Рабочая программа 11 класс Татар теле УМК Хайдарова Р.
рабочая программа (11 класс) на тему

Шарафиева Алсу Магсумовна

Рабочая программа для 11 класса по татарскому языку и литературе. по УМК Хайдаровой.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rp_tat.yaz-11_kl.doc106.5 КБ
Microsoft Office document icon rt_tat.liter_._11_kl.doc121.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                               1. Аңлатма язуы

Эш программасы татар теле түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
  • Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
  • “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.  
  • МБГБУ «Богородск авылы  урта гомуми белем мәктәбе»нең 2016-2017 нче уку елына укыту планы;
  • МБГБУ «Богородск авылы урта гомуми белем мәктәбе»нең «Эш программаларын төзү тәртибен  раслау турындагы “ нигезләмә;

        Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку предметларының берсе булып тора. Рус балаларына татар теле укыту, ана теле укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру.  Системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технология төп укыту ысулы буларак кулланыла. Рус телле балаларны татар сөйләменә коммуникатив технология  нигезендә өйрәтү процессы  цикллылыкка корылган: укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу  максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиеш.   Программа эчтәлеге укучыларның мәктәп уку-укыту программасына туры килә торган белем - күнекмәләрне үзләштерүенә юнәлдерелгән. 11нче сыйныфта татар сөйләменә өйрәтү максатынна 4 тема буенча (“Белем һәм тормыш”, “ Татарстан тарихы”,  “Беренче хисләр, гаилә кору”, “Әдәбият-сәнгать дөньясында”)  лексик  материал сайланды һәм ул тематик планда күрсәтелде.

                              2.Эш программасы структурасы.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:

-укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

-тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

-татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

-татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

-алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

-укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.

Түбәндәге грамматик материал үзләштерү өчен  алынды:

                 Тартык һәм сузык авазлар.Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләре, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләре . Фразеологизмнар. Антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану. Сүз ясалыш ысуллары. Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалану.

Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик  формалар белән бирелеше;  бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында төрләнмәве .

Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.

Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган  төрләреннән файдалана алу.

 Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу. Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган  төрләреннән файдалана алу.

 Бер үк фикерне төрле синт Татар телен  укыту 11  нче сыйныфта концентрик юнәлештә оештырыла, ягъни 5-9 нчы сыйныфлардагы укыту предметының эчтәлеге-өйрәнелгән лексик-грамматик материал  тирәнәйтелеп кабатлана. Сөйләм төрләренә (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү төп таләпләрнең берсе булып тора. Агымдагы контроль төрләре булып  тыңлап  аңлау, ситуатив күнегүләр, диалог, монолог тора.

        Эш  программасын тормышка ашыруда  З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева төзегән 11 нче сыйныфлар өчен  “Татар теле” дәреслеге

 (Казан,2010)        кулланыла.

аксик калыплар белән белдерә алу.

3.Уку-укыту предметының уку планындагы урыны, әһәмияте.

Татар  теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар)” нигезендә төзелде (2010).  Программада 34 сәгать каралган. Укыту планында 11 нче сыйныфта татар теленә атнага 1 сәгать вакыт бирелә.

Дәреслек Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2010.

4. Укучылырның  белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

 Гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы укучының түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:

        Тел материалын үзләштерүгә таләпләр

Язу һәм язма сөйләм

  1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү.
  2. Татар телендә сүз басымыныңүзенчәлекле очракларын белүhәм аерым грамматик формалардагы сүзләргә басымны дөрес куя алу.
  3. Иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу.
  4. Татар сөйләмен синтагмаларга бүләhәм логик басымныңҗөмләдәге урынын билгели белү.
  5. Хикәя, сорау, боеру hәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә алу.
  6. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы hәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллана hәм яза белү.
  7. Антоним, синоним, омонимнарны аера белүhәм сөйләмдә урынлы куллана алу.
  8. Татарча-русча, русча-татарча hәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү.
  9. Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керүүзенчәлекләрен белү.
  10. Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар hәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү; татар телендә исемнең род категориясе булмавы hәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булу hәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы hәм аның аналитик формалар белән бирелеше; татар телендә сыйфатның сыйфатланмыш белән ярашмавы; бәйлек hәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе.
  11. Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.
  12. Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.
  13. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү.
  14. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү

Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу; өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.

