К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.
план-конспект урока (9 класс) на тему
К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_9.doc | 130 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тема
К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм
әдәплелек идеяләренең чагылышы.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Биккулова А.Х.
2018 ел
Тема: К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең
чагылышы.
Максат:
- Язучы иҗатын өйрәнүне йомгаклау, белемнәрне ныгыту; иҗат эшчәнлеген күпкырлы булуын мисаллар белән раслау.
- Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, чыгыш ясарга өйрәтү.
- Халыкның тарихы, күренекле шәхесләренә кызыксыну уяту.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Кулланылган алымнар: әңгәмә, чыгыш, сәнгатьле уку, анализ.
Җиһазлау: К.Насыйри Сайланма әсәрләр , 4 том / Казан: тат. кит. нәшр., 2006, 2003; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: өч томда, III том / Казан: тат. кит. нәшр.,1981 “Ялкын” журналы (2015 февраль) , “Йодыз” газетасы, 2016 ел,мультимедия проекторы, экраны, тестлар
Дәреснең эпиграфы:
Әй угыл, гакыллы балага атлаган саен гыйбрәтләр бар,
вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.
Каюм Насыйри.
I. Дәрес барышы.
- Оештыру - актуальләштерү
Укытучының кереш сүзе:
Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар ! Әдәбият дәресен башлыйбыз.
Укучылар!
Кеше өчен мәктәп еллары – гомернең иң гүзәл мизгеле. Еллар үткәч тә, ул менә шулай матур булып хәтердә калачак. Ләкин аның мәгьнәле һәм матур булуына ирешергә кирәк. Өегездә , мәктәптә алган белем һәм тәрбия сезгә юлдаш булсын. Бер – берегезне хөрмәт итеп, кешеләрдән “рәхмәт” сүзләре ишетеп яшәгез. Бүген алган тәрбиягез дә менә шулай тел һәм әдәбият дәресләре аша тормышка ашсын иде, дигән теләктә калып дәресебезне дәвам итәм.
II. Төп өлеш
Укучылар , без сезнең белән XIX гасыр татар әдәбиятын өйрәнәбез. Башлап, әйдәгез бу гасырда булган тарихи вакыйгалар , бу чорның үзенчәлекләре турында тагын бер кат искә төшереп үтик әле. Ягъни булган вакыйгалар милләтебез язмышына, әдәбиятка нинди үзгәрешләр кертә ?
(беренче укучы чыгышы )
-Татар халкы дәүләтен һәм иреген югалтканнан соң, 200 ел үтеп китә. Халык иҗат иткән дастаннар, легендалар, әкиятләр бер буыннан икенчесенә тапшырыла. Ерак тарихтан килгән горурлык хисе буыннан-буынга күчә. Милли рух Батырша, Пугачев востаниеләре булып тышка бәреп чыга. Ләкин тигезсез көрәштә восстание җиңелә.
XIX гасырда сәүдә эшләренең һәм товар җитештерүнең артуы белән бергә татар халкының тормышына уңай таэсир иткән тарихи вакыйгалар да була.Аларга түбәндәге вакыйгаларны кертәбез:
- 1812 елгы Ватан сугышы
- 1825 елгы Декабристлар восстаниесе
- Казанда татарча китаплар басыла башлау
- 1804 нче елда Казанда университет ачылу һәм аның көнчыгыш бүлегендә татар телен укыта башлау.
Бу вакыйгалар һәм капиталистик мөнәсәбәтләр татарларга милләт булып оешырга шартлар тудыра. Укымышлылар татар милләтен башка илләр дәрәҗәсенә якынайту юлларын эзлиләр. Моның өчен белем, тәрбия, яңалыкка омтылу кирәк, диләр. Милләтне шундый чаралар белән үстерергә теләүчеләргә мәгърифәтчеләр диләр.
2) XIX йөздә формалашкан мәгьрифәтчелек хәрәкәтенең идеясе, төп билгеләре турында нәрсәләр исегездә калды ?
(икенче укучы чыгышы)
- Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы XIX гасырның икенче яртысында формалаша. Яшәешне педагогик, әхлакый яктан чагылдырган иҗат ысулы мәгърифәтчелек дип атала. Монда гыйлемле, мәрхәмәтле, һөнәрле булу мактала, әхлакый нәтиҗә бирелә. Әсәргә шартлылык хас була, шуңа геройлар кискен уңай һәм тискәрегә бүленә. Кешенең әхлакый камиллеге белем алу белән бәйләнештә карала. Кешенең бөтен уңышлы эшләре һәм бәхетле язмышы белемле булуыннан дип күрсәтелә. Җәмгыятьне үзгәртү эшен гаиләдән башлау кирәклеге әйтелә.
