АВторская работа "Энҗе җыям"
элективный курс (5 класс) по теме

Хамидуллина Резида Рахимзяновна

 

Программа «Энҗе җыям» является программой гуманитарной направленности. Данная программа предназначена для учащихся 2– 5 классов. Наполняемость группы в соответствии с требованиями СанПиНа 15 человек. Занятия проводятся 2 раза в неделю. Программа рассчитана на 128 часа в год. Программа «Энҗе җыям» отличается грамотным оформлением, чёткостью структуры. Программа носит целостный характер, выделены структурные части, основные компоненты программы, согласованы цели и способы их достижения. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Авторская програма109.37 КБ

Предварительный просмотр:

Образовательная программа кружка “Энҗе җыям”

по татарскому языку и литературе

для учащихся 2-5 классов

Автор программы:

учитель первой квалификационной  категории

МБОУ “Аксубаевская СОШ№2”

Хамидуллина Резида Рахимзяновна

2012-2013

Аңлатма язуы

Халык педагогикасы балаларга хезмәт, әхлак, акыл, физик һәм эстетик тәрбия бирүне күздә тота. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгән.Тәрбия бербөтен,күпкырлы, киң колачлы.Ул һәрвакыт, һәр җирдә: урамда, өйдә, мәктәптә, һәрбер дәрестә, һәр тәнәфестә тормышка ашырыла. Димәк, без бу чорда тәрбия эшен аеруча зур җаваплылык белән, эзлекле алып барырга тиеш  Түгәрәк эшчәнлеге ярдәмендә балаларны халкыбызның культура мирасы белән таныштыруны, аларның рухын баетуны, әхлагын камилләштерүне һәм төрле өлкәләрдә сәләтен үстерүнеүз алдыма максат итеп куйдым.Эшне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:

-безнең тарихыбыз, туган ягыбыз;

-халкыбызның уен, җыр, бию һәм музыка сәнгате;

-халык авыз иҗаты.

Шушы максатларны тормышка ашыру максатыннан, мин мәктәп компонентыннан бирелгән сәгатьләрне уздыру өчен махсус курс программасын төзедем. Махсус курсның исеме  “Чишмә” дип атала.    Программа рус мәктәпләренең 2-5 нче сыйныфларында укучы рус һәм татар балалары өчен 128 сәгатькә исәпләнгән. Татар әдәбияты дәресләрендә әсәрләре белән укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, әхлак сыйфатларын тәрбияләгән бүгенге көн авторларына зур урын бирү зарур.   Шуны истә тотып мин  программага татар халкының танылган язучыларының әсәрләрен, әкиятләрен дә керттем.  

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны укуга яки әңгәмә үткәрүгә генә  кайтарып калдырмыйча, эш формаларын һәм алымнарын төрлечә үзгәртәм.Табышмаклар кичәсе, әкиятләрне язу һәм сәхнәләштерү, бәетләр иҗат итүче кешеләр  белән очрашу түгәрәк эшен җанлы һәм кызыклы итеп оештырырга ярдәм итә.      

Бүгенге көндә укытучыларының төп бурычы - балаларны белемле, рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе,үтемлесе һәм нәтиҗәлесе-уеннар.

“Уен-баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар”,- дип язган профессор П.Ф.Лесгафт. Дөрестән дә, уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары - болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Танылган шәхесләребезнең берсе – Ризаэддин Фәхреддин балаларга язган үгет – нәсыйхәтендә: “ Балаларның тәрбиялесе илә тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер. Аның өчен уйнаган чакларында балалар бик каты ихтыярлы булырлар, зурлардан курку кеби нәрсәләр күңелләреннән чыгып та китәр”, - дигән.

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар да тәрбияли. Шигъри такмаклы уеннар балаларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа.

Укучыларда үзләренең иҗади активлыгын гамәлгә ашыру, нәрсәгә сәләтле, ни дәрәҗәдә зыялы булуларын һәм нәрсәгә ирешүләрен күрсәтү ихтыяҗыннан чыгып, программага зыялылык уеннары да кертелде. Төп игътибар баланың зирәклегенә, логик фикер йөртә алуына, фараз итүенә юнәлтелә. Чөнки кешенең мәгърифәтлелеге белем күләмендә генә түгел, ә аны төрле хәлләрдә куллана алу мөмкинлегендә дә чагылырга тиеш. Соңгы елларда мондый уеннар мәктәп, район, республика күләмендә еш үткәрелә башлады. Укучылар бик теләп катнашалар.

Программа түгәрәк эше буенча укучылар өчен бер айга 16 сәгать, атнага  4 әр сәгать исәбеннән 8 айга исәпләп  төзелгән, барысы 128 сәгать. Ике сәгатьнең бер сәгате сыйныф бүлмәсендә (теория), ә икенчесе спорт залда яки саф һавада ( һава шартларына карап) хәрәкәтле уеннар формасында үткәрелә ( практика). Программа биш  бүлектән тора: безнең тарихыбыз-28, балалар фольклоры – 24 сәгать, кызыклы грамматика – 36 сәгать, шагыйрьләр безнең белән -26 сәгать, кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш -14 сәгать.Укучылар бу түгәрәктә алган белемнәрен  5-8 сыйныфка  кадәр “ Сүзләр илендә” исемле түгәрәктә, ә 9-11 кадәр “Эрудит” түгәрәгендә дәвам итә алалар.

         Кызыклы грамматика бүлегендәге эш төрләре кушымта буларак бирелә. Кайбер материаллар “Мәгариф” журналыннан, “ Ачык дәрес”, “ Мәгърифәт” газеталарыннан алынган, алар кушымтада искәртелә.  

         Максат:

         Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү; укучыларның акыл-зиһен үсешен, ягъни танып-белүен, хәтерен, күзаллау, иҗади логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү; физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү.

Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү максатыннан программаның теория өлешендә сүзле уеннар, тел шомарткыч такмазалар, тел көрмәкләндергечләр, үртәвечләр, такмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, мәзәкләр, табышмаклар, һәм әкиятләр урын алды. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, нәтиҗәдә укучы үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Бу күнегүләр, мавыктыргыч итеп, уен формасында оештырыла һәм укучыларның телләрендәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итәләр.  

         Укучыларның акыл-зиһен үсешен, ягъни танып- белүен, хәтерен, күзаллау, иҗади логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан шигъри мәсьәләләр, викториналар, ребуслар, олимпиадалар, конкурс-уеннар кертелде. Бу уеннар барысы да укучыларның үз–үзләренә ышанычын арттыра, шулай ук киләчәктә бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә әзерлек тә булып тора.

         Укучыларны физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү максатыннан программаның практика өлешенә төрле хәрәкәтле уеннар кертелде, чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата – анасына һәм җәмгыятькә файда китерә ала.

Шушы максатлардан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

 - укучыларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыру;

 - уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә кертү;

 - һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту;

 - предметлы уен тирәлеге булдыру.

Укучылар белергә тиеш:

         - үткән тарихыбызны;

         - татар халкының гореф-гадәтләрен;

         - мәдәниятын, мирасын;

         - халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән поэтик һәм педагогик мирасы булган балалар фольклорын;

         - халык педагогикасын;

         - әхлак кагыйдәләрен;

         - йөгерек санау һәм телдән исәпләү күнекмәләрен;

         - әдәп-тәртип кагыйдәләрен.

Укучылар булдыра алырга тиеш:

         - коммуникатив компетент;

         - акыллы, игелекле, гадел, ярдәмчел, яхшы күңелле, хезмәт сөючән;

         - туган илне, туган телне ярату;

         - тату, дус;

         - зирәк, тапкыр;

         - мөстәкыйль;

         - җитез, өлгер, кыю;

         - физик һәм рухи яктан сәламәт.

1 Программа

1.1 Безнең тарихыбыз (28 сәг.)

Татар теле –Дәүләт теле.Флаг. Герб. Гимн.

Казанның истәлекле урыннары. Сөембикә манарасы. Кремль..

Татар халкының гореф гадәтләре. Бәйрәмнәр. Йолалар.”Сабантуй”,

”Сөмбелә”,”Нәүрүз”.

Спорт уеннары. Универсиада 2013.

Татар халкының борынгы эш кораллары .

1.2  Балалар фольклоры (24 сәг.)

Халык авыз иҗаты, аның төрләре.

Уен, аларның төрләре. Сүзле уеннар: ( CD диск) “Посылка килә”,”Көз, яңгыр”,“Кап та коп”, ”Эшләсәң эш табыла”,”Нәрсә кирәк”, “Шулай буламы, әллә юкмы?”, ”Тигез түгәрәк”, “Бу өйдә нәрсә яши?”, “Бармакларга исем кушу”. Хәрәкәтле уеннар: “Чыпчыклар һәм мәче “Түгәрәктә көрәш”,  ”Әтәч”, ”Төлке һәм тавыклар”,”Төенчек”, ”Гөрләмеш, яки кача-кача”, “Буш урынлы”, ”Кап та коп”, ”Кабыргалы камчылар”, ” Ак,димә,кара,  димә”.

Такмазалар, аларның туу тарихы, функциясе. Тел шомарткыч такмазалар: “Әби битен юмаган”, “Барыр идем урманга”, ”Бардым базарга”, “Уймак”,”Өч патшаның бер улы”,”Булган, ди, бер кеше”, ”Үлгән арба”, ”Шаян такмаза”,”Бар иде яшь чаклар”, ”Җыйдык кура җиләк”, ”Бабай бишектә чакта”,”Кызыклы сәфәр”, ”Безнең бабай”, “Дыр”

белән “бугай”.

         Такмазалар: “Борын-борын заманда”,”Давыт”,”Бер өер тай”, ”Әтәч”,”Әби битен юмаган”,“Барыр идем урманга”,”Бардым базарга”,“Уймак”, ”Өч патшаның бер улы”,”Булган, ди, бер кеше”, ”Үлгән арба”.

         Тел көрмәкләндергечләр: ”Елама, җамалый”,”Чи чия”,”Тимербаевның тае”,”Сирай суы”,”Карамалы малае”, “Кәбирләрнең кәҗәсе”,“Кәбир кызы Кәримә”, ”Карамага карама”,”Бәдрибанат бармагы”,” Бәдерниса бияләе”,”Бытбылдык балалар”, ”Мәче”, ”Мин агамны агалаган”,”Үгезегез мөгезе”, ”Абага”.

          Үртәвечләр. Такмаклар: “Күкәй салган әтәч”,”Канатлы кәҗә”,“Тәртипсез чебиләр”,”Шапшак сарыклар”“Аучы кәҗәләр”,”Ялкау ата каз”,”Печән ашаучы казлар”,”Янгынчы песи”,”Эшчән песи”,”Елак каз”,”Усал тавык”,”Гармунчы  сарык”, ”Са-ран сыер”,”Юньсез көтүче”,”Бакалар”,”Су ташучы карга”,”Эшлексез чебен”,”Бур кә-җә”, ”Карт песи”,“Елак әти”,”Мәзәк әби”, ”Өтерге”,”Хәйләкәр такмакчы”,”Ипи-хлеб”.

  “Зур шалкан” әкиятен ( Күмәк уен ),  Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятен сәхнәләш-терү.

         Әкият-табышмаклар: “Өч роза”,”Илдә булмаган ат”. Табышмак – сораулар: ”,”Бездән сорау сездән-җавап”,”Географияне беләсезме?”, ”Уналты шакмак”,”Шаян табышмак-сораулар”.

          Мәкальләр һәм әйтемнәр: Ата-ана, ата-ана һәм балалар, ана һәм бала, ата һәм бала, юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар, эш-хезмәт, Туган ил турында, галиҗәнап икмәк, белем-гыйлем, китап, уку-язу, табигать күренешләре.

         Мәзәкләр: Ата-ана һәм балалар. Мактанчык, ялганчы, куркак кешеләр. Ялкау, эшкә җавапсыз карау-чылар, белемсезләр, наданнар.

         Табышмаклар: Уку-язу турында. Сорау табышмаклар. Тел турында. Табигать күренешләре, ел фасыллары. Үсемлекләр, куаклар, агачлар. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары. Яшелчә-җиләк җимеш. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар.

         7нче апрель - Сәламәтлек көне. К.Чуковскийның “Юындыр”(DVD диск) фильмын  карау, эчтәлеге буенча  фикер алышу, нәтиҗә ясау.

 Зоологик эстафета (уен-ярыш).

         Татар халык әкиятләре тыңлау ( CD диск). Абдулла Алишның“Бал корты һәм Шөпшә” ”Сертотмас үрдәк” әкиятләрен тыңлау, эчтәлеге буенча  фикер алышу, нәтиҗә ясау. Әкиятләр язу,өйрәнү, сәхнәләштерү.

1.3 Кызыклы грамматика (36 сәг.)

        Хикмәтле математика. Шигъри мәсьәләләр: “Нинди тизлектә очалар”,”Ничә яшьтә”, “Ничә сәгатьтә куып җитә?”,”Ничә гөмбәне юк иткәннәр?”,”Күпме яфрак ашарлар”, ”Ничәшәр сәгать эшлиләр?”,”Күпме таралган?”, ”Һәркайсы ничәшәр”.

         Викторина:   Нәрсә? Кайда? Кайчан?  

  Математик сандык. Математик табышмаклар.

  Могҗизалар иленә сәяхәт. Шарль Перроның”Көлкәй”(Золушка) әкиятенә сәяхәт. Әкият герое каршындагы кыенлыклар математик мисал, мәсьәләләр, башваткычлар рәвешендә бирелә.

         Ребуслар, аларны укуның элементар кагыйдәләре, алымнары. Ребуслар чишү.

         Математик олимпиада. Мөстәкыймовлар олимпиадасы.

 Хәрәкәтле уеннар: “Самовар”, Ябалаклар,күбәләкләр,бөҗәкләр”, “ Тасманы ал”, “Ике суык”, .”Күз бәйләш”, “Алырмын кош”,  “Кәбестә”, “ Очты, очты ”,  “Туп йөртеш”, “Челтәр элдем читәнгә”, ” Почмак алыш”, ” Чума үрдәк, чума каз “,   ” Буяу сатышлы “,

” Өлгерсәң өлгер  “.      

        Дидактик -  уеннар:  «Зирәк тиен”- 2011, 2012. “Русский медвежонок”- 2010. 2011. 2012.

“Кенгуру” – 2010. 2011. 2012.

Ярыш – уен: Уеннарда – хәрәкәт, хәрәкәттә - бәрәкәт.

 Язгы һәм җәйге сынамышлар

1.4 Шагыйрьләр безнең белән (26сәг.)

       Г.Тукайның иҗатын өйрәнү.Призентация “Туган як серләре” ;Г.Тукай әкиятләре.”Шүрәле”. Призентация ясау; М.Җәлилнең тормыш юлы, призентация карау; М.Җәлилнең фронтан язган хатларын, әкиятләрен өйрәнү; Муса Җәлилнең әнисе белән очрашу вакыйгасы һәм алар кичергән хисләр, шагыйрь күңелендәге әрнү сагыш хисләренең бирелеше  турында фикер алышу; Практик дәрес

          “Татар шагыйрьләре  - тыйнаклык үрнәге”  дигән темага эссе; Рус халык әкиятләрен өйрәнү.”Колобок”, “Теремок” Рус халык әкиятләрен (”Колобок”, “Теремок) сәхнәләштерү; Якташ язучылыр белән танышу; Хәбибуллина М.И.; Н.Гыйматдинова.; Х.Туфан; Яшь драматург Илгиз Зәйниев.

V. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш  (14 сәг.)

              Әдәбиятта” ана”  темасының чагылышы турында фикер алышу; Бәхет турында уйланулар;

          “Миңа үрнәк булырдай кеше” темасына презентацияләр бәйгесе; укучылар иҗаты; иҗади эшләр,эсселар. презентацияләр конкурсы; йомгаклау дәресе; нәтиҗәләр ясау.

Көтелгән нәтиҗә

         Халык авыз иҗаты әсәрләре аша укучы тормыш фәлсәфәсен төшенә,аның фикерләү сәләте үстерелә, коммуникатив эшчәнлеге арта. Бала үз җирлегендә, үз мөхитендә, үз туган телендә камил тәрбия ала. Балада ныклы үзәк,әхлакый иммунитет формалаша. Сабый күңеле сизгер була: ул яхшылыкка бөтен күңеле белән тартыла, кояшка үрелгән гөл кебек ачыла. Йөзе нурлана, теле тәмләнә, җаны сафлана. Бик оялчан балалар да үз фикерен каушамыйча төгәл әйтеп бирергә, үзләрен кирәкле, файдалы итеп тоярга, сабыр, әдәпле, иркен тотарга өйрәнә.

2 Тематик   планлаштыру

               Тема

Сә-гать

саны

Шулардан

Үткәрү

урыны

тео-рия

прак-тика

1.1

1.Безнең тарихыбыз .(Үткәнебез һәм киләчәгебез)

Оештырe дәресе.Түгәрәкнең планы, максаты белән танышу.

Татар теле –Дәүләт теле.

Презентация карау

.

28

1

1

  +

   +

Сыйныф бүлмәсе

Сыйныф бүлмәсе

1.2

Казан Татарстанның башкаласы

Презентация карау

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Сыйныф бүлмәсе

1.3

Казанның истәлекле урыннары Презентация карау

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Сыйныф бүлмәсе

1.4

Татар халкының гореф-гадәтләре Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Чүлмәксатыш”

 уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал

1.5

Татар халкының борынгы эш кораллары һәм савыт-сабалар

Хәрәкәтле уеннар уйнау”Түбәтәй алыш”

Уенын өйрәтү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал

1.6

Туган ягым –Аксубай

1

1

+

+

Туган як музеен а бару

1.7

Аксубай чишмәләрен өйрәнү

1

1

+

+

Чишмәгә бару

1.8

Проект эшләре төзү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

1.9

Казан-Универсиада.2013.

1

1

+

+

Презентация карау

1.10

Спорт уеннары

1

1

+

+

Спорт зал

1.11

Бүгенге Казан.

1

1

+

+

Кино-фильм карау

1.2

Казан.Метро.(яңа төзелеш)

1

1

+

+

1.13

Туган як музеена экскурсия

1

1

+

+

1.14

Туган телгә багышланган дәрес.Матур сүзләр кулланып бер-берсенә хат язу.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

2. Балалар фольклоры.

24

2.1

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Чыпчыклар һәм мәче” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе Спорт зал

2 .2

Сүзле уеннар

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Түгәрәктә көрәш” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.3

Тел шомарткыч такмазалар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Әтәч”уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.4

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Төлке һәм тавыклар” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.5  

“Зур шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.(Күмәк уен”)

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Әбәк” уенын өйрәнү

1

1

+

+

Спорт зал(яки саф

һавада)

Спорт зал(яки саф

һавада)

2.6

Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

 Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Төенчек” уенын өйрәнү.

     1

    1

+

   +

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.7

Әкият-табышмаклар. Табышмак-сораулар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Гөрләмеш,яки кача-кача” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.8

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Буш урынлы” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.9

7нче апрель-Сәламәтлек көне. К.Чуковский. Юын-дыр.( DVDдиск).

Зоологик эстафета (уен-ярыш).

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.10

Әкиятләр язу.

Рәсемнәр ясау. Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Ак,димә,кара,  димә” уенын өйрәнү.

1

  1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.11

Әкиятләрне өйрәнү

Әкиятләрне сәхнәләштерү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Сыйныф бүлмәсе

2.12

Әкиятләр язу.”Көмеш кыңгырау “ газетасына җибәрү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

      3. Кызыклы грамматика.

36

3.1

Хикмәтле математика. “Шигъри мәсьәләләр” чишү.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Самовар” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.2

Дидактик - уен «Зирәк тиен”- 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Ябалаклар,күбәләкләр, бөҗәкләр” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.3

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Тасманы ал” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.4

Нәрсә? Кайда? Кайчан?(Викторина).

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Ике суык” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.5

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Күз бәйләш” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.6

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2012.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Алырмын кош” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.7

Дидактик – уен “Зирәк тиен”-2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Кәбестә” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

3.8

Математик сандык.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Очты, очты” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.9

Могҗизалар иленә сәяхәт.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Туп йөртеш” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.10

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Челтәр элдем читәнгә”                      уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.11

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Почмак алыш уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал

3.12

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2012.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Чума үрдәк, чума каз “                         уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.13

Ребуслар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Буяу сатышлы “ уенын                         өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.14

Математик олимпиада.(Мөстәкыймовлар олим-пиадасы).

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Өлгерсәң өлгер  “ уенын                       өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.15

Татар халык орнаментларын өйрәнү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

3.16

Татар халык киемнәре

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

3.17

Тизәйткечләр , әйтемнәр өйрәнү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

3.18

Кроссвордлар,грамматик уеннар.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.Шагыйрьләр безнең белән

(Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан кебек атаклы шәхесләр

тормышы  турында язылган әсәрләр мисалында)

26

4.1

Г.Тукайның иҗатын өйрәнү.Призентация “Туган як серләре”

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.2

Г.Тукай әкиятләре.”Шүрәле”.Призентация ясау

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.3

М.Җәлилнең тормыш юлы, призентация карау.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.4

М.Җәлилнең фронтан язган хатларын, әкиятләрен өйрәнү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.5

Муса Җәлилнең әнисе белән очрашу вакыйгасы һәм алар кичергән хисләр, шагыйрь күңелендәге әрнү сагыш хисләренең бирелеше  турында фикер алышу

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.6

 Практик дәрес

 “Татар шагыйрьләре  - тыйнаклык үрнәге”  дигән темага эссе

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.7

Рус халык әкиятләрен өйрәнү.”Колобок”, “Теремок”

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.8

Рус халык әкиятләрен (”Колобок”, “Теремок) сәхнәләштерү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.9

Якташ язучылыр белән танышу.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.10

Хәбибуллина М.И.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.11

Н.Гыйматдинова.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.12

Х.Туфан

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

4.13

Яшь драматург Илгиз Зәйниев.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

5.Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш  

14

5.1

Әдәбиятта” ана”  темасының чагылышы турында фикер алышу

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

5.2

“Бәхет турында уйланулар” темасы

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

5.3

“Миңа үрнәк булырдай кеше” темасы

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

5.4

Укучылар иҗаты.“Туган ягым - яшел бишек”.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

5.5

“Күрше хакы-тәңре хакы” Иҗади дәрес.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

5.6

Иҗади эшләр. “Күңелле җәй”.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

5.7

Йомгаклау дәресе.Презентацияләрне яклау.Нәтиҗәләр ясау.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе

128

64

64

Кулланылган   әдәбият ( укытучы өчен)

  1. Бала бишеге – гомер ишеге. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.
  2. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан. “ Дом печати” нәшрияты, 2001.    

    4.  Балалар фольклоры. Казан. Татарстан Республикасы “ Хәтер” нәшрияты, 2009.

    5.  Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2002.

    6.  Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

 7.  Закирова К.В. Уйный – уйный үсәбез. Казан. Мәгариф нәшрияты 2005.

  1. Күңел ачкычы. Мәзәкләр. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2004.
  2. Сәгъдиев И.Г. Хикмәтле математика. Казан. Мәгариф нәшрияты,  2004.
  3. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.
  4. Татар халык уеннары. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2002.  
  5. Шәехова Р.К, Закирова К.В. Иҗат баскычлары. Казан: РИЦ  Мәктәп, 2001.

14.Ягафаров Рашит Файзрахманович. Казань Магариф, 2000 год, twirpx.com/file/1035055/  Балалар фольклоры

Кулланылган   әдәбият ( укучылар һәм ата-аналар өчен)

1. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан Республикасы “ Хәтер” нәшрияты, 2009.

2.penz.edurm.ru/issled_umaeva.htm  Балалар фольклоры.

3. Бабалар сөзi. Том 72. Балалар фольклоры.2011

 5.Галимов Ф. Халык  җырлары  – олы мирасыбыз.  – Мәгариф.  -

2000. - №3.

6.Ягафаров Рашит Файзрахманович. Казань Магариф, 2000 год, twirpx.com/file/1035055/ Балалар фольклоры

7. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. I том, Татарстан Республикасы. Хәтер        нәшрияты ( ТаРИХ), 2003.

 8.  Хәсәнова М.Х. Риторика. Казан. Мәгариф нәшрияты,  2003.

 9.Игры для детей. tazbash.ru/index.php/ru/halyk-ijaty...

 10. Ягъфәров Р.Р. Алтын кашык: такмаклар, санамышлар, уеннар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2004.

Кушымта №1

Тема: Әдәбиятта Ана образы.

Максат: 1. Укучыларны иҗади эзләнүгә тарту.

2. Әдәби әсәр укуга кызыксыну уяту.

3. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә сурәтләнгән

 Ана  образлары аша аналарга хөрмәтһәм мәхәббәт  тәрбияләү.

Жиһазлау: презентация, компьютер.

Дәрес  барышы.

Укытучы. Исәнмесез хөрмәтле укучылар,кунаклар,өлкән сыйныф укучылары.Укучылар бүген  бездә  бәйрәм. Безгә кунаклар  килде.  Татар халкы кунакларны сый-хөрмәт  белән каршы алырга  ярата. Бездә кунакларны  якты йөз белән каршы алыйк, үзебезнең  белгәннәребез  белән уртаклашыйк.

         1998 елнын  30 гыйнвареның Россия Федерациясенең  указы  буенча ноябрьнең соңгы  якшәмбе көне  безнен  илдә әниләр көне  дип  тәкъдим  ителде. Шул  көн  бу елны  28  ноябрьгә  туры килде, шуңа күрә  без бугенге дәресебезне  аналарга багышлыйбыз.  Язучыларыбызның, рәссамнарыбызның , композиторларыбызның  иҗаты  бик күп тармаклы. Шулар  арасыннан  мин  ана образын  аерып   алыр  идем, чөнки  бу тема  бөтен  тулылыгы, мөлаемлыгы  белән ачыла һәм  анда  кешенең иң  изге хисләре, уй-хыяллары, кичерешләре  чагыла.

Укучылар, Хади Такташның сүзләренә игътибар  итик әле.( презентация)

Ана- бөек исем,

Нәрсә житә Ана булуга,

Хатыннарның   бөтен матурлыгы

Бөтен күрке Ана булуда.

         Шул якты сузләр белән әңгәмәне  дәвам итәргә телим. Ана- ул дөньяда иң бөек шәхес. Ана һәр кем өчен  иң изге, ин кадерле, ин олуг зат. Алар безне якты дөньяга  китергән, еласак, жыр көйләп юаткан, татлы йокыдан иркәләп уяткан, яшәргә көч-дәрт биргән. Гомер  буе кайгы- шатлыкларыбызны уртаклашып яшәгән. Алар безнен газиз әниләребез.

         Аналарны хөрмәт  итүче кеше бәхетле  булыр. Никадәр  бәхетле булсак та, бөек  мәртәбәләргә ирешсәк  тә аналарны онытмыйк, нәсихәтләрен тынлап, ризалыкларын  алыйк.

Аналар, аналар- кояшлы һавалар,

Колачлы дәрьялар.

Аналар-күңел яраларына

Шифалар – дәвалар.

         Бүгенге дәрестә, балалар,  без ана  образынын  чагылышын  төрле  жанрларда карыйбыз: музыкада, поэзиядә, прозада. Ана  турында  бик күп   шигырьләр  язылган, ә шушы шигъри тәлгәшләр  нинди  матур көйләргә салынган.

        Җыр тыңлау.  Салават Фәтхеддинов «Әнкәй» (Видеоклип)

Бигрәк    инде ихтирамлы    җыр.  Үзегез  әни турында     җыр  беләсезме?  Кайсыгыз   җырлый  ала?

Укучылар  җырлый.

        Әни, әнием, әнкәй!  Сабый  баланын   теле дә «әннә»  дип  ачыла бит. Әнкәй дигәндә , дөньялар  яктырып, җылынып  китә, кунелләр  нечкәрә, кузгә   яшьләр  килә. Әниләр турында  сузне дәвам иткәндә ин  әүвәл хәтергә туган йорт, каз бәбкәләре саклап  йөргән  инеш   буйлары  капка   буендагы  карт өянкеләр искә төшә.  Усә  төшкән  саен ата-аналар  белән балалар арасында  бик  күп яңа   мәсьәләләр   килеп  туа. Алар  элек-электән, буыннан – буынга  күчеп килгән  һәм  бик күп язучылар  алар үз  иҗатларында  чагылдырырга  тырышалар. Сез моңа нинди мисаллар  китерә аласыз?

         Укучылар ( Муса Жәлил «Ана бәйрәме», Хәсән Сәрьян «Бер ананың  биш  улы», Эмирхан Еники «Әйтелмәгән  вәсыять», Миргазиян Юныс «Шәмдәлләрдә генә утлар яна»,  Фанис Яруллин «Ана», Туфан Миңнуллин «Әниләр һәм бәбиләр» һ.б..)

         Безнең укучыларыбыз бу кичәгә әзерләнү барышында күп эзләнделәр, татар һәм рус әдәбиятындагы хикәяләрне өйрәнделәр һәм  Ана  образының бөеклеген тагын бер кат расладылар. Ә хәзер укучыларның үзләренә сүзне бирик.

        Укучылар яттан  сөйли. Сибгат Хәким. «Әнкәй» шигыре.

Укытучы. Балалар,  бу шигырьдә  С.Хәким  сүрәтләгән Ана нинди булып  күз   алдына килеп баса?( Язучы әнисен сагына, анын сыйфатын күз алдына китерә).Ә ни өчен ул үз әнисен  күз алдына китерә. Нилектән? (Язучы әнисен һәрвакыт  күз алдына китерә, чөнки  ана һәм бала бер тулаем нәрсә. Бала  дөньяга килгәнче ана кеше йөрәге  янында тугыз ай  буе йөртә. Баланы тудыра, күкрәк сөте имезә, җыр көйләп бишектә тирбәтә, беренче елмаюын күреп куана.)

          Укучылар, ә сезнеңчә шагыйрь  нилектән  әнисен кое янында күрсәткән?

( Әниләр, без еракка киткәч һәрвакыт көтә. Бәлки әнигә суда кирәкмидер, тик ул кое янына чыккан.  Ана  баласы  турында  хәбәр көтә.) Юкка   гына   инде әйтмиләр: «Бала кунеле-далада, ана кунеле-балада».

Иң изге кешең-әни  икән

Ул синең өчен яши икән.

 «Клиндерләр»

Шигырьне укытучы яттан сөйли. Сибгат Хәкимнең  тагын  бер  шигырен  укып  алыйк  әле.  Сибгат Хәким. « Клиндерләр  эзлим» шигыре.

         Күргәнебезчә, лирик  герой әнисенә күчтәнечкә җибәрү өчен  кибеттән кибеткә клиндерләр эзләп йөри. Тешләре төшеп беткән әнисенә йомшаграк әйбер  җибәрергә  кирәк тә бит (әлбәттә, андыйларын да алгандыр). Әмма  әнисе клиндерләр сораган. Чәйдә жебетеп  ашаса да, ана  шәһәрнең шул  ризыгы тансык. Шагыйрь әнисенең шул  теләген үти. Укучылар, Сибгат Хәким әнисенә гомере  буе  рәхмәтле  булып яшәгән. Аның әнисенә багышлаган шигырьләре уннан да  артык.

         Без  буген аның  ике язмасы белән генә таныштык. Тик шул ике шигырьдә күпме ихласлык, күпме рәхмәт хисе. Укучылар, ә сез үз әниләрегезне ничек хөрмәтлисез?...

         Ә хәзер без кыска гына бер гыйбрәтле хикәя  тыңлыйбыз.

         Бер гашыйк егеткә сөйгән кызы: “Сөюеңне раслар өчен миңа әниеңнең йөрәген алып кил”,-ди. Мәхәббәттән күңел күзе томаланган егет анасының йөрәген күкрәгенннән умырып ала да сөйгән кызы янына ашыга. Барган чакта абынып егыла. Шунда ананың канлы йөрәге: “Берәр җирең авыртмадымы, улым?”-дип сорый.  

         Укучылар, бу хикәяттә  йөрәк кайчан  телгә килә?(Улы егылгач ананың йөрәге сөйләнә башлый, чөнки ул улын кызгана. Бала-ана эчен бик кадерле, газиз. Баласы өчен  ана йөрәген дә кызганмый. Нәрсә эшләсә дә, ул улын   гафу итә, баласы  өчен борчыла).

Мәкальләр өстендә эш.

-Бала өчен ананың йөрәге, атаның беләге авыртыр.

-Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

-Анаңа кадер күрсәтсәң- балаңнан кадер күрерсең.

-Ана жылысы -кояш жылысы.

         Укучылар, анага багышланган  тагын  бер әсәрне искә төшерми  хәлем юк. Шушы әсәрне якташ язучыбыз Шәриф Камал  язган.  ( «Магариф» журналыннан кулланылды).(Сөйләү)

«Буран» хикәясе кем турында? (Ана турында).

 Ана турында нәрсәләр белдегез?( Анага илле яшь. Ире зур бәхетсезлек китерә. Аны куп еллар кадерле баласы белән күрештерми.

         Ананың ике баласы бар. Кызы Фатыйма әнисе янында. Улы бик күп еллар анасыннан еракта яши. Кечкенә  вакытта әнисенә начар сүзләр әйтә, битенә көл сибә, чөнки әтисе шулай эшләргә куша. Этисе үлгәч, әнисеннән гафу сорамый, ана хаман салкын булып  кала. Дүрт ел армиядә булып кайта. Инде  кинәт күнеле  әнисе янына  ашкына, аны күрәсе килә башлый.Ул бит аны бик сагына.

         Ана елый, бала елый, нигә? ( Ана бу дөньядан киткәнче соңгы тапкыр  баласын күрергә тели. Хәле бик авыр, ләкин күңелендә хаман  шул бала. Аны күреп китәсе килә. Улгәндә дә ананың җаны тыныч түгел. Ул күп еллар кадерле  баласын күрә алмады, аларны  күрештермәделәр. Ә бала үз хатасын  анлады. Тик анасын күрергә, гафу үтенергә өлгермәде.)

         Балалар, кеше  үз әнисенен кадерен исән чакта  белергә тиеш...  Мостафа әнисенә күп хәсрәт китерде. Әнисе белән саубуллашырга, бәхилләшергә соңарды. Ана йөрәге сизеп тора: бала үзенен иң  кадерле  кешесе әнисе икәнне аңлаячак. Чынлап та, Мостафа моны аңлый. Егерме елга соңарып аңлый һәм әнисе янына ашыга. «Шәфкатьле анам, кичер мине»,- дип әйтергә тели ул әнисенә. Ләкин сонга кала. Улы килеп кергәндә, ана соңгы сулышын ала.

        Укучылар, ә буран булмаса ни булыр   иде?

        Укучылар, Риза Фәхреддин менә  шулай язган: « Ата-ананын  ярдәмгә мохтаҗ чагы-картлык көннәредер. Бу  чорда аларга аеруча хөрмәт күрсәтергә  тиешледер»

         Шул фикырьне ачыклый торган шигырьне  тыңлыйбыз.

Үсеп җиткәч, инде кеше булгач

Әниләрне ташлап китмәгез,

Ташлап китеп картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең  бөтен мәхәббәте

Бөтен мәрхәмәте – балага

Әниләргә дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен инде далада.

         Без эшебезне  дәвам итәбез. Укучыларның чыгышлары.Р.Миңнуллин иҗатында  ана  образы... Минем Р.Миңнуллин иҗатына тукталасым килә... Мине Фәнис  Яруллин  иҗатындагы  Ана  образы кызыксындырды...

Хәсән Сәрьян иҗатында Ана образы...  М.Җәлил иҗатында “ Ана ” образы...                                          Әйе, кеше гомере бик кыска икəн. Əнигə əйтəсе килгəн яхшы сүзлəр дə, бүлəк итəсе матур яулыклар да, иң йомшак чүəклəр дə вакытында тапшырыла алмыйча кала.

Әни, әнкәй, син бит минем берәү
                       Йөрәгемнең иң –иң түрендә.
                       Күңел җылың, якты йөзең белән
                      Учагым бул гомер- гомергә.
                      Әни киңәшләре көч-дәрт өсти.
                      Илһам бирә миңа яшәргә.
                      Бәхет- шатлык белән һәрчак язсын
                      “Әни” диеп аңа дәшәргә.

          Укучылар! Дәресебезне  йомгаклыйбыз.    Əнкəй, əни, нəнə, инəй… Сиңа балаларың нинди генə исемнəр белəн эндəшмəсен, эчтəлеге бер үк кала. Син – Ана!

         Алда əйтелгəнчə, без əнилəрне һəрвакыт үзебезгə тиеш дип кабул итəбез. Əнилəр безгə тиеш түгел, ə без аларга тиеш. Сызылып аткан якты таңнар өчен дə, шатлык – сөенечлəребез, кайгы – көенечлəрəбез өчен дə без аларга бурычлы.

         Иҗади эш. Хикәя язу. Темасы «Әниемнен  җылы куллары»

Кушымта №2

Тема:Дәрдемәнд  “Бер хәзинә”(Бәхет өчен нәрсә кирәк?”

Максат:1.Хикәягә анализ ясау барышында төп фикерләрне ачыклау, образларны барлау,аларга бәя бирү. Хикәядәге төп проблемаларны табу. 2.Фикерләү сәләтен үстерү.

3.Укучыларда хезмәткә хөрмәт, туган җир белән горурлану хисләре, әти-әнигә ихтирам тәрбияләү.

Принциплар:

1.Дидактик принциплар:күрсәтмәлелек,уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы.

2.Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик принциплар.

Уку-укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Дәреснең тибы:Яңа тема

Метод һәм алымнар: әңгәмә,фикер алышу,сүзлек ләр белән эшләү, иҗади эш, эзләнү, диалог, тест.

Җиһазлау: З.Рәмиев портреты, дәреслек, компьютер, презентация, карточкалар.

Дәрес барышы

Эпиграф. Бәхет өчен нәрсә кирәк?

1.Оештыру өлеше.

2.Үткәннәрне актуальләштерү

А) Әңгәмә.

          Укучылар! Без бик еш бер-беребезгә исәнлек –саулык, бәхет телибез. Безнең барыбызда бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Ә бәхетне кайдан  табарга соң?...

        Әйе, эшләп. Эшен яратып эшләгән кеше генә бәхетле була, бай була. Менә Н.Дәүлинең “Бәхет кайда була? исемле шигырендә дә бәхетне кемнәр эзли ? (Галимҗан белән Илдус )

         -Алар бәхетне кайдан  табалар? ( Эштән, хезмәттән)

         -Бу шигырьне укып без нәрсәне белдек? …

         -Әйе,сез эш,бәхет турында тагын нинди язучыларның хикәяләрен беләсез? (Г.Тукайның”Эш беткәч уйнарга ярый”,”Кызыклы шәкерт”

         “Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны  бик тыныч һәм бик җиңел” шигыре. Г.Тукай бу шигырендә безне нәрсәгә өйрәтә? (Балачактан ук эшкә өйрәнсәң, хезмәт яратсаң, картлык көннәрең рәхәт һәм тыныч булачагын әйтә.)

III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру этабы.

         Бәхет ул –зур хәзинә.Ә нәрсә соң ул хәзинә?(Сүзлекләрдән карап аңлатма бирү)(Хәзинә-сокровище,достояние, ценность.)Бүгенге дәресебезнең исеме дә “Бер хәзинә” дип атала.Закир Рәмиев безгә нинди хәзинә турында әйтә икән.

А)Сүзлек эше. 2 слайд

Б)Хикәяне уку.(укучылар)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

         -Хикәядә сүз кемнәр турында бара? (Карт, балалары, оныклары.)

         -Әтиләре нинди васиять әйтеп калдыра?  (Җир калдыра. Хәзинәне табарга куша.)

         - Ә таптылармы соң хәзинәне?(Таптылар)

         -Кайдан? (Җирдән)

         -Ничек таптылар?(Эшли, эшли таптылар.. .)

 V. Иҗади эш.

(Уен  -“Кем тизрәк?)

VI. Хезмәт турында мәкальләр .5 слайд.

Ялкаулык –хурлык, тырышлык- зурлык.

Хезмәт төбе –хөрмәт.

Кем эшләми-шул ашамый

Хезмәт иясе-хөрмәт иясе.

          Менә сезнең әти-әниләрегез дә үз эшләрен яратып эшлиләр дип уйлыйм мин. Эшләгән кешене эштә дә хөрмәт итәләр .Әйдәгез әле шул турыда сөйләшеп алыйк.

VII. “Мин бәхетне ничек күрәм?” Рәсем ясау.

         Хезмәт, хөрмәт, хәзинә сүзләре кертеп әти-әниләрегезнең хезмәте турында материал туплау ,презентация ясарга әзерләнү.

VIII.Йомгаклау Укучылар.Бүген без дәрестә нинди кешеләр турында сөйләштек? (Акыллы, уңган, кешелекле кешеләр турында.)

         Дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсе килә, димәк бәхетле булу өчен нишләргә кирәк? Эшләргә. Ә сезнең эшегез уку.Киләчәктә бәхетле булу өчен сезгә бүген яхшы укырга кирәк.

Кушымта №3

Тема:Миңа үрнәк булырдай кеше. ( Кеше кайчан матурбула?)                               Максат: 

1.Укучылар белән “матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан         күзаллау; 

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру;

 3. Укучыларда матурлык, киң күңеллелек, яхшылык сыйфатлары  тәрбияләү.

 Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Җиһазлау: презентация  “Нәрсә ул матурлык?”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, фотолар, слайдлар, китаплар.

                                                   Дәрес барышы

 1. Оештыру өлеше

 А) Исәнләшү. Дәреснең максатын билгеләү.

 2. Төп өлеш

          Укучылар, бүгенгедәресебездә матурлык турында сөйләшербез. Без аны “Кеше кайчан матур була? ” дигән исем астында алдык. Дәресебез традицион дәресләрдән бераз үзгә булачак. Чөнки бу дәрескә әзерләнү өчен тема берничә көн алдан бирелгән иде. Дәресебез эзләнү дәресе.Ренат Харисның шигыренә нигезләнеп, һәрберегез матурлык төшенчәсен берәр мисал белән әзерләнеп килергә тиеш идегез. Кеше кайчан матур була? Сез матурлыкны, үрнәкне  ничек аңлыйсыз ?Бүгенге дәресебезгә өлкән сыйныф укучыларын да кунакка чакырдык.

         Әңгәмә үткәрү.

        Матурлык, үрнәк сүзләренең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бар микән? Әйдәгез, сүзлекләрне ачыйк һәм матурлык сүзен эзлик.

          Матурлык ... 1) Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә;

 2) Матур , ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы     кыяфәт, чибәрлек;

 3) Кешенең характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат, кешенең эчке матурлыгы.

            Матур, үрнәк  сүзләренен без соклануыбызны, горурлыгыбызны белдергәндә кулланабыз.

           Матурлыкка бай бит  безнең заман,

           Адым саен бездә матурлык.

           Барлык матурлыкның, батырлыкның

           Иҗат итүчесе бит халык , - дигән бик матур шигырь юллары да бар бит. Димәк  чыгышларыбызны башлыйбыз.  Экранда шигырь юллары. Чыгышыбызны шундагы юлларга бәйләргә дә, үз мисалларыгызны китерергә дә мөмкин.

(Бер укучы укый)

Кеше кайчан матур була?
                         1. Кеше кайчан матур була?
                            Кеше матур шул чакта —
                            башкаларны чакырганда
                            үзе яккан учакка;

ятлар белән танышканда
                            күзләре җылынганда;
                            шул җылылыкның рәхәтен
                            җаның белән тойганда.

1 укучы чыгышы

     Мин үземнең чыгышыма эпиграф итеп Ренат Харисның түбәндәге юлларын алдым.

Кеше кайчан матур була?
            Кеше матур шул вакыт —
            иле өчен, халкы өчен
            яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
            җилкәсенә алганда;
            олы данга ирешеп тә,
            кече булып калганда.

       Мин эш – гамәлләре белән  миңа якын булган кешем әбием турында сөйләр идем......(укучыларның фикерләре)

          Мин буэшләрне матурлык үрнәге дип куяр идем. Әйе, синең әниең гүзәл матурлык үрнәген бик уңышлы тапкан. Әйдәгез, без һәр кешенең чыгышыннан соң, дәфтәрләрдә һәм тактада терәк-схема төзи барыйк. Нәрсәдә күрәбез без матурлыкны?

   

игелеклелек

эшчәнлек

файдалы булу

2 укучы чыгышы

     Ә мин чыгышыма эпиграф итеп әлеге юлларга тукталдым.

                                                                   Кеше кайчан матур була?
                                                                    Кеше матур шул мәлдә —
                                                                    иң авыр минутында да
                                                                                     тормышка гашыйк хәлдә.

 Сүзем яраткан шагыйрем Фәнис абый Яруллин турында.(Кыскача гына язучы турында сөйләү)

    Әйе, укучылар, мин  синең сүзләрең белән килешәм. Түземнәр генә бәхеткә лаек. Матурлык үрнәге – Ф.Яруллин дию бик дөрес.Мин дә сезгә аның үзе турындагы бер шигыре белән таныштырырга телим.

Яши-яши шуны белдем,-

Тормыш мәңге сыный икән.

Намусына тугры кеше

Сынауларда сынмый икән.

Яши-яши шуны белдем,-

Бәхет күктән яумый икән.

Эшне дусты иткән кеше

Кайгыларда аумый икән.

 

         Терәк-схемабызны төзүне дәвам итәбез. Димәк, бу очракта матурлыкны нидә күрдек.                           

Көчле рухлы,

тормышны ярата, түзем

түзем

3 нче укучы чыгышы  (Фотолар күрсәтелә)

         Ә мин сүземне Һ. Такташның шигъри юлларына нигезләнеп әзерләдем.

Ана! Нинди бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын- кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

         Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең.  Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да, әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар.  Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә.  Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз бит алар.  Алар булган  җирдә ризык бар, җылы бар.  Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.

        “Ата-ана хакы – тәңре халкы” дигән борынгылар. Әниләрнең кадерен белеп, гел изгелек кылып яшәсәк иде. Безнең турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын аларга.  Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк .

        Минем уйлавымча, матурлык үрнәге ул – әниләр. Сез дә минем белән килешәсездер, дусларым.  Әни изгелеген , әни назын, әни яратуын берни дә алыштыра алмый.

Әни кеше гел изгелек тели

Гаебебез булса кичерә.

Гомер буе тугрылыклы калыйк

Әни дигән изге кешегә.

      Рәхмәт, синең сүзләрең дә бик матур,эчтәлекле. Мин дә сезне Ләйлә Дәүләтованың тирән мәгънәле шигъри юллары белән таныштырырга телим.

Бары ана мәхәббәте генә

Илаһи бер көче дөньяның.

Ана өчен син һәрвакыт бала,

Йөрәгендә һәрчак син аның.

Бер ялгышлык кылсак, дуслык сүнә,

Көнче утлар кинәт кабына.

Бар хатаны гафу итәрлек көч

Ана йөрәгендә кабына.

Дан- дәрәҗә, байлык өчен түгел

Син кадерле аңа ничек тә.

Иң яхшысын баласына бирә,

Үзе сират юлын кичеп тә.

         Димәк, терәк-схемабызга ниләр өстибез.             

Изге күңелле

сабырлык

игелекле

      Гүзәл Уразованың “Бала әйткән авыр сүз” клибын карау. Уйланып утырабыз, сүзләренә игътибар итәбез. Соңыннан фикерләр белән катнашабыз

4 нче укучы чыгышы   (Авыл, табигать күренешләре)

         Ә мин чыгышымны “Матурлык һәр адымда” дип атадым һәм чыгышыма эпиграф итеп түбәндәге юлларны сайладым.

Кемдер нәни  шатлыктанда,

Елмаеп көлә белә.

Ап-ак кар бөртегендә дә

Матурлык күрә белә.

         Минем уйлавымча, матурлык һәр адымда...

      Без күзгә ташланып торган матурлыкны гына күрәбез. Ә бит уйлап карасаң,  һәр нәрсә матур.  Мин хыял диңгезләрендә йөзәргә, уйланырга яратам. Юк кына әйберләргә дә игътибар итеп, матурлыгын күреп сокланам. Шигырьләр укырга яратам, бигрәк тә мәхәббәт турындагыларын. Менә беркөнне  мондый шигъри юлларга тукталдым.

Кичен күзен йомып, иртән керфекләрен

Ача торган , серле чәчәгем.

       Кабат-кабат бу юлларны укыйм. Кинәт берничә ел элек булган бер вакыйга искә төште.

       Мин бит бик кечкенә генә авылында яшим . 4-5 чакрым безнең тирәдә авыллар юк. Тирә-якта болын, агачлар...Өй артына чыксаң , урман. Тәпи баскан көннән башлап, мин табигать кочагында, урманда үстем дисәм дә ялгыш булмас . Җәйге гүзәллек , яшеллек, чәчәкләр... сөйләп бетергесез. Г. Тукай шигырьләрендәгечә:

Авылымны һич онытмам, һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдәй юрган иде...

       Авылыбыз кечкенә булганлыктан, җәй көннәрендә атналар буе көтү көтәргә туры килә. Иртән көтүгә чыккач, болындагы искиткеч матур чәчәкләргә игьтибар иттем. Алар бик күп, гүя аларны чәчеп үстергәннәр. Ә кичен кайткан чакта, кабат ул урыннан үткәндә шаккаттым: чәчәкләрнең берсе дә юк. Я ходам, хайваннар барысын да ашап бетерде микәнни? Мин бик аптырадым, ник берсе булсын. Иртән тагын көтүгә чыктык. Ни гаҗәп: болын кабат шул чәчәкләр белән тулган, шундый ук гүзәллек. Кичен чәчәкләр кабат юкка чыкканнар. Ничек аңламаганмын : чәчәкләрем бит кичен йомылалар икән.

          Шигырь юлларын кабат-кабат укыйм. Менә шагыйрь кайдан алган икән бит бу юлларны.Ул бит шуны күргән һәм ничек оста сурәтләгән.                    

Кичен күзен йомып, иртән керфекләрен

Ача торган , серле чәчәгем.

        Матурлык һәр адымда. Аны бары күңел күзе белән генә күрергә кирәктер. Тик  бүген күпләребезгә ул җитми шул.  Дәресебезне җыр белән дәвам итәбез “Адым саен матурлык”

        Терәк-схеманы дәвам итәбез.

Нечкә күңелле

5 нче укучы чыгышы.

        Ә мин  “Матурлык нәрсә ул? “ дигәндә, кешеләрнең эчке дөньясы , күңеле матур булырга тиеш дияр идем. Тышкы матурлык кына кешене бизәми, күңеле киң, яхшы булган кешеләргә күбрәк тартыласың. Татар әдәбиятында күпчелек әсәрләрдә шушы тема күтәрелә.  Мисалга Ә Еникинең “Матурлык” хикәясен китерер идем. Автор әсәрдә гел ямьсез күренешләр турында сөйли. Ләкин соңыннан ямьсезлек эченә яшеренгән матурлыкны күреп шаккатасың. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Без гадәттә ямьсез күренешләрне дусларыбыздан яшерәбез, күрсәтергә теләмибез.  Ә Бәдретдин  бу кимчелекләрне  бөтенләй күрми дә. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар. Шушы өй эчендәге хәерчелек,  ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу гаиләдәге кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти. Әсәр ахырында шәкертләр нәкъ менә шушы матурлыкны күрәләр.”Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасы килә, ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур Бәдретдиннең әнисе” дигән юллар һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.   “Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай” дигән мәкальләрдә дә күпме хаклык бар. Минем фикеремчә, күңелең чиста, изге, теләкләрең яхшы булса, кеше һәрчак матур.

хөрмәт

ярату

6 нчы укучы чыгышы. Үзе язган шигырен укый.

(Укытучы сүзе, нәтиҗә. Терәк-схема буенча.)

         Иҗади эш. Рәсемнәр ясау.(”Мин матурлыкны менә нәрсәдә күрәм”)

 Йомгаклау.

         Сезнең чыгышларыгызны тыңлап, рәсемнәрегезне карап, мин бик шатланып утырдым. Сез мин уйлаганнан да җаваплы карап, темага якын килгәнсез һәм һәрберегез матурлыкны дөрес  күргәнсез. Дәрескә йомгак ясап әйтәсем килгән сүзләрем бар. Матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый.  Матурлыкны табигатьтә күрәбез, кеше күңеленең матурлыгы һәм, ниһаять, сезнең кайберегез матурлыкны шушы тыныч тормышта,  илнең иминлегендә, әти-әниләрегезнең җылы кочагында иркәләнеп, үз туган телендә белем алуда күрә. Матурлык бит ул – барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә. Көн саен шушы дөньяның якты кояш нурларын күреп тормыш итү - үзе зур матурлык.  Матурлык һәркайда,  аны күрә,  тоя белергә генә кирәк. Миңа калса, һәр кеше шуңа омтылып яшәргә тиеш. Матурлыкны зурда, кечкенәдә,  җанлы һәм җансызда күреп,  сөенеп яшәвегезне телим.

Кушымта №4

Тема: Укучылар иҗаты.“Туган ягым - яшел бишек”. (2 сәг.)

Максат:

  1. Габделхәй Сабитовның туган якка багышланган хикәясен өйрәнү; хикәягә иҗади якын килү;
  2. Сүзлекне баету, балаларның иҗади мөстәкыйльлеген үстерү;
  3. Туган як белән горурлану хисләре, табигатькә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү;
  4. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларның әһәмиятен аңлату.

Җиһазлау: дәреслек, “Ел фасыллары” рәсемнәр, “Чишмәләр”, “Туган як” видеокасета, “Туган тел” җыры, кошлар тавышы язылган язма, китаплар күргәзмәсе.

Алдан әзерләнгән эш: “Чишмәләр” язма эшләр, шигырь, кошларга ясалган җимлек, “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

(дәрес “Туган тел” җыры белән башлана)

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Яхшы үтсен көнегез! Кәефләрегез ничек соң? (кояшлы иртә кебек! Тукай телен, туган телне өйрәнергә килдек)
  • Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә!
  • Укучылар, ни өчен бик күп кунаклар килде  икән? (Алар “Туган тел” җырын ишетеп кергәннәрдер)
  1. Яңа тема белән таныштыру.
  • Менә сез туган тел дидегез. “Туган” сүзе кергән тагын нинди матур сүзләр беләсез? ( туган йорт, туганнар, туган нигез, туган җир, туган як)
  • “Туган” сүзен ничек аңлыйсыз? (якын, кадерле, газиз), тактада языла
  • Әйе, балалар, бүген без күңелгә якын, кадерле, газиз булган җир турында сөйләшербез. (Тема, максат әйтелә)

         Сүзлек өстендә эшләү (слайдлар күрсәтелә).

Туган – кадерле, газиз (родной)

Шыбырдык – кыштырдык (шуршащий)

Иң – (плечо)

Изрәп – рәхәтләнеп (размякнуть)

Телгә килә - сайрый (запел)

Төнбоек – кувшинка, водяная лилия

Хәзинә - байлык (клад)

Хафа – кайгы, борчу (горе)

Туздырырга – таратырга (тратить)

Пакъ – саф, чиста (чистый)

Имин – тыныч, сугышсыз (спокойный, тихий)

         Текст өстендә эшләү.

  • Балалар, текст исемсез. Исем уйларга кирәк булыр.
  • Өлешләргә дә бүләчәкбез. Игътибарлы булыгыз.

а) укытучының укуы

б) исемнәр әйтелә, иң яхшысы сайлап алына һәм тактага языла

        Сораулар:

  • Ничә кисәктән тора? (3)

а) караңгы төн. Табигать йоклый

б) таң ата. Табигать уяна

в) кешеләргә киңәш (балалардан һәр кисәк укытыла)

(рәсем күрсәтелә)

  • Рәсем текстның кайсы өлешенә туры килә?

(иҗади эш)Текстка карата тагын нинди рәсемнәр ясарга мөмкин? (йомшак укучылар өчен)

-Чишмәләр саф булсын өчен кешеләр нишлиләр? ( чистарталар, карыйлар)

        Язма эшләр укыла, параллель видеотасма.

  • Тавыш режиссерлары булып карыйк әле. (Такта янында “Чишмәләр” сочинениесен укыту).

         Нәтиҗә:

  • Табигатьнең матурлыгы, байлыгы кем кулында? ( Кешеләр)
  • Кешенең сәламәтлеге, бәхетле, тыныч, мул яшәве нәрсәгә бәйле? (табигатьнең чисталыгына, суларның сафлыгына, һаваның чисталыгына)
  • Бу видеотасмага тагын нәрсә җитми? (кошлар тавышы)

3. Физминутка.

          -Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп алыйк һәм кошлар сайраган урманга, чишмә буйларына күңелдән сәяхәт ясыйк. (күзләр йомык, күзләр өчен берничә күнегү (төсләр белән). Без кошларга ничек ярдәм кулы суза алабыз? Бигрәк тә кышын. (җимлекләр кую, язын – оялар)

         Җимлекләр күрсәтелә (2 укучы сөйли)

-Нинди җимнәр саласыз? (ярма, ипи валчыгы, көнбагыш)

         Нәтиҗә:

Сезнең җаваплардан, язма эшләрдән чыгып шуны әйтергә була: димәк, сез дә кайгырасыз, табигатьне сакларга кирәк дигән фикер әйтәсез.

( Энҗе Афзалова шигыре “ Бу гүзәллек яшәрме?” , укытучы сөйли).

-Ни өчен Энҗе апагыз “Җир елый” дип яза? ( ул яралы: урманнар киселә, сандугачлар китә, чишмәләр кибә)

-Ә кем яра сала? (кеше).

-Ә без бу яраны дәвалый алабызмы? (суббботник, чишмәләр чистарту, чәчкәләр утырту)

         Нәтиҗә:

         Әйе, балалар, табигатне саклау һәр кешенең изге бурычы. Чйнки кеше тормышы табигать белән бәйле. Әгәр без, табигатьне корытсак, без үз – үзебезне дә юк итәбез дигән сүз.

5. Иҗади эш :” Табигатьнең матурлыгы” дигән темага хикәя язу.Рәсем ясау

Бу гүзәллек яшәрме?

6.Йомгаклау.

Кушымта №5

Тема: «Күңелле җәй, ямьле җәй»(2 сәг.)

Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)

Дәрес максатлары:

1) «Күңелле җәй, ямьле җәй» текстындагы яңа сүзләр белән танышу;

2)укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү;

3) табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләү.

Укучы өчен:

Җиһазлау:  дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

 Дәрес барышы:

       I. Оештыру моменты.        

Уңай психологик халәт тудыру.

 

       II-Белемнәрне актуальләштерү

1)Слайдлар аша  хайван исемнәрен искә төшерү.

2) “Дүрт аяклы дустым” темасына сөйләү.

       III. Яңа  тема өстендә эш.

       Дәрес темасы белән таныштыру.

  Мин сезгә  Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйм, ә сез кайсы рәсемгә турыкилгәнен әйтерсез.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була?(көз)

Һәр җирләр карланган

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак була?(кыш)

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я.әйтеп кара?(рәсемнәр)

   (“Ел фасыллары” табышмак –шигыре укыла)

        -Дөрес. Көз. Көзге көнгә кайсы рәсем туры килә? Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

         -Дөрес. Кыш. Кышкы көнгә кайсы рәсем туры килә? Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

         -Дөрес. Яз. Язгы көнгә кайсы рәсем туры килә?Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

         -Кайсы ел фасылы турында  табышмак юк? ( Җәй турында табышмак юк)

         -Дөрес.Димәк, бүген дәресебез җәйгә багышланган.(Слайд).Ул “Күңелле җәй, ямьле җәй” дип атала.

         -Сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында?

(Слайд)

         Яшенле яңгыр, карлы буран,салават күпере, җәйге каникул,  язгы җил, бал корты, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн,ап-ак кар, төрле күбәләкләр.

3. Текст өстендә эш.

1)Текст

Тиздән мәктәптә укулар тәмамлана.Җәй җитә.Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш кыздыра.Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар. Төрле күбәләкләр шул чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый. Җәйге каникул башлана. Без каникулны бик яратабыз, чөнки ял итәбез.

Текст буенча әңгәмә.

   -Текстка нинди исем биреп  була?(Җәй җитә)

   2) Текстка карата рәсемнә ясау.”Минем булачак каникулым”

  4.Ял итү минуты.

  (Төрле уеннар)

            А)-Әйдәгез ,укучылар, ял итеп алыйк. Матур итеп утырдык,күзләрне                йомдык. Соңыннан миңа нәрсә ишетүегез турында әйтерсез.(кошлар  сайрый,яңгыр ява,, күк күкри).

            Б)”Тәрҗемәче” уены . Балалар парларда  бер-берсеннән сүзләрнең      тәрҗемәсен сорыйлар.

  V. Дәресне йомгаклау.

   Без дәрестә нинди ел фасыллары турында сөйләштек?...

  VI.Өй эше

1)“Җәй ” темасына презентация ясау өчен материаллар туплау.

Кушымта №6

Тема: Күрше хакы-тәңре хакы.

Максат.1. Күршеләр белән тату яшәргә кирәклекне төшендерү;            2.Шәфкатьлелек , мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Кереш.

        - Кем ул күрше? Кем безгә кадерлерәк, без кемне аеруча хөрмәт итәргә тиешбез: әти-әнинеме, туганнарнымы, күршеләрнеме?

        Борынгы китаптан бер өзек:

        “Күршеңнең сиңа хөрмәте һәм синең аңа карата эшләгән яхшылыкларың газиз анаңның сиңа һәм синең газиз анаңа күрсәткән хөрмәтеңә тиң күрелә.”

        -Күрше-күләннәр туган булмасалар да, гомер буе бергә яшәгәнлектән, үзара ярдәмләшеп, килешеп, тату яшәргә тиешләр. Китап хәтта күрше белән күрше арасындагы мөнәсәбәтләрне ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр белән бер күрә. Димәк, күрше кешесен без әниебезне хөрмәт иткән шикелле хөрмәт итәргә бурычлыбыз.

2. Төп өлеш.

        -Бер кешенең ничә күршесе була соң? Ничә өйгә хәтле күрше санала?...

        Бер акыл иясе: “1 кешенең һәр яктан да 40 өйгә хәтле яшәгән кешеләре күрше санала”, - дип әйтеп калдырган.

        Бер өй икенчесе белән күрше, икенче өй өченчесе белән,... Шулай итеп, бер авыл эчендә барысы да бер-берсе белән күрше булып чыгалар икән.

        -Ә сез күршеләрегез белән дус-тату торасызмы? Сезнең күршеләрегез әйбәт кешеләрме? (Балалар чыгышы)

        -Күршегез сезгә елмаймаса да, елмаегыз; сәламгә каршы җавап бирмәсә дә, исәнләшегез; хәерле көн, хәерле кич теләгез. Беркадәр гомер үткәч, күршегез нишләр икән? Һаман шулай сөйләшмичә - исәнләшмичә йөрерме, әллә якын итеп, сөйләшә башлармы?

        “Пәйгамбәребез ишегалдына, аны мыскыл итү йөзеннән күршесе чүп ташлый торган булган. Ул, рәнҗемичә, чүпне җыештыра һәм беркөнне чүп булмаганын күрә. Күршесенең хәлен белергә керсә, моңа тегесе бик гаҗәпләнгән. Явызлыкка изгелек белән җавап бирү аның иман китерүенә сәбәп булган.”

        Авыл җирендә кешеләр күрше-күләннәр белән бик нык аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Шәһәр җирендә исә кайвакытта бер күрше икенчесенең кем икәнен дә белми, ят кешеләр шикелле яшиләр. Күрше белән күршене шәһәр җирендә таш стеналар аерып тора.

Берәр күршең тормышыннан бизгән,

Өметен өзгән, бәлки, кем белгән...

Иң-иң якындагы кешең синнән

Таш диварлар белән бүленгән.

(И. Юзеев.)

        Бер күрше икенчесен белмичә, аның белән кызыксынмыйча, кирәк чагында киңәшләрен бирмичә яшәгәнгә күрә дә, шәһәр җирендә тәртипсезлекләр авыл җиренә караганда күбрәк була. Авыл җирендә исә берәр вакыйга булса, ул турыда бөтен авыл сөйләшә: Дөрес эшләгәннәрме? Аның урынында башка кеше булса, ничек булыр иде? Бу сөйләшүләрне гаеп эш эшләгән кешенең үзенә дә җиткерәләр, кирәк булса, аны ачуланып та алалар. Әгәр берәр кешенең кайгысы булса, күрше-күлән генә түгәл, хәтта бөтен авыл аның хәлен белә, кайгысын уртаклаша.

Хәлең ничек?

Сөенеч – шатлыкларың

Котлы булсын! Әйдә күрешик!

Хәсрәт – бәлаләрең газапласа,

Уртаклашыйк, бергә бүлешик!

(И. Юзеев.)

        Авыл кешесе, еракларга китсә дә күршеләрен онытмый, хатларында: “Күрше-күлән ни хәлдә?” “Күрше-күләннәргә күп сәлам” дип яза, читтән кайтканда, аларга да күчтәнәчләр алып кайта.

        -Кем ул “Ут күрше”?

        -Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми саклаганнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, алар иң якын кешеләренә ут алмага кергәннәр. Андый күршене “Ут күрше” дип атаганнар.

        -Ләкин күрше белән күрше арасында төрле хәлләр дә булырга мөмкин. Күңелсезлекләрнең һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыгуы ихтимал. Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясендә бер-берсенә орынып торган 2 күрше арасы бер бакчадан икенче бакчага кереп үскән кабак аркасында ямьсезләнә. Хикәядән өзек:

        “Маһи белән Мәликә, 2 карчык, нигез күршеләр, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды.

        Инде тәмам ныгыттым, инде күрше тавыклары керә алмаслар дип, тынычланып, бакчадан чыгып барганда, Маһи әбинең күзләре әкәмәт бер нәрсәгә төште, күрше тавыклары керерме-кермәсме, ә менә 1 кабак үзе Мәликәләр бакчасына таба чыгып бара, әй.

        Аны-моны карап тормыйча, күршесе Мәликә янына йөгереп кереп китте:

        -Берәр ырымың бардыр синең, күрше, тикмәгә генә мондый хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер, әнә, кабакны кара, - дип кызып-кызып китте ул.

        Мәликә шулай ук авызын йомып тормады:

         -Синеке булса, синең бакчада булыр иде, ә бу, күрмисеңме, минем бакчада ич,- дип чатылдатып җавап кайтарды.

        Менә шулай итеп, 2 күршенең дус-тату көннәре бетә.

        -Сез ничек уйлыйсыз укучылар, алга таба 2 күрше ни рәвешле аңлашырлар икән? Алар урынында булсагыз, сез ничек сөйләшер идегез? Мин сезгә берничә вариант китерәм. Сез үзегезгз ошаганын сайлап алырсыз:

        1. “Кара әле, Мәликә күрше, минем кабак сезне бик ярата икән, минем бакчадан чыгып, сезнең бакчада үскән бит, рәхмәт яугыры. Әйдә, сезнеке булсын, мине кабак бәлешеннән калдырмассың әле.”

        2. “Бу-минем кабак, үзем утырттым, үз кулларым белән. Сезнең бакчага гына кереп үскән ул. Алып кереп ашыйсы булмагыз, карагыз аны!”

        3. “Хәзер бу кабак икебезнеке дә булды инде. 1 кабакны урталай бүлеп алып керербез, үзегез генә алып кереп китә күрмәгез тагын.”

        4. “Безнең бакчада кабаклар бик күп. Монысы сезгә булсын инде.”

        5. “Бу кабак безнең араны бозарга йөри икән. Әйдә, хәзер үк алып кереп, бәлеш пешереп ашыйк әле үзеннән.”

        6. “Үсә торгач кабагыбыз кире үзебезгә кайтмасмы икән? Карап карыйк әле. Кире кайтмаса, сезгә насыйп кабак була инде.”

        7. “Тавыкларым да сезнең якка кереп күкәй сала, кабагым да сезнең якка кереп үсә. Судка бирәм мин сезне. Хәзер милиция чакырам!”

        Инде кайсы вариантны сайлаганга карап, үзегезнең нинди кеше икәнегезне беләсегез киләме?

        1 нчесен сайлаган – юмарт һәм шат күңелле кеше.

        2               - саран кеше.

        3               - вакчыл кеше.

        4               - киң күңелле кеше

        5              - шаяртырга ярата торган дус.

        6              - бераз хәйләкәр, ләкин юмарт кеше.

        7              -акылсыз, саран, кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше.

3.Иҗади эш. (Хикәя язу .”Минем күршем”)

4.Йомгаклау.

        Күрше күршегә гел кирәк. Бер-береңә ярдәм итмичә, дус булмыйча яшәп булмый.  Борынгы китапта болай язылган: “Әгәр берәр кеше күршесеннән шикләнсә, ул дөрес яшәүчеләрдән булып саналмый”. Тагын шундый хәдис бар: “Күршесе ач булганда үзе тук кеше – безнең өчен ят кеше.”

Күрше хакы – тәңре хакы.

Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

Келәм сатсаң, күршеңә сат – бер читендә үзең утырырсың.

Күршеңә якты чырай, такта чәеңне кызганма.

Көлмә күршеңнән – үтәр башыңнан.

Күршеңә бәла килү сиңа җиңеллек түгел.

Күршеләре яхшы булса, аксак кыз да кияү табар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы по физике.7-9 класс.Авторская программа А.В.Грачёва,В.А.Погожева,А.В.Селиверстова

Учебник нового поколения авт. А.В. Грачев, В.А. Погожев и др. находится в перечне Допущенных учебников Министерством образования . Я участвовала в Федеральном эксперименте по апробации этого учебника ...

Авторская программа "Мир компьютерной графики"

Данная программа кружковых занятий по информатике носит пропедевтический характер. Курс построен таким образом, чтобы помочь учащимся заинтересоваться информатикой вообще и найти ответы на вопросы, с ...

Авторская программа кружка "Эколог и Я"

Система биолого-экологической и природоохранной подготовки учащихся должна строиться на продуманном сочетании учебных занятий, исследовательских работ, общественной деятельности и практических занятий...

Авторская методика Пак Лидии Петровны "Авторская глиняная расписная игрушка в развитии творческих способностей детей"

Учебно-методическое пособие "Авторская глиняная расписная игрушка в развитии творческих способностей детей", автором которой является преподаватель Ногинской детской художественной школы (г. Ногинск М...

Авторская песня "Династия врачей моей семьи"Бурловой Марии,воспитанницы студии "Камертон", объединения "Авторская песня"

Авторская песня "Династия врачей моей семьи"Бурловой Марии - 9 лет, воспитанницы студии "Камертон", объединения "Авторская песня" МКОУ ДОД Дом детского творчества г. Кушва, Свердловской области.Эта пе...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ПРЕДМЕТУ ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА УРОВНЯ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ДЛЯ 5-7 КЛАССОВ (составлена на основе авторской программы «Изобразительное искусство и художественный труд» авторского коллектива под руководством Б. М. Нем

РАБОЧАЯ ПРОГРАММАПО ПРЕДМЕТУ  ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА УРОВНЯ ОСНОВНОГО ОБЩЕГО ОБРАЗОВАНИЯ ДЛЯ  5-7  КЛАССОВ(составлена на основе авторской программы «Изобразительное искус...

Авторская программа по теме: « Применение авторских стихов на уроках истории», учителя истории МКОУ Маджалисской СОШ Мурадхановой (Султановой) Гулизат Меджидовны

     Авторская программа по теме: « Применение авторских стихов на уроках истории», учителя истории МКОУ Маджалисской СОШ  Мурадхановой (Султановой) Гулиза...