Авторская программа "Ономастика родного края"
элективный курс (11 класс) по теме

Шангараева Зульфира Насиховна

 

Аңлатма язуы.

 

Кешеләрнең  фикерләү  һәм  үзара  аңлашу-аралашу  чарасы булган телнең иң мөһим һәм төп лингвистик берәмлеге булып сүз санала. Сүзгә ,сүзлек хәзинәсенә хас булган сыйфатларны .үзенчәлекләрне өйрәнү белән тел гыйлеменең махсус тармагын тәшкил итүче лексикология фәне шөгыльләнә. Сүз турындагы фән буларак , ономастика лексикологиянең    бер тармагын тәшкил итә.Ул барлык төр ялгызлык исемнәрен ,ягъни ялгызлык исеме булып торучы сүзләргә хас булган үзенчәлекләрне тикшерә. Һәрбер исем-атама – сүз ,сүз эчендә энҗе- мәрҗән бар.Ономастика мәгълүматлары тел тарихы ,диалектология ,тарихи лексикология ,этнолингвистика ,халык тарихы .туган якны өйрәнү , археология, философия ,этика ,эстетика кебек фәннәр өчен  кыйммәтле хәзинә булып торалар, бу фәннәрне үстерүдә  үзләреннән шактый зур өлеш кертәләр.

“Туган ягым ономастикасы “ электив курс программасы гуманитар профиль юнәлешендә эшләүче гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yagym_onomastikasy.doc116.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Мөслим гимназиясе

Шәнгәрәева З.Н.

Электив курс өчен авторлык программасы

Мөслим, 2012

   

   Мөслим муниципаль районы мәгълүмати-методик үзәк карары нигезендә басыла.

       Туган ягым онамастикасы. Мөслим муниципаль районы Мөслим гимназиясе . 2012 ел.

       Автор: Шәнгәрәева Зөлфирә Нәсих кызы – Мөслим гимназиясенең югары категорияле  татар теле  һәм  әдәбияты  укытучысы.

       Техник редактор: Кадирова Азилә Рамил кызы – Мөслим 3 нче санлы муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы.

Аңлатма язуы.

Кешеләрнең  фикерләү  һәм  үзара  аңлашу-аралашу  чарасы булган телнең иң мөһим һәм төп лингвистик берәмлеге булып сүз санала. Сүзгә ,сүзлек хәзинәсенә хас булган сыйфатларны .үзенчәлекләрне өйрәнү белән тел гыйлеменең махсус тармагын тәшкил итүче лексикология фәне шөгыльләнә. Сүз турындагы фән буларак , ономастика лексикологиянең    бер тармагын тәшкил итә.Ул барлык төр ялгызлык исемнәрен ,ягъни ялгызлык исеме булып торучы сүзләргә хас булган үзенчәлекләрне тикшерә. Һәрбер исем-атама – сүз ,сүз эчендә энҗе- мәрҗән бар.Ономастика мәгълүматлары тел тарихы ,диалектология ,тарихи лексикология ,этнолингвистика ,халык тарихы .туган якны өйрәнү , археология, философия ,этика ,эстетика кебек фәннәр өчен  кыйммәтле хәзинә булып торалар, бу фәннәрне үстерүдә  үзләреннән шактый зур өлеш кертәләр.

“Туган ягым ономастикасы “ электив курс программасы гуманитар профиль юнәлешендә эшләүче гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.

Электив курсның актуальлеге .

Урта мәктәптә ономастиканы өйрәнүгә бик аз урын бирелә.11нче сыйныфта “Топонимика”ны өйрәнүгә   2 сәгать вакыт бирелгән. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне  тирәнтен өйрәнү ,фәнни яктан анализлау ,ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны тормышта дөрес кулланырга өйрәтү- электив курсның төп нигезе. Ул өлкән класс укучыларының татар теле буенча алган белемнәрен системага салу , тагын да тирәнәйтү, үстерү ныгыту юнәлешендә алып бару һәм практика белән тыгыз бәйләп тормышка ашыруны күздә тота.

