Әкиятләрнең серле дөньясы
классный час (5 класс) по теме
Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик мөмкин. Кичәдә укучылар тарафыннан бик күп шигырҗ юллары, сынамышлар , мәкалҗ - әйтемнәр өйрәнелде, ятланылды. Бу укучыларда сәнгатҗле уку күнекмәләре булдыруда, уку тизлеген арттыруда, иҗади сәләтләрен үстерүдә дә файдалы булыр дип уйлыйм
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ekiyatler_serle.docx | 38.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Әкиятләрнең серле дөняьсы
Фәнис Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге
Кичәнең максаты: укучыларны Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру, әкиятләренә һәм шигырьләренә мәхәббәт уяту.
Кичә башлангыч класс укучылары алдында күрсәтелә.
Кичә үткәреләсе залда «Сынмас рухлы шагыйрь» исемле китап күргәзмәсе куелган.Ф.Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация.
Экранда Ф. Яруллинның портреты һәм түбәндәге шигырь юллары язылган:
Фәнис абый әкиятләрен
Беләсезме, дуслар, сез?
Белмәсәгез, сөйлим әле,
Бер утырып тыңларсыз.
Алып баручы:
Авыл үзенең ягымлы һәм шәфкатьле табигате белән җаннарда олылык һәм мәрхәмәт уятса, аның җор күңелле кешеләре туган телнең нәфислеген һәм олылыгын тоярга өйрәтәләр. Капка төбендә өелеп куелган бүрәнәдә һәр кич саен карт-корысы, бала-чагасы җыела. Картлар җен-пәриләр турында әкиятләр сөйли. Малай-шалай ул әкиятләрне үз күңелләре, үз хыяллары аша уздырып, әкият каһарманнарына тагын да куркынычрак, серлерәк төсмерләр бирә. Әкиятләр сөйләнеп беткәч, әңгәмә тормыш хәлләренә күчә.
Әнә шундый бик матур табигате, ямьле кешеләре булган Баулы районы Кызылъяр авылында бер малай дөньяга килә. 1938нче елның 9нчы феврале була ул. Кем соң ул дип сорыйсызмы?! Ул-Татарстанның халык шагыйре— Фәнис абыебыз Яруллин.
Фәнис кечкенәдән үк бик аралашучан һәм тәэсирләнүчән була. Биегрәк тауга менсә дә, матур-иркен болында йөрсә дә көчле тәэсирләнүдән күңелендә әллә нинди хисләр ташкыны кузгала, Фәнис ул ташкынның басымына чыдый алмагач, агач башларына үрмәли, тирән кыялардан суларга чума. Әмма күңел ярсуы басылмый. Нәрсәдән бу? Малайның күңеленә соңыннан гына китереп бәрә: «Бу бит хисләрнең шул рәвешчә тышка, иреккә чыгарга ашкынуы. Ә аларны ничек чыгарырга? Шигырь аша, иҗат аша.
Ф.Яруллин шигырьләр язып карый. Әмма шагыйрь булып туган кешегә дә талантын ачар өчен күп нәрсә кирәк. Иң беренчесе—уку. Тик тормыш син теләгәнчә генә бармый шул. 1938нче елда туган әдипнең балалык һәм үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорга туры килә. Ачлык, хәерчелек, ятимлек. Фәнисләр бер анага—алты бала. Алты пар күз һәр иртәне,һәр кичне әниләренең көлтә бәйләп, чүп утап яргаланып беткән кулларына текәлә. Бу күзләрнең һәммәсендә бары бер генә сорау: буген нәрсә ашатасың? Икмәк булган җирдә генә хикмәт була диләр. Ә Фәнисләр өендә икмәк сирәк кунак була. Бәлки шуңа күрәдер, күңелгә оялаган иҗат күбәләге бер-ике талпына да тагын тына. Укырга да мөмкинчелек юк. Чөнки Кызылъяр авылында җидееллык мәктәп кенә. Район мәктәбендә күбесенчә әтилеләр генә укый. Дөрес, аларга ияреп Фәнис Баулы район мәктәбенең сигезенче классында бер ел укып йөри. Әмма күңелендә туа башлаган шигъри чәчәкләренең өстенә ямаулы бишмәтен ыргытып эшкә керергә туры килә аңа.1954нче елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957нче елда, аны гаскәри хезмәткә - армиягә алалар.Фәнис армиядә һава укчы-радистлар мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуларына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын белем алуга юнәлтә: 1965нче елда урта мәктәп программасын тәмамлый. 1970нче елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлеген бетерә. Шул елларда илһамланып - дәртләнеп шигырьләре аерым җыентыклар булып басылып чыга башлагач, үзенең шигырьләренең ихласлыгы, эчкерсезлеге белән ул бик тиз танылып китә. Балалар өчен дә, олылар өчен дә бер тигез дәрәҗәдә матур итеп яза ул. Шуңа күрә аның шигырьләрен барысы да бик яратып укыйлар.
Әйдәгез әле, без дә аның сезнең өчен язылган бер-ике шигырен тыңлап үтик.
Укучылар шагыйрьнең «Туган ягы кирәк кешегә», «Чират», «Сәрби әби», «Кыям белән куян», «Озак яшәүнең сере», «Сабак алды», шигырьләрен укыйлар.
Яраткан язучыбыз нәкъ егетләрчә яши.«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диләр бит. Фәнис тә үз каләмен бик уңышлы рәвештә шигырьләр язуда да, хикәя-повестьлар өлкәсендә дә, драма һәм комедияләр өлкәсендә дә, хәтта әкиятләр язуда да сынап карый.
Ә хәзер, укучылар, Ф.Яруллинның әкиятләре турында сөйләшеп алыйк.
Укучылар, сез барыгыз да әкиятләрне бик яратып укыйсыз. Ф.Яруллинның нинди әкиятләрен беләсез, санап китә алмассыз микән? (Укучылар җавабы тыңлана.)
Алып баручы: Ф.Яруллинның әкиятләр иленә керү өчен безгә өч ишекне ачып керергә кирәк икән бит әле: бакыр, көмеш алтын ишекләрне.
(Китап итеп ясалган ишекләрнең берсен бронза, берсен соры, берсен сары төскә буярга)
Нәкъ Фәнис абыегызның «Тылсымлы ачкыч"әкияте инде менә. Әгәр дә сез бу әкиятне искә төшерә алсагыз, бу ишекләрне бик тиз ачарсыз.
Алып баручы «бакыр ишек» янына килеп сөйли:
1нче ишекне ачар өчен Ибрай исемле малай яңа З табышмак уйлап табарга тиеш булган. Ул әйткән табышмакларны сез дә чишеп күрсәтегез әле.
1.һаман матур, һаман яшь.
Ел да чыга яңа чәч. (Агач)
2.Тәңкә-тәңкә чулпы таккан
Зәңгәр күзле кыз бала.
Җем-җем иткән чулпысын ул
Кич кия, иртән сала. (Чулпы—йолдызлар, зәңгәр күзле кыз бала—күк йөзе)
3.Шаулый, ләкин урман түгел,
Йомшак, ләкин юрган түгел. (Иген басуы)
Алып баручы: Беренче бакыр ишекне ачтык. Көмеш ишекне ачу өчен өч мәгънәгә ия булган өч сүз кирәк. Ибрай нинди сүзләр әйтте икән, искә төшереп алыйк әле.
Укучылар: (Төш, өн, яшь).
Алып баручы: Менә бит бергәләп тотынгач икенче ишек тә ачылды. Инде соңгы—алтын ишекне ачып карыйк. Бу ишекне ачу өчен Ибрайга ишек аркылы калын-калын өч китапны алып керергә кушканнар. Бик тырышса да ул аларны күтәрә алмаган. Ничек алып кергән икән ул бу китапларны, укучылар?
Укучылар: (Укып. Китаптагы белемнәрне башына тутырып алып керә.)
Алып баручы:Ибрай шушы алтын сарайга кереп тирән гыйлем диңгезенә чума. Сез дә, балалар, мәктәптә һәм китапханәдә бик тырышып һәм күп укысагыз, нәкъ менә Ибрай шикелле тапкыр һәм зирәк булып үсәрсез.