               5.  Программаның эчтәлеге     

Сәгать саны

Бүлекләр

Грамматика

1

11

Алда юллар, кайсын сайларга?

Хикәя фигыльнең заман формалары, җөмлә кисәкләре, килешләр, сыйфат фигыльнең заманнары, шарт фигыль, хәл фигыль, зат алмашлыклары, сүз ясагыч кушымчалар, бәйлек сүзләр.

2

6

Татарстан Республикасы

Ия белән хәбәр арасында сызык кую, сан төркемчәләре, билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

3

9

Гаилә һәм балалар

Бәйлек сүзләрнең төрле килешләрдә кулланылышы, билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль, рәвеш төркемчәләре, җыйнак, җәенке җөмләләр, исем фигыль, туры сөйләм.

4

8

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе

Инфинитив, боерык фигыль, тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.

                             

Предметны үзләштерү дәрәҗәсенә контроль

Эш төрләре

Сыйныфлар

 

 

 

11

 

1.

Тыңлап аңлау

2-2,5 минут

 

2.

Диалогик сөйләм 

                                         13-14 реплика

 

3.

Монологик сөйләм

12-14 фраза

 

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

5

 

5.

Уку

95-100 сүз

 

6.

Язу:

 

 

 

сүзлек диктанты

28-30 сүз

 

 

сочинение

13-15 җөмлә

 

6. Тематик план

           Тема

   Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки укыту

 эшчәнлеге төре

Дата

План

Факт

 1.

Татар телендә авазлар.

Татар теленең үзенчәлекле авазлары артиккуляциясен үзләштерү, сүзләргә дөрес транскрипция ясый белү.

 2.

Хикәя фигыль.

Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау.

 3.

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Хикәя фигыльнең заман формаларын зат-сан белән төрләндерү.

 4.

Калдык белемнәрне тикшерү. Контроль эш.

Калдык белемнәрне тикшерү.

5.

Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләре.

Җөмлә кисәкләрен искә төшерү, җөмләләрне дөрес тикшерү.

 6.

Сыйфат фигыль.

Сыйфат фигыльләрнең заманнарын билгеләү.

 7.

Бәйлекләр.

Бәйлекләрне искә төшерү.

8.

Контроль эш. Җөмлә кисәкләре.

Белемнәрне системалаштыру.

9.

Хаталар өстендә эш. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

Хаталар өстендә эшләү. Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерү

10

Хәл фигыль формалары.

Хәл фигыль формаларын искә төшерү, җөмләләр тикшерү.

11

Бәйлек сүзләр.

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану. Җөмләләр төзү.

12

“Татарстан республикасы” темасы буенча лексик-грамматик материал.

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

13

Сан, аның төркемчәләре, ясалышы ягыннан төрләре.

Сан, аның төркемчәләре, ясалышы ягыннан төрләрен кабатлау.

14

“Сәнгать дөньясында” текстындагы лексик-грамматик материал.

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

15

Контроль эш. Килешләр.

Белемнәрне системалаштыру.

16

Хаталар өстендә эш.

17

-чы, -че кушымчалары ярдәмендә исемнәр ясау

-чы, -че кушымчалары ярдәмендә исемнәр ясау, җөмләләр төзү.

18

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасы.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасын искә төшерү.

19

Татар телендә кушымчалар ялгану тәртибе.

Татар телендә кушымчалар ялгану тәртибен күзәтү.

20

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формасы.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формасын кабатлау.

21

Рәвеш төркемчәләре.

Рәвеш төркемчәләрен кабатлау.

22

“Әни нинди була?” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

23

Кисәкчәләр.

Кисәкчәләрне искә төшерү.

24

Исем фигыль.

Исем фигыль формасын кабатлау.

25

Контроль эш. Тартымлы исемнәр.

Белемнәрне системалаштыру.

26

Хаталар өстендә эш.

Хаталар өстендә эшләү.

27

Инфинитив.

Фигыльнең инфинитив формасын искә төшерү, җөмләләр төзү.

28

Боерык фигыль.

Боерык фигыльләрне зат-санда төрләндерү.

29

“Батыр егет” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

30

Теркәгечләр.

Теркәгечләрне искә төшерү.

31

Үткән заман хикәя фигыль формасы.

Билгеле hәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.

32

Еллык контроль эш.

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

33

Хаталар өстендә эш.

Хаталар өстендә эшләү.

34

Йомгаклау дәресе.

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

7.МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1.   “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”  ( Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе)  Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова К. С. Фәтхуллова,  Г.М. Әхмәтҗанова. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.2013 ел)

2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ”Татар теле” .Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең  11нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге.

 Казан ”Мәгариф” нәшрияты,

2010 ел

.

1. Н.С.Гыймадиева

“Татар теленнән  изложениеләр”,5-11 сыйныфлар өчен. 2006

2. Ә.Н.Сафиуллина

“Татар орфогрфиясенең кыен очракларына дидактик материал”.2008

3. Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева  “ Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру өчен тематик план”.11 нче сыйныф. Укытучы өчен методик ярдәмлек. 2009

4 Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”. 11 нче сыйныф. Укытучы өчен методик ярдәмлек. 2010

5. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006

6. Ф.Ф.Харисов

 «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2002.

7.Яр Чаллы шәһәре 32 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучыларының эш тәҗрибәсе.2006

8.Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе

«Төп һәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны бәяләү»

 Яр Чаллы, 2004

9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт ” газеталары

http:/mon.tatar.ru саитМОиН РТ

1. Асия Гыйләҗетдинова “Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар”.

”Яңалиф” нәшрияты,2004

2.Р.Р.Нигъмәтуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы “ Яр Чаллы, 2005

3. Р.С.Нурмухаметова “Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся.”2008

4.Ч.М.Харисова  “Татарский язык”.Справочник.2009

5.Н.М.Хәсәнова,В.Г.Факеева “Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы “

6.Ф.С. Сафиуллина К.С.Фәтхуллова Н.Г.Сазонова “Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар”. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпләренең 5 – 11 сыйныфлары өчен ярдәмлек. Казан – ТаРИХ, 2003

Сүзлекләр:

Ф.А.Ганиев “Татарско-русский словарь”Казань.Татарское книжное издательство,1988

-М.И.Махмутов “Школьный русско-татарский словарь” Казань.Татарское книжное издательство,1989

Ф.А.Ганиев “ Татар теленең орфографик сүзлеге.”Казан. “Раннур” нәшрияты ,2002

-Нәкый Исәнбәт” Татар теленең  фразеологик  сүзлеге”

Яр Чаллы.”Идел-йорт”нәшрияты.2001

-Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2007

Ф.С.Сафиуллина,Л.М.Ризванова

“Татар теленең  синонимнар сүзлеге.” ”Хәтер”Казан,1997

Хәлил Сәлимов. “Татар теленең орфоэпик сүзлеге.”

Чаллы.”КАМАЗ”нәшрияты,1995

“Көмеш кыңгырау”, «Татарстан яшьләре» , «Шәһри Чаллы» газеталары, «Мәйдан» журналы

Электрон ресурслар:

-http://edu.tatar.ru/

- http://www.suzlek.ru/

-“АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.



Предварительный просмотр:

1.Аңлатма язуы

Эш программасы татар теле түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
  • Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
  • “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.  
  • МБГБУ «Богородское авылы  урта гомуми белем мәктәбе»нең 2016-2017 нче уку елына укыту планы;
  • МБГБУ «Богородское авылы урта гомуми белем мәктәбе»нең «Эш программаларын төзү тәртибен  раслау турындагы “ нигезләмә;

        Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку предметларының берсе булып тора. Рус балаларына татар теле укыту, ана теле укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру.  Системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технология төп укыту ысулы буларак кулланыла. Рус телле балаларны татар сөйләменә коммуникатив технология  нигезендә өйрәтү процессы  цикллылыкка корылган: укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу  максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиеш.   Программа эчтәлеге укучыларның мәктәп уку-укыту программасына туры килә торган белем - күнекмәләрне үзләштерүенә юнәлдерелгән. 11нче сыйныфта татар сөйләменә өйрәтү максатынна 4 тема буенча (“Белем һәм тормыш”, “ Татарстан тарихы”,  “Беренче хисләр, гаилә кору”, “Әдәбият-сәнгать дөньясында”)  лексик  материал сайланды һәм ул тематик планда күрсәтелде. Түбәндәге грамматик материал үзләштерү өчен  алынды:

                 Тартык һәм сузык авазлар.Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләре, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләре . Фразеологизмнар. Антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану. Сүз ясалыш ысуллары. Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалану.

Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик  формалар белән бирелеше;  бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында төрләнмәве .

Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.

Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган  төрләреннән файдалана алу.

 Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу. 

Татар телен  укыту 11  нче сыйныфта концентрик юнәлештә оештырыла, ягъни 5-9 нчы сыйныфлардагы укыту предметының эчтәлеге-өйрәнелгән лексик-грамматик материал  тирәнәйтелеп кабатлана. Сөйләм төрләренә (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү төп таләпләрнең берсе булып тора. Агымдагы контроль төрләре булып  тыңлап  аңлау, ситуатив күнегүләр, диалог, монолог тора.

        Эш  программасын тормышка ашыруда  З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева төзегән 11 нче сыйныфлар өчен  “Татар теле” дәреслеге

 (Казан,2010)        кулланыла.

2.Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

гомумхалык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының мәдәни кыөммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

әдәби зәвыкны, телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

татар халкының әдәбияты, тарихы, иәдәнияты буенча мәгълүматлы булу;

бүгенге татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

Төп эшчәнлек төрләре

тарихи-иҗтимагый мәдәни вакыйгаларның әдәбиятка йогынтысы. Реалистик әдәбият үсеше. Тема-мотивларның, жанрның төрлелеге;

төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

сәнгатьле уку; кабатлап сөйләүнең төрләре;

шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

укыган әдәби текстның төрен һәм жанрын билгеләү; автор позициясен, геройларның теге яки бу гамәленә нигез булган мотивларны һәм конфликтның асылын ачыклау;

бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын раслау һәм дәлилләү;

рус һәм татар телендәге әсәрләрне чагыштырып бәяләү;

рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

 3.Уку-укыту предметының уку планындагы урыны, әһәмияте

Укыту планында 11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан  тематик планны “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар)” нигезендә төзелде (2010).  Программада 68 сәгать каралган.

Дәреслек Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2010.

4. Тел материалын үзләштерүгә таләпләр

Белем дәрәҗәсенә таләпләр

Татар классик әдипләренең тормышы hәм иҗаты турында сөйли алу;

әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый hәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;

әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү;

 шигъри текстларны яттан сөйли белү;

 татар hәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак hәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу;

 татар әдәбияты классикларын hәм аларның танылган әсәрләрен атый белү;

 бирелгән ситуация эчендә сөйләм булдыру;

 текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;

 сөйләм нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле hәм аңлаешлы итеп оештыра белү;

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу һәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалана алу; әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу; аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу; киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу; укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу; укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу; сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү; татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу; әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү; әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.

Уку

Уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу; текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу; шигъри текстларны яттан сөйли белү; әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү; татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу; татар әдәбияты классикларын һәм аларның танылган әсәрләрен атый белү; аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.

Язу һәм язма сөйләм

Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу; өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.

5.Программаның эчтәлеге

Сәгать саны

Бүлекләр

Лексика

1

20

Алда юллар, кайсын сайларга?

Күркәм, тир түгү, дөнья тану, кеше характерына хас сыйфатлар, аяныч, дәрәҗә, даһи, куәтле, остаз, гаять, бутамагыз, җаваплы, өлгереш, горурлык, сабырлык, БДИ, кыяфәт, карак, шикле, җинаять, хокук, гадел, нәсел.

2

13

Татарстан Республикасы

Шартнамә, игълан ителде, чыганак, милли, сынлы сәнгать, саклана, атаклы, тамашачы, шәхес, данлыклы, җитәкчелек итә, вакыйга.

