Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы
творческая работа учащихся (11 класс) на тему

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында киң таратуга, гамәлгә ашыра баруга мөмкинлек ачты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.fhreddin_hm_islam.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы

Сәхәбиева Луйза Нәфис кызы

Әлмәт шәһәренең Муниципаль Автономияле

7нче гомуми  урта белем бирү мәктәбенең,

II –квалификацион категорияле өлкән укытучысы

Динсезләр каршысында дин галимнәре белән

 сукырлар каршысында кояш яктысы бер төрле.

Ризаэддин Фәхреддин.

      Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты күпкырлы.Эшчәнлегенә күз салганда , аның кайсы өлкәгә ныграк игътибар итүен күрсәтү дә кыен.Ул берүк дәрәҗәдә тарихчы да,  журналист та, педагог та, дин галиме дә.Бу өлкәләрнең һәркайсында тирән эз калдырган шәхес ул.Ләкин иң беренче чиратта дин галиме, ислам белгече дисәк,ялгышмабыз.Чөнки аның бөтен тормыш юлы дин белән (шәкерт, хәлфә, имам, мөдәррис, казый, мөфти), фәнни эшләренең зур өлеше дин гыйлеме белән бәйле.Күпчелек хезмәтләре дини рухта сугарылган.Шунсыз Р.Фәхреддин шәхесен һәм галимлеген тулысынча күз алдына китерү һәм аңлау кыен.

        Р.Фәхреддиннең казый, мөфти булып эшләгәне аның бөтен гыйльми хезмәте озак елларга, лаек булмаган дәрәҗәсендә онытылып торды, исеме дә ишетелмәде, юкка чыкты.Бары тик 1960нче еллар ахырында гына аз-азлап кына матбугатта “тарихчы, дин һәм гыйлем әһеле Р.Фәхреддинов”исеме очрый башлады.        

         Р.Фәхреддин үз повестьларында тәрбияви- әхлакый темаларны ислам дине белән бәйләп, киң планда як тыртып, үзебезнең тәрбия ысулларынүзебезгә үк шифалы яңгыр кебек иң кирәкле чара булуын искәртә.Шулай итеп, Р.Фәхреддин әдәби әсәрләрен үзенең тәрбияви көчен бүгенге көн өчен дә ярарлык итеп иҗат иткән.

          Дин гыйлеме аның гыйльми эшчәнлегенең башыннан азагына кадәр яшел тасма булып сузыла. Тәүге китабының берсе- “Китабы мөкәддимә”(1888) ислам киңәшләре белән язылса, иң соңгысы, төп китабы “Асар”(4томы) дин әһелләренең тәрҗемәи хәлләрен язуга барып  тоташа.

            Ризаэтдин бине Фәхретдиннең дин гыйлеме турында язылган хезмәтләренең тематикасын төрле төркемнәргә бүлеп карарга  була:

  1. Ислам дине турында назари (теоретик) хезмәтләре.
  2. Коръән Кәрим турында.

1

  1. Хәдисләр һәм шәрехләр.
  2. Ислам тарихы
  3. Дин кануннары.Шәригать.Дини йолалар.Кагыйдәләр.

      “Ислам дине” дигән кулъязмасы үзе 5томнан гыйбарәт.Бу мәдрәсәләр өчен уку дәреслеге урыныны йөри.Әлеге монография- дин нигезләре, ислам тарихы, гамәлләре, кануннары, кагыйдәләре һәм вазифалары турындагы системалы зур хезмәт була. Р.Фәхреддин Шәлчеледә укыганда , мәдрәсәнең зур сыйныфларында , үзе сабак бирә башлагач, 5 китабын “Китабет-тәсрыйф”, “Китабел- игътибар”, “Һәдиятелләһфан”, “Әттәхрирел- мөсаффа”, “Тәрбияле бала” басылган була һәм ул шуларга нигезләнепуку ысулына әкренләп яңалык(хисап, этика дәресләре) кертә башлый.”Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле бала” китаплары дәреслек формасында йөри.Әлеге дәреслекләрдә ананың гаиләдәге роле, бала тәрбияләүдә аның җәмгыять алдындагы җаваплылыгы бәян ителә, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү буенча күрсәтмәләр бирелә, төрле холыклы балалар белән эш итүнең ысуллары яктыртыла. «Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кайда барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал— диндер... Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара — әдәп-әхлакне ныгыту»ди Р.Фәхреддин.

       Моннан чыгып, бөек галим әхлакны дини-әхлак кануннарына һәм дөньяви әхлак-сагыш (кагыйдәләргә) бүлә. Беренчесе — мәңгелек канун, икенчесе — үзгәртеп торыр, камилләшә барыр кагыйдәләр. Р.Фәхреддин аңлавымча, дин адәмне әхлакый яктан да сафландыра, әхлакый адәм җәмгыятьне яхшы якка үзгәртергә хезмәт итә. «Ислам дине — балаларны яхшыга өйрәтү дине», — дип раслый ул. Озын сүзнең кыскасы шул — динсезлекнең азагы наданнарның җәмгыятьләре таралу һәм мәдәният бетү, хокук һәм хөррият булмау. «Динсезлек — кешелек өчен һәлакәт ул», —ди галим.

       Ислам диненә шикләнеп, аннан куркып караучыларга бөек галим болай дип язган: «Дин кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Мәрәүвәт, Изгелек, Итәгатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакълек, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, Тәрбия һәм Әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, торышның төзек, гомерлек бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәп».

        Коръән Кәрим, тәфсирләр буенча Р.Фәхреддин зур белгеч. Коръәнне яттан белүче, аять, сүрәләрен хәтердән белүе өчен аны Риза казый,  Коръән хафиз дип атаганнар.Аның күп кенә хезмәтләрендә гыйльми раслаулары, уй- фикерләре еш кына аятьләр белән ныгытыла.

         Р.Фәхреддиннең “Коръән вә табәкәт”исемле китабы Коръәннең яңа басмалары, тәрҗемәләре,тәфсирләре турында мәкаләләре бар. 1908-1917нче елларда “Шура”журналында эшләгәндә дә “Дини багланышлар” дигән рубрика кертеп җибәрә,анда  ислам тарихы турында мәгълүматлар бирелә.Бу журналда Риза казый 700 дән артык мәкалә бастыра.

           Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында киң таратуга, гамәлгә ашыра баруга мөмкинлек ачты.

           Риза мөфти гомеренең соңгы көненә кадәр халыкка хезмәт итә. Әлеге чыгышны Ризаэддин Фәхреддиннең соңгы вәгазе белән тәмамлыйсы килә.Аллаһы Тәгалә аркасында борынгы бабаларыбыз ислам динен кабул иткәннәр, безне дә шул юлга күнднргәннәр, ислам тәрбиясе биргәннәр, мәңге бәхнтле булуыбызга сәбәп булганнар.Ошбу дингә иярүебезгә сөенергә Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиешбез. Ислам динен кабул итүләре өчен борынгы бабаларыбызга дога кылырга бурычлыбыз. Барысы да   Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар.Дин һәм дөньягызны төзек кылыгыз.Үзләребезгә һәм барча әһле исламга тәүфыйк, һидаять бирсен.

Файдаланылган әдәбият

    1.  Гәйсә Хөсәенов. Ризаитдин бин Фәхретдин. -Өфө, 1997. Б.303.

  1. Ризаэддин Фәхреддин.Фәнни- биографик җыентык .-Казан, 1999. Б.223.
  2.  Роза Абзалова- Сәлманова. Иманлы төбәк җәүһәрләре. -Казан, 2008.                                             Б.271.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Яратуның серле дөньясы. Сыйныфтан тыш чара.

Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Аны картлык көннәренә кадәр саклаганнар гомерлә...

Авторлык программасы. Электив курс: “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы”

     “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы” дип аталган электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү уку йортлары өчен тәкъдим ителә. Бу про...

Риза Фәхреддин һәм Ислам дөньясы

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме  - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аер...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...