Әкиятләр иленә керү җиңел булмады. Инде әз генә ял итеп алсак та ярар. Укучылар, Ф.Яруллинның «Имеш-мимеш» әкиятендә 2 санамыш бар.Шушы санамыш ярдәмендә хәзер уйналачак уенны башлаучы укучыны билгелик әле.
Бер бала санамыш укый:
Гөр-гөр гөрлимен,
Вакыт күпме—белмимен.
Вакыт күпме белер идем,
Сәгать тагып йөрмимен.
Гөр-гөр гөрлимен,
Мин бит сезне күрмимен,
Инде озак гөрләдем,
Моннан ары түзмәмен.
(Укучылар белән 1 -2 генә тапкыр «Габдулла, Гөлбану уены уйнала.)
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Гөлбану .(Габдулла)
Син нишләсәң без дә эшлибез
Күрсәт безгә Гөлбану.
Алып баручы: Икенче уеныбыз җитдирәк булыр.
(Икенче санамымышны икенче укучы укый.)
Әй чабамын, чабамын,
Җиргә тими табаным.
Боланнарны өркетәм,
Аю ларны куркытам,
Ябалакны очырам,
Бүреләрне качырам,
Бер сикерәм, бер басам,
Йә табыгыз, мин качам.
Алып баручы: Сезгә,укучылар, «качкан» әкиятләрне табарга кирәк булачак. Мин сезгә хәзер әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез аның кайсы әкияттән икәнен әйтеп бирерсез.( Өзекләр укыйм. 3-4 әкият кирәк.)
-Сүзем шул: телевизорда футбол барганда бөтен халыкның күзе шунда була. Абзарларыннан тавыкларын гына түгел, сарыкларын күтәреп китсәң дә беркем күрмәячәк. Әйдәгез, бер уен вакытында күмәкләшеп авылга барып кайтыйк.
Юк инде, бик теләсәң үзең бар. Без— честный җәнлекләр, -дигәннәр Төлкегә. - Болай итү хәрәмләшүгә керә.
Үлән ашап торсам торырмын, урынымнан кузгалмам,- дигән Бүре. Бүрене кузгата алмагач, Төлке Аюга дәшкән.
(«Урман әкияте»)
-Әйе, - дигән Керпе, - син бик матур. Бу тикле матур алманы минем күргәнем юк иде. Сине атып бәргән кыз я бөтенләй сукырдыр, я артык иркәләүдән бозылгандыр. Мин кешеләрне бераз беләм, нигә дисәң, кайчандыр мин үзем дә берәүнең өендә беркадәр яшәп алдым. Гөнаһларына керер хәлем юк, сине ыргыткан кебек ыргытмадылар. Бакчага ипләп чыгарып куйдылар да оныттылар гына. Ә мин хуҗа малай сөт чыгарыр дип
озак көттем. («Кызыл алма»)
Кыйгак- кыйгак,
Җырым чишмә булып ага.
Авылыбызны эзләүчеләр
Җырым буйлап эзләп таба.
Казның бу җырын ишеткәч, сукыр дию бик куанган, шатлыгыннан чатан- ботан биеп алган. Аннан киткән авылга дип, барысын кырып салырга дип. Беркемне дә жәлләмәгән: ваткан- кырган, бар авылны пыр
туздырган. («Ак каз»)
Әнисе кояшка караган да болай дигән: -Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан. Чөнки җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк.
- Әни, - дигән малай башын иеп,- мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит мине.
(«Кояштагы тап»)
-Табып ала да бер кисәк ак бур, кояшны ясый яңадан. Бу юлы кояшы була ак һәм матур. Бөтен почмакка җәелә ап- ак нур. Бу эш белән ул бик мавыга, рәсемнәре дә көннән- көн матуррак чыга. Өйләренең стенасын, түшәмнәрен, мичләрен һәм идәннәрен тутыра искиткеч рәсемнәр белән.
(«Рәссам кыз»)
-Камыш көймә алтын сарайның капка төбенә килеп туктаган. Гөберле, батыраеп, капканы каккан. Ул арада
капка ачылып киткән һәм эчке яктан ике сакчы килеп чыккан:
-Әй син, хәерче,- дигәннәр сакчылар. - Нигә капка кагасың? Ниең калды монда?
-Мин хәерче түгел, - дигән Гөберле, - мин - Башбармакның кендек әбисе.
Сакчылар шаркылдап көләргә тотынганнар.
(«Биюче бака»)
Алып баручы: Укучылар,Фәнис Яруллинның әкиятләрендә мәкаль-әйтемнәр бик күп. Хәзер шуларны искә төшереп үтик әле. Мин сезгә мәкальнең, әйтемнең башын әйтәм, сез ахырын әйтәсез. Кайсы әкияттән икәнен әйтә алсагыз бигрәк тә яхшы булыр иде.
1.Биргәнгә биш тә күп, (алганга алты да аз.)
(«Бер ярлы белән бер бай.»)
2.Тозсыз белән юнсезне, (күзсез дә белә.)
(«Буар елан.»)
3.Байлык—бер (айлык.)
(«Йолдыз тапкан кыз.»)
4.Нахак сүзне (онытып булмый.)
(«Ак каз.»)
5.Кеше өлешенә (тияргә ярамый.)
(«Иокыбай.»)
6.Карга күзен карга (чукымый.)
(«Бер ярлы белән бер бай.»)
7.Кайгы белән шатлыкны күрер өчен (маңгай күзе кирәкми.)
(«Кызыл алма.»)
8.Бәхетле чагыңда хәтер (кыска була.)
(«Яз кайда кышлый.»)
9.Көлмә кешедән, (авызың өшегән.)
(«Әмәк белән шәмәк»)
Алып баручы:
Менә ,укучылар, Фәнис Яруллин үз укучылары белән шушы рәвешле әкиятләр телендә дә сөйләшергә ярата. Күргәнегезчә, аның әкиятләре олы сәхнәләрдә дә, менә бүгенге кебек төрле кичәләрдә дә башкарырлык замана әкиятләре. Мавыктыргыч сюжет, заманыбыз сурәтләре аша укучыга бик күп файдалы мәгълүматлар җиткерә ул, үгет-нәсихәтсез генә тәрбия кыла, зирәклекне, тапкырлыкны мактый.
Ә хәзер укучылар, 5 нче класс укучылары сезгә Ф.Яруллинның «Зәңгәр күлдә ай коена» әкиятеннән өзек күрсәтерләр.
Алып баручы: Төннәрен барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан,яфраклар шаулаудан, җилләр исүдән туктагач, зәңгәр күлгә төшеп Ай коена икән.
Чөнки ул чисталыкны бик яраткан. Бөтен тәнен исле сабын белән ышкый икән дә күлнең иң тирән җиренә чума – чума коена икән.
(Айның су коенган, су чупылдаткан тавыш ишетелә.Ай җырлый.)
Ай: Чисталыкны бик яратам
Чисталык ул- сафлык ул.
Тәннәрем сихәт алсын,
Йөзләрем яктырсын
Мин тулган ай, түгәрәк ай
Телим һәркемгә якты төннәр.
(Чыркылдап көлгән тавышы килә)
Алып баручы: Шулай әллә ничә тапкыр тәнен сабынлап, әллә ничә тапкыр чумып чыкканнан соң, ул күп итеп төнбоек чәчәкләрен җыярга тотына икән. Ике учы тулганчы ап – ак төнбоек чәчәкләрен җыйганнан соң, Ай үзенең болыттан ишеп ясалган баскычының йомшак басмаларына баса - баса, күккә күтәрелә икән. Күккә менеп җиткәч, кулындагы чәчәкләрен әле бер якка, әле икенче якка ыргытып-ыргытып уйнарга тотына икән.Ә ул ыргыткан төнбоек чәчәкләре күкнең түшәменә кадалып йолдыз булып яна башлыйлар икән.
(Баскычтан менгән тавыш килә)
Менә шулай, яныгыз яктырак, яктырак.
Бар дөнья торсын яктылыктан, һәркемнең йөзе балкысын шатлыктан!
(Ай шат тавыш белән әйтә): Матур төннәр, дусларым!
Алып баручы: Ә бер көнне гадәттәгечә Ай күлдә чума - чума
коенып ятканда, кинәт кенә җил уянган,чөнки җилнең җирдәге койрыгына ялгыш кына бер сукыр тычкан баскан булган.
(Көчле җил улаган тавыш килә) Җил койрыгы авыртуга түзә алмыйча, үрле - кырлы сикергән, аннары авырткан җиренә сулышын өрә башлаган, аның өрүеннән күл читендәге камышлар су өстендәге дулкыннарны уяткан.Йокыдан вакытсыз уянган дулкыннар, күлдә үсеп утырган төнбоек
чәчәкләрен йолкып ташлаганнар,су читендәге бака ефәкләрен йолкып-йолкып, Ай коена торган җиргә китергәннәр. Ай су коенуы белән мавыгып китеп, җилнең йокыдан уянганын сизми дә калган. Ә инде күргәч, судан чыгарга уйлаган, ләкин ул бака ефәкләренә уралган да калган. Ай болай да ыргылган, тегеләй дә ыргылган, ефәк җәтмәдән ычкына алмаган.Айньщ тыны бетә башлаган һәм ул ярдәм сорап кычкыра башлаган.
Ай: Коткарыгыз, батам бит. Батып үләм бит, коткарыгыз, зинһар өчен.
Чуртан: Нәрсә син анда төнне куркытып акырасың, бакырасың?
Ай: Чуртанкай, зинһар дим, коткара күр.Синең тешләрең бик үткен,бу ефәкне ертып ташлау сиңа берни тормый бит, коткар инде, зинһар.
Чуртан: Коткарыр идем дә бит,тешләрем сызлап тора әле. Ярар,сиңа гына димәгәндер бөтен дөньяны яктыртып, бөтен дөньяны сокландырып яшәргә. Аннары ашамый-эчми, бер нәрсә эшләмичә рәхәт яшәвеңнән көнләшеп шартларга җиткән идем, батсаң бат шунда, әйбәт булыр.
Ай: Коткар инде, чуртанкай. Алай диеп мине рәнҗетмә. Минме эшләмим, беләсең килсә мин төн буе бөтен дөньяны яктыртам, мин булмасам төнге юлчылар барыр юлларын таба алмас иделәр, диңгезләрдә кораблар батарлар иде, караңгыда юлбасарлар, караклар бер гонаһысыз кешеләрне таларлар иде бит.
Чуртан: Ярар, ярар, ул кадәр үк яхшы атлы булырга тырышма инде. Караңгы булса, йөрми торырлар кешеләрең. Бәладән башаяк, хуш, сорама миннән ярдәм.(Чуртан юкка чыга)
Ай: Коткарыгыз, батып үләм бит, коткарыгыз.
Гөберле бака: Нәрсә акырасың анда, безнең ефәкне урларга килдеңме, карак.
Ай: Гөберле бака, зинһар өчен коткар мине. Күктә ялтырап торыр вакытым җитә,кешеләр күктә минем юклыкны күрерләр дә хафага калырлар бит.Ә минем кешеләрне бер дә кайгыга саласым килми.
Гөберле бака: Ярар, коткарырмын, тик бер шарт белән генә. Син менә минем тавышымны тыңла, мин матур сайрыйммы? Бак - ка - ка - а.(Гөберле бака ямьсез тавыш белән кычкыра)
Я, матур сайрыйммы? Минем тавышым сандугачныкыннан матуррак бит, шулаймы?
Ай: Сандугачныкыннан матур дип булмый инде. Ләкин син аңа бер дә борчылма, син бит бака, баканың үз җыры, сандугачның үз көе.
Гөберле бака: Ә- ә, шулаймы? Әгәр бөтен җиһанга,бөтен
күлгә ишеттерерлек итеп:
-Гөберле баканың тавышы сандугачныкыннан матуррак дип кычкырмасаң,сиңа бу күлдән чыгу юк, шул күл төбенә дөмегәсең.
Ай: Юк инде, мин ялганлый алмыйм, ялганласам минем йөзем каралачак, ә кара йөзле Айның кемгә кирәге бар?
Гөберле бака: Үзеңә үпкәлә инде алайса, бик мәрхәмәтле буласың килгәч батып үл шунда.