3

25

Гаилә һәм балалар

Шаккату, ияләшә төшү, аерылышу, эндәшми калам, серне ачу, шаярту, хис итү, өйләнешә, көнләшә, барыбер, тәре, кәләпүш, намаз, үкенү, чуар, купшы, казына, интегә, үкенә, кызарта, шашкан музыка, читлек, дога, төнге тормыш, мәрхүмә, фахишә, коточкыч, һәлакәт.

4

18

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе

Кое, исбатлый, файда, шаян, рәсми, сабыр ит, тырыша, үсмер чакта, мәҗлес, вәгъдә, сөй.

5

2

Йомгаклау

Предметны үзләштерү дәрәҗәсенә контроль

Эш төрләре

Сыйныфлар

11

1.

Тыңлап аңлау

2-2,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

                                             13-14 реплика

3.

Монологик сөйләм

12-14 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

5

5.

Уку

95-100 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

28-30 сүз

сочинение

13-15 җөмлә

6. Тематик план

Тема

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки укыту

 эшчәнлеге төре

Дата

План

Факт

Алда юллар, кайсын сайларга? (20 сәг.)

1

Ф.Яруллин “Иң гүзәл кеше икәнсез”

Кеше характерына хас сыйфатлар

Фигыльләр

2

Җ.Тәрҗеманов “Математика укытучыларына хат”

Дәрәҗә, даһи, мөдир, лаек, иҗат иттем, остаз

3

В.Хәйруллина “Килешләр”

Төшендерәм, бутамагыз, һәр тарафны

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

4-5

Т.Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”

Дәлил, фаҗига, мактауга лаек, ялган, өмет итмәгез

6

“Сез әзерме?” тексты

Өлгермәү, сынап кара, кисәтеп куй, теләк, ышаныч

Шарт фигыль

7

М.Насыйбуллин “Имтихан”  (1 өлеш)

Кизәнде, үрмәли, иблис, шикле, карак, эләкте

8

М.Насыйбуллин “Имтихан”  (2 өлеш)

Җинаять, ирек бирмәү, фикер тупларга, гаебен танырга

9

М.Насыйбуллин “Имтихан”  (3 өлеш)

Хокук, намус, сак булу, гадел, юнәлеш, ачу

Зат алмашлыклары

10

“Имтихан” әсәре турында сөйләшү

Караклык, гаделлек турында сөйләшү

11

“Данлыклы Акчуриннар” тексты

Нәсел, укымышлы, морза, гасыр, үзсүзле, вәкилләр

12

Диалогик сөйләм үстерү

Табиблар турында сөйләшү

13

Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”

Бичарам, җәяү, рәнҗеп калмасын, киез итек

Хәл фигыль

14

Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”  (2 өлеш)

Сулыш алу, җирән, бата-чума, тәмам, өметләнәм

15

“Ак чәчәкләр” әсәре турында сөйләшү

Лексиканы кабатлау

16

Социолог профессиясе турында

Җәмәгатьчелек катлам, фикер, мөнәсәбәтләр, бәхәс

17

“Реклама” тексты

Ташлама, табыш, мәгълүмат, тәртип, җитәкче, төркем

Сыйфат+исем конструкциясе

18

“Һөнәр сайлау – җаваплы эш” тексты

Ихтыяҗ, килешә, киләчәк, төгәл

19

“Нинди һөнәр сайларга” дигән тема буенча сөйләшү

Һөнәрләр турында сөйләшү

20

“Минем булачак һөнәрем” сочинение

Һөнәр

Татарстан Республикасы (13 сәг.)

21

“Татарстан Республикасы” тексты

Шартнамә, мәйдан, сафлык, мул сулы, ике яклы

Ия, хәбәр

22

“Татарстанның икътисади үсеше” тексты

Икътисади үсеш, төбәк, тәэсир итә, ягулык, билгеле

23

“Казан” тексты

Илче, гаҗәеп, дәртле, шәкертләр, тәшкил итә

Сан

24

Татарстанның беренче Президенты

Президент М.Шәймиев

25

Диалогик сөйләм үстерү

Татарстан Республикасы

26

“Сәнгать дөньясында” тексты

Уңай, тискәре характерны белдерүче сүзләр

27

Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге

Композиторлар турында сөйләшү

28

Татарстан телевидениясе

Телевидение

29

Татарстан музейлары

Музейлар

30-31

“Казандагы югары уку йортлары” тексты

Югары уку йортлары турында сөйләшү

Исем ясагыч кушымчалар

32

“Җәйге Универсиада” тексты

Кул куелды, ниһаять, әһәмиятле, ишкәк ишү

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

33

“Татарстан Республикасы” темасын кабатлау

Лексиканы кабатлау. Теманы йомгаклау.

