"Туган ягым - илһам чыганагым"
элективный курс (7 класс) по теме
Татар теленнән электив курс гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.“Туган ягым – илһам чыганагым” дип исемләнгән электив курсны актуаль дип саныйм, чөнки ул укучыларга аралашу өчен тотрыклы булган белем һәм күнекмәләр алуны тәэмин итә. Әлеге курс укучыларның тема буенча сөйләм телләрен камилләштерә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, танып белү чикләрен киңәйтә, сөйләм культурасы тәрбияли.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
programma_elektivnogo_kursa.doc | 146.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы
“Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Туган ягым – илһам чыганагым
татар теленнән электив курс программасы
Автор: I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рәхмәтуллина Г. И.
2013 нче ел
Эчтәлек
- Аңлатма язуы...................................................................................................4-5
- Программаның максаты, бурычлары, укучыларның белемнәренә куелган
таләпләр………………………………………………………………..............6
- Календарь-тематик план............................................................................... 7- 9
- Курсның эчтәлеге........................................................................................9-13
- Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш алымнары………………................................................................................14
6. Нәтиҗәлелек...............................................................................................15-16
7. Кулланылган әдәбият...................................... ..........................................17-18
.
Предмет: татар теле (рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен).
Татар теленнән электив курс гомуми белем бирү мәктәбенең 8 – 9 нчы сыйныф укучылары өчен исәпләнгән.
Программаның үтәлү срогы: 34 сәг.
Программага карата кыскача аннотация: татар теленнән электив курс гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.“Туган ягым – илһам чыганагым” дип исемләнгән электив курсны актуаль дип саныйм, чөнки ул укучыларга аралашу өчен тотрыклы булган белем һәм күнекмәләр алуны тәэмин итә. Әлеге курс укучыларның тема буенча сөйләм телләрен камилләштерә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, танып белү чикләрен киңәйтә, сөйләм культурасы тәрбияли.
Аңлатма язуы
Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген әйләнә - тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, балаларны татар халкының милли мәдәниятенә, тарихына, гореф - гадәтләренә тарту; укыту тәрбияләү эшләрен җирле милли үзенчәлекләрне, туган якның табигый - географик шартларын исәпкә алып планлаштыру “Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар теле” дигән уку предметы дәүләт укыту стандартының милли төбәк компонентының башлангыч нигезләре булып санала. Укыту эчтәлеген регионлаштыру, икетелле шәхес модельләре - МТКның эчтәлеген формалаштыруда иң әһәмиятле мәсьәләләр.
Татар телен укыту методикасында телне аны өйрәнүчеләрнең этнокультурасы белән бәйләнештә укытуны нәтиҗәле алым дип саныйм, чөнки бер туфракта туып үсүче, бер Ватан берләштерүче кардәшләренең телен уртак хәзинә буларак өйрәнү укучыларга татар телен өйрәнүгә өстәмә стимул бирә.
Курсны өйрәнгәндә, укучылар тарафыннан интеллектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, тема буенча эшләгәндә укучылар татар теле дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф тудыра.
Туган төбәк белән бәйләнешле материаллар җирле халкының эстетик идеалларын, әхлак кануннарын дөрес аңлату, алар белән горурлану хисе тәрбияләү, иҗади фикерли белергә өйрәтүдә гаять әһәмиятле урын тоталар. Шуны истә тотып, программага милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында өстәмә мәгълүмат бирү кебек дәресләр дә кертелә.
Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар ителә. Сингапур методикасына нигезләнеп эшләү алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирәчәк. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарийлар, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр. Хәзерге заман укучылары белән эшләүнең төп алымы ИКТ куллануны күздә тота. Мультимедиа, презентация, интерактив такталар куллану укучыларның өйрәнелә торган фәнгә кызыксынуын арттыра; темага карата индивидуаль һәм төркемнәрдә проектлар яклау - балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Шуны истә тотып, һәр теманы йомгаклау укучыларның үзләре эшләгән проектларны яклау белән төгәлләнә. Чыгышларга карата укучылар мөнәсәбәтләрен белдерәләр, әңгәмә коралар. Боларның бөтенесе программа буенча куелган максатка ирешүне тәэмин итә дип саныйм.
Программаның максаты: укучыларның “Туган ягым – илһам чыганагым” темасы буенча монологик һәм диалогик сөйләм телләрен үстерү, тирәнәйтү; сүз байлыгын арттыру, туган якны өйрәнү темасы буенча эзләнү - проектлау эшчәнлеген формалаштыру; туган якны, төбәкне, аның табигатен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле итеп тәрбияләү.
Төп бурычлары:
- “Туган ягым – илһам чыганагым” темасы буенча алган белемнәрне сөйләм эшчәнлегендә куллануны тәэмин итү;
- кирәкле мәгълүматны сайлау, анализлау, системага салу, гомумиләштерү кебек күнекмәләр формалаштыру;
- укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
- иҗади мөмкинлекләрен ачу;
- танып белү чикләрен киңәйтү;
- сөйләм культурасы тәрбияләү;
- әхлак тәрбиясе мәсьәләләрен хәл итү.
