Рабочая программа по тат.языку 4класс
календарно-тематическое планирование по теме
№ | Бүлекләр, темалар | Белем һәм күнекмәләр | Барлыгы | |
1 | Яңа уку елы котлы булсын! | Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Көндәлек режимны сөйли белү. Уку хезмәтенә карашы буенча, укучыга бәя бирә белү. Әңгәмәдәшеңнең ничәнче сыйныфта укуын, нинди өй эшләрен әзерләвен, дәрестә нәрсәләр эшләвен сорый белү. Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү. | 16с | |
2 | Көзге табигать. | Көзге табигатьне тасвирлый белү. Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү, геройларга бәя бирү | 6 с. | |
3 | Без кошларга ярдәм итәбез. | Кошлар, аларны саклау турында әдәби әсәрләр аша сөйләшү.
| 14 с. | |
4 | Хайваннар дөньясында. | Хайваннар турында сорый һәм белешмә бирә белү. Аларны тасвирлый белү. | 13 с. | |
5 | Кышкы уеннар. | Балалар яратып уйный торган спорт төрләрен әйтә, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, төрле уеннарда катнашуың турында әйтә, уенга чакыра, уенның вакытын әйтә белү. Уенга барырга кирәклегенә инандыра, бару-бармауның сәбәбен атый белү.
| 7 с. | |
6 | Минем дусларым бар. | Үзеңнең дустың турында сөйли белү. Кечкенә хикәяләрнең эчтәлеген сөйли, геройларга бәя бирә белү. | 12 с. | |
7 | Яз килә. | Язгы табигать турында сөйли белү. 8нче март бәйрәме белән котлый белү. Яз бәйрәме – Карга боткасы турында сөйли белү. | 13с. | |
8 | Дүрт аяклы дусларыбыз. | Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтеләре, гадәтләре турында сөйли белү. Аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | 9 с. | |
9 | Татарстан-туган ягым | Татарстанның символикаларын әйтә белү. Казан шәһәре турында сөйли белү. Татарстан шәһәрләре турында сөйләшү. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен, нәрсә язганын әйтә белү. | 6 с | |
10 | Кояшлы җәй,ямьле җәй. | Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Җәйге бакчада хезмәт турында сөйли белү. | 6 с |
|
11 | Барлыгы |
| 102 с. |
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
4_tatar_tele.doc.rar | 57.81 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“6 нчы номерлы гомуми урта белем мәктәбе”
КАРАЛДЫ: КИЛЕШЕНДЕ: РАСЛАНДЫ:
МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары Мәктәп директоры
№ 1 “ 27 ”август 2012ел _____________ Камалиева Л.Ю . ______________ Кузнецов С.А.
МБ җитәкчесе __________Романова Г.Н.
289 А номерлы боерык белән
31” август 2012 ел гамәлгә кертелде.
4 нче сыйныфның рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле буенча эш программасы
Төзүче: 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Миннегулова Миләүшә Мөсәвир кызы
КАБУЛ ИТЕЛДЕ:
Педагогик совет беркетмәсе
№ 1 31 август 2012ел.
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
1.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теленнән вакытлыча дәүләт стандартларына (Казан,2008),
2. ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы»на (1 — 11 нче сыйныфлар) (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ,Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2011ел)
3.ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгы 29.04.2010 числосында 1763/10 номерлы “Уку курсларының,фәннәрнең эш программаларын якынча эшкәртмәләренең тәртибен ТР белем учреждениеләренең раславы турында” боерыгына
4.Мәктәп уку планына (2012-2013нче уку елы) таянып төзелде.
Телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә.Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык якларын үзенә буйсындыра.Укыту максатлары,бурыч,принцип,методлары,эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.
Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теленә өйрәтүче төп максат-гамәли максат,ягъни,телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен,укучыларга гаилә-көнкүрешкә,уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.
Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру,логик фикерләү сәләтен камилләштерү,сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.
Тәрбияви максат балаларны рухи дөньяларын баету,аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру,төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.
Куелган максатларга ирешү өчен ,аерым мәсьәләләрне хәл итү сорала.
Гамәли максатка ирешү өчен,укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру,диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү;дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;татар теленең фонетик,орфоэпик,лексик,грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү бурычлары куела.
Гомумдидактик һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен,укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру;татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып,әңгәмә корырга,фикер йөртергә,хәбәр итәргә күнектерү;татар дөньясына караган милли традицияләр,ризыклар,бәйрәмнәр,уеннар,халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру.
Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерү юнәлтелә,буисә аларның тыңлап аңлау,сөйләү һәм сөйләшү,уку,язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.
Тыңлап аңлау –аерым авазларны,иҗек калыпларын,сүзләр,сүзтезмәләр,җөмләләрне,бәйләнешле текстларны ишетеп,мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга дигән сүз.
Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә,укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карарга кирәк.
Монологик сөйләмгә өйрәтү аерым кешеләрне ,әйберләрне,хайваннарны тасвирлауга,сыйныф,мәктәп,авыл,шәһәр тормышы турында хәбәр итүгә,укылган текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала.
Укуга өйрәткәндә,рус телле балалар татар хәрефләрен танып,алар белдергән авазларны дөрес әйтергә,тартыкны сузыкка ияртеп,кыска сүзләрне килеш,озын сүзләрне иҗекләп укырга,алга таба сәнгатьле итеп,йөгерек һәм аңлап укырга; укылганның эчтәлегенә төшенеп барырга; яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып күзалларга яки сүзлектән табарга кәнегәләр.
Язуга өйрәтү тат.алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру;сүзләрне иҗекләргә бүлеп,юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү,сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
Язма сөйләмгә өйрәтү,терәк сүзләр,сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп,өйрәнелә торган лексика тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белүне үз эченә ала.
Башлангыч белем мәктәбендә татар телен укыту,беренчедән,лингвистик компетенция булдыруга китерә,чөнки алар өйрәнелә торган телнең фонетик,лексик,грамматик күренешләрен гамәли үзләштереп,сөйләмдә кулланырга күнегәләр;икенчедән,аларның коммуникатив компетенциясе үсеш ала,чөнки татар теле сөйләшү-аңлашу,аралашу чарасы буларак укытыла.
Рус телле балаларга татар теле укытуның төп бурыч һәм максатлары.
Тыңлап аңлау
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.
сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм:
Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү; укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
Фонетика. Орфоэпия. Графика. Орфография.
Татар теленең алфавиты. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Татар теленә хас булган үзенчәлекле авазлар.. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Сүз басымы һәм аның үзенчәлекле очраклары. Хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе. Татар алфавитындагы хәрефләрнең каллиграфик яктан дөрес язылышы. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләр. Транскрипция билгеләре.
Лексикология.
Мәгънәләре ягыннан якын һәм капма-каршы мәгънәле сүзләр. Татар телендәге рус алынмалары. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләрне куллану.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.
Тамыр һәм кушымча. Лексик темаларга бәйле тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы сүзләр. Сүз ясалышы ысуллары: -чы/-че, -лык/-лек, -даш/-дәш, -таш/-тәш кушымчалы исемнәр; -лы/-ле, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке кушымчалы сыйфатлар.
Грамматика.
Морфология. Исем. Исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнүе. Исемнәрдә кушымчаларның ялгану тәртибе. Килеш кушымчаларының төшеп калу очраклары. Исемнәргә Кем? Нәрсә? сорауларын кую үзенчәлеге. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәре, -ныкы/-неке кушымчалы исемнәр.
Алмашлык. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүе. Зат алмашлыкларына -ныкы/-неке кушымчалары ялгану. Сорау алмашлыклары. Кем? Нәрсә? алмашлыкларының килеш белән төрләнүе. Күрсәтү алмашлыклары (бу, теге, шул). Билгеләү алмашлыклары (барлык, бөтен). Юклык алмашлыклары (бернәрсә дә, беркем дә).
Сыйфат. Сыйфат + исем төзелмәләре. Сыйфатның чагыштыру, артыклык дәрәҗәләре.
Сан. Микъдар, тәртип, җыю саннары. Сан + исем төзелмәләре.
ФигыльХикәя фигыль. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле үткән, билгесез үткән заман формалары. Хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең киләчәк заман функциясендә кулланылуы. Фигыльнең инфинитив формасы. Инфинитив + ярый (ярамый), мөмкин (мөмкин түгел), тиеш (тиеш түгел) төзелмәләре.
Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Кисәкчә. Сорау (-мы/ -ме), юклык (түгел) кисәкчәләре.
Сүзтезмә. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре. Татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләре. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечле җөмлә калыплары.
Җөмләнең коммуникатив төрләре: раслау, инкяр, сорау, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының урыны. Татар һәм рус телләрендәге грамматик аермалар.
№ | Бүлекләр, темалар | Белем һәм күнекмәләр | Барлыгы |
1 | Яңа уку елы котлы булсын! | Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Көндәлек режимны сөйли белү. Уку хезмәтенә карашы буенча, укучыга бәя бирә белү. Әңгәмәдәшеңнең ничәнче сыйныфта укуын, нинди өй эшләрен әзерләвен, дәрестә нәрсәләр эшләвен сорый белү. Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү. | 16с |
2 | Көзге табигать. | Көзге табигатьне тасвирлый белү. Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү, геройларга бәя бирү | 6 с. |
3 | Без кошларга ярдәм итәбез. | Кошлар, аларны саклау турында әдәби әсәрләр аша сөйләшү. | 14 с. |
4 | Хайваннар дөньясында. | Хайваннар турында сорый һәм белешмә бирә белү. Аларны тасвирлый белү. | 13 с. |
5 | Кышкы уеннар. | Балалар яратып уйный торган спорт төрләрен әйтә, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, төрле уеннарда катнашуың турында әйтә, уенга чакыра, уенның вакытын әйтә белү. Уенга барырга кирәклегенә инандыра, бару-бармауның сәбәбен атый белү. | 7 с. |
6 | Минем дусларым бар. | Үзеңнең дустың турында сөйли белү. Кечкенә хикәяләрнең эчтәлеген сөйли, геройларга бәя бирә белү. | 12 с. |
7 | Яз килә. | Язгы табигать турында сөйли белү. 8нче март бәйрәме белән котлый белү. Яз бәйрәме – Карга боткасы турында сөйли белү. | 13с. |
8 | Дүрт аяклы дусларыбыз. | Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтеләре, гадәтләре турында сөйли белү. Аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | 9 с. |
9 | Татарстан-туган ягым | Татарстанның символикаларын әйтә белү. Казан шәһәре турында сөйли белү. Татарстан шәһәрләре турында сөйләшү. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен, нәрсә язганын әйтә белү. | 6 с |
10 | Кояшлы җәй,ямьле җәй. | Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Җәйге бакчада хезмәт турында сөйли белү. | 6 с |
11 | Барлыгы | 102 с. |
Тематик план
Темаларга бүленеш | Белем һәм күнекмәләр | Сәгать саны |
Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү. | Татар алфавиты һәм хәрефләр тәртибе турында белемнәрне камил.-рү; Транскрипция билгеләрен кабатлау, транскрипция билгеләрен язуда дөрес итеп куллана һәм аңлата белү. О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышын камил.-рү. О, ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын ныгыту Татар теленең хәреф-аваз системасын белү. Сузык һәм тартык авазлар. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап тору. | 6 |
Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану. Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәре. | Кайдан? соравы белән таныштыру,күнегүләр аша ныгыту. Исемнәрнең иялек, юнәлеш һәм урын-вакыт килешендә төрләнешен форма-лаштыру. Исемнәрне дөрес итеп төшем килеше б\н төрләндерә белү Кайдан? Кая кадәр? сораулары формал.-у. "Өйдән мәктәпкә кадәр" ,"Олянын дусты" төзелмәсен лексикага кертү. Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру. | 10 |
Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү. | Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү эшен оештыру. Тартым кушымчаларын дөрес ялгый белү. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану. | 10 |
Кушма, парлы сүзләрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану. . | Сүз ясагыч кушымчалар б-н таныштыру. татлы, классташлар,күңелсез, хуш исле һ.б.сүзләрне лексикада форма.-у. Кушма һәм парлы сүзләрнең язылышын истә калдыру,дөрес яза белү. | 6 |
.Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру. Теркәгеч сүзләр.Кисәкчәләр. | Бәйлекләр белән таныштыру.Бәйлекләрне таный белү күнек.форма.-у. Чөнки,шуңа күрә теркәгечләре белән таныштыру,күнегүләр аша ныгыту. Сөйләмдә кисәкчәләрне куллана белү. | 8 |
Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану. Антоним, синоним, омоним сыйфатлар. | Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану эшен оештыру. Сыйфатлар белән таныштыру,күнегүләр аша ныгыту.Сыйфат-лар кулланып, җөмләләр төзи белү. Антоним, синоним, омоним сыйфатлар б-н таныштыру. Антоним,синоним сүзләрне таба белү. | 8 |
Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту | Рәвешнең җөмләдә кулланылышы. | 4 |
Зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнеше. Күрсәтү,билгесезлек алмашлыклары. | Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану. Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү. Кемдер, нәрсәдер алмашлыкларын сөйләмдә форма.-у | 7 |
Фигыльнең өйрәнелгән заман формалары. | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану. Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле формаларны сайлап кулланырга күнектерү. Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары. Үткән заман, хәзерге заман һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең барлык-юклык формасын дөрес кул-на белү; Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру | 19 |
Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе,басым. | Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү. Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү. | 8 |
Тезмә сүзләр. Алынма сүзләр. | Тезмә сүзләрне җөмлә төзүдә куллана белү . Татар телендә алынма сүзләр б-н таныштыру,эшне ныгыту. | 3 |
Җөмлә төрләре | Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү. Хикәя,сорау,өндәү җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә белү. | 6 |
Лексикография һәм сүзлекләр. Татар теленең сүзлек составы. | Сүзлекләрнең төрләре белән танышу.Сүзлекләр,таблицалар белән эшне системага салу. | 5 |
Барлыгы | 102 |
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.
Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен белү;
Татар теленең алфавитын яттан белү, авазларны дөрес әйтә белү һәм хәрефләрне дөрес яза белү;
Бирелгән текстларны дөрес укый һәм күчереп яза белү;
Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрне яза белү;
Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү;
Сүз басымын дөрес куеп, сүзләрне әйтә белү;
Хикәя, сорау, боеру җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә белү;
Ясалма исемнәрнең һәм сыйфатларның кушымчаларын таный белү;
Актив үзләштерелгән исемнәрне сан, килеш, тартым белән төрләндереп, телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү;
Татар телендә исемнәргә кем? һәм нәрсә? сорауларын кую үзенчәлеген белү;
Татар телендә сыйфат һәм исем, сан һәм исем төзелмәләренең кулланылыш үзенчәлекләрен белү;
Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын сөйләмдә куллануга ирешү;
Ана теле тәэсирендә барлыкка килгән әйтелеш һәм сөйләм хаталарын төзәтә белү;
Актив үзләштерелгән җөмлә калыпларын тыңлап яки укып аңлый белү һәм, татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып, аларны сөйләмдә куллануга ирешү;
Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә кора алу;
Татар сөйләм этикетына хас булган танышу, исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, гафу үтенү һәм башка калыпларны урынлы куллана алу;
Тасвирлау яки хикәяләү төрендәге бәйләнешле текст төзи алу;
Телдән һәм язмача диалогик яки монологик формада аралаша алу;
Бәйләнешле текстларны сәнгатьле итеп һәм эчтәлеген аңлап укый алу;
1000 лексик берәмлекне актив рәвештә үзләштерү.
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр.
1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
2.Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
3.Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
4.Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
5.Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
6.Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
7.Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
8.Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
9.Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
11.Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.
12.Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру
4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның грамматик минимумы:
1. Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
2. Лексик темаларга караган сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәләрендә кулланырга өйрәтү.
3. Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары.
4. Кушма, парлы исемнәрне, мәгънәләрен аңлап, дөрес кулланырга ирешү.
5. Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.
6. Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрләнешен гамәли белүне ныгыту.
7. Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле формаларны сайлап кулланырга күнектерү.
8. Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.
9. Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү.
10.Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.
4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:
1. Сузык һәм тартык авазлар. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап тору.
2. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.
3. Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү.
4. Сингармонизм законының асылын гамәли белү.
5. Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.
6. Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә - күплек сан, килеш; фигыльләрдә - юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.
7. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.
8. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.
№ | Эш төрләре | |
IV сыйныф | ||
1. | Тыңлап аңлау | 0,3-0,5 минут |
2. | Диалогик сөйләм | 6 реплика |
3. | Монологик сөйләм | 7 фраза |
4. | Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү | 4 |
5. | Уку | 45-55 сүз |
6. | Язу: | |
күчереп язу (гади җөмлә) | 5-6 җөмлә | |
сүзлек диктанты | 8-9 сүз | |
Сочинение (өйрәнү характерында) | 5-6 җөмлә |
Сүзлек диктантын бәяләү
Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Күчереп язуны бәяләү:
1.Төгәл,пөхтә һәм орфографик хатасыз эшкә-“5”ле куела.
2.Төгәл,пөхтә язылган ,әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә-“4”лекуела.
3.,Пөхтә,төгәл язылмаган,4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
4. Пөхтә,төгәл язылмаган,6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә”2”ле куела.
Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.
Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистика фәне координатив типтагы (ана телендә һәм өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралашу), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Программа авторлары рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.
Чит телләр укыту методикасында белемнәрне контрольгә алу өчен “коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.
Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:
Үк = а : р, кайда Үк – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.
Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5. Ул “4”ле билгесе ала ала.
Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8 була. Ул “4”ле билгесе ала.
Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре нинди дә булса грамматик категорияне үзләштерү дәрәҗәсе белән генә билгеләнми, ә программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.
Календарь-тематик план
Предмет | Сыйныф | Барлык сәгатьләр саны | Атнага сәгатьләр саны | Контроль эшләр | Дәреслекнең авторы, елы |
Татар теле | 4а,в | 102 с. | 3с. | 4 | Р.З.Хәйдәрова“Татар теле һәм уку китабы ” 4 нче сыйныф, Казан”Мәгариф”нәш.2010. |
Татар теленнән практик эшләр.
№ | Эш төре | саны |
1 | Сүзлек диктанты | 2 |
2 | Күчереп язу | 2 |
3 | Мөстәкыйль эш. | 4 |
4 | Күрмә диктант | 1 |
5 | Тест | 4 |
Дәреслек | УМК | Электрон ресурслар |
1.Татар теле һәм уку китабы. 4 нче сыйныф.ХәйдәроваР. З. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел. | 1.. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары 2.1-11 нче сыйныфларТатар теле һәм әдәбияты рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар.Казан”Мәгариф”,2011. 3.1-4.нче сыйныфлар(рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Казан “мәгариф” нәшрияты,2009.Хәйдәрова Р.З.,Галиева Н.Г.,Әхәтова 4.Р.З.Хәйдәрова,Л.Ә.Гиниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”4 нче сыйныф(Укытучылар өчен методик кулланма) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафаннан рөхсәт ителгән,Яр Чаллы,2010. 5.Ф.С.Сафиуллина”Татарча- русча һәм русча –татарча кесә сүзлеге”.Казан Татарстан китап нәшрияты,1997. Мәгариф идарәсе,2001. 7.Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина,Ф.Х.Хәбирова “Гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр”,Яр Чаллы,2010. 8.Р.Р.Нигъмәтуллина”Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр.Казан “Мәгариф”, 2004. | janar.ucoz.ru›publ/i_tugan_tel/i_tugan_tel/ tatar.org.ru›kurs/6-tatar-tele/cyr_1.php in-yaz-book.narod.ru›tatar.html tugantelem.narod.ru›tel/nigmatullina.html |
№ | Дәрес темасы | Предмет | Сәг. саны | Дәрес тибы | Укуның эшчәнлегенә характеристика, эш төрләре | Контроль төре | Үзләштерелгән материалның планлаштырылган нәтиҗәсе | Үткәрү вакыты план | Үткәрү вакыты факт | Искәрмә | ||
Яңа уку елы котлы булсын! -16 | ||||||||||||
1чирек -27дәрес | ||||||||||||
1. | Яңа уку елы котлы булсын! | Т.т | 1 | ГКК | Уңыш, чәчәк бәйләме, кәеф, сәламәтлек, яңа, шакмаклы, буйлы, уку-язу әсбапларының исемнәрен камил.-рү;. “татар теле дәресе” төзелмәсен ныгыту. | 1 сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Уку-язу әсбапларын сорый, ала, бирә белү Сүзләрне каб. | 3.09 | 3.09 | ||||
2. | Тартым. | Т.т | 1 | ГКФ | Тартым кушымчалары б\н тан.-у,күнегүләр эшләү | Тартым кушымчала- ры дөрес ялгый белү. Диалог Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану. | 5.09 | 5.09 | ||||
3. | 38 хәрефтән торган татар алфавиты. | Т.т | 1 | ГКК | Татар алфавиты һәм хәрефләр тәртибе турында белемнәрне камил.-рү; Транскрипция билгеләрен кабатлау. | Татар теленең хәреф-аваз системасын белү. кагыйдә | 7.09 | 7.09 | ||||
4. | О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышы. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр. | Т.т | 1 | ГКК | О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышын камил.-рү. О, ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын ныгыту | тест | Орфоггафия каг. куллана белү. 3күнегү | 10.09 | 10.09 | |||
5. | Кая? Кайда? сораулары. | Т.т | 1 | ГКФ | Кая? Кайда? сораулары белән таныштыру, күнегүләр аша ныгыту. | Кая? Кайда? сорауларына җавап бирә белү. | 12.09 | 12.09 | ||||
6. | Кайдан? соравы. | Т.т | 1 | ГКФ | Кайдан? соравы белән таныштыру,күнегүләр аша ныгыту. Исемнәрнең иялек, юнәлеш һәм урын-вакыт килешендә төрләнешен форма-лаштыру. | Исемнәрнең иялек, юнәлеш һәм урын-вакыт килешендә төрләнешен куллана белү. | 14.09 | 14.09 | ||||
7. | Саннар. | Т.т | 1 | ГКФ | Сан төркемчәләре белән таныштыру, күнегүләр аша ныгыту. | Дистә саннарын 100, 1000 әйтә белү. Тәртип саннарын куллана белү. | 17.09 | 17.09 | ||||
8. | Сан төркемчәләре | Т.т | 1 | ГКФ | Сан төркемчәләрен камил-рү; көн быел төн узган ел ел ярты ел кич иртән сүзләрен лекси-када формалаштыру. | Сан төркемчәләрен камил-рү; куллана белү. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирә белү | 19.09 | 19.09 | ||||
9. | Теркәгечләр | Т.т | 1 | ГКФ | Теркәгечләр турында төшенчә бирү. “”Көндәлек режим” текстындагы лексикасы б-н таныштыру. | Теркәгечләрне сөйләмдә куллана белү. | 21.09 | 21.09 | ||||
10. | Чөнки,шуңа күрә теркәгечләре. | Т.т | 1 | ГКФ | Чөнки,шуңа күрә теркәгечләре белән таныштыру,күнегүләр аша ныгыту. | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре белән кушма җөмлә-р төзи белү | 24.09 | 24.09 | ||||
11 | Хәзерге заман хикәя фиг. юклык формасы. | Т.т | 1 | ЛГКФ | хәзерге заман хикәя фиг.-ң юклык форма-сы б-н таныштыру һәм “Эш урыны” хикәясе буенча формал.-ру | шәхси карточкалар | хәзерге заман хикәя фиг.-ң юклык форма-сын куллана белү. | 26.09 | 26.09 | |||
12. | Үткән заман хикәя фиг. юклык формасын кабатлау. | Т.т | 1 | ЛГКК | Үткән заман хикәя фиг. юклык формасын кабатлау,камил.-рү. язма эш ,контроль эш дөрес чиште,дөрес чишмәде ,кәефсез, бугай,үкенде сүзләрен лексикада формалаш-тыру | Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын дөрес кул-на белү; | 28.09 | 28.09 | ||||
13. | Сыйфатлар. | Т.т | 1 | ЛГКФ | Сыйфатлар белән таныштыру,күнегүләр аша ныгыту.Сыйфат-лар кулланып, җөмләләр төзи белү. “Контроль эш” хикәясендәге яңа сүзләрне камил.-рү: | Сыйфатларны кулланып,җөмлә-ләр төзи белү. | 1.10 | 1.10 | ||||
14. | Инфинитив+кирәк конструкциясе. | Т.т | 1 | ГКФ | Инфинитив+кирәк конструкциясе белән таныштыру,күнегүләр аша ныгыту Характерны бәяләүче лексиканы сөйләмгә кертү. | Инфинитив+кирәк конструкциясен дөрес кул-на белү; | 3.10 | 3.10 | ||||
15. | “Яңа уку елы”темасы буенча үзеңне тикшер! | Т.т | 1 | ГКК | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү | 5.10 | 5.10 | ||||
16. | “Яңа уку елы”темасы буенча мөстәкыйль эш. | Т.т | 1 | тикшерү | Мөстәкыйль эшли белү. | Мөст. эш. | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү | 8.10 | 8.10 | |||
Көзге табигать-6 | ||||||||||||
17. | Үткән заман хикәя фигыль. Хаталар өстендә эш. | Т.т | 1 | ГКФ | Үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру һәм кул-на белү;Хаталар өст.эш үткәрү. | Хаталар өстендә эш үткәрү; Үткән заман хикәя фигыльне дөрес итеп кул-на белү. | 10.10 | 10.10 | - | |||
18. | Хәзерге заман хикәя фигыль. | Т.т | 1 | ГКФ | Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышын формалаштыру. | Хәзерге заман хикәя фигыльне дөрес кул.-на белү | 12.10 | 12.10 | ||||
19. | “Көзге табигать” темасы буенча үзеңне тикшер! | Т.т | 1 | ГКФ | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту. | тест | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү.. | 15.10. | 15.10. | |||
20. | Исемнәрнең төшем килеше б\н төрләнеше. | Т.т | 1 | ГКК | Исемнәрнең төшем килеше б\н төрләнешен камил-.рү | Исемнәрне дөрес итеп төшем килеше б\н төрләндерә белү. | 17.10 | 17.10 | ||||
21. | Төшем килеше. | ГКК | 1 | ГКК | Төшем килеш кушымчаларын кулланышка кертү;формалаштыру | Төшем килеш кушымчаларын дөрес куллануга ирешү | 19.10 | 19.10 | ||||
22. | “Көзге табигать”темасы буенча контроль эш. | Т.т | 1 | тикшерү | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү. | Контроль эш№1 | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү | 22.10. | 22.10. | |||
Без кошларга ярдәм итәбез-14 | ||||||||||||
23. | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | Т.т | 1 | Контроль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәт төзәтү. Без кошларга ярдәм итәбез темасын өйрәнә башлау; | Контроль эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү өстендә эшләү.
| 24. 10. | 24. 10. | |||||
24. | Транскрипция билгеләре | Т.т | 1 | ГКФ | Транскрипция билгеләрен камил-рү;кош исемнәрен кулланышкакертү: җим,җитез,сандугач, тургай,күке,акчарлак, хәрәкәтчән, туклана | Транскрипция билгеләрен язуда дөрес итеп куллана һәм аңлата белү. | 26.10
| 26.10
| ||||
25. | Исемнәрнең иялек килеше белән төрләнеше. | Т.т | 1 | ГКФ | Исемнәрнең иялек килеше белән төрләнешен формал.-у.. |
| Исемнең иялек килеш һәм төшем килеш белән төрләнешен белү | 29.10 | 29.10 | |||
26. | Кисәкчәләр. | Т.т | 1 | ГКФ | Кисәкчәләр белән таныштыру; Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә”текстындагы лексиканы камил.-рү: чукый башлады, тәрәзә, шатланды, күз ачып йомганчы | Сөйләмдә кисәкчә- ләрне куллана белү. | 31.10 | 31.10 | ||||
27. | Кисәкчәләрне кабатлау. | Т.т | 1 | ГКК | Кисәкчәләрне кабатлау; Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр төзү өст.эшләү. |
| Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр төзи белү. | 2.11 | 2.11 | |||
2 чирек-21 дәрес | ||||||||||||
28. | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. | Т.т | 1 | ГКК | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын камил.-рү. “Бара ала” төзелмәсен кулланышка кертү. |
| Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең юклык формасын җөм-дә дөрес кул-на белү | 12.11 | 12.11 | |||
29.. | Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы | Т.т | 1 | ГКК | Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын камил.-рү Җ. Тәрҗемановның “Чирик”хикәясендәге уйнарга ярата төзелмәсен камил.-рү. | Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең юклык формасын җөм-дә дөрес кул-на белү | 14.11. | 14.11. | ||||
30.. | Кадәр, соң бәйлекләре. | Т.т | 1 | ГКФ | Бәйлекләр белән таныштыру.Бәйлекләр не таный белү күнек.форма.-у. | Бәйлекләрне сөйләмдә куллана белү. Хикәядәге грам. камил.-рү. | 16.11. | 16.11. | ||||
31. | Инфинитив + ярата төзелмәсе. | Т.т | 1 | ГКФ | Инфинитив + ярата төзелмәсен сөйләмдә формалаштыру. “Уйнарга ярата” төзелмәсен камил.-рү | “Инфинитив+ярата”, “эшли башлады” төзелмәләрен куллана белү. | 19.11. | 19.11. | ||||
32. | Тартымлы исемнәр. | Т.т | 1 | ГКФ | Тартымлы исемнәр белән таныштыру, күнегүләр аша ныгыту. | исемнәрнең тартым белән төрләнешен куллана белү | 21.11 | 21.11 | ||||
33. | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. | Т.т | 1 | ГКФ | Исемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлату,ныгыту. К,п хәрефләренә беткән исем-р-ң тартым б\н төрләнешен формалаштыру | исемнәрнең тартым белән төрләнешен куллана белү | 23.11 | 23.11 | ||||
34. | Исемнәргә аффикслар ялгану. | Т.т | 1 | ГКФ | Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибен формалаштыру.
| Исемнәргә аффикс-лар ялгану тәртибен белү. | 26.11 | 26.11 | ||||
35. | Чөнки,шуңа күрә теркәгечләрен кабатлау. | Т.т | 1 | ГКК | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен камил.-рү,күнегүләр аша ныгыту. | Чөнки,шуңа күрә теркәгеч-рен сөйләмдә куллана белү. | 28.11. | 28.11. | ||||
36. | “Без кошларга ярдәм итәбез!”темасы буенча үзеңне тикшер! | Т.т | 1 | ГКК | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү. | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 30.11. | 30.11. | ||||
Хайваннар дөньясында-13 | ||||||||||||
37. | -мы,-ме сорау кисәкчәләре. Кисәкчәләрнең сөйләмдә кулланылышы. | Т.т | 1 | ГКФ | -мы,-ме сорау кисәкчәләрен сөйләм-дә формалаштыру. Йорт һәм кыргый хайваннарның исемнәрен лексикада формалаштыру. | -мы,-ме сорау кисәкчәләре б-н сорау җөмләләр төзи белү. | 3.12 | 3.12 | ||||
38. | Сүзлек диктанты ”Җәнлекләр” | Т.т | 1 | ГКК | Сүзлек диктанты яздыру; Узган дәресләр лексикасын куллана белү. | Сүзлек диктанты | Белемнәрне тикшерү, бәяләү | 5.12. | 5.12. | |||
39. | Билгесез үткән заман хикәя фигыль . | Т.т | 1 | ГКК | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне камил.-рү | Билгесез үткән заман хикәя фиг.фор-н кул-п сорау бирә белү | 7.12. | 7.12. | ||||
40. | “Без кошларга ярдәм итәбез!”темасы буенча контроль эшкә әзерлек | Т.т | 1 | ГКК | Сыйфат дәрәҗәләре б-н таныштыру; контроль эшкә әзерләнү. | Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллана белү | 10.12 | 10.12 | ||||
41. | Сыйфат. | Т.т | 1 | ГКФ | Сыйфат сүз төркеме белән таныштыру; |
| Сыйфатларны сөйләмдә куллана белү | 12.12 | 12.12 | |||
42. | Билгеле үткән заман хикәя фигыль. | Т.т | 1 | ГКФ | Билгеле үткән заман хикәя фигыльне камил.-рү | билгеле үткән заман хикәя фигыль-не җөмләдә дөрес кул-на белү | 14.12 | 14.12 | ||||
43. | “Без кошларга ярдәм итәбез!”темасы буенча контроль эш. | Т.т | 1 | ГКК | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү | Контр. эш№2 | Белемнәрне тикшерү. | 17.12 | 17.12 | |||
44. | Хаталарны төзәтү.Төрле сүз төркемнәре ясый торган кушымчалар. | Т.т | 1 | ГКК | Контроль эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү өстендә эшләү. Төрле сүз төркемнәре ясый торган кушымчалар белән эшне ныгыту. | Хаталарга анализ ясау. | 19.12 | 19.12 | ||||
45. | Күрсәтү алмашлыклары. | Т.т | 1 | ГКФ | Күрсәтү алмашлык-лары б-н таныштыру; “Ялкау тиен”әкиятен-дәге лексик-грамматик материалны камил.-рү; |
| Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү. | 21.12 | 21.12 | |||
46. | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау. | Т.т | 1 | ГКК | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабат-лау. Энә, тун, җәнлек, иснәгән, ышана сүзләрен лексикада формалаштыру | Билгесез үткән заман х.ф.-не куллана белү. | 24.12. | 24.12. | ||||
47. | Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлау. | Т.т | 1 | ГКК | Кая?Кайда?Кайдан? сорауларын камил.-рү. | Кая?Кайда?Кайдан? сорауларына җавап бирә белү. | 26.12 | 26.12 | ||||
48. | Җөмлә төрләре. | Т.т | 1 | ГКФ | Җөмлә төрләре б-н таныштыру,форма..-ру “Керпе” тексты б-н таныштыру Сер,еш,гөмбә, үлән, озынлык,юанлык, авырлык, буе сүзләрен лексикадаформалаш-тыру | Дөрес итеп җөмләләр төзи белү,җөмләләрне аера белү. | 28.12 | 28.12 | ||||
3 чирек-30 дәрес | ||||||||||||
49. | “Хайваннар дөнья- сында”темасын буенча кабатлау дәрес. | Т.т | 1 | кабатлау | Өйрәнелгән материалдан файдалана белү. | тестлар | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 11.01 | 11.01 | |||
Кышкы уеннар -7 | ||||||||||||
50. | Кебек, шикелле бәйлекләре. | Т.т | 1 | ГКФ | Кебек, шикелле бәйлекләре б-н таныштыру,бәйлек-ләрне таный белү. Кыш билгеләре б-н таныштыру;. | Кебек, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллана белү. | 14.01 | 14.01 | ||||
51. | Антонимнар. | Т.т | 1 | ГКФ | Антонимнар б-н таныштыру. ”Кышкы уен” хикәясендәге лексика б-н таныштыру: су туңа, кар тәгәрәтә, күрше,зурая,күмер,та-як, рәхәтләнеп, көлешәләр. | Антонимнарны хикәя төзүдә куллана белү Кар бабай ясауны сөйли белү.Дустыңны уенга, кар бабай ясарга чакыра белү. | 16.01 | 16.01 | ||||
52. | Антоним сыйфатлар | Т.т | 1 | ГКФ | Антоним сыйфатлар б-н таныштыру. Антоним сүзләрне таба белү. | Антоним сыйфатларны хикәя төзүдә куллана белү; Антоним сүзләрне таба белү. | 18.01 | 18.01 | ||||
53. | Синонимнар, омоним сүзләр. | Т.т | 1 | ГКФ | Синонимнар б-н таныштыру; “Елга буенда” хикәясендәге яңа сүзләрне кулланышка кертү:тимераяк,таяк сузды, камыш,сизми калды,тотынды.“Елга-га таба” төзелмәсен формал.-у. | Синоним сүзләрне таба белү. Дустыңны шугалакка чакыра белү. Уенга чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Һава торышын әйтә белү | 21.01 | 21.01 | ||||
54. | Күрмә диктант. “В” хәрефе. | Т.т | 1 | тикшерү | Орфография һәм орфоэпия кагыйдәлә- рен камил.-рү. | Күрмә диктант | Орфография һәм орфоэпия кагыйдәлә- рен куллана белү. | 23.01 | 23.01 | |||
55. | Синонимнарны кабатлау. | Т.т | 1 | ГКК | Синонимнарны кабатлау,камил.-рү. Былтыр быел, кичә бүген ,йокларга ятам ,йокыдан торам сүзләрен лексикага кертү. | Синоним сүзләрне таба белү. . | 25.01 | 25.01 | ||||
56. | “Кышкы уеннар” темасын буенча үзеңне тикшер! | Т.т | 1 | ГКК | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү. Кыш темасына караган лексиканы кабатлау | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 28.01 | 28.01 | ||||
Минем дусларым -12 | ||||||||||||
57. | Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше | Т.т | 1 | ГКК | Исемнең зат-сан белән төрләнешен камил.-рү | Исемне зат-сан белән төрләндерә белү. | 30.01 | 30.01 | ||||
58. | Килеш сораулары. | Т.т | 1 | ГКК | Кая?Кайда?Кайдан? сорауларын кабатлау. | Җөмләләргә сорау куя белү. | 1.02 | 1.02 | ||||
59. | Җыю саннары. | Т.т | 1 | ГКФ | Җыю саннары турында төшенчә бирү; Минем дустым" хикәясендәге лексика белән таныштыру | Җыю саннарын сөйләмдә куллана белү. | 4.02 | 4.02 | ||||
60. | Җыю саннарын кабатлау. | Т.т | 1 | ГКК | Җыю саннарын кабатлау. Минем дустым" хикәясе өст.эш;. Чөнки теркәгечен ныгыту. | Чөнки теркәгечен җөмләдә куллана белү | 6.02 | 6.02 | ||||
61. | Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че. | Т.т | 1 | ГКФ | Сүз ясагыч кушымчалар б-н таныштыру. татлы, классташлар, кебек, гел, күңелсез, хуш исле, бергә сүзләрен лексикада форма.-у. | сүзлек диктанты | Сүз ясагыч кушымчаларның ялгау тәртибен белү | 8.02 | 8.02 | |||
62. | Эш башлануны белдерү. | Т.т | 1 | ГКФ | Эш башлануын белдерүче конструкцияләрне сөйләмдә формал.-у.И.Туктарның «Алма» хикәясендәге лексика б-н танышты-ру:татлы, классташлар, кебек, гел, күңелсез, хуш исле, бергә | Фигыльләрне сөйләмдә куллану, җөмләләр, хикәя төзү | 11.02 | 11.02 | ||||
63. | “Уйный башлады” төзелмәсе. | Т.т | 1 | ГКФ | "Уйный башлады" төзелмәсе б-н таныштыру;Эш башлануын белдерүче конструкцияләрне сөйләмдә форма.-у. | "Уйный башлады" төзелмәсен сөйләмдә куллану. Фигыльнең заман формаларын аера белү | 13.02 | 13.02 | ||||
64. | Фигыльнең заман белән төрләнеше | Т.т | 1 | ГКК | Фигыльнең заман белән төрләнешен камил.-рү. | Фигыльнең заман формаларын аера белү | 15.02 | 15.02 | ||||
65. | Кайдан? Кая кадәр? сораулары. | Т.т | 1 | ГКФ | Кайдан? Кая кадәр? сораулары формал.-у. "Өйдән мәктәпкә кадәр" ,"Олянын дусты" төзелмәсен лексикага кертү. | Кайдан? Кая кадәр? сорауларына җавап бирә белү. | 18.02 | 18.02 | ||||
66. | Кемдер, нәрсәдер алмашлыклары | Т.т | 1 | ГКФ | Кемдер, нәрсәдер алмашлыкларын сөйләмдә форма.-у. Сүзләрнең антоним парларын табарга өйрәнү. | Кемдер, нәрсәдер алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү. | 20.02 | 20.02 | ||||
67. | Билгесезлек алмашлыклары | Т.т | 1 | ГКК | Билгесезлек алмашлыкларын сөйләмдә камил.-рү. “Шыгырдавыклы башмаклар” (III кисәк) хикәясендәге лексиканы камил.-рү. | Билгесезлек алмашлыкларын җөмләләр төзүдә куллану. | 22.02 | 22.02 | ||||
68. | “Минем дусла- рым” темасы буенча үзеңне тикшер! | Т.т | 1 | ГКК | “Минем дусла- рым” темасы каб.-у. “Куркак юлдаш”текстын күчереп язу. Өйрәнелгән материал белән файдалана белү. | Күчереп язу. | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 25.02 | 25.02 | |||
Яз килә-13 | ||||||||||||
69. | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. | Т.т | 1 | ГКФ | Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә форма.-у. Шагыйрь Б.Рәхмәтнең биографиясе белән таныштыру; Чөнки теркәгечен җөмләдә куллануны камил.-рү. | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзи белү. | 27.02 | 27.02 | ||||
70. | Инфинитив+ ярый, инфинитив + тели төзелмәләре. | Т.т | 1 | ГКФ | Инфинитив + ярый, ярамый конструкция-ләрен сөйләмдә форма.-у. | Эшне эшләргә яраганын, ярамаганын әйтә, сорый белү | 1.03 | 1.03 | ||||
71. | Фигыльнең теләк формасы | Т.т | 1 | ЛГКФ | Инфинитив + телим конструкциясен формалаштыру. " К. Маховский. "Язгы авазлар."хикәясендә яна сүзләр белән таныштыру:оя, яфрак, көньяк, өстендә, төбендә | Инфинитив + телим конструкциясен сөйләмдә куллана белү. | 4.03 | 4.03 | ||||
72. | “Минем дусла- рым” темасы буенча контроль эшкә әзерлек. | Т.т | 1 | ГКФ | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү | М.эш | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 6.03 | 6.03 | |||
73. | Кушма сүзләрнең язылышы. | Т.т | 1 | ГКФ | Кушма сүзләрнең язылышын формал.-у.“Карга боткасы” хикәясендәге лексика белән таныштыру: Ярма, күкәй, шикәр, су буе, карга боткасы, алан, тоз, пешерә | Кушма сүзләр язылышын истә калдыру,дөрес яза белү. | 8.03 | 11.03 | 8.03-Бәйрәм көне булганга берләштерелде | |||
74 | Кушма сүзләр. Тамыр һәм ясалма сүзләр. | Т.т | 1 | ГКК | Кушма сүзләр белән таныштыру; "Язгы авазлар."хикәясен кабатлау. | Кушма сүзләр язылышын истә калдыру,дөрес яза белү. | 11.03 | 11.03 | ||||
75. | Минем дусла- рым” темасы буенча контроль эш. | Т.т | 1 | тикшерү | Мөстәкыйль эшли белү. | Кон.эш №3 | Белемнәрне тикшерү, бәяләү. | 13.03 | 13.03 | |||
76. | Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Хаталар өстендә эш. | Т.т | 1 | ГКК | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне камил.-рү. Контроль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәт төзәтү | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллана белү.Җибә-релгән хаталарны төзәтә белү. | 15.03 | 15.03 | ||||
77. | Үтенеч белдерү. | Т.т | 1 | ЛГКФ | Итагатьле сорау формалары белән таныштыру; Булыша ала. күрсәтә, ярдәм итә, саран Бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар –формаларын формал.-у. | Итәгатьле сорый белү формаларын сөйләмдә куллана белү. | 18.03 | 18.03 | ||||
78. | Сыйфатлар. | Т.т | 1 | ЛГКК | Сыйфат сүз төркемен камил.-рү. М.Газизов”Рәхмәт” шигырендәге лексика белән таныштыру: тырыс, рәтли, татар исемнәре | Сыйфатларны кешегә бәя бирүдә куллана белү. | 20.03 | 20.03 | ||||
4чирек-24 дәрес | ||||||||||||
79. | Кушма саннар. | Т.т | 1 | ГКК | Кушма саннарны язуда дөрес куллана белүне камил.-рү. | Кушма саннарны саный, дөрес яза белү. | 1.04 | 1.04 | ||||
80. | Җөмләдә сүз тәртибе. | Т.т | 1 | ЛГКФ | Җөмләдә сүз тәртибе белән таныштыру; В.Осеева”Әдәпсез кызлар” хикәясен уку; | Дөрес итеп җөмлә төзи белү. | 3.04 | 3.04 | ||||
81. | Рәвешнең җөмләдә кулланылышы. | Т.т | 1 | ГКК | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү. | мөст.эш | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 5.04 | 5.04 | |||
Дүрт аяклы дусларыбыз-9 | ||||||||||||
82 | -мый,-ми кушымчалары. | Т.т | 1 | ГКК | -мый,-ми кушымчаларын камил.-рү.. | мый,-ми кушымчаларын дөрес куллана белү. | 8.04 | 8.04 | ||||
83. | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. | Т.т | 1 | ГКК | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын камил.-рү. | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын дөрес куллана белү. | 10.04 | 10.04 | ||||
84. | Исемнәрдә –сыз,-сез аффикслары | Т.т | 1 | ГКФ | Исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары белән таныштыру,күнегү-ләр аша ныгыту. | Исемнәрдә -сыз/-сез аффиксларын кулланып сөйләшә белү | 12.04 | 12.04 | ||||
85. | “Ак песи” хикәясендә фигыль формалары. | Т.т | 1 | ГКК | Фигыльнең заман формаларын “Ак песи” хикәясе аша камилләштерү | Фигыльләрне сөйләмдә куллану, җөмләләр төзү. | 15.04 | 15.04 | ||||
86. | Юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше. | Т.т | 1 | ГКК | Юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешеләрен камил.-рү.Яр буе, су буе сүзләренең Ю.к.. Ч.к., У.в. килешләрендә төрләнүен ныгыту. | Яр буе, су буе сүзләренең Ю.к.. Ч.к., У.в. килешләрендә төрләнүе истә калдыру. | 17.04 | 17.04 | ||||
87. | Татар телендә сингармонизм законы. | Т.т | 1 | ГКФ | Сингармонизм законы белән таныш- тыру; Р. Батулланың биографиясе турын-да кыскача мәг.бирү; Коерык, кача, коткара, йөзә, бата, кача, басма, егылып төшә, кычкыра сүзләрен лексикага кертү. | Сингармонизм законын кулланып сүзләрне дөрес яза белү;искәрмәләрне истә калдыру. | 19.04 | 19.04 | ||||
88. | Билгесез үткән заман хикәя фигыль. | Т.т | 1 | ГКК | “Чикыл белән Мырый”әкияте буенча билгесез үткән заман хикәя фигыльне камил-рү. | Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллана белү. | 22.04 | 22.04 | ||||
89 | Тиңдәш кисәкләр, алар янында тыныш билгеләре. | Т.т | 1 | ГКК | Узган дәреләр темасына караган лексиканы кабатлау. Тиңдәш кисәкләр, алар янында тыныш билгеләре. | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 24.04 | 24.04 | ||||
90. | ” Дүрт аяклы дуслары- быз”темасы буенча Мөст.эш үткәрү. | Т.т | 1 | тикшерү | Мөстәкыйль эшли белү. | Мөст.эш | Белемнәрне тикшерү, бәяләү. | 26.04 | 26.04 | |||
Татарстан - туган ягым -6 | ||||||||||||
91. | Хикәя,сорау,өндәү җөмләләр. | Т.т | 1 | ЛГКФ | Хикәя,сорау,өндәү җөмләләр белән таныштыру; Татарстанның дәүләт символлары турында кыскача мәг.бирү; Туган як. туган ил, дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, Ватан. ил. дәүләт, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны, дәүләт теле сүзләрен лексикага кертү. | Хаталарны төзәтү; Хикәя,сорау,өндәү җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә белү. | 29.04 | 29.04 | ||||
92. | “Татарстан – туган ягым”темасы буенча үзеңне тикшер! | Т.т | 1 | ГКФ | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү. | тест | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 1.05 | 29.04 | 1.05-Бәйрәм көне булганга берләштерелде 29.04 | ||
93 | Ялгызлык Һәм уртаклык исемнәр. | Т.т | 1 | ГКФ | “Татарстан шәһәрләре “ тексты буенча ялгызлык исемнәре турында төшенчә бирү; Шәһәр, яшьләр. Шәһәр исемнәренең Ю.к., Ч.к., У-в. килешендә төрләнүен форма.-у | Татарстан шәһәрләрен атый, аларны Ю.к., И.к., У-в. килешләрендә сөйләмдә куллану | 3.05 | 6.05 | 3.05-Бәйрәм көне булганга берләштерелде 6.05 | |||
94. | Исем сүзтезмәләр | Т.т | 1 | ГКК | Исем сүзтезмәләр белән таныштыру; “Казан”текстын уку; Башкала, алтын ай, мәчет, манара, истәлекле сүзләрен һәм Казан кремле төзелмәсен сөйләмгә кертү. | Исем сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана белү | 6.05 | 6.05 | ||||
95. | “Татарстан - туган ягым” темасы буенча контроль эш. | Т.т | 1 | тикшерү | Өйрәнелгән материал белән файдалана белү. | конт.эш №4 | Балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү | 8.05 | ||||
96. | Киләчәк заман хикәя фигыль. Хаталарны төзәтү. | Т.т | 1 | ГКК | Җибәрелгән хаталар- ны төзәтә белү. | Хаталарны булдырмау өстендә эшләү.Конт.-ль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәм төзәтү. | 10.05 | |||||
Кояшлы җәй –ямьле җәй- 6 | ||||||||||||
97. | Тезмә сүзләр. | Т.т | 1 | ГКФ | Тезмә сүзләр б-н таныштыру,ясалы-шын форма.-у. | Тезмә сүзләрне җөмлә төзүдә куллана белү | 13.05 | |||||
98. | Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр | Т.т | 1 | ГКК | Тезмә сүзләрне камил.-рү. | Тезмә сүзләр белән җөмләләр төзи белү. | 15.05 | |||||
99. | Билгене белдерүче сүзләр. | Т.т | 1 | ГКК | Билгене белдерүче сүзләрне камил.-рү,күнегүләр аша ныгыту. Чиләк, җиләк җыя, ерак, җиләк - җимеш исемнәре, чүп утый, су сибә, миләш, татар халык ашлары исемнәрен лексикага кертү. | Иртәгә эшлим конструкциясен сөйләмдә куллана белү. Нинди татар халык ашларын, нинди җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү | 17.05 | |||||
100 | Лексикография һәм сүзлекләр. | Т.т | 1 | ГКФ | Сүзлекләрнең төрләре белән танышу.Сүзлекләр,таблицалар белән эшне системага салу. | 20.05 | ||||||
101 | Алынма сүзләр. | Т.т | 1 | ГКФ | Татар телендә алынма сүзләр б-н таныштыру,эшне ныгыту | Күчереп язу | Алынма сүзләрне куллана белү. Җиләк-җимеш исемнәрен дөрес яза белү | 22.05 | ||||
102. | Татар теленең сүзлек составы. "Кояшлы җәй, ямьле жәй"темасын кабатлау,йомгаклау дәресе. | Т.т | 1 | ЛГКК | Кояшлы җәй, ямьле жәй"темасын кабатлау.Узган дәресләр лексикасын камил.-рү. | Татар теленең сүзлек составы. | 24.05 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программапо математике для 5 класса.Разработано в соответствии с ФГОС ООО
Пояснительная записка к рабочей программе по математике. 5 класс. Данная рабочая программа по математике для 5 класса разработана на ФГОС по программе ООО, с учетом требований федерального компонента ...
Рабочая программапо обществознанию для 9 класса
Рабочая программа составлена в соответствии с требованиями ФГОС....
Рабочая программапо немецкому языку для 8 класса
Рабочая программапо немецкому языку для 8 класса к учебнику И.Л. Бим на 2013-2014 учебный год...
Рабочая программапо русскому языку, 10-11 классы (социально-гуманитарный профиль)
Программа рассчитана на 210 учебных часов (10-11 класс): 10 класс-105 часов, 11 класс-105 часов.Рабочая программа для 10-11 классов составлена на основе Федерального компонента государственного ...
рабочая программа по немецкому языку 4класс
Ctrl/Cmd+V...
Рабочая программа по немецкому языку.4класс
Данная рабочая программа разработанна в соответствии с положениями ФГОС,основана на программе по предметной линии учебников Л.И,Бим 2-4 классы,2011г,М.,Просвещение.Рабочая программа составлена на осно...
Рабочая программапо русскому языку для 5-9 классов (авторы Л.М. Рыбченкова, О.М. Александрова, О.В. Загоровская, А.В. Глазков, А.Г. Лисицын). - М.: Просвещение, 2016г.
Рабочая программа составлена на основе ФГОС основного общего образования и авторской программы по русскому языку для 5-9 классов (авторы Л.М. Рыбченкова, О.М. Александрова, О.В. Загоровская, А.В...