Гаилә һәм балалар  (15 сәг.)

34

Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” (1 өлеш)

Түземсезлек белән, сәбәп, комачауламыйм, кыен хәл

Бәйлек сүзләр

35

Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”  (2 өлеш)

Аерылу, серне ач, ияләштеләр, эндәшми калам

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

36

“Тапшырылмаган хатлар” әсәре турында сөйләшү

“Хатын-кыз бәхете” темасына сөйләшү

37

Т.Миңнуллин “Илгизәр+Вера” (1 өлеш)

Пәри, аңгыра, җибәрмиләр, барыбер, бурыч, элек

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль

38

Т.Миңнуллин “Илгизәр+Вера”  (2 өлеш)

Котыртты, үкенә, кискен, интектеләр, уңайсызлану

39

 “Илгизәр+Вера” әсәре турында сөйләшү.

“Катнаш гаилә” турында сөйләшү

40-

41

Г.Әхтәмова “Берсе ак, берсе чуар”

Купшы, җим, тилгән, тилмергән, сагалый

әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре

42-43

Р.Хафизова “Әни нинди була?”

Наз, өлеш, юатты, сыйпый иде, исем кушкан, ятим

Сорауларга җавап бирү. Ситуатив күнегүләр башкару.

44

Гаилә

Ятим балалар, тәрбиягә алучы гаиләләр

45

Нүрзилә “Сөембикә кыйссасы”  (1 өлеш)

Һәлакәт, коточкыч, мәрхүмә, фахишә

Туры сөйләм

46

Нүрзилә “Сөембикә кыйссасы” (2 өлеш)

Шашкын, битараф, нечкә, читлек, чыгып сыза

47

“Сөембикә кыйссасы” әсәре турында сөйләшү

“Сөембикә үз бәхетен табачакмы?”

48

“Гаилә һәм балалар” темасын кабатлау

Лексиканы кабатлау. Теманы йомгаклау.

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе  (18 сәг.)

49

Г.Мөхәммәтшин “Йөрәктәге эзләр”  (1 өзек)

Очрашу, җенләнмә, кунакка чакыру, оялта, аучы

Исем фигыль

50

Г.Мөхәммәтшин “Йөрәктәге эзләр” (2 өзек)

Чәчле бикә, көләч, бака күле, пөхтә, сөйгән яр

Инфинитив

51

Г.Мөхәммәтшин “Йөрәктәге эзләр” (3 өзек)

Чакрым, корсак, урындык чите, селкенмә, кызма

Боерык фигыль

52

 “Йөрәктәге эзләр” әсәре турында сөйләшү

Әсәр турында сөйләшү

53

А.Гыймадиев “Батыр егет”

Баскыч култыксасы, пәке, буй, күкрәк, кундырды

Бәйлек сүзләр, теләк фигыль

54

З.Хәким “Чын ярату” хикәясе

Ялварулы, исбатлый, чылбыр, нәфрәт, чара табу

Теркәгечләр

55

 “Чын ярату” хикәясе турында сөйләшү

“Мәхәббәтне саклауда ике як та җаваплы”

56

Х.Туфанның биографиясе

Шагыйрьнең тормыш юлы

57

Х.Туфан “Кайсыгызның кулы җылы?”

Үзгәртергә, бәйләргә, хәбәр бирергә, алкалар, яра

Үткән заман хикәя фигыл

58

Х.Туфан “Әйткән идең”

Юлыктым, сөй, яраткан, миннән түбәнне

59

Разил Вәлиев

Тормыш юлы, шигырләре белән танышу

60

Илдар Юзеев

Тормыш юлы, шигырләре белән танышу

61

Хәзерге татар әдәбияты

Хәзерге татар әдипләре һәм  шагыйрьләре

62

Р.Гаташның биографиясе

Шагыйрьнең тормыш юлы

63

Р.Гаташ “Ирләр булыйк”

Үсмер чакта, күк гөмбәзе, мәҗлес, вәгъдә

64

Р. Миңнуллин шигырьләре.

