Статья. Туган тел кайдан башлана.
статья по теме

Халыкара Туган тел көне белән, хөрмәтле колегалар! Сезгә туган тел турында мәкалә тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел кайдан башлана?

Яшәү өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

    Яраткан  шагыйрем Фәнис Яруллинның шигъри юллары   нәкъ менә  бүгенге рухи хәләтемә туры килә.  Бик сагынып туган якларыма - Яңа Кырлай авылына кайтып барам. Юл буйлап үземне  ап-ак  челтәр бәс сарган нәфис каен кызлары озата кайта. Сафлыклары белән җанны иркәләп,  күңелдәге югалту сагышларын бераз гына  булса да читкә җибәрәләр алар.

Вакыт агышын берәү дә күрми. Бары тик  онытылмаслык  хатирәләр  генә еллар аша еллар узганын искәртә...

         Бөек шагыйрь яшәгән туган авылым,  кадерле әти-әнием, тылсымлы балачак. Туган тел,  Габдулла Тукай.  Минем өчен бу төшенчәләр һич аерылгысыз.  “И    туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!”  дип сөеп дан җырлады шагыйрь  туган телгә. Аның  “Туган тел”е безнең өчен бишек җыры да, балачакта ятлаган беренче шигыребез дә, милләт гимны да булды.

     Тарихка  Габдулла Тукай   яңа татар әдәбиятын, милли әдәби телне тудыручы буларак керде. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ана теленең ролен тирән аңлаган шагыйрь иҗатын халыкта,  балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлады.

     Г. Тукай бөек рус педагоглары Л.Н.Толстой, К.Д.Ушинскийның  педагогик хезмәтләрен дә өйрәнә, аларның гуманлылык, халыкчанлык, туган телдә белем алуның зарурлыгы кебек алдынгы педагогик идеяләренә таяна.

   Туган телдә белем алу мөмкинлеге ул чор өчен дә аеруча мөһим була. Чөнки мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә әле татар теле түгел, гарәп теле өйрәнелә. Әдәби тел дип саналган корама “төрки телне” бары дин әһелләре, чит илләрдә укып кайткан татар интеллигенциясе генә куллана. Китаплар, эш кәгазләре бу телдә басыла. Белем алудагы мондый уңайсызлыкларны бетерү өчен яңа татар әдәби теле төзергә кирәк була. Бу эшне мәгърифәтче, галим-педагог Каюм Насыйри башлап җибәрә. Ул татар теленең мөстәкыйль бер тел булуын, аның әдәби һәм гыйлем - фән теле булырга да сәләтле икәнен ачып бирде. Габдулла Тукай аның юлын дәвам итеп, җанлы халык телен әдәби җирлек итеп билгеләде. Тукай иҗатында татар теленең  матурлыгы, байлыгы тулысынча ачылды. Үзенең баштагы чорда язылган шигырьләрен тәнкыйтьләп, өйрәнә-өйрәнә ул сокландыргыч телен, үзенчәлекле стилен тапты.

«Татарча сарыф, нәхү язучыларга ихтар» (1911) дигән мәкаләсендә татар телен ясалма рәвештә үзгәртергә омтылучыларны Г.Тукай кискен тәнкыйтьләде, туган телнең халык тормышыннан аерылгысыз булуын исбатлады.

   Г.Тукай ана телендә гомуми белем бирү мәктәпләрен булдыру, ана телен тулы хокуклы итеп торгызу өчен көрәшеп кенә калмады, яшь буынны рус халкы культурасына якынайтырга омтылды, татар һәм рус халыклары арасындагы бәйләнешләрне үстерергә тырышты, туган халкын тугандаш рус халкыннан өйрәнергә өндәде.

“ Рус белән гомер кичердек сайрашып,

   Тел-лөгать, әхлак вә гадәт алмашып...”- дип язды шагыйрь.

        ...Уйларыма бирелеп  туган авылыма бик тиз килеп  җиткәнмен.  Мин дулкынланып  әти-әни йортына аяк басам. Монда  - гыйлем хәзинәсе,   шыгрым тулы китап шкафлары.  Гомерләре буе балаларга ана теле укыткан әти-әниемнең безгә  олы мирасы.   Киштәләрдә  тел белеме буенча гыйльми хезмәтләр дә, татар халкы тарихы турында сирәк очрый торган китаплар да, Тукайның төрле елларда басылган әсәрләре дә тупланган.

    Менә дәреслекләр киштәсе.  Иң алда торган Әлифба китабын кадерләп кулларыма алам. Серле, могҗизалы  белем  дөньясына беренче ачкыч булды бит ул!  Әлифбадан соң тезелгән  татар теле һәм әдәбияты  дәреслекләре  сагындырып мавыктыргыч мәктәп елларына кайтара.
   ... Безнең мәктәбебез бик күп шагыйрьләр , язучылар, әдәбият галимнәре белән даими аралашып эшләде, анда һәрчак әдәбият, шигърият, сәнгать рухы булды.  Тукайны сагынып  килгән язучылар, шагыйрьләр  белән очрашулар  зур бәйрәмнәр кебек истә калган. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Ибраһим Нуруллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев,  Фатих Хөсни, Габдрахман Әпсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев... Хәтеремдә, без шигырь бәйрәмендә  кунакларны почетлы пионерга алдык. Мин  Аяз Гыйләҗевның муенына кызыл галстук бәйләдем. Аның  бик җылы сүзләр, киләчәккә матур теләкләр  язылган автографлы китабнын бүген дә кадерләп саклыйм.  Ә рус шагыйрьләре Евгений Евтушенко, Михаил Львов, Николай Доризо,  казах язучысы академик Сабит Муканов, үзбәк язучысы Гафур Голәм, башкорт шагыйрьләре Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, төрекмән Берды Кербабаев, һ.б. белән очрашулар  бездә төрле милләтләр иҗаты, сәнгате белән танышуга зур кызыксыну уятты. Миллилек һәм интернациональлекне бер-берсен баета, тулыландыра торган төшенчәләр итеп караган  татар шагыйрен  ихтирам итеп  Кырлайга күпме  милләтнең олуг вәкилләре  килделәр!  

       ...Ел буе апрельдә үтәчәк шигырь бәйрәменә әзерләнүләр күңелгә уелып калган.  Чиратлап төрле класс укучылары һәр көн  озын тәнәфестә концертлар куя иде.  Анда  Тукай шигырьләре сөйләнә, шагыйрь әсәрләренә инсценировкалар куела , күпме җырлар яңгырый, төрле биюләр күрсәтелә...  Болар зур  шигырь бәйрәменең җаваплы репитицияләре, ә аеруча талантлылар өчен киләчәкнең олы сәхнәсенә тәүге адымнар булган.

       ...Тукай иҗатына гашыйк әтием  бик оста экскурсовод та иде. Шагыйрь тормышы, иҗаты турында ул искиткеч матур итеп сөйли. Аны   сүз остасы,  кыю оратор,  ялкынлы пропагандист буларак та хөрмәтләп искә алалар.  Үзенең укучылары арасыннан да экскурсоводлар әзерләде ул. Сөйләм телебезне үстереп, текстларны яздырып,  бик игътибар белән  җентекләп кабатлата иде. “Безнең Арча яклары - татар халкының матур әдәби телен  саклаган  данлыклы төбәк, сез  дә сынатмассыз!”- дип мактап та куя.  Бигрәк тә яз, җәй айларында Кырлайга килүчеләр күп була. Без куанып, яратып, килгән кунакларны мәктәп, музей, Кырлай белән таныштыра идек.  Бу вакыйгалар үзләре  туган телнең  онытылмаслык дәресләре  булган бит, дип уйлап куям.

     Әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар, мәктәптә төрле әдәби-музыкаль бәйрәмнәр үткәрү, спектакльләр кую, әдәби түгәрәкләрдә катнашулар,  газеталар чыгару, мәктәп радиосында эшләү, әдәби конференцияләрдә катнашып  чыгышлар ясау һ.б.  берсе дә эзсез калмаган!   Безнең Кырлай мәктәбен тәмамлаучылар арасында күпме татар теле укытучылары бар! Шул мәктәптә канат ныгыткан  тел галимнәре, композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, актерлар, дикторлар  да бүген  туган телгә,  татар халкына хезмәт итәләр!        

      Өстәрәк киштәләрдә  тел галимнәренең, язучыларның әсәрләре, төрле сүзлекләр. Менә милли  орнаментлар белән матур итеп бизәлгән яшел тышлы бик калын китап -   “Татар поэзиясе антологиясе”. Балачакта ул безгә дөньядагы иң зур китап булып тоела иде.   Мөхәммәт Гайнуллин хезмәтләрен, әтинең педагогия училищесында бергә укыган  сабакташлары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гөлчәчәк Галиева  китапларын күздән кичерәм, күбесендә автографлар... Без йотлыгып укыган татар язучыларының,  шагыйрьләренең китапларына сагынып  карыйм. Китап уку гаиләбездә бик “модада” иде шул. Хәтерлим, 70 нче елларда китап лотереясы бар иде. Мәктәп директоры булып эшләгән әтием Яруллин Гомәр Арчага эш буенча еш бара,  барган саен китап кибетендә шул лотореяны алмыйча калмый. Китап яраткан кеше булгангадыр, аңа  гел отыш чыга иде, иң зур отыш – 10 сумга бер сумка китаплар алып,  кош тоткандай куанып кайтуы истә.

      Кулларым  шактый кыршылган кызыл тышлы китапка үрелә. 1941 елда басылган “Русча – татарча сүзлек” бу.  Алгы  битенә “ Субаш-Аты мәктәбенең 10 класс укучысы Сәгыйтова Сәүдәт, 1945 ел “ дип язылган.  Бу китап әни сөйләгән истәлекләрне кабат хәтердә яңарта... Ачлы-туклы, чабаталы, китап-дәфтәрсез  укыган сугыш еллары... Әнием китабын күз карасы кебек саклаган. Бу сүзлек тырыш татар кызына  рус теленнән булган иң авыр имтиханны уңышлы тапшырырга ярдәм иткән бит.  Җиңү килгән истәлекле елда Субаш Атыда  Мәңгәр, Әтнә, Тәкәнеш мәктәпләреннән  чыгарыш имтиханнары   бирергә 68 укучы җыйнала.  Бик күпләр рус теле имтиханын бирә алмыйлар, тик икесе генә мәктәпне уңышлы тәмамлап аттестат ала. Берсе әнием Сәүдәт Яруллина,  икенчесе Әтнәдә укучы  Казан кызы Мөкатдисә Гыйниатуллина була.  Шул ук елны Казан педагогия институтының татар теле факультетына укырга керә әнием. Шкафта аның кадерләп сакланган   лекция дәфтәрләре дә бар. Сугыштан соңгы кытлык еллар... Кулдан тегелгән дәфтәрләргә зәңгәр кара белән язылган, энҗедәй тезелгән тигез  юлларга сокланып карыйм. “Борынгы әдәбият”, “ХVIII нче  йөз әдәбияты” , “Татар әдәби теле тарихы”, “Фольклор” дип исемләнгән бу дәфтәрләрдәге язмаларны  укыйм.  “Татар теле төрки телгә керә, ә төрки телләр дөньяда беренче булып формалаша башлый... Татар телен белгән кеше 49 телдә сөйләшә ала...”    “Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”...

     Пөхтәләп бәйләгән папкаларны ачам. Монда  районның татар теле  укытучыларына күрсәтелгән ачык дәрес планнары,  республика семинарларына  хәзерләнгән материаллар, шигырь бәйрәменең сценарийлары, бик истәлекле кадерле фоторәсемнәр, төрле тематик  альбомнар...

  Шкаф тулы бөртекләп җыелган туган тел хәзинәсенә карыйм да, аны гомер буе өйрәнергә кирәк икән, дип уйлыйм. Әтием “китап - телне саклаучы ул” дип кабатларга ярата иде.  Нәкъ менә шушы хәзинәдән - китаптан аерылмаганга күрә,  әти-әнием  Кырлай мәктәбендә  татар теле, әдәбияты укыту кебек бик җаваплы эшне уңышлы башкарганнардыр да.  Үзләре әйтмешли, монда укыту, туган телнең бөеклеген, матурлыгын күрсәтә белү - ул гомер буе имтихан бирүгә тиң булган. Укучылар алдында да,  район-республика укытучылары алдында да, бөтен илебезнең язучылары, шагыйрләре алдында да.

      Күңелемдә туган телне  шулкадәр яраткан, хөрмәт иткән,   гомерләрен татар теленә багышлаган әти- әниемә сагынулы рәхмәт хисләре  ташый.

    Туган тел кайдан башлана соң?

      Минем туган телем  туган җиремдә әниемнең бишек җырларыннан башланган, нәни Апуш уйнап үскән Кырлай урамнарында чарланган,  шагыйрь исемен йөрткән мәктәптә укытучыларым дәресләрендә ныгыган,  институтта Фоат Галимуллин,  Рүзәл Йосыпов,  Хәнәфи Бәдыгый,  Роза Асылгрәева, Марат  Сәгыйтов  кебек остаз-галимнәрдән  көч алган.  Минем кебек Кырлай балаларына татар  шагыйрьләре үзләре  фатиха биргән.  Болар барысы мине туган телне өйрәтүче, саклаучы дигән зур дәрәҗәгә күтәргән, аны яклаучы булырга дигән  җаваплы һәм мактаулы йөкләмә  биргән.

     Әйе, кемнеңдер туган теле гаиләдән, кемнекедер Әлифбадан башланган, берәүнеке  бәлки“Татарчага өйрән” дигән китаптан, икенчесенеке күңелләрне тетрәндереп җырланган “Туган тел”дән  башланып киткәндер.  Ышанам, күпләрнеке әле  “Мин татарча сөйләшәм”  дигән  акциядән дә башланып китәр! Үзең өчен Туган телне табарга беркайчан да соң түгел!

  Туган көнең белән, газиз туган телем, татар телем, Тукай телем!  Туган көнең гасырларда кабатлансын!!!

             Утар-Аты  төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм  әдәбияты укытучысы Гайфуллина Миләүшә  Гомәр кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кая? Кайда? Кайдан? ачык дәрес эшкәртмәсе.

1) 1.1. Кая?Кайда?Кайдан?сорауларын кабатлау.1.2. Кая?Кайда?Кайдан?сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен   камилләштерү.2)Тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне...

Дәрес темасы: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Яр буенда төзелмәсе.

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын актив сөйләмдә дөрес куллану, кушымчаларны дөрес аңлап куллану өстендә эшләү, тема буенча белемнәрне ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен  үстерү....

Мастер класс темасы: Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану. Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Мастер класс темасы: Татар теле дәресләрендә электрон перфокарталарны куллану. Тема: Кая? Кайда? Кайдан? сорауларыМаксат: Предмет: Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларын кулланып җөмлә төзи белүМетапредм...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Тәрбия - гаиләдән башлана.

Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш....

Киләчәк бүгеннән башлана

Урок самоопределения в 7 классе...