Фигыльләрне кабатлау.
план-конспект урока (8 класс) на тему
Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлаганда сингапур структураларны бик нык ярдәм итә, укучылар дәрестә кызыксынып, теләп утыралар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8klass_figylachyk_dres.docx | 22.42 КБ |
fig-ne_kabatlauachyk_dres.ppt | 1.42 МБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы: Камалиева Гөлия Вазыгулла кызы.
Сыйныф: 8
Дәрес: татар теле
Дәрес темасы: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1. Фигыль төркемчәләрен, аларның ясалышларын, төрләнешләрен кабатлау,ныгыту.
2. Фигыль төркемчәләрен сөйләмдә, язуда дөрес, урынлы куллануны үстерү.
3. Балаларда әйтем, мәкальләр аша халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.
Дәрес тибы: үткән материалны ныгыту, кабатлау.
Кулланылган технологияләр: компьтер, шәхескә якын килү, уен технологияләре, сингапур методикасы структуралары( “Токин Мэт”, “Релли Робин”, “Таймд Пэа ШЭА”, “Конэрс”, “Файнд зе Фиб”).
Җиһазлау: презентация, карточкалар, А-3,А-4 кәгазь битләре.
Дәрес барышы.
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Кулланылган структуралар | Нинди максат белән |
1.Оештыру моменты | 1. исәнләшү,дәрескә әзерлекне тикшерү, хәерле көн теләү.(слайд №1) 2. дәфтәрләрне ачып , бүгенге числоны язып кую. | 1. Исәнләшү. -Хәерле көн миңа да, -Хәерле көн сиңа да. - Кояшлы көн сезгә дә -Кояшлы көн безгә дә.(ишарәләп күрсәтәләр) 2. Дәфтәрләргә число язалар. | ||
2.Актуальләштерү. | -Укучылар, сезнең алда ребус бирелгән.(слайд №2) -Нинди сүз яшеренгән икән анда? Уйлап карагыз әле.(ФИГЫЛЬ) (Слайд №3) | Укучылар уйлыйлар, төркемнәрдә бергәләп хәл итәләр һәм җавап бирәләр. | ||
3. Фигыль темасын кабатлау. | -Без сезнең белән “Фигыль” иленә сәяхәт кылабыз. Күзләрегезне йомыгыз, безне тылсым иясе шул илгә илтеп куяр. (күзләрен йомалар) “Токин Мэт” кулланып “Фигыль” иле турында белгәннәребезне искә төшерик әле. (кагыйдә аңлатыла: -һәр төркем үз өстәлендә фигыль сүзенә карата сүзләр, фразалар яза -аннан соң башка өстәл янына барып аларның эшләрен тулыландыра, сораулар бирә -һәр төркем үз эшен яклый.) -Молодцы, укучылар, “фигыль иле” турында шактый беләсез икән. -Ә “Фигыль” илендә нинди “ шәһәрләр” бар икән соң?Уйлап карагыз әле. “Релли Робин” кулланып иңбаш партнерларыгыз белән фикер алышыгыз. Кемнең буе озынрак шул башлый. (берничә укучыдан сорала) (Слайд №4- Фигыль төркемчәләре.) | Укучылар А 3 форматлы кәгазь битендә эәлиләр, бирелгән вакыт тәмамлангач башка өстәлгә күчәләр. Укучылар үз-ара сөйләшәләр. | “Токин Мэт” “Релли Робин” | Укучыларны үзләренең фикерләрен җиткерә белү, бәйләнешләр таба белүне һәм җавапларын анализлап, нәтиҗә чыгара белүне тикшерү. Укучылар бер-берсен игътибар белән тыңлый алуларын, тулы төгәл җавапларын җиткерә белүләрен тикшерү, ныгыту. |
Фигыль төркемчәләрен кабатлау(хикәя фигыль) | (Слайд №5 –хикәя фигыль) -Әйдәгез әле Х.Ф турында сөйләшеп алыйк. -Хикәя фигыльнең ничә заманы бар? (3) -Хәзерге заман турында 1нче өстәл тулырак мәгълүмат бирә. Үткән заман – 2нче өстәл Киләчәк заман - 3 нче өстәл. -Һәр команда үз заманы булган 1 мәкаль да әзерли.(уйларга вакыт бирелә) | Укучылар уйлыйлар, төркемнәрдә эшлиләр.Командадан 1 кеше сөйли. | ||
Дәфтәрдә эш. | -Кирәкле кушымчаларны куеп языгыз, тәрҗемә итегез. 1.Айдар комлыкта үзе генә кечкенә көрәге белән уйна...(х.з х.ф).2.Малайлар урманга таба кит(билгеле үт.з.) 3. Алар иртәгә рус теленнән диктант яз(билгеле кил.з) (Слайд №6- дөрес җаваплар) | Укучылар дәфтәрдә эшлиләр. Дөрес җаваплар тыңлана, тәрҗемә итәләр. | ||