Р. Миңнуллинның “Талбишек” китабына күзәтү ясау, шигырьләрен уку.

65

“Мәхәббәт – гаиләнең нигезе”  темасын кабатлау

Лексиканы кабатлау. Теманы йомгаклау.

66

Арадаш аттестация: Тест

Лексиканы кабатлау. Теманы йомгаклау.

Йомгаклау дәресләре  (2 сәг.)

67-68

Йомгаклау дәресе

Ел буе үткәннәрне кабатлау, ныгыту

7.МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1.   “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”  ( Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе)  Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова К. С. Фәтхуллова,  Г.М. Әхмәтҗанова. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.2013 ел)

2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ”Татар теле” .Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең  11нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге.

 Казан ”Мәгариф” нәшрияты,

2010 ел

.

1. Н.С.Гыймадиева

“Татар теленнән  изложениеләр”,5-11 сыйныфлар өчен. 2006

2. Ә.Н.Сафиуллина

“Татар орфогрфиясенең кыен очракларына дидактик материал”.2008

3. Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева  “ Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру өчен тематик план”.11 нче сыйныф. Укытучы өчен методик ярдәмлек. 2009

4 Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”. 11 нче сыйныф. Укытучы өчен методик ярдәмлек. 2010

5. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006

6. Ф.Ф.Харисов

 «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2002.

7.Яр Чаллы шәһәре 32 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучыларының эш тәҗрибәсе.2006

8.Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе

«Төп һәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны бәяләү»

 Яр Чаллы, 2004

9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт ” газеталары

http:/mon.tatar.ru саитМОиН РТ

1. Асия Гыйләҗетдинова

“Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар”. ”Яңалиф” нәшрияты,2004

2.Р.Р.Нигъмәтуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы “ Яр Чаллы, 2005

3. Р.С.Нурмухаметова “Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся.”2008

4.Ч.М.Харисова “Татарский язык”.Справочник.2009

5.Н.М.Хәсәнова,В.Г.Факеева “Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы “

2 кисәк. Яр Чаллы, 2005

6.Ф.С. Сафиуллина К.С.Фәтхуллова Н.Г.Сазонова “Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар”. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпләренең 5 – 11 сыйныфлары өчен ярдәмлек. Казан – ТаРИХ, 2003

Сүзлекләр:

Ф.А.Ганиев “Татарско-русский словарь”Казань.Татарское книжное издательство,1988

-М.И.Махмутов “Школьный русско-татарский словарь” Казань.Татарское книжное издательство,1989

Ф.А.Ганиев “ Татар теленең орфографик сүзлеге.”Казан. “Раннур” нәшрияты ,2002

-Нәкый Исәнбәт” Татар теленең  фразеологик  сүзлеге”

Яр Чаллы.”Идел-йорт”нәшрияты.2001

-Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2007

Ф.С.Сафиуллина,Л.М.Ризванова

“Татар теленең  синонимнар сүзлеге.” ”Хәтер”Казан,1997

Хәлил Сәлимов. “Татар теленең орфоэпик сүзлеге.”

Чаллы.”КАМАЗ”нәшрияты,1995

“Көмеш кыңгырау”,

«Татарстан яшьләре» , «Шәһри Чаллы» газеталары, «Мәйдан» журналы

Электрон ресурслар:

            -http://edu.tatar.ru/

- http://www.suzlek.ru/

-http://www.mtss.ru/course/

-http://kitap.net.ru/

-http://tatar.com.ru/

     - belem.ru; tatarile.org.com);

 -“АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

"Бәйлек сүзләр". 4 класс. Татар теле

Рус мәктәбендә рус балалар белән эшләүче укытучылар өчен дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм. Дәрес темасы: Бәйлек сүзләр. Дәреслек авторы: Хәйдәрова. 4 сыйныфның рус төркеме өчен...

Дәрес планы 10 класс татар теле рус группасы

Укучыларны спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенәтөшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; активфикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү....

6 класс татар теле "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Материалы для успешного использование на уроках татарского языка и литературы...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

Мастер-класс. Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану

Мастер-класс. Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану...