11 нче А сыйныфында татар теленнән эш программасы.
рабочая программа (11 класс) по теме
Аңлатма язуы.
11 нче А сыйныфында татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль). 2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь). 3. Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь). 4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2008. 5. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.
11 нче сыйныфларның нигез программасында татар теле дәресләренә 68 сәгать вакыт каралган. Мәктәпнең уку планында татар теленә атнага 1 сәгать бирелү сәбәпле, эш программасында елга 34 дәрес алынды. Шуңа күрә теоретик материалны өйрәнүгә, контроль һәм язма эшләргә, бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән сәгатьләр саны кыскартып алынды. Теоретик материалны өйрәнүгә һәм кабатлауга 23 сәгать каралды. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 11 сәгать, шуларның 2се изложение яздыруга, 3се сочинение язуга, ә 4 сәгать диктант яздыруга бирелде, 2 сәгать эш кәгазьләреннән беркетмә, игълан, акт язуны ныгытуга һәм язма эшләрне бергәләп тикшерүгә алынды. Эш программасын тормышка ашыру өчен, түбәндәге укыту-методик комплекты файдаланылды. 1. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар. - Казан Татарстан китап нәшрияты, 2011. 2. Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. Татар теле Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан , Татарстан китап нәшрияты, 2012
Укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү формалары: 1) тест биремнәре; 2) контроль диктант; 3) контроль изложение; 4) контроль сочинение; Максат: 1) ана теленнән системалы фәнни белем бирү: фонемалар, морфемалар сүз ясалышы,сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләрне өйрәнү, лингвистик анализ күнекмәләре булдыру; 2) хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; 3) телне милли мәдәни яссылыкта үзләштерү : укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу. Бурычлар: 1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү. 2. Телдән һәм язма сөйләм осталыгын камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү. 3. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау. 4. Татар телен башка фәннәрдә белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен булдыру. 5. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту. 6. Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да онытмаска кирәк. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту да зур әһәмияткә ия. Изложениеләр һәм сочинениеләр дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздырылырга тиеш. 6. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү . Ана телендә аралашканда, үз фикереңне ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп әйтә белү. 7. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
11a_tat.tele_esh_progr.docx | 57.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Педагогик киңәшмә тарафыннан расланды Беркетмә № 1 28.08. 2012ел Мәктәп директоры _________ Лысюк Р.М. Имза Ф.И.О. № 203 боерык тарафыннан
кабул ителде
29.08. 2012 ел
11 нче А сыйныфында татар теленнән
эш программасы.
Атнага – 1 сәгать Елга – 34 сәгать
Программаны төзүче: I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатихова Илһамия Равил кызы
Директор урынбасары белән килешенде ________ Хафизова Л.М.
28.08.2012 ел
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсендә каралды һәм кабул ителде
Беркетмә №1 “ ___“ _________2012 ел
МО җитәкчесе _______________ Гәрәева З. С.
Яр Чаллы
2012
Аңлатма язуы.
11 нче А сыйныфында татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль). 2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь). 3. Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь). 4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2008. 5. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Эш программасы МБГББУ “3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2012/2013 нче уку елына күрсәтелгән дәресләр санына яраклаштырылды. 11 нче сыйныфларның нигез программасында татар теле дәресләренә 68 сәгать вакыт каралган. Мәктәпнең уку планында татар теленә атнага 1 сәгать бирелү сәбәпле, эш программасында елга 34 дәрес алынды. Шуңа күрә теоретик материалны өйрәнүгә, контроль һәм язма эшләргә, бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән сәгатьләр саны кыскартып алынды. Теоретик материалны өйрәнүгә һәм кабатлауга 23 сәгать каралды. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 11 сәгать, шуларның 2се изложение яздыруга, 3се сочинение язуга, ә 4 сәгать диктант яздыруга бирелде, 2 сәгать эш кәгазьләреннән беркетмә, игълан, акт язуны ныгытуга һәм язма эшләрне бергәләп тикшерүгә алынды.
Эш программасын тормышка ашыру өчен, түбәндәге укыту-методик комплекты файдаланылды. 1. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар. - Казан Татарстан китап нәшрияты, 2011. 2. Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. Татар теле Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан , Татарстан китап нәшрияты, 2012
Укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү формалары: 1) тест биремнәре; 2) контроль диктант; 3) контроль изложение; 4) контроль сочинение; Максат: 1) ана теленнән системалы фәнни белем бирү: фонемалар, морфемалар сүз ясалышы,сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләрне өйрәнү, лингвистик анализ күнекмәләре булдыру; 2) хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; 3) телне милли мәдәни яссылыкта үзләштерү : укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу. Бурычлар: 1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү. 2. Телдән һәм язма сөйләм осталыгын камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү. 3. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау. 4. Татар телен башка фәннәрдә белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен булдыру. 5. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту. 6. Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да онытмаска кирәк. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту да зур әһәмияткә ия. Изложениеләр һәм сочинениеләр дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздырылырга тиеш. 6. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү . Ана телендә аралашканда, үз фикереңне ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп әйтә белү. 7. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
11 нче А сыйныфында татар теле программасының эчтәлеге.
Грамматика – 1 сәгать.
Грамматика турында төшенчә. Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү объекты һәм үзара бәйләнеше. Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, аларның төп хезмәтләре.
Морфология – 14 сәгать (9сәг.теор.м.+1сәг.изложение + 2сәг.диктант + 1сәг.сочинение + 1сәг.БСҮ).
Морфология буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү, татар телендә сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль һәм аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр; бәйлекләр, теркәгечләр; кисәкчәләр,ымлыклар, модаль сүзләр. Сүзләргә морфологик анализ ясау. “Сүз төркемнәре” темасына тикшерү диктанты “Елан тавы”. “Сүз төркемнәре” темасына сочинение “Китап – белем чишмәсе”. БСҮ Язма эшләрне бергәләп тикшерү.Сочинение хаталары өстендә эш. “Сүз төркемнәре” темасына контроль изложение “Тылсымлы сүз”. “Сүз төркемнәре” темасына контроль диктант “Гаилә балага нәрсә бирә?”
Синтаксис – 14 сәгать (10сәг.теор.м. + 1сәг.изложение +2сәг.сочинение + 1сәг.диктант).
Синтаксис һәм пунктуация буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст; гади җөмлә синтаксисы: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җөмләләрне төркемләү, сүз тәртибе; кушма җөмлә синтаксисы: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр һәм аларның төрләре. Текст, туры һәм кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләре. Татар телендә тыныш билгеләрен кую. Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау. “Җөмләдә сүзләр бәйләнеше” темасына контроль сочинение “Әгәр мин Татарстан Президенты булсам...” “Җөмлә кисәкләре” темасына контроль изложение “Кем җырлады?” “Кушма җөмлә” темасына аңлатмалы диктант “Табигатьтә яңалыклар”. “Кушма җөмлә”темасына сочинение “Яраткан шагыйрем”.
Стилистика һәм сөйләм культурасы - 4 сәгать (2сәг. теор.м. +1сәг.диктант +1сәг.БСҮ).
Татар әдәби теленең функциональ стильләре. “Стилистика” темасына контроль диктант “Янәшә яши алуның да сере бар”. БСҮ Эш кәгазьләре стиле, аның үзенчәлекләре. Беркетмә, игълан, акт язуны ныгыту.
10-11 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау - 1 сәгать.
11 нче А сыйныфы укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.
1.Тел белеме бүлекләренә карата мәгьлүматлылык булдыру Фонетика һәм орфоэпия: 1. Татар телендәге сузык һәм тартык авазларың акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Сингармонизм законын, рәт гармониясен һәм ирен гармониясен белү. Авазларны дөрес әйтү. 2. Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую. Сөйләмдә дөрес интонация куллану. 3. Сүзләргә фонетик анализ ясау. 4. Сүзләргә транскрипция ясау. 5. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру. Алфавитны белү. Татар теленең язу тарихын, орфографик принципларын үзләштерү.
Лексикология һәм фразеология: 1. Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү. 2. Сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгьнәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу. 3. Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик,тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.
Стилистика: 1.Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү. 2.Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын төзәтү буенча эшләү.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы: 1.Татар теленең ялганмалы (агглютинатив) табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү. Тамыр, нигез һәм кушымчаларга аңлатма бирү. 2. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
Морфология: 1. Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау. 2. Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау. 3. Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау. 4. Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.
Синтаксис һәм пунктуация:
1.Өйрәнә торган синтаксис берәмлекләрне аңлау. 2. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. 3. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү. 4. Җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен, интонация , логик басым һәм сүз тәртибен белү. 5. Гади җөмлә төрләрен билгеләү. 6. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып,аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү. 7. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү. 8. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу. 9. Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү. 10. Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау. 11.Тыныш билгеләрен куюны аңлату. 12. Җөмлә ахырында, аерымлаган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре кую. 13.Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү. 14.Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую. 15.Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.
2. Сөйләм эшчәнлегенә карата мәгълүматлылык булдыру 1.Телдән һәм язма сөйләмдә: - репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу; - продуктив сөйләм – бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм. 2. Төрле стильдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку. 3. Төрле эш кәгазьләрен яза белү. 4. Караган фильмга яки спектакльгә, укыган китапка бәяләмә язу. 5. Төрле китапларга аннотация язу. 6. Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү. 7. Газета-журналларга мәкаләләр язу. 8. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.
11 нче А сыйныфында татар теленнән
календарь-тематик план
Предмет | Класс | Барлык сәг. саны | Атналык сәг. саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Дәреслек авторы, елы | |||
Диктант | Изложе ние | Сочине ние | БСҮ | |||||
Татар теле | 11А | 34 | 1 | 4 | 2 | 3 | 2 | Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов Казан Татарстан китап нәшрияты, 2012 |
2012-2013 нче уку елына методик тема
Шәһәр темасы | Мәктәп темасы | Укытучы темасы |
“Яңа стандартларга күчү шартларында методик хезмәт күрсәтүне яхшырту аша укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү”. | “Яңа стандартларга күчү шартларында мәгълүмати чаралар куллану аша белем бирү сыйфатын күтәрү”. | “Халык авыз иҗаты әсәрләрен яңа технологияләргә нигезләнеп өйрәнү аша укучыларның иҗади фикерләвен үстерү”. |
Т/с | Өйрәнеләсе бүлек һәм уку материалының темасы. | Сәг. саны | Үткәрү вакыты | Планлаштырылган нәтиҗәләр | Контроль һәм язма эшләр
| БСҮ | |||
Фактик | План буенча | Белем | Күнекмә | Гомуми белем, күнекмә | |||||
Грамматика – 1 сәгать | |||||||||
2. | Грамматика турында төшенчә, аның бүлекләре. Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, аларның төп хезмәтләре. | 1 | 05.09. | Грамматика, аның бүлекләре, аларның өйрәнү объекты һәм үзара бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат. Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, аларның төп хезмәтләре. | Грамматиканың бүлекләрен искә төшерү, терминнарны дөрес файдалану. Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәрне белү, аларның төп хезмәтләре турында мәгълүматка ия булу. | Мәгълүмат алу,системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү. Эзләнү таләп итә торган сорауга җавап табу. | |||
Морфология - 14 сәгать (9сәг.теор.м.+1сәг.изложение + 2сәг.диктант + 1сәг.сочинение + 1сәг.БСҮ). | |||||||||
2. | Тел белеменең морфология бүлеге Татар телендә сүз төркемнәре: мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәре. | 1 | 12.09. | Сүзләрне төркемләү принциплары. Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү. | Сүзләрне төркемләү принципларын белү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү. | Дәреслек белән эшли белү. Конспект төзү. Мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясау. | |||
3. | “Сүз төркемнәре” темасына тикшерү диктанты “Елан тавы”. | 1 | 19.09. | Орфографик кагыйдәләр, тыныш билгеләре, гарәп-фарсы алынмаларының дөрес язылышы. | Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү. Орфографик кагыйдәләрне дөрес куллану. | Язма эш төрен дөрес башкару, төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап файдалану. | Диктант №1 | ||
4. | Мөстәкыйль сүз төркемнәренең морфологик билгеләре. Исемләшә торган сүз төркемнәре. | 1 | 26.09. | Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль һәм аваз ияртемнәре. | Лексик-грамматик, морфологик билгеләрен аңлау. Исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау. | Җавап типларын аера һәм нигезле рәвештә сайлый белү, мисалларга нигезләнеп үз фикереңне дәлилләү. | |||
5. | Исем, сыйфат,сан сүз төркемнәренең җөмләдәге функциясе. | 1 | 03.10. | Исем, сыйфат,сан сүз төркемнәренең җөмләдәге функциясе. | Исем, сыйфат,сан сүз төркемнәренең җөмләдәге функциясен билгеләү. | Дәреслек белән эш, җавапларны мөстәкыйль рәвештә сайлау һәм дәлилләү. | Тест биремнәре | ||
6. | Төрле төркемчәдәге алмашлыкларны сөйләмдә куллану. | 1 | 10.10. | Алмашлык төркемчәләре, аларның җөмләдә кулланылышы. | Төрле төркемчәдәге алмашлыкларны сөйләмдә куллану. | Уку эшчәнлеген планлаштыру. | |||
7. | БСҮ “Сүз төркемнәре” темасына сочинение “Китап – белем чишмәсе”. | 1 | 17.10. | Сүз төркемнәре: мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәре. | Үз фикереңне дөрес белдерү, бәйләнешле сөйләм төзү. | Фикер йөртү элементлары кертеп, план буенча сочинение язуны камилләштерү. | Сочинение №1 | ||
8. | Фигыль сүз төркеменең грамматик билгеләре. Аларны морфологик һәм синтаксик яктан тикшерү. | 1 | 24.10. | Фигыль сүз төркеме, төркемчәләре. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләргә морфологик һәм синтаксик анализ. | Лексик-грамматик, морфологик билгеләрен аңлау. Фигыльләрне морфологик һәм синтаксик яктан тикшерүне ныгыту. | Схема-таблица буенча эшләү. Дәреслек белән эш, үзлегеңнән белем алу эшчәнлеген планлаштыру. | |||
9. | БСҮ Язма эшләрне бергәләп тикшерү.Сочинение хаталары өстендә эш. Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану. | 1 | 31.10 | Стиль хаталары, орфографик кагыйдәләр, тыныш билгеләре. Рәвеш төркемчәләре. | Стиль хаталарын табу һәм аларны төзәтү буенча эшләү. Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү. | Уку эшчәнлеген планлаштыру. Җавапларны мөстәкыйль рәвештә сайлау һәм дәлилләү. | Тест биремнәре | №1 | |
10. | Аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләр. Аларның лексик-грамматик билгеләре. | 1 | 14.11. | Аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләр. Аларның лексик-грамматик билгеләре. | Аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләрне тану, аеру. Аларның лексик-грамматик билгеләрен билгеләү. | Текст белән эшләү, мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.Үрнәк буенча эш. | |||
11. | БСҮ “Сүз төркемнәре” темасына контроль изложение “Тылсымлы сүз”. | 1 | 21.11. | Сүз төркемнәре. Тыныш билгеләре, х һәм һ хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы. | Сүз төркемнәрен сөйләмдә куллану. Бәйләнешле сөйләмне ныгыту. | Хикәяләүгә корылган сөйләм төзеп, изложение язуны камилләштерү. | Изложение №1 | ||
12. | Бәйләгеч сүз төркемнәре. Теркәгеч һәм бәйлек, аларның телдәге функциясе. | 1 | 28.11. | Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм теркәгечләр. | Аларның кулланылу үзенчәлекләрен белү. | Схема-таблица буенча эшләү. Дәреслек белән эш, үзлегеңнән белем алу эшчәнлеген планлаштыру. | Тест биремнәре | ||
13. | Модаль сүз төркемнәре: кисәкчә һәм ымлыкның сөйләмдә кулланылышы. | 1 | 05.12. | Модаль сүз төркемнәре: хәбәрлек сүзләр, кисәкчәләр, ымлыклар. | Модаль сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерә белү. | Үрнәк буенча эшләү, логик эзлелектә фикер йөртү. Төшенчә, термин, кагыйдәләрне дөрес куллануны ныгыту. | |||
14. | Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау. Сүзләрне морфологик яктан тикшерү. | 1 | 12.12. | Мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәре. Сүзләргә морфологик анализ тәртибе. | Сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау, аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү. | Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.Үрнәк буенча эшләү, логик эзлелектә фикер йөртү. | Тест биремнәре | ||
15. | “Сүз төркемнәре” темасына контроль диктант “Гаилә балага нәрсә бирә?” | 1 | 19.12. | Мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәре. Тыныш билгеләре, ь һәм ъ билгесе хәрефләренең дөрес язылышы. | Мөстәкыйль, бәйләгеч, модаль сүз төркемнәрен дөрес билгеләү. Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү. | Язма эш төрен үзләштерү. Текст белән эшләү, мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру. | Диктант №2 | ||
Синтаксис – 14 сәгать (10сәг.теор.м. + 1сәг.изложение +2сәг.сочинение + 1сәг.диктант) | |||||||||
16. | Синтаксис һәм пунктуация. Синтаксик берәмлекләр: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст. | 1 | 26.12. | Алдагы сыйныфларда синтаксис һәм пунктуация буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү. Синтаксик берәмлекләр: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст. | Алдагы сыйныфларда синтаксис һәм пунктуация буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү. Синтаксик берәмлекләрне: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текстны аңлау. | Дәреслек белән эш оештыру, конспект төзү, эшчәнлеккә үзбәя куя белү. Эзләнү таләп итә торган сорауга җавап табу. | |||
17. | Гади җөмлә синтаксисы. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Сүзтезмә һәм аның төрләре. | 1 | 16.01. | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш, иярүче һәм ияртүче сүзләр. Сүзтезмә һәм аның төрләре. | Тезүле һәм ияртүле бәйләнешне аеру, иярүче , ияртүче сүзләрне,алардагы бәйләүче чараларны билгеләү. Сүзтезмәләргә синтаксик анализ ясый белү. | Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итә белү. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. | |||
18. | БСҮ “Җөмләдә сүзләр бәйләнеше” темасына контроль сочинение “Әгәр мин Татарстан Президенты булсам...” | 1 | 23.01. | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Кисәкчәләрнең, сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. | Үз фикереңне дөрес белдерү. Бәйләнешле сөйләмне үстерү. | Фикер йөртү элементлары кертеп, план буенча сочинение язуны камилләштерү. | Сочинение №2 | ||
19. | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Аларның белдерелү чаралары. Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш һәм кереш сүзләр. | 1 | 30.02. | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Ия, хәбәр,аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч. | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру, аерымланган кисәкләрен, белдерелү чараларын дөрес билгеләү. | Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итә белү, тиешле җавапны сайлау. | Тест биремнәре | ||
20. | Җөмләнең аерымланган кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре. | 1 | 06.02. | Аерымланган хәлләр, аныклагычлар, алар янында тыныш билгеләре. | Алар янында тыныш билгеләрен куюны аңлату. | Текст белән эшләү, мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.Үрнәк буенча эш. | |||
21. | Гади җөмлә төрләре,аларны төркемләү принциплары. Җөмләдә сүз тәртибе. Гади җөмләләргә синтаксик анализ. | 1 | 13.02 | Җөмләләрне төркемләү принциплары, төрләре. Синтаксик анализ тәртибе. | Гади җөмлә төрләрен билгеләү. Гади җөмләләрне синтаксик яктан тикшерә белү. | Таблица белән эш, схема буенча логик фикер йөртү. Җавап типларын аера һәм нигезле рәвештә сайлый белү, мисалларга нигезләнеп үз фикереңне дәлилләү. | Тест биремнәре | ||
22. | БСҮ “Җөмлә кисәкләре” темасына контроль изложение “Кем җырлады?” | 1 | 20.02. | Синтаксик берәмлекләр: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст. | Синтаксик берәмлекләрне сөйләмдә файдалану. Бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләре. | Хикәяләүгә корылган сөйләм төзеп, изложение язуны камилләштерү. | Изложение №2 | ||
23. | Җөмләдә сүз тәртибе. Уңай һәм кире тәртипне куллану үзенчәлекләре. | 1 | 27.02. | Җөмләдә сүз тәртибе. Уңай һәм кире тәртип, логик басым. | Җөмләдәге сүз тәртибен билгеләү. Уңай һәм кире тәртипне куллану үзенчәлекләрен белү. | Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итә белү, тиешле җавапны сайлау. | |||
24. | Кушма җөмлә синтаксисы.Кушма җөмләләрне төркемләү. Тезмә кушма җөмлә һәм аның төрләре. | 1 | 06.03. | Кушма җөмлә синтаксисы. Ике компонентлы кушма җөмлә. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр, бәйләү чаралары. | Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне аеру, бәйләү чараларын билгеләү. | Таблица белән эш итә белү. Схемаларны мөстәкыйль төзи алу, алар буенча логик эзлеклелектә сөйләү. | |||
25. | “Кушма җөмлә” темасына аңлатмалы диктант “Табигатьтә яңалыклар”. | 13.03. | Кушма җөмлә төрләре. Орфографик кагыйдәләр. | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен дөрес билгеләү. Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү. | Язма эш төрен үзләштерү. Текст белән эшләү, мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру. | Диктант №3 | |||
26. | Иярченле кушма җөмләләр. Төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре. Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау. | 1 | 20.03. | Кушма җөмләләрнең форма һәм мәгънә ягыннан төрләре. Синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләр. Кушма җөмләләргә синтаксик анализ тәртибе. | Кушма җөмләләрнең форма һәм мәгънә ягыннан төрләрен аеру. Иярченле кушма җөмләләрне синтаксик яктан тикшерә белү. | Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү, таблица буенча сөйләгәндә куллану. Үрнәк буенча синтаксик анализ ясау, схема төзү. | Тест биремнәре | ||
27. | Катлаулы кушма җөмлә, аның төрләре. Кушма җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү, тыныш билгеләрен куллану. | 1 | 03.04. | Катлаулы кушма җөмлә, аның төрләре. Татар телендә тыныш билгеләрен кую принциплары һәм үзенчәлекләре. | Катлаулы кушма җөмлә, аның төрләрен аеру, тыныш билгеләрен дөрес куллану. Синтаксик анализ ясый белү. | Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итә белү. Күзәтү, дөрес җавапны аеру, нәтиҗә ясау. | Тест биремнәре | ||
28. | БСҮ “Кушма җөмлә”темасына сочинение “Яраткан шагыйрем”. | 1 | 10.04. | Баш һәм иярчен җөмләләр, аларны бәйләү тәртибе. Кушма җөмләдә тыныш билгеләре. ь һәм ъ хәрефләре кергән сүзләрнең язылышы. | Кушма җөмләләрне сөйләмдә файдалану, тыныш билгеләрен куюны ныгыту. | Эш төрен дөрес башкару. Мөстәкыйль эшчәнлек оештыру. | Сочинение №3 | ||
29. | Текст , туры һәм кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләре. текст. | 1 | 17.04. | Текст синтаксисы: тезем, чит сөйләмле текст. Автор сөйләме һәм чит сөйләм. Туры һәм кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләре. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. | Текстның үзенчәлекле билгеләрен белү, аның стилен дөрес билгеләү. Автор сөйләмен һәм чит сөйләмне аеру. Туры һәм кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләрен аңлау. | Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итә белү. Таблица кулланып, сорауга җавап бирә белү, мәгълүмат алу, системалаштыру. Күмәк фикер алышуга кушылу. | |||
Стилистика һәм сөйләм культурасы - 4 сәгать (2сәг. теор.м. +1сәг.диктант +1сәг.БСҮ). | |||||||||
30. | Татар әдәби теленең функциональ стильләре, аларның үзенчәлекләре. | 1 | 24.04. | Стилистика һәм сөйләм культурасы. Стилистиканың башка тел тармаклары белән бәйләнеше. Язма телгә һәм сөйләм теленә хас үзенчәлекләр. | Стилистиканың башка тел тармаклары белән бәйләнешен белү. Язма телгә һәм сөйләм теленә хас үзенчәлекләрне билгеләү. Телебездә кулланыла торган стильләрне белү. | Өстәмә материал белән эш итә белү. Дәлилләү формасын кулланып, фәнни мәгълүматларга таянып, чыгышлар ясау. Таблица буенча эш оештыру. | |||
31. | Фәнни, публицистик, матур әдәбият һәм рәсми стильләрнең телдә кулланылышы. | 1 | 08.05. | Фәнни, публицистик, матур әдәбият һәм рәсми стильләр. | Фәнни, публицистик, матур әдәбият һәм рәсми стильләрне аеру, дөрес куллану. Төрле стильдәге текстларны аера белү. | Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү, конспект төзү. | |||
32. | “Стилистика” темасына контроль диктант “Янәшә яши алуның да сере бар”. | 1 | 15.05. | Орфографик кагыйдәләр. Алынма сүзләрнең, кисәкчәләрнең дөрес язылышы. | Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү. Орфографик кагыйдәләрне дөрес куллана белү. | Эш төрен дөрес башкару. Төшенчә, термин, кагыйдәләрне дөрес куллану. | Диктант №4 | ||
33. | БСҮ Эш кәгазьләре стиле, аның үзенчәлекләре. Беркетмә, игълан, акт язуны ныгыту. | 1 | 22.05. | Эш кәгазьләре төрләре. Беркетмә, игълан, акт язу тәртибе. | Стиль үзенчәлекләрен билгели алу. Беркетмә, игълан, акт язуны ныгыту. | Планга нигезләнеп, мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру. | |||
10-11 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау – 1 сәгать. | |||||||||
34. | 10-11 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Тел белеме бүлекләрен кабатлау. | 1 | 24.05. | Тел белеменең тармаклары: фонетика һәм орфоэпия, лексикология, стилистика, сүз ясалышы, морфология, синтаксис һәм пунктуация. | Тел белеменең тармакларын кабатлау. Бәйләнешле сөйләм төзүне ныгыту. | Чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. | Тест биремнәре |
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була. Сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләр истә тотылырга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
1. Барлык сорауларга дөрес җавап бирелсә, “5” ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин). 2. Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә, “4”ле куела. 3. Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, “3” ле куела. 4. Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, “2” ле куела.
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Диктант – укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар берничә төрле була: сүзлек диктанты, өйрәтү диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.
1. Орфографик хатасы булмаса, “5” ле куела (бер пунктуацион хатасы булырга мөмкин).
2. Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, “4” ле куела.
3. Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, “3” ле куела.
4. Биш орфографик, дүрт-алты пунктуацион хатасы булса, “2” ле куела.
Контроль диктантларның күләме
сыйныфлар | Сүз саны (уку елы башы) | Сүз саны (уку елы ахыры) |
V | 50-55 | 55-65 |
VI | 60-65 | 65-70 |
VII | 70-80 | 80-90 |
VIII | 90-100 | 100-110 |
IX | 110-120 | 120-125 |
X | 125-130 | 130-140 |
XI | 140-140 | 145-150 |
Контроль диктантны бәяләү
- эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса “5”ле куела ( бер орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин )
- ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела;
- дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела;
- алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2”ле куела.