Топонимияне һәм антропонимияне тирән һәм күпьяклы итеп өйрәнүнең зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды. Күренекле галим Б.А.Серебринников бик хаклы рәвештә : “Бөтендөнья тел белеменең хәзерге этаптагы үсеше бик күп төрле телләр материалында алып барыла торган тикшеренүләрнең куәтле үсеше белән характерлана. Табигый ки, топонимиканы тел тарихын максатында файдалану мәсьәләсе килеп туа”,- дип язды. Танылган рус язучысы К. Паустовский : “Урын исемнәре – халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда- халыкның холкы , тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре”,- дип бәяли. Шуңа күрә   мәктәптә туган авыл ономастикасы эшен конкрет оештыру һәм эзлекле итеп гамәлгә ашыру зур әһәмияткә ия. Төбәк компонентларын өйрәнү шул авыл халкының тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм хәзергесен тагын да тулырак итеп танып белергә, тикшерергә, үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачарга ярдәм итә. Ә татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшләрдә җирле ономастик мәгълүматлардан файдалану фәнни белемнәр бирү белән беррәттән, әхлак тәрбиясен дә тормышка ашыра.

Электив курсның төп максаты

  1. Укучыларны эзләнү – эксперимент эшенә җәлеп итү.

    2.  Укучыларның эзләнү эшчәнлегенә педагогик җитәкчелек итү системасыннан үзидарә һәм үзбелем алу юнәлешенә күчү.

   3. Югары әхлакый сыйфатларга ия булган иҗади шәхес тәрбияләү. Туган авыл тарихына, аның ядкарьләренә, үткәне, бүгенгесенә хөрмәт тәрбияләү; киләчәге өчен җаваплылык хисләре уяту.

   4. Шәхеснең эчке мөмкинлекләрен ачу, эзләнү эшләре аша көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

      Программаның төп бурычлары:

1.Ономастика һәм аның тармаклары турында тирән һәм күпьяклы өйрәнү.

2.Туган авыл тарихын , аның атамаларын тирәнтен өйрәнү.

3.Авыл халкының тормышын , тарихи үткәнен өйрәнү.

4. Авыл халкының элек –электән килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү.

5. Укучыларда туган телгә, аның иҗатчысы һәм сакчысы булган туган халкына, туган илгә, туган якка, туган төбәккә,туган җиргә тирән мәхәббәт, ихлас ярату тәрбияләү.

Программаны тормышка ашыру этаплары.

I. этап – укучылар белән эзләнү эшенең планын төзү.

    Максаты: Укучыларда туган якны өйрәнүгә кызыксыну уяту.

II этап – материаллар җыю; очрашулар үткәрү; архивларда, “Туган якны өйрәнү” музейларында булу.

    Максаты: Туган төбәкнең тарихы, аның топонимикасы буенча мәгълүматлар туплау.

III этап – Йомгаклау. Җыелган материалларны тәртипкә китерү, дәресләрдә куллану өчен әзерләнү.

      Максаты: Укучыларны төгәллеккә, тәртипкә өйрәтү; һәр эшнең уңышлы нәтиҗәсе булырга тиешлеккә инандыру.

Программаның  билгеләнеше.

Программа 18 сәгатькә исәпләнгән. Ул 10 -11нче сыйныф укучыларына тәкъдим ителә.

            “ Туган ягым ономастикасы” электив курс программасының эчтәлеге

       Кереш дәрес.Электив курсның максаты, актуальлеге турында аңлату.Тел гыйлеменең барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган махсус тармагы буларак, ономастика турында тулы мәгьлүмат бирү. Аның төп тармакларына аңлатма .(1дәрес)

        Авыл буенча экскурсия. Авылның елга- күлләре, чишмәләре, урман, сукмак, тыкрыклар, чокыр, таулар һ.б. урнашу урыннарын билгеләү, атамалары турында фикер алышу. Урам исемнәре, аларның мәгънәләре.(1дәрес)

          Авылның планын төзү. Планда топонимнарны күрсәтү.(1 дәрес)

        Дәрес -  очрашу. Авылның өлкән буын кешеләре белән очрашу. Авыл тарихы, аның топонимикасы турында сөйләшү, мәгълүмат туплау.(2 дәрес)

        Район архивына экскурсия. Архив материаллары белән эшләргә өйрәнү.Авылга кагылышлы материаллар белән танышу, язып алу.(1 дәрес)

        Район үзәгендә урнашкан “Туган як музеенда булу”. Музей хезмәткәрләренең чыгышын тыңлау. Мәгълүматларны язып алу.(1 дәрес)

     Авыл тарихы . Аның атамасының килеп чыгышы.Шул авыл җирлегенә караган юкка чыккан вак авыллар тарихы. Алдагы дәресләрдә туплаган һәм укучылар әби- бабаларыннан язып алып килгән материаллар белән эшләү.

Авыл тарихы турында риваятьләр.(1 дәрес)

     Топонимнар һәм микротопонимнар. Аларның тарихы.(2 дәрес)

     Авылдагы чишмәләр, елга- күлләр. Аларның исемнәренең тарихы.(1 дәрес)

     Кушаматлар.Аларның килеп чыгышы.Кушаматларны өйрәнүнең әһәмияте. Авыл халкы тарихын өйрәнүдәге роле. (1дәрес)

      Авылның күренекле кешеләре.Аларның туганнары , замандашлары белән очрашу. Мәгълүмат туплау.(1дәрес)

        Халкымның йолалары. Йола җырлары. Аларның иҗат ителү тарихы.

Эчтәлеге. Авыл халкы тормышындагы роле.(1 дәрес)

         Практик дәрес. Җыелган материаллар белән эшләү. Аларны тәртипкә китерү.( 2 дәрес)

          Йомгаклау. Тел чаралары белән бәян ителгән тарих. Укучыларның теләге буенча иҗади эш. Сочинение, мәкалә, реферат.(2дәрес)

         

Электив курсның тематик  планы

(18 сәгать)

Тематика

Сәг. саны

Эш төре

1

Кереш. Ономастика турында  төшенчә

1

Дәрес- лекция

2

Авыл буйлап экскурсия

1

Дәрес-экскурсия

3

Авылның планын төзү

1

Практик- дәрес

4

5

Авылның өлкән буын кешеләре белән очрашулар.

2

Очрашулар

6

Район архивында булу.Авыл тарихы буенча булган мәгълүматлар белән танышу

1

Дәрес- экскурсия

7

Район үзәгендә урнашкан “Туган як музее”нда булу

1

Дәрес -экскурсия

8

Авыл тарихы. Аның атамасының килеп чыгышы.

  Тупланган материаллар белән эшләү

1

Түгәрәк өстәл.

9

10

Топонимнар, микротопонимнар.

2

Практик дәрес.Укучылар язып алып килгән материаллар белән эшләү

11

Авыл чишмәләре, аларның тарихы, елга-күлләре

1

Практик дәрес.Материаллар белән эш

12

Кушаматлар – нәселем бизәге.

1

дәрес-бәйге

13

Авылымнан чыккан күренекле кешеләр. Аларның туганнары белән очрашулар.

1

Дәрес- очрашу

14

Халкым йолалары, йола җырлары.

1

Дәрес- кичә

15

16

Җыелган материаллар белән эшләү. Аларны тәртипкә китерү.

2

Практик- дәрес

17

18

Йомгаклау. Тел чаралары белән бәян ителгән тарих.

2

Иҗади эш

Электив курс темасын өйрәнү буенча укучыларга тәкъдим ителергә мөмкин булган сораулар.

