"Бәйлек сүзләр". 4 класс. Татар теле
план-конспект урока по теме

Яруллина Ильсия Наилевна

Рус мәктәбендә рус балалар белән эшләүче укытучылар өчен дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм.

 Дәрес темасы: Бәйлек сүзләр. Дәреслек авторы: Хәйдәрова. 4 сыйныфның рус төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4t_beylek_suzler.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема. 

Җөмләдә бәйлек сүзләр.

Максат. 1.Бәйлек сүзләр турындагы белемнәрне ныгыту 2. Җөмләләрдә бәйлек сүзләрне тану күнекмәләрне булдыру. 3.Татар теле дәресенә кызыксыну уяту. 4.Әйләнә-тирә мохитка күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Җиһазлау.” Салават күпере “ журналлары, ребус, “Яшелчә “ темасына кроссворд, хайваннар турында гы рәсемнәр, Җиләк-җимеш муляжлары.

Сыйныф: 4 нче Б (рус төркеме)

Укытучы: Яруллина Илсөя Наилевна.

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Ребус чишү

-Бу нәрсә? –Бу –бәрәңге.

-Бу нәрсә? –Бу -әтәч.

-Бу нәрсә?- Бу- Йолдыз.

-Бу нәрсә? –Бу –Лемон.

=Бу нәрсә? Бу –елан.

-Бу нәрсә? Бу –керпе.

Бу сүзләрнең баш хәрефләрен атап чыгыйк. Нинди сүз килеп чыкты?

Бүгенге дәрестә нинди сүзләр белән эшләячәкбез?

2.Төп өлеш.

1.Хайваннар турында шигырьләр укыту.

2.Табышмаклар әйтешү.

3. Төлке турында  сөйләшү.

-Төлке нәрсә ашый?

-Кар астыннан нәрсә тота?

-Тычкан кайда яши?

4. Кроссворд чишү.

А) табышмаклар уку,

1. Кечкенә генә йорт –

Эче тулы корт. (кыяр)

2.Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре-җир өстендә. (кишер)

3.Үзе йомры-ай түгел,

Төсе сары-май түгел, Койрыгы бар-тычкан түгел. (шалкан)

4.Тышы кандай, Тәме балдай. (чөгендер)

5.Җир астында җиз бүкән. (бәрәңге)

Б)тәрҗемәсен таптыру,

В)бәйлек сүзләр кергән җөмләләрне табып язу.

- Кызыл кызы җир эчендә, чәчләре-җир өстендә ( кишер)

-Җир астында җиз бүкән (бәрәңге).

5.Физминут уздыру.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар.

Менә шулай, менә шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри поездлар.

Менә шулай , менә шулай йөри поездлар.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә.

Менә шулай менә шулай куян сикерә.

6. Рәсемнәр буенча бәйлек сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерү.

7 Бөйләнешле сөйләм телен үстерү.

-Бакчада нәрсә утыртабыз?

-Җир өстендә нинди яшелчәләр үсә?

-Җир астында нинди яшечәләр үсә?

-Өй каршында нәрсә бар?

-Яшелчәләрне кайда саклыйбыз?

8 Сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү.

-Оя эчендә нәрсә йоклый?

-Эт баласы нәрсә өстендә?

-Тавык кайда?

-Мәче нәрсә эчендә?

-Алма эчендә нәрсә?

9. “Салават күпере” ндәге  рәсемнәрне күзәтү.

“Әкият илендә “ нәрсә буталган? Җөмләләр төзү.

3. Йомгаклау.

Җөмләләрдә нинди сүзләр кулландык?

Бәйлек сүзләрне тәрҗемәсе белән кабатлау.

4. Өй эше.

1. 85 нче биттәге 2 нче күнегү (бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзе)

2. Карточкаларда (җөмләләрне тәрҗемә ит).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

Дәрес планы 10 класс татар теле рус группасы

Укучыларны спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенәтөшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; активфикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү....

6 класс татар теле "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Материалы для успешного использование на уроках татарского языка и литературы...

Рабочая программа 11 класс Татар теле УМК Хайдарова Р.

Рабочая программа для 11 класса по татарскому языку и литературе. по УМК Хайдаровой....

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

Мастер-класс. Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану

Мастер-класс. Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану...