План урока татарского языка в 6 классе Хикәя фигыльләрне кабатлау
опыты и эксперименты (6 класс) на тему

Минниярова Эндже Мирзасалиховна

Хикәя фигыльләрне кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_uroka_v_6_klasse.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           План урока татарского языка  в 6 классе

Урок № 31

Тема урока

 Хикәя фигыльләрне кабатлау

Цель урока

1. Хикәя фигыльнең заман формаларын, мәгънәләрен искә төшерү, сөйләмдә танып - белү күнекмәләрен ныгыту.

2.Компьютер, проектор белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларда әниләргә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләү.

Планируемые образовательные результаты

Предметные

1.Хикәя  фигыльне        табарга        өйрәтү,        аларның  морфологик  үзенчәлекләрен  һәм җөмләдә кулланылышын аңлау;

2. Хикәя  фигыльне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү;

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Метапредметные

1.Мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

2.Төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү

Основные понятия

Хикәя  фигыль турында алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

Трудовые действия учителя

Презентация, карточкалар, тест, сингапур алымы куллану

Учебно- методическое обеспечение       (средства, оборудование)

Укытучы өчен

Татар теле дәреслеге 6 сыйныф, видеопроектор, тестлар, карточкалар, терәк схемалар.

Для обучающихся

Татар теле дәреслеге 6 сыйныф, видеопроектор, тестлар, карточкалар, терәк схемалар.

Этап (ход) урока, включая демонстрируемые трудовые действия учителя.

Деятельность учителя

Деятельность обучающихся

Оештыру өлеше

-Уңай халәт тудыра.

- Исәнмесез, укучылар.Менә тагын яңа көн туды. Без үзебезнең туган җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык. Әти-әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән дәресебезне башлап җибәрик әле.

Бүгенге дәрес уңышлы үтсен өчен бездә нинди сыйфатлар булырга тиеш, укучылар

  • Позитив узара бәйлелек
  • Индивидуаль җаваплылык
  • Тигез катнашу
  • Үзара ярдәмләшү

Актуальләштерү.

- Укучылар слайдка игътибар итегез

1) Тексттан фигыльләрне табыгыз.

Р.Фәхреддиннең берничә үгет - нәсихәте укыла

"И, газиз балалар, ата- анагыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өсте торганда сез утырып тормагыз.

Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата - аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти - әни булырсыз, шунда сезне дә балаларыгыз хөрмәтләр".

Укучылар, нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

- Фигыль нинди сорауларга җавап бирә

-Фигыль нинди ике төркемгә бүленә?

-Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

булыгыз-боерык фигыль, тотыгыз -боерык фигыль, сөйләшегез- боерык фигыль, утырып тормагыз- боерык фигыль, ярдәм итегез- боерык фигыль, үстерделәр- үткән заман хикәя фигыль, булырсыз - киләчәк заман хикәя фигыль, хөрмәтләр - киләчәк заман хикәя фигыль

-Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.

-Фигыльләр нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләячәк? сорауларына җавап бирә.

-Затланышлы һәм  затланышсыз була

-Хикәя, боерык, шарт

Дәрескә УМК кую

  • Кроссворд ярдәмендә дәрескә УМК  куйыйк

Сораулар:

1.Йорт хуҗасы

2.Өстәл күрке

3.Тема үткәч, гомумиләштереп....

4.Кечкенә чакта яратып укыган әсәр

5.Кызлар исеме

Нинди сүз килеп чыкты?

Дәрескә максат куйыйк, укучылар

Җаваплар:

1.Хуҗа

2.Ипи

3.Кабатлау

4.Әкият

5.Алия

-Хикәя фигыльләрне кабатлау

 -Хикәя фигыльнең заман формаларын, мәгънәләрен кабатлау.

Алган белемнәрне кабатлау

- Хикәя фигыль турында белгәннәрне искә төшерик:

  • Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
  • Хикәя фигыль ничек төрләнә?
  • Юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
  • Нинди жөмлә кисәге булып килә?
  • Фигыльнең ничә юнәлеше бар?
  • 3 зат, берлектә зат- сан кушымчасы буламы?
  • -дыр, -дер, -тыр, -тер кайсы юнәлеш кушымчалары?
  • -ш, -ыш, -еш кайсы юнәлеш кушымчалары?

-Хәзерге заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

Нинди сорауга җава бирә?

-Хикәя фигыль эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә. Хикәя фигыльләр зат-сан, заман, юнәлеш белән төрләнә. Барлык, юклык формалары була. Юклык төре -ма/-мә, -мый/-ми кушымчалары ярдәмендә ясала. Җөмләдә хәбәр булып килә.

-Сөйләм вакытында үтәлгән яки үтәлмәгән эш-хәлне белдерә

Белемнәрне ныгыту

Сайланма диктант яздыру

Бирем. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне генә язарга

Ана - ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучыларны ана тудырган. Ана баласын күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит.

