Милли бәйрәмнәребез. Каз өмәсе.
методическая разработка (8 класс) на тему

Киямова Роза Минахметовна

 

   Менә бер көнне иртән торып чыгасың-бөтен дөнья ап-ак! Йомшак кар өстенә каз-үрдәк тармаклы-җәпләкле беренче эзләрен салып киткән. Кич-иртә урамнан шыгырт та шыгырт аяк тавышлары ише-телә башлый. Менә кайчан кузгала төрле өмәләр: каз өмәсе, сүс өмәсе, тула өмәсе...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaz_omse.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Каз өмәсе.

              ( Рус мәктәбендәге татар балаларына.

                8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Максатлар: 1. Татар халык бәйрәмнәре турында укучыларның

                       белемнәрен ачыклау. Каз өмәсе йоласы белән тулырак

                       таныштыру.                

                       2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                       3. Укучыларда татар халкының гореф-гадәтләрен  өй-

                       рәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:  Дәреслек, рәсемнәр, телевизор, видеомагнитофон,

                      видеокассета, каз канаты, май канаты, каләм, проектор.

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

    Исәнләшү. Дәреснең максатын әйтү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Өзек уку:

   Менә бер көнне иртән торып чыгасың-бөтен дөнья ап-ак! Йомшак кар өстенә каз-үрдәк тармаклы-җәпләкле беренче эзләрен салып киткән. Кич-иртә урамнан шыгырт та шыгырт аяк тавышлары ише-телә башлый. Менә кайчан кузгала төрле өмәләр: каз өмәсе, сүс өмәсе, тула өмәсе...

  1. Бу өзек кайсы әсәрдән?( “Туган ягым яшел бишек” әсәреннән)
  2. Әсәрнең авторы кем? (Гомәр Бәширов)
  3. Өзектә нәрсә турында сүз бара?(Өмәләр турында)
  4. Нәрсә ул өмә? (Авыр эшне ирекле рәвештә бергә-бергә эшләү)
  5. Сез халкыбызның нинди бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен беләсез?

(Укучылар ясап килгән рәсемнәрне карау, үзләре ясаган бәйрәм күренеше турында сөйләүләрен тыңлау, нәтиҗә ясау.)

  1. Төп өлеш.
  1. Әңгәмә:

-Укучылар, без бүген каз өмәсе турында сөйләшербез. Каз өмәсе турында ишеткәнегез бармы?

  1. Бу турыда нәрсәләр беләсез?
  2. Каз өмәсе елның кайсы вакытында үткәрелә?(Укучылар әсәр-ләрдән укыганнарга нигезләнеп җавап бирәләр.)

2. Укытучы сүзе. Каз өмәсе турында мәгълүмат бирү.

     Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул кызлар өмәсе. Каз өмәсен оештыруның һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы дигән көнне үк, каз башына бер кыз чакыралар. Өмәгә туганнар- ны, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыруны балаларга кушалар.

      Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Чистартылган казларны су буена алып төшеп, юалар.

      Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына. Аннан соң төрле уеннар, җыр-биюләр була.

3.  Дәреслектәге каз өмәсе турындагы язманы уку.

4.  Укылган материал буенча әңгәмә:

  1. Тексттан тагын ниләр белдегез? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)
  1. Телевизордан каз өмәсе турында видеосюжет карау.
  2. Казларның кеше тормышында кулланылуы турында әңгәмә уздыру:
  1. Казларны без ни өчен асрыйбыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Укытучы сүзе:

Каз ит өчен файдаланыла: а) туйга пар каз алып барганнар, ул-туйның хөрмәтле күчтәнәче; б) казны каклаганнар; в) каз мае пешкән яки өшегән урыннарга сөртү өчен дә кулланыла.

  1. Ә казның мамыгын, канатларын ничек кулланганнар?

а) мендәр, ястык, юрган ясаганнар;

  б) каләм эшләгәннәр (каләмне күрсәтү);

в) табаларны һәм пешкән камыр ризыкларын майлау өчен кулланганнар (май канатын күрсәтү);

г) идән себерү өчен файдаланганнар (зур канатны күрсәтү).

7.  Укытучы җөмләләр укый, укучылар + һәм – тамгалары белән дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны билгелиләр:

  1. Авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә эшләү өмә дип атала.
  2. Каз өмәсе һәр елны яз башында үткәрелә.
  3. Беренче чиратта өмәгә туганнарны һәм күрше кызларын дәшәләр.
  4. Кызлар өмәгә кич белән үк килеп җитәләр.
  5. Чистарткач, казларны су буена юарга алып баралар.
  6. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
  7. Су буеннан кайтуга кызларны каз коймагы көтә.
  8. Бу бәйрәмгә егетләр килми, кертелми.
  9. Кунак җыю, кунак сыйлау татар халкында дәрәҗәле эш.
  10. Каз өмәсендә хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңмаган булуы ачыкланган. (Проектордан карап укучылар үз эшләрен үзләре тикшерәләр.)

8.   Дәреслектә Эльмира Шәрифуллинаның “Каз өмәсе” шигыре бирелгән. Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укый.   9. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә уздырыла:

  1. Сез чулпы сүзен ничек аңлыйсыз? Нәрсә ул? (Укучыларның җавабын тыңлау. Рәсемнән чулпыны күрсәтү, аңлату.)
  2. Ястык нәрсә?
  3. “Каз йолка белмәгән кызны егет солтаны сөймәс”,- бу юлларны ничек аңлыйсыз? (Каз йолку һәм чистарту кызларның эшкә осталыгын, уңганлыгын күрсәтә.)
  1. Өйгә эш бирү: 1) шигырьне сәнгатьле итеп укырга  өйрә-нергә; 2) иҗади: әби-бабаларыгыздан онытылган бәйрәмнәр турында сорашып, сөйләргә әзерләнеп килергә.
  2. Йомгаклау.
  1. Бүген дәрестә без нинди йола турында сөйләштек?
  2. Каз өмәсе күренешләре сезгә ошадымы?

Билгеләр кую. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

"Милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз"

Максат: укучыларны милли рухта тәрбияләү, үткәннәрне                 онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү, уйлау,...

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....

Иҗат җимешләребез

Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны  күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына ...

Биектау төбәге тарихында мәгърифәтче галимнәребез. Презентация

Биектау районның борынгы тарихы ерактан килә. Бу төбәк 1236 елга кадәр Болгар дәүләте җирләре булып санала. 1243 елдан соң Алтын Урда дәүләтенең Болгар улусына (өлкәсенә) караган, 1370 елл...

Милли ядкярьләребез

Мәктәп музее буенча "Милли ядкярьләребез" темасына экскурсия....

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...