Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий
классный час (9 класс) по теме
Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zhyrly.doc | 58 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Җырлы,моңлы халкым.
1 алып баручы: Исәнмесез!-диеп башлыйк әле,
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга,дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
2 алып баручы : Сәлам сезгә искән таң җиленнән,
Сәлам сезгә бәхет гөленнән.
Сәлам сезгә барлык дусларыбыздан,
Сәлам сезгә моңнар иленнән.
Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар,укытучыларыбыз,укучылар! Без бүген “ Җырлы,моңлы халкым”,-дигән кичәгә җыелдык.Бүген без сезнең белән бу кичәдә мәктәбебезнең талантлары-җырга ,моңга гашыйк укучыларыбыз белән танышырбыз.Кичәбез бик күңелле булсын, дигән теләктә калабыз.
1 а.б. Татар халкы үзенең табигате,тумышы белән җырга-моңга гашыйк.Гомеренең шатлыклы мизгелләрен,сөеп-сөелеп яшәүнең бәхетен,язмышының ачы күз яшьләрен,күңелдәге хәсрәт-сагышны моңга әйләндергән,көй-җырга салган ул.Йөрәк түренең нечкә кылларыннан бар җиһанга таралган ул моңнар һәммәбезнең күңеленә үтеп керердәй,аны эретердәй моңнар.
2 а.б. Безнең шөкер итәрлегебез бар-әле ярый,язмыш җырдан-моңнан аермаган.Бу очсыз-кырыйсыз мәңгелектә-хисапсыз борчу-мәшәкатьләре,кайгы-хәсрәтләре,сөенеч-шатлыклары белән тулы җир йөзендә без ялгыз түгел.Җаннарны бер тынычландырасы килсә,күңелләрне юатырдай җырларыбыз-яныбызда гына,гел безнең белән.”Юлга чыксаң,юлдашың үзеңнән яхшы булсын”,дип әйткән дә халык үзенә юлдаш итеп җырны сайлаган һәм ялгышмаган.Дәверләрдән-дәверләргә күчеп,безне “Әллүки”,”Тәфтиләү”,”Зиләйлүк”,”Уел”лар озата килә.
1а.б. Башлар ни генә күрсә дә,халык җырдан аерылмаган.Әмма соңгы елларда җырга ихтыяҗ тагын да арта төште дисәк,хата фикер булмастыр.Идеаллар югалган,милләт язмышы кыл өстендә торган бу болгавыр-болганчык заманда халык үзенең тарихи юлдашына-җырга тагын да ныграк сыена,хәсрәтләрен,үзенең өметләрен җырларына сала.
( “Тәфтиләү” көе яңгырый.)
2 а.б. Намусны җаннан кадерлерәк санаган ир-егетләребез, хәтта башлары киселер алдыннан да җырлаган.”Җырлау” белән “елау” сүзләре дә тикмәгә генә аваздаш түгелдер.Елар чакта да җырлаган татар.Катлаулы язмышка дучар ителгән милләттәшләребез,әйтерсең,сөекле шагыйребезнең мәгълүм сүзләрен кабатлаган:
“ Җырлап торам,торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм,сөйгән халкым бу татар булса да”.
1 а.б. Татар халкының җыр мирасы күп төрле бизәкләрдән тукылган моңлы,шигъри бер дөнья булып күз алдына килә.Җырның хискә,мәгънәгә бай тылсымлы музыкасы халыкның рухи бөтенлеген һәм тиңдәшсез талант иясе булуын раслый.
2 а.б. Халыкларның җаны ул-моң диләр,
Моң диләр дә бездә,җыр диләр.
Өзгәләсә,телсә бәгырьләрне-
Татар җыры әнә шул диләр,-дип язган бөек шагыйребез Г.Тукай.
1 а.б. Күңелем тула,көзләр җитә икән,
Сары сагыш тулган дөньяга.
Истәлеккә бер җыр бүләк итәм,
Җырларсыңмы күңелең тулганда?
2 а.б. Калсын йөрәгеңдә истәлеккә
Җырлап узган тальян моңнары.
Әле кызларны да җырлатабыз,
Матур иде авыл җырлары.
( 8 нче В сыйныфы укучысы Җәббарова Ләйсән “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын башкара. )
1 а.б. Ай былбылым,вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата,өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
2 а.б. Иделгә сузылган айлы юлдан
Тын гына,моң гына җыр ага.
Сагынырбыз,дуслар бу кичләрне
Чәчләргә чал кергән чорда да.
1 а.б. Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз.
Без җырламый кем җырласын,
Безнең җырлар чагыбыз.
2 а.б. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлый торгач ун була.
Җыен дуслар бергә килгәч ,
Шундый күңелле була.
1 а.б. Җырлыйк әле,җырлыйк әле,
Җырлыйк әле ,иптәшләр,
Җырлап кына түгел әле,
Биеп тә алыйк,дуслар. ( Татар халык биюе.Башкара 8 нче А сыйныфы укучысы Хәсәнҗанова Лилия. )
2 а.б. Җыр-кешенең юлдашы
Җырлый алу бик яхшы.
Берәү җырлый эшендә.
Берәү җырлый төшендә.
