Рабочая программа 3 класс к учебнику Хайдаровой. Уку.
рабочая программа по теме

Минахметова Гульнур Нуховна

Программа по литературному чтению для учащихся 3 класса по учебнику Хайдаровой...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_klass_uku.docx.docx73.94 КБ

Предварительный просмотр:

 Аңлатма язуы

        Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.

Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

“Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына әдәби укудан гомуми белем бирүнең стандарты”.  Казан, 2005

 Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту  программасы. 1-11”, 2011ел

«Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту  программасы» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ), 1-4 нче сыйныфлар,  Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2009 . Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова,  Н.Г.Галиева.

Дәреслек. Р.З.Хәйдәрова.  Татар теле  һәм уку китабы. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче  сыйныфы өчен дәреслек.  Казан, Мәгариф,  2009 ел

Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү

      Рус телле балаларга уку дәресләрен укытуның  төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү, телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. гамәли үзләштерелгән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү
  2. укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү
  3. татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында беренчел мүгълүмат бирү
  4. әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү
  5. татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру һәм әдәби зәвык тәрбияләү
  6. әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, гамәлләре һәм гамәл кылырга этәргән сәбәпләрне, геройның эмоциналь һәм әхлакый кичерешләрен аңларга һәм әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү
  7. халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү
  8. укучыларда эхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.    

      Дәреслек. Р.З.Хәйдәрова.  Татар теле  һәм уку китабы. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче  сыйныфы өчен дәреслек.  Казан, Мәгариф,  2009 ел

  Барлыгы  -  68  сәгать, атнага - 2сәгать.

Программаның тематик эчтәлеге (68 сәгать)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яңа уку елы котлы булсын! (10 сәг.)

Яңа уку елы белән котлый белү.

Яңа уку елына әзерлек, нинди уку-язу әсбаплары кирәклеге турында сөйләшү.

Өй эшләрен эшләү турында фикер алышу.

Үзең укыган сыйныф турында мәгълүмат бирә белү.

Мәктәптә дежурлык хезмәте турында сөйли белү.

Китапханәгә барырга чакыру, нинди китаплар уку турында сөйләшү.

Яңа уку елы белән котлыйм. Син бүген бик матур.

Син нинди дәфтәрләр алдың? Шакмак-лымы, сызыклымы? Минем сумкам яңа.

Синең өй эшең бармы? Мисал эшлим, мәсьәлә чишәм,

Безнең сыйныфта 25 укучы, 10 малай, 15 кыз. ...

Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте,  ... .

Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син китап укыдың?

Башлана,  уңыш, тели,  килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә, ача, хезмәт,  хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата, китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, хикәя, ярдәм, турында, дистә саннары: ун, егерме.

Ашханәдә (5 сәг.)

Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү.

Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү.

Табын әзерләү турында сөйләшү.

Чисталык кагыйдәләрен сөйли белү.

Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. ...

Миңа өчпочмак кирәк.

Мин өстәлгә тәлинкә куям. Тәлинкә янына кашык, ... .

Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый.

Табын янында сөйләшми.  

Ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, каймак, кесәл, төрле, кайнар, пилмән, кош теле, идән, төште, тәлинкә янына, тук, ач, ватыла, вата, аш вакыты, ялган, ялганлый, әдәпле.

Көзге уңыш (3 сәг.)

Базардан җиләк – җимешләр, яшелчәләр сатып ала белү.

Көзге урман билгеләрен әйтә белү.

Бүген ял көне. Без әтием, әнием белән базарга бардык.

Базар бик бай.

Без базардан бик күп яшелчәләр, җиләк – җимешләр алдык.

Үләннәр саргая, чәчәкләр шиңә. Яфраклар коела.

Быел, кавын, карбыз, байлык, матурлык, иң, теге, саргая, шиңә, үлән, кайбер, өлгерә

Без әти-әниләргә булышабыз (7 сәг.)

Г.Тукай турында сөйли белү.

Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү.

Өй эшләрендә катнашу турында әйтә, сорый белү.

Гаиләнең бергә ял көне үткәрү турында сөйли белү.

Укылган әсәрләрдәге образларга бәя бирә белү.

Г.Тукай – бөек шагыйрь.  ...

Минем әни – сатучы. Ул базарда эшли.

Мин әтигә булышам. Без әти белән кибеткә барабыз, ашамлыклар алабыз. Мин идән юам, ә син нишлисең?

Ял көне күңелле үтә. Без бергә ял итәбез. <...>

Айдар - эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша. <...>

Шагыйрь, шигырь, әсәр, өлкәннәр, кечкенәләр, булыша, су сибә, җир казый, тәрбияле, минемчә, синеңчә, сатучы, тегүче, эшче, үзем, тапты, алдында, артында, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез, әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез,  саф һава, эшчән, ялкау, үзе, белә, каршында, өстендә, астында, тәрәзә, эри.

Туган якка кыш килде (7 сәг.)

Һава торышы турында сөйләшә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү.

Кышкы каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Көн нинди? Көн аяз, салкын, җил исә, буран. ...

Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?

Син кышкы каникулда нишләдең? Мин чаңгыда шудым, компьютерда уйнадым. <...>

Һава торышы, кар бөртеге,  аяз, биек, шатланды, чаңгы ярышы, кинәт, егылды, сынды, ерак, ярдәм итә.

Без шәһәрдә һәм авылда яшибез (6 сәг.)

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында мәгълүмат бирә белү.

Үз фатирың турында сөйли белү.

Безнең шәһәр матур, зур. Анда музейлар, театрлар бар, кибетләр күп. <...>

Безнең авыл елга янында урнашкан. Йорт янында яшелчә бакчасы бар. <...>

Мин икенче катта, 57нче фатирда яшим. Безнең өч бүлмә бар: йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе.

Бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, аш бүлмәсе, якты, йокы бүлмәсе,  кунак бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йорт, бакча,  чишмә, агач.

Татарстан – минем Ватаным (4 сәг.)

Татарстанның дәүләт символикасын әйтә белү.

Татарстанда үскән игеннәрнең исемнәрен әйтә белү.

Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре турында әйтә белү.

Татарстанның үз дәүләт символлары бар.

Безнең республикабызда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләт кешеләре яши.

Син нинди телдә сөйләшәсең?

Аның туган теле нинди?

Файдалы казылмалар, арыш, бодай, борчак, чөгендер, искиткеч, үз флагы, туган җир, милләт, дәүләт, туган тел

Яз килә, яз көлә (4 сәг.)

Язгы табигать турында сөйли белү.

8 нче Март бәйрәменә бүләк әзерләү турында сөйли белү.

Бәйрәм белән котлый белү.

Кошлар турында мәгълүмат бирә белү.

1-2 нче сыйныф сөйләм үрнәкләре.

Без әниләргә, әбиләргә, апаларга бүләк бирәбез.

Мин әнигә булышам: гөлләргә су сибәм, савыт – саба юам.

Кадерле әнием! Сине 8 нче Март белән котлыйм. Сиңа озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

Кошлар – безнең кагатлы дусларыбыз. Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. Бездә кышлыйлар. Без аларга җим куябыз.

Аяз, күңелле, көлә, шатлык, бәхет, гомер, булышам, канатлы, зарарлы, канат, җим, җимлек

Әдәпле булыйк! (6 сәг.)

Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белү.

Туган көнгә чакыра белү әдәбе.

Транспортта зурларга урын тәкъдим итә белү.

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

Укылган хикәяләрнең эчтәлеге аша геройларның әдәпле булуына бәя бирә белү.

Өлкәннәрне, дусларыңны бәйрәмнәр белән котлый белү.

Өстәл артына рәхим итегез! Олег, утыр, чәй эч, шикәр ал.Ашларыгыз тәмле булсын! Рәхмәт. Сезгә бик зур рәхмәт.

Саша, сине туган көнгә чакырам. Туган көн сәгать икедә башлана.

Илдар – әдәпле малай, чөнки ул әбигә урын бирә. Әби, монда буш урын бар, утырыгыз.

Исәнмесез, мин – Оля, миңа Алсу кирәк иде.

Айдар – тәртипле малай, әбигә булышты.

Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

Рәхим итегез, чакыра, тәмле булсын, ярты, барлык, буш, урын,  егыла, , әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы, шалтырый, чакырыгыз, борчый,  шатлык, бәхет, сәламәтлек, озын.

Кечкенә дусларыбыз (5 сәг.)

Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау турында сөйләшү

Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында сөйләшү.

Нинди кошлар бездә кышлый? Син кошларга җимлек ясадыңмы? Кая куйдың?

Минем этем бар. Ул бик матур, акыллы, хәйләкәр. Ул ак (кара) төстә. Акмуенның койрыгы озын, йомшак, күзләре кечкенә.<...>

Хәйләкәр, өрә, саклый, хуҗа, тәпи, терелә, тәрәзә, чукый, канат, куна, койрык, озын, кара карга, гадәт, тычкан, тышкы кыяфәт, маэмай, тыңлый, Акмуен, Акбай, Актырнак.

Күңелле җәй, ямьле җәй (9 сәг.)

Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү.

 Балаларның яраткан җәйге уеннары турында сөйләшү.

Җәйге Сабантуй турында сөйләшү.

Мин урманга барам, урманда җиләк, гөмбә җыябыз.

Җәй көне су коенам, чумам, кызынам, балык тотам. <...>

Мин футбол уйныйм. Ә мин  велосипедта йөрим.

Сабантуй -  зур бәйрәм. ...

Җиләк, кып-кызыл, җыям, эре, күп, агулы,  яңгыр, кызына, су коена, чума, балык тота,   чүп утый, качышлы, әбәкле, туп, атта чаба, чүлмәк вата, баганага менә.

Кабатлау

2 сәг.

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР

               Тыңлап аңлау

- Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

- сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

            Диалогик сөйләм:

- Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

   Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

- тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

- укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

- үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

               Уку

- Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

- хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

- дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

- укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

- кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

- укыганда сүзлекләр куллана белү.

   Язу

- Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

- бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

- конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру

3 нче сыйныфны тәмамлаучы  укучыларның ел ахырына   үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:

1. -Дәфтәрегез кайда?                       8.  Ул юл аркылы чыга.

    -Дәфтәребез өстәлдә               9.  Яздан бирле яңгыр юк.        

2. -Апалары кайда яши?              10. Ул ел саен авылга кайта.

    -Апалары авылда яши.              11. Китап өстәл өстендә(астында,алдында,артында).

3.  Татарстанда иң зур шәһәр-Казан.              12. Бүген салкын,чөнки җил бар.

4.  Бу китап  бик кызыклы.              13. Бүген җылы,ләкин яңгырлы.

5.  Мин язмадым әле.              14. Бу китап матур,ә теге китап матуррак.

6.  Ул укыды инде.              15. Ул балалар өчен китаплар язган.

7.  Ул Азат кебек тырыш.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау.

-

0.5 – 1 минут

1 – 1,5 минут

1,5 – 2 минут

2.

Диалогик сөйләм.

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм.

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

5.

Уку.

20 сүз

30 – 35 сүз

45-50 сүз

55-60сүз

   

    Тыңлап аңлауны бәяләү

- Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, “5” ле куела.

- Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, “4” ле куела.

- Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3” ле куела.

- Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “ 2” ле куела.

       Диалогик сөйләмне бәяләү

 - Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча  репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

- Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

    Укуны бәяләү

- Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, “5” ле куела.

- Текстның эчтәлеген  аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда, “4” ле куела.

- Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

- Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча,  орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2” ле куела.

Дә

рес

Тема буен

ча

                 Тема

Дәрес тибы

Лексика

Грамматика

Үткәрү

вакыты

Искәрмә

Кабатлау

Яңа

Кабатлау

Яңа

Яңа уку елы котлы булсын! (10 сәг.)

1

1

Мәктәптә Белем бәйрәме.

ЛГКК

башлана, уку елы, исемнәре, телим

белем бәйрәме, килешә, кәеф уңыш

Кемне? Кемгә? -сорауларына җавап бирү.

3.09

2

2

Бәйрәм белән котлыйм!

ДМС

уку-язу әсбаплары, лексикасы, шат, өстендә, астында

көндәлек, буйлы, шакмаклы, хата, өй эше

Нәрсә? Нәрсәне? -  сорауларына җавап бирү

6.09

3

3

Ш .Галиев. “Онытылган “ .    

ЛГКК

онытылган, өйдә калган

10.09

4

4

Дежур укучы.    

ЛГКК

тәрәзә, ачты, су сипте, такта сөртте, булышта, акбур куйды

кыңгырау, дәрес, шалтырады, дәфтәр, таратты

Фигыльнең үткән заман формасы

13.09

5

5

Без диктант язабыз.

ЛГКК

нокта, өтер, сорау, кечкенә, җиңел

хатасыз, хата, белән, тикшерә, өчле ала

Аның хатасы төзелмәсе

Ләкин,чөнки теркәгечләре

17.09

6

6

“Чын иптәш”. М.Галләмова.

ЛГКК

хикәя укыды, мисал чиште

ярдәм сорады, аңлата

Үз алмашлыгын зат-сан белән төрләнеше

20.09

7

7

Китапханәдә.

ЛГКК

алдында, еш, артында, янында

китапханә, китапханәче, кызыклы, маҗаралы

Хәзерге хикәя фигыльнең күплек саны.

24.09

8

8

Р.Миңнуллин.”Санарга өйрәнәбез”.

ЛГКК

1-10 га кадәр дистә саннары

тәнәфес, турында

Хәзерге хикәя фигыльнең күплек саны

Җыю саны

27.09

9

9

“Белем бәйрәме” темасы буенча йомгаклау дәресе.

ДМС

тема буенча лексиканы кабатлау

1.10

10

10

Б.С.Ү. “Без татар халык ашла-рын яратабыз”. Хикәя төзү.

ЛГКК

4.10

Ашханәдә (5 сәг.)

11

1

Б. Рәхмәт. “Аш вакыты “ шигыре.

ЛГКК

кашык, авыз, чәнечке, пычак

аш урыны, әдәпсез, чайкый, әдәпле

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирү

8.10

12

2

Ш.Галиев. “Кунаклар”шигыре.

ЛГКК

өлеш

төрле-төрле

11.10

13

3

 “Икмәк”. Х.Гарданов хикәясе.

ЛГКК

кеше, куйды

төште, яңадан

һәм теркәгеченең, -да/-дә кисәкчекләре нең сөйләмдә кулланылышы

15.10

14

4

“Тәлинкәне кем ваткан?” С.Баруздин хикәясе.

ЛГКК

балалар бакчасы, көндезге аш вакыты, иртән, көндез

ватылды ватык, ялганлый, ялган, үзе

Сүзнең төрле мәгънәләре

Билгесез үткән заман хикәя фигыле

18.10

15

5

“Ашханәдә” темасын  йомгаклау дәресе.

ЛГКК

тема буенча лексика

22.10

Көзге уңыш (3 сәг.)

16

1

“Базарда”.

ЛКФ

яшелчә, җиләк-җимеш, исемнәре

бай, рәт, кавын, әфлисун, өрек, йөзем, борыч

Сыйфат дәрәҗәләре

Өндәү җөмләләр: көн нинди матур!

29.10

17

2

Р.Миңнуллин.  “К” лар тулган бакчага “ шигыре.    

ЛКФ

карлыган, кәбестә, кишер, кыяр, кабак, кузгалак

яраткан, якын, кыстый

Иялек килешендәге исем+тартымлы исем грамматик төзелмәсе

1.11

18

3

“Көзге уңыш” темасын кабатлау дәресе.

ДМС

тема буенча лексика

12.11

Без әти – әниләргә булышабыз (7 сәг.)

19

1

Г.Тукай –бөек шагыйрь.

ЛГКК

шагыйрь, шигырь

әсәр, тормыш юлы, бөек, өлкәннәр

15.11

20

2

Г.Тукай. “Безнең гаилә” шигыре.

ЛГКК

Тычкан, йоклый, сөт, чәй эчә, шикәр, янында, өстендә

бергә, ата-ана, хатын-кыз, балачага

Сан төркемчәләре. Малайлар, кызларның татарча исемнәре

Парлы сүзләр

19.11

21

3

Без эш сөябез.

ДМС

54 нче дәрес лексикасы

парлы сүз

22.11

22

4

Б.С.Ү.” Минем гаиләм”. Хикәя төзү.

ЛГКК

гаилә темасы буенча лексика

26.11

23

5

И.Әхтәмов. “Ана рәхмәте” хикәясе.

ЛГКК

белем, бит, соң, эшчән, тырыш, әдәпле

үбә, диде, чисталык, игътибарсыз

Рөстәмнең әнисе -грамматик төзелмәләре

29.11

24

6

И.Туктар. ”Авыраяк” хикәясе

ЛГКК

анда, озак, боз, тимераяклар,би ял әй, каршында, чыкты, артында, бүрек, тәртипле, тәртипсез

инде, бәйли, уяна,эзли, эри, җитез

Алдында, артында, янында, өстендә, астында, каршысында -бәйлек сүзләр

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

3.12

25

7

“Без әти- әниләргә булышабыз” темасын кабатлау дәресе.

ЛГКК

тема буенча лексика

6.12

Туган якка кыш килде (7 сәг.)

26

1

Ә. Ерикәй. “Беренче кар”шигыре.

      ЛГКК

салкын, кар, кыска, озын, ап-ак, буран, Кыш бабай

киң кыр

Антонимнар

10.12

27

2

Кыш көне һава торышы.

ЛГКК

һава торышы, аяз, төньяк, көньяк, шугалак, кәшәкә

13.12

28

3

Дуслар.

 

ЛГКК

егылды, якын

ярышы, сынды, бервакыт

17.12

29

4

Тауда.        

ЛГКК

чана

чаңгы

тимераяк

20.12

30

5

С.Урайский “Чыршы янында” шигыре      

ЛГКК

чыршы, ел буе, бизәлгән, ылыс, матуррак

Яңа ел бәйрәме -грам. төзелмәсе. Сәгать 12 дә - гр. төзелмәсе

24.12

31

6

Б.С.Ү.”Минем кышкы ялым”. Хикәя төзү.

ЛГКК

Шуарга яратам -грам. төзелмәсе

27.12

32

7

“Туган якка кыш  килде” темасын йомгаклау.

ДМС

тема буенча лексика

14.01

Без шәһәрдә һәм авылда яшибез (6 сәг.)

33

1

Без шәһәрдә яшибез.

ЛГКК

шәһәр

Казан шәһәре

Бауман урамы

Бауман урамында

17.01

34

2

“Дима шәһәрдә яши” тексты.

ЛГКК

киң

озын

биек

Автобус белән бара - грамматик төзелмәсе

21.01

35

3

Безнең авыл.

ЛГКК

Бәрәңге, үлән

мәйданчык

Бәйлек сүзләр

24.01

36

4

Б.С.Ү.”Минем туган шәһәрем” Хикәя төзү.

ЛГКК

28.01

37

5

Х.Гарданов. ”Безнең урам” шигыре.

ЛГКК

Һөнәр исемнәре

31.01

38

6

“ Шәһәрдә һәм авылда” темасын  кабатлау.

ДМС

тема буенча лексика

4.02

Татарстан  - минем Ватаным (4 сәг.)

39

1

“Татарстан – минем Ватаным”.

ЛГКК

киң, тирән, куе, урман

Ватан, туган җир, туган ил, арыш, кара, аягын, файдалы, казылма, табигать, бодай

Татарстанның үз гербы - грам. төзелмәсе

7.02

40

2

Татарстан шәһәрләре.      

ЛГКК

Чистай, Зәй, Алабуга. Түбән Кама, Мәскәү, Әлмәт, тора, яши, кат

11.02

41

3

Б.Рәхмәт. “Әби белән бабушка” шигыре.

ЛГКК

милләт

дәүләт теле

туган тел

14.02

42

4

“Татарстан Республикасы” темасын  йомгаклау.

ДМС

тема буенча лексика

18.02

Яз килә, яз көлә! (4сәг.)

43

1

Г.Тукай. “Бу кайсы вакыт?” шигыре

ЛГКК

21.02

44

2

8 Март-әниләр бәйрәме.

ЛГКК

өй хезмәтенә караган лексика; бүләк, уңышлар

озын гомер, бәхет, сәламәтлек

25.02

45

3

Г.Лотфи. “Эш үткәч,үкенүдән файда юк” хикәясе.

ЛГКК

агач башында, янында, артында

таш, томшык, файда

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльләр

28.02

46

4

“Яз” темасын кабатлау.

ДМС

тема буенча лексика

4.03

Әдәпле булыйк! (6 сәг.)

47

1

М. Галләмова.“ Трамвайда”.  

ЛГКК

картлар, як-ягы, буш

Чөнки-теркәгече белән кушма җөмләләр төзү

7.03

48

2

В.Осеева. “ Бер әби ич”.

ЛГКК

артта, үзенең

тайгак, аяк асты, күрше

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Ул алмашлыгы ның Ч.к-тә төрләнүе

11.03

49

3

“Бер әби ич” тексты өстендә эш.

д/м сөйләм

14.03

50

4

“Өч ул”. Дәрдемәнд.

ЛГКК

ярты алма

улы

Аның әнисе

Аларның әнисе

18.03

51

5

Дәрдемәнд. “Өч ул”  тексты  БСҮ

ЛГКК

21.03

52

6

“Әдәпле булыйк!” темасын кабатлау

тема буенча лексика

1.04

Кечкенә дусларыбыз (5 сәг.)

53

1

М.Галләмов. “Дуслар” хикәясе.

ЛГКК

актырнак, авырта, ярдәмчел, тырыш, әдәпле, йөгерә, өрә

тимә, саклый, терелә, рәхимле

Исемнең төшем килешендә төрләнеше

4.04

54

2

Ү.Саттаров “Уйныйсы килә” хикәясе.

ДМС

аннан соң

кичә, иртәгә, бау, башта, тешли, кушты

Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану

Уйныйсы килә - грамматик төзелмәсе

8.04

55

3

Минем песием.

ЛГКК

акыллы, көчле, йомшак, тыңлый, тычкан

хәйләкәр

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану

11.04

56

4

Б.С.Ү.” Минем этем (песием)”. Хикәя төзү.

ЛГКК

15.04

57

5

“Кечкенә дусларыбыз"

темасын кабатлау.

ДМС

тема буенча лексика

18.04

Күңелле җәй, ямьле җәй! (9 сәг.)

58

1

Җәй җитә.

ЛГКФ

җәйге, җиләк, ямьле, күңелле, болын, җыя, озыная, кыскара

салават күпере, яшенле яңгыр, бал корты, кыздыра, тәмамлана

22.04

59

2

“Төсләр” әкияте.

ЛГКК

күбәләк, төс, өчпочмак, гөлҗимеш

канат, мактана, тату

Чагыштыру, артыклык дәрәҗәләре, әйт әле - грамматик төзелмәсе

25.04

60

3

М.Гафури. “Җәйге эш вакыты” шигыре.

ЛГКК

халык, болын

чалгы, тырма, куя, сәнәк, печән, чаба, җыя, кибән

29.04

61

4

Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?” шигыре .

ДМС

җир җиләге, балан, кура җиләге

Ләкин,чөнки -теркәгечләре белән кушма җөмләләр төзү

2.05

62

5

В.Катаев “Гөмбәләр”.

ЛГКК

агулы гөмбәләр

ашарга ярый торган гөмбәләр

чебен гөмбәсе

ак гөмбә

6.05

63

6

Х.Халиков “Витаминлы аш”.

ЛГКК

тәмле ис, җитми, каймак

кычыткан, мәтрүшкә, гөлҗимеш

Кушма сүзләр

13.05

64

7

Б.С.Ү.”Су коену”темасына хикәя төзү.

ЛГКК

су коена, йөзә, кызына, җылы, еш

чума, суга, сикерә, тирән, сай

чума, суга, сикерә, тирән, сай

16.05

65

8

Сабантуй.

ЛГКК

чүлмәк вата, көрәшә, атлар чаба, баганага менә

20.05

66

9

“Күңелле җәй, ямьле җәй” темасы буенча үтелгәннәрне кабатлау. Тест.

ДМС

23.05

67

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау.

ЛГКК

27.05

68

3 нче сыйныфта үтелгәннәрне йомгаклау.

ЛГКК

30.05

     Укыту-методик комплекты

1. Рус мәктәпләрендәге рус тѳркеме укучыларына әдәби укудан  гомуми белем бирүнеӊ дәүләт стандарты, Казан, 2005

2. Хәйдәрова Р. З., Малафеева Р. Л.«Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар». Казан, «Мәгариф», 2011 ел.

3. Хәйдәрова Р.З.,  Н.Г.Галиева. «Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар телен укыту  программасы» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ), 1-4 нче сыйныфлар,  Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2009 ел

4. Хәйдәрова Р. З. Татар теле  һәм уку китабы. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче  сыйныфы өчен дәреслек.  Казан, Мәгариф,  2009 ел

5. Татар теле дәресләре. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма. Казан, 2007 ел.

6.  Л.Ә. Гыйниятуллина, Р.З.Хәйдәрова. Татар теленнән эш дәфтәре. Яр Чаллы, 2011ел

      Кулланылган әдәбият һәм укыту чаралары

 1. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма.-тулыл. 3 басма.- Казан:Мәгариф, 2002

 2. Закирова К.В. Иң матур сүз. Казан. Мәгариф, 2000.

 3. Зиннурова Ф.М.  Уйнап укый сабыйлар: Логопедлар. Тәрбиячеләр. Укытучылар өчен метод. Кулланма.- Казан:Мәгариф,2007.

 4. Нигъмәтуллина Р. Р. Татар теле өйрәнүчеләргә  кагыйдәләр һәм күнегүләр. Казан, “Мәгариф”, 2005

 5. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы

 6. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 матдә).

 7. Хәйдәрова Р.З., Л.Ә.Гыйниятуллина . Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 3 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен  кулланма. Казан:Мәгариф, 2006.

  8. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа 7 класс к учебнику Хайдаровой.

Программа по тат. языку в 7 классе....

Рабочая программа 7 класс к учебнику Хайдаровой Р.З.Тат.литература.

Программа по тат.литературе к учебникам Хайдаровой Р.З. для учащихся 7 класса....

Рабочая программа 8 класс к учебнику Хайдаровой.

Программа по тат.языку к учебникам Хайдаровой Р.З.  для учащихся 8 класса...

Рабочая программа для 9 класса к учебнику Хайдаровой Р.З.

Рабочая программа в 9 классе к учебнику Хайдаровой Р.З....

Рабочая программа по русскому языку 5-9 классы .Разработана на основе: - программы: « Русский язык. Рабочие программы. Предметная линия учебников Т. А. Ладыженской, М. Т. ,Л. А. Тростенцовой и других. 5—9 классы »

lt;>Аннотация к рабочей программе по русскому языку для 5-9 классов. Рабочая программа по русскому языку для 5-9 классов составлена в соответствии с нормативными документами: - Федеральный Закон ...

Рабочая программа на основе программы авторского коллектива под руководством В.В.Пасечника (сборник «Биология. Рабочие программы. Предметная линия учебников "Линия жизни" 5—9 классы.» - М.: Просвещение , 2011.),

Рабочая  программа составлена на основе программы авторского коллектива под руководством  В.В.Пасечника (сборник «Биология. Рабочие программы. Предметная линия учебников "Л...

Рабочая программа по русскому языку на основе авторской программы М.Т. Баранова, Т.А. Ладыженской, Н.М. Шанского, Л.А. Тростенцовой, А.Д. Дейкиной (Русский язык. Рабочие программы. Предметная линия учебников Т.А. Ладыженской, М.Т. Баранова и др.)

Рабочая учебная программа по русскому языку основного общего образования   составлена в соответствии с требованиями федерального компонента государственного стандарта общего образования по р...