Гербында ак барстан, Картада Актаныштан, башлана Татарстан
учебно-методический материал (7 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш районы
Актаныш гимназиясе
Гербында ак барстан,
Картада Актаныштан,
башлана Татарстан.
Китап күргәзмәсенә күзәтү.
китапханәче: Исламова Э.М .
Актаныш-2009
Бабайлардан мирас Идел-йорт
Ядкаре һәм намус аклыгы.
Изге бурыч кардәш, истә тот,
Татарстаннын чәчәк атуы.
М. Мирза
Китапханэче. Һәр халык, һәр милләт үзенең туган иле, туган җире, туган авылы белән горурлана, аның тарихын булдырырга тырыша. Ил һәм гаскар башлыклары үзләренең тарихын белү өчен, үткен телле һәм каләмле кешеләрне файдаланганнар. Хәзерге чорда республика , район, авыллар тарихын гына түгел, аерым кешеләр нәселенең тарихын төзү дә киң җәелә башлады. Моңа гаҗәпләнергә урын юк. Тик язма тарихы булган халык кына чын тарихлы. Илләр, җирләр, олы шәхесләр белән дә шулай. Тарихлы булганнар гына, тарихта эзле булганнары гына кешелек хәтерендә сакланып калганнар. Үткәне барның киләчге бар. Үткәнне белми торып, киләчәкне күз аллау да, матур итеп төзү дә мөмкин түгел.
Бүгенге сезгә тәкъдим ителәсе “Гербында ак барстан;картада Актаныштан, башлана Татарстан” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү –Актанышка- 300 ел, район төзелүгә 80 еллыкка багышлана. Күргәзмәгә куелган китаплар соңгы елларда басылып чыккан яңа басмалар. Укучылар, студентлар, укытучылар, тарих белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә.
Ак сузе белән башланган
Синең исемнәрең дә.
Гел ак булсын барыр юлың,-
Эшең- җисемнәрең дә.
Х. Миңнегалиев
Күргәзмәнең беренче бүлеге “Актанышка 300 ел, район төзелүгә 80 ел” дип атала. Актаныш районы Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан. Ул Башкортостанның Краснокама, Илеш, Бакалы районнары, Удмуртиянең Каракүл һәм республикабызның Мөслим, Минзәлә районнары белән чикләшә. Районда елгалар, күлләр күп. Район биләмәләреннән Кама, Агыйдел, Ык, Сөн һәм башка елгалар ага.
Районда күп кенә сәнәгать предприятиеләре, төзелеш оешмалары, нефтьчеләр бар. Район аша Казан- Уфа юлы үтә.
Актаныш бөтен хуҗалык үзәкләре белән диярлек асфальтланган юллар белән тоташкан. Барлык йортларга да газ кертелгән. Халыкка сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары уңышлы эшлиләр. Мәгариф өлкәсендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә, мәдәният – сәнгать өлкәсендә, спортта ирешкән уңышлары бик күп.
Актаныш халкының 300 елдан артык тарихы бар. Монда куелган китаплар Актаныш халкының тарихын һәм яшәешен чагылдыра.
- Атлас Татарстана.-К., 2005.
- Актаныш юбилейга әзерләнә 20 гыйн. 2009 №9 Ватаным Татарстан
- Мәйдан 2008 №10
- Х. Миңнегалиев Туган көнегез белән. А 2006
- География Актанышского района.
Актанышым – син аккошым,
Агыйделең янәшә.
Җирең гүзәл, мул җимешле.
Гөлбакчага тиңләшә.
К. Саматова.
Күргәзмәнең икенче бүлеге “Актанышым – ак илем” дип атала. Актаныш үзенең мул уңышлы кырлары, эшчән халкы, гүзәл табигате белән данлы. Актаныш халкы җырларда җырланган. Агыйдел елгасыннан көч – куат алып, болыннарда печән чабып, әрәмәләреннән җиләк – җимеш җыеп, табигатьнең, дөньяның ямен – тәмен тоеп яши. Бәлки шуңа күрәдер аның кешеләре, киң күңелле, миһербанлы, шәфкатьле була торгандыр. Агыйдел елгасы белән рәттән сузылып киткән таулары, тауларыннан бәреп чыккан чишмәләре, шуның суларын эчеп үскән кешеләрен бәләкәйдән үк җырга – моңга, сәнгатькә сәләтле итеп үстерәдер.
Актаныш районында туып үскән күренекле әдәбият һәи сәнгать кешеләре үзебезнең туган төбәгебәз Актаныш турында күп язалар. Актаныш турында бик күп китаплар язылган, альбомнар чыгарылган җырлар иҗат ителгән, газета – журналларда даими язып торалар.
1. Актаныш таңнары – 2009.
2. Ягъсүф Шафыйков Хуш Агыйдел! – К., 2002
3. Б.Ә. Моталлапов Без Актанышныкылар – А., 2002.
4. Мәгыйс Әһлетдинов Агыйдел каты ага А., 2002.
5. Я Шәфыйков Калаларда таш казарма К., 2004.
Хезмәт,көрәш,җиңү дисәк
Бу халкымның үткән юлы
Мәңге җиргә берегеп калыр
Урак-чүкеч тоткан кулы.
Күргәзмәнең өченче бүлеге “Һәр авыл үзе бер тарих” дип атала. Авыл. Бу сүзнең ни дәрәҗәдә газиз һәм якын икәнен авыл баласы гына белә, тоя ала, чөнки ул аның мәңгегә җанында, йөрәк түрендә саклана. Кайда гына яшәмәсен, авыл кешесе, туган җирен сагынып яши. Монда тәкъдим ителгән китапларда татар авылларының кыскача тарихы, үткәне һәм хәзергесе бәян ителә, шул авылда туып үскән шәхесләр турында мәгълүмат бирелә. Һәм әлбәттә Актаныш районы, аның авылларына багышланган китаплар тупланган. Мәйдан журналының 2008 елның октябрь саны Актаныш районына багышлана. Андагы Иске Кормаш, Байсар, Уразай, Теләкәй, пучы авыллары турында язмалар бар.
1.Муратов Ф.Хуҗин Й. Актаныш- туган җирем. К.-2003.
2.Закиров.Ф.Х. Апачмы, әллә Апасмы? Авылым
тарихыннан-Яр Чаллы 2007.
3.Мәйдан 2008. №10
Җиңү көнен якынайту өчен
Өлеш керткән барлык түземгә
Таштан түгел, алтын – көмешләрдән,
Һәйкәл куяр идем үзем дә.
С. Хаҗиев
Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең анда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра. Бөек Ватан сугышы кешелек хәтереннән мәңге чыкмас.”Хәтер яктысы” дигән бүлектәге китаплар гомерләрен аямыйча илебез данын үстергән кешеләргә тирән ихтирам билгесе булып тарихта калсын иде.
1.Җиңү нуры. Актаныш районында яшәүче Бөек Ватан
сугышы ветераннарына багышлана.Актаныш 2005.
2.Алар илгә ңү алып кайтты.К.-2007
3. “Сынау үткән сылулар”,- Т. Мөхәммәтдинова- А., 2004
4. Хәтер китабы К., 1994.
Горурлан син, Актаныш
Ак булды синең юлың.
Татарстанны бүген дә
Җитәкли синең улың.
Х. Миңнегалиев
Күргәзмәсенең чираттагы бүлеге “ Шәхесләрең бөек, рухың бөек”- дип атала. Актаныш районы илебезгә бик күп танылган шәхесләр бирде.
Татарстан республикасының беренче президенты, республиканың исемен бәтен дөньяга таныткан, партия, дәүләт, җәмәгать эшлеклесе Минтимер шәрип улы Шәймиев белән район халкы хаклы рәвештә горурлана.
ТАССРныҗ хөкүмәт башлыкларыннан берсе булып, үз заманында Шәймәрдән Шәйгәрдәнов, ВЛКСМ Үзәк комитеты аппаратында Тимер Кручев, Зәки Әхмәтшин һәм 17 ел буенаССР Югары Советы Президиумы секретаре булып Әнисә Мусиналар эшлиләр. Районда алты советлар союзы герое: Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Хадимухаметов, Илҗдар Маннанов, Гимазетдин Вазетдинов. Социалистик хезмәт герое исеменә лаек булган кешеләр: Сәгыйрь Гыйлманов, Зөфәр Иманов, Госман Латыйпов, Александр Сальниковлар яшиләр.
Хезмәт алдынгыларыннан 31 кеше Ленин ордены, 359 кеше башка орденнар белән бүләкләнгән. Төрле тармакларда намуслы хезмәт куеп бик күп райондашлар атказанган хезмәткәр исемен йөртә.
Бу бүлектәге китаплар гомерләре үзебезнең Актаныш районы белән бәйле, күпчелек шушында туып үскән, төрле тармакларда хезмәт куеп, сайланган юнәлешләре буенча югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр турында язмалардан тора.
1.Равиль Бухараев: “Мы можем” К., 2007.
2.Сәкинә Шәймиева Миңтимернең хәләл җефете К., 2007.
3.Данис Нургалиев БШ:Минем тормышым – К., 2008
4.Ә. Моталлапов Чын кеше – К., 2008
5.Р. Ишморат Гомер сукмаклары К., 1987.
Тувада илче аклаган.
