“Шигърият дөньясы”на сәяхәт.
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Яңа Кәшер санатор интернат-
мәктәбенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Г. Ф. Шайхулова.
Тема: “Шигърият дөньясы”на сәяхәт.
(Ш. Галиевның иҗатына карата әдәби-музыкаль кичә).
Максат: укучыларны Ш. Галиевның тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту; сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү; татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: портреты, китап күргәзмәсе, Ш. Галиев тормыш һәм иҗат юлына багышланган стенгазета, магнитофон, компьютер.
Кичә барышы.
Компьютерда слайдлар күрсәтелеп барыла. Экранда Ш. Галиевның портреты һәм түбәндәге сүзләр укыла.
Мин ышанам могҗизага:
Халык булдыра килә-
Үзен мәңге яшәтерлек
Дәвам тудыра килә.
Мин ышанам: гасырларда
Бар безгә дә урыннар-
Вәкаләтле илче булыр
Оныклар һәм туруннар.
Шәүкәт Галиев.
Укытучы. Кадерле дуслар, мин сезнең барыгызны да тылсымлы “Шигърият дөньясы”на сәяхәткә чакырам.
Анда шундый күңелле булачак. Ни өчен дисезме? Җавабым гади: анда безне өлкәннәр һәм нәниләр ярата торган шагыйрьнең шигырьләре көтеп тора. Ә аның кем булуын менә шушы шигъри юллар әйтеп бирер.
Бик әүвәлге заманда,
Бакырчыда, Казанда,
Яшәгән, ди, бер абый-
Үзе абый, үзе сабый.
Дөньяга ул
Шигырь аша карый,
Һәр баланы тыңлый,
Һәр баланы җайлый,
Шигъри теле һаман
Былбыл булып сайрый.
Ул- Шәвәли Гали.
Ул Шәүкәт Гали.
Ишек шакыган тавыш ишетелә.
Шәвәли. Керергә мөмкин микән?
Укытучы. Укучылар, бездә кунак бар икән бит. Я, кем дип белик үзеңне, шаян малай?
Шәвәли. Мин- Шәвәли,
Шук малай,
Үткен малай,
Ут малай!
Мин-бик уңган,
Өлгер мин,
Юк-бар белән көлдермим!
Бик тапкыр мин,
Җыйнак мин,
Мин,
Мин,
Мин бик
Тыйнак мин!
Укытучы. Менә таныштык та. Укучылар Шәвәли безнең Шәүкәт абый шигырьләрендә еш очрый торган персонаж ул. Шәвәли, син бик тә вакытлы килгәнсең. Бүген бездә бәйрәм бит. Без бирегә татар халкының сөекле шагыйре Шәүкәт Галиевның шигырь кичәсенә җыелдык. Әйдә, син дә бәйрәмебезнең түрендә бул, бергәләп сәяхәткә кузгалыйк.
Сәяхәтебезнең 1нче тукталышы “Туган як ”дип атала. Бу тукталышта без Шәүкәт Галиевның тормыш юлы белән танышырбыз. Шагыйрьнең чын исеме - Шәүкәт Галимулла улы Һидиатуллин. Ул үзенә псевдонимны Шәүкәт Галиев дип ала. Тумышы белән Кайбыч төбәгеннән. Хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында 1928 елның 20 ноябрендә туган. Үсмерлек вакыты сугыш елларына туры килә. Ундүрт-унбиш яшьлек үсмер җир сукалау, тырмалау, авыр-авыр капчыклар төяп дөүләткә ашлык илтү кебек эшләр башкара. Ләкин ыңгырашмый, дошманны җиңү хакына тырыша. Җиде сыйныф белеме булган егетне исап-хисап эшенә куялар. Ул анда да сынатмый. 1 «Туган җирен ихластан яратып, аның салкынын һәм ялкынын да, кырыс тормышын да якын итеп кабул итә: «Туган ягым, аның табигате, - дип яза ул, - сүзгә күчереп бетерә алмаган җыр булып тора… Мин яланаяк җир сөреп йөрдем. Өметләнеп җырлый-җырлый иген иктем. Ул елларның уңышы сыек иде… Күңелгә төшкән орлыклар күпьеллык һәм мул булып чыкты»2 – дип искә ала ул. Шәүкәт кечкенәдән үк табигате белән гади малай булмый, күңеле җырга, шигырьгә тартыла. Бишенче сыйныфта укыганда инде ул шигырьләр яза һәм аларны җыр дәфтәренә терки бара. 20 яшь тулган көннәрдә, ул аларның кайберләрен Кайбыч районында чыга торган «Колхоз бригадасы» гәзитендә бастыра. Шуннан рухланып киткән егет язмаларын Казан басмаларына да җибәрә. Ниһаять, 1949 елда аны район гәзитендә эшкә күчерәләр, башта җаваплы сәркатип, соңыннан мөхәррир вазифасын башкара.
