8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе
методическая разработка (8 класс)

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                         

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

Катнапшалар:

ҖИРСЫЛУ

1нче төркем:

“Авыл хуҗалыгы министрлыгы”

Авыл хуҗалыгы министры

Механизатор

Тракторчы

Игенче

Агроном

Селекционер

2нче төркем:

“Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы”

Табигый байлыклар һәм экология министры

Эколог

Урманчы

Шахтада эшләүче

Нефтьче

Литолог

3нче төркем:

“Җирне өйрәнү эшләре буенча министрлык”

Җирне өйрәнү эшләре буенча

Геолог

Метеоролог

Туфрак белгече

Картограф

География укытучысы

Тема: “Иярчен вакыт җөмлә”

Дәрес тибы:

Яңа теманы өйрәнү дәресе

Җиһазлау:

дәреслек, компьютер, индивидуаль карточкалар, таблицалар, , проектор, 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге,тест биремнәре, презентация

Дәрес барышы:

1.Оештыру этабы.

Укытучы: (Җырдан өзек тыңлау).Укучылар, исәнмесез, хәерле көн.

Бүген дә сезнең белән исән-сау дәрестә очрашуыма мин бик шат. Минем дә җырдагыча, сезне күргәч, күңелем күтәрелде.Әйдәгез әле ,бер-беребезгә карап елмаеп алыйк. Ә хәзер кунакларны елмаеп сәламлибез. Матур итеп утырыштык һәм дәресебезне башлыйбыз.

Тактага игътибар итәбез. Рәсемнәрне карыйбыз.Бу шакмакларда нинди төшенчә бәйли  дип уйлыйсыз?

  • Укучылар:. Минем уйлавымча , бу рәсемнәрне Җир дигән уртак тема берләштерә.
  • Укытучы: Бик дөрес. Без бүген җир турында сөйләшербез. Ләкин бу безнең дәреснең темасы түгел, бары тик дәрес материалы гел җир турында булачак дигән сүз.

Җир сүзе татар телендә күпмәгънәле сүз (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге күрсәтелә):

1. Кояштан өченче планета; 

2. Җир өсте– Аяк асты җир, идән һ. б. ;

3. Җиргә – Түбән таба, аска ;

4. Җир шарының өске катлавы, туфрак ; 

5. Иген басулары, чәчүлек кырлар. Басуның аерым өлеше; бер иген үсә торган басу. Басуда кишәрлек, участок ; 

6. Коры җир, материк, утрау; 

7. Билгеле бер халык, ил биләмәсе булган 

территория (мәсәлән, татар җирләре). Җир йөзе- нең берәр яктан характерлы кисәге, урыны; 

8. Туып үскән ил, туган ил; 

9. Урын-вакыт килеше кушымчалары урынына (шәһәрдә)шәһәр җирендә ;

10.Урынны белдерә ( Кама койган җир);

11. Үтелгән араны белдерә (ике чакрым җир);

12. Өйдә, йортта мәгънәсендә ( ике җирдә кунакта булу); 

13. Чәчүлек җир мәйданын үлчәү берәмлеге (2 дисәтинә, ягъни 80х60 сажин җир ярым тары); 

14. Бәйлек  ҖИРДӘ  ( ат юк җирдә). 

Җир сүзе бик күп төрле мәгънәләрдә кулланыла.Бүгенге дәрес өчен кирәклеләре сары төс белән билгеләнгән.

Укучылар, без бүген 3 төркемдә эшләрбез,мин аларны министрлыклар дип бүлдем.һһәрберегездә бейджиклар беркетелгән. Агроном, геолог, игенче, тракторчы һәм башкалар. Болар нинди сүзләр, балалар?

-Әйе, дөрес, һөнәр исемнәре һәм гади генә түгел, бу һөнәрләр барысы да җир белән бәйле икән. Бүген бездә гадәти булмаган кунак та бар, ул минем төп ярдәмчем булачак. Ул –Җир кызы, Җирсылу дип исем бирәбез аңа. Аңа урынны түрдән бирәбез. Рәхим ит, Җирсылу.

2. Актуальләштерү.

Алдагы дәресләрдә үтелгән материалны кабатлау йөзеннән “Кушма җөмләләр” дигән кластер төзеп алабыз. Төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркемнең министры бар. Министр кем җавап бирәсен билгеләр һәм җавапларыгызны тыңларбыз. (Кластер төзиләр).

Иң беренче тәмамлаган төркем укучысы сөйли, калганнар өстәмәләр кертә.

-Җирсылу, төркемнәрнең эшен ничек бәялибез? Кемнең җавабы дөрес дип уйлыйсың?

-Әйе, мин дә Җирсылу белән килешәм.

3.Яңа теманы өйрәнү этабы

_Укучылар, 3 төркемгә 3 җөмлә, шуларның ни нәрсә икәнен тиз генә билгелибез, , ә Җилсылу шул арада 3 җөмләне дә тикшереп чыгарга өлгерер дип уйлыйм:

1 төркем: Басу-кырларда кар эреп бетүгә, игенчеләр язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр.

2 төркем: Нефть ятмалары табылганга кадәр, бу якларның табигате искиткеч гүзәл иде.

3 төркем: 365 яки 366 тәүлек үткәннән соң, Җир Кояш тирәли әйләнеп чыга.

-1 төркем сезгә сүз (җаваплары тыңланыла), 2 төркем җавап бирә, 3 төркем сөйли.

-Димәк, укучылар, без бүген нинди тема үтәчәкбез?

-Иярчен вакыт җөмләләр.

-Әйе, дөрес, килешәм.Ә максатыбыз?

-Иярчен вакыт җөмләләр турында өйрәнү, аларга синтаксик анализ ясау.

-Хәзер, укучылар,слайдка карыйбыз:

Укучылар,слайдтагы җөмләләргә игътибар итегез әле. Укыйбыз, баш һәм иярчен җөмләләрне табабыз, сорау куябыз, бәйләүче чараларны билгелибез (Альбина, Зәринә, Камилә җөмләләрнең грамматик нигезен, баш һәм иярчен җөмләләрне, Ралинә, Адел, Дамир, Аделә, Салават, Алмаз тулы синтаксик анализ ясый. Балалар, тиз генә икешәр булып күчеп утырыгыз. Җирсылу барлык җөмләлрнге дә карап чыга.

-Укучылар, тикшерәбез.Тикшерү барышында үзегезнең эшләрне тикшереп, төзәтеп барасыз.

Кайчан кояш чыга, шунда барырсыз әле су буена.

Икесе дә арбадан төштеләр, шуннан соң әтисе бодайларның ике төрлесеннән дә берәр башак өзеп алды.

Елгаларда су кимер, шуңа кадәр абыем да кайтып җитәр.

Яңгыр явып үткәч, җир яшәреп, матурланып китте.

Ай яктырганда, йолдыз күренми.

Ак чәчәкләр очкан чакта, мин кышларны сагынам.

Галиулла белән Хәлим тиз генә өйгә керделәр, ул да түгел  бик көчле буран башланды.

Җир җылынганчыга кадәр, орлыклар тишелеп чыкмас әле

-Укучылар, карточкаларга фамилияне язып, үзегезгә билгеләрне куябыз.

    Ял минуты (күзләр өчен гимнастика ясау)

Укучылар ял итәләр. Кар бөртеге физминуткасы

4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

-Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, Числоны һәм теманы язабыз һәм 112 нче күнегүне эшлибез, 1,2,3,8,9,10 нчы җөмләләрне тикшерәбез.

(Динар, Ильяс,Альбина, Зәринә, Камилә 2 һәм 3, Таңсылу, Камил, Динә, Риназ -8,9нчы җөмләләр, Ралинә, Әлфинә, Адел,Дилә, Дамир, Аделә, Салават, Алмаз -1,10нчы җөмләләр).Дәфтәргә җөмләләрнең схемаларын гына сызабыз

    Укучылар белән нәтиҗә ясау: Иярчен вакыт җөмлә турында таблица төзү.Иярчен вакыт җөмлә я баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый. Ул, вакыт хәле кебек үк, кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирә. Аналитик һәм синтетик төрләре була.