  1. Авыл исеме ни өчен шулай аталган? Аның килеп чыгышы турында әби-бабайлар ни сөйли?
  2. Авыл тарихы буенча нәрсәләр беләсез?
  3. Елга, чишмә, инеш, күл, буа, кое сездә ничек аталып йөртелә?
  4. Тау, калкулык, үр, түбәнлек, үзәнлек, иңкүлек, чокыр, басу, болын, көтүлек, урман, куаклык, юл, сукмак, тау, тыкрыклар сездә ничек аталып йөртелә?
  5. Авылның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, фольклоры нинди?
  6. Сез яши торган авылның (поселокның, станциянең һ.б.) җирле халык телендәге һәм документаль (рәсми) исеме ничек? Авылыгыз исеменең килеп чыгышы, тарихы турында әбиләр, бабайлар ни сөйли? Бу турында нинди истәлекләр, риваятьләр, топонимик легендалар бар?
  7. Тирә-яктагы авылларның һәм башка торак пунктларның рәсми булмаган исемнәре, милли составлары турында ниләр беләсез?
  8. Сезнең райондагы колхоз һәм совхозлар нинди исемнәр йөртә?
  9. Сез яши торган авыл сезнең яктагы авыллар тарихы турында кулъязма хезмәтләр юкмы? Булса, кемнәрдә сакланалар? Хәзерге вакытта шундый эш белән кемнәр шөгыльләнә?
  10.  Сез яши торган авыл урамнарының элекке һәм хәзерге исемнәре нинди?
  11.  Авыл капкаларының исемнәре бармы?
  12.  Сезнең авыл эчендәге яисә авыл янындагы тауларга, калкулык яки үрләргә нинди исемнәр бирелгән?
  13.  Үзәнлек, иңкүлек урыннарының исемнәре нинди?
  14.  Чокыр, ерганаклар нинди исемнәр йөртә?
  15.  Кыр һәм басу исемнәре.
  16.  Печәнлек, болын, көтүлек исемнәре.
  17.  Урман, агачлык, куаклык, посадка исемнәре.
  18.  Юл һәм сукмак исемнәре.
  19.  Елга, инеш, чишмә исемнәре.
  20.  Күл исемнәре.
  21.  Сазлык, баткаклык исемнәре бармы?
  22.  Буа, чоңгыл (тоба), яр исемнәре.

Файдаланылган әдәбият.       

     1.  Әхмәтгалиев  Ә. Ә.  “Мөслим  төбәге.”   Яр Чаллы,  2003.          

     2. Вәлиева  Ф. С., Саттаров  Г. Ф.  “Урта  мәктәп  һәм  гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.”Казан, ”Раннур “. 2000.

3. Җәләлиев  Ш. Ш.  “Татар халык педагогикасы” Казан.  Мәгариф. 1997.

  1. Максимов  Н.  В. “ Без бер тамырдан.” Казан.  2004.
  2. Саттаров  Г. Ф. “Атамалар  дөньясына  сәяхәт” 1994.

    6.  Сафиуллина  Ф. С.  “Хәзерге  татар  әдәби  теле”  Казан. “Хәтер.” 1999.

    7. Сафиуллина Ф.С. Зәкиев М. З. Хәзерге  татар  әдәби теле. Педагогия училищелары, гимназияләре  өчен  дәреслек.  Казан. Мәгариф. 1994.

                       

     

                                             

                                                         Кушымта № 1

                                                                       

     Электив курсның йомгаклау дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Тел чаралары белән бәян ителгән тарих.

Максат: Укучыларга туган авылыбыз тарихын, аның килеп чыгышын                             өйрәнүнең мөһим бурыч булуын аңлату; Туган авыл тарихына, аның

ядкәрьләренә, үткәне, бүгенгесенә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү; Укучыларның   бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сочинение язарга әзерләү;

Җиһазлау: Видеоязма, иллюстрацияләр, китап күргәзмәсе, магнитофон.

Дәрес планы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларга хәерле көн, дәрестә уңышлар теләү.

  1. Алган белемнәрне актуальләштерү
  1. Нәрсә ул топонимика?
  2. Аның нинди төрләре бар?

        

        

Авыл исемнәрен        атамаларны өйрәнү     су, елга, чишмә        күк җисемнәре

     өйрәнә

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Бүген безнең иҗат дәресебезнең төп темасы- туган авыл, аның топонимикасы.

      Туган авыл хакында без бик күп сөйлибез. Шагыйрьләр шигырь, язучылар зур әсәрләр яза, композиторлар җырлар иҗат итә. Аның матурлыгын күрү, табигате белән хозурлану гына җитми , үткәнен белергә, бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык хисләре дә тоярга кирәк. Менә без бүгенге әнә шулар хакында сөйләшербез.

       Дәресебезнең темасын – “Тел чаралары белән бәян ителгән тарих” дип атыйк. Шушы теманы ачу өчен мин сезгә түбәндәге планны тәкъдим итәм.

  1. И гүзәл туган ягым!
  2. Туган авылын белмәгән,

Туган телен белерме?

  1. Ерак бабам авазы.
  2. Ага чишмә челтер-челтер.
  3. Нур – ядкәрь калдыр син дөньяга.