Аның сәләтен тиешенчә бәялиләр, 1953 елда Казанга чакыралар, «Чаян» журналына әдәби хезмәткәр итеп алалар.
Казанда яшәп иҗат итүнең нәтиҗәләре тиз күренә. Бер елдан, ягъни 1954 елда, биредә аның «Яңа көйләр» исемле беренче китабы чыга.
Беренче китабыннан соң озак та тормыйча бүтән иҗат җимешләре дә
укучыларын сөендерә. Бу турыда тулырак итеп без “Китап киштәсе” тукталышында белербез.Укучылар, менә сез экранда аның күп санлы китапларын күрәсез. Аларның барсы да сезнең өчен, балалар өчен язылган. Ш. Галиевның шигырьләре юморга бай, аларда шаянлык, наянлык... Чыннан да аның кыярлары-түбәтәйле, песие-мөгезле һәм сакаллы; чебиләре самолетта оча, куяны физзарядка ясый, ә шөпшәсе, мылтык көпшәсеннән атып, филне бәреп ега. Мондый кызыклы, балаларны әдәпкә, туры сүзле булырга өйрәтә торган шигырьләрен
әлеге кипаплардан табып укырсыз.
3нче тукталыш: “Шигъри тәлгәшләр”. Укучылар, сез сәяхәткә кузгалганчы шигырьләр ятлаган идегез. Әйдәгез, шул шигырьләрне сөйләп алыйк.
Шәвәли. Мин дә күчтәнәч итеп Шәүкәт абыйның шигырьләрен алып килгән идем.
Әйдә, рәхим итеп сөйлә. Татарның бар татар теле,
Урысның бар-рус теле.
Һәркайсының үз анасы,
Һәркайсының үз теле.
Без бит-Тукай оныклары,
“Туган тел ”оныклары,
Оныкларның үз нәселен
Кирәк бит онытмавы.
Ана телем, анам булып,
Мөләем эндәшәсең.
Әнием дә, туган тел дә
Сау-сәламәт яшәсен!
1нче бала
Туган тел
Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма —
Туган телне онытма!
2 нче бала
Шәфкатьле бул.
Карга әйтте:
“Аппагым!”
Керпе әйтте:
“Йомшагым!”
Куян әйтте:
“Батырым!”
Бака әйтте:
“Матурым!”
Ә кешегә
Ни кала!
“Шәфкатьле бул
Син, бала!”
3 нче бала Тыныч йокы!
Тыныч йокы әнкәйгә!
Тыныч йокы әткәйгә!
Тыныч йокы абыема!
Тыныч йокы радиога!
Тыныч йокы үземә!
Тыныч йокы күземә!
Тыныч йокы курчакларыма,
Куяннарыма-куркакларыма!
Тыныч йокы сәгать күкесенә дә,
Тыныч йокы бөтенесенә дә!
Юк, юк, күке уяу ятсын,
Иртән безне уятсын!
4 нче бала Атлап чыктым Иделне...
Сызгандым да балакны,
Таяндым да таякны,
Суздым гына аякны —
Атлап чыктым... Иделне...
«Булмас, булмас»,— дидеңме?
Кем ялган сөйли, минме?
Чын-чынлап чыктым инде,
Нәни иде Иделе —
Башланган җире иде!
5 нче бала Тәмле күмәч.
Түп-түгәрәк күмәч алып
Кайтып киләм кибеттән.
Шулкадәрле хуш исле һәм
Тәмле икән нилектән?
Шундый җылы, шундый йомшак-
Әзләп-әзләп чеметәм.
Әзләп-әзләп чеметәм дә
Шактый гына киметәм.
Тукта әле, нишләп әле
Беләгемне чеметәм?
Сизми дә калганмын икән-
Куенда күмәч беткән.
6 нчы бала Өйгә бирелгән эш.
Кызып кайткан Шәвәли,
Шәвәлидән пар чыга-
Төтенләнеп янгандай,
Әнисенең каршында...
