"Яшь журналист" түгәрәге программасы
презентация к уроку на тему

Сафина Зульфия Ирековна

"Яшь журналист" түгәрәгенең эш программасы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yash_zhurnalist_tugrge_programmasy.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

Сафина Зульфия Ирековна

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясе

                                                  Яшь журналист

ТҮГӘРӘГЕ ПРОГРАММАСЫ

(2013-2014)

                                                                                     

                                                                           Җитәкче: СафинаЗ. И.,

                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                          Аңлатма язуы

 “Яшь журналист” иҗат түгәрәге укучыларны  халкыбызның рухи-әхлакый кануннары белән таныштырырга, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтне үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып бара. Түгәрәктә танып-белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. Укучылар түгәрәктә  газета-журналлар басу технологиясе, газета әсәрләре иҗат итү баскычлары (тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү, текст төзү, ритм, рифма һ.б.) журналистика жанрлары  турында мәгълүмат алалар. Үзләре газета-журналлар өчен шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр иҗат итәләр, үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнәләр.  “Шәкерт” исемле гимназия гәзитен чыгаралар . "Яшь журналист” иҗат түгәрәгенең эшчәнлеген шул газета битләрендә яктыртып баралар.

        Түгәрәкнең эше утырышлар дип аталса да, ул структур яктан традицион формадагы дәресләргә охшаган: оештыру, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, йомгаклау. Дәресләрдә ныгытуга, ягъни гамәли эшкә, күнекмәләр бирүгә вакытның күпчелек өлеше сарыф ителә, кайбер утырышлар тулысы белән практик эшкә багышлана.
Түгәрәк  лекция, практикум, иҗат ителгән әсәрләрне тәкъдим итү, проект эше яклау, очрашу-әңгәмә, экскурсия, кичә һәм башка формаларда да үткәрелә. Программа атнасына 2 дәрес исәбеннән төзелде. Түгәрәктә 2-5  нче сыйныф укучылары шөгыльләнә.

    Түгәрәкнең максаты:

-сүзнең матурлыгын, туган телнең кеше тормышындагы алыштыргысыз ролен укучыларга төшендерү;

-туган як матурлыгын күрергә, аны сакларга өйрәтү;

-укучыларны әйләнә-тирәлеккә иҗади карарга өйрәтү, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

- укучыларда әдәби телгә мәхәббәт тәрбияләү, дөрес сөйләргә, фикерне дөрес итеп әйтергә, аңлатырга өйрәтү.

    Түгәрәкнең бурычлары:

- балаларны иҗади дәртләндерү, аларның йөрәгендә иҗат чишмәсен уяту;
- көндәлек матбугат белән танышып баруга күнектерү;

- республикада, шәһәрдә, сыйныфта булган яңалыклар, истәлекле вакыйгаларны өйрәнеп, вакытлы матбугат жанрының берсендә хәбәрләр язарга өйрәтү;

- түгәрәк әгъзалары тарафыннан уңышлы дип табылган әсәрләрне республикада чыгып килә торган газета-журналга тәкъдим итү;

-төрле конкурсларда катнашу, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә ирешү.

Тематик план

Атнасына 2 сәгать,

 Барысы – 60 сәгать.

Тема

Барлык сәгать

теоретик

практик

I

Оештыру эшләре.  (Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау)

1

 

 

II

Газета-журнал укый беләбезме?

Газета ничек ясала?

Хәбәрчегә хас сыйфатлар

Минем яраткан газетам

“Атна” газетасына экскурсия

Газета алдаганны яратмый. Газеталарга күзәтүләр

Газета-журналлардагы фоторәсемнәр. Рәсем ясау, рәсемгә исем куярга өйрәтү

7

1

1

1

1

2

1

2

1

1

 

1

1

 

8

 

 

1

1

1

1

III

Журналистикада жанр төрләре

Хәбәри жанрлар:

Хәбәр язарга өйрәнәбез. Гимназиядә булган вакыйга яки факт турында язу

Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу.