       Дәресебезгә эпиграф итеп, түбәндәге шигырь юлларын алыйк.

Җир йөзендә шундый авыл бар –

Тугайлары матур сайрыйлар.

Инеш, чишмәләре агарга

Җырлап торган көйләр сайлыйлар.

       Укучылар, тәкъдим ителгән тема, эпиграф һәм план белән килешәсезме? Әгәр килешсәгез, дәфтәргә күчереп язабыз. (Укучылар язганда музыка куела).

       Димәк, дәресебезнең максаты – шушы план нигезендә, дәреснең темасын ачу, сочинение язарга әзерләнү.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

       Укытучы. Укучылар, бер генә мизгелгә балачакка кайтыйк әле. (Укытучы түбәндәге шигырь юлларын укыганда, видеоязмада Усы авылы күренешләре күрсәтелә. Укучылар аны шигырь юллары белән чагыштырып баралар.)

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай, диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр.

Ул авылны һич онытмыйм һәр ягы урман иде

Ул болын, яшел үләннәре хәтфәдән юрган иде.

Зурмы дисәң, зур түгелдер, ул авыл бик кечкенә

Халкының эчкән суы бик кечкенә, инеш кенә.

Бик хозур: рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы – нарат,

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккү карап.

       - Безнең авылыбыз белән Кырлай табигате арасында нинди охшашлыклар бар? (Җаваплар).

       - Әйе, Габдулла Тукай нәкъ безнең авылны сүрәтләгән, диярсең. Безнең авылыбыз да урманнарга терәлеп тора. Урманнарда гаскәр кебек чыршы-наратлары да бар. Җәй көннәрендә алан-болыннары да ямь-яшел хәтфә үлән белән каплана. Урманнары җир җиләге һәм кура җиләгенә бай.

       Халкыбызның җырчы сандугачы, Мөслимебез горурлыгы Зифа Басыйрова авылыбызга багышлап “Усы буйлары” җырын юкка гына җырламаган бит. (Магнитафонда “Усы буйлары” җырын тыңлау.)

       Укытучы. Шигырь юлларында, җырда сөйләнгән инеш-чишмәләре, кое, күпер, урам, тыкрыклар – һәрберсе авылыбыз бизәкләре бит. Аларның исемнәре, җисемнәре хакында безнең уйланганыбыз бармы? Халкыбызның бер мәкален искә төшерик.

Туган өен белмәгән,

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән,

Туган илен белерме? (Мәкаль дәфтәрләргә языла.)

         Укытучы.  Бу мәкальнең эчтәлеген ничек аңлатыр идегез?

  1. Һәрбер кеше үзенең туган җиренә, туган авылына игътибарлы булырга тиеш.
  2. Кеше өчен бу дөньяда туган йорт, әти-әни, туганнар, милләттән дә олырак төченчәләр юк. Һәркемнең шушы дөньяви берәмлекләрне ихласи хөрмәтләве кемнең кем булуын бик ачык күрсәтә.

       Укытучы. Тагын бер шигырь укып үтик.

Кем соң син?

Туган җир, авылың тарихын,

Нәселең агачы-шәҗәрәң,

Бабаңнар кемлеген белмәсәң,

Исемеңнең мәгънәсен төпченми,

Җисемеңнең асылына төшенми

Хак биргән гомереңне үткәрсәң. (Шигырь дәфтәргә языла.)

       Укытучы. Шигырь турында кемнәр нәрсә әйтә ала?

  1. Үзен хөрмәт иткән һәр кеше ата-бабасын, шәҗәрәсен, исеменең мәгънәсен белергә тиеш.
  2. Һәр кеше туган авылын, аның тарихын, атамаларның килеп чыгышын, нинди мәгънә аңлатуын белергә тиеш.

       Укытучы. Әйе, укучылар. Авыллар тарихын өйрәнү – бүгенге бурычларыбызның берсе, чөнки җирле географик объектлар атамалары – топономия, ул татар теле галиме Гомәр Саттаров әйткәнчә, тел чаралары белән бәян ителгән тарих. Тормыш бездән әнә шул тарихны эзлекле һәм җентекләп өйрәнүне таләп итә. Бу эштә безгә авылыбыз аксакаллары ярдәм итә. Әйдәгез туган авылыбыз, аның килеп чыгышы турында тыңлап китик. (Видеоязмада Александр Кузмич сөйли.)

       Укытучы. Менә без сезнең белән авылыбыз тарихын тыңлап үттек. Ә хәзер авылыбыз атамаларына тукталып үтик.

       Рус халкының бөек язучысы Константин Паустовский: “Төбәк исемнәре – халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы, тарихы, һәвәслеге.” – дигән. Әйдәгез, аның сүзләрен исбатлыйк әле. (Укучыларның фикерләрен тыңлау). Төбәк исемнәренә аңлатма бирү.

  1. Партизан урамы, Тәмәке урамы, Карамалы урамы, Урыс очы һ.б.
  2. Тыкрыклар: Сирап, Гарган, Пилкә, Тургай.
  3. Урманнар: Федоровка урманы
  4. Чокыр: Җапай чокыры
  5. Күпер: Микулай күпере һ.б. (Алар хакында сөйләшү)  

       Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез җирлегебездәге чишмә-коелар хакында да сөйләшеп үтик. Су – кеше өчен яшәү чыганагы. Чишмәләр хакында нинди генә җырлар язылмаган да, нинди генә шигырьләр иҗат ителмәгән. Мәсәлән, И. Юзеев чишмә челтерәвен кызлар көлүе белән чагыштыра.

       Сибгат Хәким чишмә юлын “мәхәббәт юлы” дип атый.

       Гомәр Бәширов: Җидегән чишмәләрдә йөзек салдым

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу.

Вәгъдәләрем булып калсын дип.

       Харрас Әюпов чор үзгәрешләрен су айкалуы белән чагыштыра.

Уйланабыз суга карап,

Үткәннәрне сагынабыз

Туры килдек лә суларның

Айкалган чагына без. – ди.

       Мөселманнар китабы “Коръәндә чишмәләр изгеләштерелеп, җәннәт ләззәтләренең берсе итеп бирелә.

       Безнең авылда да чишмәләр күп бит. Аларның һәрберсенең исеме, үз тарихы бар: Захар чишмәсе, Шифалы чишмә, Бәчүк чишмәсе, Лесхоз чишмәсе, Җәгүр коесы һ. б. (Алар хакында сөйләшү)

       Укытучы. Чишмә, коелар – кешенең чисталык билгесе бит. Аларны гел карап торырга кирәк. Табигатьне шулай чистартып торсак, үзебезгә дә күңелле бит. Шигырьдәгечә:

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

       Менә без бүген авылыбыз тарихы, аның атамалары хакында сөйләштек. Аларны тукми-чәчми киләчәк буынга җиткерү – безнең бурычыбыз. Үзегез әйткәнчә, табигатебезнең бу бизәкләренә игътибарлы, миһербанлы булырга кирәк. Без саклап торганда гына, алар исемнәрен, җисемнәрен җуймаслар. Ә бу эштә һәр кешенең дә халкыбызның асыл сыйфатларыннан – кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек сыйфатларына ия булганда гына ирешергә мөмкин. Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр “Егетләр бүләге” поэмасында әйткәнчә,

Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

Кем яманлык кылса, ул таба җәза...                Ягъни,

Гомер су – елдай тиз ага.

Кыл гамәл, исемеңнән – җисемеңнән

Нур – ядкарь калдыр син дөньяга.

  1. Өй эше бирү. Түбәндәге темаларның берсенә сочинение язарга.
  1. Тел чаралары белән бәян ителгән тарих.
  2. Туган авылын белмәгән,

Туган җирен белерме?

  1. Ерак бабам авазы.
  2. Ага чишмә челтер-челтер.
  3. Кыл гамәл, исемеңнән – җисемеңнән.
  1.  Укучылар белемен бәяләү.

                                                                             Кушымта №2

Укучы сочинениесе

Тел чаралары белән бәян ителгән тарих.

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме?

                                                           Туган өен белмәгән

                                                           Туган авылын белерме?

                                                           Туган авылын белмәгән

                                                           Туган илен белерме?

       Туган ил. Туган авыл. Туган як.

       Минем өчен бу сүзләр бик  якын һәм кадерле. Кеше өчен туган илдән дә кадерлерәк җир юк.Аны ярату гына җитми, ә  тарихи үткәнен дә белергә кирәк. Туган илен белгән кеше бәхетле була, ә туган илен белмәгән кеше өен генә түгел, туган авылын да, туган илен дә белми. Мондый кешене кешегә санап булмый. Ә туган җирен белгән кеше бу дөньяда яшәргә хаклыдыр, минемчә.

    Минем   туган авылым-Яңа Усы. Ул Мөслим районының иң матур җиренә урнашкан. Авылымны һәр яклап та нарат урманнары уратып алган. Урманнарны, чишмәләрне күзәтеп, аларның матурлыгына сокланып йөргәндә, хәтеремдә  һәрвакыт Г. Тукай сүзләре яңара. Кырлай белән Усы табигатен чагыштырсак, ике тамчы су бөртегедәй охшаш алар. Г.Тукай шигырендәгечә, монда наратлар да батыр егетләр кебек  торалар, чишмәләр дә челтер-челтер агалар. Болар барысы да минем авылымның матурлыгы, бу матурлыкка сокланып туя алмыйсың.

       Әйе, минем авылымның исеме Усы, татарчага тәрҗемә иткәндә “мыек” дигән сүз. Ә менә туган авылым нигә Усы дип йөртелә икән соң? Усының  атамасының килеп чыгышы турында халкымда төрле легендалар, риваятьләр йөри. Беренчесе булып, Усының килеп чыгышын әби-бабаларыбыз болайрак сөйлиләр. Авылыбыз уртасыннан Усинка елгасы ага, шул елга мыекка ошаган, диләр. Икенче легенда болайрак, безнең авылга 1700 нче елларда казаклар килеп утырганнар, ул казакларның мыеклары бик зур, озын булган. Ә өченчесе инде менә болайрак. Безнең авылыбызны өстәнрәк карасаң, нарат урманнары мыекка ошаган, шуңа Усы дип кушканнар дип сөйлиләр. Әмма төгәл бер кеше дә әйтә алмый, ә мин мондый легендалар йөргәнгә дә бик шатланам, чөнки ул безнең тарихыбыз. Авылыбызның шулай ук үз җыры бар, символы дип тә атарга була, чөнки бу җыр безнең республикабызга танылган, аны барлык бәйрәмнәрдә дә җырлыйлар.

Усы урамнары (ла) киңнәр урам,

Уртасында ага (ла) гөрләвек.

Җыенкайда дуслар (ла) җыелышкач,

Күгәрченнәр кеүек гөрләек.

Менә шундый матур-матур җырлар белән данлыклы минем авылым.

       Туган авылым җырлар белән генә түгел, төрле атамалар, урам исемнәре, таулар, чишмәләр, тыкрыкларга да бай. Аларның һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар.  Тыкрыкларны санап чыгыйк. Авылыбызда Тургай, Пилкә, Сирап тыкрыклары бар. Тургай тыкрыгын гына алыйк. Исеменнән үк күренеп тора, ниндидер хисле бер кеше белән бәйледер бу тыкрык. Әйе, бу тыкрык минем ерак бабамның бабасы исеме белән бәйле. Маллары бик күп булган, тыкрыктан малларын су эчәргә алып төшә торган булган карт бабам һәм шунда тургай кебек сызгырган. Бу авыл халкына бик ошаган һәм тыкрык Тургай тыкрыгына әверелгән. Башка тыкрыклар да шунда яшәгән кешеләр исеме белән бәйле.

       Ә хәзер урамнар буйлап барыйк. Нинди генә урам исемнәре юк: Партизан урамы, Чәтертән урамы, Тәмәке урамы, Карамал урамы. Тикшереп карасаң, атамаларның килеп чыгышы бик кызык. бу. Бигрәк тә Тәмәке урамы. Каян килеп чыккан соң ул? Мин бу сорауны әбиемә бирдем. Ул көлеп куйды. Анда бер карчык тәмәке тарткан, ә ул вакытта хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да бик сирәк тартканнар . Тәмәке тартучы әбигә бәйле рәвештә “Тәмәке урамы” барлыкка килгән.

