Иярчен вакыт җөмләләр
план-конспект урока (9 класс) по теме

Хакимова  Гульназ Задитовна

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе. ( 9 нчы сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iyarchen_vakyt_zhomllr.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                     Рус мәктәбендәге татар балаларына

                          Тема: Иярчен вакыт җөмләләр

                                      ( 9 нчы сыйныф)

Лениногорск шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең

2нче квалификацион категорияле укытучысы

Хәкимова Гөлназ Җәдит кызы

       

Максат: иярчен вакыт җөмләләр турында гомуми мәгълүмат бирү;

              аларның белдерелү үзенчәлекләрен  өйрәтү, синтетик һәм        

              аналитик төрләрен өйрәнү;

               тиз фикерләү, төгәл җавап бирү сәләтләрен үстерү;

               туган як әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе

                бирү.

                                 

Җиһазлау; дәреслек, мультимедияле презентация, интерактив такта,    

                     китаплар күргәзмәсе, видеоязма,

                            Дәрес барышы

  1. Оештыру
  1. Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресен  башлыйбыз.Без бүгенге дәрестә иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

 2. Актуальләштерү  

      - Укучылар,  иң беренче эш итеп, өй эшен тикшереп үтәбез. Сезгә өйгә нинди бирем бирелгән иде?

      - Иярченле кушма җөмләләре булган мәкальләр язып килергә иде.

                Мәкальләр

Кем эшләми, шул ашамый.

Җирең нинди, икмәгең шундый.

Кемнең кулында, шуның авызында.

Берлек кайда, көч шунда.

Дус аткан таш баш ярмый.

Кем тик ята, шул ялгышмый.

Акылы кысканың теле озын.

Кайда  яхшы эш, шунда яхшы исем.

Акыллы уйлаганчы, тиле эшен бетерә.

Телендә ни булса, акылында шул була.

Чын күңелдән еласаң, сукыр күздән яшь чыгар.

  1. Әйе, укучылар халык мәкальләре аз сүз белән тирән мәгънә белдерәләр. Билгеле, сез язып килгән җөмләләрдә безгә таныш булмаган җөмлә төрләре дә бар. Ә хәзер иярченле кушма җөмләләрне кабатлап үтик.  (Слайдларда  сорау һәм җаваплар)

                   -Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?

            - Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.  

- Иярченле кушма җөмләләр төзелешләре буенча нинди булалар?

- Иярченле кушма җөмләләр төзелешләре буенча аналитик һәм синтетик булалар.

- Мәгънәләре буенча  нинди җөмлә төрләре була?

- Мәгънәләре ягыннан  иярченле кушма җөмләләрнең  иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч,  иярчен хәл,  иярчен аныклагыч, иярчен кереш төрләре бар.

- Ә без сезнең белән укучылар нинди җөмлә төрләрен өйрәндек?

-  Иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч төрләрен өйрәндек.

                                       

- Әйе, укучылар, алдагы дәресләрдә  без кайбер  җөмлә төрләрен өйрәндек инде. Әйдәгез әле интерактив такта ярдәмендә   үткәннәне кабатлап үтик. Бирелгән җөмләләргә  бәйләүче чаралар куярга кирәк.(укучылар интерактив  тактада  җөмләләргә бәйләүче  чаралар куя)

                              Җцмләләр

Кем намус белән хезмәт итә, шул зур хөрмәткә ия була. ( иярчен ия, аналитик)

Иң әһәмиятлесе шул: халык аңа ышана. (иярчен хәбәр,  аналитик)

Кемнең эше бар, шуның ашы бар. (иярчен тәмамлык, аналитик)

Абдулла шуны ишеткән: Шушма суының үрге агымында зур үзгәрешләр  булган. ( иярчен тәмамлык, аналитик)

 Шундый вакыт җитәр:  җир йөзендә һәммә кеше  әхлаклы, шәфкатьле булыр. (иярчен аергыч, аналитик)

                                     

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
  1. Укучылар, без бүген дә җөмлә төрләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куябыз. Экранда бирелгән схемага карыйк әле.Иярчен хәл җөмләләр  8 төркемчәгә бүленәләр. Бүгенге дәресебездә иярчен вакыт җөмләләргә тукталырбыз.

           Экранда бирелгән җөмләләрне тикшерик әле.

        Батырша һич булмаган нәрсәләр белән  баш ватканда,  ниндидер тавышлар ишетелгәндәй булды. ( “Батырша” Җ.Рәхимов)

Алар чыгып китүгә,  Уфадан рапорт белән чапкыннар килеп төште. (“Батырша Җ.Рәхимов)

Бал кортлары тәрәзә пыяласында чәбәләнгән чакта, мин ипләп кенә аларны буш тартмага кертәм.(А.Хәсәнов)

Көннәр  җылынды, шул арада сиздерми генә яз да җитте.

                   Яшь башаклар серкә очырганда,

                   Кичке аҗаганнар уйнады.

                   Халык уңыш көтеп яшәгәндә,

                      Арыш, чикләвек тә уңмады.

Җөмләләр тикшерелә. Бу җөмләләр, укучылар, якташ язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең әсәрләреннән алынган. (Китаплары күрсәтелә.)