Мәгърифәтчеләргә Габдерәхим Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габделҗаббар Кандалыйларны кертәбез. Алар әсәрләрендә яңача белемнең кирәклеген раслыйлар, аның көчен күрсәтәләр, үзләре күрергә теләгән татар тормышын мактыйлар. Кыскасы, мәгърифәтчелек кешене аң-белемгә өнди, милләткә хезмәт итәргә чакыра.
Укытучы. Әйе, дөрес фикерләр. Гомумән , элек татулыкка ирешү чарасы кешеләрнең Аллага тугърылыгы һәм сабырлыгы белән аңлатылса, яңа чор, ягъни ХIX гасыр әдәбияты милләтне уяту юлын мәгърифәттә күрә. Һәм бу чорның авторлары әле тагын мәгърифәт төшенчәсен әхлаклылык белән тыгыз бәйлиләр. Алар фикеренчә дә, укымышлы, белемле, әхлаклы кеше - күркәм зат, идеаль шәхес . Аларның эш гамәле, иң беренче чиратта, башкалар мәнфәгатен кайгыртуга юнәлтелгән икәнен күрдек.
Алдагы дәресләрдә шушы юнәлешнең уртасында кайнаган, эш алып барган олы шәхесебез Каюм ага Насыйри эшчәнлеген өйрәндек, аның карашлары белән таныштык. Без Каюм Насыйриның галим, журналист-энциклопедист, тарихчы, тел белгече, фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче икәнлеген беләбез.
Бүгенге дәресебез дә олуг галим Каюм ага Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген барлау максаты белән үткәрелә. Аның мәгърифәтчелек карашлары, татар әдәби телен үстерү, татар халык авыз иҗатын өйрәнү һәм матур әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турында алган белемнәребезне тагын бер кат искә төшерербез , аның киңәшләренә колак салырбыз.
Бүгенге дәресебезнең эпиграфы булып, К. Насыйриның түбәндәге сүзләре торыр: “Әй угыл, гакыллы балага атлаган саен гыйбрәтләр бар,
вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.” (Без моның чынлап та шулай икәнлегенә ышанырбыз.
Укытучы.
Тормыш юлын, , ничек яшәвен кабатлау максатыннан, кечкенә генә фикер алышу оештырып алыйк әле.
- Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри ничәнче елда һәм кайда туа?
Без К.Насыйрины бөек мәгърифәтче дибез. Сез аның мәгърифәтче булуын ничек дәлилләр идегез?
- Мәгърифәтче булуын дәллиләгез. ( ул балаларга белем бирә, аларны укыта, китаплар яза, аларны узе ук бастырып тарата, календарьлар чыгара).
Галим яз, җәй айларында авылга кайтырга яраткан.Аның сәбәбе нәрсәдә булган?
- Халык авыз иҗатына карышы. ( Гади халык белән аралаша. Борынгы кабер ташларындагы язуларны укый , авыл тарихларын язып ала, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, җырлар, бәетләр, әкиятләр җыя. Күп кенә авылларның тарихы борынгы Болгар тарихына бәйле булуын ачыклый).
1879 нчы елдан К. Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Сәбәбе?
4 . Фәнгә карашы. (. 1879 елдан К. Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Калган гомерен фән һәм язучылык эшенә багышлый. Шиһабедтин .Мәрҗани, Габдрахман Ильяси кебек укымышлылар белән Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография җәмгыяте утырышына йөри, докладлар ясый . Дәреслекләр, китаплар яза. Гаризалар язып бирә, тәрҗемә итә, китаплар сата ).
Ә менә галим гел фән белән генә шөгыльләнәме? Физик хезмәткә карашы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
5.Физик эше . ( Авылга кайткач, кыр эшләрендә теләп катнаша, Дәреслекләренә карталар сыза, басылган китапларны төпли, рәсемнәр төшерә, аның агач кыру станогы булган, агачтан төрле әйберләр ясарга яраткан , кирәк булган әйберләрнең барсын да үзе эшләгән).
6.Без аның халык медицинасы белән дә кызыксынганын беләбез? Бу турыда сезнең исегездә нәрсәләр калды?
7.Халык медицинасына мөнәсәбәте. (Төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән . Ятып авырмаган . Гомеренең соңгы елларында аякларын жиңелчә паралич суга. Үзен-үзе электр белән дәвалый, аяклары языла, йөрерлек хәлгә килә ).
( “Ялкын” журналында чыккан мәкалә белән таныштыру)
Укытучы.
Дәресебезне дәвам итеп, Каюм Насыйриның эшчәнлеге турында сөйләшүгә күчәбез.
Каюм Насыйри 19 нчы йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң алдынгысы һәм эшлеклесе. Аның эшчәнлеген ике зур тармакка - гыйльми – мәгърифәтчелек һәм әдәби- тәрҗемәчелек
юнәлешләренә бүлеп кару отышлы.
Каюм Насыйриның гыйльми – мәгърифәтчелек эшчәнлегенең зур тармагы ул - тел өлкәсендә. Тел – укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуны аңлаган К.Насыйри төп игътибарын телгә юнәлтә. Ул татар теленең әдәби һәм фән теле була алуына ышанды, эшчәнлеге белән шуны раслады.
(Укучы чыгышы)
К. Насыйри татар теленең әдәбият hәм фән теле була алуын hәм шуңа хаклы икәнлеген исбат итә. Ул татар теле гыйлемен үстерүдә hәм сүзлекләр төзүдә әhәмиятле эшләр башкара. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр бастырып чыгара. Татар теленең фәнни-терминологик эшенә күп хезмәт куя. Ул татар теленең үз җирлегенә нигезләнгән терминнарны булдыру белән беррәттән, халыкара гомуми терминнарны русча кулланылганча алу ягында була. Ул математика фәне буенча “Хисаплылык”, “Гыйьме һәндәсә” кебек дәреслекләр язып чыга, география фәне, табигать белеме, ботаника буенча да китаплар бастыра. Татар теленең беренче фәнни грамматикасын да К. Насыйри кулланышка керткән. Ул үзенең бу китабында: “Этимология - белемнәрнең анасы, грамматика - атасы”,- дигән.
Аның хезмәтләре түбәндәгеләр:
1.“Нәху китабы” (татар теле синтаксисы). Русча төзелгән. Бу татар телен өйрәнүче руслар, рус телен өйрәнүче татарлар өчен язылган хезмәт .
2.“Кыскача татар нәхүе” (татар теле синтаксисы, 1860). Бу татар телен өйрәнүче руслар өчен кулланма.
3.“Ләhҗәи татари ”(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 1895). Бу – татар теленең фәнни грамматикасына нигез салучы икәнлеген күрсәтә) .
4.“Әнмузәҗ”(1895)- бу сүз үрнәк, өлге мәгънәләрен бирә. Китапта телебезнең морфология (сарыф) һәм синтаксистан кагыйдәләре бәян ителә.
5.“Кавагыйде китабәт”(1892) Автор искәртүенчә, бу китап – язу һәм орфография кагыйдәләре турында.
6.“Иҗек”- эчтәлеге белән бу китап Әлифбага туры килә.
Укытучы :
Белгәнебезчә, Каюм Насыйри туган илнең патриоты булырга өнди, шул ук вакытта татар hәм рус халыкларының дуслыгын яклый. Рус телен үзләштерүне әhәмиятле эш дип исәпләвен кат-кат әйтә. К. Насыйриның тел өлкәсендә башкарган эшләре - гомере буена дәвам иткән иң зур хезмәтләреннән берсе. Ул телебезнең кагыйдәләрен, үзенчәлекләрен ныклап өйрәнергә, шуның белән аны камилләштерергә чакыра. Татар телен кимсетергә теләүчеләргә : “Без-татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил тел ул, ”- ди. Татар теленең фәнни тел була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлеге барлыгын исбат итә.
Шөкер, Каюм Насыйрилар, Г. Тукай кебек олы шәхесләребез яклаган туган телебез бүген дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә керде. Без үз туган телебездә белем алабыз, аралашабыз. Бу бәхет түгелмени ? Ә телнең, милләтнең киләчәге – ул сезнең кулда, укучылар. Шуны онытмагыз!
«Һәрбер культралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе — анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе — укытучыдан укыганда — гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел..» - дигән Каюм Насыйри. Татар теле дәресләренә килсәк, без аларда темаларга кагылышлы кагыйдәләр өйрәнәбез. Ә без телебез кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә беләбез соң? Безнең алда татар теленнән дә имтихан тора. Белем дәрәҗәбезне бәяләү максатынан без сезнең белән кечкенә бер тест эшләп алыйк әле.
Тест (Тикшерәбез)
2) Каюм Насыйри хезмәт иткән тагын бер зур тармак ул - Фольклор өлкәсе.
Укытучы. Үз милләте өчен янып – көйгән К.Насыйри гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, гыйльми өйрәнү һәм укучыларга җиткерү белән шөгыльләнде. Чөнки фольклор - халык педагогикасының, милли телнең, традицияләрнең нигезе. Шуны аңлаган галим бер дә иренмичә бу өлкәдә дә зур хезмәт куя. Бу өлкәдә куйган хезмәтләре белән танышу өчен сүзебезне ( укучы) бирәбез.
Укучы чыгышы:
- Каюм Насыйри халык авыз иҗаты белән яшьтән үк кызыксына, аны җыя, фәнни эшкәртеп, рус һәм татар телләрендә нәшер итә. Ул, татар халык авыз иҗатындагы күп жанрларны өйрәнеп, шуларны бастырып чыгару өчен системалы эш алып бара. Каюм Насыйри татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф – гадәтләре, дөньяга карашлары белән башка халыкларны таныштыру буенча да эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Тагын ул Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итеп, бастырып чыгара. Шул рәвешле галимнең фольклор фәнендәге эшчәнлеге өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә , җыентыкларда К.Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә.
Хезмәтләре атап китсәк, алар түбәндәгеләр:
1.”Кырык бакча ” хезмәтендә әйтемнәр тупланган. (296 мәкаль-әйтем, 116 жыр, бәетләр, әкият-табышмаклар басылган)
2.”Фәвакиhел - җөләса фил әдәбият ”. ( Тәрҗемәсе - Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең жимешләре” дип атала ). Бу - Хрестоматия. Биредә 27 табышмак китерелә, халык жырлары, бәетләр, 309 мәкаль, әйтем бар.
3.“Казан татарларынын ышанулары hэм гореф-гадәтлэре”.( Биредә галим Иң борынгы ышануларын, мифларын , мифик образларын , әкиятләрен бастырган ).
4. “Казан татарларының әкиятләре ”. Бу җыентыкта татарча hәм русча 11 әкият басылган.
Укытучы : Татар мифологиясендәге Су анасын, Шүрәлене әдәбиятта беренче булып кулланган кеше – Каюм Насыйри . Шуңа нигезләнеп, Г.Тукай үзенең матур поэмалар язганын беләбез.
Әйе, укучылар, Каюм Насыйри – татар фольклористика фәненә нигез салучыларның берсе. Ул халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында армый – талмый хезмәт иткән. Җәүһәр – асылташ, ул югалырга тиеш түгел. Асылташын югалткан кеше ярлылана. Шуны аңлаган галим бу өлкәдә дә армый – талмый хезмәт куя.
Өйгә эшне тикшерү.
Без дә сезнең белән кечкенә генә эзләнү эше алып бардык. Кечерәк сыйныфларда инде без авылларыбызда таралган мәкаль – әйтемнәрне, халык җырларын, табышмакларны җыйдык, таныштык . Ә бүгенге дәрескә сез безнең арада иң күп таралаган юраулар һәм ышануларны туплап килдегез. (Укучылар үзләренең эшләре белән таныштыралар)
Нәтиҗә ясала.
Укытучы
Инде галимнең матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләренә күчик.
- Укытучы. К. Насыйри эшчәнлегенең зур бер мөстәкыйль тармагы – матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре. Ул оригиналь әдәби әсәрләр иҗат итми. Ләкин татар укучыларын әхлакый һәм эстетик яктан тәрбия кылырлык күп кенә күренекле әсәрләрне татарча сөйләткән кеше, ягъни ул тәрҗемәчелек эше белән шөгыльләнә. Иң беренче тәрҗемә иткән әсәре-
ул “Кырык вәзир кыйссасы”. Бу әсәр “Мең дә бер кичә” жыентыгына барып тоташа. Әсәрнең ахырында гаделлек җиңеп чыга, явызлык, мәкер гаепләнә. Икенче әсәр – “Гөлрөх вә Кәмәрҗан” романы. Монысы мәхәббәт маҗараларына корылган әсәр.
Тагын бер әсәре - “Әбүгалисина кыйссасы”- К.Насыйриның иң күренекле hәм киң таралган
тәрҗемә әсәрләреннән берсе..
- Каюм Насыйриның түбәндәге сүзләренә игътибар итик әле.
"И газиз бала! Белеп тор,адәмгә ин әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лязем нәрсә-
гыйлемдер".К.Насыйри.
- К.Насыйриның шушы тәрбиясе кайсы әсәргә күбрәк бара дип уйлыйсыз?
- (“Әбүгалисинага”. Ни өчен? Чөнки әсәрдә гыйлем куәте турында сүз бара)
- Бүгенге көндә белем кирәкме?
( “Әбүгалисина” әсәре буенча тест эшләү )
Укытучы.
Әсәрнең төп идеясе - мәгърифәт һәм гыйлем хаклык яклы булырга тиеш, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш.
Менә сез дә тиздән мәктәпне тәмамларсыз, белемегезне төрле уку йортларында дәвам итәрсез, зур урыннарда эшләүче хезмәткәрләр булырсыз. Ләкин алган белемегезне һәрвакыт дөрес юлда гына файдаланыгыз, халкыбызга, илебезгә зур файда китерегез, хаклык яклы булырсыз дип ышанып калам.
Ял минуты.
Укучылар сезнең кулда утлы шар. Шарга карап, иң матур теләкләрегезне теләгез .Хәзер шушы шарны иптәшегезгә бирегез. Укучылар, әгәр дә сез матур теләкләр теләгән булсагыз, ул теләкләр үзегезгә дә кайтыр.
Укытучы:
Мәгърифәтче – галимнең тәрбия өлкәсенә кагылышлы әсәрләренә тукталып үтмәсәк, аның иҗатын өйрәнү тулы булмас кебек.
Алар “Әхлак рисаләсе”, “Тәрбия”, “Китаб – әт – тәрбия” хезмәтләре балаларның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булуын күз алдында тотып язылганнар. Бүген сез Каюм Насыйриның “Кырык бакча” һәм “Тәрбия китабы” буенча сөйләргә әзерләнеп килдегез.
Беренче төркем чыгышы.
“Кырык бакча” китабының тарихы белән укучы таныштырып үтә:
-1880 нче елда К. Насыйриның “Кырык бакча” җыентыгы дөнья күрә. Бу китап язучының иң зур хрестоматиясе – “Фәвакиһел – җөләса фил – әдәият” дигән җыентыкның кыскартылган варианты.
“ Кырык бакча” җыентыгы 40 бүлектән тора. Монда кешенең яхшы һәм яман яклары турында сүз бара. Һәр бүлек бер сыйфатка багышлана. Кереш өлештә бала туу, үсү турында сөйләнелә.
I бүлектә - акыл
II бүлектә - гыйлем
III бүлектә - әдәп
V бүлектә - зирәклек
VII бүлектә - тугрылык төшенчәләре аңлатыла. Куркаклык, наданлык, зиһенсезлек кебек тискәре сыйфатлар тәнкыйть ителә. Фикерне раслау өчен кыска хикәятләр китерелә. Монда 296 мәкаль-әйтем, 116 жыр ,бәетләр, әкият-табышмаклар урнаштырыла. К. Насыйриның хикәятләре, китерелгән мәкаль һәм әйтемнәр аз сүз белән тирән мәгънә аңлатып, халык тәҗрибәсен һәм әйтәсе килгән фикерен җыйнак һәм образлы итеп белдерәләр.
Укытучы:
- Укучылар, “ Кырык бакча” китабындагы хикәятләрне укыганнан соң нинди нәтиҗәгә килдегез.?
- Тикшеренү планы.
(Мультимедиа экранында тикшеренү планы бирелә)
а) Нәрсә аңлап калдыгыз?
Ә) Нинди тема ачыклана
д) Әсәрнең төп эчтәлеген ачарлык мәкальләр табу.
е) Нәтиҗә ясау.
Шушы план нигезендә укчылар “Ахмаклык бәянында”, “Сүзгә оста”
“Зиһенсезлек һәм аңгыралык”, “Мин кем?” әсәрләре турында сөйлиләр, мәзәкләре дә бар.
1.“Ахмаклык бәянында” - беренче бакчага кертелгән хикәят. Эчтәлеге түбәндәгечә.
Бер кеше “ахмакның башы кечкенә, ә сакалы зур була” дип укый. Көзгедән үзенең дә нәкъ шундый икәнен күрә. Уйлап тора да сакалын кыскартырга була. Ул сакалын учлап тотып, аңа ут төртә. Сакалы яна башлый, кулы пешә. Кулын тартып алуга, сакалы янып бетә. Төп герой, әлбәттә-ахмак, ул уйламыйча эш итә, ә үзенең бер дә ахмак булып күренәсе килми. Каюм Насыйри укучыларны уйлап, үлчәп, акыл белән эшләргә өйрәтә. Ахмаклык кебек тискәре сыйфатны тәнкыйть итә. (301 б)
2.“Зиһенсезлек һәм аңгыралык” - 9 нчы бакча җимеше. Хикәяттә кияүнең кәләше янына килүе,
аның камырлы кулларын күрүе сурәтләнгән. Бу камырлы кулны күргәч, егет аны юдыру юлын таба: эче авыртканга сабыша да, әнисенең өч тапкыр кулын юган суны эчкәч бетүен әйтә. Кыз шулай эшли, ләкин бу вакытка инде егетенең авыртуы басыла. Егет әдәпле, сабыр кеше. Ул, әлбәттә, хатынына авыр сүз әйтмәс өчен генә, гаиләдә тынычлык саклап калыр өчен генә, хәйлә уйлап таба. Каюм Насыйри гүзәл холыклы булырга, аңгыра булмаска чакыра. Хикәят азагында кыз хәйләне аңламый. Димәк, егеткә әле күп мәртәбәләр шушындый хәйләләр уйлап табарга кирәк булачак, чөнки ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән генә кермәячәк. (308)
3.”Мин кем” хикәяте – 11 нче бакчада урнаштырылган. Бу бакча – тапкыр җавап бәянында дип атала. Хикәяттә сәфәргә чыккан патша белән бер картның сөйләшүе сурәтләнә. Патша бабайдан шәһәрнең хакимнәре, патшасы турында сорагач, бабай аларның залим, начар кешеләр икәнен әйтә. Бу кешенең патша икәнен белгәч, бабай да югалып калмый, тапкыр җавабы белән җәзадан котылып кала. Бу әсәре белән К.Насыйри тапкырлыкның да иң кирәкле сыйфат икәнен күрсәтә. Димәк, тапкыр булу да - уңай сыйфат.(311)
- Мин мәзәк укыдым. Ул 33 нче бакчада бирелгән. Гомумән , бу бакча уен –көлкеле, мәзәк хәлләргә багышланган.
Берәү үзенең бер дустына кашсыз йөзек бүләк итеп җибәрде. Ул кеше йөзекне алды, әйтте :” Рәхмәт. Аллаһы тәгалә аңа оҗмахта түбәсе япмаган сарайлар бирсен “, - диде. Бу мәзәктән нинди гамәл кыласың, сиңа шундый белән җавап бирәчәкләр дигән нәтиҗә ясап була.
- “Сүзгә оста” хикәятендә базарга бер колны сатарга китерәләр. Күзе сукыр, тәне җәрәхәтле, кулы чулак һәм башка гаепләре була. Сатып алучы колның гариплеген күрсә дә , “Сүзләргә теле ничек?” дип сорады. “Моның теле татлы, сүзгә бик оста”,- диделәр. Ул кеше колны сатып ала. Бу хикәяттән , телең татлы , йомшак булса, синең кешеләр арасында абруең зур була дигән нәтиҗә ясап була. Димәк, сүзгә оста йомшак телле булу , – ул кирәк сыйфат дип уйлыйм мин.
- 16 нчы бакчадан укыган хикәят безнгә хезмәт итеп тапкан малыбызны дөрес, тиешенчә тотарга өйрәтә. Эчтәлеге түбәндәгечә. Әбү Могыйн әйтә. Мин бер кешегә барып кердем. Ул бик бай: яткан җире – атластан, алдында алтын шәмнәр янып тора, Бик күп хезмәтчеләре аңа баш иеп торалар иде. Күп вакыт узмады , мин аны чүплек башында сәдака соранып утырганын күрдем ди. Димәк, мин бүген бай дип, артык масаерга да ярамый икән. Байлык – бер айлык, дигән халык мәкале дә бар бит.
Төп нәтиҗәне
“Кырык бакча” җыентыгындагы хикәятләрне укып чыканнан соң, без түбәндәге нәтиҗәгә килдек.
Каюм Насыйри гыйбрәтле хикмәтләре, мәзәкләре белән акылның көчен, гайрәтен, тормыш итү өчен файдасын күрсәтә. Ул акылның намус белән кушылырга тиешлеген искәртә. Шулай булганда гына аның кешеләргә ярдәм итәчәген белдерә.
Укытучы. Нәтиҗә ясау
Икенче төркем чыгышы.
Укытучы:
-Икенче төркем эшен башлаганчы мультимедия экранындагы рәсемгә игътибар итик. Андагы рәсемдә нинди процесс сурәтләнгән?
(Укучы )
-Әлеге сурәт К. Насыйриның 1994 елда яңадан нәшер ителгән “Китаб-әт-тәрбия”әсәренең тышлыгындагы рәсем. Бу рәсемдә бала һәм аңа китап укучы әтисе сурәтләнгән. Рәссам баланы тугач та тәрбияли башларга, дигән фикер үткәрә. Алар янында ябалак сурәтләнә, ә ул акыллылык символы. Димәк, бала шушы рәвешле тәрбияләнсә, зирәк һәм тәрбияле булачак.
“Тәрбия китабы” тарихы белән укучы таныштырып үтә:
-Укыту-тәрбия мәсьәләләренә багышлап, К. Насыйри “Әхлак рисаләсе”, “Тәрбия китабы” кебек кечкенә китаплар бастыра.“Тәрбия китабы” ничә мәртәбәләр басылып, безнең көннәргә кадәр килеп җитеп 1994 елда яңадан нәшер ителә.
Бу китапчыкның асылын белү өчен кереш сүзгә игътибар итик:
“Тәрбия кылмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак, вә төзәтмәк, вә хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер. Бу китапта зикер кылыначак хикәятләр, вәгазьләр, нәсихәтләр, һәммәсе, вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе – бер тәрбиядер. Шул җәһәттән “Тәрбия китабы” дип ат бирдек”.
Китапта 113 тәрбия бирелә. Аның һәрберсендә балага әхлак кагыйдәләре өйрәтелә.
Укытучы:
-“Тәрбия китабы”ндагы хикәятләрне укыганнан соң нинди нәтиҗәгә килдегез? Безне таныштырып үтсәгез иде..
Тикшеренү планы.
(Мультимедиа экранында тикшеренү планы бирелә)
а) Нәрсә аңлап калдыгыз?
Ә) Нинди тема ачыклана?
д) Әсәрнең төп эчтәлеген ачарлык мәкальләр табу.
Шушы план нигезендә укучылар үзләре укыган тәрбияләрнең нәрсә аңлатканын сөйлиләр.
( укучылар чыгышы)
1нче тәрбия
- К.Насыйриның ”Һөнәр өйрәнегез” тәрбиясендә сүз һөнәр турында бара. Ул безгә һөнәр өйрәнергә куша. Һөнәрнең беркем дә, хәтта карак та алып китә алмаслык байлык булуын әйтә. Һөнәрле кешенең бик бай булуы, һәрвакыт кирәкле кеше булуы, беркайчан да югалмавы әйтелә. К.Насыйри безгә дөнья малына кызыкмаска әйтә.
Халкыбыз һөнәр турында бик күп мәкальләр иҗат иткән. Мәсәлән, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, “Һөнәр иң ышанычлы дәүләт”. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
- 65 нче тәрбия. ”Уйлап эш ит”әсәре укыла.
Монда һәр эшне уйлап, үлчәп эшләргә кирәклеген өйрәтә автор. Сурәтләү чараларыннан синонимнар, архаизмнар бар. Мин бу нәсыйхәтне “Уйлап эш иткән-уңар, уйламаган-туңар”, “Җиде кат үлчә, бер кат кис” мәкальләре белән бәйләр идем.
- 89 нчы тәрбия. ”Әйткән сүз- аткан ук” . К.Насыйри безгә кешегә сүзне әйткәнче уйларга куша.Кешенең бәгыренә тия торган сүз ычкындырсаң, аны кулың, тешең белән дә төзәтә алмыйсың. Тәрбиянең исеме хәзерге вакытта мәкаль булып йөри. Мин бу тәрбиягә түбәндәге мәкальләр туры килүен әйтер идем: “Яхшы сүз-җан азыгы, яман сүз-баш казыгы”, “Бер яхшы сүз мең бәладән коткара”
4. 48 нче тәрбия
Мин бу тәрбияне сәламәтлек темасына кертер идем. К.Насыйри әйткәнчә, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк. Тышыкы сәламәтлек кенә түгел, кешенең рухи сәламәтлеге турында да уйланырга мәҗбүр итә. Халкыбыз юкка гына “саулыгым – байлыгым” дип әйтми. Минемчә, бу тәрбиягә “Сәламәтлекне сатып алып булмый”, “Байлык бер айлык – саулык - гомерлек” дигән мәкальләр туры килә.
Укучылар. Озын гомерле нинди шәхесләрне беләсез?
_Г.Бәширов, Ә. Еники, Б.Урманче, Лев Толстой, Сергей Михалков
- Озын гомерле һәм сау – сәламәт булу өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш соң?
- Режимны үтәргә, дөрес тукланырга, саниария – гигена таләпләрен төгәл үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә...
5. 34 нче тәрбия
Бу тәрбиясендә Каюм Насыйри безгә кече яшьтән белем алырга куша. Бала яшь чактан , балигъ булганчы көч җыеп, мөстәкыйльлек алганчы белем алып өлгерергә тиеш дип уйлыйм. “Дөньяда иң зур байлык – белем”, “Көчле – берне, белемле – меңне егар” дигән мәкальләрне мисал итеп китереп була.
6. 3 нче тәрбия
Бу тәрбия акыл темасына карый. Кешенең кемлеге аның тышкы кыяфәтенә, озынлыгына, кыскалыгына карап бәяләнми, бәлки аның акылына, кылган гамәлләренә карап билгеләнә. Борынгы кытайлар, акыллы булу өчен мондый сыйфатка ия булырга кирәк дигәннәр. Менә алар: “Шундый кеше акыллы була, кем ныклы омтылыш белән яши, сер саклый белә, акыллы кешеләр белән дуслаша, үз вакытында тыелып кала”.
7.( 57 нче тәрбия. 8. 67 нче тәрбия. 9. 85 нче тәрбия. 10. 92 нче тәрбия. Юмарт булырга куша
11. 94, 95, 96, 97, 98 нче тәрбия. 12. 106 нчы тәрбияләр белән таныштырыла).
Төп нәтиҗәне укучы ясый.
-К. Насыйри “Китаб-әт-тәрбия” әсәрендә кешене тәрбия җимеше итеп сурәтли. Бу иң элек- гаилә тәрбиясе, әхлак тәрбиясе. Ул кешенең бәхете аның үзеннән, белем һәм әхлакый сыйфатларыннан тора дип күрсәтә. Әдип шуңа күрә үгет-нәсыйхәт бирә, геройларын мораль принципка нигезләнеп сурәтли.
Монда мәгърифәтчелек идеяләре белән бергә әдәплелек идеясе дә сурәтләнә.
Укытучы:
Без К. Насыйри, аның иҗаты турында бик күп нәрсәләрне ачыкладык, К.Насыйри әсәрләренең бүгенге көндә актуальлеге бармы? Сез ничек уйлыйсыз? Актуаль булса, нәрсәсе белән актуаль?
( 1-2 укучының фикере тыңланыла.) . Ә сез үзегез әдәпле,әхлаклы булуны ничек аңлыйсыз?
(Берничә укучы К.Насыйри әсәрләренең актуальлеген үзләренең иҗади эшләре белән дәлилли һәм үзләре иҗат иткән язмаларын укый)
114 нче тәрбия.
Әй угыл, хәзер син кечкенә. Үсәрсең, дәү булырсың. Өйләнерсең, углың булыр. Угыл тәрбия кылмакны белеп тор, дип, мин сиңа боларны бәян кылдым.
Укытучы.
Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Аның әсәрләре мәгърифәтчелек реализмы белән иҗат ителгән. Ул кешеләрне белемле, гыйлемле булу өстенә акыллы, зирәк һәм әдәпле булырга да йөрәтә.Әдәби әсәрләрендә аның гади халыкка теләктәшлеге гәүдәләнә, ул иҗтимагый мәсьәләләрне сәнгатьчә үзенчәлекле итеп сурәтли. Эпиграфка мөрәҗәгать итеп без моның шулай икәненә инандык. Чынлап та, адым саен гыйбрәт алырлык хәлләр очрап тора, алардан тиешле нәтиҗә генә чыгарырга кирәк.
IV . Өйгә эш.
“К.Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган” дигән темага сочинение язарга әзерләнергә.
V. Йомгаклау өлеше.
1. Әңгәмә.
- Кадерле, укучылар, мин бүгенге сөйләшү сезнең өчен мөһим һәм файдалы булса иде дигән теләктә калам. Чөнки газиз халкыбызның ирешкән уңышлары, яулаган үрләре, башка милләтләр арасында ким-хур булмавы, Каюм ага кебек аксакалларыбызга бәйле. Үз чиратыбызда без дә аларны хөрмәтлибез, исемнәрен данлыйбыз. Алардан үрнәк алсак иде.
–Укучылар, бүгенге көндә Каюм аганың исеме ничек мәңгеләштерелә соң?
-К. Насыйри музейлары бар: Казан, Ачасыр авылы.
-К. Насыйри исемендәге премия булдырылган.
-Урамнарга исемнәр бирелгән.
“Йолдыз” газетасындагы мәкалә белән таныштыру.
2. Күргәзмә материалы белән таныштыру.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Чулпан Зарипова-Четин хезмәтләрендә Г.Исхакый һәм Г.Тукай
Әлеге хезмәттә беренчеләрдән булып Чулпан Зарипова-Четинның фәнни эшчәнлеге яктыртыла.Чулпан Зариф – күп кырлы шәхес. Ул – талантлы шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче, Мугла шәһәре университетында төрки т...
"Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек бирелеше
М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләрен ачыклау;Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикер йөртү активлыгын, игътибар координациясен үстерү күнекмәсен ныгыту;Белемгә омтылы...
Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.
О жизни итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....
Ризаэддин Фәхреддиннең проза әсәрләрендә мәгърифәтчелек карашлары
Дәрес эшкәртмәсе күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин иҗатына багышлана....
Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының йолалары.
КАЮМ НАСЫЙРИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. ТУЙ ЙОЛАСЫФәнни эш....
Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.
Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздә...
Күренекле мәгърифәтче-педагог Каюм Насыйри хезмәтләрендә укыту-тәрбия алымнары
План-конспект предназначен для учителей татарской литературы, а также для проведения мероприятий с целью воспитания нравственных качеств у учащихся....