Өйгә эш бирү

-Укучылар, бейджикларга тагын бер күз төшереп алдык. Төрлегездә төрле һөнәр исемнәре.Өй эше 3 төрле, сайлап алып эшләгез;

1нче вариант:

Үзегезгә бүлеп бирелгән һөнәр турында интернеттан яки башка чыганаклардан материал табып , сөйләргә өйрәнеп килергә;

2нче вариант: Үзегезгә бүлеп бирелгән һөнәр һәм һөнәр ияләре турында , иярчен вакыт җөмләләр кулланып, 7 җөмлә төзергә;

3нче вариант: Үзегезгә бүлеп бирелгән һөнәр һәм һөнәр ияләре турында , иярчен вакыт җөмләлр кулланып, хикәя яки инша язарга;

Үзбәя Соңгы елларда дәресләрдә “Эшләпәләр” алымын еш кулланабыз.Менә хәзер шуны Яңа ел алды булганга күрә, бәйрәм башлыгы белән алыштырып үз эшебезне бәяләү өчен кулланып алыйк әле.

Укучылар, әгәр дәрестә бар нәрсәне дә аңладым, бик яхшы эшләдем дип уйласагыз кызыл башлык сайлыйсыз.

Аңлашылмаган урыннар булды, авырсындым дип уйласагыз, яшел башлык туры килә.Ярый инде шунда, бераз аңладым һәм эшләдем  дисәгез, зәңгәр башлык.

Берни аңламадым, берни эшләмәдем –кара башлык.

Гомумән уйларым әллә кайда иде –ак башлык.

Башлыкларны сайлап, исемнәрегезне язасыз да дәрес беткәч, миңа тапшырабыз.

Без Җирсылу белән бөтен эшләрегезне бәяләп , билгеләр куярбыз.

Дәрескә йомгак ясау.

-Җирсылуга сүз бирәм, аңа Җирдә безнең белән яшәү рәхәтме, юкмы икән? Шул турыда сөйләп китә Н.Дәүли “Мин Җирдә калам”

Дәресне тәмамлау, укучылар белән саубуллашу.

Мин җирдә калам

Әгәр миңа айга очарга
Ракетага утыр, дисәләр,
Ай кешесе булып яшәргә
Мең ел итеп гомер бирсәләр,
Миңа җирнең барлык гөлләрен
Истәлеккә бүләк итсәләр, —

Мин тормышны кайдан эзләрмен,
Айда булса минем юлларым.
Җыр ишетми ничек түзәрмен,
Тыңласам ташкын җырларын,
Күрми калсам таңнар атканда
Тәрәзәмдә кояш нурларын?

Әйтегезче, дуслар, нишләргә,
Китәргәме сезне калдырып?
Айдан карап туган җирләргә,
Яшәргәме мең ел кайгырып,
Карт Робинзон кебек бер ялгыз
Тын шалашта чыра яндырып?

Йөрәгемдә каным суыныр,
Җир җылысын әгәр сизмәсәм.
Сөйгән кешем минем кем булыр,
Яннарымда сине күрмәсәм?
Икмәгемне куеп табынга
Синең белән бергә бүлмәсәм?

Юк, мин очмыйм, мин Җирдә калам.
Җирдә минем йөргән сукмагым.
Бер минут та мин яши алмам,
Күрми торсам сезне, дусларым,
Йөрәгемне яну алганда,
Эчми торсам Идел суларын.

Мин бәхетне кайдан алырмын,
Туган йорттан китсәм гомергә?
Таш булып мин җансыз калырмын,
Сүз югалыр минем телемдә.
Бер көн артык миңа мең елдан,
Айда түгел, туган илемдә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

5"В" СЫЙНЫФТА "КЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ.

5"В" СЫЙНЫФТА "кЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ....

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе

8нче сыйныфта “Иярчен вакыт җөмләләр” темасына татар теле дәресе...