Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.
классный час (11 класс) на тему

Хусаинова Гульнара Халисовна

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rizaetdin_fkhretdin.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                               

                                                               Укытучы: Хөсәенова Гөлнара Халис  кызы,

        Алабуга муниципаль районы 10 нчы урта гомуми

                                                              белем бирү мәктәбенең беренче категорияле

                                                 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

    Ана—ул дөньяда иң бөек шәхес. Бала дөньяга килгәнче, ана кеше аны йөрә-ге янында 9 ай буе йөртә, тугач, төннәр буе аңа бишек җыры көйли. Үсә төшкән саен ата-аналар белән балалар арасында бик күп яңа мәсьәлә килеп туа. Алар элек-электән, буыннан -буынга күчеп килгән, һәм бик күп язучы аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырыша.Шуларның берсе күренекле

мәгърифәтче,язучы Ризаэтдин Фәхреддин.

"Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шулай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәскә тиеш." Риза Фәхретдин.

“Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш”. Риза Фәхретдин.

Р. Фәхретдинов шәхес буларак бик гади кеше булган.Аның үскән гайләсендә 6 бала булган.  Бөтен балалары  әткәй белән әнкәйләренә карата зур мәхәббәтле, ихтирамлы булган.  Гаиләсе  тату яшәгән. Аларда һичбер вакыт каты сүз булмаган,  алты бала бер-берсен бөтен гомер буенча яратып, әти-әниләрен санлап гомер иткәннәр.Шуңа да Р.Фәхреддин үз хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәтен зур бәяләгән. Безне аларга карата мәрхәмәтле булырга чакыра. Ә әти-әниләребез каршында мәңге бурычлы икәнебезне онытырга безнең хакыбыз юк. Бу турыда Р.Фәхретдин үзенең үгетләрендә безгә кат-кат әйтә.

" Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та". Риза Фәхретдин.

[Гәрчә бу хакта үзләре сорамасалар да, балалар өй эшләрендә ата-ана-ларына булышырга тиешләр].Риза Фәхретдин.

Һәркемнең өстендә үзен тудырып, яшь чагында мең төрле мәшәкатьләр һәм җәфалар белән тәрбияләп үстергән ата-ананың хаклары бик зур. Ата-ананың хакын тиешенчә үтәмичә, аларның хәтерләрен калдыру – бик куркыныч бер эш. Ата-ананың хакын үтәү Аллаһы Тәгалә кушкан фарыз гамәлләрнең берсен кылу була.Мәсәлән: “Нәсыйхәт. Тәрбияле бала” китабында: [Алтыннан да кыйммәтле,оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда  җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә ахлык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына  да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас: аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр ] .– дип яза ул.Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү ки-рәклеген ассызыклый. [Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмә-гән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр], – дип яза ул үзенең “Тәрбияле бала” хезмәтендә.Бала – ата-ананың тормыш көзгесе. Ата- ананың рухи матурлыгы, аларның күрше- тирәләргә, дус-ишләргә, карт-корыга яхшылык эшли белүе- балада югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә зур ярдәмче. Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгыларны уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы кешеләр кирәк була. Балалар өчен әти-әниләреннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Шуның өчен серләрне аларга гына сөйләргә, серләрнең хәзинәләре һәрвакыт ата-аналарның күңелләре булсын. Аллаһы Тәгалә ата-ана хакын үтәргә кушып, Коръәндә дә әйткән: «Ата-аналарыгызга изгелек кылыгыз! Әгәр алар сезнең алдыгызда картлыкка ирешсәләр, берсе генәме, икесе дәме, син аларга «Уф» дип тә әйтмә! Әгәр алар син яратмаган берәр эшне эшлиләр икән, аларга катылык белән бәрел-мә, бәлки бик йомшак сүзләр белән ул эшнең килешмәгәнлеген әйт. Ата-анаңа түбәнчелек канатларыңны җәй һәм Аллаһы Тәгаләгә шулай дип дога кыл: «Ий, Раббым! Алар мине бала чагымда ничек тәрбия кылдылар, син дә аларга шулай рәхмәт кыл»

Р. Фәхретдин Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Итәгатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлелек, Яхшылык һәм башка гүзәл төшенчә-ләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар системасы төзергә теләгән. Ул китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре,  гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик ки-рәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Әгәр без Риза Фәхретдин әсәр-ләрен укып, аларны тәрбияле бала үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.

Файдаланылган  әдәбият

  1. Ризаэтдин Фахретдинов: Научно-биографический сборник. – Казань: Из-во «Рухият», 1999. – С. 224.
  2. Казыханов Виль.Ризаэтдин Фахретдин о воспитании. [Электронный ресурс]
  3. Д.Ф.Заһидуллина Татар әдәбияты..- Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2004.-С.99.
  4. Ризаэддин бине Фәхреддин. Тәрбияле хатын: һәрбер өйдә вә  һәрбер хатын кулында бу китаптан бер данәсе булырга тиешледер. — Казан:  »Иман" нәшр., 1996. — 16 б.
  5. Ризаэддин бине Фәхреддин. Тәрбияле бала //  Тәрбия. — 1999. — 7.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздә...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр ук...

Ризаэтдин Фәхреддин иҗатында гуманизм идеяләре

Ризаэтдин Фәхреддин һәрвакытта да үз халкын гыйлемле һәм белемле итүгә зур игътибар биргән. Әхлак тәрбиясенең барлык юнәлешләре гуманлылык төшенчәсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Бу мәсьәләләр  аны...