2 нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа на тему

Нотфуллина Гюзель Ирековна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rp_2kl._rodnoy_gosudarstvennyy_yazyk.docx334.48 КБ

Предварительный просмотр:

C:\Users\Фирюза\Desktop\2кл.родн.(тат.гос.)яз..jpeg

                                                     

                                                      АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде:

I.Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Законы (№273, 29.12.2012 ел).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы ( ТРЗ-68, 22.07.2013 ел).

3. Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты (РФ Мәгариф министрлыгының 1897 нче боерыгы белән кертелгән, 17нче декабрь, 2010нчы ел). 

II. Мәктәпнең локаль документлары.

1. Татарстан  Республикасы  Совет районы муниципаль  гомуми бюджетлы  белем   учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2018-2019 нче елга укыту  планы.

2. Татарстан  Республикасы  Совет районы муниципаль  гомуми бюджетлы  белем учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең  “Эш программасы турында нигезләмә”се.

III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:

1.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/ [басма өчен Ч.М.Харисов,К.С.Фәтхуллова,З.Н. Хәбибуллина җаваплы ].- Казан: Тат. кит. нәшр.,2011.- 239 б.

2 .Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы   тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан, 2014.

IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:

Татарский язык.2 класс: учебник для четырёхл. нач. шк. /Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева, Г.М. Ахметзянова .-Казань:Татармультфильм, 2013.-144 с.: ил.- (Күңелле татар теле).

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәресләре укытуның төп максаты һәм бурычлары

Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1)​ татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2)​ татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3)​ программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4)​ карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5)​ татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

6)​ татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә​сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш​тыруны дәвам итү;

7)​ халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Татар исемнәрен, Татарстан топонимикасын дөрес әйтә белү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән таныштыру; укучыларның логик, индуктив, дедуктив фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү, аралаша белү сәләтен үстерү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү; татар теленең лексик, грамматик нигезләрен, филологик белемнәрен системалы рәвештә үзләштерү, укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

 Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.

 Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Универсаль уку күнекмәләре

Әдәби уку буенча төзелгән эш программасы укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндегеләр санала:

-гомуми кулланыш нормалары һәм кыйммәтләре күзлегеннән кешеләрнең эш- гамәлләрен, тормыш ситуацияләрен бәяләү;

-текстны “эмоциональ кичерү”, үз фикереңне белдерү;

-башка кешеләрнең хисләрен аңлау, кешенең хәленә керү, аңа теләктәшлек белдерү;

-укылган әсәр геройларына карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

Предмет нәтиҗәләре 

булып әдәби уку курсын өйрәнгәндә универсаль уку гамәлләре формалашу санала.

Регулятив универсаль уку гамәлләрен 

формалаштыру чарасы булып – продуктив уку технологиясе; т

анып-белү универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру чарасы булып-дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат;

коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру хезмәт итә.

Предмет нәтиҗәләре:

-укытучы, укучы укыган текстны ишетеп аңлау;

-бөтен сүзләрне аңлап, дөрес уку;

-текстны тулысынча сөйләү;

-кечкенә күләмле шигырьләрне ятлау;

-рәсем буенча телдән хикәя төзү;

-автор, текст исеме һәм текстның эчтәлеген билгеләү;

-хикәя, шигырьне аера белү.

Ярдәмгә мохтаҗ балалар белән эшләү өчен универсаль уку гамәлләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр        

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белүне мөмкин кадәр гади итеп аңлату;

- туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану хисләре булдыруны өстәмә материалларга нигезләнеп тәкъдим итү;

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү юлларын укучыга шәхси якын килү методикасы нигезендә хәл итү;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирүне тагын да гади юллар нигезендә аңлату;

Предмет нәтиҗәләре

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- эшчәнлек өчен уңай шартлары булган эш урынын әзерләү.

- укытучы ярдәме белән эшне планлаштыруның тагын да уңайрак юлларын өйрәнү.

- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү өчен кулланма схема материаллардан файдалану.

- эш сыйфатына бәя бирә белү алымнарының схематик ысулына таяну.

- эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү өчен уңайлыклар тудыру ( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек белән эш итә белү өчен өстәмә уңайлыклар тудыру.

- хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп укый алырга ирешерлек мотивлаштыру юлларына таяну.

- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку өчен уңай шартлар тудыру.

- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү өчен сүзлекләрдән файдалану, ул сүзләрне шәхси сүзлек дәфтәренә теркәп бару.

- текстны сәнгатьле итеп укыгач, эчтәлекне өлешләргә бүлеп гадиләштерү, сорауларга җавап бирү өчен план-схемадан файдалану.

- укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү өчен алдан тәкъдим ителгән план нигезендә эш алып бару.

- предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү өчен уңайлы чыганак кулланмалардан файдалану.

- укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белүнең гади ысулларыннан файдалану, планлы эш алып бару.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү өчен укучыда уңай мотивация булдыру.

- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү өчен укучыда кыенсыну, читенсенү кебек хисләрне җиңәрлек ярдәм ысулларыннан файдалану.

- сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

 - парларда эшли белүнең әһәмиятле булуын аңлата алырдай ысуллар куллану, укучыда әлеге эш төре белән кызыксынырдай сыйфатлар тәрбияләү.

                    ПРЕДМЕТНЫ  ҮЗЛӘШТЕРҮНЕҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН

                                                                                  НӘТИҖӘЛӘРЕ

                     

Укучы өйрәнә:

  1. Исемнең төшем килеше белән таныштыру.
  2. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  3. Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  4. Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).
  5. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
  6. 11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
  7. Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  8. Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.
  9. Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.
  10. Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.
  11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.
  12. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.
  13. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
  14. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
  15. Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәм орфоэпик минимум

1.Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.  Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2.Тартык авазлар.Яңгырау һәмс аңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую

                                  Укыту  предметының эчтәлеге

                                      Без мәктәпкә барабыз ( 6 сәг.)

            Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен аңлату, дәреслек белән танышу. Яңа уку елы белән котлау. Кем? Нәрсә? Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Хәзерге заман хикәя фигыльне барлык-юклык формасында зат-сан белән төрләндерү. Уку-язу зсбапларының барлыгын-юклыгын, кирәклеген хәбәр итү, уку хезмәте турында сорау, сөйләү. Сорау белдерүче аффикслар. Татар алфавиты. Татар теленең хәреф-аваз системасы. Татар  телендә сингармонизм законы.  Тәртип саннары.  Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары.  Раслау җөмләләр.  Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

                                 Базарда. Көзге уңыш. (  11 сәг.)

    Көз билгеләре. Нинди? соравына җавап бирүче сүзләр. Чөнки теркәгече белән җөмләләр төзү. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.  Сүзнең нигезе һәм кушымчасы. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан 3 зат формасы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат берлек, күплек сан формалары. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасы.  Исемнәрнең төшем килеше. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары, аларга җавап бирү. Җиләк- җимеш, яшелчә исемнәре.Үзеңнең режимың турында сөйләү. Ничә? Ничәнче? Ничә сум? Ничек? сорауларына җавап бирү. 1-100 гә кадәр саннар, аларны  сөйләмдә дөрес куллану. Базарга барырга чакыру, базарда җиләк-җимеш сатып алуны белдергән сөйләм үрнәкләре.

                                 Мин чисталык яратам. (16 сәг.)

   Чисталык һәм сәламәтлек турында диалог һәм монологлар төзү. Без, сез, алар  алмашлыкларын сөйләмдә куллану. Сабын белән юына төзелмәсе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3 зат күплек формасы.  Кемгә? Нәрсәгә? сорауларына җавап бирү кушымчалары.  Мин, син, ул алмашлыкларының юнәлеш килешендә  кулланылышы.  Шәхси гигиена предметларының атамалары, аларны сөйләмдә куллану. Табибка кайсы җирең авыртуны әйтү, авыруга киңәш бирү.

                                             Кыш (13 сәг.)

 Кышкы табигатьне сурәтләү. Ел фасыллары, ай исемнәре. Сыйфатның гади дәрәҗәсе. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.  Антоним сүзләр белән танышуны дәвам итү. Калын, нечкә сузыкларны  дөрес әйтү, язу.  О-Ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылышын белү. Тартык авазларны дөрес әйтү, язу. Бәйрәм белән котлау язу.

                                       Безнең гаилә” (5 сәг.)

  Гаилә әгъзаларын атау. Аш вакытлары. Өй эшләрендә булышу турында сөйләү. Исемнәрнең төшем килешендә төрләнеше, кушымчалары. Кайчан? соравына җавап бирү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше. Бер-береңне табынга чакыру, кыстау формалары. Боерык фигыльнең барлык-юклык формасы. Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы.

                                           Яз ” (4сәг.)

Язгы  табигатьне сурәтләү. Ел фасыллары, ай исемнәрен искә төшерү.  Кайчан? соравына җавап бирү. 10-20 саннарының төзелеше, язылышы.

                    Туган ягым. Мин Татарстанда яшим” (4сәг.)

   Татарстан шәһәрләре, елга исемнәре. ... шәһәре,  ... урамы  төзелмәсен сөйләмгә кертү. Исемнәрнең  иялек килеше белән төрләнеше, кушымчалары. Зат алмашлыкларын төрле килешләрдә куллану. Астында,өстендә сүзләрен сөйләмдә куллану.

                                       Кибеттә” (4 сәг.)

   Кием, ашамлык исемнәре, аларның бәяләрен сорау формалары. Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасын сөйләмдә дөрес куллану. Ә  теркәгечен сөйләмдә дөрес куллану. Бирегез әле  төзелмәсе, аны сөйләмдә куллану.

                                            Җәй” (7 сәг.)

Җәй билгеләре. Сабантуй бәйрәме.  Ничә? Ничәнче?сораулары, аларга  җавап бирү. Әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә куллану. Татар теленең үзенчәлекле сузыкларын белдерүче хәрефләр, аларны  дөрес  язу.

  Барлыгы:   70  сәгать.

         


                                                                                                       Календарь – тематик  план

 Татар теле

 Сыйныф:   2 нче

 Барлыгы  сәг. 70  ; атнага 2 сәг.

 Контроль эш:  5

Дәрес темасы

Сәг.са-ны

                      Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

                                       (УУГ үсеше)

Үткәрү вакыты

предмет

метапредмет

шәхескә кагылышлы

план

факт

                                                                   Без мәктәпкә барабыз ( 6 сәг.)

1.

Яңа уку елы белән!  Мин, син алмашлыклары-ның  юнәлеш килеше

1

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, ки-рәклеген хәбәр итә белү (сорау)

Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү

Үз хезмәтеңне оештыру, дәрестә  игътибарлы булу,бер-береңне ишетә белү

02.

09

2

-мы, -ме сорау кисәкчәләре

1

Сорау аффикслары белән җөмләләр әйтә белү;үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү

Сорауларга җавап биргәндә ялгышларны төзәтә белү

Дәрестә дөрес утыру һәм җавап

бирү, укытучыны ишетә белү

05.09

3

Татар теленең хәреф-аваз системасы. Транскрипция.

1

 Транскрипция билгеләре белән яза белү. Татар теленең   үзенчәлекле сузыклары һәм  аларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Татар теленә уңай караш булдыру

07.09

4

Татар телендә сингармонизм законы. Иҗек.

1

Калын һәм нечкә сузыкларны   дөрес әйтү,сингармонизм законын аңлау

Биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Сөйләм телен үстерү

09.09

5

Кем?Нәр-сә?сораулары.           Исемнең күплек саны.

1

Кем?Нәрсә?сорауларына җавап бирә,аларны кулланып   сораулар бирә белү

Сорауларга җавап биргәндә ,ялгышларны төзәтә белү

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

16.09

6

Кереш контроль эш.

1

Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Алдагы сыйныфта үтелгән грамматик материалны искә    төшерү

19.09

                                                   Базарда. Көзге уңыш (  11 сәг.)

7

Хаталар өстендә эш.1-10га кадәр саннар.

Ничә? соравы  

1

1-10 га кадәр саннар-ның әйтелешен, язы-лышын искә төшерү.

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру

Бер-береңә игътибарлы булу

21.09

8

 Тәртип саны. Ничәнче? соравы  

1

Микъдар, тәртип саннарының язылышы һәм әйтелешен өйрәнү.Ничәнче? соравы

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып

Үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл,анык,күпъяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын булдыру

23.09

9

Боерык фигыльнең барлык, юклык формасы белән таныштыру

1

Бер-береңә эш куша белү

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

26.09

10

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнеше

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең  зат- санда төрләнешен белү

Анализ ясый белү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

30.09

11

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,3зат юклык формасы

1

-мый/ -ми аффиксларын куллана белү

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану

Дәреслек белән эшләргә

өйрәтү, дәфтәрләрдә орфографик таләпләр үтәү

05.10

12

Хәзерге заман хикәя фигыль юклык формасының зат- санда төрләнеше

1

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләвен  (эшләмәвен) әйтә белү

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыру

Бер-береңә игътибарлы булу

07.10

13

Исемнең урын- вакыт килеше

1

-да/-дә, -та/-тә аффиксларын дөрес куллана белү. Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү

Фикерләрне логик чылбырга салу

Әкият жанрына кызыксыну уяту

12.10

14

Кайда? соравына җавап формасы. Яңгырау һәм

саңгырау авазлар

1

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Тиешле мәгълүматны табу,билгеләү

Укучыларда “хезмәт, тырышлык” төшенчәләрен кабул итү

14.10

15

Исемнең юнәлеш килеше

1

Предметларны кая куйганыңны әйтә белү

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

17.10

16

Кая?соравына җавап формасы

1

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

Татар теленә уңай караш булдыру

21.10

17

1чирек контроль эш.” Без мәктәпкә барабыз. Базарда”

1

Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

26.10

                                                            Мин чисталык яратам ( 16 сәг.)

18

Хаталар өстендә эш. Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешләре

1

Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешләрен чагыштырып куллану

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

Бер-береңә игътибарлы булу

09.11

19

Кайда? соравы. Астында,өстендә бәйлек сүзләре

1

Кайда? соравы белән сорау җөмләләр төзү һәм аларга астында , өстендә бәйлек сүзләре белән җавап бирү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләү

12.11

20

Исемнең чыгыш килеше. Кайдан? соравы кушымчалары  

1

 Яңгырау һәм саңгы-рау авазл арга карап сүзләргә тиеш ле ку-шымча куя белү. Чы-гыш  килеше кушымчаларын таный белү

Фикерләрне логик чылбырга слау

“Шәхси гигиена” төшенчәсен кабул итү

16.11

21

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

1

Рәсем буенча шул сорауларн ы куланып сораулар төзи,җавап бирә белү

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

Бер-береңә игътибарлы булу

19.11

22

Исемнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре

1

Җөмләләрдән юнәлеш,чыгыш, урын-вакыт килеше сораул арына җавап биргән сүзләрне табу

 Эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү

Татар теленә уңай караш булдыру

23.11

23

 Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары

1

Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын тану һәм куллана белү

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану

Сөйләм телен баетуга омтылыш уяту

26.11

24

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын чагыштыру

Эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү

Бер-береңә игътибарлы һәм ихтирамлы булу

30.11

25

Җиләк-җимеш яратам. Әле кисәкчәсе

1

Яратам,яратмыйм фигыле. Әле кисәкчәсенең мәгънәсен аңлау

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлыкны үстерү

Укучыларда “хезмәт, тырышлык” төшенчәләрен кабул итү

03.12

26

Чөнки  теркәгече

1

Чөнки  теркәгече белән җөмлә ләр төзи, җөмләдә куллана белү

Нәтиҗә ясый белү

Чиста, матур язу тәрбиясе.

07.12

27

Сыйфатның гади дәрәҗәсе

1

Нинди?соравын, сыйфатның гади дәрәҗәсен таный, куллана белү.

Кагыйдәне аңлап кабул итә белү

Укуга хөрмәт тәрбияләү

10.12

28

Сорау җөмләләр. Ничек?соравы

1

Сорау җөмләләр төзү, җөмләләрдә бик кисәкчәсен куллана белү

Төшенчә,термин,кагыйдә,закончалыкларны аҗлап эш итә белү

Әхлак тәрбиясен бирү

14.12

29

I яртыеллыкка контроль эш    “Базарда”,

”Мәктәп” темасы

1

Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

17.12

30

Хаталар өстендә эш.