Изложение текстының күләме
сыйныфлар | Уку елы башы | Уку елы ахыры |
Сүз саны-язма күләме | Сүз саны-язма күләме | |
V | 70-110 , 55-70 | 110-140 , 70-85 |
VI | 140-160 , 85-95 | 160-190 , 95-105 |
VII | 190-230 , 105-115 | 230-270 , 115-125 |
VIII | 270-310 , 125-130 | 310-350 , 130-135 |
IX | 350-370 , 135-140 | 370- 390 , 140-145 |
X | 390-410 , 145-155 | 410-430 , 155-165 |
XI | 430-450 , 165-170 | 450-470 , 170-175 |
Изложениене бәяләү
- Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә “5”ле куела ( бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин )
- Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә,фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела;
- Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела;
- Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталарның саны өчтән артса, “2”ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение – укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм күнемәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Сыйныфларда язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта – 0,5-1 бит, 6-7 нче сыйныфларда – 1-2 бит, 8 нче сыйныфта – 2-2,5 бит, 9 нчы сыйныфта – 2,5-3,5 бит, 10-11 нче сыйныфларда – 3,5-6 бит.
Сочинениене бәяләү
- Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлар булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, “5” ле куела (бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин).
- Язманың эчтәлеге, нигездә, темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, “4”ле куела.
- Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, “3”ле куела.
- Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, “2” ле куела.
Татар теленнән контроль эшләр үткәрү графигы
11 А сыйныфы
Үткәрү вакыты | ||||||||
№1 | №2 | №3 | №4 | №5 | №6 | №7 | №8 | |
Диктант – 4 ( 2) планда фактик | 19.09.12. | 19.12.12. | 13.03.13. | 15.05.13. | ||||
Изложение-2 (1) планда фактик | 21.11.12. | 20.02.13. | ||||||
Сочинение -3 (1) планда фактик | 17.10.12. | 23.01.13. | 10.04.13. |
5 – 11 нче сыйныфларда татар теле укыту буенча укыту ярдәмлекләре.
- Н.В.Максимов. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе 5 – 11 сыйныфлар: укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005.
- Я.Х. Абдрәхимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8-11 сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005.
- Ф.С. Сафиуллина.Татар теленнән тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
- Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. – Казан: Мәгариф, 2005.
- Ф.М. Хисамова. Татар теле морфологиясе. – Казан: Мәгариф, 2006.
- М.З. Зәкиев. Татар синтаксисы. – Казан: Мәгариф, 2008.
- Ф.С.Сафиуллина, С.М. Ибраһимов, К.З.Зиннатуллина. Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. – Казань: Татар. кн. изд- во, 2007.
- Х. Сәлимов. Татар теленнән 222 тест. – Казан: Мәгариф, 2008.
- Н.В.Максимов.Татар теленнән дидактик материаллар. – Казан: Мәгариф, 2005.
- Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар.- Казан: Мәгариф, 2008.
- Ч.М. Харисова. Татар теле (теория, күнегүләр, тестлар). – Казан: Мәгариф, 2006.
- Н. С. Гыймадиева. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.Казан,2005.
- http://mon.tatarstan.ru/ - Министерство образования и науки
- https://edu.tatar.ru/ - Электронное образование РТ
- http://kitaphane.tatarstan.ru/ - Национальная библиотека Республики Татарстан
- http://www.tatknigafund.ru/ - Таткнигафонд. Электронно-библиотечная система. Книги на татарском языке
- http://tatkniga.ru/ - Татарское книжное издательство
- http://belem.ru/ - Татар телендә Интернет-белем үзәге
- Татар язучылары - Adiplar.Narod.Ru
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы
Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...
7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе” методик берләшмә җитәкчесе: _________________ Сәмигуллина В.Н....
7нче рус сыйныфында татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе ."Табигать һәм без"
Укучыларда туган як табигатен ярату хисе, аны сакларга омтылыш ,экологик культура тәрбияләү максатыннан һәм эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү ,урман ...
3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)
Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...