Илнең зур титулларын
Казаннарда ут уйнаткан
Трагик Мутиннарың
Х.Миңнегалиев
Китап күргәзмәсенең әлеге бүлеге “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип атала.
Актанышлар якташлары милли сәнгатебез һәм мәдәниятебез үсешенә лаеклы өлеш керткән беренче мәшһүр трагик Мөхтәр Мутин, профессионалҗ музыкант Мансур Солтанов, рәссамнар Васил Маликов, Зөлфәт Басыйров, сәнгать эшлеклесе Әсгать Сәфәргалиннар белән хаклы горурланалар.
Язучылар һәм шагыйрьләрдән Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Афзал, Зәет Мәҗитов, Рахмай Хисматуллин, Илфак Ибрагимов, Вахит Имамов кебек талантларны Актанышның уңдырышлы туфрагы бирде.
Республика халкын матур – матур көйләре белән шатландыручы, дәртләндерүче һәм моңландыручы композиторлар Илгиз Закиров, Инсаф Хабибуллин, Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, бездә үсеп чыктылар.
Актаныш биргән сәхнә осталарыннан җырчылар Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Асаф Вәлиев, Газинур Фарухшин, Фәрит Мирзануров, баянчылардан Кирам Сатиев, Фәнис Гыйлметдинов, республиканың киң танылган талант ияләренә әверелделәр.
Район газетасы каршында эшләп килүче “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе байтак кына каләм осталарын республикага танытты.
Бу китаплар якташларыбызның иҗат җимешләре:
1. Л.Лерон “Сөяксез тел” К., 2008.
2. М.Мирза Кәккүк тавышын санадым К., 1994.
3.Г. Афзал Кояшка карап – К., 1989.
4. М. Әмирханов Кылган догам минем К., 2008
5. Мәйдан 2009 №1 №2
6. Мәйдан 2008 №9
Дастаннар сөйлиләр үткәнне
Китап күргәзмәсенең соңгы бүлеге “ Чорлар кайтавазы” – тарихи- әдәби китапларга багышлана. Якташларыбыз иҗаты.
1. В. Имамов Утлы дага.
2. В. Имамов Тозлы яра.
3. В.Имамов Сәет батыр.
4. М.Әхмәтҗанов Гәрәй кабиләсе мәҗәрәләре Мирас 2003,3- 4 саннары.
Китапханәче. Шатлыклары, кайгылары белән еллар үтә, буыннар алышына. Үзебез дә сизмичә без тарихи хәрәкәтнең эчендә кайныйбыз.Тарих шуны раслый: Актаныш халкы катлаулы, фаҗигале, гыйбратле үсеш юлы узган халык. Теге яки бу сәбәпләр аркасында, өзелгән муенсадай, ул галәм киңлекләренә сибелә. Әмма кайларда гына яшәмәсен, Актаныш кешесе үзенең гореф - гадәтләрен, телен саклап калырга тырышкан һәм гомер буе туган җиренә тартылган.
Актаныш халкы- тырыш, уңган, мәгърифәтле халык. Белемгә омтылу, хезмәт сөю кебек асыл сыйфатлар Актаныш халкының улларын һәм кызларын дөнья югарылыгына күтәрә.
Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу китаплар, Актаныш өстендә кабынып, ил күгендә балкыган йолдызлар турында этюдлар дип атарга мөмкин. Чөнки һәрбер язмыш – үзе бер тарих. Димәк, һәрберсе турында бер китап язарга була дигән сүз.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә, районнан чыккан әдәбият – сәнгать әһелләре, сугыш һәм хезмәт батырлары, галимнәр җитәрлек. Актанышка 300 ел, районга 80 еллык уңаеннан район, республика, хәтта союз күләмендә танылган якташларыбызның исемнәрен буыннарга җиткерүне үзебезнең бурыч итеп куйыйк. Мондый шәхесләр, аларның хезмәтләре онытылырга тиеш түгел.
Гөрли синдә шат тормыш,
Һаман алга атла, оч!
Заманга тик колач җәеп
Ил эшендә ян, ярыш.
Ару белмәс Актаныш
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Статья. Туган тел кайдан башлана.
Халыкара Туган тел көне белән, хөрмәтле колегалар! Сезгә туган тел турында мәкалә тәкъдим итәм....
Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")
Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...
"Минем гүзәл Татарстаным". (Мой край родной Татарстан ) (Классный час в 9 а классе)
"Минем гүзәл Татарстаным" (Мой край родной Татарстан) (Классный час в 9 а классе)...
Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")
Викторина. Туган ягым- Татарстан. ( рус мәктәбенең 4-6 сыйныфларының рус төркеме укучылары арасында викторина)...
Тәрбия - гаиләдән башлана.
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш....
5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)
5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)...
Киләчәк бүгеннән башлана
Урок самоопределения в 7 классе...