Икмәк-яшәү чыганагы.
классный час по теме
Предварительный просмотр:
Икмәк-яшәү чыганагы.
Икмәк-яшәү чыганагы. Алып баручы. Икмәк-игенченең җан җылысы, Җир-анага кадер-хөрмәте. Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең, Шуңа кадерлибез икмәкне.(Э.Мөэминова) Икмәк!Шулай дип авыз тутырып әйттең исә,тәмле исе белән борыннарны кытыклап,өсте алтынга манылган сыман сап-сары,күпереп пешкән ипи күз алдына килә.Икмәкне олылап,безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр,хикәяләр тумаган!Менә шулардан берсе:”Көннәрдән бер көнне әнисе улына икмәк тоттырган да,әйткән:”Балдан да татлырак булгач кына ашарсың.Татлы булмаса,үзең чәчеп,үзең игәрсең”дигән.Шуннан ниләр булган- беркем дә белми.Тик шунысы гына ачык:ул әнисенең сүзләрен гомер буе онытмаган,икмәктән татлырак берни дә юклыгына ышанган.Икмәк!Никадәр бөек ул!Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен.Тир түкми икмәк үсми, диләр.Бу бик дөрес.Күпме хезмәт куелган аңа.Шуңа бик кадерле ул.
Ай. Көз көнендә урман,кырлар алтын була, Яфраклар да сары,кызыл-ялкын була. Игенченең хезмәтенә бүләк өчен Амбарларга өем-өем ашлык тула. Алып баручы. Күрегезче,күрегез, Өстәлгә икмәк килгән! Нинди матур күпергән! Беләсезме үз юлында Ул күпме хезмәт күргән! Ай. Әй ипекәй,ипекәй Шундый да тәмле булып, Хуш исләр белән тулып, Каян килдең син безгә? Ипи. Ярый, мин сөйлим сезгә: Үзем-хезмәт җимеше, Үстерде мине кеше, Исеме аның-игенче. Игенче. Әйе,мин ул- игенче, Мин аны үстерүче, Тик түгел үзем генә. Ипекәйне үстерүдә Ярдәм иттеләр миңа. Кояш. Әйе,мин-кояш, җәй буе Игеннәргә нур сиптем, Алтынсу төс йөгерттем, Ярдәм итте яңгыр да Шифасын бирде кырга. Яңгыр. Мин-яңгыр,үз вакытында Кичекми килеп җиттем, Игенгә дым эчерттем. Игенче. Аннан комбайн килде. Бөртекләрне түкми,чәчми, Урып,җилгәреп бирде. Аннан игенче аны Тегермәнгә төшерде. Ипи пешерүче. Ә мин ипи пешердем. Миннән кибетче алды, Киштәгә тезеп салды. Алып баручы. Күрдегезме,балалар икмәк өстәлгә килгәнче күпме юл үтә икән. Ә хәзер шушы уңган,булган кешеләргә багышлап 2нче сыйныф укучысы Зарипова Ләйсән “Гөлкәйләрем”җырын башкара. 1нче бала. Һәркемгә ипи кирәк! Һәм көн дә ипи кирәк! Ипи космонавтка да Очучыга да кирәк Ипи яңа йолдызлар Ачучыга да кирәк. 2нче бала. Ипи сатучыга да, Ипи сезгә дә кирәк! Ипи безгә дә кирәк- Һәммәбезгә дә кирәк! 3нче бала. Ипи эшләргә кирәк! Юллар сузарга кирәк. Тайгаларда иң авыр Юллар сузарга кирәк! Шуңа да игенчене Хөрмәт итәргә кирәк! 4нче бала. Боткасының да тәме юк, Ашының да тәме юк. Хәтта чәйнең дә тәме юк, Табынның да яме юк. Ә табында ни генә юк, Бары ипи генә юк. 5нче бала. Ипи басуда үсә, Аннан амбарга күчә, Аннары мичтә пешә, Кызарып мичтән төшә. Шуннан килә өстәлгә, Безгә куәт өстәргә. Ипи булса табында Булдырам мин барын да! 6нчы бала. Әти ипи үстерә, Әни ипи пешерә, Ә мин...мин ипи ашыйм. Ә аннары ипине Үзем үстерә башлыйм. 7нче бала. Ипекәйне әтием Безнең өчен үстерә. Ипи безне үстерә, Рәхәтләнеп үс кенә. Бигрәк тәмле карасы, Бигрәк тәмле агы да, Күмәче дә- бары да. Алып баручы. Кеше белән гел янәшә икмәк, Кырда,юлда,табын янында, Иң беренче өйгә икмәк керә Яңа йортка күчкән чагында Һәммәбездән өлкәнрәктер ул, Яшәсәк тә җирдә нихатле, Шуңа хөрмәтледер исеме аның, Шуңа газиз,шуңа хикмәтле. Кадерле кунаклар,кадерле балалар икмәккә багышланган шигъри бәйрәмебез шуның белән тәмам.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы
Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...
Урман яшәү чыганагы
Урман яшәү чыганагы (кичә):...
Халык педагогикасы-тәрбия чыганагы.
Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, х...
"Туган ягым - илһам чыганагым"
Татар теленнән электив курс гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.“Туган ягым – илһам чыганагым” дип исемләнгән электив курсны актуаль дип саныйм, чөнки ул ...
ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.
Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык п...
Музыкаль әдәби кичә : “Су – яшәү чыганагы”
(авыл җәмәгатьчелеге, мәктәп укучылары,балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар беләнүткәрелгән кичә)...
Презентация. Хезмәтем минем – мәңге олыгаймас шатлыгым чыганагы-2016
Сезнең белән үз тәҗрибәм белән уртаклашам.Презентация...