Интервью – иҗади гапләшү

Хисап (отчет) –сөйләшүгә корылган вакыйга турында сөйли.

Аналитик жанрлар:

Корреспонденция- җәмәгатьчелек иътибарын проблемага юнәлтә

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт

13

8

2

2

2

2

5

2

3

6

4

1

1

1

1

2

1

 

1

7

4

1

1

1

1

3

1

 

2

IV

 

Шигырь язарга өйрәнәбез. 23

Шигырьдә ритм һәм рифма саклау кагыйдәләре

Күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен уку, шигырь төзелешен тикшерү.

Уеннар "Башын башлыйм, син тәмамла”

“Җомга көн кич белән” утырышында шагыйрьләр белән очрашу

Газета-журналларда басылган шигырьләргә күзәтү ясау.

Төрле темаларга шигырьләр иҗат итү, аларны утырышларда уку, анализлау, әдәби тәнкыйть ясау.

“Шәкерт” газетасын  чыгару 

23

3

2

1

2

2

5

 8

2

1

 

 

1

 

 

 

21

2

2

1

1

2

5

8

V

Риторика-чыгыш ясарга һәм аралашырга өйрәтүче фән4

Сәнгатьле сөйли белү осталыгы. Үзебез иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле уку

“Яшь журналист” иҗат түгәрәгенең ачык утырышларында, колледжда уздырылган башка чараларда чыгыш ясау

4

2

2

1

1

 

3

1

VI

Еллык эшләргә нәтиҗә ясау.

2

 

2

Яшь журналист” программасы

    Оештыру эшләре. (1 сәг.) (Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау)

    Газета-журнал укый беләбезме? (7 сәг.) Газета ничек ясала? Редколлегия составы, аларның вазифасы һәм эшчәнлеге. Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Креативлык, культуралылык, хәбәрдарлык, зәвык һ.б. Минем яраткан газетам: яшьләрне кызыксындыручы рубрикалар, аларда күтәрелгән темалар, мәсьәләләр. “Атна” газетасына экскурсия. Элек чыккан саннары белән танышу. Газета алдаганны яратмый. Чынбарлыкны ачу, укучыга аны җиткерүдә журналист осталыгы. Газеталарга күзәтүләр. Газета-журналлардагы фоторәсемнәр. Рәсем ясау, рәсемгә исем куярга өйрәтү

    Журналистикада жанр төрләре. Хәбәри жанрлар: репортаж, интервью, хроника, очерк, памфлет, фельетон белән танышу. Хәбәр язарга өйрәнәбез. Гимназиядә булган вакыйга яки факт турында язу. Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу. Интервью – иҗади гапләшү. Хисап (отчет) –сөйләшүгә корылган вакыйга турында сөйли.

Корреспонденция- җәмәгатьчелек иътибарын проблемага юнәлтә.

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт

    Шигырь язарга өйрәнәбез. (13 сәг.) Шигырьдә ритм һәм рифма саклау кагыйдәләре. Күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен уку, шигырь төзелешен тикшерү. Уеннар "Башын башлыйм, син тәмамла”. “Җомга көн кич белән” утырышында шагыйрьләр белән очрашу. Газета-журналларда басылган шигырьләргә күзәтү ясау. Төрле темаларга шигырьләр иҗат итү, аларны утырышларда уку, анализлау, әдәби тәнкыйть ясау. “Шәкерт” газетасын  чыгару 

    Риторика-чыгыш ясарга һәм аралашырга өйрәтүче фән (4 сәг.) Сәнгатьле сөйли белү осталыгы. Үзебез иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле уку. Иҗат түгәрәгенең ачык утырышларында, гимнаазиядә уздырылган башка чараларда чыгыш ясау

    Еллык эшләргә нәтиҗә ясау. (2 сәг.) Уку елы ахырында иҗат түгәрәгенең ачык утырышын уздыру.

Программаны тормышка ашыру шартлары һәм көтелгән уңышлар.