       Ә менә Партизаннар урамы иң кызыгы. Беренче тапкыр ишеткәч, кызык булып тоелды. Мин әйтәм, анда партизаннар яшәми бит, ә ул мин уйлаганча түгел икән. Ул урамда Гражданнар сугышыннан кайткан бер кеше яшәгән, ә ул партизан булган, шуңа “Партизаннар урамы” барлыкка килгән. Партизан урамының икенче төрле тарихын да сөйлиләр. Бу урамда кешеләр бик аз сөйләшкәннәр, ни генә булса да бер- берсен сатмаганнар. Тешләп тартсаң да алып булмый”дигәннәр алар турында.

       Ә иң мавыктыргычы – безнең авылларны бизи торган, үзенең тавышы белән таң калдыра торган чишмәләр. Алар  бик күп, без аларга бай дип әйтә алабыз: Шифалы чишмә, Бәчүк чишмәсе, Лесхоз чишмәсе, Захар чишмәсе һәм башкалар. Ә чишмә исемнәрен каян алганнар соң? Бәчүк чишмәсен генә алыйк. Әкрен генә челтер-челтер итеп агып ята, бик матур, суы тәмле. Ә каян килеп чыккан соң аның исеме? Менә монысы табышмак. “Эзләгән табар, ташка кадак кагар,”- дигән бабаларыбыз. Барыбер белдем исемен каян алганын. Якын бабам сөйләде. Хәзерге чишмә урынында кечкенә бер-ике өйле урам булган, шунда Василий исемле кеше яшәгән. Василий карт әкрен генә челтерәп аккан суны казыган, чистарткан, чишмә иткән. Шуның исеме белән атала икән. Нигә Василий чишмәсе түгел, Бәчүк чишмәсе дигән сорау туа. Безнең авылда исемнәрне бозып әйтү бар. Василийны – Бәчкәй, Бәчелей дип йөртәләр. Халык телендә йөри торгач, Василий чишмәсе Бәчүк чишмәсе исемен алган. Әйе, һәр чишмәнең үз тарихы, әмма без ул чишмәләрне сакларга, чистартырга тиеш, алар бит табигатьне матурлап торалар. Минем авылымда кушаматлар да бик нык таралган. Саный китсәң, өй буенча. Мәсәлән: “Бурсык”, “Басмач”, “Саран”, “Кәҗә”, “Чеби” тагын әллә ниндиләре бар. Кушаматлар да - безнең авылыбыз тарихы.

       Мин үз авылым белән горурланам. Аның матурлыгы, аның тарихы минем өчен зур байлык. Һәм без аны сакларга тиеш.

Эчтәлек.

  1. Аңлатма язуы.

2. Электив курсның актуальлеге.

     3.Электив курсның төп максаты.

  1. Программаны тормышка ашыру этаплары.
  2. Электив курсның  тематик планы.
  3. Электив курс темасын өйрәнү буенча укучыларга тәкъдим ителергә мөмкин булган сораулар.
  4. Электив курсның йомгаклау дәресе  эшкәртмәсе
  5. Файдаланылган әдәбият.

топонимика

космонимия

гидрономия

орономия

ойконимия


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская программа краеведческой направленности "География родного края" 8-9 класс. Автор- Утропова Е.В.

 Вопросы изучения природы родного края становятся все более актуальными для современного географического образования. Чем полнее, глубже, содержательнее будут знания школьников о родном кр...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по элективному курсу «Изучение родного края» (авторская разработка)

Авторская разработка элективного курса "Изучение родного края" (идет апробация данного курса)...

Авторская программа "Музыка родного края" по музыке для 4-го класса общеобразовательных школ г. Казани

Авторская программа "Музыка родного края" для учащихся 4-го класса общеобразовательных школ составлена на основе федерального компонента государственного стандарта общего образования, утвержденного пр...

Экологическое творчество. Авторское стихотворение «С любовью к родному краю»

Авторское стихотворение о родном крае. иЛюбовь к родному краю....

Авторская программа курса «Родной край – Оймяконье», 5 класс, 34 ч.

Курс «Родной край - Оймяконье» в 5 классе опирается на Государственный стандарт НРК в географическом образовании, является пропедевтическим курсом для изучения систематических предметов и ...

Авторская программа "Традиции родного края"

Программа составлена для ведения кружка по родному языку....