Тәрбия - гаиләдән башлана.
консультация
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vystuplenie_trbiya_gaildn_bashlana.docx | 18.6 КБ |
Предварительный просмотр:
Тәрбия гаиләдән башлана.
Бала тәрбияләү – безнең тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Балаларыбыз илебезнең киләчәк гражданнары. Шулай ук алар безнең картлыгыбыз да. Димәк, дөрес тәрбияләү- безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү – киләчәктәге кайгыбыз, башка кешеләр һәм ил алдында зур гаебез.
Бөек педагог А.С. Макаренко болай дигән бит: “Ата-ана бала өчен беренче үрнәк”. Бу сүзләрне һәр ата-ана һәрвакыт исендә тотарга тиеш.
Бала тәрбияләүгә керешкәнче, иң элек, ата-ана үзенең нинди кеше булуын тикшереп карарга тиеш. Гаилә эшләрен иҗтимагый эшләрдән аерып карарга ярамый. Сезнең җәмгыятьтәге яки эштәге активлылыгыз гаиләдә дә чагылсын, балаларыгыз сезнең гражданлык йөзегезне күрсен. Сез эшли торган колхоз яки оешма хәлләре, сезне шатландырган яки борчыган эшләр балаларыгызны да кызыксындырырга тиеш. Алар ата-ананың җәмгыять эшчесе икәнен белеп торсыннар, сезнең белән, сезнең уңышларыгыз белән, ил алдындагы казанышларыгыз белән горурлансыннар.
Сезнең үз-үзегезне тотышыгыз-хәлиткеч фактор. “Ата-ана! Сез баланы аның белән сөйләшкәндә яки аңа акыл өйрәткәндә генә, яисә аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз, - ди А.С.Макаренко, - сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр һәм башка кешеләр турында ничек сөйләшәсез, ничек шатланасыз һәм ничек кайгырасыз, үзегезнең дусларыгыз һәм дошманнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә буласыз, ничек газета укыйсыз, ничек көләсез- менә боларның барысының да бала өчен әһәмияте бик зур”. Болар барысы да бала тарафыннан кабул ителә һәм балада шул ук күнекмәләр формалаша башлый. Менә бер мисал: “ 6 яшьлек бала әти-әнисенә бик ышанып карый, аларның һәр сүзе үтәлергә тиеш дип уйлый, әти-әнисенә хөрмәте зур, аларны үрнәк дип белә. Бервакыт пычракта, ялгыш әни егылып, пычранып эштән кайтып керә. Бала бик озак гаҗәпләнеп карап торгач: “ Әни кеше пычранып кайтмый инде”,- дип әйтеп сала. Бу бик гади мисал, ләкин бала өчен ата-ана нинди идеал кеше булуы турында ачык әйтә.
Безнең көннәрдә балага тирән белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең роле тагын да артты. Кайбер ата-аналар: “Бу балам тәрбиягә бик авыр бирелә”,- дип әйтә. “Кыен” балалар каян барлыкка килә соң? Аның сәбәпләре, әлбәттә, күптөрле. Шуларның берсе - семьяда нормаль атмосфера булмау. Гаугалы гаиләләрдә хәтта яхшылар рәтендә йөргән балалар да акрынлап кире якка үзгәрергә мөмкин. Менә бер генә мисал: Фәридәнең әти-әнисе узара тату яшәми, гаиләдә гел ызгыш, талаш. Ахыр чиктә гаилә таркала, ике яңа гаилә корыла. Ә бу хәлләргә кадәр кыз шат күңелле, тыйнак, тырыш була. Баштарак өйдәге ызгыш- талашлар, үзгәрешләр әлләни тәэсир итми. Әтисе кайчак кызын күрергә мәктәпкә килә, ул исә аны куанып каршы чыга. Әнисен дә шулай ук якын күрә. Ләкин тора-бара әнисе янындагы тынычсыз, ямьсез тормыш Фәридәне канәгатьләндерми, шатландырмый башлый. Ачу үзенекен итә. 5 класста укыганда кыз торырга әтисе янына китә, әмма бераздан кабат әнисе янына әйләнеп кайта. Шулай итеп кыз ике арада йөри башлый. Бүләкне кем күбрәк бирсә, кыз шунда китә. 6 класста укыганда кыз инде әти-әнисенә ярарга тырышып, үзенә карата игътибарны арттыру өчен әтисен әнисенә, әнисен әтисенә хурлый, яманлый башлый. Акрынлап ул икейөзле, ялганчы, гайбәтче, хәйләкәр кызга әверелә. Күренгәнчә, балаларның кире якка үзгәрүе күп очракта гаилә таркалуга бәйле. Күпме соң андый гаиләләр. Моңа тагын чиксез катлаулы гаилә шартларын, ата-аналарның узара ызгыш-талашларын да өстәргә кирәк. Билгеле, бала туу белән ата-ана тәрбияләргә керешә. А.С.Макаренко бу хакта болай ди: “Әгәр сез баланы тудыргансыз икән, бу – сез барлык алдагы тырышлылыгыгызны, барлык уй-фикерләрегезне, барлык игътибарыгызны һәм ихтыяр көчегезне аңар бирергә тиешсез,дигән сүз.”Үскән саен баланың ихтыяҗы, ата-ананың мәшәкате арта бара. Бала чын кеше булып үссен өчен, аңа тән тәрбиясе дә, акыл тәрбиясе дә, башка төрле тәрбия дә бирергә кирәк. Ә тәрбия төрләре әз түгел: физик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, идея-политик тәрбия, эстетик тәрбия, әхлак тәрбиясе һ.б. Болар өстенә баланы коллективизм рухында тәрбияләү дә зур әһәмияткә ия. Бала үстергәндә аңа шундый күптөрле тәрбия бирү кирәклеге турында безнең уебызга да кереп карамый. Керсә, әйбәт булыр иде, югыйсә. Чөнки тәрбия төрләренең берсе генә дөрес бирелмәгәндә дә баланың мораль сыйфатына зарар килүе ихтимал. Әйтик, физик һәм хезмәт тәрбиясе көч һәм бәхет чыганагы булып торалар. Хезмәт тәрбиясе дөрес алмаган баланың эш сөючән кеше булып җитешүе бик шикле. Коллективизм рухында тәрбияләнмәгән бала үз-үзен генә сөючән, башкаларга ихтирам күрсәтә белми торган эгоист булып үсә. Ә идеясез кеше –принципсыз, куркак, югары идеаллардан мәхрүм кеше. Аның үз мәнфәгате өчен һәртөрле бозыклыкка, хәтта җинаятькә һәм хыянәткә баруы да мөмкин.
Әйе! Балага шул чаклы тәрбия бирү кирәклегенә гаҗәпләнергә ярамый. Моның шулай булуын тормыш күп факторлар белән раслый. Раслап кына калмый, дөрес тәрбия бирмәүнең ачы җимешләрен татып карарга да туры килә хәзер безгә. Бу телибезме-юкмы, үзебезнең үрнәгебез белән балага йогынты ясыйбыз. Кайбер әтиләрнең эчүчелек белән шөгыльләнүе, хәтта кайбер аналарның да моңа тартылуы бала тәрбияләү эшенә бик зур йогынты ясый. Ә шушындый гаиләдә үскән балалар кемнән үрнәк алып үсәләр соң? Бу гаиләдә үскән бала да безнең киләчәк буыныбыз бит. Шунысы аяныч, без мондый гаиләләрне әйләнеп үтәргә тырышабыз.Гафу ителмәслек битарафлык күрсәтәбез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.
Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...
"Тәрбия- гаилә учагы"
ДокладБалаларга әхлак тәрбиясе...
Тәрбия һәм гаилә.
Мин еш кына эш тәҗрибәмне районыбыз газетасы " Авыл таңнарында" бастырам....
Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле
Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....
ГАИЛӘ ПЕДАГОГИКАСЫ ТӘРБИЯЛИ.(Ата - аналар өчен)
Мәктәп тәрбиянең бары тик назари нигезләрен төшендерә, аңалата ала, бер яки берничә тапкыр сөйләп аңлату, искә төшереп китү белән генә балада шул өйрәтелгәннәрне гадәти өзлекс...
Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.
Әти-әниләр җыелышына материал...
Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"
Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...