    Программа түгәрәк җитәкчесеннән фәнни-педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, журналистика, рәсем сәнгате буенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, белгечләр белән киңәшләшеп, аларны эшчәнлеккә җәлеп иткәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Уфа шәһәре шартларында моның үз мөмкинлекләре бар. Түгәрәк “Атна” газетасының “Балалар атнасы”, “Тулпар”журналының “Тузганак” кушымтасы, “Әллүки” журналы белән хезмәттәшлек итә.

    Белем бирү программасы шактый катлаулы, шуңа күрә түгәрәккә йөрүче балаларның дәресләргә даими йөрүе кирәк. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Укучылар үз көчләре белән нәрсәдер иҗат итсәләр, язсалар, кызыксыну арта. Шуны истә тотып, программада гамәли дәресләр өстенлек итә.

         Күрсәтмә материалны мультимедиа чаралары аша файдалану уңышлы. Ул дәресне җанлырак итә, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтә. Әлеге программаны  тулысынча тормышка ашыру өчен берләшмә утырышлары үткәрелә торган кабинетка интернет челтәренә тоташкан компьютер, ноутбук,  фотоаппарат, принтер кирәк.

     Курс буенча методик эшкәртмәләрнең аз булуы эштә күп кыенлыклар тудыра. Программа авторы бу юнәлештә туктаусыз эзләнү алып бара.
Программа материалын уңышлы үзләштергән укучы түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

- гимназиядә яки группада үткәрелгән чара турында хәбәр яза;

- ритм һәм  рифманы иҗат эшендә дөрес итеп куллана;

- журналистикадагы жанр  төрләрен һәм  үзенчәлекләрен дөрес һәм урынлы файдалана ала;

- һәр эшендә пөхтәлеккә, язмаларының дөреслегенә ирешергә омтыла;
- журналистика барлыкка килү, үсеш тарихыннан хәбәрдар, хәзерге шартларда журналистикадагы  үсеш тенденцияләре белән кызыксына, яңалыкларны вакытында белеп бара;
- сүзләрдән образ тудыра, художестволы чаралар ярдәмендә иҗат итә белә;

- үзе иҗат иткән шигырьне сәнгатьле итеп сөйли;

- үз милләтенең культурасы, сәнгате һәм әдәбияты белән горурлану хисләре кичерә;

- хәзерге татар әдәби телендә аралаша һәм сәхнәдән торып сөйли белә;

- иҗади бәйгеләрдә катнаша.

 Әдәбият исемлеге

  1. Гарифуллин В.Г.  "Үткен каләм, үткер күз”. Казан: Тат. китап нәшр.,1995 – 165 б.
  2. Гарифуллин В.Г.  "Журналистның иҗади эшчәнлеге нигезләре” Казан, 2004 – 205 б.
  3. Курбатов Х.Р. "Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы”. Казан: "Мәгариф” нәшр., 2002. – 200 б.
  4. Хәйруллина А.Х. Тел күрке – сүз (матур сөйләргә өйрән). / А.Х.Хәйруллина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 113 б.
  5. Кружок театра кукол. Методическое пособие. / Под ред. Л.Г.Шпет. – М: «Просвещение», 1967. – 103 с.
  6. В школьном театре: Инсценировки произведений русских писателей-классиков, песни и романсы на слова поэтов XIX века. – М.: «Детская литература», 1971. – 513 с.
  7. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144 б.
  8. “Кызыл таң”, "Атна”, “Өмет” газеталары, "Тулпар”, "Әллүки” журналлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эш программасы 6 сыйныф

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...

9 класста географиядән эш программасы

Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

рус төркемендә 8сыйныф өчен татар теле hәм әдәбиятыннан эш программасы

рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә 8нче сыйныфлар өчен Хәйдәрова Р.З.дәреслегенә нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Татар телендә эшләп килә торган "Яшь талантлар" түгәрәгенең эш программасы...

10 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ.

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...