ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.
статья по теме

Васильева Раушания Аглулловна

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык педагогикасыннан киң файдаланабыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khalyk_pedagogikasy-_tolerantlyk_trbiya_chyganagy.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.

Халык педагогикасы-тәрбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан-буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, халык өйрәтүләре ул. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традицияләре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр, гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе әлеге бай мирасның төп өлешен тәшкил итә. Халык педагогикасы халыкның рухи культурасында күп буынның коллектив иҗади хезмәте булып тора һәм тәрбиянең халык ихтыяҗларына туры килердәй иң гуманлы, демократик идеалларына нигезләнә.

Татар халкының әхлакый тәрбия бирү тарихына мөрәҗәгать иткәндә, без борынгы бабаларыбызның инде күптәннән нәсыйхәт китаплары булуына инанабыз, Мәхмүд Болгариның – “Нәһҗел фәрадис”е, Кол Галинең – “Кыйссаи Йосыф”ы, Таҗетдин Ялчыголның – “Рисалаи Газизә”се, Ш.Мәрҗәнинең – “Мостафадел-әхбарФи әхвәли Казан вә Болгар”ы, Риза Фахретдиновның – “Насыйхәт”е, Каюм Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” әсәрләре шундыйлардан.

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык педагогикасыннан киң файдаланабыз. Тел һәм әдәбият дәресләрен тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештыруны түбәндәгечә күзаллыйбыз:

  • халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану;
  • музыка, җыр сәнгатенә ешрак мөрәҗәгать итү;
  • җирле материаллардан файдалану;  
  • күренекле  әдипләрнең әдәби җәүһәрләрен укучыларга җиткерү;
  • дәрестә өйрәнгәнне сыйныфтан тыш чараларда ныгыту, тулыландыру.

Заманында Галимҗан Ибрагимов: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләну орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”, - дип язып калдырган. Мин шушы принциптан чыгып эш итәм.

“Әкиятләр” темасын үткәндә, укучыларга  шундый хакыйкать төшерелә: халык үзеннән-үзе генә җиңә алмый. Тырышлык, эш сөючәнлек, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер тору кебек сыйфатларның тормышта зур әһәмияткә ия булуын аңлатам. Нәтиҗә ясарга өйрәтеп, фикерләрен мәкальләр һәм әйтемнәр, акыллы гыйбарәләр белән беррәттән Ф.Яруллин, А. Алиш, Р.Хафизова, Г.Рәхим әкиятләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Әсәрләрдән мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләренең зур урын алып торуын, ә комсызлык, бәгырьсезек, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешеп булмавын ассызыклап үтәм.

Хәзерге балаларның сөйләм теле ярлы. Аларны фикер йөртергә, уйлаганнарын дөрес итеп башкаларга җиткерә белергә өйрәтү, сөйләм үстерү дәресләренең төп максаты. Әлеге дәресләрдә укучылар шигырь, хикәя, мәкальләр яза. Уңышлы дип саналган язмалар бергәләшеп тикшерелә һәм төрле конкурсларга, газета-журнал редакцияләренә җибәрелә. Мисал өчен,  безнең укучылар, “Янгынга каршы көрәш”, “Әниләрне олылыйк” дигән темаларга багышланган конкурсларда катнашып, республика күләмендә призлы урыннарга лаек булды.

Тел дәресләрендә өйрәнелгән материалны даими рәвештә “Тел дигән дәрья бар”, “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгеләрендә ныгытабыз.

Укучы шәхесен формалаштыруда класстан тыш чараларның әһәмияте зур. Әдәби-музыкаль кичәләр, үз төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучы – шагыйрьләр белән очрашулар, җирле һөнәрчеләр белән танышулар укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияли, горурлык хисләре уята.

Олы әдибебез Гомәр Баширов “Гыйбрәт” исемле публицистик язмасында: “Мин ышанам халыкны халык иткән изге гадәтләрне, кимү юлына баскан асыл сыйфатларны, онытыла язган затлы һөнәрләрне яңадан аякка бастыру халкыбызның данын, күршеләре белән дус яшәүче киң күңелле халык дигән яхшы исемен тагын да югарырыак баскычка күтәрер”! -  дип язган иде. Менә шушы изге максатларны тормышка ашыруда халык педагогикасыннан файдалану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык педагогикасы-тәрбия чыганагы.

Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, х...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ...

Укыту -тэрбия эшендэ халык педагогикасы.

Класс сәгатьләрендә куллану өчен....

Тарих дәресләрендә укучыларда толерантлык тәрбияләү

Татарстан Республикасы — күпмилләтле дәүләт. Биредә татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар ,башкортлар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Шуңа күрә балаларны һәр кешегә үзенең гореф-гадә...