Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса.
календарно-тематическое планирование (6 класс) по теме
Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6_kl_dbiyat_esh_progr.doc | 334.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
6 нчы Б сыйныфында татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
2. “2004-2013 нче елларга татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел,1 нче декабрь)
4.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.-Казан,2008.
5.Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы “на (2010)
Программа 70 сәгатькә исәпләнгән, шул исәптән 12 сәгать бәйләнешле сөйләм үстерү,4 сәгать класстан тыш уку дәресләре планлаштырылган.
Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы , кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдына тотып сайлады.
Дәресләрдә контрольга алу формасы буларак язма төр (сочинение, тест) һәм телдән сорау планлаштырыла.
Эш программасын тормышка ашыру өчен түбәндәге төп укыту чарасы кулланыла: Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек- хрестоматия” (авторлары:Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиев, И.Г.Гыйләҗев, Казан: Мәгариф, 2005 ел)
Уку-укыту программасының максаты:
Ана телендә фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белү
Уку-укыту программасыныц бурычлары:
- Укучының татар әдәби телен үзләтерүенә, текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына, дөрес яза белүенә, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;
- Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр – музыкасы, театры, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Программаның эчтәлеге
№ | Темалар | Сәгать саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Дәрестән тыш уку |
1 | Татар халык авыз иҗаты | 1 | ||
2 | Казан Кремле, Сөембикә манарасы | 1 | ||
3 | Абдулла Әхмәт | 4 | ||
4 | Муса Җәлил | 3 | 1 | |
5 | Зөләйха Хисмәтуллина | 1 | ||
6 | Азат Аббасов | 1 | ||
7 | Рөстәм Яхин | 1 | ||
8 | Абдулла Алиш | 2 | 1 | |
9 | Гадрахман Әпсәләмов | 4 | 1 | 1 |
10 | Һади Такташ | 3 | 1 | 1 |
11 | Җәүдәт Фәйзи | 1 | 1 | |
12 | Ибраһим Гази | 3 | ||
13 | Фуат Халиков, Ш.Биктимеров | 3 | ||
14 | Зәки Нури | 2 | 1 | |
15 | Сибгат Хаким | 3 | 1 | |
16 | Ләбибә Ихсанова | 4 | 1 | |
17 | Равил Фәйзуллин | 2 | ||
18 | Фатих Хөсни | 2 | 1 | |
19 | Шәүкәт Галиев | 1 | 1 | |
20 | Радик Фәизов | 3 | 1 | |
21 | Нур Әхмәдиев | 3 | ||
22 | Илгизәр Солтан | 3 | 1 | |
23 | Милли йолалар | 2 | ||
24 | Милли бәйрәмнәр | 1 | ||
25 | Милли киемнәр | 1 | ||
26 | Милли орнаментлар | 1 | ||
27 | Барлыгы (70) | 56 | 10 | 4 |
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:
-җырлар һәм аларның төрләрен аера белү.
Әдәбият теориясеннән:
-хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;
-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
-әдәби әсәрнең cюжетын тотып ала белү;
-уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;
-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.
Татар мәдәниятыннан:
-татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;
-милли орнаментларны аера белү.
Сөйләм эшчәнлегенә:
-текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның этәлекне аңлаулары;
-укылган текст турында әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;
-өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
-укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аң үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;
-тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;
-уку һәм cөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
-балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәхәбиева Луиза Нәфис кызының татар әдәбиятыннан 2012-2013 нче уку елына
Предмет | Сыйныф | Барлык сәгатьләр саны | Атнага сәгатьләр саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Шигырь ятлау | Дәрестән тыш уку | Дәреслекнең авторы, елы | |
Телдән | Сочине ние | |||||||
Татар әдәбияты | 6 | 70 | 2 | 7 | 3 | 6 | 4 | Ф.Г.Галимуллин, Ф.К. Мифтиева Татар әдәбияты,Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005 |
2012- 2013 уку елына методик тема
Шәһәр темасы | Мәктәп темасы | Укытучы темасы |
Яңа стандартларны гамәлгә кертү шартларында белем бирү процессының заманча системасы. | Яңа стандартларны гамәлгә кертү шартларында укыту-тәрбия эшенең югары сыйфатына ирешү. | Яңа технологияләргә нигезләнеп,укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү. |
Диретор урынбасары белән килешенде___________ Хафизова Л.М. 27.08.2011
Методик берләшмә утырышында каралды.
