәлеге буенча  мин сезгә өй эше бирәм. Көндәлекләрегезгә язып куегыз. Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

(24)        Әйе, елый иде шомырт...

Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, фикерләрегезне сочинение итеп языгыз.

 - Укучылар, мондый төр биремнәр бердәм дәүләт имтиханында С өлеше биремнәре дип аталалар. Без андый биремнәрне һәрдаим үтибез. Әле тагын В өлеше биремнәре бар. Бу өлештә биремнәр текст буенча бирелә. Дәресебезнең темасы буенча, мин бу биремнәрне фигыльләр буенча гына алдым.

1. 5-14 нче җөмләләрдән  юклыкта килгән фигыльләрне табып, күчереп языгыз, төркемчәләрен билгеләгез. (5-алмадык (хикәя ф.),  11-коймагач (хәл ф. 3 төр), 13-калмагач (хәл ф).

2. Текстта ярдәмче фигыльләр  кайсы җөмләләрдә кулланылган? (1,15,18)

3. 1-11 нче җөмләләрдән хәл фигыльләр кулланылганнарын арта бару тәртибендә языгыз. (1,2,4,6,7,9,10)

4. 2-3 нче җөмләләрдән затланышлы фигыльләрне табыгыз, аларның заманын һәм зат-санын билгеләгез.

5.Кызыл төс белән бирелгән сүзләрне тамыр кушымчаларга таркатыгыз, ясалыш ысулын билгеләгез.

Күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр эшләү

6.Тексттан юнәлеш белән төрләнгән фигыльләрне язып алырга.

7.Тексттан инфинитивларны табып язарга. (3-белергә, 5-7-уртаклашырга).

8. 14 нче җөмләдән фигыльләрне табып, морфологик анализ ясарга.

V. Укучылар, хәзер фигыльләр буенча  тест эшләп алырбыз. Тестлар һәрбер укучыга бирелә.

VI. Йомгаклау:

  1. Билгеләр кую.
  2. Өй эше: Текст эчтәлеге буенча сочинение язарга.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау

Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм...

Фонетика,орфоэпия,графика һәм орфография буенча белемнәреңне тикшерү

Бирелгән дидактик материал укучыларның  мөстәкыйль эшен оештыру өчен кулланыла....

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.Максат:1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау...

Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе

“Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре” темаларын кабатлау ныгыту. Белемнәрне гамәләдә куллана алу күнекмәләре булдыру. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта рәвешләрнең кулланылышына,  яңгырашына иг...

Укучыларның морфология бүлеге буенча белемнәрен тикшерү тесты

Укучыларның морфология бүлеге буенча белемнәрен тикшерү тесты...

Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре буенча белемнәрне ныгыту өчен квест-уен

Әлеге квест Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре буенча белемнәрне ныгыту өчен кулланыла....