Нәтиҗә ясыйк

Бер укучы тактада эшли (үстерә фигылен төрләндерә)

Калган укучылар дәфтәрдә җырлый фигылен төрләндерә

Үстерә, жырлый, сөйли, үсә, йөри башлый, булыша, өйрәтә, була, тәрбияли, бирә, карый.

 

А) Нигезе [у] сузыгына һәм тартыкка тәмамланган фигыльләргә -а, -ә кушымчалары ялгана.

 Б) Нигезе [й], [и] авазына тәмамланган фигыльләргә шулай ук -а, -ә

кушымчалары ялгана.

 В) Сузыкка тәмамланган нигезләргә -ый, -и кушымчалары ялгана,

нигезнең соңгы сузыгы кыскара.

Ял минуты

 Үткән заман хикәя фигыльләрне искә төшерү.

* Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

*Үткән заман нинди төрләргә бүленә?

*Үткән заман нинди кушымчалар белән ясала?

*Үткән заманның юклык формасы бармы? 

Бирелгән шигырьдән үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз.

Булган әйбәт заманнар.

Борын-борын заманда

Булган әйбәт заманнар.      

Кешеләр бер - берләренә

Кунакларга барганнар.

Бәйрәмнәрдә котлашып

Матур хатлар язганнар.

Авыллардан - шәһәрләргә.

Шәһәрләрдән - авылларга

Посылкалар салганнар.

Бар да әйбәт булганнар,

Хәтта куяннар да элек

Тәмле күчтәнәчләр биреп

Җибәргәннәр урманнан.

Үзгәрделәр әниләр.

Хәзер инде куяннар да

Ерак - ерак урманнардан Күчтәнәч җибәрмиләр.

Ф. Яруллин

Үткән заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.

Бер укучы тактада эшли.

Калган укучылар дәфтәрдә үзгәрде фигылен төрләндерә

Киләчәк заман хикәя фигыльләрне искә төшерү.

 Киләчәк заман хикәя фигыль нәрсә турында хәбәр итә?

 Киләчәк заман хикәя фигыльнең нинди төрләре бар?

 Ул нинди кушымчалар ялганып ясала?

Нинди сорауларга җавап бирә?

Карточкалар белән эш. Мәкальләрне дәвам итү,  мәгънәләрен дәвам итү

Дәреслек белән эш.  156 нчы  күнегү

Бирем. Бирелгән фигыль нигезләреннән билгеле киләчәк заманның барлык һәм юклык төрен ясап язарга. Бие-, төзе- фигыльләрен билгеле киләчәк заманның барлык формасында зат - сан белән төрләндерергә.

    Мин сезгә бер риваять сөйлим.

Әнисе үзенең улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә, армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. "Әни, нигә син шулкадәр күп кадак кактың?"- дип сорый.

Әнисе: Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?- ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ананың улы да олыгая, әнисе исә картая. Улы әнисе янына беркөнне килә дә: "Әни , кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин, яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыгыма каршы яхшылык эшләдем"- ди. Ә әнисе болай ди: "Әйе, улым, син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзе. Аларның эзе калган бит",- ди.

Бирем. Ни өчен әнисе улына шулай ди? Ул нәрсә әйтергә тели? Астына сызылган фигыльгә телдән морфолөгик анализ ясагыз.

Сөйләм вакытына хәтле булган яки булмаган эш-хәлне белдерә.

Үткән заман ике торгә бүленә: билгеле үткән заман, билгесез үткән заман.

Билгеле үткән заман -ды, -де; -ты,-те кушымчалары белән ясала һәм  нишләде? дигән сорауга җавап бирә. Билгесез үткән заман -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары белән ясала һәм нишләгән? дигән сорауга җавап бирә.

Үткән заманның юклык формасы бар. Ул -ма, -мә кушымчалары белән ясала.

Барганнар, язганнар, салганнар, үзгәрделәр,

салганнар.

Сөйләм вакытыннан соң булачак яки булмаячак эш-хәлләр турында хәбәр итә

Билгеле һәм  билгесез киләчәк заман

-ачак/-әчәк, ячак/ -ячәк, -ар/-әр, -ыр/ -ер, -р

нишләячәк? нишләр?

Рефлексия

Тест эшләү.

Дәвам ит  

        - Дәрестә миңа .... ошады.

  •  Мин аңладым...
  • Мин ирештем...
  • Тагын нәрсә белер идем.

Белемнәрне бәяләү

       Тестны бергәләп тикшерү

       

       - Дәрестә миңа .... ошады.

  •  Мин аңладым...
  • Мин ирештем...
  • Тагын нәрсә белер идем.

Йомгаклау

- Укучылар, дәресне шигырь юллары белән  тәмамлыйсым  килә.

Әнкәйләргә булган мәхәббәт,

Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.

Рәнҗетмәгез, берүк, балалар,

Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

Өй эше

Хикәя фигыльләр кулланып, "Саф ак чәчәк төсле ул әни йөрәге” дигән темага инша яки шигырь язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".

План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

План-конспект урока татарского языка в 7 классе "Хәл фигыль"

План-конспект урока татарского языка в 7 классе по технологии А.З.Рахимова "Хәл фигыль"...