( Бак -ка - ка дип кычкырып чыгып китә)
Алып баручы:Бу зәңгәр күл буенда гына балыкчы яши икән. Аның Айсылу исемле кызы булган. Айсылуның ни өчендер ике битендә уч кадәр миңе бар икән. Үзенең шул миңнәреннән оялып, Айсылу урамга төннәрен генә чыга икән. Шул кыз күл буенда җырлап йөри икән.
Айсылу: Битемдәге миңнәрем
Бетми күпме юсам да
Бәхетлерәк булыр идем
Бака булып тусам да.
(Шул вакытта Ай ярдәм сорап кычкыра)
Айсылу: Ой, кемдер ярдәм сорый түгелме? Күл уртасында ай түгелме соң ул. Әй сөйкемле ай, матур ай, аз гына түз, мин хәзер, хәзер сине коткарам
( Айны тартып чыгара, су чупылдаган тавыш килә)
Менә шулай, чык тизрәк.
Ай: Рәхмәт сиңа Чибәркәй, бик зур рәхмәт, нинди мәрхәмәтле чибәр кыз бит син.
Айсылу: Алай димә, Ай, мин чибәр түгел, мин бик ямьсез, шул ямьсезлегемнән оялып мин,көндезләрен урамга да чыга алмыйм.
Ай: Юк, юк, син чибәр дип ялганламыйм. Чынлап та син бик чибәр. Әгәр миңа ышанмасаң, йөгереп өеңә кайт та көзгегә кара.Хуш чибәркәй, рәхмәт сиңа.(Ай тиз генә чыгып китә)
Алып баручы: Айсылу йөгерә - йөгерә өенә кайткан.Ут кабызган,курка -курка көзге каршына килгән.Озак кына көзгегә карарга йөрәге җитмәгән,ә караса... көзгедәгүзәлләрнең гүзәле бер кыз басып тора икән. Бик озак ышана алмаган кыз моның үзе булуына.Битендәге олы ямьсез миңнәр кая китте икән дип уйлаган ул.Чынлап та, Айсылуның миңнәре кая китте икән соң?
(Укучыларның фикерләре тыңланыла)
Укучылар, Айсылуның тышкы кыяфәте ямьсез булса да, ул эчке дөньясы белән матур.Ә Ай аңа яхшылыгы өчен эчке матурлык күрсәтә, Айсылуга чын матурлык бүләк итә. Шуңа күрә дә:
Ай туганда тудың мәллә
Ай нуры бар йөзеңдә - дип җырлыйлар бит.
Хөрмәтле укучылар,инде менә безнең әдәби кичәбез ахырына якынлашты.Ф.Яруллинның әкиятләре, шигырьләре, хикәяләре, пьесалары бик күп әле,алар барысы да бик тирән эчтәлекле, тәрбияви көчкә ия.Фәнис абыебыз безгә зур иҗат мирасы калдырды, без аның кадерен белик.Әкиятләр, китаплар илендә киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз! Әдәби кичә шуның белән тәмам.
Файдаланган әдәбият:
1.Балачак әдипләре. — Казан; 2002.
2.Фәнис Яруллин// Мәйдан. — 2003. №2.
З.Яруллин Ф. Зәңгәр күлдә ай коена. — Казан; 1990.
4.Яруллин Ф. Тозлы тамчы. Шигырьләр, җырлар, балладалар. — Казан; 1988.
5.Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. 3 томда, 1 том: Повестьлар. — Казан; 1994. 6.Ф.Яруллин. Сайланма әсәрләр.1том ТаРИХ 2002
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Риза Фәхретдин һәм Ислам дөньясы
научная статья...
Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы
Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...
Яратуның серле дөньясы. Сыйныфтан тыш чара.
Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Аны картлык көннәренә кадәр саклаганнар гомерлә...
“Шигърият дөньясы”на сәяхәт.
Ш. Галиевның иҗатына карата әдәби-музыкаль кичә....
Дәрес-викторина "Әкиятнең серле дөньясы".
"Әкиятнең серле дөньясы" (5 сыйныф рус төркемнәре өчен дәрес-викторина)...
презентация "Әкиятнең серле дөньясы".
презентация к уроку "Әкиятнең серле дөньясы"....
Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.
Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;2. Әкиятләрне ...