Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.
план-конспект урока на тему

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү  хисләре булдыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_tehnologiya_kartasy.docx23.13 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең  технологик картасы

Укытучының исем, фамилиясе  -   __Оразсахатова Г.Б.

Сыйныф-____5а_______    Үткәрү вакыты-____11.09.15________   Фән-___Әдәби уку____

  Тема-________ Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.

Дәрес төре-__________яңа материал_______________

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү  хисләре булдыру

Дидактик әсбаплар :

Укытучы өчен-__________________________________________________________________________________________________________________________________

Укучылар өчен-__________________________________________________________________________________________________________________________________

Этап

Дәрес  этабының максаты

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Укучыларда  уңай

энергетика булдыру,

дәрес тәртибенә

күнектерү

Эш ритмына кертү. Укытучының сөйләме.

Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме?

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Укучыларның  тема буенча нигез белемнәрен    

ачыклау

Белем дәрәҗәсен тикшерү.

Әкиятләр ничек башланырга мөмкин?

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Яшәгән ди, булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт..., көннәрдән бер көнне...)

Коммуникатив: укучыларның  укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

 3. Укыту максатын кую

Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.  

Проблемалы ситуацияне тәкъдим итү

“Төлке белән каз”

“Су анасы”

“Өч кыз” мультфильт. карау

Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?

Су анасы нинди герой?

Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя ала. Ләкин  әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар.

Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?

Тылсымлы  әкиятләр төркеменә кертәләр.

Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.

Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була?

Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?

Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора?

Максатлар куя, дәрес темасын  формалаштыра.

Бу әкиятләр хайваннар турында була.

Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.)

(тормыш-көнкүреш әкиятләре)

халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне чишү

Проблемалы ситуацияләрне чишү юлларын ачыклау.

Әкиятләрнең төзелеше турында сөйләшеп китик:

-Башлам. Ул ничек башлана?

-Төп өлеш

-Бетем

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.) Укучылар модель (РАФТ) төзиләр.

  • Борын-борын заманда..

-

-

Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тәэмин итү.

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

Алгоритмнарны телдән кабатлап, типик биремнәрне чишәләр.

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив:  хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Белемнең үзләштерелеш  дәрәҗәсен  тикшерү

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

1. Бу өзек кайсы әкияттән? 1)Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди.

2) Егет көн саен атасы янына керә икән. Атасы моннан:

-Нихәл, улым, дөньяда  ниләр бар?-дип сорый икән.

Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән

3) Сылубикә уйный, көлә. Җилбикәне, әгәр абзыйларыңа дөресен әйтсәң, кара аны, минем усаллыкны күрерсең дип, гел куркытып тора , ди. (8нче слайд)

4) Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы килене булган. Карчык бик явыз икән , ди

Мөстәкыйль эш.  Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

 (“Кәҗә белән Бүре”)

.(“Зирәк карт”)

( “Җил арба”)

.(“Гөлчәчәк”)

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

- Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

- Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?ексияне оештыру.

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Әдәби һәм халык әкиятләре

Разработка урока по татарской литературе...

Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф

Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф  рус төркеме өчен...

"Татар халык әкиятләре" темасы буенча презентация

quot;Әкиятләр" темасы буенча презентация...

Буяу китабы "Татар халык әкиятләре геройлары"

Әлеге китап татар халык әкиятләрен укып, геройларын  буяуга корылган...