Беркетмә №__27.08.2011
МБ җитәкчесе ___________ Гәрәева З.С.
Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы | Сәгать саны | Дата | Планлаштырган нәтиҗәләр | Тикшерү төре | БСҮ | |||
Кален дарь вакыт | Белем | Күнекмә | Гомумкүнекмәләр Һәм уку эшчәнлеге ысуллары | |||||
1 | Татар халык авыз иҗаты. Җырлар. “Яшә, Республикам!” җыры. | 1 | Фольклор жанрлары, җыр турында төшенчә. Җырларның жанрлары, аларның үзенчәлекләре, барлыкка килү. | Кеше тормышында җырның әһәмияте турында сөйләшү оештыру. | Күренекле җырчылар белән уртаклашу | |||
2 | Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы. | 1 | Кремель корылмалары һәм Сөембикә манарасының архитектурасы турында төп белешмәләр белән танышу. | Милләтебезнең тарихы турында сөйләшү оештыру. | Казанның истәлекле урыннарын белү | |||
3 | Абдулла Әхмәтнең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә белән танышу. | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Татар әдипләрен белү | Биографияне схемалаш тыру | ||
4 | “Үги кыз” пьесасы . | 1 |
| Пьесада әкият жанрының үзненчәлекләре саклану. | Әдәби әсәрдән төп фикерне аерып алу эшен камилләштерү | |||
5 | “Үги кыз” пьесасы өстендә эш.. | 1 | “Минем холкым- минем язмышым” дигән дигән халык гыйбарәсенең әсәрдә раслануы | Яшь буында намуслы, хезмәт сөючән, тырыш һөнәрле булу сыйфатларын тәрбияләүдә пьесаның әһәмияте урында әңгәмә оештыру | Сәнгатьле укуны һәм рольләрдә укуны камилләштерү | Әкият эчтәлегенә туры килгән мәкальләр табу | ||
6 | Портрет, характеристика, драма әсәре турында төшенчә.
| 1 | Портрет, характеристика, драма әсәре турында төшенчә белән танышу | Портрет, характеристика, драма әсәре турында сөйли белү | Татар телендәге терминнарны белү | Теләгән геройга характеристика язу. | ||
7 | М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Язучының тормыш юлы белән танышу | М. Җәлил шәхесенә илебез халкы һәм дәүләт биргән бәя турында сөйләшү | Татар әдипләрен белү | |||
8 | М. Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыре | 1 | Эчтәлеге хис булган әсәрләргә анализ. | Шигырьгә анализ ясый белү. | Сәнгатьле сөйләм, сәхнә техникасын камилләштерү | |||
9 | М. Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре. | 1 | Шигырьләрдә чагыштыру, сынландыру,аларның роле | Шигырьләрдә чагыштыру, сынландыруларны таба белү,аларның ролен аңлату | Сугышта катнашкан якыннарыгыз һәм аларның батырлыклары турында белү | Яттан өйрәнү. | ||
10 | БСҮ- “Муса Җәлилнең музей фатирында” | 1 | Өстәмә материал белән эш итү. | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | БСҮ №1 | ||
11 | Зөләйха Хисмәтуллиннаның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Җырчының тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру | Җырчының эстрадагы җыр репертуарын белү | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү | |||
12 | Азат Аббасовның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Җырчының татар җыр сәнгатенә килү юллары | Татар,рус, дөнья классик операларында башкарган партияләре турында сөйләшү | Иҗатының ил күләмендә иң югары дәрәҗәдә бәяләнүе турында үзләштерү | |||
13 | Рөстәм Яхинның тормыш юлы, иҗаты. | 1 | Композиторның тормыш юлы, иҗаты. | Татар музыка сәнгатендә композиторның тоткан урыны турында әңгәмә оештыру | Эзләнү характерындагы эшчәнлекне үстерү | |||
