Главные вкладки
Яруллина Ильсия Наилевна
Татарча укый-яза белик!
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: искусство
Увлечения: спорт
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Казань
Место работы: МБОУ"СОШ№68" города Казани
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/yarullina-ilsiya-nailevna" Гыйлем юлы - бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы - бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр" "Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйем өйрәнә алмас"
Татар халкының горурлыгы булган һәм Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Утыз Имәни, Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, Х.Фәезханов, К. Насыйри кебек бөек кешеләр тезмәсен тулыландырып торучы мәшһүр галим, гаҗәеп киң карашлы, тирән белемле, үз чорының рухи тормышына караган бихисап күп хезмәтләр иҗат иткән галим буларак, Ризаэддин Фәхреддин 19 йөз ахыры - 20 йөз башларында татар әдәбияты, тарихы, ислам дине, иҗтимагый фикер үсеше һәм рухи мәдәниятендә иң алдынгы урыннарның берсен алып торды. Аның шөһрәте илебез белән генә чикләнмичә чит мәмләкәтләрдә дә киң таралды.
О себе
Мин Казан шәһәренең 68 нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшлим; дәресләрдә, класстан тыш чараларда балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куям. Бу - заман таләбе. Иҗади сәләт тәрбияләү – мәңгелек һәм катлаулы проблема. Үткәрелгән дәресләр балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык-бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала.
Пофессиональ рейтинг күрсәткечләре
Алдагы көннәргә куелган максатлар
1. Укучыларның критик фикерләү сәләтләрен үстерә алырлык алымнар белән эшләү
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Ренат Харис "Кеше кайчан матур"
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт -
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
Олы җан булып калганга,
Олы җанлы булганга.
Мой взгляд на мир
Фән һәм мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр киң колач алган чорда укыту-тәрбия эшенең сыйфатын камилләштерү мөһим. Бүгенге көндә белем бирүнең сыйфаты күбесенчә укытучының яңа технологияләрне үзләштерү һәм аларны эшендә файдалана белү дәрәҗәсенә бәйле. Мин шәхсән үзем дәресләрдә коммуникатив үсеш технологиясен кулланам. Бу төр дәресләрдә рус телле укучылар хата ясаудан һәм начар билге алудан курыкмыйча, үз фикерләрен әйтә алалар;уку мәсьәләсен бергәләп чишәләр, кыенсынган очракта бер-берсенә ярдәм итәләр. Моның өчен дәрес башында ук уңай психологик халәт тудырыла. Иң кыюсыз, оялчан, материалны начар белгән бала да үзен ышанычлы тота башлый. Үзеннән көчлерәк иптәшенең җавапны дәвам итүе укучыга кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Үкытучы, әлбәттә, беренче укучыга –ярдәме, ә икенчесенә шундый әһәмиятле фикерне дәвам итә алганы өчен рәхмәт әйтә. Шатлык, үз эшеннән канәгать булу балада горурлык хисе тудыра һәм дәресләрдә тагын да күбрәк белү, өйрәнү теләген уята. Шуннан соң инде акрынрак уйлаучы бала да җитезрәк уйлый, эшли башлый. Бу очракта укытучының осталыгы шунда:ул укучыны уңышка китерәчәк ситуация тудыра, дәрестәге аралашу балада шатлык хисе уятырлык итеп оештыра. Ахырдан болар барысы да уңай нәтиҗәгә китерә, укыту эшенең сыйфатын яхшырта.
Соңгы елларда укыту-тәрбияне интенсивлаштыру дигән төшенчә киң кулланыла. Интенсивлаштыру- берәр эшнең үсешен , алга барышын тизләтү дигән сүз. Ул укучыларның дәрестә мөстәкыйль эшчәнлеген оештыруны, аның күләмен арттыру, дәреснең тематикасын киңәйтү, предметара бәйләнеш булдыру, балаларның белем һәм күнекмәләрен тирәнтен тематик тикшерү, укытуның фәннилегенә нык игътибар итү, аның гамәли юнәлешен көчәйтү, төрле-турле методлар куллану, класста тиешле әхлакый-психологик халәт булдыру кебек мәсьәләләрне үз эченә ала. Бу максатка ирешүдә семинар-дәресләр зур әһәмияткә ия.
Балалар семинар-дәрескә өстәмә әдәбият белән җентекләп танышып килергә тиеш. Бу исә аларга берничә чыганактан файдаланырга, алар арасыннан иң тирән эчтәлеклесен, семинар темасын тулырак яктыртканын сайлап ала белергә, фикерне анализлап, гомумиләштерүләр һәм нәтиҗә ясарга ярдәм итә. Семинарда материалны мөстәкыйль өйрәнү нәтиҗәләре турында күмәк фикер алышына. Бу- уку процессында кулланыла торган төп чара. Укытучы семинарларда укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыручы хезмәтен үти. Аның төп бурычлары мондый:- укучылар эшчәнлеген күзәтү,-аларның игътибарын теманың төп сорауларына юнәлтү, -барысын да актив эшчәнлеккә тарту, - һәр укучының үзенең чыгышы ахырында үзе сөйләгәннәргә йомгак ясавына ирешү.
Семинарда дәрес этапларын да алыштырырга мөмкин. Өй эшләре алдагы дәресләрдә үк бирелә. Уку материалын өйрәнү аңлату һәм ныгыту белән тыгыз бәйләнештә оештырыла. Семинар укытуның башка формасы- консультация белән алып барыла. Алар индивидуаль, төркемләп һәм күмәкләп уздырылырга, эчтәлеге буенча билгеле бер темага кереш, кереш аңлатма бирү, гадәти һәм гомумиләштерү рәвешендә булырга мөмкин. Кабинетта “Дәресләргә үзлегеннән әзерләнү почмагы” булдыру консультацияләр үткәрүне шактый җиңеләйтә. Әлеге почмакта киңәш бирә торган , шулай ук иллюстратив материаллар , семинарларга сораулар һүм җаваплар, мәгълүмат чыганаклары, тәкъдимнәр һәм хәтергә сеңдерү өчен кирәкле язмалар урнаштырыла. Алар кыска һәм укучыларга таныш булган сүзләр кулланып төзелергә тиеш.
Шулай итеп, семинар –дәрес укытуның гамәли юнәлешлелеген көчәйтергә, укучыларны китап һәм башка чыганаклар белән эшләргә күнектерергә, аларда мөстәкыйллек, үз эшләренә тәнкыйтьчел караш, үз фикерләрен исбатлый алу сәләте тәрбияләргә ярдәм итә.
Мои достижения
Моё портфолио
Педагогик эшчәнлегемнең күбрәк өлеше рус балаларына татар теле өйрәтәгә корылганга, алда күрсәтелгән хезмәтләрем рус аудиториясендә эшләүче тәрбиячеләргә, укытучыларга файдалы булыр дип исәплим. Рус балаларының татар телен өйрәнүдә кыен булган темалар түбәндәгеләр дип саныйм, аларны үзләштерергә күбрәк вакыт сарыф итәм.
Татар теленең үзенчәлекле авазлары |
Кая? Кайда? сорау алмашлыклары |
Исемнең тартым белән төрләнеше |
Эш-хәрәкәтне белдерүче фигыльләр |
Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше |
Фигыльләрнең юклык формасы |
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты