8 нче сыйныфлар өчен контроль эш
методическая разработка (8 класс) по теме
Йомгаклау контроль эше
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8nche_syynyflar_ochen_yomgaklau_kontrol_eshe.doc | 45 КБ |
Предварительный просмотр:
8нче сыйныф укучысы
---------------------------------------
контроль эше
А1.Нинди төзелмә “кушма җөмлә” дип атала:
1) ике яки берничә гади җөмләдән торган кушма җөмлә;
2) җөмләләре аналитик юл белән бәйләнгән кушма җөмлә;
3) җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.
А2 .Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?
1) 8
2) 12
в) 14
А 3 .Аналитик иярчен җөмлә баш җөмләгә...
1) кушымчалар
2) янәшә тору
3) мөнәсәбәтле сүзләр,көттерү паузасы,теркәгечләр
ярдәмендә бәйләнә.
А 4. Сугыш беткәч, батыр күбәер. Бу җөмләдә иярчен җөмләнең
мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.
- иярчен күләм җөмлә
- иярчен рәвеш җөмлә
- иярчен вакыт җөмлә
А5. Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе куярсың?
Мин шуны яхшы аңлыйм (?) безнең матур тормышта яшәвебез
өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән.
1) өтер
2) ике нокта
3) сызык.
А6.Җир йөзендә канлы сугыш кабатланмасын өчен,
Ятимнәрнең күз яшьләре кабат таммасын өчен
Ныгытабыз илебезне без тыныч хезмәт белән. (Ә.Исхак)
Җөмләгә туры килә торган схеманы күрсәтегез.
1) 2) 3)
= = \= ← ≠ ← ←
А7.Күп иярченлеСы кушма җөмләләрнең ничә төре бар ?
1)4; 2)3; 3)5.
А8.Тыныш билгеләре дөрес куелган схеманы күрсәт.
- “А-т-а ?”
- “Т,-а.-Т”.
- Т “А!”-т.
А9.Үзгәртелмичә кулланылган туры сөйләм ничек атала ?
а)диалог;
б)монолог;
в)цитата.
А10.Сызык ялгыш куелган җөмләне табыгыз.
1)Бүген көн --җылы иде.
2) “Дәрестә кемнәр юк?”- дип сорады укытучы.
3)Зөлфия –дәү әнисенең яраткан оныгы.
А11.Хаталы сүзтезмәне билгеләгез.
1)укытучы сүзе;
2)өч дәрес;
3)һәрбер кешеләр.
А12.Җөмлә чикләре дөрес билгеләнгән очракны күрсәтегез.
1)Ул 2) ике бармагын тешләренә куеп 3)берничә тапкыр сызгырып җибәрсә 4)безнекеләр хәзер сизеп алалар да 5)чабып килеп җитәләр.(Г.И.)
1)1.5;
2)1,4;
3)1,2,4.
А13.Кушма җөмләдә җөмләләр арасында нинди бәйләнеш?
Яңгырлар ява башлагач, җир астыннан тишелеп чыгып килүче бәрәңге үсентеләре күренә.
1)тезүле;
2)ияртүле;
3)иярченле.
А14. .Кушма җөмләдә җөмләләр арасында нинди бәйләнеш?
Яңгырлар ява башлады, җир астыннан тишелеп чыгып килүче бәрәңге үсентеләре күренә.
1)тезүле;
2)ияртүле;
3)иярченле.
А15.Нәрсә ул тезем?
1)бик озын җөмлә;
2)тиңдәш кисәкле җөмлә ;
3) тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу аркасында бик нык җәенкеләнгән гади яки кушма җөмлә.
2. Текст өстендә эш.
(1)“Батырлык!(2) Нәрсә соң ул батырлык? (3)Газинурлар , Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы , әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? (4)Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул ”,- дип яза Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә.
(5) Чыннан да, нәрсә соң ул батырлык? (6)Минемчә , батырлык ул - туган илеңә тугры булу һәм шуны калганнарга исбат итү.
(7) Совет халкы үзенең нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булуын 1941-1945 еллар аралыгында тагын бер кат раслады.
(8)Бөек Ватан сугышы башлангач, һәркем үзеннән зур өлеш кертте. (9)Фронтларда солдатлар, тылда олылар һәм кечеләр (?) һәммәсе, канын һәм тирен түгеп,батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр. (10)Алар үз илләренең патриотлары булдылар.
(11) Бөтен халык та Җиңү көнен- 1945елның 9нчы маен- бик зарыгып көтте.
(12) Көннәр,еллар бер-бер артлы үтә тора.(13)ХХгасырның ишекләрен ябып, яңа гасырга да аяк бастык.(14)Быелгы яз безгә
Бөек Җиңүнең 65 еллыгын алып килә.
(15) Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе -әлбәттә, Җиңү бәйрәме.(16) Без бик яхшы беләбез: күп корбаннар, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул!
(17) Әйдәгез,Бөек Ватан сугышының данлы үткәне,аның үлемсез каһарманнарын һәрвакыт хәтеребездә саклыйк!
В1. Тексттагы сорау җөмләләрне күрсәт.
В2. 6нчы җөмләдәге минемчә сүзе җөмләнең кайсы кисәге була?
1)баш кисәге
2) иярчен кисәге
3) аерымланган кисәге
4)модаль кисәге
В3. 8нче җөмләгә билгеләмә бирегез.
В4. 9нчы җөмләдә сорау билгесе урынына нинди тыныш бил –
гесе куярга?
- өтер
- сызык
- ике нокта
В5. 11нче җөмләдә ни өчен сызык куелган?
1) ия дә , хәбәр дә баш килештәге исем белән белдерелгәнгә
2) тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз
янында
3) аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч
янында
В6. 12нче җөмләдә тезүле бәйләнештә булган сүзләрне күрсәте-
гез.
В7. 15нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр җөм-
нең кайсы кисәге икәнен күрсәтегез.
1)ия
2)хәбәр
3)аергыч
4)хәл
В8. 16нчы җөмләдә иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5 нче сыйныфлар өчен контроль эш
Йомгаклау контроль эше...
Рус төркемендә укучылар өчен 3 нче чиреккә контроль-исәпләү материаллары.(2,3,5,6 нчы сыйныфлар)
Рус төркемендәге укучылар өчен татар теленнән 2 вариантта 3 нче чирекне йомгаклау өчен контроль- исәпләү материаллары....
5-10 сыйныфлар өчен татар теленнән контроль эш текстлары
Биредә укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тикшерү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелгән язма эш текстлары тупланган...
3нче сыйныфлар өчен контроль эшләр
3нче сыйныф укучылары өчен чиреклек контроль эшләр . Тестлар Литвинов дәреслегенэ нигезләнеп төзелде....
3нче сыйныфлар өчен контроль эшләр
3нче сыйныф укучылары өчен чиреклек контроль эшләр . Тестлар Литвинов дәреслегенэ нигезләнеп төзелде....
8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.
8 нче сыйныфлар очен татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты....
4 нче сыйныфлар өчен контроль эш тексты (3 нче чирек)
"Үзәк универмаг" темасын үткәннән соң үткәрергә мөмкин булган контроль эш текстын тәкъдим итәм....