Яшелчәләр нинди?

1

Яшелчәләрнең төсен әйтү, әйдә базарга барабыз төзелмәсен куллана белү

Анализ ясый белү

Чиста, матур язу тәрбиясе.

21.12

31

Ә теркәгече.

1

 Белемнәрне практикада куллана белү.Ә теркәгечен кулланып җөмләләр төзи белү

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлыкны үстерү

Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү

24.01

32

Ө,О хәрефләренең язылышы

1

Ө, о хәрефләренең язылышын белү

Объектларны чагыштыру

Чиста, матур язу тәрбиясе.

11.01

33

Сабын белән юына төзелмәсе

1

Чисталык турында бәйләнеш ле сөйли белү, Сабын белән юына төзелмәсен куллана белү

Нәтиҗә ясый белү

Гигиеник таләпләрне үтәргә

өйрәтү

14.01

                                                             Кыш  (13 сәг.)

34

Хәзерге заман хикәя фигыльнең  I,III зат берлек сан формалары

1

Хәзерге заман

хикәя фигыльне I,III зат берлек санда куллана белү

Анализлау,

объектларны чагыштыру

Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту

18.01

35

Исемнәрнең берлек санда I зат тартым белән төрләнеше.  П-б чиратлашуы.

1

Үтелгән лексиканы кулланып диалог төзи белү, исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен белү.

Анализ ясый белү

Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү

21.01

36

Исемнәрнең 2 зат берлек санда тартым белән төрләнеше

1

Исемнәрнең 2 зат берлек санда төрләндерү

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

Чиста, матур язу тәрбиясе.

25.01

37

Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү

1

Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү

Анализлау, объектларны чагыштыру

Юлда игътибарлы булу

28.01

38

Исемнәрнең 3 зат берлек санда тартым бн төрләнеше

1

Исемнәрнең 3 зат берлек санда төрләндерү

Эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү

Үз фикереңне әйтә белү, күршең белән хезмәттәшлек итү

01.02

39

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

Хәзерге зам хикәя фигыльне

юклык

Төшенчә,термин,

кагыйдә,законча-лыкларны аңлап эш итә белү

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлык үстерү

04.02

40

Хәзерге заман хикәя фигылнең юклык формасын     берлектә зат-санда төрләндерү

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллануга күнегүләр эшләү

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

 Бер-береңә комплимент әйтә белү

11.02

41

Нәрсә белән? сораулары һәм аңа җавап формасы

1

Нәрсә белән ? сорауларына  җавап бирү.

Төшенчә,термин,кагыйдә,закончалыкларны аңлап эш итә белү

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

15.02

42

Антоним сүзләр

1

 Сүзләрнең антонимнарын таба белү. Һава торышын сорый һәм әйтә белү

Анализлау, объектларны чагыштыру

Бер-береңә игътибарлы һәм ихтирамлы булу

18.02

43

Хәзерге  заман хикәя фигыль 1, 2 зат күплек сан формасы

1

Хәзерге  заман хикәя фигыль 1,2зат күплек сан формасын белү

Фикерләрне логик чылбырга салу

Туган як табигатенә мәхәббәт хисе уяту

25.02

44

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

Хәзерге заман хикәя фигыльне юклык формасында кулла   ну

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Чиста, матур язу тәрбиясе.

04.03

 45

Хәзерге заман хикәя фигыль нең 1, 2, 3  зат берлек санда төрләнеше

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3  зат берлек санда төрләндерү

Анализ ясый белү

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу

09.03

46

Мин җимлек ясадым төзелмәсе

1

Нәрсә  дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңның нәрсә ясаганын сорый белү.

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлыкны үстерү

Кошларга карата игътибарлы булу

11.03

                                                                                    Безнең гаилә  (5 сәг.)

47

Без,сез,алар алмашлыклары. 8 Мартка котлау язу

1

Гаилә әгъзаларын, аш вакытларын әйтә белү. Яңа лексиканы аңлау

Төшенчә,термин,кагыйдә,закончалыкларны аңлап эш итә белү

Вакытны әйтә белү һәм вакытта ориентлашырга, дөрес режим үтәргә өйрәтү

15.03

48

Исемнең төшем килешендә төрләнеше

1

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлыкны үстерү

Татар теленә , традицияләренә ихтирамлы караш тудыру

18.03

49

Чиреклек контроль эш

“Без кышны яратабыз”темасы.