Берәү күңеле тулганда,
Берәү эше уңганда.
Берәү җырлый куанып,
Берәү җырлый оялып.
Берәү җырлый хис белән,
Берәү җырлый көч белән.
Ничек кенә булса да,
Начар түгел моңаю.
Җырлый белмәгән кеше
Бәхетсездер,мөгаен. (Ф.Яруллин)
1 а.б. Туган ягым-гөлләр иле,
Гөлләр,сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.
2 а.б. Туган ягым-гөлләр иле
Гөлгә тиң таллар иле.
Ефәк кебек сызылып кына
Аткан ал таңнар иле.
( 6 нчы А сыйныф укучылары башкаруында “Әй гөлләрем,гөлкәйләрем” җыры.)
1 а.б. Бу җыр безне, һәммәбезне
Дәшеп тора биергә.
Мәхәббәт канатларында
Очсак иде гомергә.
( 6 нчы А сыныф укучылары Алинә һәм Алинә башкаруында заманча бию.)
2 а.б. Урманнар,болыннар,чишмәләр,елгалар
Җырыма кушылып җырлыйлар.
Тын кала Галәмнәр сихерле төннәрдә,
Йолдызлар йотлыгып тыңлыйлар.
Җырларым кабатланыр минем,
Үтсеннәр елларым.
Җырларым-канатларым минем,
Җырларым-хыялларым.
1 а.б. Кояшлы,чәчәкле бу дөньяга
Кошлар күк җырларга килдем мин.
Офыклар артына,җилләргә ияреп,
Җыр булып очарга телим мин.
Ашкына күңелем,дәртләнә йөрәгем,
Еракка мәңгелек моң ага.
Кайгырам ,шатланам,иң олы бәхетем-
Килүем бу җырлы дөньяга.
2.а.б. Агымсулар,дулкынланып,
Синең моңнан чайкала.
Сулар ага,йөрәк яна,
Яшьлектә әрнү кала.
Су буенда уйга талып
Талларны тибрәтәсең.
Көйгә салып уйларыңны
Әйт,кемне уятасың?
1 а.б. Гармуныңны уйнап җибәр,
Кызлар җырлыйбыз диләр!
Күпме безгә кунак килгән,
Җырны тыңлыйбыз,дигән.
( 9 нчы А сыйныф укучылары Тямаева Йолдыз һәм Төхвәтуллина Рәзилә башкаруында җыр “ Өйдә буран булмасын”)
2 а. б. Бие әйдә,бие әйдә,
Биегәнне күрсеннәр.
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең кызлар,дисеннәр.
(10 нчы сыйныф укучылары Киямова Гөлшат һәм Салахова Гөлинә башкаруында шаян бию)
1 а.б. Моңнар белән сугарылып
Мин бит синдә туган балаң.
Моңнарымны җыр итәрлек
Илһамны мин синнән алам.
2 а.б. Туган җирем җанга шифа,
Табигате -үзе бер моң.
Сагынып бер кайтулары
Бәхет үзе түгелме соң?!
( 7 нче Б сыйныф укучысы Ләйсән башкаруында “Сау булыгыз,ак каеннар” җыры.)
1 а.б. Кай арада үсеп җиткән-
Сокланырлык буй-сыны.
Чит-ятларны яр итмәсме
Язмышына буйсынып.
Бер күрүдә яраттырып
Гашыйк иттең үзеңә.
Җырлавы да ничек матур,
Күз тимәсен үзенә.
( Каршы алыгыз: сәхнәдә моңлы сандугачыбыз-11 нче А сыйныф укучысы Таҗетдинова Лилия.”Бәллүр савыт” җыры.)
2 а.б. Туган ягым,туган илем,диеп
Сөйли кеше,уйлый,сагына.
Күңеленә кайнар хисләр килеп,
Җыр багышлый туган ягына.
Тау-таш булсын,
Сазлык,комлык булсын,
Җаның түзми-күреп киләсең;
Ата-бабаларның изге рухы
Җаныбызны тарта,күрәсең.
1 а. б. Хөрмәтле кунаклар,укытучылар,укучылар.Шуның белән безнең кичәбез тәмам.Сау булыгыз,исән-сау торыгыз.Бу дөньяда елап яшәгәнче,җырлап яшик,дуслар!Күңелләрегездз җыр-моң сүрелмәсен!Бәхетле булыгыз!
Җырлы,
моңлы
халкым.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"
Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту өстендә эшләү....
Сыйныфтан тыш чаралар
Бу бүлеккә сыйныфтан тыш чаралар үрнәкләрен урнаштырам....
Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес планнары ,сыйныфтан тыш чаралар,укытучыларга тәкъдимнәр.
Материаллар рус мәктәбенең рус балалары өчен....
Сыйныфтан тыш чаралар
Сыйныфтан тыш чаралар...
"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий
Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда туган җирне ярат...
Сыйныфтан тыш чаралар
Бу бүлектә гимназия күләмендә өештырылып үткәрелгән чараларга җыентыклар беркетелде....
Җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын өйрәнү максатында сыйныфтан тыш чаралар үткәрүнең мөһимлеге
Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез иҗатын сыйныфтан тыш чараларда куллану милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләүдә зур роль уйный....