Укучыларның белемнәренә куелган төп таләпләр.
Укучылар
- төп мәгълүматны аерып укый, сорауларга җавап бирә һәм текстка карата сораулар куя белергә;
- укыганның эчтәлеген кыскача сөйли белергә, шуңа карата мөнәсәбәт белдерергә;
- проблемалы сорау куелган билгеле бер тема буенча диалог төзи белергә;
- үзлектән текстлар белән эшли, тематик материал сайлап, билгеле бер модель буенча текст, хикәя төзергә;
- кирәкле төшенчәләрне һәм терминнарны куллана белергә тиеш.
Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:
- сөйләү;
- әңгәмә;
- экскурсия;
- фильмнар күрсәтү;
- ИКТ куллану.
Эш формалары:
- дәрес –конференция;
- интеграль дәрес;
- практик дәрес;
- мультимедиа презентацияләре;
- тестлар үтәү;
- эшлекле уен;
- диспут;
- тренинг;
- очрашу.
Календарь-тематик план
Тәртип №ы | Тема | Сәг. саны | Контроль төре | Үткәрү формасы | Көтелгән нәтиҗә |
| Татарстан – туган республикам. | 1 | Уку, тәрҗемә итү | Телдән сөйләм конструкцияләре | Текст төзү |
Казан – Татарстанның башкаласы – 4сәг. | |||||
2 | Казан Кремле | 1 | Диалог, монолог | Индивидуаль, парлы эш | Тарихи чыганаклардан мәгълүмат әзерләү |
3 | Сөембикә манарасы | 1 | Диалог, монолог | Индивидуаль, парлы эш | Тарихи чыганаклардан мәгълүмат әзерләү |
4 | Казан музейлары. | 1 | Диалог, монолог | Интервью, видеоязма карау | Интернетка чыгу |
5 | Башкалабызның театрлары | 1 | Монолог, диалог | Виртуаль экскурсия | Интернетка чыгу |
6-7 | Казан шәһәренең истәлекле урыннары. | 2 | «Таймд пэа шэа» | Тулы җавап бирү | |
8 | И Казан! Дәртле Казан! Нурлы Казан!.. | 1 | Телдән сөйләм | Дәрес – конференция. | Эзләнү эше |
| Г. Кариевнең туган төбәге -Норлат | 1 | Фотоотчет | Тәҗрибә уртаклашу | Мөһим моментларны тотып ала белү |
10 | Шәһре Болгар | 1 | Хикәя төзү | Фикер уртаклашу | Таләпләргә туры китереп хикәя төзү |
11 | Чистай – Г. Исхакыйның туган шәһәре. | Мөстәкыйль эш. | Читтән торып экскурсия | Чистай шәһәрендә Г. Исхакый исеме белән бәйле урыннарны белү. | |
12 | Базарлы Матак – район үзәге. | 1 | Практик эш. | Проектлар яклау. | |
13 | Кама аръягы – туган ягыбыз. | 1 | Монолог, диалог | Видеофильм карау. | Кама аръягы турында хикәя төзү |
14 | Чулманым – горурлыгым. | 1 | Тәрҗемә итү күнекмәләрен тикшерү | География фәне белән интеграль дәрес | Интернетка чыгу |
| Кама аръягы районнары. | 2 | Грамматик тест | Эшлекле уен | Индивидуаль мәгълүмат әзерләү, интернетка чыгу |
17 | Татарстан шәһәрләре. | 1 | Тест | Виртуаль экскурсия | Интернетка чыгу |
Районыбызның ял урыннары – 4сәг. | |||||
18 | Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелиск. | 1 | Мәгълүмат әзерләү | Әзләнү эше | Чыгышлар әзерләү |
19 | Ял паркы. | 1 | Диалог, монолог | Экскурсия “Клок баддис” | Сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә, текст төзү |
20 | “Алина” спорт сарае | 1 | Районыбызның танылган спортчылары турында мәгълүмат туплау | Түгәрәк өстәл | Фикер алышу |
19 | “Туган якны өйрәнү” музее | 1 | Диалог, монолог | Экскурсия | Эзләнү эше |
21 | Проектлар яклау. | 2 | Практик эш. «Конэрс» структурасы | Кызыксынучанлык буенча төркемнәргә бүленү. | |
22 | Районыбызның табигате. | 1 | Әңгәмә, монолог | Диспут | Экологик тәрбия бирү. |
23 | Туган ягыбызга яз килде... | 1 | Рәсем буенча хикәя төзү | Практик эш. | Интернетка чыгу |
24 | Чишмәләр. Абдул Салман авылы янындагы “Изгеләр” чишмәсе | 1 | Әңгәмә | «Раунд тэйбл» | Экологик плакат яклау |
25 | Мәктәбебез- төрле милләт укучылары өчен толерантлылык үрнәге | 1 | Хикәя төзү | Диспут | Үз фикереңне, мөнәсәбәтеңне белдерү төрле милләт укучыларын берләштерү |
26-27 | Уртак милли бәйрәмнәребез, гореф- гадәтләребез, традицияләребез. | 2 | Рольле уеннар | Эшлекле уен ”Интервью” | Интернетка чыгу. Толерантлык тәрбияләү |
28 | Әлкием, әллием, бәллием... | 1 | Монолог, диалог, тыңлап аңлау | Музыка белән интеграль дәрес | Хикәя төзү |
29-30 | “ Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә кунакта | 2 | Фикер алышу | экскурсия | Мәкалә язу |
31 | Тыңларсыңмы җырларымны | 1 | Пародияләр ясау | Әдәби – музыкаль тапшыру. | Эстетика һәм толерантлык тәрбияләү |
32 | Районыбызның танылган шәхесләре | 1 | Гәзиткә мәкалә язу | Түгәрәк өстәл | очрашу |
33 | “Туган ягым – илһам чыганагым” | 1 | Табигать кочагына сәяхәт | Фикер уртаклашу | Мәкалә язу |
34 | Йомгаклау | 1 | Тест |
Кулланылган әдәбият
Укытучылар өчен:
1.Ф.Ф. Харисов.Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни - методик нигезләре. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2002
2. А.Ш. Әсәдуллин. Татар сөйләме. 8 нче сыйныф. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
4. Ф. Хөсни. Ни әйтергә, ничек әйтергә. Казан “ Мәгариф” нәшрияты, 1978
5. Я. О. Туберовская. Картиналар янында кунакта. Казан, 1967
6. Р. Юсупов. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. Казан, 1967.
Интернет сайтлар
1. http://www.kazan1000.ru/rus/
2. http://www.archive.gov.tatastan.ru
7. https://edu.tatar.ru/page2593.htm/cors/
Укучылар өчен:
1. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Э.Н. Фёдорова. Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006
2. Р.З. Хәйдарова. Р.Л. Малафеева. Татарский 9кл. Казан “ Мәгариф” нәшрияты, 2008.
3. Әлкием, әллием - бәллием. И. Газиз, Казан, 1996
Интернет сайтлар
Тест. Татарстан шәһәрләрен беләсезме?
1.Кайсы шәһәрне биш елга порты дип атыйлар?
а) Казан;
ә) Чаллы;
б) Яшел Үзән.
2.Казанда кайсы сәнгать бинасы М. Җәлил исемен йөртә?
а) опера һәм балет театры;
ә) яшь тамашачылар театры;
б) кызганыч, андый бина юк.
3. “Мунча ташы” театры кайда урнашкан?
а) Минзәлә;
ә) Түбән Кама;
б) Казан.
4.Казанда бөек шагыйребез Г. Тукай яшәгән кунакханә урнашкан урам:
а) Татарстан;
ә) Нариман;
б) Кремль.
5. Атаклы рус рәссамы И.И.Шишкин кайда туган?
а) Алабуга;
ә) Яр Чаллы;
б) Мамадыш.
6.Татарстан республикасының кайсы шәһәрендә сәгатьләр җитештерелә?
а) Яшел Үзән;
ә) Биләр;
б) Чистай.
7. Атаклы татар читекләрен кайсы шәһәрдә тегәләр?
а) Кукмара;
ә) Түбән Кама;
б) Арча.
8. Татарстанның милли музее кайда урнашкан?
а) Казан;
ә) Татарстанда милли музей юк;
б) Бөгелмә.
9. Эре йөк машиналары кайда җитештерелә?
а) Алабуга;
ә) Яр Чаллы;
б) Казан.
10. Нинди шәһәрне “нефтьчеләр шәһәре” дип атыйлар?
а) Зәй;
ә) Әлмәт;
б) Норлат.
Инструкция.
Эшне башкарыр алдыннан игътибарлы булыгыз:
1. Сорауга җавап бирер өчен сезнеңчә дөрес булган җавапның вариантын түгәрәккә әйләндереп алыгыз.
2. Тестны башкарыр өчен 15 мин. вакыт бирелә.
3. Һәр дөрес җавап өчен сез 10 балл алачаксыз, ә дөрес булмаган җавап өчен – 0 балл.
Максималь балл – 100.
Уңышлар сезгә!
Бәяләү системасы.
Башкарылган эш % ларда | Билге |
85%-100% | Бик яхшы |
65%-85% | Яхшы |
50%-65% | Канәгатьләнерлек |
0%-50% | Канәгатьләнерлек түгел |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган ягым - Татарстан
Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....
Туган ягым – хәзинә
С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...
Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....
"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше
Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....
Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем
Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...