14 | А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Тормышы, иҗаты,фашизм тоткынлыгындагы көрәше турында мәгълүмат бирү | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү, уку төрләрен ирекле куллану | |||
15 | А. Алишның “Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре. | 1 | Әсәрнең эчтәлеге белән танышу. | Укылган әсәрнең эчтәлеген сөйли белү | Эшне яратып башкаруның матур нәтиҗәләргә китерү юлларын өйрәнергә булышу | |||
16 | БСҮ- “Хезмәт-төбе хөрмәт” | 1 | Хезмәт төшенчәчен һәм хезмәт, хөрмәт, бәхет бердәмлеген аңлау | Хезмәт турындагы мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлау | Вакытлы матбугаттан мәкаләләр уку | БСҮ №2 | ||
17 | Г. Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты | 1 | Әдип турында белешмә бирү. Язучының сугыш темасына иҗат итүнең сәбәпләрен сөйләп күрсәтү | Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Татар әдипләрен белү | |||
18 | “Миңа унтугыз яшь иде” әсәре | 1 | Әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе. | Повесть өстендә эшли белү | Укылган әсәргә план төзү күнекмәләрен камилләштерү | План төзү | ||
19 | “Миңа унтугыз яшь иде” әсәренә анализ | 1 | Чәчмә әсәргә анализ ясарга өйрәнү. | Чәчмә әсәргә анализ ясый белү. | Укылган әсәргә анализ ясый белү | Анализ ясау | ||
20 | “Бөреләнде, чәчәк атмады” ( “Миңа унтугыз яшь иде” әсәре турында сөйләшү) | 1 | “Миңа унтугыз яшь иде”әсәре буенча сөйләшү | Малик образындагы романтиклык сыйфатларының тәрбияви көче | Бөек җиңүгә аеруча зур өлеш керткән шәхесләребезне белү | |||
21 | Дәрестән тыш уку. Х. Җәлилова. “Абыем турында” | 1 | Дәрестән тыш уку оештыру | Укылган әсәрне анализлау | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | Дәрестән тыш уку № 1 | ||
22 | БСҮ- “Батыр егет- ил күрке” | 1 | Батырлык турында сөйләү | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | БСҮ №3 | |||
23 | Һ. Такташның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә | Татар әдипләрен белү | ||||
24 | Һ.Такташның “Иптәшләр” шигыре | 1 | “Иптәшләр” шигыре, аның темасы | Логик алымнар, нәтиҗә ясау, дәреслек белән эш күнекмәләрен үстерү | Яттан өйрәнү. | |||
25 | Дәрестән тыш уку. Һ. Такташның “Караборынның дусты” әсәре | 1 | Дәрестән тыш уку оештыру | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | Дәрестән тыш уку № 2 | |||
26 | “Дуслык яшьтән башлана” (Дуслык турында укылган әсәрләр турында) | 1 | Хикәя жанры. Рифма, ритм, строфа төшенчәләре. Дуслык турында укылган әсәрләр турында сөйләшү | Татар телендәге терминнарны белү | ||||
27 | БСҮ- “Дуслык, иптәшлек турында” | 1 | Дуслык, иптәшлек cүзләренең мәгънәләрен аңлау | Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру | БСҮ №4 | |||
28 | Җ.Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Композиторның тормышы, иҗаты турында белешмә | Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту | ||||
29 | БСҮ-“Концерт тыңлагач” | 1 | Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру | БСҮ №5 | ||||
30 | И. Газиның тормышы һәм иҗаты. | 1 | Әдипнең тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. | Татар әдипләрен белү | ||||
31 | “Йолдызлы малай” хикәясе. | 1 | Сугышның кешеләргә ачы фаҗигасын күрсәтү | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү | ||||
32 | Кыюлык (“Йолдызлы малай” әсәре турында) | 1 | Сугышның кешеләргә ачы фаҗигасын күрсәтү | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | ||||
33 | Халык артисты Фуат Халиков иҗаты. | 1 | Артистның татар театр cәнгатен үстерүдәге хезмәте. | Укыганны эзлекле сөйләү | ||||
34 | Шәүкәт Биктимеров иҗаты. | 1 | Артистның татар театр cәнгатен үстерүдәге хезмәте. | Укыганны эзлекле сөйләү | ||||
35 | Зәки Нуриның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы, иҗаты турында белешмә бирү | Татар язучыларын өйрәнүне дәвам итү | ||||
36 | З. Нуриның “Яңа шәһәр” шигыре. | 1 | “Яңа шәһәр” шигыре белән танышу | Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту | Яттан өйрәнү. | |||
37 | БСҮ “Казаным- башкалам” (сочинение №1) | 1 | Туган як төшенчәсен аңлау | Сөйләм телен үстерү | БСҮ № 6 | |||
38 | С. Хәким. “Җырларымда телим” шигыре. | 1 | Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы, иҗаты турында белешмә бирү | Танып белү активлыгын үстерү | ||||
39 | “Бакчачылар” поэмасын өйрәнү. | 1 | Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек | Танып белү активлыгын үстерү | ||||
40 | Кеше һәм алмагач (“Бакчачылар” поэмасы турында) | 1 | Поэмага анализ ясау | Фикерләү сәләтен үстерү | ||||
41 | БСҮ- “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” (сочинение №2) | 1 | Һөнәр сүзенең мәгънәсенә төшенү, һәнәрле булуның әһәмиятен аңлау | Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру, сочинение язу | БСҮ № 7 | |||
42 | Л. Ихсанованың тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге. | 1 | Язучы турында белешмә бирү | Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү | ||||
43 | Л. Ихсанованың “Лачын кыз” әсәре” | 1 | Хатын-кызларның кыюлыгы, фидакарьлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт хисләренең сурәтләнүе | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | Өзекне ятлау | |||
44 | Л. Ихсанованың “Бүләк” хикәясе. | 1 | Хикәянең сюжетын белү | Әдәби әсәргә анализ ясый белү | ||||
45 | “Курку белмәс татар кызы”(Укылган әсәрләрдәге татар кызлары турында сөйләшү) | 1 | Укылган әсәрләрдәге татар кызы образының акыллы, кыю, батыр булуы | Үз фикереңне әйтә белүне камилләштерү | ||||
46 | Дәрестән тыш уку. Л. Ихсанова. “Шомырт чәчәкләре ак кына” | 1 | Дәрестән тыш уку оештыру | Сорауларга җавап бирүне камилләштерү | Дәрестән тыш уку № 3 | |||
47 | Р. Фәйзуллин турында белешмә. | 1 | Шагыйрь турында белешмә | Татар язучыларын өйрәнүне дәвам итү | ||||
48 | “Икмәк пешерүчеләр” җыры. | 1 | Һәр һөнәрнең зенчәлеге һәм ирәклеге турында фикер алышу` | Яттан өйрәнү. | ||||
49 | Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”әсәре | 1 | Хикәядә күтәрелгән әхлаки мәсьәләләр. | Язучылар белән танышуны дәвам итү | ||||
50 | Әсәргә анализ. | 1 | Әдәби әсәргә анализ ясый белү күнемәләрен ныгыту | |||||
51 | БСҮ “Игенче” | 1 | Игенчеләр турында яңа мәгълүматлар алу | Билгеле тема астында бәйләнешле сөйләм булдыру | БСҮ № 8 | |||
52 | Р. Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты. | 1 | Язучы турында белешмә бирү Фантастик хикәя турында төшенчә. | Күмәк фикер алышу, дәлилләү формаларын куллануны камилләштерү | ||||
53 | “Ә җирдә тереклек бармы?” хикәясе. | 1 | ||||||
54 | Галәм cерләре (хикәя турында фикер алышу) | 1 | ||||||
55 | ДТУ Г. Нәбиуллин. “Урман заты” Фантастик повесть | 1 | Фантастик вакыйгалар, чынлык һәм хыял дөньясының яраштырылып бирелеше | Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү | ДТУ №4 | |||
56 | Нур Әхмәдиевнең “Минем туган көнем” хикәясе. | 1 | Баланың әти-әнисенә һәм иптәшләре белән мөнәсәбәтенә игьтибар итү | Монологик сөйләмне үстерү | Кулъяулык бүләк итүчегә характеристика | |||
57 | “Минем туган көнем” хикәясенә анализ | 1 | Хикәядәге гореф-гадәтләр. | Әсәргә кыскача анализ ясау | Өзекне ятлау (укытучы үзе сайлый) | |||
58 | Балачагым хатирәсе. (“Минем туган көнем” хикәясе турында) | 1 | Монологик сөйләмне үстерү | |||||
59 | И. Солтанның “Туган якта кунакта” шигыре | 1 | “Туган якта кунакта” шигыре белән таныштыру | Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту | ||||
60 | И. Солтанның “Илнар теләге” шигыре. | 1 | Шигырь белән таныштыру | |||||
61 | И. Солтанның “Туган телем” шигыре. | 1 | Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту | |||||
62 | БСҮ “Туган тел” | 1 | Туган тел турында әңгәмә. | Тема буенча, укытучы күрсәткән чыганаклардан файдаланып сочинение язу | Иҗади эш | БСҮ №9 | ||
63 | Милли традицияләр, йолалар. | 1 | Милли йолалар, бәйрәмнәрне өйрәнү | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү | Чыгыш-лар әзерләү | |||
64 | Милли бәйрәмнәр, Сабан туе. | 1 | Милли йолалар, бәйрәмнәрне өйрәнү | Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү | Презентацияләр әзерләү | |||
65 | Милли киемнәр | 1 | Милли киемнәрнең үзенчәлеге, тарихның төрле чорында костюмнарның көче,әхлак тәртипләре. | Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү | Презентацияләр әзерләү | |||
66 | Милли орнаментлар | 1 | Милли орнаментлар белән танышу | Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү | Презентацияләр әзерләү | |||
67 | Бина-корылмаларны бизәү ысуллары. | 1 | Бина-корылмаларны бизәү ысуллары белән танышу. | Махсус белем күнекмәләрне гомумиләштерү | Презентацияләр әзерләү | |||
68 | Ш Галиев иҗаты. “Саумысыз, арышларым!” шигыре | 1 | Әдипнең биографиясе. Лирик геройның туган якка, иген басуларына булган мәхәббәтен, мөнәсәбәтен ачыклау | Анализ ясый белү | ||||
69 | БСҮ “ Минем яраткан әсәрем” (сочинение №3) | 1 | Быел укыган әсәрләр турында фикер алышу. | Тәкъдим ителгән тема турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү | БСҮ №10 | |||
70 | Уку елы дәвамында өйрәнелгән әдипләрнең иҗатына күзәтү. | 1 | Уку елы дәвамында өйрәнелгән әдипләрнең иҗаты турында фикер алышу. | Үз фикереңне төгәл һәм эзлекле итеп сөйли белү |
Үзләштерү дәрәҗәсенә контроль
Ятлау өчен әсәрләр
1. М. Җәлил. Кызыл ромашка.
2. Һ. Такташ. Иптәшләр
3.З. Нури. Яңа шәһәр
4.Л. Ихсанова. Лачынкыз
5.Р. Фәйзуллин. Күмәч пешерүчеләр җыры
6. Н. Әхмәдиев. Минем туган көнем
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының татар әдәбиятыннан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
(5-11 нче сыйныфлар)
I. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү
Уку – график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү һәм аны мәгьнәви берәмлекләргә бүлүне үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, аңлауның – сәнгатьле уку санала.
Дөрес уку – әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек, һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә ќарап бирерлек дәрәҗәдә укуы дөрес уку була.
Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.
Сәнгатьле уку – текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнеү төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныфлар | Иҗекләр саны | Сүзләр саны |
V | 130-190 | 70-80 |
VI | 140-200 | 75-85 |
VII | 150-210 | 80-95 |
VIII-IX | 160-220 | 90-110 |
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
1. Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, “5” ле куела.
2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, “4” ле куела.
3. Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5 төгәлсезлек күзәтелсә, “3” ле куела.
4. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, “2” ле куела.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
II. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләзштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була. Сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләр истә тотылырга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
1. Барлык сорауларга дөрес җавап бирелсә, “5” ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).
2. Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга җавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә, “4”ле куела.
3. Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, “3” ле куела.
4. Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, “2” ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү.
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение – укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм күнемәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Сыйныфларда язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта – 0,5-1 бит, 6-7 нче сыйныфларда – 1-2 бит, 8 нче сыйныфта – 2-2,5 бит, 9 нчы сыйныфта – 2,5-3,5 бит, 10-11 нче сыйныфларда – 3,5-6 бит.
Сочинениене бәяләү
- Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлар булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5” ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
- Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, “4” ле куела.
- Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм ялгышы булса, “3” ле куела.
- Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендү язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булып, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм ялгышы булса, “2” ле куела.
Биремнәрнең үтәлү дәрәҗәсе (%) | Билге |
90-100% | «5»ле |
80-89% | «4»ле |
70-79% | «3»ле |
70% тан түбәнрәк | «2»ле |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Электрон ресурслар |
Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, Татар әдәбияты-6 Казан, 2010 |
|
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа курса химии 8 класс, разработанная на основе Примерной программы основного общего образования по химии (авторская рабочая программа)
Рабочая программа курса химии 8 класс,разработанная на основеПримерной программы основного общего образования по химии,Программы курса химии для 8-9 классовобщеобразовательных учреждений (а...
Рабочая программа по русскому языку 10 класс к учебнику Бабайцевой, Рабочая программа по литературе 11 класс к учебнику под редакцией В.П.Журавлёва
В этом году появились новые требования к оформлению учебных программ по всем предметам. Данные программы составлены в соответсви с новыми требованиями. Они помогут учителям русского языка и литературы...
Аннотация к рабочей программе по геометрии, 11 класс + рабочая программа по геометрии для 11 класса
Аннотация к рабочей программе по МАТЕМАТИКЕ (геометрии). Класс: 11.Программа по геометрии для 11 класса составлена на основе Федерального компонента государственного образовательного стандарта среднег...
Рабочая программа по русскому языку 8 класс к учебнику Т. А. Ладыженская и рабочая программа по литературе 8 класс Курдюмова Т.Ф.
Рабочая программа и тематическое планирование 8 класс по русскому языку и литературе...
Рабочая программа по русскому языку 5 класс Разумовская, рабочая программа по литературе 5 класс Меркин, рабочая программа по русскому языку 6 класс разумовская
рабочая программа по русскому языку по учебнику Разумовской, Львова. пояснительная записка, календарно-тематическое планирование; рабочая программа по литературе 5 класс автор Меркин. рабочая программ...
Рабочая программа по Математике 5 класса (Рабочая программа составлена на основе программы для 5-9 классов специальных (коррекционных) учреждений VIII вида, под ред. В.В.Воронковой и учебника «Математика» М.Н. Перова, Г.М. Капустина)
Рабочая программа составлена на основе программы для 5-9 классов специальных (коррекционных) учреждений VIII вида, под редакцией доктора педагогических наук В.В.Воронковой Сб.1. –М.:...
Рабочая программа по литературе для 5–9 классов на основе авторской программы В.Я.Коровиной и др. (Рабочие программы. Литература. 5-9 классы. Предметная линия учебников под редакцией В.Я.Коровиной)
Рабочая учебная программа по литературе для основного общего образования составлена в соответствии с требованиями федерального компонента государственного стандарта общего образования по л...