1

Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру,

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

22.03

50

Хаталар өстендә эш.

Татар халык ашлары

1

Татар халык ашлары исемнәрен искә төшерү

Төшенчә,термин,

кагыйдә,законча-лыкларны аңлап эш итә белү

Татар теленә , традицияләренә ихтирамлы караш тудыру

04.04

51

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан-зат формасы белән таныштыру

Тиешле мәгълүматны билгеләү

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу

05.04

                                        Яз (4 сәг)

52

Яз билгеләре. Кайчан? соравы

1

Яз билгеләрен әйтә белү.  Кайчан? соравына җавап бирергә өйрәнү

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлык-ны үстерү

Туган як табигатенә мәхәббәт хисе уяту

12.04

53

1- 20 гә кадәр саннар

1

1 - 20 гә кадәр саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Татар теленә уңай караш булдыру

13.04

54

1- 20 гә кадәр саннар кулланып диалог төзү

1

Белемнәрне практикада куллана белү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү

14.04

55

Туган ягыма яз килде.Нинди? соравы

1

Белемнәрне практикада куллана белү.

Анализ ясый белү

Чиста, матур язу тәрбиясе

17.04

                                                                   Мин Татарстанда яшим  (4 сәг)

56

Ялгызлык исемнәр

1

Ялгызлык исемнәрен таный, дөрес яза белү.

Төшенчә,термин,ка-гыйдә,закончалык-ларны аңлап эш итә белү

Туган ягың белән горурлану хисе тәрбияләү

19.04

57

Кайда? Кайдан? сораулары

1

Мәгънә буенча сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Анализлау, объектларны чагыштыру

Туган телгә,илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү

21.04

58

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

1

Нинди транспортта барганың   ны әйтә белү.Кайсы шәһәргә барганны сорый белү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Туган телгә,илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү

25.04

59

Нинди? Ничә? Ничек? сораулары

1

Нинди? Ничә? Ничек? сорауларын дөрес куллану

Анализ ясый белү

Юл кагыйдәләрен белергә омтылыш уяту

28.04

                                     

                                                                    Кибеттә (4 сәг.)

60

Киемнәр кибетендә. Мактау сүзләре

1

Исемнәрнең күплек санда ку-  ллану. Бер-береңне мактау,      матур сүзләр әйтә белү.

Татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлык үстерү

08.05

61

Исемнәрнең 1, 2 зат тартым белән төрләнеше  

1

Исемнәрне 1. 2 затта  тартым белән төрләндерә белү

Алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

10.05

62

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау

Тиешле мәгълүматны билгеләү

Сөйләм телен баетуга омтылыш уяту

15.05

63

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасы

1

Хәзерге заман хикәя

фикерләрне логик чылбырга салу

Сөйләм телен баетуга омтылыш уяту

17.05

фигыльне 3 зат күплек санда куллану

                                              Җәй (7 сәг.)

64

Йомгаклау контроль эше.

1

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана белү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

19.05

65

Хаталар өстендә эш.Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан формасы

1

Боерык фигылнең 2 зат берлек сан формасын куллана белү

Анализ ясый белү

Чиста, матур язу тәрбиясе.

22.05

66

Исемнәрнең  берлек һәм күплек саны

1

Исемнәрне берлек һәм

күплек санда куллана белүне камилләштерү

Анализлау, объектларны чагыштыру

Туган ягың белән горурлану хисе тәрбияләү

24.05

67

Аша бәйлеге

1

Җөмләләрдә аша бәйлеген куллана белү

Фикерләрне логик чылбырга салу

Туган ягың белән горурлану хисе тәрбияләү

26.05

68

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрен кабатлау

1

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана белү

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлык-ны үстерү

Туган телгә,илгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләрен тәрбияләү

29.05

69

Кабатлау.

1

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана белү

Татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау

Чиста, матур язу тәрбиясе

30.05

70

Йомгаклау дәресе

1

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана белү

Анализ ясый белү

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

31

05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...

1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...