Теләк, боерык фигыль. Бирем: | -Алга таба без “ теләк, боерык фигыль” шәһәрләренә юл тотарбыз.Бу шәһәрләр турында без нәрсә беләбез соң? “Таймд ПЭА ШЭА” кулланып бер-беребезнең җавапларын тыңлыйк.Һәрберегезнең 30секунд вакыты бар.Йөзгә-йөз партнерларыгыз белән фикер алышыгыз. (берничә җавап тыңлана) -Бирелгән ситуацияләрне хәл итегез. Фигыльнең кайсы төркемчәсен кулланырсыз? -Как попросите разрешения сходить: 1 стол- в кино? 2стол – к другу? 3 стол – в библиотеку? | Укучылар бирелгән вакыт эчендә һәрберсе үз җавапларын әйтә, партнерларының җавабын тыңлый. (Боерык фиг-ң 1 заты юк. Теләк фигыль бары 1нче затта гына була) Төркемнәрдә уйлыйлар, дәфтәргә язып куялар. Һәр төркемнән 1 кеше(укытучы билгели) үз җавабын әйтә. | “Таймд ПЭА ШЭА” | Бирелгән вакыт эчендә үз фикерен тулысынча җиткереп, партнерын да тыңлый ала алганын тикшерү, ныгыту. |
Шарт фигыль. Бирем: | (Слайд №7 –шарт ф.) -Түбәндәге мәкаль, әйтемнәрдән шарт фиг-не табып язып алыгыз.(Слайд №8) 1.Халык әйтсә, хак әйтә. 2.Ни чәчсәң,шуны урырсың. 3.Эшләмәсәң яз көне, ни ашарсың кыш көне. 4.Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын. (дөрес җаваплар тыңлана) -Димәк Ш.Ф ничек ясала?( -са/-сә кушымчалары белән) -Укучылар, тормышта билгелеле 1 шартлар үтәлсә генә тормышыбыз мәгънәле, кызыклы булыр. | Укучылар шарт фиг-не язып алалар. Укучылар барлык, юклык формасына мисаллар китерәләр. | ||
Хәл фигыль. Сорау: Карточка белән эш. | (Слайд №9) _Укучылар, ни өчен бу төркемчәне хәл фигыль дип атадылар икән?уйлап алыгыз әле. (үзендә рәвеш, фигыль билгеләре булганга) -Әйе, дөрес укучылар. _Ә хәзер әйдәгез хәл фигыльнең төрләре турында сөйләшик әле. Аның ничә төре бар? (4) -Сезгә кайсы төре күбрәк ошый?Әгәр дә хәл фигыльнең 1 генә төрен калдырырга кушсалар, кайсын калдырыр идегез? Шул турыда уйлагыз да, җавабыгызны өстәлдәге кәгазь битенә язып куегыз. -“Конерс” ярдәмендә эшебезне дәвам итик. Үзегез язып куйган сан астындагы почмакка барыгыз.(почмакта пар табалар) “Релли Робин” ярдәмендә ,ни өчен шушы почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз. -Кемнең киемендә ак төс күбрәк шул башлый.Вакыт китте. (берничә җавап сорала) -Ни өчен элеге почмакларны сайлавыгызны белдек.Рәхмәт сезгә. (укучыларга сораубирелә) -Укучылар , әйтегез эле, әгәр дә хәл фигыль булмаса, безнең телебез нинди булыр иде икән? “Релли Робин кулланып” җавапларыбызны парларыбызга җиткерик. (берничә җавап тыңлана) -Яхшы, укучылар, рәхмәт, утырыгыз. - Мин сезгә карточкалар таратам,сез бирелгән җөмләдән хәл фигыльне табып төрен билгеләгез. (карточкалар таратыла) (җаваплар тыңлана, укытучы билгели) | Уйлаганнан соң, укучылар җавап бирәләр. Укучылар җавап бирә. Үзләренә ошаган төр санын язып куялар. Парлары белән фикер алышалар. Укучылар җөмләләрне укыйлар, биремне үтиләр. | “Конерс” “Релли Робин” “Релли Робин” | Бирелгән сорауга берничә җавап барлыгына инандыру өчен |
Инфинитив Йомгаклау. | (Слайд №10) -Инфинитив турында нәрсә әйтә аласыз? Төркемнәрдә уйлашыгыз. -Инфинитив булмаса безнең телебез нинди булыр иде икән? -“Релли Робин” кулланып иңбаш партнерларыгыз белән фикер алышыгыз. (берничә җавап тыңлана) -Укучылар , без сезнең белән “Фигыль” иленең төрле шәһәрләрендә булдык.Белемнәребезне тагын да ныгытыр өчен “Файнд Зе Фиб” кулланып алыйк әле. -Сез фигыль темасына карата 1 дөрескә бик ошаган , 2 дөрес булган факт,җөмлә язарга тиеш буласыз. (кагыйдәсе аңлатыла) (Һәр өстәлдән 1 кеше укый) | Укучылар уйлаганнан соң. Җавап бирәләр. (- формалары - ясалу юлы -мисалар) Һәр укучы яза. | Релли Робин. “Файнд Зе Фиб” | Материалны тулысынча белүләрен , дөресне дөрес түгелдән аера алуларын ачыклар өчен |
Өй эше | - Фигыль төркемчәләрен кулланып “Ял көне” теасына 10-15 җөмләдән торган хикәя язып килегез. | Көндәлеккә язып куялар | ||
Раслау (утверждение) | 1.Бүген дәрес кызыклы булды: -кем минем белән килешә, басыгыз әле. 2.Миңа дәрестә барысы да аңлашылды: -кем килешә , басыгыз. 3. Миңа барысы да аңлашылып бетмәде: -кем килешә, басыгыз. (аңлашылып бетмәгән укучыларга): -Сезнең белә индивидуаль эшләрбез. Булган сорауларыгызны язып парковкада калдырыгыз. --Теләүчеләр фикерләрегезне, сорауларыгызны язып калдыра аласыз.Мин 2 нче дәрестә барысына да җавап бирермен. | Укучылар үзләренә туры килгән раслауга басалар. | ||
Тим Чир. | -Әйдәгез күңелле нотада дәресебезне тәмамлыйк. (алдан таратылган кәгазь битләренә укытучы әйткәнне ясыйлар)(Яхшы кәефне күрсәтүче рәсем килеп чыга) -Мин дә молодец! (башын сыйпый) -Син дә молодец!(күршенекен сыйпый) -Акыллы без, барыбыз!(кулларын күршеләренең иңбашларына куялар) -Беләсезме ,ни өчен? -Чөнки “Без булдырабыз” (кулларын берләштерәләр) |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Ф И Г Ы Л Ь
Ф И Г Ы Л Ь
Хикәя Боерык Инфинитив Шарт Теләк Хәл
Хәзерге заман Үткән заман Киләчәк заман -а -ә -ый -и Билгеле үткән заман Билгесез үткән заман Билгеле киләчәк заман Билгесез киләчәк заман -ды/-де, -ты/-те -ган/-гән, -кан/ -кән -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк -ыр/-ер/-р, -ар/-әр/-яр
1.Айдар комлыкта үзе генә кечкенә көрәге белән уйна(хәз.заман х.ф). 2. Малайлар урманга таба кит(билгеле үт.заман) 3. Алар иртәгә рус теленнән диктант яз(билгеле кил.заман)
I мин языйм II син яз III ул язсын
Мәкал ь , әйтемнәрдән шарт фигыл ь ләрне табып язып алыгыз: Халык әйтсә,хак әйтә. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Эшләмәсәң яз көне, ни ашарсың кыш көне. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын.
барлыкта юклыкта -са/-сә -ма/-мә Мин тисәк Син тисәгез Ул тисәләр Без тисәм Сез тисәң Алар тисә Мин тимәсә... Син Ул Без Сез Алар м ти мәсәң ти мәсә ти мәсәк ти мәсәгез ти мәсәләр Мин ти сәм Син ти сәң Ул ти сә Без ти сәк Сез ти сәгез Алар ти сәләр
Х Ә Л Ф И Г Ы Л Ь
I төр II төр III төр IV төр барлыкта барлыкта барлыкта барлыкта юклыкта юклыкта -п, -еп, -ып -мыйча, -мичә -а, -ә, -ый, -и -гач, -гәч, -кач, -кәч -ма, -мә, -ганчы, -гәнче
барлыкта юклыкта -ырга/-ергә, -арга/-әргә, -рга/-ргә -маска/ -мәскә
Фигыл ь төркемчәләрен кулланып, “Ял көне” темасына хикәя төзеп килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Затланышлы фигыльләрне кабатлау.
7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....
Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы
Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә....
Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")
В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...
ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.
Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...
Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.
6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат: 1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...
Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау
1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга...
План урока татарского языка в 6 классе Хикәя фигыльләрне кабатлау
Хикәя фигыльләрне кабатлау...