     Димәк, болар иярчен вакыт җөмләләр.

                                 

Слайд ярдәмендә тема аңлатыла.  

  1. укучылар, хәзер иярчен вакыт җөмләләрне тикшерү тәртибен карыйк.  Бу җөмләне дәфтәргә языйк.

                                   

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Укучылар,  иярчен вакыт җөмләләргә төрле биремнәр башкарырбыз.

                             

-Экранда Р.Фәхреддиннең  киңәшләре бирелгән. Әйдәгез аларны кычкырып укыйк әле.  Шуларның кайсыларында иярчен вакыт җөмләләр кулланылган. Үзегез теләгән икесен дәфтәрегезгә күчереп куегыз.

             Урамда йөргән вакытта, әтиегез очраса, аңа һәм аның белән берлектә булганнарга, сәлам биреп, әмерләрен көтегез.

Үсеп, көч кергәч, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз.

Гүзәл китаплар- гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы.

Йокыгыз туйгач, сәламәтлегегез өчен Аллаһы тәгаләгә шөкер итегез.

Дәрес вакыты җитүгә, һичкемне тыгызламыйча вә рәнҗетмичә әдәп белән генә урыннарыгызга утырыгыз.

Һәрвакыт  гыйлемгә мәхәббәт итегез, өйрәтелә торган  әйберләрне ихлас белән  тыңлагыз,соңыннан кирәкләрен  өйрәнегез, һичбер  вакыт гыйлемгә тәккәбберлек күрсәтмәгез.

Мөгаллимнәрегез яки мәктәп җитәкчеләрегез яныгызга килгәндә, әдәп вә хөрмәт белән каршы алыгыз.

Бик олы сәбәпләр булмаганда, дуслар белән бозылышу - әдәпсезлектер.

  1. Укучылар, Р.Фәхреддинне искә төшереп үтик әле.
  2. Риза Фәхреддин. – күренекле галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче.
  3. Ул Әлмәт районы Күчүчат авылында туган.
  4. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында укыган, балаларга белем биргән.

                                         ( видео язма карала)

                                             

- Дәресебезне  дәвам итәбез   Иярчен кушма җөмләләр бер-берсенә синоним булырга да мөмкин. Алар бер мәгънә белдерәләр, бары бәйләүче чаралары белән генә аерылалар. Синоним җөмләләр кешенең тел байлыгын арттыра.  Җөмлә укыла.

Бирелгән җөмләгә синоним җөмләләр уйлап язалар.

        Кар яугач, табигать  матурланды. 

     Кар яуганнан соң, табигать матурланды. Кар явуга, табигать матурланды.

      Кар яуды, шуннан соң табигать матурланды. Кар яуды, шул чагында табигать матурланды.

   -Укучылар, бу җөмләләр кышка багышланган. Ниһаять, ак карлары, бураннары белән кыш якынлаша. Хәзер мин сезгә үземнең кышка багышлаган шигыремне укып үтәм.

                                                   

Буранлы кыш атлый туган якка

                                    Тәңкә-тәңкә карлары белән.

Аклык-сафлыкка төреп дөньяны

Мамык шәлдәй  юрганы белән.

                                       Шундый гүзәл була табигать

Хәйран калам күреп тамаша!

Ябалак-ябалак йомшак кар ява

Җем-җем итә, күзләр камаша.

                                         Шаярышып йомшак җил белән

Кар бөртекләре биешеп очалар.

Әбәк уйнагандай, ашыга-ашыга

Төшеп йомшак җирне кочалар

Гөлназ Хәкимова

-Ә хәзерэкранда  бирелгән  рәсемгә карап, иярчен вакыт җөмләләр төзеп карыйк әле.                                          

Кыш килде, шуннан соң каеннар ак шәл ябынды.

Кар яугач, җәнлекләр өннәренә кереп качтылар.

Куктә кояш күренүгә, кар җем-җем итә башлый.

Көннәр суытып җибәрде, шул чагында агачлар бәскә төренде.

Кышкы көннәр җитү белән , мин чаңгыда йөрергә чыгам.

        (Бер җөмләгә анализ ясала)

  1. Йомгаклау                  

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты, без бүген нинди җөмләләрне өйрәндек?

  1. Иярчен вакыт җөмләләрнең нинди төрләре була?
  2. Сораулары?

Алдагы дәресләрдә бу теманы дәвам итәрбез. Өй эше : иячен кушма җөмләләр кулланып, “Туган якка кыш килде” дигән темага инша язарга.                                                                                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иярчен вакыт җөмлә" дәрес-конспект

Дәрес эшкәртмәсе сингапур структураларына нигезләнеп 9 сыйныф укучылары өчен төзелде....

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...

Иярчен Вакыт жомлэлэр.

урок для 8 класса по родному языку....

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...

"Буш вакыт-ул нинди вакыт?" дәрес эшкәртмәсе.

Бу тема  7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелә. Дәрес укучыларда татар теленә һәм әдәбиятына кызыксыну  уята, вакытны дөрес үткәрә белергә юнәлеш бирә....