Әнисе:- Чыгасың да югаласың,
Син гел урамда, бала,
Дәресләрең тагын бит
Әзерләнмичә кала!
Уйнап йөрмәдем лә,-ди,-
Күрәмсең, тирләп-пештем,-
Бу бит физкультурадан
Өйгә бирелгән эшем.
Тәртиплеләр.
7 нче бала Кунак малае авылны
Үзенчә күреп таный:
-Исәнме, сыер апай,-ди,-
Исәнме, үгез абый!
Сыер апай, үгез абый
Аңа сокланып кала.
-Шәһәр- шәһәр шул инде, - ди,-
Нинди тәртипле бала!
Онытылган...
Укучылар дәфтәрләрен
Парталарга тезеп салган.
- Дәфтәрләрең кайда,
Мәсгуть?
- Онытылган...
өйдә калган...
Иртәгәсен бар балалар
Кулларына китап алган.
- Китапларың кайда,
Мәсгуть?
- Онытылган ...
өйдә калган...
Башкаларның “дүртле”,
“бишле”,
Мәсгуть тагын “икеле” алган.
- Ник башыңны эшләтмисең?
- Онытылган...
өйдә калган...
Забыл…
Весь класс тетради
разложил,
Затих весёлый гомон.
- Где твоя тетрадь,
Фазыл?
- Забыл…
Оставил дома…
Весь класс учебники
раскрыл,
И вновь вопрос знакомый:
- А где учебник твой,
Фазыл?
- Забыл…
Оставил дома…
Не мог сложить он
два числа,
Соображал с трудом он.
- Где голова твоя была?
- Забыл…
Оставил дома…
4 нче тукталыш “Тапкырлар иле”. Шаян каләмле шагыйрь Ш. Галиевның
иҗат мөмкинлекләре зур. Ул үз укучыларын гүзәл шигъри табышмак-
лары белән дә сөендерә.Әйдәгез әле, “Тапкырлар иле” тукталышында
сезнең дә тапкырлыкны тикшереп карыйк.
Табышмаклар
Көзме, кышмы, язмы, җәйме, | |
Авызына башны тыгып | |
Сакаллы булып туган ул, | |
Су өстендә җәяү йөрим, | |
Бар җирне кызылга буяр, | |
Бик күп телләрне белсә дә | |
Йөртәләр аны һәрвакыт | |
Морзе азбукасы белән | |
Ешне генә ярата ул, |
-Сәяхәтне дәвам итәбез. Киләсе тукталыш “Җырлар мәйданчыгы”.
Ш. Галиев сүзләренә язылган җыр исемнәрен һәм башкаручыларны
экраннан уку. Берничә җырны укучылар башкаруында тыңлау.
Маснавиева З. “Бииләр итек, читекләр”
6нчы тукталыш. “Мактау тактасы”. Әлеге тукталышка туктар алдыннан башта яңгыраган сүзләргә игътибарыбызны юнәлтәбез. (магнитафон тасмасындагы сүзләр яңгырый.) Әйе, нәни Шәүкәтнең сүзләре рас була, әнисе юраганнар тормышка аша. Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы хезмәтләрен күздә тотып, 1972 елда “Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”, “Кызык”, “Тәмле йорт”, “Котбетдин мәргән” исемле шигырь китаплары өчен, Ш. Галиевка Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә, ә 1980 елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан “Заяц на зарядке” китабы өчен ул 1982 елгы Халыкара бүләк – Г. Х. Андерсен исемендәге диплом белән бүләкләнә.
1995 елда “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ә 1996 елда Татарстан язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе була.
7 нче тукталыш. “Мәктәп”.
- Менә без мәктәпкә кайтып җиттек. Сәяхәт сезгә ошадымы?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Риза Фәхретдин һәм Ислам дөньясы
научная статья...
Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы
Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...
Әкиятләрнең серле дөньясы
Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...
Яратуның серле дөньясы. Сыйныфтан тыш чара.
Мәхәббәт – уңай хис, ә уңай хис кешене күркәм, матур итә. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый. Аны картлык көннәренә кадәр саклаганнар гомерлә...
Дәрдмәнд һәм балалар дөньясы
Дәрдмәнд... Әдәбиятыбызга, мәдәниятыбызга бәрәкәтле Оренбург җире бүләк иткән иң зур шәхесләрдән ул....
Тема: « Хайваннар дөньясы”
4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе...
Тема: « Хайваннар дөньясы”
4 нче сыйныф...