Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
методическая разработка (8 класс) по теме

Галлямова Гульназ Мубараковна

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау

2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;

3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yagym-yashel_bishek.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият, 8 класс

Тема :   Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-   гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

Максат: 1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау

2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;

3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ;

4. Милли үзаң  тәрбияләү.

Материал: Г.Бәширов портреты , китаплары , магнитофон  ,                                    видео,туган як турында мәкальләр язылган плакат, проектор, телевизор.

                                Эпиграф: Хәтерләүдән курыкма син !

                                                Үткәннәрне онытма син.

                                                Бел син ерак бабайларның

                                                Ничек итеп көн иткәнен.

                                                Нинди уйлар , нинди моңнар

                                                Безгә калдырып киткәнен.

                                                                Р.Фәйзуллин.

План.

1. Актуальләштерү.Класста Психологик уңай халәт тудыру.

     Якты чырай , якты кәеф

     Күрәм мин йөзегездә.

     Исәнмесез , хәерле көн,

     Телим мин барыгызга.

2. Уку мәсьәләсе кую.

- Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә.

        Читтә йөргән чакта , сагындырып ,

        Керер өчен төнлә төшенә,

        Зәңгәр таңлы , биек , аяз күкле

        Туган ягы кирәк кешегә.

        Яшәү өчен бетмәс көч алырга

        Олысына һәм дә кечегә,

        Мәхәббәтле , ямьле , мәрхәмәтле

        Туган ягы кирәк кешегә.

-Шигырьдә сүз нәрсә турында барды ?

-Нәрсә соң ул туган як ?

-Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк , шулай кадерле ?

-Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз?

-Туган як , туган җир турында нинди мәкальләр беләсез ?

        Туган илең- туган өең.

        Ил йоласыз булмый.

        Ир илендә кадерле.

Туган илең туган анаң ,

        Чит ил үги анаң. Һ.б.

-Ил йоласыз булмый. Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган ?

-Әйе , һәрбер халыкның үзенең гореф-гадәтләре , йолалары , бәйрәмнәре , моңнары  була. Безнең дәресебезнең эпиграфы белән танышып китик әле. (бер укучыдан укыту)

- Шагыйрь Р.Фәйзуллин  бу юллар аша нәрсә әйтергә тели ?

-Әйе , һәрбер кеше үзенең халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

Үзбәя.

3. Уку мәсьәләсен чишү.

а) –Без дәрестә Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек “ әсәреннән өзекләр укыдык. Әсәр нәрсә турында ? ( кечкенә Гомәр, аның бала-чагы , туган як табигате , кешеләре , гореф-гадәтләре турында )

- Сезнеңчә , Г.Бәширов әсәрен ни өчен шулай атады икән ?

- Кечкенә Гомәрнең күңелендә балачакның кайсы мизгелләре аеруча сеңеп калган ?

-Әсәрдә гади авыл халкының тормышы яктыртыла. Халык эшли дә , ял да итә белә . Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты , үз тәртибе бар. Без нинди гореф-гадәт һәм йолалар белән таныштык ? ( Сабантуй бәйрәме , чәчүгә чыгуның беренче көне, каз өмәсе , кич утыру һ.б.)

б) Әйдәгез әле һәрбер йола турында кыскача сөйләп китик.

1 төркем.-Сабантуй

2 төркем- Чәчүгә чыгуның беренче көне

3 төркем- Каз өмәсе. Әйдәгез әле без дә “ Йөзек салыш” уйнап алыйк.  

Музыкаль тәнәфес . “Туган як” (бер укучы башкара)

в)- Шушы йолаларның кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган ? Бүгенге көн  һәм элекке көн арасында нинди аермалар күрәсез ? Мәсәлән , сабантуй бәйрәме нәрсә белән аерыла?(төркемнәрдә фикерләшәләр)

-Чәчүгә чыгуның беренче көне зур бәйрәм булган. Ни өчен ?

- Безнең Актаныш ягында халкыбызның нинди гореф-гадәтләре һәм йолалары үткәрелә ? ( Нәүрүз , Сабантуй , Карга боткас, Каз өмәсе һ.б. )

-Итагатьле , кешелекле  , үз милләтен яратучы шәхес булып үсү-

дә гореф-гадәтләрнең  роле бармы ? Әсәрдә кайсы урыннанрда алар ачык чагыла ?

г )- Бүген безнең дәресебездә авылыбызның шагыйрәсе  Һава апа Нәгыймова катнаша. Ул халкыбыз йолаларын саклап калуда үзеннән зур өлеш керткән кеше. Моннан берничә ел элек ул район күләмендә зурлап каз өмәсе үткәрде . Әйдәгез әле сүзне аңа бирик. Һава апа , сез өлкән буын вәкиле. Сез яшь  вакытта халкыбызның нинди бәйрәмнәре үткәрелә иде ? Шул турында сөйләп китегез әле.

-Ни өчен халкыбыз казга аеруча әһәмият биргән ? ( Һава апа каз мамыгыннан мендәр , таба майлагыч ясап һәм тәбикмәк пешереп алып килгән )

 -Үзегезнең иҗатыгыз белән укучыларны да таныштырып китегез әле. ( Сүз һава апага бирелде, ул берничә шигырен укып китте)

-Рәхмәт сезгә . Сезгә иҗади уңышлар , сәламәтлек телибез.

Үзбәя.

4. Рефлексия.

-Г.Бәширов татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән әдипләребезнең берсе. Ул “Туган ягым-яшел бишек “ , “Җидегән чишмә “ кебек үлемсез әсәрләр иҗат иткән . Әсәрләрендә бүгенге көндәге иң актуаль проблемаларны күтәрә , халкыбыз язмышы ,

Киләчәге өчен борчыла, экология проблемаларын ачып сала. Аның исеме мәңгелек. Татар халкының моңлы сандугачы С.Садыйкова белән “Җидегән чишмә” җырын иҗат итеп үзләренең исемнәрен үлемсез иттеләр.

                 “Җидегән чишмә “җырын бер укучы башкара.

5. Өй эше : “Туган як- кадерле төбәк” сочинение язарга әзерләнергә.

Үзбәя.

6. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы...

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә ышану-юрауларның кулланылышы

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә ышану-юрауларның кулланылышы...

"Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре" темасына дәрес эшкәртмәсе

quot;Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре" темасына дәрес эшкәртмәсе...

“Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә татар халкының рухи байлыгы, әхлакый прициплары чагылышы” темасына дәрес эшкәртмәсе.

Максат:: Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә бирелгән образлар аша татар халкының рухи байлыгын, әхлакый принципларын билгеләү....