Чулпан Зарипова-Четин хезмәтләрендә Г.Исхакый һәм Г.Тукай
статья (11 класс) по теме

Рахматуллина Дина Дильбяровна

Әлеге хезмәттә беренчеләрдән булып Чулпан Зарипова-Четинның фәнни эшчәнлеге яктыртыла.

Чулпан Зариф – күп кырлы шәхес. Ул – талантлы шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче, Мугла шәһәре университетында төрки телләр һәм әдәбияты кафедрасында төрек телендә татар халык авыз иҗаты, татар теле, рус теле дәресләрен укыта, атаклы мөгаллимә.

Бүгенге көндә Чулпан Зарипова-Четинның фәнни һәм әдәби эшчәнлеге гомумән тикшелелмәгән дисәк тә була, бары тик галимә Л.И.Минһаҗева “Шигъриятебездә Истанбул образы” мәкаләсендә шагыйрә иҗаты күпмедер дәрәҗәдә яктыртыла. Киләчәктә татар әдәбиятында Чулпан Зарифның иҗаты тагын да тирәнрәк  өйрәнелер һәм безнең фәнни эшебез бу эштә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chulpan_zaripova-chetin_hezmtlrend_g.ishakyy_hm_g.tukay_.docx32.69 КБ

Предварительный просмотр:

         Чулпан Зарипова-Четин хезмәтләрендә Г.Исхакый һәм Г.Тукай

20 нче йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятчелекнең төп гамнәреннән берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашларын уздырдылар. Гомере буе үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, саекмас чишмәдәй саф, чиста мирасын халыкка бүләк итеп калдырган каләм әһелләренең саны бихисап. Аларның берсе - талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыять  эшлеклесе - Гаяз Исхакый. Аның әсәрләре озак еллар буе бикләнеп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде , Гаяз Исхакый акланды. Бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты дип санаган милләт агаларыбызның иң күренеклесе иде.

Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан. Гаяз Исхакый - татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбият классигы һәм горурлыгы, аның әдәби мирасы-халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы.

Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, безнеңчә.         

Татар әдәбияты классигы, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый – XX йөз башы татар иҗтимагый-сәяси үсешендә, әдәби-мәдәни алгарышында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Мәгълүм октябрь инкыйлабына кадәр җәмәгатьчелектә киң танылу алган әдәипнең исемен, кызганыч ки, совет чорында оныттырырга тырыштылар, аның әсәрләренә табу салынды. Үткән гасырның туксанынчы еллар башына илдә җәелеп киткән демократик үзгәрешләр генә әдипне һәм аның иҗат мирасын яңадан халыкка кайтару мөмкинлеген ачты. Г. Исхакыйның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнү буенча хәзерге вакытта шактый эшләр башкарылды: монографияләр, тематик җыентыклар басылды

Чулпан Зарипова-Четинның та Г. Исхакый иҗатына битараф калмый, аны  өйрәнә  һәм Г. Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материалларында үзенең мәкаләсен бастырып чыгара. Чулпан Зарипова-Четинның әлеге җыентыкта чыккан мәкаләсе “Гаяз Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы” дип атала. Галимә аның иҗаты турында болай ди:

“Гаяз Исхакый читтә дә татар халкының милли азатлык идеясенә тугры калды, шәхси мәнфәгатьләрен бер читкә куеп, бу идеалларны тормышка ашыру өчен гомеренең соңына кадәр фидакарьләрчә хезмәт итте.”[1]

“Г.Исхакый — татарның даһие ул. Аның тарафыннан әле ХХ йөз башында әйтелгән сүзләр, фикерләр менә бүген дә актуаль. Шул ук милли мәктәпләр темасын гына алыйк. Бүген без татар мәктәпләре санының азая баруын, милли телдә белем алуның кимүен күрәбез. Г.Исхакый тарафыннан әйтелгән инкыйраз да иң элек нәкъ менә шушы проблема белән бәйле дип әйтергә була. Чөнки милләт, иң беренче чиратта, бары тик теле булганда гына үзен милләт буларак саклап кала ала”, - ди галимә.

Әлеге мәкаләсендә Чулпан Зарипова-Четин Гаяз Исхакый әсәрләрен тирәнтен анализлый. Милләт язмышын кайгыртып язган “Кәләпүшче кыз”(1900) һәм “Бай углы” (1903) әсәрләрендә исә әдип “яшь буынга нинди тәрбия бирелепгә тиеш ?” дигән ул чор өчен иң мөһим милли мәсьәләләрнең берсен күтәрә. Һәм аны “милләт язмышына куркыныч яный торган яктан яктырта”. Бу әсәрләрдә, беренче чиратта гаиләдә бирелгән тәрбиянең әһәмияте турында сүз бара. Камәр белән Кәрим, ата-аналары тарафыннан җитәрлек тәрбия ала алмаулары сәбәпле, аянычлы язмышка дучар булалар, татар милләтенә яраксыз кешеләр булып җитешәләр. Милләтне яшәтүдә һәм үстерүдә әһәмиятле роль уйнаячак татар театры тарихын ачып җибәргән “Өч хатын белән тормыш” пьесасында исә Г. Исхакый тарафыннан милләткә янаган башка бер куркыныч – күпхатынлылык мәсьәләсе күтәрелә. Аның бөтен әсәрләрендә дә бер милләтнең милләт булып калуы һәм үсеше өчен кирәк булган шартлар ачыклана, татарларны тирән йокыга талдырган наданлык, җәмгыятьтә чәчәк аткан әхлаксызлык, яңа буынга милли тәрбия бирелмәү кебек кимчелекләр аяусыз рәвештә тәнкыйть ителә.Чулпан Зарипова-Четин “ул әшәкелекләр, кабәхәтлекләр белә кылыч күтәреп сугышмый, әмма миемсез, баш һәм йөрәкләремезгә керә дә хисләремезне чәүрә, әйләндерә...”(1,99)

Чулпан Зарипова-Четин Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренә дә зур бәя бирә. Автор аны “бу әсәр XX гасыр татар әдәбияты, милли үзаң үсеше һәм милли азатлык өчен башланган көрәшне җәеп җибәрү ягыннан бик зур әһәмияткә ”дип яза.

Әлеге хезмәтендә автор, инкыйразга илткән төп сәбәбләрне атый. Шуларның берсе, татарларның, русларны тарафыннан әсир ителеп, милли йөзен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен бөтенләй диярлек көрәшмәүләрен атый. Татар тормышының артта калуында исә, иске карашлы муллаларны һәм ишаннарны гаепли. Мәктәп-мәдрәсәләрнең азлыгы, булганнарның да дөньяви фәннәргә өстенлек бирмәүләре, халыкка хезмәт итәрлек яшь зыялыларның фәкыйрь булып, көчләрен күбрәк  тамак туйдыруга сарыф итүләре, татархалкының рус мәктәпләренә укырга кермәүләре – болар барысы да язучыны көендерә. Нәтиҗәдә татарлар, битараф калып, тормышның мәгънәсен төшенмичә, киләчәкләрен кайгыртмыйча яши бирәләр. Инкыйразга  җиңелмәс өчен Г. Исхакый татарларны бердәм булырга, милли азатлык өчен көрәшкә күтәрелергә чакыра. Моның өчен ул, беренче чираттта, милли мәгариф системасын яңадан корырга, иске типтагы мәктәпләр урынына яңа мәктәпләр булдырырга кирәк, ди.

Галимә, инкыйразны булдырмау чаралары итеп, башка халыклардан үрнәк алып, татар милләтенең матди һәм мәгънәви куәтен артыру, туган телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, әдәбият, сәнгать һәм мәдәниятне үстерүне саный.

Чулпан Зарипова-Четин әлеге мәкаләдә шулай Габдулла Тукай “Кем ул?” дигән шигырен дә мисалга китерә. Габдулла Тукай әлеге шигырендә Гаяз Исхакыйны болай бәяли: “Ул – милләтебезне уяткан, күтәргән кеше; ул – инкыйразның, бетүнең нәрсә икәнен аңлаткан кеше; ул – дошманнарыбызның кемнәр икәнен ачып салган кеше; ул – дошманнарыбызның кемнәр икәнен ачып салган кеше; ул безнең өчен кыенлыклар чиккән, безне бер көлдергән, бер егълаткан кеше”. (5, 35)

Шулай ук, әлеге мәкаләдә автор “Мөгаллим” пьесасын анализлый. Чулан Зарипова-Четин Гаяз Исхакый әлеге әсәре белән безгә татар милләтенең киләчәген татар кызларына бәйле дигән фикерне җиткерә, ди. Башка милләт кызлары кебек үк татар кызлары да укымышлы, мәгърифәтле булырга тиеш. Әлеге әсәр шуның ачык мисалы: Салих үзенең яшәү максаты итеп, халыкка мәгърифәт ярдәмендә хезмәт күрсәтүне куя. Ләкин ул надан бер авыл кызына өйләнә. Галимә аны “хатынын милләткә хезмәт итү юлына ертергә тырышкан егет, тора-бара үзе дә хатыны йогынтысында калып, ваклана, рүхи яктан “үлә ” ди. Чыннан да ирләргә хатыннары ясаган йогынты аларны я якты юлга чыгара, я көндәлек тормышның сазлыгына өстери. Чулпан Зарипова-Четин әлеге фикерне хуплап, Г. Батталның сүзләрен китерә:

“Иргә үзенең хатыны үзе теләгәнчә тәрбия итмәк һә аны үз юлына салмак асла мөмкин түгелдер. Хатын ирен үз юлына сала ала, әмма ир һич вакытта үз юлына сала алмыйдыр”

Чулпан Зарипова- Четин Г. Исхакыйның “Тормышмы бу?” әсәрен бик югары бәяли. Әлеге әсәрнең нигезе итеп “кеше тормышының максаты һәм мәгънәсе” мәсьәләсе алынган ди, галимә. Чулпан Зарипова-Четин милләт алга китсен өчен татар-хатын кызларның ирекле булуы, аларның белем бирелергә тиешлеген ассызыклый. Моңы мисал итеп ул Г. Исхакыйның “Зөләйха” драмасын куя. Белгәнебезчә, бу әсәрдә татар халкының тарихында урын алган куркыныч вакыйга – татарларны көчләп чукындыру фаҗигасе тасвирлана. Зөләйха исемле татар хатынын иреннән һәм өч баласыннан аерып, рус милләтеннән, христиан диненнән булган баша кешегә кияүгә бирәләр. Көчләп чукындыралар. Ләкин иң авыр шартларда да Зөләйха диненә, иманына тугрылыклы кала. Әсәрдә Гаяз Исхакый аны “халык язмышын кичергән милләт анасы ” дип бирә. Әлеге әсәрдән күренгәнчә ХХ йөз башнда күтәрелгән әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – татар хатын-кызларының тормыш шартлары һәм аларга тәрбия, белем бирү мәсьәләләре.

Чулпан Зарипова-Четин әлеге мәкаләсендә Г. Исхакыйның бик күп әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы күтәрелгәнлеген раслый. Шуңа мисал итеп, “Мөгаллимә” пьесасын китерә. Әлеге әсәрдә Габдулла белән Фатыйма Себердәге бер шәһәрдә татар балаларын укытып, татар халкына хезмәт итү юлында зур эшләр башкара. Ләкин аларның иҗтимагый уй-гамәлләре белән шәхси яшәешләре арасында җитди каршылыклар бар. Габдулла да, Фатыйма да шәхси тормышта бәхетсез кешеләр. Автор әлеге әсәре белән иҗтимагый яшәештә дә, шәхси тормышта да үзен бәхетле хис иткән хатын-кызлар гына милләтенә хәерле балалар үстерә ала, дигән фикерен укучыга җиткерә. Әйе, чыннан да гаилә бәхете татудан, балалар үстерүдән мәхрүм калган хатын-кыз, иҗтимагый эштә никадәр генә уңышка ирешсә дә, нинди генә югары дәрәҗәләргә ия булса да китек калган күңеле беркайчан да канәгатьлек хисе белән яшәү мөмкинлеге бирмәячәк. Әлеге күтәрелгән темаларны Г. Исхакый үзенең “Остазбикә” исемле әсәрендә күтәрә.

Белгәнебезчә, әлеге әсәрдә үзенең тормышын киләчәк буын кызларын тәрбияләүгә багышлаган, ләкин иренең нәселен дәвам итү бәхетенә ирешә алмаган хатын-кыз образы – Сәгыйдә тасвирлана.  Чулпан Зариф әлеге әсәрнендә автор  Сәгыйдә образы мисалында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын ачып бирә: сабыр, тыныч холыклы, киң күңелле, кыю, олы җанлы, ирен хөрмәт итеп, сөелеп һәм сөеп яши белүче, үзеннән бигрәк якын кешесе турында уйлап яшәүче, сайлаган идеалларына тугрылыклы кала белүче, һәм җәмгыять эшендә, һәм гаилә тормышында бәхетә ирешә алган татар хатынын сурәтли, ди.

Г. Исхакый үзенең әсәрләрендә милләт язәмышы белән бәйле әһәмиятле нәтиҗәгә килә: бер милләтнең киләчәге булган балаларның милли рухта тәрбияләнүләрен теләсәгез, аланы шул мохиттә үсәргә, тәрбия алырга тиеш.Моны мисал итеп, галимә “Көз”, “Ул әле өйләнмәгән иде” исемле әсәрләрен китерә. “Ул әле өйләнмәгән иде” исемле әсәрдә татарларның рус милләте эчендә эреп юкка чыгулары аларның рус милләте вәкилләре белән өйләнешүләре белән аңлатыла, ә “Көз” повесенда руслашу сәбәбе күп кенә татарларның үз милли мохитеннән читләшеп, русларның тормыш итү рәвешен үрнәк итеп алулары, үзәрендә рус мәдәниятына каршы торырлык көч таба алмауларында дип күрсәтлә.

“Вафатына берничә көн кала язылган мәгънәви  васыятьнамәсендә дә Гаяз Исхакый яңа буынның әһәмиятле бурычы дип, дөньяга сибелгән татарларның милли фикер нигезендә берләшү, милләт буларак ныгу идеясен әйтеп калдыра.” [2] 

Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый.

Гаяз Исхакыйның әсәрләре һәрбер кешенең йөрәгендә, уйларында эз калдырырлык. Әдибебез күтәргән проблемалар көннән-көн катлаулана. Татар милләте үзен югалта кебек, катнаш гаиләдә балалар татар буларак тулы тәрбия ала алмыйлар, аннан да бигрәк, татар гаиләләрендә дә күп бала урыслашып бара.

Чулпан Зарипова-Четин үзе Г.Исхакый иҗатын өйрәнүе белән бергә, бу өлкәдә эшләүче татар галимнәре эшчәнлеге белән дә кызыксына, шулар арасында Хатыйп Миңнегуловны аерым әйтеп китәргә мөмкин. Аның “Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты исемле” китабы әдәбият сөючеләргә инде таныш. Әлеге китап Төркиядә нинди яңгыраш алга икән? Әлеге сорауга без Төркиянең “Төрек дөньясын өйрәнү” дигән абруйлы гыйльми журналында Х. Миңнегуловның “Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты” исемле китабына багышланган мәкаләнеукып белә алабыз. Әлеге мәкаләнең авторы – Чулпан Зарипова- Четин. Әлеге мәкаләне татар теленә  Казан дәүләт университетының Көнчыгышны өйрәнү доценты Асия Рәхимова тәрҗемә итә.

Белгәнебезчә, Хатыйп Миңнегулов тюркология дөньяcында борынгы татар әдәбияте, бигрәк тә Алтын Урта чоры татар әдәбияты буенча җитди фәнни хезмәтләр язган галим. Р. Гаташ белән бергә языган “ Милли аң сакчыларыннан берсе” мәкаләсендә Чулпан Зарипова-Четин Хатыйп абый Миңнегулов турында болай ди:

“Менә шуңа күрә дә без Хатый Миңнегулов шәхесен: - ул татар милли рухы сакчыларының берсе, яклаучысы, тарихи хәтеребезне гафләт йокысыннан уятып, үткәннәр белән бүгенгене ялгап, татар зыялыларын халкыбызның бөеклегенә инандырган, хәтта чаң суккан галимнәребезнең берсе, дип олылыйбыз.” [3] 

Галимә, Х. Миңнегулов Г. Исхакыйның шәхесе һәм иҗаты белән 90 нчы елларда якыннан кызыксына башланган һәм  эзләнү-тикшеренү өлкәсе итеп, язучының мөһаҗирлектә үткән тормышын һәм шул чорда язган әсәрләрен сайлый, дип яза. Финляндиядән Г. Исхакыйның анда сакланган кулъязмаларын һәм мәкаләләрен Казанга алып кайта. 1999 елда Казанда  Хатыйп Миңнегуловның урта мәктәпләр, гимназияләр, университет укытучылары һәм укучылары өчен язылган “Исхакый мөһаҗирлектә” исемле китабы басылып чыга. Китапның  беренче бүлеге Г. Исхакыйныңәдәби әсәрләрен анализлауга багышланган. Х. Миңнегулов әлеге хезмәтендә Г. Исхакыйның  татар милләтенең мөһаҗирлектә яшәргә мәҗбүр ителгән зыялылары белән бергәләшеп “Яңа милли юл ” журналын бастыра башлавы турында китапта киң мәгълүмат бирә. Чулпан Зарипова-Четин Х. Миңнегулов хезмәтендә әлеге журналны “татар тарихының һәм яшәешенең тиңе булмаган энциклопедиясе, милли бәйсезлек өчен башланган көрәш трибунасы ” дигән сүзләрен китерә.[4] 

Әлеге хезмәттә Г. Исхакыйның тарихи һәм сәяси эчтәлектәге “Идел -Урал” әсәренең, ХХ гасыр башларында гына түгел, татар халкының шул ук гасырның 90 нчы елларында башланган милли көрәше чорында да халыкка көчле йогынты ясаганлыгы ассызыклана. Чулпан Зарипова-Четин фикеренчә, Х. Миңнегулов  Г. Исхакыйның мөһаҗирлектә язган әсәрләренең тема һәм фикер ягыннан гаять бай булуына игьтибар итә, аларда әдипнең көчле рухы, фикерләре, хыяллары, илен сагыну хисенең бөтен тирәнлеге ачык күренә дип белдерә.

Г.Исхакыйның Якын Көнчыгышка булган сәяхәтләре вакытында язылган “Ислам мәмләкәтләрендә” исемле сәяхәтнамәсе бу монографиядә татар укучысы игътибарына беренче мәртәбә тәкъдим ителә,  дип яза Чулпан Зарипова-Четин. “Х. Миңнегулов әйтеп үткәнчә, бу сәяхәтнамәдә һәм гомумән, мөһаҗирлектә язган бөтен әсәрләрендә әдипнең җанын әрнеткән иң төп  нәрсә – төрки, Ислам дөньясында килешеп яши белүнең, бердәмлекнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы.”[5]

Монографиянең икенче бүлеге “Гаяз Исхакый публицистикасы ” дип исемләнгән һәм ул тарихи материалларга таянып язылуы, яңа мәгълүматларга бай булуы белән тагын да кызыкларык, дип яза галимә. Әлеге өлештә иң әһәмиятле мәгълүматлар – Г. Исхакыйның һәм аның кызы Сәгадәт Чагатайның бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында язган фикерләре.

Монографинең өченче бүлеге “Васыятьнамә ” дип атала һәм ул Г. Исхакыйның Финляндиядә яшәгән татар кызы Халидә Вафага юлланган булсада, асылда бөтен татар халкының киләчәгенә, яшь буынга атап язылган.

Чулпан Зарипова-Четин әлеге китапның Г. Исхакый иҗаты белән шөгельләнүчеләр өчен генә түгел,  мөһаҗир татарларның, гомумән, татар халкының тарихы белән кызыксынучы  бөтен кешеләр өчен мәгълүматка ифрат дәрәҗәдә бай, тиңе юк чыганак  булып хезмәт итәчәген ассызыклый. Әлеге мәкалә ахырында Чулпан Зарипова-Четин:

“Кем белә, бәлки, галимнең фикерләренә колак салучы табылыр һәм Казанда Милли китапханәгә Гаяз Исхакый исеме бирелер, татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән бу мәшһүр әдипкә башкалабыз Казанда һәйкәл дә куелыр. Тик биредә шуны әйтергә кирәк, галим кешенең Сүз Галиҗәнаплары ярдәмендә китап рәвешендә бар иткән һәйкәл таштан юнылган һәйкәлдән күпкә тәэсирлерәк, кыйммәтлерәк.”

Нәтиҗә ясап әйткәндә, татарда Исхакыйдай фидакарьләр, белемле, замана белән бергә атлаучы зыялы яшьләр, акыл-нәсихәт бирә алырдай аксакаллар аз түгел. Аларның әсәрләре безгә, яшь буынга эш сөючән, кунакчыл, белемгә омтылучы, туган төбәгебезне, халкыбызны, Ватаныбызны яратучы, үз халкыбыз белән горурланучы бала булып тәрбияләнергә мөмкинлек бирә, иҗади эшкә дә дәртләндерә, теләк уята. Милләтпәрвәр аксакалларыбыз, аларның дәвамчылары -  милли рухлы яшьләребез булганда, аларда гаиләдә үк нигез салынган милли тәрбия, милли үзаң булса, дәүләтебез яшәячәк әле. Дәүләтебез - мөстәкыйль, телебез - татар, киләчәгебез матур һәм якты булыр. Бары тик бергә булыйк, иңне-иңгә куеп көрәшик.

Белгәнебезчә, Г. Тукай иҗаты инде бик күп галимнәр тарафыннан өйрәнелгән. Чулпан Зарипова-Четин исә, Г. Тукай иҗатында дини мотивларның нинди роль уйнавын   тикшерә. “Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте. Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары” хезмәтендә Чулпан Зарипова-Четинның “Тукай шигъриятендә дини мотивлар чагылышы ” исемле мәкаләсен күреп була. Белгәнебезчә, Коръән мөселман халыкларының әдәбиятына гына түгел,ә бөтен дөнья әбиятына да нык тәэсир итүче чыганак булып тора. Әлеге мәкаләдә автор шуңа мисал иттереп түбәндәге язучыларны китерә: “Вольтерның “Фанатчылык яки Мөхәммәд Пәйгамбәр”, Монтескьеның “Фарсы хатлары”, Гетеның “Көнбатыш-Көнчыгыш диваны”, Пушкинның “Коръәнгә нәзыйрә”, Лермонтов, Фет һәм башка шагыйрьләр шигырьләре.”[6]

Көнчыгыш белән кызыксыну, мөселманнарның изге китабы – Коръәнгә мөрәҗәгать итү – күп авторларга хас сыйфат. Бөтен мөселман Көнчыгыш әдәбияты Коръәннең цитаталар, андагы образлар, сюжетлар белән сугарылган. Татар, гомумән төрки әддәбиятында да Коръәннең тәэсире зур. Коръән ХХ йөз башы татар шагыйрьләре өчен дә илһам чыганагы булып торган. Габдулла Тукай иҗаты күздән кичерсәк, без аның Алланы бар вә бер дип тануын һәм Корәнгә ихтирамы чиксез булуын күрәбез.

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сурә Коръәннән, -

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

                                                                   (“Тәэссер”, 1908)

Идеология таләпләреннә чыгып бездә Тукайны төрле вакытты төрлечә бәяләү аз булмады дип, яза Чулпан Зарипова-Четин.  Ләкин укучы турыдан – туры аның шигырьләренә мөрәҗәгать итсәк-аларның күбесен Тукай Аллага инанып,Аллага сыенып язганлыгына шик калмый. 1905 елда язылган (шагыйрьгә нибары 19 яшь) “Гөлүмнең бакчасында ...” шигырендә Тукай татарларның язмышын кайгыртып:

Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне ходаем бәхетле итсен, -

ди.

“Тукайның аерым шигырьләре тулаем Коръән аятьләренә, сүрәләренә багышланган: “Мигъраҗ” шигыре Коръәндәге 17 нче сүрәне эченә алган (Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Коддәскә сәфәре, Әл-Әкъcа мәчете гөмбәзеннән күккә ашуы турында). Тукай кечкенәдән үк пәйгамбәребез тарихын укып үскән, күп кенә сюжетлар аны илһамландырган.” [7]

Шулай ук, галимә Тукайның “Кадер киче ” дип исемләнгән әсәре дә турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа, ул андагы “Кадер ” дип аталган 97 нче сүрәне тасвирлап бирә, ди.

“Көзге җилләр”, “Могҗиза”, “ Нәсихәт ” шигырьләрендә пәйгамбәрләр Ибраһим вә Исмәгыйл, Хөзер Ильисемнәрен, дини сюжетларыны тәэсирне көчәйтү өчен китерә. “Мөхәрриргә” шигырендә Тукай Гаяз Исхакыйны хәлиф Гомәр белән тиңли:

“Ул Гомәрдән курка шайтаннар ” дигән төсле рәсүл,

                       Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя...

Хатын-кызның күз камаштырылык матурлыгын сүрәтләгәндә дә көчлерәк ышандыру өчен Тукай янә изге китаптагы образ-сюжетларны китерә:

Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үзә хурын,

Хәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына.

                                                                    (“Гашыйк”, 1909)

        

Әмма Тукайның дингә мөнәсәбәте бер яклы гына түгел. Үз заманының иң алдынгы фикер иясе буларак, Тукай искелекне, динне кәсепкә әйләндерүне, наданлыкны, бозыклыкны тәнкыйтьләп чыгудан да баш тартмаган. Әмма  бу динне, муллаларны тәнкыйть итү – ул әле Аллладан ваз кичү түгел. Нәтиҗә ясап әйтсәк, Тукай иҗаты, гомумән ХХ йөз башы татар шагыйрьләре иҗаты ислам мәдәниятеннән, Коръәннән аерылгысыз. Чөнки Коръән –ул әле яшәү рәвеше дә булган. Шагыйрьләр иҗаты күрсәтеп тора – Коръән-кәримнең авторитеты зур булган. Изге китапка таянып, шигырьләрендә аятьләр китереп, дини мифологиягә мөрәҗәгать итеп, яңа, асыл әсәрләр иҗат иткән безнең шагыйрьләребез.    

Кулланылган әдәбият исемлеге

Татар телендә чыккан хезмәтләр

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / Төзүчесе һәм махсус редакторы Әхмәдуллин А.Г. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. – 239 б.
  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.  
  3. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том (төз. Р.Н. Даутов, Р.Ф. Рахмани) – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. – 751 б.
  4. Галиуллин Т.Н., Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.
  5. Гаташнамә. Рәдиф Гатауллин – Гаташ  иҗаты турында сәхифәләр. Мәкаләләр, эсселар, шигырьләр. – Казан: “Матбугат йорты ” нәшрияты, 2009. – 440 б.
  6.   Зариф Ч. Төркиядән – илгә, Иделгә. / Ч.Зариф // Казан утлары. – 2007. – № 3.


[1] Зарипова-Четин Ч. Г. Исхакый тууына 130 ел тулуга багышланган халыкарафәнни-гамәли конференция материаллары/ Ч. Зарипова-Четин. Казан, 93Б

[2] Зарипова-Четин Ч. Г. Исхакый тууына 130 ел тулуга багышланган халыкарафәнни-гамәли конференция материаллары/ Ч. Зарипова-Четин. Казан, 101 Б.

[3] Гаташ Р. Шигриять, синең хакка/Р. Гаташ –Казан: Мәгариф, 2003., б.125-126

[4] Зариф-Четин Чулпан Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты/ Ч. Зарипова –Четин. – Мәдәни җомга, 2008, 22 февраль.б.16

[5] Шунда ук.

[6] Зарипова Ч.А. Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте. Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. Казан, 1997.Б.129

[7] Зарипова Ч.А. Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте ./ Ч.А. Зарипова – Казан, 1997, б. 131.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының йолалары.

КАЮМ НАСЫЙРИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. ТУЙ ЙОЛАСЫФәнни эш....

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздә...