Иҗат җимешләребез
творческая работа учащихся по теме

Исрафилова Алфия Рафаеловна

Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны  күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына салса, икенчеләр әнә шул хыялый хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрә.

      Безнең  мәктәп укучылары да кече яшьтән үк иҗат эше белән шөгыльләнә башлыйлар.  Әти-әниләрен, туган якны ярату  хисләрен үзләренең иҗатларында чагылдыралар.

      Шуңа  нәтиҗәләре дә куанычлы. Укучыларым районда һәм республикада уздырылган иҗади конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.

      Укучыларның ирешкән уңышларына авылдашыбыз, шагыйрь Илфак Ибраһимовның да йогынтысы зур. Аның укучылар белән очрашуы, шигырьләренә бәя бирүе дә әһәмиятле.  Ул – безнең горурлыгыбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izhat_zhimeshlrebez.doc696 КБ

Предварительный просмотр:

Әлфия Исрафилова

Яр Чаллы

“  ” нәшрият йорты

2013

Рецензент:

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр

һәм ресурслар институты өлкән укытучысы,

филология фәннәре кандидаты: _______ /З.Ф.Сәләхетдинова/

Автор төзүче:  

Актаныш районы Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:_______ /Ә.Р.Исрафилова/

Бу җыентык яшь укытучыларга да, гомумән, укыту-тәрбия эше белән бәйле булган хезмәткәрләргә дә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Типография   (исемен үзегез язасыз )

Кереш сүз.

Иҗат чишмәбез саекмасын

      Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны  күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына салса, икенчеләр әнә шул хыялый хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрә.

      Безнең  мәктәп укучылары да кече яшьтән үк иҗат эше белән шөгыльләнә башлыйлар.  Әти-әниләрен, туган якны ярату  хисләрен үзләренең иҗатларында чагылдыралар.

      Шуңа  нәтиҗәләре дә куанычлы. Укучыларым районда һәм республикада уздырылган иҗади конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.

      Укучыларның ирешкән уңышларына авылдашыбыз, шагыйрь Илфак Ибраһимовның да йогынтысы зур. Аның укучылар белән очрашуы, шигырьләренә бәя бирүе дә әһәмиятле.  Ул – безнең горурлыгыбыз.

Ут – битарафлык дошманы  

Сызылып алсу таң атып килә. Алсу таң. Аны карап туймаслык. Табигатьнең матурлыгы менә шушы кояшның нурларында, таң атуында күренә, минемчә. Кып-кызыл булып күренгән офыктан кояш күтәрелә. Кошлар үзләренең матур җырлары белән кояшны каршы алалар. Су буе  сайрар кошлар моңына күмелә. Үләннәрдәге чыклар кибә башлый. Матур итеп тургайлар сайрый. Туган ягымның һәр ягы искиткеч, сокланып туя алмаслык. Урманнары, таулары, челтер чишмә сулары туган авылымны матурлый һәм бизи.

Матур кояш иртә белән кызарып күк йөзенә күтәрелде. Җир йөзен татлы йокысыннан уятыр өчен, алтын сары якты нурларын таратып, төрле якларга җибәрде.

Башта бер нур очты, икенчесе, өченчесе...

Шундый рәхәт! Битләремне кояш нурлары иркәли, керфекләремнән үбә, назлый. Бик озак шулай иркәләнеп ятасым килә. Шулай булса да торырга кирәк. Алсу белән иртәнге чыкта йөрергә сүз куешкан идек бит. Соңгарак калганмын, ахры, озаграк ятылган күрәсең.  

Сикереп тордым, үзем, нәрсәдер тоеп, тизрәк тәрәзәгә карадым.

Иртәнге рәхәтлек, хыялый мизгелләр, пыяла шикелле, чәлпәрәмә килде. Йөрәгемне нәрсәдер көйдереп алды. Берни аңламыйча бераз басып тордым.

Юк, юк бу бер дә кояш нурына гына охшамаган. Бик-бик кайнар нур иде бу. Авыл уртасында куе кызыллык тагын да артты, нәрсәдер шарт-шорт килде. Алсу белән иртәнге чыкта рәхәтләнеп йөрербез дип уйлаган идек, теләгебез кабул булмас, мөгаен.

Йөгереп урамга чыктым. Кешеләр су ташый, шул арада янгын машинасы күренде. Алсуларның йорты яна иде. Бәхеткә каршы, үзләре исән-сау икән. Иптәш кызымның йөзе ап-ак булган, әти-әнисе, туганнары да нәрсә эшләргә белмичә басып торалар иде.

Аларның йортын саклап кала алмадылар. Шулай да күп әйберләрен чыгарырга өлгергәннәр икән. Рәхәт мизгелләр кичергән, зур хыяллар кичереп, күп көч куеп салынган йорт, кыска вакыт эчендә юкка чыкты.

Йортның эчен хәтерләтеп, газ миче генә утырып калган. Кап-кара төскә кергән мич гаепле кешегә ачуланып, аңа рәнҗеп карап торган шикелле тоелды миңа.

“Нигә? Ни өчен?” дигән сораулар күңелемнән йөгереп үттеләр дә узган көннәр йомгагын “сүтә башладылар шикелле”.

Иң якын дустым булган Алсулар гаиләсе дус, тату, ялкынланып яшиләр иде. Алсу белән - хыял канатларында оча, алдагы матур уйларыбызны эшкә җигеп, янып, ялкынланып сөйләшә идек. Яшәргә көч бирә торган ялкын иде ул без кичергән татлы мизгелләр.

Ә бүген ... Әйтерсең. йөрәкләребездә татлы хыялларны көйдереп, кайгы диңгезенә салган ялкын дөрләп кабынды. Ул ялкынның кайнарлыгын бернәрсә дә сүндерә алмас. Бары тик вакыт, әйе, вакыт кына дәвалый алыр аны. Шулай булса да очкыны калачак аның.

Бу фаҗиганең төп сәбәпчесе булган кешенең йөрәгендә кабынган битарафлык очкыннан ялкынга әверелеп туган янгын мәңге сүнмәячәк һәм төзәлә алмаячак, минемчә.    

Ут һәм ялкын. Янгын. Бу сүзне ишетү дә, йөрәкне телеп ала, бөтен тәнне, кайнар су койган шикелле, яндыра. Нилектән мондый фаҗига килеп чыга соң?  Әйе, аның сәбәпләре күп. Шулай да төп сәбәпче – кеше үзе, минемчә. Табигатьнең дә янгын тудыруга сәбәпче булуын беләм мин.

Әнә бүген дә ялкын телләре, берсеннән-берсе уздырырга теләп (әйтерсең начарлыкны яндырырга телиләр!), һаман югарыга үрләделәр. Сап-сары юан бүрәнәләрне кайнар

телләре белән ялмап алдылар.

Кем гаепле? Гаеплеләр юк шикелле. Тик нигәдер бер почмакта яшьләр нәрсәдер пышылдашалар иде. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Кич чыккан яшьләрнең берсе, кайтып барганда, тәмәке төпчеген ыргыткан икән. Димәк, төп гаепле кеше – авылдашыбыз. Бу минутта аның да хыяллары яна иде, минемчә. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел.

Тәмәке тартучыны гына түгел, бар нәрсәне дә яндыра икән шул. Битарафлык, үзең турында гына кайгырту шундый зур афәткә китерүен соңрак, бик соң аңлаучыларның булуы күңелне әрнетә.  

Әти-әнием миңа ут белән шаярырга ярамаганны кечкенәдән үк аңлаталар иде. Шырпыны минем буем җитмәслек җиргә куялар һәм: “Ут шаярмый, үзе белән уйнаганнарны да яратмый”, - дип, гел кисәтеп торалар иде. Аларның йөрәтүләре һәм кисәткәннәре нәни йөрәгемнең түрендә гомерлеккә уелып калган.

Утка карап туймыйлар, диләр. Чыннан да ут матур да, куркыныч та. Һәр ялтыраган алтын түгел дигән шикелле, матур әйбер, күренешләрнең барысы да яхшы булмый шул. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, янгыннан кешеләрне коткарган янгынга каршы көрәш хезмәткәрләренең эше бик тә куркыныч. Алар бик күп кешеләрне, матди байлыкны саклап калалар.

Табигатебезнең байлыгы саналган урманнарыбыз да кешеләрнең  битарафлыгы аркасында юкка чыга. Сайрар кошлар, җәнлекләр дөньясы да яшәүдән туктый. “Безне коткарыгыз, зинһар, коткарыгыз, тәннәребез яна, пешә, кара күмергә әйләнә, сез ни өчен яккан учакларыгызны сүндермисез, безнең сезнең каршыгызда ни гаебебез бар?!” дигән шикелле сыкрый-сыкрый җиргә ауган агачларны кире кайтарып булмый, ә яңаларын үстерергә ничә ел кирәк!

Юкка чыккан һәр байлык безнең яшәешебез өчен бик тә бик тә кирәк икәнен ничек итеп һәр кешегә аңлатырга, битараф булмыйк, битарафлык – үзе янгын булуын, янгынның беркемне дә кызганмавын, барысын юкка чыгаруын ни рәвешле төшендерергә? Минем күңелемдә шул сораулар очкын булып кабынды, ялкын булып дөрли башлады.

Күңелемдә йөрткән уйларым, янгын булып, битарафлыкны яндырсын да, елларга, гасырларга барып тоташсын иде дип, ялкынланып яшим мин.

                               Миләүшә Рәшит кызы Латыйпова

Туган туфрак

Җәйнең кыл уртасы. Сызылып алсу таң ата.

Иртәнге тынлыкта әтәч тавышлары ишетелде. Әлфинә сөтлебикәсе янына ашыкты. Чаж-чож итеп чиләккә төшкән ап-ак сөтнең хуш исе тирә-якка таралды. Самат, печәнгә төшү өчен, кирәк-яракларын  хәзерләде һәм кызы  Әлфинурга эндәште:

- Кызым, каз бәбкәләрен иртәрәк ашатып, су буена төшерерсең инде, соңыннан чебиләрне туйдырырсың. Әниең дә, мин дә болынга китәбез. Кош-кортларга күз-колак булырсың,  ашарга да хәзерләрсең, Алияне дә онытма.

- Барысына да өлгерермен, әтием. Сез дә уңган юлга чыгыгыз, - диде Әлфинур.

Шул вакыт, мөлдерәмә тулы чиләген күтәреп, әнисенең чыгуын күргәч:

- Әни, мин казларны су буена төшерәм,- диде.

- Ярый, кызым, карап кына йөр.

Каз бәбкәләренең, әниләреннән калышмаска тырышып, елга буена төшүләрен, үзара

нидер аңлашып “сөйләшүләрен” күзәтеп, табигатькә сокланып өйгә кайтып җитте. Сызылып таң аткан чагында нинди матур икән аның авылы! Ерак түгел шаулаган урман, талларга төренеп ашыгып агучы елга яны табигатьнең бөтен гүзәллеген үзенә җыйган диярсең. Аның башыннан “Алияне авылым белән таныштырыйм әле”, дигән уй йөгереп узды.

Әтисе белән әнисе киткәннәр иде инде.

Авыл башыннан көтү килгәне күренде. Әлфинур, малларны чыгарып,  көтүне озатып калды. Ишегалдына кергәч, Алиянең дә торып чыкканын күрде. Бергәләп иртәнге чәй эчкәннән соң, икесе бергә чишмәгә суга киттеләр. Шомырт кара күзле, озын, калын, кара толымлы Алиянең кунакка берүзе генә кайтканы юк иде. Шуңа күрә Әлфинурның аны туган авылы белән үзе белгән кадәр таныштырасы килде, кунак кызы моңа бик теләп ризалашты.

- Туган авылым элек ярның ике ягында да урнашкан булган, - дип башлады ул сүзен. - Тора-бара аргы як урамы күченгән. Авылым чишмәләрнең күплеге белән аерылып торган. Шуларның берсе – Гариф чишмәсе. Без шул чишмәгә барабыз. Аңа XX гасыр башында нигез салынган. Гариф бабайның бакча артында урнашканлыктан, чишмәне беренче булып ул тапкан. Гомере буе чишмәнең чисталыган саклап яшәгән. Кайчандыр Фатыйх чишмәсе дә челтерәп аккан. “Югары оч” урамы бетерелү сәбәпле, ул да юкка чыккан.

Чишмә Шәбез елгасына бик якын урнашканлыктан, авыл халкы аны бераз өскәрәк урнаштырмакчы була. 1980 нче елда аны күчерәләр, ләкин исеме үзгәрешсез кала.

Кызлар, чишмәдән су алып, кайтыр юлга чыктылар. Алиянең кызыксынуы арта төште һәм:

- Әнә сул якта нинди агачлык ул? – дип сорады.

- Башлангыч мәктәп урыны. Ул 1931 нче елда ачылган. Ә 1957 нче елда яңа мәктәп салына. Бүген ул мәктәп юк. Хәзер бакчасында үскән агачлар аның истәлеген саклыйлар.

- Ә син елларын каян беләсең?

- Дәү әтиемнең әйткәне исемдә калган. 1967 нче елда авылда яңа кибет салына. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы тулган вакытта һәйкәл куйдылар, без аны һәрвакыт карап торабыз.

Кызлар кайтып җитеп, өйдәге эшләрне караганчы, төш вакыты җиткәне сизелми дә калды.

Алар бераз йөреп кайтырга уйладылар.

Табигать шундый матур. Таллык буена якынлашканда кызлар күләгәдәрәк калган яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтыравына сокландылар. Борыннарга чәчәкләрнең хуш исләре килеп бәрелде. Кызлар  үзләрен сихри дөньяда кебек хис иттеләр. Әнә якындагы урманда сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек-биек наратлар – барысы да, салмак кына искән җил белән тирбәләләр. Кайдадыр матур итеп сандугач сайрый. Ерактарак кәккүк кычкыра. Берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары оча. Зәңгәр күктә - баш очында гына өздереп-өздереп сайраган тургайлар җыры да кызның күңел кылларын тибрәтте, кызыксынуын арттырды.

Алия хисләрен тизрәк җиткерергә ашыкты.

- Хәтфә чирәм өстеннән яланаяк атлавы нинди рәхәт! Менә ничек рәхәт, күңелле икән ул туган як, туган авыл туфрагы! Әти-әниемнең туган авылы миңа кадерле, - диде ул.

 Әлфинур, ни әйтергә дә белмәгән төсле, бераз дәшми барды һәм:

- Әти-әниең дә шушы туфракта уйнап үскәннәр. Ләкин туган авыллыбызны шәһәргә алыштырганнар. Моңа синең гаебең юк. Төрле сәбәпләр табып, туган яктан китүчеләр артканга күрә, кечерәя инде авылыбыз. Вәлем, Мостафа урманы гына үзе бер могҗиза!

Алар, сөйләшә-сөйләшә,  авылдан ерак түгел генә үсеп утырган ялгыз нарат янына килеп җиттеләр. Ә анда ялгыз гына уйланып утыручы бер аксакалны очратып, гаҗәпкә калдылар.

Кызлар нишләргә белмичә басып торганда, ул, ап-ак сакалын акрын гына сыпырып утырган җиреннән туктап, аларны чакырып алды.

Әлфинур белән Алия, бабай белән исәнләшкәннән соң, аның хәлен сорадылар.

  • Мин, оланнар, олыгайган көнемдә туган нигезем белән саубуллашырга кайттым.

Әлеге наратны бакчабызга утырткан идем. Бетә, тарала икән ул туган нигез, туган

туфрак. Калмашның “Югары оч”дип аталган урамы, күргәнегезчә, хәзер юк инде. Бала вакытымда йөгереп, яшел хәтфәдәй чирәмендә уйнап үскән авылыбыз да кечерәя бара. Язмыш җилләре мине изге туган җиремнән аерды, сагынып, юксынып яшәдем. Туган йортым, күршеләрем, укыган мәктәбем, концертлар куеп йөргән клубыбыз төшемә керә, мине кабат гармунда уйнарга чакыралар.

     Чәчләренә чал кунган аксакал тагын уйга чумды.

      Кызлар бер-берсенә карашып алдылар һәм аның авылда туганнары бармы, юкмы икәнен сорадылар. Туганннары калмаганлыгын, монда кызы белән киявенең китерүен, үзләренең кабаттан әйләнеп киләчәкләрен белделәр.

- Оланнар, 1960 нчы елларда Югары һәм Түбән Карач авылларының берсендә -10, икенчесендә 16 йорт бар иде. Ә хәзер аларда 2-3 йорт кына калган. Алар һәрберсе аерым бер колхоз булып яшәделәр. Менә туган авыл әнә шулай юкка чыга икән ул. “Фрунзе” исеме белән яшәгән Калмашым да шундый язмышлы булмасын иде инде. Әти-әниләрне, балаларны югалту ачысы шикелле үк ачы икән ул туган нигезнең юкка чыгуы, оланнар. Яшь чагында мине күрше районга җитәкче итеп җибәрделәр, шуннан соң кайтырга туры килмәде, ә авылда калган энем дә исән түгел инде. Кызлары читкә киттеләр, уллары булмады.

Аксакал кабат туктап калды. Күзләре дымланды, карашы уйчанланды. Кызлар ялгыз наратның серенә төшенделәр, күңеле моң

белән тулган аксакалның эчкерсез сөйләвенә сокландылар.

- Авылның исеме “калмыш” дигән сүздән алынган. Халкыбыз бик кунакчыл булу белән бергә, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнде. Үзем кунакка кайткан вакытларда да авылдашларыма соклана идем. Йөрәгем түрендә сакланган хисләремне тыңлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, инде тыныч күңел белән яшәрмен дип уйлыйм.

Кызлар, әйтерсең, аксакалның сөйләве аша авылларының узган тарихында  сәяхәткә чыкканнар иде, шул сәбәпле аның исемен сорарга да өлгерә алмый калдылар.  

Авыл ягыннан җиңел машина килүе күренде. Кызлар аларны чәй эчәргә керәргә чакырсалар да, кереп тормыйча гына рәхмәт әйтеп, юлга кузгалдылар.

Үсеп килүче яшь кызлар, әйтерсең хыял диңгезендә йөзәләр иде. Икесен дә бер уй – авылның киләчәге хакында борчылу уе чолгап алды. Юк, юк, яшәр, яшәрер әле авыллары, яшәрер. Әнә шундый уйлар белән  кайтыр юлга кузгалдылар.

Алар икесе дә, йорттагы эшләрне караштырып, кич җитүен түземсезләнеп көттеләр. Әти-әнисе кайткач, өйгә җанлылык өстәлде, күңелләрен бер рәхәтлек биләп алды. Аксакал сөйләгәннәрен якын кешеләренә җиткерделәр.        

   “Җәен бакчалар гына түгел, яшеллеккә төрелгән урамның да чәчәккә күмелеп, тирә-якка хуш ис таратып утырган авылыбыз яшәрсен, юк, бетмәсен, бетмәсен иде туган җиребез, аксакал язмышы беркемгә дә язмасын иде” дигән теләктә иде бу гаилә.

Көн чалт аяз. Авыл кошлар  моңына күмелә. Электән әбиләре яратып көйләгән бәетләрне өйрәнү уе белән яши башлыйлар алар. Актанышыбыз – ак илебез булса, Калмашыбыз – яшәү бишегебез. Ә бишек – мәңгелек истәлек. Актанышыбыз һәркемгә таныш булган шикелле, авылыбыз да һәркемгә билгеле булыр.

                                                                         Айсылу Разим кызы Кашапова

Җиде могҗиза.

 Әминә сәер төш күреп уянып китте. Кояш нурлары аның битләрен иркәли, күзләрен камаштыра. Җәйге таңның матурлыклары, ян бакчада кошларның өздереп сайраулары!.. Юк шул, күңелдә ниндидер тынгысызлык. Сәер халәт. Башта бер сорау бөтерелә: кайда ул җиденче могҗиза? Әминә, күзләрен йомып, бүген күргән төшен искә төшерергә тырышты...

  Туристлар белән тулы зур автобус Чалманарат авылы буйлап сәяхәт итә. Әминә  экскурсовод ролендә авыл белән таныштыра икән.

 - Авылымның исеме – Чалманарат - чалмага охшаган нарат сүзеннән алынган. Авылга 300 еллар элек нигез салынган. Хәзер мин сезне аның 7 могҗизасы белән таныштырам,- диде. Ул туристларны авыл башында урнашкан “Җиде наратлык” полосасына алып килде. Төз, горур наратларның  юлчыларга хәерле юл теләп калуларын, авыл халкының биредә ял итәргә яратулары турында  сөйләде.

   - Авылымның икенче могҗизасы ул - Кызлар тавы. Авыл кешеләре бу тауны икенче төрле Чия тавы дип тә атыйлар. Электән кызлар, егетләр шушы тауга менеп күңел ачканнар, тирә-якны күзәткәннәр. Чыннан да , Кызлар тавына менгәч, Чалманарат авылы уч төбендәгедәй күренә. Элек, урманнар булмаганда, ерак араларны да күреп булган.

   Туристлар Чалманарат авылын карточкага төшерделәр.

 - Чалманарат авылының өченче могҗизасы - Шәбез елгасы. Ул авылны икегә бүлә. Ике якны тоташтыру өчен,  ике күпер салганнар. Сай сулы елга ярларында тал, тирәк агачлары үсә. Кызу җәй көннәрендә елганы буалар да, балалар өчен менә дигән су коену урыны барлыкка килә.

   Әминә туристларны Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янына алып килде. Биредә сугышта һәлак булган  94 авылдашның исем, фамилияләре ташка уелып язылган. Язын һәйкәл яны шау чәчәккә күмелә. Янәшәдә рәт-рәт тезелгән төз, горур наратлар, әйтерсең, хәзер дә авылыбызның тынычлыгын саклыйлар, талгын җилләр искәндә, безне уяу булырга чакырып шаулыйлар.

    Бишенче могҗизаны күрсәтергә барганда, автобус җырга күмелде…

Мин яратам сине Чалманарат,

Вәлкәй чишмәләрең яратам…

Алда сафлык алиһасе булган чишмә челтерәп ага. Кояш нурларында җем-җем килеп, бер-берсе артыннан йөгерешкән чишмә суына карап, туристларның берсе Әминәдән:

- Чишмәгез ни өчен шулай аталган? – дип сорады. Әминә гүя  чишмә белән сөйләшә иде.

- Мин алданрак әйтергә өлгерми калдым, Сез җитезрәк булдыгыз, - дияргә ашыкты ул. Чишмә исеме аңа нигез салган кешене Вәликәй дип иркәләп әйтелгән исем булырга тиеш дип уйлыйбыз. Чишмә үткәненебезне белүче, аны бик еракка җиткерүче дә, минемчә. Йөгерек чишмә ага да ага. Нидер әйтергә өлгерә алмаган шикелле ашыга иде.

 Туристлар сап-салкын суны учларына алып, әкрен генә иреннәренә тигезәләр. Тешләрне сындырырлык салкын су арыган тәннәргә сихәт бирә. “Могҗиза бу!”- диләр алар.

Әминә туристларны таныштыруны дәвам итте.

   - “Җир җиләген җыярсың бер чиләк,”- дип язылган Тукаебызның шигьри юллары, һичшик-сез, безнең Гали тарлавы турында. Эре, сусыл җир җиләкләре, хуш исле мәтрүшкәләр, бөтнекләр, чәчәкләр өстендә тирбәлүче күбәләкләр – барысы да туган авылым табигатенең илаһи матурлыгы турында сөйлиләр. Иркенлек, хозурлык…

 Туристлар, Гали тарлавыгы хозурында ял иткәннән соң, автобуска кереп тулдылар.

 -Хәзер кая барабыз? - дип сорады берсе.

 Әминә шофёрны “Ак каен” балалар бакчасы янына алып баруын үтенде. Калку урын койма белән уратып алынган, ләкин анда бушлык. Әминә анда карап нидер әйтмәкче була, сүзе чыкмый. Кая китте соң аның җор теллелеге? Туристлар узара нидер пышылдашып алдылар да тынып калдылар. Нишләргә белмичә аптырап калуы аңа бик уңайсыз иде. Ерактан оныгына ярдәмгә килүче әбисе күренде...

  Шул җирдә төш өзелде. Нәрсә микән ул җиденче могҗиза? Буш коймалар нәрсә аңлата?

Әминә йокысыннан торып, урын-җирләрен җыештырды, аяк очларына гына басып, тәрәзә янына килде. Урамнан ак яулыгын килешле итеп бәйләгән, бәби итәкле күлмәге өстеннән чигүле алъяпкыч бәйләгән әбисе каяндыр кайтып килә.

   -И балам, уяндыңдамыни? Бигрәк озаклаганмын икән шул, - диде ул, кояштай балкып.

   -Әбием, кайда болай озакладың?  

-Авылыбызга иман нуры иңәргә тора. Бүген аксакалларыбыз мәчет

урынын билгеләделәр. Балалар бакчасы янәшәсендә, Алла боерса, үзебезнең мәчетебез булачак.. И-и, ул көннәрне дә күрергә насыйп итсен, - диде әбисе.

Әминәнең иреннәре: “Җиденче  могҗиза”,- дип пышылдады.

Айзилә Газинур кызы Шәвәлиева.

Ятимлек ачысы.

Язның беренче көннәре бик күңелле башланды. Гүя табигать тирән йокысыннан уянып, бөтен дөньяга үзенең беренче сәламен җибәрә. Күктә кояш елмая, назлы җил йомшак кына рәхәт итеп биттән иркәли. Тыштан керәсе дә килми. Гөлинә табигатьнең матурлыгы белән  яңа әнисе ярдәмендә мәктәпкә барганда таныша иде.

Гөлинә өчен дә яз яңа ышанулар, өметләр белән килде. Ул да, башкалар кебек үк, тирә-ягындагы кешеләрдән ярдәм көтә иде. Аның да йөгерәсе, атлыйсы, сыйныфташ кызлары белән бергә бию түгәрәгенә йөрисе килә.  Булган фаҗига аның аякларын йөрмәс итте...

Бу вакыйганы Гөлинә кичә генә булгандай хәтерли. Ул әти-әнисе белән авылга - әнисенең әнисе янына кайталар иде.

Җәйге матур көн. Җәйнең кыл уртасы. Һәр тарафта печән исе, чәчәк исе, җиләк исе... Күл буена якынайгач, әти-әнисе су коенып чыгарга уйладылар. Машиналарын уңайлы урынга куеп, болын янындагы күл янына килделәр. Су җылынган. “Чум, әйдә! Ничәгә хәтле саныйм? Бер, ике, өч... алты, җиде... җи-де!”-диде әнисе әтисенә. Гөлинә аларга сокланып карап торды, үзе дә йөзәргә өйрәнәчәгенә чын күңеленнән ышанды. Су өсте болай тагын да серлерәк. Сары кояш, бөдрә таллар, ак болытлар дулкын уңаена тирбәлә. Ма-ту-ур! Кайнар комга бассаң – аяклар ут яна. Ялантәпи эзләрен калдырып, ярдан кочак-кочак ромашкалар җыеп, кайтыр юлга кузгалдылар. Кояш нурларының битеннән назлау рәхәтен тоеп, тәрәзәдән карап барды Гөлинә.  Кызган шоссе юлдан берсен-берсе уза-уза машиналар чаба. Һава агымында юл буендагы үләннәр йөгерешә.  Гөлинә бик бәхетле иде. Ул әбисе янына да, яңа танышкан дусларын күрергә дә кайта иде! Ул бик бәхетле иде! Тик бәхетле мизгелләр озакка сузылмады. Борылыштан, тормозларын чинатып, кызыл төстәге җиңел машина югары тизлектә килеп чыкты, һәм...

Гөлинә башка берни дә хәтерләми. Күзен ачып җибәрүгә, үзе янында берничә табибның кайнашуын күреп, беразга аптырап калды. Аларның үзара пышылдашуларын аңларга тырышты.  

Кызчык өчен көннәр бик акрын үтә иде. Көн буе тәрәзәгә карап, әти-әнисен көтте. Ләкин алар күренмәделәр. Табиблар аңа аларның башка больницада булуын әйттеләр. Гөлинә  бик сагынды, тизрәк очрашып, әти-әнисен кысып кочаклыйсы, үбәсе килә иде.

Озакламый аның янына әбисе килде. Оныгын күргәч, җыерчыклы битләрен-нән тәгәрәп төшкән кайнар күз яшьләрен сиздермәскә тырышты. Кызык йөгереп килеп, әбисен кысып кочаклады. Әти-әнисе турында сорагач, әбисе дә табиблар сүзен әйтте. Кечкенә булса да, Гөлинәнең йөрәге нидер сизенә иде. Озакламый әбисе кайтып китте.

     Көннәр буе ятып кызчык тәмам арыды, көннән –көн сула барды. Рәсемле китаплар да, матур курчагы да күңелендәге бушлыкны тутыра алмый иде. Көннәр уза торды. Беркөнне  Гөлинә белән бер яшьтәге малайны алар янына күчерделәр. Ул да Гөлинә шикелле авыру иде. Алар бик тиз дуслашып киттеләр. Сөйләшә торгач, кыз аның исемен дә белде. Аның

исеме – Нурислам - җисеменә туры килеп,  үзеннән нур чәчеп торган төсле иде.

Кара бөдрә чәчле, шомырт кара күзле малайга сокланмаган кеше юк. Тулы ятим калган

бер гөнаһсыз сабыйның язмышы ник болай ачы соң? Мәңге савыга алмаслык авыру каян килгән аңа? Палатадагылар, үзләре турында түгел, ә шаян Нурислам белән Гөлинә турында борчылалар иде. Гөлинә, әлбәттә, бу кадәресен аңлап бетермәде. Башта ятсыныбрак торган малай һәркемгә бик тиз ияләште. Аны әнисенең апасы карый иде.

Әллә рәсемле китаплары, әллә Гөлинә үзе якын тоелды Нурисламга, ул гел аның тирәсендә бөтерелә башлады.    

Алар чын дусларга әйләнделәр. Бергәләп  кызның караватына утырып уйнадылар. Гөлинә, үзен ялгыз итеп тоймый башласа да, күңеле белән әти-әнисен көтә иде. Нурислам бик шук, шаян булып тоелса да,  авыруы җитди иде. Яшәргә санаулы гына көннәре калган иде аның. Табиблардан һәм туганнарыннан башка бу турыда беркем дә белми иде.

Көннәр үтә торды. Алар арасындагы дуслык көннән-көн ныгый барды. Гөлинә дә әти-әнисе килмәгәнгә күнегә башлады. Ул үзен бәхетлерәк тоя башлады, чөнки якын дус тапты. Кызы белән киявен югалту кайгысыннан әбисе дә якты дөнья белән хушлашты. Әбисен соңгы тапкыр күреп калуын кыз белми иде әле.

Гөлинә өчен бу зур кайгы булды. Иң кадерле кешеләрен - әти-әнисен югалту өстенә, әбисен дә югалтты. Берничә көн кызчык бернәрсә ашамады, беркем белән сөйләшмәде. Ул бу дөньяда япа-ялгыз калды. Табигать тә, кызчыкның кайгысына кушылган төсле, “елый” иде. Нурислам да Гөлинә белән бергә елый, борчыла иде.

Бу вакыйгадан соң берничә көн узгач, иң якын кешесенә әверелгән дусты - Нурислам да мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу хәл Гөлинәнең яшәүгә, сәламәтләнүгә өмет чаткысын сүндерде. Берьюлы якын дүрт кешесен югалту бик ачы, төзәлмәслек мәңгелек яра, ятимлек ачысы  иде.

Гөлинәнең больницадан чыгуына ике ел вакыт узып бара.

Табигатьтә - яз. Каеннарның яфраклары тулган, сиреньнәрнең иң чибәр чагы. Ачык форточкадан яз сулышы бүлмәгә керә. Кошлар сайравын тыңларга ярата иде Гөлинә. Җылымса җил  чәчәк исен тутырды, аның чәчләрен иркәләде. Табигать, кешеләрнең шатлыгына, кайгысына карамый, шаулый, яшәрә, сайрар кошлары белән дәшә, серләшә, көн үткән саен кояшка таба үрли барган чәчәк-гөлләрне җылы җилләре белән назлый, иркәли иде. Табигатьнең шундый матур чагы аның хатирәләрен яңартты, күңел кылларына кагылып узды. Озак кына уйланып утырганын искәреп, әнисенә дәште.

-Әтиең дә бүген иртәрәк кайтачак, синең туган көнеңне бәйрәм итәчәкбез,-диде әнисе. – Туган көнең белән, кызым.

- Рәхмәт, әнием. Минем өч туган көнем бар. Беренчесе – тәүге тапкыр дөньяга аваз салган, икенчесе – авариядән исән калган, өченчесе – сезнең белән яши башлаган көнем. Әнием, минем дүртенче туган көнем дә булсын иде.

Гөлинә әйтеп бетермәсә дә, ана күңеле аңлады. Әйе, булачак аның дүртенче туган көне, һичшиксез, булачак. Аның йөреп китәчәгенә ышаныч зур иде.

Мәктәптән кайткач, үз әти-әнисен күз алдына китерде. Төшендә булса да, алар белән сөйләшә алуына сөенә, гомер бүләк итүчеләренең тыныч йоклауларына ышана. Ә беркөнне төшендә Нурисламны күрде ул. Кыр чәчәкләре бирде дә йөгереп китеп барды.  Шулай булса да күңеленә нәрсәдер җитми. Гөлинә үзе аны бик яхшы белә. Аны үз канатлары астына алган, гариплегеннән курыкмаган хәзерге әти-әнисенә бик рәхмәтле ул, чөнки алар ятимлекне оныттырып торалар.  

       Ләкин аны хәзер үз канатлары астына алган икенче әти-әниләре күңелендәге бушлыгын, йөрәгендәге ятимлек ачысын  төзәтә алмый шул.

Алия Илнур кызы Ханнанова

Математика дәресендә.

Гөрләвекләр челтерәвен, кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды Инсаф. Исәбе – математикадан өй эшен үзе генә эшләү иде. Дәресен бик игътибар белән тыңлап утырды, аңлады шикелле иде.

Вакыт үткәне сизелми дә калды.

Кич белән Инсаф математикадан өй эшен эшләргә утырды. Математиканың үзенә авыр бирелүенә бик борчыла иде ул. Ә бүген аның өмете зурдан иде. Ләкин ике мәсьәләнең берсен дә эшли алмагач, бүген дә әтисен чакырса да, әтисе мәсьәләләрне аңлатырга ашыкмады. Ә Инсаф, мәсьәләне чишсә дә, дөреслегенә күңеле белән ышанмады. Иртән, мәктәпкә баргач, классташларының мәсьәләне чишә алмавын белде.

  Класста бүген курку катыш җанлылык сизелә. Математика дәресенә кыңгырау шылтырады. Һәркем, ниндидер бер могҗиза көткәндәй, зур кызыксыну һәм түземсезлек белән укытучының керүен көтә  Класста шылт иткән тавыш та юк.

  Ишектән Вәсимә апаларының керүе күренде. Гадәттәгечә, укучыларны үз янына чакырп,өй эшенең үтәлешен тикшерә башлады. Ул Гөлназны үзе янына чакырды һәм:

- Гөлназ, син кемнән күчердең?- дип сорады.

- Инсафтан, - диде дә, куркуыннан, елап җибәрде.

- Елама, Гөлназ, синең күз яшьләрең – көмеш бөртекләре бит, тынычлан, - дип, аңа утырырга кушты да Инсафны үз янына чакырды. Ул мәсьәләне әтисе белән эшләвен әйтте.

 Инсафка утырырга кушкач, үзе янына Илнурны чакырды. Аның да хаталары күп иде. Укытучының борчылуын укучылар да сизделәр, үзләрен гаепле санадылар. Чират Гүзәлгә җитте.

- Бу нинди буш ара? – дип сорады ул.

- Берәрсеннән күчерермен дигән идем дә, тик күчерергә мөмкинлек булмады.

Укытучының бу дөрес җаваптан күңеле булды һәм, борчуын онытып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

Чираттагы теманы аңлаткач, такта янына Инсафны чакырды. Куркуыннан нишләргә белмичә чыкканда, күз алдына мәсьәләнең чишелеше килеп басты. Кулына акбурны алып, беренче санны төшерде, аннан икенчесен, өченчесен..., әйтерсең тактага аннан алда кемдер язып бара, ә Инсаф гүя шуларны кабатлап яза иде.

Укытучы апасы гаҗәпләнеп басып тора иде. Инсаф чишеп бетергәч, зур итеп “5” ле куйды.

Звонок тавышы ишетелде, классташлары аның янына җыелганнар иде. Беренче тапкыр мәсьәләне чишә алуына һәркем гаҗәпләнде. Инсаф, үз чиратында, мәсьәләне өйдә үзенең чишүен, әти ярдәм итте дип ялганлавын әйтте.

Шул көннән бирле, шаяртып ялганлавы аңа математикадан мәсьәлә чишү серләренә төшенергә ярдәм итте.

Динар Ралиф улы Яппаров

Акланмаган хыяллар.

Яз. Түбәдән тып та тып көмеш тамчылар тама. Өй түбәсендә күгәрченнәр гөрләшә.Мәче, кояш нурларында иркәләнеп, гараж өстендә ята, ә үзе, яшькелт күзләрен елтыратып, һаман чыпчыкларны күзли. Кояш, болытлар артыннан чыгып, чын-чынлап кыздыра башлады. Инде кайбер урыннарда җир күренә башлаган. Озакламый табигать ямь-яшел хәтфәгә төренер. Ә бүген, бер-берсен узыша-узыша, челтер-челтер килеп, көмеш төсле гөрләвекләр ага.

Алсу бүген башка көннәргә караганда да иртәрәк торды. Әллә таң әтәчләре белән бергә торганга, әллә кәефе бик шәп булганга, озак кына мәчесен күзәтеп торды. Гөрләвекләр дә аңа шатлыклы очрашу мизгелен тизрәк җиткерү теләге белән ашыгып, аеруча аһәңле челтерәп агалар шикелле тоелды аңа. Уйларыннан арынмыйча гына юынды, урыннарын җыештырып, дәресләрен караштырып алды.

Күбәләктәй очына-очына, тиз-тиз киенде. Каршысында гына торган көзгегә карап, үзенең май кояшыдай балкыган йөзенә игътибар итте. “Бүген әнием кайта”, дип көзгедән карап торган Алсу белән шатлыгын уртаклашты. Үз-үзе белән сөйләшүен искәреп, кинәт көлеп җибәрде. Әтисенең эшкә киткәнен, өйдә үзенең генә калуын исенә төшерде.

Ничә айлар буе күрмәде бит ул әнисен. Аның җибәргән хатларын саклап барды, аны юксынган саен кат-кат укый иде аларны. Шул вакытта үзен әнисе кочагында дип хис итә иде, гүя хатларны әнисе түгел, ә әнисе укый иде. Аның белән очрашу көнен санап барды. Менә ул өзелеп көткән, бернәрсә белән дә алыштыргысыз көн килеп җитте.

Бик арыганлыктан, күзләрен баскан йокы үзенекен итте. Алсу бик тиз йокыга китте.

Иртән иртүк ишек шакыдылар. Алсу бүген дә иртә уянган иде, йөгерә-йөгерә килеп, ишекне ачты. Хыялын әлеге мизгел юкка чыгарды, әйтерсең пыяла уалып комга әйләнде. Ишектә хат ташучы – Мирзанур абый хат тотып тора иде. Бераз гына башы әйләнеп китте, йөрәген әллә нәрсә чеметеп алды. Хатны алып укыганда, күз яшьләре тыелгысыз булып, кызга буйсынмыйча, борчуын юарга теләгәндәй, бертуктаусыз ага иделәр. Хатны укып бетерә алмады, үксеп, үксеп елый башлады. Алсу әнисен ничек көткән иде бит, хәтта дусларына да әнисе кайтачагын әйткән иде бит. Әнисе язган сүзләрне кабатлый-кабатлый елады да елады.

“Саумы, кызым, хәлләрегез ничек? Мин сезне шул кадәр сагындым, сине кысып кочаклыйсым, үбәсем килә. Син хәзер зур кыз, барысын да аңларга тиешсең. Мин хәзер кайта алмыйм. Бәлки берәр айдан кайтырмын. Гафу ит, кызым. Мин сезне яратам!”

Нигә аның әнисе киткән? Хәзер кайда ул? Нигә кайтмый? Әти миннән нәрсә яшерә?

Бу сорауларга җавапны Алсу әтисеннән сорарга булды. Әйе, сорарга...

Чулпан Рәшит кызы Латыйпова

Изге күңел.

Матур кояш иртә белән кызарып күк йөзенә күтәрелде. Җир йөзен татлы йокысыннан уятыр өчен, алтын сары якты нурларын таратып, төрле якларга җибәрде.

Башта бер нур очты, икенчесе, өченчесе...

Бишенче нур, йокы бүлмәсенә кереп, Наиләнең керфегеннән үпте, битләреннән назлады.

Наилә йокысыннан уянды, җылы юрган астыннан чыгасы килмичә, уйларына бирелде. Рәхәт! Төшендә, кошларга ияреп, зәп-зәңгәр күктә очты ул. Күлне иңләп очып барганда, аларга кечкенә генә зәгыйфь кош килеп кушылды. Наилә аны үз артыннан ияртте. Ул кош күзгә күренеп ныгыды. Ничек рәхәт! Очасың да очасың...

Әнисенең чынаяк чылтыраткан тавышын ишетеп торырга ашыкты. Аякка уралып, наз көткән Мыраубикәгә дә хуҗабикә кулында сырпаланып алырга җай чыкты.

Наиләнең күңеле шат иде. Әйтерсең тышта салкын кыш түгел, ә кояшлы җәй.

Чәй табыны артында Малик абый:

-Кызым, бүгеннән сезнең сыйныфта бер малай укый башлаячак. Карагыз аны,

кыерсыта күрмәгез.

     -Кем ул, әти?

-Күрше Мансур абыеңның Казандагы сеңлесе ире белән юл һәлакәтенә очраган. Ире шунда ук үлгән. Сеңлесе хастаханәдә чакта, Мансур абыеңның улы Саматны ташламавын үтенгән. Яралары авыр булган, сеңлесе дә үлгән. Саматны шуның өчен Мансур абыйларың үзләренә алып кайтканнар.

Наиләгә әллә ничек авыр булып китте. Мәктәп бусагасын атлап кергәч, каршысына йөгереп килүче Ләйләне күрде.

-Сиңа ике яңалыгым бар,-дип башлады ул сүзен. -Безнең сыйныфка бер яңа малай килде. Ә икенче яңалыгым шул: иртәгә Казанда узачак Президент ёлкасына мәктәптән бер укучы барачак. Тиздән шул укучының исемен әйтәчәкләр.

Наиләнең күңелен икенче хәбәр кытыклап куйды. Бәлки? Ә нигә өметләнмәскә?! Уку алдынгысы ич ул.

Укучыларны линейкага чакырып, кыңгырау тавышы ишетелде. Мәктәп директоры сүзне кыска тотты.

-Быелгы  Президент ёлкасына Латыйпова Наилә барачак. Хәерле сәфәр сиңа, Наилә!-диде.

Наиләнең сөенеченнән башы әйләнеп китте. Менә төшнең дәвамы ичмасам. “Рәхмәт”, дигән сүзен дә тотлыгып кына әйтте.

Линейкадан таралышканда, иптәшләре аны котладылар. Көлешә-шаярыша класска килеп кергәч, Наилә үз партасы янында Саматны очратты. ә аның күзләреннән сагыш очкыннарын сизеп алды. Өч ел элек аның белән бергә ничек итеп дөньяларын онытып  уйнаулары күз алдыннан узып китте. Шул чактагы Самат дип әйтерлек түгел. Ул хәзер тирән кайгылы шул. Әтисенең сүзләре Наиләнең колагында яңгырагандай булды.

Наилә сыйныфтан йөгереп диярлек чыгып китте һәм укытучысын эзләп тапты, күңелендәгесен әйтергә ашыкты.

-Апа, минем урынга Казанга Саматны җибәрегез әле,-диде.

Укытучысы, кызга күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, аны кочаклап алды.

Алинә Газинур кызы Шәвәлиева

Әтием белән горурланам.

Алтын көз. 1956 нчы елның алтын шәлгә төренгән октябрь ае. Табигатьнең иң матур почмагына сыенып урнашкан Түбән Гәрәй авылында  бер малай дөньяга тәүге аваз сала. Гаиләдә яңа бәхет чаткылары кабына. Әти-әнисен куандырып, тәпи басарга, тәүге сүзләрен әйтергә өйрәнә. Әмма кайгы җиле аларның гаиләсен дә урап узмый. Табигатьнең яшәргән, кар сулары челтерәп аккан көннәрнең берсендә, җылы яклардан кайткан кошлар тавышы ишетелгән бер мизгелдә елмаюлы шат йөзләр моңсулана. Бер яшь ярымда ятим кала булачак әтием. Әбием аны ялгызы тәрбияли.

Көн артыннан көннәр үтә. Әтием әнисе белән барлык авырлыкларны да җиңеп чыгалар. Урта мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, хезмәт юлын туган авылында башлый. Алабуга культура агарту училищесын тәмамлагач, Чалманарат мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, соңрак директоры булып  эшли. Минзәлә совхоз-техникумында читтән торып укый.

Яшьлек елларында бөреләнгән мәхәббәт тирәге чәчәк ата. 1987 нче елның сентябре. Изге җомга көннәренең берсендә әтием белән әнием  җылы оя  коралар, иңгә-иң куеп яши башлыйлар. Пар канатларымның берсе - әтием. Ятимлек ачысын татып үскәнгәме, һәркемнең хәленә керә белә, безне дә шуңа өйрәтә.

Әтием  укучыларны музыка һәм сәнгать серләренә төшендерә.

Ямьле җәй көннәрендә күкрәп үскән икмәкне җыюда катнашырга да вакыт таба әтием. 17 ел кыр корабын иярли. “Беренче класслы тракторчы” исемен дә горур йөртә ул.

Ул - минем гаиләбезнең генә түгел, авылыбызның да горурлыгы. Тирә-як авылларда ул көтеп алынган кунак, чөнки аның кебек зур осталык белән гармунда уйнаучылар юк диярлек, шуңа күрә бер бәйрәм дә аңардан башка узмый. Буш вакытларында, кулына яраткан гармунын алып, өйне моңга күмә. Әбиемнең күзләре яшьләнә, акрын гына җыр суза. Әтием, иң беренче итеп, аның яраткан көен уйный. Абыем, апам һәм минем күңелемдә өлкәннәрне хөрмәт итәргә, аларны тыңларга өйрәткән өчен рәхмәтлемен мин аңарга. “Һәрнәрсәгә өйрәнеп үсегез, олыгайгач соң була”, - ди әтием.

Ул, алты яшендә чагында, тактаны гармун итеп “уйнап утыра торган булган”. Ә укырга кергәч, укытучысы Фәния апасыннан беренче көен – “Алмагачлар” ны уйнарга өйрәнгән. Әбиемнең энесе аңа хромка алып биргән. Гармуннан чак кына күренеп торган әтием төрле көйләрне чыгара башлаган. Буш вакытларын файдалы итеп уздырган минем әтием. “Әтиле балалар су коенганда, мин кечкенә арба белән урманнан печән ташый идем, балачагым уен белән түгел, ә авыр хезмәт белән узды”, - ди искә ала ул. Әнә шулай әбиемнең зур ярдәмчесе булып үскән әтием –горурлыгым.

Әтием гаиләбездә бервакытта да тавыш күтәрми, мәктәптә дә кимчелекләребезне яхшылап аңлата, хәлебезгә керә, безне бер дә орышмый. Иптәшләремнең дә аны хөрмәт итүләрен сизеп үсәм,  шуңа да аның белән горурланам һәм йөзенә кызыллык китермәскә тырышам.

Аның шикелле оста гармунчы буласым килә, шуңа күрә гармунда уйнарга тырышам. Аның һәр сүзен чын күңелемнән тыңлыйм, кулларымнан тотып гармун телләренә басарга өйрәткән вакыттагы ягымлы карашы, кулларының җылысын тоям, күңелемне рәхәтлек биләп ала. Әтием дә, укытучым да ул минем кадерле кешем - әтием.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән халык мәкале әтиемә бик тә туры килә. Әйе, ул оста гармунчы, комбайнчы, тракторчы, сәхнә остасы. Смотр концерты, спектакльләре аңардан башка узмый. Үзенә бирелгән рольләрне зур осталык белән башкаруына сокланып, әтием белән чын  күңелемнән горурланып утырам. Әти кеше булса да, ул йомшак күңелле, шуңадыр да башкарган рольләре дә шундыйлар. Мәзәкләр сөйләп, күңелне күтәрә белә.

Әтиемнең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләве, җаваплылыгы, кешеләргә итагатьле булуы – безгә үрнәк.  Әти-әниемнән мин кешеләргә карата  ягымлы мөнәсәбәт, эчкерсезлек, кеше хәленә керә белү, юмартлык, чит кайгыны үзеңнекенә тиң итеп күтәрешү, кешене бервакытта да кимсетергә  ярамаганлыкны өйрәнеп үстек. Әтиемнең тәмәке тартмавы, исерткеч эчемлекләр кулланмавы өчен дә бик нык яратам мин аны. Абыем бүгенге көндә армия сафында хезмәт итә. Аның да тәртипле булуы әбиебез, әти-әниебез өчен үрнәк, ә әтиебез – абыем, апам, минем дә горурлыгыбыз. Әнием дә, әбием дә аның белән горурланалар.

Минем әтием- Әфка                 Хөрмәт итә аны һәркем,

Мәктәптә ул укыта.                  Үзем дә бик яратам.

                           Үзе оста гармунчы,                  Әти кебек сәләтле

Дан тота тирә-якта.                  Булырга мин тырышам.

Рамил Әфка улы Мәрдәнов

Каеннар кичерерме?

Ямьле яз җитте. Түбәдән тып та тып көмеш тамчылар тама. Өй түбәсендә күгәрченнәр гөрләшә. Кояш, болытлар артыннан чыгып, чын-чынлап кыздыра башлады.  Озакламый табигать ямь-яшел хәтфәгә төренер. Ә бүген, бер-берсен узыша-узыша, челтер-челтер килеп, көмеш төсле соңгы гөрләвекләр ага.

Мин бүген башка көннәргә караганда да иртәрәк тордым. Әллә таң әтәчләре белән бергә торганга, әллә кәефем бик шәп булганга, йөгереп ишегалдына чыктым. Кичә генә үзем җыештырган ишегалдын, урам якны, авылдашлар белән чистарткан авыл янындагы каенлыкны, елганы күздән кичердем. Әнә нинди матур, нинди күңелле икән ул чистарткан урын!

Ә бүген, энем белән икәүләп, авыл янындагы каенлыкны тагын бер кабат карап чыгарга уйлаган идек. Гөрләвекләр дә, изге ниятебезне тизрәк  тормышка ашыруыбызны теләгәндәй ашыгып, аеруча аһәңле челтерәп агалар шикелле тоелды миңа. Уйларымнан арынмыйча гына өйгә кердем. Энем дә торган иде. Тиз генә юынып, урыннарыны җыештырдык та елга буена чыгып киттек.

Авылыбыз янындагы каенлыкка килеп җиттек. Җәй буе кошлар сайравын, саф һавасын безгә бүләк иткән каеннар арасына кердек. Зифа буйлы кәүсәләрен сыйпый-сыйпый, энем белән икәүләп, каравыбызны дәвам иттек. “Абый, абый, кил әле, кичә монда каен суына килгәннәр. Әнә каен елый”,- дип, энем мине чакырып алды.

Йөгереп килдем һәм, ни дияргә белмичә, бер-ике секунд басып тордым һәм:  

– Каен еламый, ә яшь түгә, -дидем.

– Ничек?

– Балта белән чапканнар бит, нинди вәхшилек, төн буе елаган, әнә хәзер, ярдәм сорап, ул яшь түгә.

 – Абый, хәзер каен корыр инде. Яшеллек бетсә, күңелсез булачак бит,- дип үзе дә елап җибәрде. – Ярдәм итик инде.

– Дөрес әйтәсең, энем, без шулай эшләрбез дә.

Кызганычка каршы, бу вәхши җан ияләре берничә каенның тәненә җәрәхәт ясаганнар иде. Өйгә кайтып, тиешле ярдәм өчен кирәкле әйберләрне алып, кабат каенлыкка килдек. Каен суы алу өчен, балта тоткан һәм урынын тиешенчә томалап китмәгән кешеләрнең кем икәнен бик беләсем һәм күзләренә карап нәфрәтләнәсем килде. Шундый уйлар белән каеннарга ярдәм күрсәтеп йөргәндә, күзләремә яшь тулды һәм елап та җибәрдем.

Өйгә кайткач та, кабат каенлыкка барасым килде. Кичке якта шунда кабат юнәлдем. Каен суына килүчеләрне күзәтү иде исәбем. Беркем дә күренмәде.

Каенның төбенә ятып, көне буе уйнап арыган нарасый бала кебек, изрәп йокыга талганмын. Йокылы-уяулы килеш, каенның җил уңаена ипле генә тирбәлүен, әниемнең баштан сыйпавын тоям... Әллә төш, әллә өн... "Балам, тор, таң ата...”- дип, әнкәй минем чәчләремнән сыйпый. Күзләремне ачам... Әни түгел икән, иртәнге таң җиледәй, яшь бөреләре белән иелеп, мине ак каен “уяткан”. Я раббым, бу сылукайны явыз бәндәләрдән үзең сакла, аңа гомер бакый балта-пычкы тимәсен, әле озак еллар безне каршы алырга язсын иде газиз каенкаема!

Табигатебез - безнең уртак йортыбыз гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Табигатьне сакламаучыларга каты җәза бирелсен иде. Шул теләкләр белән өйгә кайттым. Өйдә әти-әнием, энем мине көтәләр иде.

Руслан Рәмзис улы Гайсин

Уйлан, кешем!

Табигать – яшел бишегем. Кошлар моңында тибрәтеп, чәчәкләрнең хуш исләрендә изрәтеп йоклатучы, төрле-төрле күбәләкләрен очыртып, безне күзәтергә өйрәтүче дә син, табигать. Йомшак чирәмеңдә яланаяк йөреп уйнаган, саф һаваңны сулап үскән кызың мин синең.  Игенчеләрнең маңгай тире тамган туфрагың алтыннан да кыйммәт. Салкын чишмә суың, һәр таңың үзенчә кадерле, матур һәм серле. Авыл кызы булгангамы, туган ягым табигатенең бар ямен үз күзләрем белән күреп үстем мин.  Сихри йолдызлы төннәр, алсу таңнар, саф сулы чишмәләрне, хәтфә урман-болыннарны беркайчан да онытмасмын!

Хәтфә чирәмле урамнарың, чаларган өянкеләрең, җәй уртасында мамык коючы тупылларың, чаларган наратларың, кояш нурларында ялтыр-йолтыр килеп аккан елгаңдагы гүзәллек башка бер җирдә дә юк һәм була да алмый, минемчә. Горур наратларың, аклык бөркеп торган кып-кызыл җиләкле каен урманың – безне дәвалаучы да, туендыручы да. Чәчәк ату белән, бал кортлары сырып алган, тирә-якка хуш ис таратып утыручы юкәләргә дә бай син, туган ягым табигате! Җанга якын болын-кырларың, урман-суларың, саф һаваң безгә яшәү көче биргән дә, йөрәгенә сихәт өстәгән. Мәһабәт агачларың битемнән сөеп кочаклыйлар, арыган чакларымда күләгәләре хәл кертәләр. Тын да алмыйча канатлы дусларым җырын тыңлыйм.

Табигать һәр ел фасылында үзенчә матур.  Кышын челтәр бизәкле кар бөртекләренең салмак кына явуын күзәтү, карның  матурлыгына карап ләззәтләнү; язын челтер-челтер килеп агучы гөрләвекләрнең җитезлегенә соклану; җәен кошлар моңына күмелгән табигать, аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исләре;  алтын көз тудырган төсләр балкышы – барысы да Җир – Анабызның безгә биргән бүләге.

Машина юлыннан ерак урнашкан авылым табигатьнең барлык гүзәллеген үзеңә туплагансың дисәм дә ялгышмыйм дип уйлыйм.

Җәй буе районның бик күп авылларыннан урманыбызга машиналар агымы дәвам итә.

Ә монда килгән һәр кешене дә мәрхәмәтле, табигатьне  саклаучы дип әйтергә мөмкин түгел икән шул.

Бүген дә, урманга килү белән, агачлар, кошлар белән “сөйләштем”. Кошларның сайравында рәнҗеш сиздем, гүя алар мине ярдәмгә чакыралар иде. Бераз баргач, үз күзләрем белән ботарланган, кисеп аударылган агачларны күреп, кешенең рәхимсезлегенә нәфрәтләндем. Әнә бер-берсен уздырырга теләгәндәй, биеккә омтылучы сылу каеннарның мунча себеркесенә дип, ботагын чабып төшергәннәр. Бутап, кәүсәсен генә калдырганнар. Урман байлыгының елдан-ел кими баруын күреп торып та,  үзебез озак еллар буе үскән агачны бер-ике елда ботарлап та бетерүне дәвам итсәк, киләчәк буынга нәрсә калыр? Табигатем, ялгышлыкны берничек тә, беркайчан да кичермәвеңне һәр кеше аңласын өчен, син “нәрсә дияр” идең? Без синең алдында бурычлы. Ничек ярдәм итим, бу вәхшилеккә ничек түзим, урманым?

Безнең урманда мондый хәлнең булганы юк иде әле. Шундый явызлык-

лар өчен, табигатьнең үзе көрәш башлаганын аңлый башладым, ахры.

Табигатьтә барган һәр үзгәрешне телевизордан карап, газеталардан укып белә идем.

Табигать – бербөтен организм ул. Кошлары, хайваннары, бөҗәкләре, үсемлекләре, туфрагы, сулары – аның органнары. Аның берсе генә эштән туктаса да, яшәү ритмы бозыла.

Мондый вәхшилекнең аянычлы тәмамланачагын кешенең үз мисалында аңлату кирәк, минемчә. “Кайсы җирең авыртса, шул урынны тотасың” дигәнне ишеткәнем бар. Табигатем, синең дә шуңа сыкравыңны аңлыйм.

Мин андыйларга синең әйтергә теләгәнеңне түбәндәгечә җиткерер идем:

1) хәтфә урманнарымны, тургай тавышларымны, саф сулы чишмәләрем челтерәвен, үсемлек, балык һәм кыргый хайваннарымны югалта барам;

2) вакыт узган саен, сез, кешеләр, тупаслана, кырыслана барып, миңа һөҗүмегез дә көчәя. Мин акрынлап үзгәрә, пычрана барам;

3) сез мине шундый хәлгә төшереп, үзегезне дә юкка чыгара баруыгызны аңлагыз;

4) заводлардан чыккан төтеннәр, суларыма аккан агулар, төрле чүплекләр һавамны пычрата;

5) сез кислород бүлеп чыгару өчен үстергән агачларымны кисәсез;

6) гөмбә, дару үләннәрен тамыры белән йолкасыз, тыелган вакытта балыкларымны тотасыз, кошларымны атасыз, шул рәвешле үзегезгә дә зыян саласыз;

7) әлбәттә, миңа сакчыл караганннарга рәхмәтлемен. Табигать байлыкларын саклау турында “Кызыл китап”та да язылганнарны, ваемсызларга укытыгыз! Күңелләрендә шәфкатьлелек нуры балкыр, елга-күлләрнең чисталыгын саклауга да игътибар артыр иде.

Без табигать сыкравын ишетик, тәүбәгә килик. Уйлап кара, кеше! Син үз әнкәсен җәзалаган кыргыйга охшап калмадыңмы? Син талап, җансыз бушлыкка әверелгән болын-урманнарның сыкрануы әнкәңнең әрнүле күкрәк тавышына охшамаганмы? Син томалап тончыктырган, сулышсыз калган күлләр, зәңгәр күзләрен мәңгелеккә йомган чишмәләр каргышы куркытмыймы сине! Син җимереп һәлак иткән, юкка чыгарган таулар үзләренең кыяларындагы бөркетләре, болытларга төренеп тибрәнгән агачлары белән бергә төшеңә кермиме? Җавап сорамыймы алар синнән? Уйлан, кеше!

Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим. Минемчә, табигатьне пычратучыларга каршы эшләр бик катгый булырга тиеш. Мәсәлән: штраф күләмен арттырырга, административ җаваплылыкка тартырга, бер киселгән агач өчен 100 агач утыртырга. Барлык предприятие-ләргә күбрәк "чисталык рейдлары” на чыгарга кирәк.

Табигатебезгә куркыныч яный. Һәр кеше табигатьне ихлас күңелдән сөяргә, үзенең тормышына этәргеч бирүче итеп карарга бурычлы.  

Беркөнне табигать яшәве тукталса, безнең дә тормыш юкка чыгачак.

Табигатебезнең яме безнең кулда! Тирә-юнебезне, Җир-анабызны тәртипкә китерик! Аны саклыйк

Лүзия Рим кызы Фаррахова

Ни булды сиңа, урманым?

Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә һәм талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Авылымның табигате искиткеч матур. Ямьле җәй көнендә яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән урам буйлап узам. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына, бормаланып-бормаланып, Шәбез елгасы ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә. Якында гына чишмәбезнең челтерәве ишетелә. Аны даими рәвештә чистартып торабыз.

Авылдан ерак түгел үзенең яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итүче урман бар. Аны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин, чөнки урман – яшәү чыганагы ул.

Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә олысы да, кечесе дә урманга агылалар. Тик анда киселгән агач төпләрен, ташланган чүпләрне күреп йөрәк әрни, сыкрый. Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята.

“Балыкка – су, кошларга – һава, җәнлекләргә - урман, дала, таулар, ә кешегә Туган ил кирәк. Табигатьне саклау - Туган илне саклау ул”, - дигән М.М.Пришвин.

Әйе, табигатьне саклау - Туган илне, Туган илне саклау – үзебезне саклау ул.

Табигать кочагы – үзәнлекләр, елга-инешләр, кош-корт, хайваннарның да туган җире. Җирдәге олуг зат – кеше дә үзен табигать баласы, үз анасы дип атый. Димәк, ул

табигатьне сакларга, якларга бурычлы.

Урманнарга килеп керсәң, андагы вәхшилеккә йөрәк әрни. Ниндидер бер шомлы сиземләүдән йөрәгем сыкрап куйды.

- Ни булды сиңа, урманым? Ник тын калдың? – дип, як-ягыма карасам, өнсез калдым: тирә-юньдә корыган ылыс өемнәре генә ята. Күлмәк итәкләремнән тарткалаган, чәчләремнән иркәләгән чыршыларның киселгән төпләреннән нәкъ күз яшьләредәй үтә күренмәле сагыз ага иде. Безгә күпме файда китергән урманның бу хәлгә төшүенә кем гаепле?! Әлбәттә, кеше. Чын кеше исеменә лаек булган беркем дә бер генә яфрак та, бер генә чәчәк тә өзмәс, тирә-якка чүп-чар ташламас, елга, күл чишмәләрне пычратмас. Андый кеше – иң шәфкатьле кеше. Йомшак күңеллеләр мондый вәхшилеккә, ваемсызлыкка бармый. Каты бәгырьлеләр дә яшәүдән туктамаган, алар да табигать байлыкларыннан файдаланырга хокуклы, әмма андыйлар үз бурычларын гына аңламый. Үзең эчә торган суга үзең агу салу дигән сүз ул, минемчә.

Кеше! Табигатьнең саф һәм изге бүләк-әманәтләре хисапсыз. Ул аларны

салырга савытлар эзли. Шул бүләкне кабул итү өчен, җаның нурлы, күңелең саф булсын. Үзең бер яктылык нурына әверел. Рухи көчеңне һаман өскә, югарыга күтәрелү өчен файдалан. Кешеләр! Һәрберебез туган йортыбызны күз карасыдай саклыйк! Табигать тарафыннан барлыкка килгән кайбер бәлаләрне бергәләп төзәтик! Бигрәк тә башта үз күңелебезне чистартыйк! Дөньяга акыл белән карыйк!        

Табигать – анадагы матурлыкны югалтсак табып булмаячак: ул һәммәбезгә бер генә. Табигать үзенең гүзәллеген ят иткән кешеләргә битараф, мәрхәмәтсез була. Ник дигәндә, кеше дә табигать җимеше. Шулай булгач, экология диюебез, беренче чиратта, табигатькә, һәм, гомумән, бөтен тереклеккә, шул исәптән кешелеккә  шәфкатьлелек, сак караш дигән сүз ул.

Яшәешне саклап калу өчен, көрәштән бер генә кеше дә читтә каларга тиеш түгел, дип уйлыйм мин. Бу афәт мине генә түгел, бик күпләрне борчый торгандыр дип өметләнәм.

Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары...

Табигать яклауга, саклауга мохтаҗ.. Без хайваннарны ауласак, тирә-ягыбызны чүплеккә әйләндерсәк, гүзәл чәчәкләребезне өзеп, туган җиребез юкка чыгачак, сулар һавабыз бозылачак.

 Быел, билгеле буганча, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.

Әйе, чыннан да , тирә-ягыбыз, туган-җир – яшел бишегебез – сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр. Җир- Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр – аларның балалары. Балалар сәламәт, акыллы булса гына, ана күңеле тыныч була. Шуңа күрә дә  ..... саклау өчен иң беренче кешенең үзенең, тәненең һәм җанының чиста булуы кирәк.

Әйе, табигатьне саклау, аның турында кайгырту үзебездән тора. Һәр кеше культурага, гади генә әдәп кагыйдәләренә мәктәп бусагасыннан ук өйрәнергә тиеш дип саныйм мин.

Табигать ул - безнең туган йортыбыз. Ә аңа карата безнең карашыбыз да башкача - хуҗаларча булырга тиеш.

Беркөнне кошлар сайравы ишетелмәсә, чишмәләр челтерәмәсә, агачлар шауламаса, хуш исле чәчәкләр үсмәсә, елга-күлләр пычранып бетсә, җәнлекләр булмаса, нәрсә булыр? Әлбәттә, яшәү чыганаксыз калачакбыз. Алай гына түгел, үзебезнең дә юкка чыгуыбыз мөмкин.

  Табигатебез - безнең уртак йортыбыз - гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Һәр кеше үз гомерендә, бер генә төп булса да, агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Безгә шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булырга, табигатьне яратырга, сакларга кирәк.

Табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы.

Лилия Инсан кызы Сарварова

Әнием – күз нурым.

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар миңа кагылуга, бөтен кайгылырың югала. Ә “балам” дип аркамнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

Ә авырсам... Авырсам, төннәр буе күз йоммыйча, янымнан да китми ул! Бары әниләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

Әниләр турында сүз башлаганда иң элек туып үскән йорт, чәчәкле-чирәмле ишек алды, бакчабыз, искә төшә.

Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат!

Кадерле әнием –күз нурым, Менделлеевск районы Татар Сарсазы авылында туган. Пар канатлары җылысында, гаилә дигән рухи бишектә куанып, озак яшәргә туры килми  әниемә. Аңа 14 яшь тулганда, газизләрдән газиз әнисе якты дөнья белән хушлаша. Әтисе, соңрак әби-бабасы ярдәмендә мөстәкыйль тормышка аяк баса. Әтисенең, ерак бабамның, хәлен белешеп яшибез. Ятим калган чакларын искә төшергәндә, бәйрәмнәрдә күзләре моңсулана.

Тормыш аның алдына берсеннән-берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан да киңәшәргә әнисе булмагач, бик авыр булган әниемә. Ә хәзер серләрен минем белән уртаклаша.

Аның назлы күзләренә карыйм. Ә алар шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның яхшылыгын һәм сабырлыгын җыйган! Йомшак, куллары белән миңа кагылганда бөтен җанымны рәхәтлек биләп ала. Энем белән бергә рәхәт, бик бәхетле яшибез пар канатлар ышыгында.  

Әнием! Син бит минем кадерле, изге кешем. Синдәй бала телен аңлаучы, гел балкып торган кояш сыман якты йөзле, йомшак күңелле әниләрнең берсе син.

Әйе, син минем берәү генә. Җылы йөрәкле, көләч йөзле, мөлаем булганың өчен яратам мин сине. Әниемне минем горурлыгым һәм таянычым, чын дустым, сердәшчем, киңәшчем булганы өчен дә яратам.

Мин – Кеше. Елмаям, сөйләшәм, сулыйм – яшим. Шушы җирдә яшәвем, йөрәгемнең һәр тибеше, гомеремнең һәр мизгеле белән мин Әниемә бурычлы.

Һәрчак таянычыбыз, ышанычлы сердәшчебез булып мәңге яшә, Әнием!

Алия Илнур кызы Ханнанова.

Яшәү бишегем.

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда, гаилә ныклыгы ир-егетләрдә була, диләр. Гаилә - кешенең бишеге, яшәү мәгънәсе. Әби-бабам, әти-әниемнең күңел җылысын, яратуларын тоеп, тыныч гаилә бишегендә тибрәнеп үсәбез без. Мин, энем һәм сеңелләрем белән бик бәхетле яшибез. Иң кадерлеләребез - безгә таяныч та, дөрес юл күрсәтүчеләребез дә. Шуңа күрә тормышыбызның нигезе булган гаиләне кояш нурларында иркәләнеп, чык тамчыларының суын эчеп, җырчы кошлар тавышына сокланып, шифалы яңгырда коенып үскән чәчәкле болынга тиңлим мин.

Гаилә - тормышыбызның нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Андый гаилә, минемчә, борынгы гореф-гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында да үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, һәр эшне теләп һәм яратып башкарырга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка күп сыйфатларда чагылыш таба.

Һәр гаиләнең үз тарихы, үз үзенчәлеге бар. Татлы иркәләү сүзләре, сокланулы карашлар, кайнар хисләр яшьлек елларының иң кадерле истәлекләре булып мәңгегә хәтердә уелып кала.

Балачак. Яшьлек. Олыгаеп барган чак. Өлкән кеше. Һәркем үз гомерендә тормышның

шундый баскычларын узу өчен яратылган. Зур тормыш юлын узганнар арасында

гаиләбезнең якты йолдызлары - өлкәннәребез белән горурланым яшим.

Бабам! Әбием! Гаиләбездә кадерле,  хөрмәткә лаеклы, бриллиант туйларын каршылаган бәхетле парлар алар. Без - икеләтә бәхетле гаилә.

 Аларның исәнлегенә куанып яшибез. Бәхет канатларым - әти-әнием белән бергә

8 кеше бик тату, үзара аңлашып яшәвебезгә чиксез шатмын. Әби-бабамның һәрберебезне яратулары, уңышларыбызга сөенүләре, өлкән бала буларак, бигрәк тә миңа яңа үрләр яуларга этәргеч бирә. Кечкенә вакыттан ук биергә яраттым, хәзер дә биим. Вакытында бабамның өздереп-өздереп биюенә сокланмаган кеше калмаган. Ә кулына гармун алып утыруга, әбием җырлый башлаган.

Әбиемнең тавышы... Кош сайравына охшатсам, арттырырмын, җил сыйпавы дисәм, әйтеп бетермәм шикелле, чишмә тавышы дигәнем ныграк туры килер. Бик моңлы итеп җырлый ул. Гади җырлар гына җырламый, бик борынгы озын көйләрне ярата. Яңа заман җырларын да оста башкара. Мөнәҗәтләрне дә күңелгә үткәрерлек итеп әйтә. Әйе, Наилә әбиемнең күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлау сәләте  миңа да бирелгән. Әтиемнең спорт өлкәсендәге уңышлары, бабамның да йөгерү һәм суда оста йөзү таланты  да чагыла миндә. “Алма агачыннан ерак төшми” дигән мәкаль безнең гаиләгә тулысынча туры килә.

Миңа, энем һәм сеңелләремә дә өлкәннәребез үз киңәшләрен бирәләр, авырлыкларны җиңәргә, кешедән көнләшмәскә өйрәттеләр, өйрәтәләр. Әбиемнең яшьлек хатирәләрен саклаган сандыгында үз куллары белән күңел җылысын биреп бәйләгән челтәрләре, күз явын алырлык итеп чиккән сөлге, мендәр тышлары хәзер дә саклана. Челтәр бәйләү һәм чигү серләренә генә түгел, яшәүнең тәмен, ямен белеп яшәү серләренә дә төшендерәләр.

Өлкәннәребез өйдә булганда, гаиләдә бөтенлек, җылылык тагын да ныгый . Әбием Безне, оныкларын, тәмле-тәмле ашлар, йомшак татлы сүзләре белән сөендерүче, “бәбкәм” дип иркәләп эндәшүче, һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы да–  әбием. Ул– гаиләнең терәге, киңәшчесе, өебезнең кояшы, бабамның гына түгел, әти-әниемнең һәм безнең яшәү чыганагыбыз да.

Өлкән яшьтә булса да, үз эшенең остасы. Үзе белән бергә картайган тегү машинасына һаман да тынгылык бирми: күз явын алырлык күлмәкләр тегә. Җылы мамык оекбаш, бияләйләр бәйли. Әбиемнең куллары җылысы гына түгел, күңел җылысы да кушып бәйләнгәнгә, беребезнең дә аяк-кулларыбыз туңмый. Мине дә бу һөнәрләренең серләренә төшендерүен дәвам итә.

Ә кичләрен ап-ак яулыгын алга таба бәйли дә дини китапларын кулына ала. Балаларым, оныкларым, туганнарым, авылдашларым тәүфыйклы, сәламәт, игелекле булсын дип, изге догаларын укый, илләргә иминлек тели.   Безне дә догалар укырга өйрәтә. “Исән-сау йөрегез, тәүфыйклы булыгыз, олыларны зурлагыз, шәфкатьле булыгыз, башкаларның гаепләрен күргәндә, үз гаепләрегезне хәтерегезгә китерегез, нәтиҗә ясагыз, үзегез сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөегез, үзегез теләмәгән нәрсәләрне башкалар өчен дә теләмәгез, ялган сөйләмәгез, бер-берегездән көнләшмәгез, ачуланышмагыз, үз-үзегезне тота белегез, әти-әниегезнең сүзеннән чыкмагыз, аларны борчымаска тырышыгыз, авыр сүз әйтмәгез, берәүне дә рәнҗетмәгез, гафу үтенә һәм кичерә белегез, гадел, тырыш, намуслы, сәламәтлегегезне саклагыз, бәхетле булыгыз, хезмәт яратыгыз, икмәкнең кадерен белегез, беркемне дә кыерсатмагыз, кайгы-хәсрәт күрергә язмасын сезгә”,- дип,  икесе дә изге теләк, киңәшләрен бирәләр.

Безнең өчен авыр тоелган эшләрне җиңел генә башкаруларына сокланып карап торуым әле дә исемдә. Комачаулаган чакларыбыз да булгандыр, тик алар беркайчан да сүз әйтмәделәр. Киресенчә, сиздермичә генә елмаеп, сабыр гына күзәтә, һич тә иренмичә аңлаттылар.

Әти-әниемне иртән иртүк эшкә озатканнан соң, безне йомшак куллары белән иркәләп уятучы һәм, укырга киткәндә, хәерле көн теләп калучылар да әбием белән бабам. Алар безгә яшәргә дәрт, тормышка ямь бирәләр.

Алар күпне күргән, күпне кичергәннәр. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар.

Һәр көн күңелдә тойгылар уята. Яшьлек еллары артта калып барган бу көннәрдә,

бөреләнгән мәхәббәт тирәге чәчәк ата. 1946 нчы елның 7 нче ноябре. Изге җомга көнендә әбием белән бабам  җылы оя  коралар, иңгә-иң куеп яши башлыйлар. Балаларына белем бирергә тырышканнар.  Еллар акрын гына уза торалар. Алар әби-бабамның күңелендә тирән эз салганнар, карашларына шатлык белән бергә моңсулык иңдергәннәр. Ике йөрәк парәләрен  югалту ачысын да бергәләп күтәргәннәр.

Яныннан бормаланып-бормаланып аккан елгада су коенып, ерак түгел барлык нигъмәтләрне үзенә туплаган катнаш урманда җиләк, гөмбә, мәтрүшкә җыеп, хуш исле чәчәкләргә, сайрар кошларга сокланып үскәннәр булачак пар канатлар. Алар бәхетләрен туган авылларында – Шәбездә тапканнар. Сөйгәненең фашистларны җиңеп, исән-имин әйләнеп кайтачагына әбием ышанып яши, һәр көн әнисеннән өйрәнгән догаларны кабатлый торган була. Үз хезмәтенә киткән җиреннән Бөек Ватан сугышының фаҗигаләрен күреп, исән-имин туган авылына әйләнеп кайта. Яраларының сызлавын, беренчедән, туган якка кайтуы булса, икенчедән, сөйгән ярының аны көтүе җиңеләйтә. 63 ел буе әлеге яралар бабама әледән-әле сугыш хатирәләрен яңартып торалар. Туачак таңыбызның – тыныч, күгебезнең һәрчак аяз булуын тели ул.

Әти белән әнинең үзара җылы мөнәсәбәттә булулары да, үз вакытында безгә дә

яхшы киңәшләрен бирүләре, әби-бабайга карата хөрмәт тәрбияләүләре дә - безгә үрнәк.

      Әбиемнең күзләренә яшь тамчылары күренүгә, бабамның сабыр гына аны юатуын кечкенәдән күреп үстем мин. Кайгыны җиңәргә, шатлыкларны уртаклашырга да алардан өйрәнәм.

Гаилә елында өлкәннәребезнең җылы оя коруларына – 62 ел, ә Бөек Ватан сугышыннан җиңү белән кайткан бабама 90 яшь тулачак.

Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан 62 ел буе матур итеп бергә атлаучылар өлкәннәребез. Гомерләренең алтын көзенә аяк басканнар алар. Гомер узып, олыгая барган саен, аларның мәхәббәтләре кимемәгән, киресенчә, тагын да арткан, баеган. Күпләргә үрнәк булып яшәгәннәр.

Изге җанлы, зирәк акыллы, һәрвакыт яхшылык өләшүче өлкәннәребезгә сокланып карыйм. Алар – безне яшәргә өйрәтүче дә, үзләренең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып акыллы киңәшләрен бирүчеләр дә. Без шуның өчен дә аларны якын күрәбез, яратабыз.

Пар канатларыбыз булган әти-әнием дә туган авылның саф һавасын иснәп, татлы чишмә суын эчеп, әбием белән бабам йөргән сукмаклардан йөреп, бер мәктәптә укып үскән үрнәк парлар.

Энем белән сеңелләремне карашырга мин дә ярдәм итә идем. Әниемнең, бишек җырын көйли-көйли, аларны йоклатканын ишеткәч, мондый моңлы җырны каян белүе турында сорадым. Ул аны әбиемнән өйрәнгәнен сөйләп бирде. Бишек җыры җырлап,  бабам ясап биргән бишектә тибрәтеп, мине әбием караган. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары белән сугарылган бишек җырларын    тыңлап үскәнгәме, буш вакытым булган саен, җырлыйм, музыка тыңлыйм, рәсем ясаган чагымда да аннан аерыла алмыйм.

Туган йортыма ашкынып, якыннарымны сагынып кайтам. Кайтып керерлек җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмагым, яраткан кешеләрем белән без бик тә бәхетле.

Ике буынның һәрвакыт киңәшеп яшәүләре – безгә үрнәк. Гаиләбез кадерлеләренең безне сөендереп йөзгә кадәр гомер кичерүләрен, сәламәтлек, һәрвакыт шулай киң күңелле, ягымлы, сабыр, гади булып калуларын телибез. Әти-әнием үз әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермәгәннәр, без дә аларның көләч йөзләрен һәрчак сакларбыз.

Гөлназ Салават кызы Гайсина

   

Минем әти – Ватан сакчысы.                                              

Табигатьтә аклык хакимлек иткән чор. Өйдә без бүген әти белән икәү генә.

Төн. Чалт аяз. Тулган ай. Күк йөзе йолдызлар челтәре белән бизәлгән. Шундый матур итеп җемелдәшәләр. Ай янында якынрак булганнары – шат, ераграклары моңсурак шикелле тоела миңа.

Уйларымны укыган шикелле, әтием: “Аккан сулар кире кайтмаган кебек, балачагыбыз, яшьлегебез дә кабат әйләнеп кайтмый. Еллар узган саен, мин дә, улым, әнә шул йолдызлар шикелле, алардан ерагая барам һәм шул елларны сагынам. Ә ул армия еллары белән дә бәйле”,- дип сөйли башлады.  

Урыныннан торып, фотоальбомын кулына алды һәм, битләрен ачып, әкрен генә, хәрби хезмәттә булган еллар йомгагын сүтә башлады. Хәрби өйрәнүләр, хезмәттәге күнегүләр, төрле бәйрәмнәр... Әйе, бу фотоларның барысында да кадерле әтием – гаиләбезнең терәге – яшь солдат безне “күзәтә”.

Әтием – Рәмзис Гайсин 1988 нче елның 10 нчы ноябреннән 1990 нчы елның декабренә кадәр армиядә була. Алты ай сержантлар әзерли торган җирдә - Мәскәү өлкәсенең Одинцовск районында - хәрби бурычын үти. Соңыннан аларны Хабаровск краеның Солнечный районы Леон хәрби частена күчерәләр. Соңгы елын Хабаровскида уздыра.

Хәрби ант кабул иткән көне, парашюттан сикерү, танк йөртүләренең дулкынландыргыч минутларын сөйләгәндә, көчле ихтыярлы булырга, курыкмаска кирәклеген дә аңлатты. 

Армиядә төгәл расписание буенча хезмәт иткәннәр. Буш вакытында үзенең альбомын тутырган. Бәйрәмнәрне күңелле уздырганнар. Ял вакытында кинога барганнар. Армия уставын, хәрби антны белү, көн тәртибен төгәл үтәү армия хезмәтенең төп үзенчәлекләре булуына төшендем.

Әтием үзенең хәрби хезмәттә булганнарын сөйли, минем дә тизрәк үсеп җитәсем һәм армиягә барасым, әтием кебек көчле ихтыярлы буласым килә.

Солдат ул - Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ.

Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы. Сабыйлардан алып, өлкәннәргә кадәр булган

һәр кешенең тынычлыгын саклау дигән сүз ул.

Табигатьнең матурлыгына, тауларның биеклегенә соклануын да җентекләп сөйләде. Армиядә булуның горурлык икәненә инандым мин әтием сөйләгәннәрдән.

Әтием, яшьлегендә Ватан сакчысы булса, хәзер гаиләбезнең таянычы. Ул иң көчле дә, зирәк тә, шаян да. Гаилә – ул кечкенә Ватан, ә ир кеше шул илдә җитәкче һәм аны саклаучы, яклаучы кеше.

Мине әтием әниемә булышырга өйрәтә, хезмәт ярату үзем өчен кирәк булуын төшендерә. “Эшкә өйрәнеп үссәң, армия елларында да үзеңә бик җиңел булыр”,- ди.

Әтием белән чиксез горурланам. Альбомны карау миңа бик кызык һәм рәхәт булды, яшь вакыттагы әти бит ул! Аның сүзләреннән Ватанны яратырга, солдат булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк булуын төшендем мин. Ә күзләре, нәкъ күктәге йолдыз кебек, якты яналар иде.  

Беренче айларда - әти-әнине, армиядән кайткач, иптәшләреңне сагынасың икән ул. Ә альбом – сагынуны басарга ярдәм итүче истәлек икән ул.

Руслан Рәмзис улы Гайсин

Минем абый – Ватан сакчысы.

Әниемнең укыган догаларын тыңлый-тыңлый, тирән йокыга талганымны сизми дә калганмын. Иртән “Кызым, Зөлфия, тор инде, мәктәпкә соңга каласың”, дигән сүзләренә уянып киттем. Күзләремне ачсам, әтиемне “югалттым”. Әле генә яныма утырып, армиядә булуы турында сөйли генә башлаган иде. Төштә дә, өндә дә әтием белән утырып сөйләшә алмадым шул мин. Гаиләбезнең терәге, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткан әтиемнең вафатына 10 ел  тула. Мин аны бик аз хәтерлим, чөнки бик кечкенә идем.

 Минем әти – Ватан сакчысы. Кызганыч, мин әтием турында яза алмыйм. Ә абыем – якын туган абыем турында язарга уйладым.

 Ул, һөнәр училищесын тәмамлагач,  армиягә китәргә бик теләгән һәм аның хыялы тормышка ашкан.

 Илдар абыем 2005 нче елның 23 нче июнендә армиягә китә. 2007 нче елның 18 нче июненә кадәр Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә хезмәт итә. Махсус билгеләнгән медицина отряды бүлегенә эләгә. Беренче ярдәм күрсәтү серләренә өйрәнә, шофёр булып хезмәт итә. Армия госпиталенә дарулар алып кайталар, авыруларны йөртәләр.

Әлбәттә, армиягә Ватанны сакларга бару - ир – егетләрнең хыялы гына булырга тиеш түгел, ә ул аның изге бурычы. Армиягә Илдар абыем үзе теләп киткән. Армиядә  кануннар бик каты куелган. Һәрбер ир - егет үзенә билгеләнгән эшкә җаваплы карарга тиеш. Армиядә төгәл расписание буенча хезмәт иткәннәр. Армия уставын, хәрби антны белү, көн тәртибен төгәл үтәү армия хезмәтенең төп үзенчәлекләре булуы белән таныштым. Буш вакытында үзенең альбомын тутырган. Бәйрәмнәрне күңелле уздырганнар. Ял вакытында кинога барганнар.

   Бездә аның армиядә төшкән фоторәсемнәре бар. Ул күзгә күренеп үзгәргән. Шундый җитди һәм көчле! Күгебез гел аяз, чишмә суларыбыз саф, аналарның йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы булсын өчен, солдаттан уяу булу сорала.

   Абыемның армиядән кайтуына 5 ел үтеп китсә дә, ул андагы гадәтләрен онытмый: турникта тартыла, физик күнегүләр ясый. “Хәрбиләр төгәл, түземле, тәвәккәл, таләпчән һәм көчле булырга тиеш. Армия – егетләрдән генә торган мәктәп ул. Дуслыкның кыйммәтен, туган як һәм әти-әни, туганнар кадерен армиядә вакытта ныграк аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә”, - дип сөйли ул. - Хәрби хезмәтенең беренче айларында – якыннарны сагынасың,  армия срогы үткәч, дуслардан аерыласы килми. Армиягә бару чыныгу өчен кирәк. Горурланып кайтасың, дөнья күрәсең, сагынулар артта кала”,- дип, һәр фотокарточкасы турында җентекләп таныштырды абыем.

   Илдар абыем үзе дә әтисез үскән. Ата назын, көчле куллар җылысын тоеп үсәргә язмаса да, ул көчле ихтыярлы булып кала алган. Ир кешеләр башкара торган эшләрне җиренә җиткереп үти. Әнисенә ныклы таяныч, яшәү мәгънәсе, безне дә үзенең ярдәменнән ташламый.

   Мин, абыем сөйләгәннәрдән Ватанны саклауның гаиләңне, туганнарыңны саклаудан башлануын аңладым.

 Зөлфия Айдар кызы Хөсниярова

Тукай – яраткан шагыйребез.

Мин - авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы туган йортым – болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием, дәү әниләрем, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, әдәби китап укуга булган кеше итеп тәрбиялиләр. Гаиләмдә бөреләнгән кызыксыну чаткыларының чәчәк ата башлавына, гөлләр кояшка үрелгән шикелле, үсеп зураюына ярдәм итүчеләрем балалар бакчасы тәрбиячесе, укытучыларыма рәхмәтем чиксез минем.

Әйе, әле кайчан гына бакчага йөри идем. Тәрбияче Айгөл апаның бик матур рәсемнәр төшерелгән китаплар укыганын йотлыгып-йотлыгып тыңлавым бүгенгедәй күз алдымда. Өйгә кайткач, абыемның рәсемле китапларын карап, “миңа да укып күрсәт әле”,  дип ялына идем. Кайчакта укып күрсәтмәсә, кайчан укырга барырмын, ялынмас идем дип уйлавым, бераз үпкәләп тә йөрүем исемдә.

Моннан сигез ел элек укырга кердем.

... Чәчәкле сентябрь ае. Кап-кара, озын, калын чәчемне, ап-ак бантиктан очар кош шикелле зур күбәләк куеп,  әниемнең үргәнен, йомшак кулларының җылысын тоеп, ашыга-ашыга, мәктәпкә килүем  күңел түремдә саклана. Аллы-гөлле чәчәкләрдән ясалган букетлар янында тәүге мөгаллимем тагын да матуррак күренә иде. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Мине һәм булачак сыйныфташларымны, эчкерсез елмаеп, ягымлы карашлы, йомшак тавышлы беренче укытучым – Чулпан апа Шәвәлиева каршы алды.

Ул безне серле “Белем дөньясы” на алып керде. Чын кешеләр булып үсүебезне теләде, намуслы, ярдәмчел, мәрхәмәтле булырга өйрәтеп, белемнең кирәклеген аңларга ярдәм итте, бакчада китап укыганны йотлыгып тыңлау мизгелләрен дәвам итте. Ниһаять, үзем дә китап укый башлаячакмын!

Башлангыч сыйныфта укыганда авыл китапханәсенә тәүге кат экскурсиягә бардык. Беренче тапкыр, икенче, өченче тапкыр...  

Менә нинди икән ул китапханә! Зур, якты, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган уку залы, төрле-төрле зурлыктагы, матур тышлы китаплар куелган бүлмә. Шкафларга куелган китап күргәзмәләре,  ике рәткә тезелгән өстәлләр... Тәүге кат китапханә ишеген ачып кергән көнне әнә шул рәвешле матурлыкка сокланган идем. Беренче сыйныф укучыларына тәкъдим ителгән, күз явын алырлык рәсемнәр төшерелгән китаплар белән Әлфинә апа таныштырып чыккан иде.

 Бик күп матур китаплар арасыннан Габдулла Тукайның “Шүрәле” китабын сайлап алдым, өйгә кайткач, бөтен дөньямны онытып, һәр рәсемен, һәр шигырен укып чыктым. Сөенечемнән нишләргә дә белмәдем. Үзем укый алам хәзер!

Үзем алып кайтып укыган китабымның һәр бите минем өчен өр-яңа дөнья ачу белән бергә, укучы булуның җаваплы булуын аңларга, китапларны саклап тотарга, үз вакытында тапшыру кирәклеген аңларга да ярдәм итте. Тышына төшерелгән шүрәлесе өчен сайлаган идем матур китапны, чөнки  бакчада йөргәндә тыңлаган идек, ә хәзер уземнең укыйсым килде. Әлеге китап мине әдәбиятка алып керде, китап укуга кызыксынуымны арттырды.

“Белем иле” дигән серле дәрьяның беренче язы. Түбәдән тып та тып көмеш тамчылар тама. Ләйсән, көмештәй гөрләвекләрнең челтер-челтер килеп агуына сокланып, баш өстендә үз җырларын сузып сайраган тургайларның җырын тыңлый-тыңлый, абыем белән авыл китапхәнәсенә барырга чыктык. Мин аеруча дулкынланган идем, ашыгып, канатланып килдем, чөнки мөстәкыйль рәвештә китап укый алам һәм зур кешеләрдәй китап сайлаячакмын!

Нинди зур, иркен, матур икән безнең китапханәбез! Йөзләрендә елмаю балкыган, китап сайларга булышкан апаны тагын күрдем. Гел бертөрле шкафлардагы китапларны да, яшел урманны хәтерләткән гөлләрне дә күрдем мин ул көнне.

Өйгә канатланып, абыемнан калышмаска тырышып кайттым.

Көн искиткеч матур иде. Зәңгәр күктә, алтын нурларын чәчеп, кояш елмая. Тәрәзә аша төшкән кояш нурларының алсу битләремнән, керфекләремнән иркәләвенә рәхәт бер ләззәтлек тоеп, алган китабым битләрен ачтым, шигырьләрендә “йөреп”, эчтәлегенә “кереп чумдым”.

Авырлыкларны җиңеп чыгарга, югалып калмаска өйрәтүче, безне күз карашларыбыздан аңлаучы якыннарым үзләренең сабырлыгы, ягымлы, кече күңелле булулары белән йөрәк түренә кереп урнашып, “Белем иле” дигән “тирән диңгездән” тормышыбыз өчен кирәк булган фән серләрен, энҗе бөртекләрен сайлап, сәйлән итеп тезгән шикелле, безгә төшендерәләр.  

Күңелеңдә йөргән, беркемгә дә сөйләргә кыюлыгың җитмәгән сереңне кайчак укытучы белән уртаклашырга мөмкин.  Югары класска җиткән саен, серләремне әсәр геройлары белән “уртаклашырга” яратам, тирән фикерле әсәрләр язучы әдипләргә  рәхмәттән башка ни диясең.  

Көннәр уза тора, мин дә үсә төшәм. Авылда туып үскәнгәме, аеруча  шигырьләр укырга яратам. Бу жанрга мәхәббәт сөекле шагыйребез Тукай әсәрләре нигезендә бөреләнде.

Ана догасы. Сандугач сайравыдай нинди аһәңле, ягымлы ишетелә ул дога тавышы. Газиз ана, йокламыйча, Ходайга йөрәк парәсе улының бәхетле булуын сорап мөрәҗәгать итә. Сабый чагыннан ук ятимлек ачысын татып үскән яраткан шагыйрем, бәлки әнисен күз алдында тоткандыр. Һәр ана баласының бәхетле булуын тели. Бибимәмдүдә апа да, әлбәттә, улына бәхет теләгән. 125 ел дәвамында шагыйребез халык күңелендә яши. Бу – зур бәхет!

                       Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
                      Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас.

Төнлә елый-елый ана бәхет тели. Саснада үз янында яшәвен тели. Теләгенә ирешә, әмма Тукайга әнисе янында уздырган бәхетле көннәре бик аз була

шул. Ананың догасы кабул була: улы – бәхетле, бөек шагыйрьгә дә әверелә.

    Яныма гына якын әбиемнең утыруын да сизмәгәнмен. Аның дога укыга-нын, балаларына бәхет теләгәнен еш ишетәм мин.

     “Әниләрнең изге догасыннан ташламавы өчен, безгә тәрбияле булырга кирәк” дигән нәтиҗә чыгарып, китап битләрендәге “сәяхәтемне” дәвам итәм.

Бүген гүя ак болытларга утырып, тирән хыял диңгезен күзәтәм, гүя андагы һәр утрауны күздән кичерәм. Күңелемә иң якын, йөрәгемдә бәхет очкыннары кабызганына эләгү өчен, үзем утырган “болыттан” акрын гына төшәм. Кайда эләктем соң әле мин?! Янәшәмдә - аллы-гөлле чәчәкләр иле! Алардан матурлык, шатлык бөркелә. Күңел урыныннан кузгала, шул чәчәкләр арасына бөтерелгән күбәләкләр янына ашкына. Бу хозурлыкны күзәтер өчен, бар нәрсәдән дә баш тартырсың... Әкияти могҗиза! Тукта, каршыма кояштай балкып, җиңел генә атлап кем  килә соң? Шигырьләрдә “йөзүче” үзем  икән!..

Чәчәкләр! Ниндиләре генә юк биредә: аллары, кызыл, сары, алсу, зәңгәрләре. Син үзеңне сихри дөньяда кебек хис итәсең. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек-биек наратлар – барысы да, салмак кына искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр. бөтен җан ияләре әкренләп кузгала башлый. Кайдадыр матур итеп кошлар сайрый.

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Курыкмагыз— яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам

Үзем дә кошлар сайравын тыңларга яратам. Кошлар тавышы - күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче, йөрәктәге изге хисләрне кузгатучы да ул. Әти- әниләр, туганнар белән бергә табигатьне, андагы тереклекне сакларга, яратырга, рәнҗетмәскә кирәклекне төшендерүче, аңлатучы шагыйрьне яратмый мөмкин түгел.

Габдулла Тукайның һәр шигыре минем өчен бер утрауны хәтерләтә. Әнә чалт аяз күк йөзеннән кояш нурлары битләремнән иркәли, керфекләремнән үбә, хуш исле чәчәкләргә төренгән хәтфәдәй яшел чирәм өстендә, якындагы урманнан ишетелгән кошлар җырын тыңлый-тыңлый, вакыйга эчендә “йөзәсең”, рәхәт мизгелләр кичерәсең. Шатлык хисләреңә якындагы көмеш сулы чишмә суы да кушыла, ә тургайлар аңа кушылып җырлыйлар шикелле тоела. Әйтерсең бар табигать синең йөрәк түреннән чыккан шатлык хисләрен ишетә дә, еракларга алып китә. “Туган тел” утравы.

И туган тел, и матур тел,

                                         Әткәм-әнкәмнең теле!

Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.

И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның да яме - гаме артыр.

И газиз ана телем! Синең язмышың - минем язмышым. Кичергәнең -    минем кичергәнем. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле һәм моңы белән яралта. Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән, дип тел” шигыре халкыбызның гимнына әверелде. Бу тирән мәгънәле сүзләрдә туган телебезгә чиксез мәхәббәт, аңа соклану хисләре дә, аны хөрмәтләп яшәү кирәклеге турында киләчәк буыннарга васыяте дә чагыла.

Зурая барган саен, балачак тагын да ныграк искә төшә. Балачак... Балачак

утравы. Әйе, хәтерлим әле мин сине. Барысын да хәтерлим: ялантәпи ямь-яшел чирәмдә йөгереп йөргәннәремне дә, инеш буенда су коенуларымны да, чәчемә ак тасма куеп, кулыма бер кочак чәчәк тотып мәктәпкә килүемне дә, беренче укытучым белән тәүге кат очрашуымны да, үскәч, кем булырга теләвемне дә... Туган авылым кочагында балачагым акрынлап үтте, хәзер мин  IX сыйныфта укыйм. Рәсемле китапларны зурраклары алыштыра. Әсәрләрен яратып кыган үз язучыларың, аерым темаларга багышланган әсәрләрең барлыкка килә башлый. Тукай – яраткан шагыйрьләремнең берсе.

Яраткан шагыйрем... 7-8 еллык кына иҗат гомерендә никадәр әсәр язган, халыкны борчыган күпме сорауга җавап табарга тырышкан ул. Үз әсәрләре аша балаларның - тәрбиячесе, өлкәннәрнең юл күрсәтүчесе дә бөек Тукай – яраткан шагыйрем.

Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмагандыр, чөнки ихлас шагыйрь кеше дөресен җырларга тиеш. “Дөрес сүз күзгә кылыч булып кадала”,- ди халык. Г.Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, ул куркып калмаска нык булырга тиеш.

Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-

әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы

хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр

шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.

      Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы «Туган тел»е, Җир шарының бөтен халыкларын сокландырган «Шүрәле»се үзе генә дә ни тора?!

      Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз!

    Уйлар Тукайга тора-тора әйләнеп кайта.

    Тукайның сабый чакта ук яра алган җанына гомер агышында яңадан-яңа җәрәхәтләр өстәлә. Хәзер инде ул милләт өчен яна, көя, хәсрәтләнә, нәфрәтләнә, сызлана. Әйе, мәхәббәт хисе – олы хис. Ул кешенең барлыгын биләп ала, аны матурлый, затлы итә, яшәү көче бирә. Мөгаен, шушы сыйфатлар Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргәндер дә.

     Шагыйрь күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты булганда, ул тауларны күтәрерлек көчкә ия. Күңелендә һәрвакыт яз гөлләре. Әнә шул хисләре аның балалар өчен язган әсәрләрендә дә чагыла.

     Тукай — балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны нәниләр күзе белән күрә. Ул үзе дә тәмам сабыйга әйләнә. «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләре белән Тукай безне гаҗәеп тә, серле дә булган әкияти дөньяга алып керә, бераз сискәндерә, юата. Аннары ул безгә дусларча эндәшә:

                  Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

                  Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

     Бу — бары тик күңелле бер хикәят, шагыйранә ялган гына икән. Моны аңлау өчен, әлбәттә, күп укырга, белергә кирәк. Шул вакытта «Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын». Гомумән, Тукай балалар әдәбиятына зур игътибар бирә. Ул башлангыч мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзи. Аларны даими тулыландырып тора.

 Нинди генә кимсетүләргә дучар булмаган Тукай: ятимлек, фәкыйрьлек, ачлык, авылдан авылга сатылып йөрүләр, татар байларына хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр. Тукай кечкенә чакта ук бик күп җырлар белгән. Ул үзенең Газизә апасына: «Апай, минем белмәгән җырым юк бит»,— дип мактана торган булган. Тукай җыр, бәет, әкиятләр җыйган. Ул хисапсыз күп әкият белгән, аларны искиткеч оста итеп сөйләгән. Аның әкиятләрендә җырлар, бәетләр дә була.

     Тукай! Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Тукай ул халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыра. Тукай ул еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Тукай халыкның киләчәге яшь буын икәнен аңлый. Ул балаларга багышлап бик күп шигырьләр яза: «Сабыйга», «Бәйрәм бүген», «Китап», «Бәхетле бала», «Бала белән Күбәләк», «Эшкә өндәү», «Сөткә төшкән тычкан», «Җир йокысы», «Гали белән Кәҗә» һ.б..

      Яраткан шагыйремнең шигырьләре бик күп. Кыска гына гомерендә ул безне яхшылыкка өндәүче күпме әсәр иҗат иткән!

Шагыйрь әсәрләрендә  халык иҗатының мәкальләрен, әкиятләрен, җырларын, мифологик образларын чагылдыра.  Тукай шигърияте һәркемгә аңлаешлы, өлкәннәргә һәм балаларга да якын  булырлык иҗат. Г. Тукай иҗаты — татар халкының мәңгелек чагылышы. Мондый шагыйре булган милләт — зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

     Тукайның халык авыз иҗатына хөрмәте аның балачагынннан ук киләдер, минемчә. Яшәү көчен, юанычны ул халык җырларыннан, әкиятләрдән тапкандыр, авыр вакытларында шуларга таянгандыр. Менә шушы мәхәббәт, халкыбызга, телебезгә булган мәхәббәте аннан бөек шагыйрь ясаганнар.

     Ул зур ышаныч белән: "Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр" дип язган. Җырларның балада туган телгә мәхәббәт уятуы, тыңлаган җыры аның киләчәген билгеләве турында кисәтә кебек: "Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк". Язып кына калмый, ә бу җырларны җыюга, туплауга күп көч куя.

Китап битләре аша шигърият “диңгезләр”е аша “утраулар”да йөргән бүгенге сәяхәтем тәмамланып килә.

Ә иртәгә кабат “яңа сәяхәт”кә чыгачакмын.

Айсылу Нәҗип кызы Гыйлфанова

             

Укытучы – илаһи зат! (нәсер)

      Зәңгәр томаннар артыннан сизелер-сизелмәс кенә кояш нурлары ал нур булып сузыла. Шушы нәзек нурлар томаннарны, әйтерсең лә эретеп юкка чыгара. Җиһан яктырып, кояш нурларына күмелә. Җылылык, иркенлек, әйтеп-аңлатып бетермәслек рәхәтлек күңелне иркәли.

    Кояш нурына тиң сез, Укытучым! Бала күңелендәге шик-шөбһәләрне таратып ак юл сызасыз.

     Әнием укытучы булгач, бу һөнәр ияләренең, өйгә кайткач та, күпме көч түгеп тырышуларын, укучылары-ның уңышларына - шатлануын, арттарак калучылары

өчен борчылуларын аңлап үстем мин. Һәр укучыга аерым

биремле карточкалар эшләве, дәфтәрләр тикшереп утыруы белән дә кечкенәдән үк яхшы таныш мин.

     Укытучыларымны әнием кебек  яратам, хөрмәт итәм.

     Ә бүген, “киләчәктә кем булырга?” дигән сорауга җавап эзли-эзли, уйларым белән “сәяхәткә чыктым”.

     Мин хыялымда “укытучы дөньясы”нда сәяхәт итәм. Чәчләремне килешле күпертеп, җитди костюм һәм итәк, үкчәле туфли киеп, мәктәп бусагасын атлап керәм.

Әнә ап-ак бантиклы Алсуым шатлыгыннан тыпыр-дый. Әнисе энекәш алып кайтты бит. Гаиләләре ишәйде. Маратка ни булган? Боегып, читтән генә карап тора. Алмаз нәни куллары белән миңа тотына.ана назын эзли. Сизелер-сизелмәс кенә аркасыннан сөеп алам. Ә Алмазга шул гына кирәк тә: йөгереп диярлек янымнан китә.

     Ун укучы...унысында ун төрле язмыш, ун төрле харак-тер. Ә белем юлы бер. Шушы балаларны мавыктыргыч фәннәр дөньясында адаштырмыйча, күңелләренә нур булып кереп, ныклы адымнар белән алга барырга.

Елгалар да ярларыннан ташып, кире үз хәленә кайткан кебек, мин дә Матурлык, Дөреслек, Яхшылык һәм Балачак хыялларымның тантана итәсенә ышанам. Чөнки мин -Укытучы. Мин укучыларым өчен өлге! Йөрәк түреннән күпме җылылык, наз бөркелә!..  

      Нинди татлы, шул ук вакытта җаваплы да сихри мизгелләр! Үземнең беренче укытучым Миләүшә апаның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен әнием белән чагыштыра идем. Чыннан да, изге һөнәр ияләре үз эшләрен чын күңелдән яраталар икән.  

Еллар узган саен, аларның маңгайларындагы тирән буразналар арта, күз төпләрендә җыерчыклар күбәя. Ул олыгайса да, безнең күз алдыбызда яшь булып калучылар алар. Шулай беркөнне безнең сыйныфны әни укытты. Шул көндәге каушавымны әле хәзер дә онытмыйм. Әни дияргә дә, апа дияргә белмичә, кул күтәреп утырам.  Дәрестә актив катнашырга тырыштым. Кайткач: “Яхшы-лап җавап бирмәдең”, - дип әйтмәсә ярар иде дип, борчылганым хәтердә. Әлеге дәрестә тиешенчә җавап бирмәсәм, әниемә дә кыен буласын аңлый идем мин... Юк, юк, алай гына түгел, әле хәзер дә аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышам. Без тәрбиясез булсак, аңа да бик авыр булачак бит. Укытучы укыта, тәрбияли. Ә өйдә үз баласы белән утырырга, бераз иркәләп алырга вакыты бармы аның? Бөтен тырышлыгын үз укучылары-на биргән укытучы-ананың баласы булганнар гына аңлый икән аны.  

Укытучы – илаһи зат. Ул канатланып дәрес бирә. Аның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйсы

да тыңлыйсы килә.

Алинә Газинур кызы Шәвәлиева

Энҗе бөртеге.

     Бүген көн искиткеч матур. Зәңгәр күктә, алтын нурларын чәчеп, кояш елмая. Энҗе тәрәзә аша төшкән кояш нурларының алсу битләреннән, керфекләреннән иркәләвенә йокысыннан уянды. Рәхәт! Сихри рәхәтлек озакка бармады. Аякларын куллары белән аска төшереп куйды да уйга батты. Эх, ул Кыш Бабайны ничек көткән иде. Юк, ул аннан башка күп балалар кебек тәмле-тәмле конфетлар өмет итмәгән иде. Аның үз теләге, өмете бар бит. Шул бүләкне биргән булса, Энҗе хәзер ничек бәхетле булган булыр иде. Кечкенә кызчык белә: ул сораган әйберне алырга күп акча кирәк. Тик ул аңа кирәк, бик кирәк. Кыш Бабайга ул инде сөенеченнән үзендә булган өч курчагын да әзерләп куйган иде. Хәтта теге иң яратканын да – озын сары чәчле, берничә туфлилы һәм күлмәклесен дә. Әйе, хәтта шунысын да бирергә әзер ул.

     Өстәлгә терәтеп куелган култык таякларын алды да тәрәзә янына барып басты. Дөнья тып-тын. Агачлар ак киемнән. Кошлар да күренми. Шулвакыт, кызның уйларын бүлдереп, миләш агачына ике кызылтүш килеп кунды. Сирәк-мирәк булса да, бирегә килеп чыккалый иде алар. Тагын сыйланырга килгәннәр, күрәсең. Миләшнең иң очтагы ботакларына берәүнең дә кулы җитәрлек түгел. Уттай янып торган тәлгәш-тәлгәш миләшләр бакчага, ишегалдына, бүлмәгә әнә ничек ямь биреп тора! Энҗе үз уйлары, теләкләрен еш кына миләшкә сөйли иде. Ә бүген йөрәк түрендәге теләген кызылтүшләргә әйтергә уйлады. Күз ачып йомганчы, кошлар очып та киттеләр. “Күрәсең, Яңа елның беренче көне белән бергә салкын һава да килгән”,- дип уйлады кыз. Әнә коймалар янында кар өеменнән ясалып, боз белән катырылган таучык. Ул да боегып калган кебек.

    Иртәрәк шул әле: көн яктырып кына килә. Тиздән ул, балаларның шат авазларын ишетеп, җанланып китәр. Энҗе ул таудан бик теләсә дә шуа алмый. Аны ясаганда да, иптәшләре аннан көлә-көлә шуып төшкәндә дә бер читтә басып торды. Моңа инде ул күнекте, тик менә  Кыш Бабайның ул сораган бүләкне алып килмәве генә күңелен төшерде. Апасы бит аңа үзе хат язарга тәкъдим итте. Дөрес, Энҗе әле хатлар яза белми. Шулай да язылган хатның иң ахырына үзенең исемен язып куйды. Апасыныкы кебек үк матур итеп булмаса да, танырлык итеп язды. Әле өйрәнер, җиде яше тулып килүче кызчыкка анысы да җитеп торыр.

   Нәрсәләр язарга ул апасына үзе үк әйтеп торды. Хәтта үзенең     курчакларын бүләк итәчәген дә өстәргә кушты. Ул сүзләрне әйткәч, аның һаман да исендә, апасы елап җибәрде.

     - И балакаем минем, - дип кочагына алган иде. Аңламады  Энҗе: Кыш Бабайга хат язалар, аның апасы елап утыра.  

    Әй көтте дә Энҗе Яңа елны! Матур күлмәген әллә ничә тапкыр киеп карады. Яраткан курчагын да яхшылап киендерде. Кыш Бабайга китәсе бит! Бу уенчыгы аның өчен никадәр кадерле булса да, теге бүләк өчен ул барысын да бирергә әзер.

     Тик ул уйлаганча барып чыкмады. Ак сакаллы бабайга шигырь сөйләсә дә, җыр җырласа да кызчыкка бүләк бирергә ашыкмады. Бәйрәм ахырында гына төрле төстәге капларга төрелгән конфет, шоколадлар белән тулы пакет тоттыргач, елап җибәрүдән чак кына тыелып калды. Юк, аңа тәм-том кирәк түгел бит, ул аларга кызыкмый. Энҗегә ниндидер бер төймәсенә баскач, йөреп китә торган коляска кирәк! Кызның  Кыш Бабай янына һөнәрләрен күрсәтергә көчкә генә  чыгуын күрмәде микәнни соң?! Аның бит куллары арып беткән иде.

Җитмәсә, алдагы көнне чыршы бизәгәнен карап торырга барганда, юеш идәннән таеп китеп егылган да иде. Куллары берничә җирдән суерылып та чыкты. Шул яралардан кан чыгып, ак күлмәген дә буяды.  Кыш Бабай шуны да күрмәде микәнни?!

     Ул кичне үксеп-үксеп елады Энҗе. Тәрбияче апасының кергәнен дә ишетми калды. Кечкенә булса да, кеше алдында еларга күнекмәгән ул. Гел качып яисә төннәрен генә елый. Шулай булса да, апасын күргәч туктап кала алмады. Тагын да катырак үкси башлады. Апасы кочаклап алганнан соң, бераз тынычлангандай итте. Аның әйтүенчә, Кыш Бабайлар Яңа ел киченнән соң әле үзләре яши торган салкын якларга китмиләр икән. Тәрәзәләр, агачлар артына яшеренеп, балаларны күзәтәләр. Менә ничек икән! Бәлки, ул бүләкне алып килгәндер. Бирергә генә оныткандыр. Апасы бит инде ничә тапкыр аның карт булуын, колаклары бик үк яхшы ишетмәвен әйткән иде. Шуңа да ул шигырьне кычкырып сөйләде. Әйе-әйе, оныткан гынадыр. Булган бүләкләрен балаларга өләшеп бетереп, коляска артык калгач, Энҗене искә төшерер. Төшерер дә шушы балалар йортына килер.

Ә ул коляска дигәнен кызчык телевизордан күрде. Бер бала аңа утырып, төймәсенә басуга кузгалып та китте. Бигрәк шәптер бу нәрсә! – дип уйлаган иде ул бу вакытта. Юеш идәннәрдән таеп егылырмын дип тә куркасы юк, урамда да күпме телисең, шуның кадәр йөрисең. Таудан шуып булмаса да, куышлы уйнарга булыр иде...

Тәрбияче апасы эндәшкәч, ул сискәнеп китте. Залга чакырганнар икән. Анда ниндидер таныш булмаган бер абый кызны кысып кочаклады. Ак җәймә белән төрелгән төргәкне сүтте. Ә анда... Теге телевизордан күргән коляска иде! Хәтта таякларга гына таянып йөри

алганлыгын онытып, алга омтылды. Әле ярый, апасы тотып калды. Коляскага утыргач, аның кулына шундый зур, матур күлмәкле курчак тоттырдылар. Шунда гына үзенекеләрен алып килергә онытканын исенә төшерде. Моны әйткәч, тагын андагы апаларның һәм абыйның күзләре яшьләнгәнен күрде. Әй бу өлкәннәр! Шундый шатлыклы көнне дә елап торалармыни!..

     Бүлмәгә кереп, озак та тормады, тәрәзәгә күз төшерде. Ә анда, аның шатлыгын уртаклашырга килгәннәр диярсең, тәрәзәдән ике кызылтүш кызга карап торалар иде. Йөгереп барып, кошларны кулларына алып назлыйсы, “Минем теләгемне Кыш Бабайга сез әйттегезме әллә?” дип сорыйсы килде. Теләген тормышка ашыручыларга  чын күңеленнән рәхмәтле иде ул.  

    Кыш Бабайга Энҗе бу елда да хат язачак. Язмыймы соң! Иң башта, әлбәттә, рәхмәт әйтер. Аннары...аннары. яхшы абый белән апаның үзен алып китүен сорар. Әйе, бу йорттан башка балаларны алып китүен берничә тапкыр күрде инде ул, аны да алырлар. Хәзер инде кызчык өй буйлап тиз-тиз йөри алыр. Булачак әнисенә өй җыештырырга ярдәм итәр. ачулансалар да, кычкырсалар да - барысына да түзәр. Төннәрен ямьсез төшләр күреп уянганда, аның янында яратучы кешеләрне күреп тынычланыр...

    Үзләренә алсыннар гына! Энҗе аларга яхшы кыз булыр, аларның энҗе бөртеге булыр!!!                              

                         Гөлназ Салават кызы Гайсина

Язучыга хат.

Исәнмесез, Нәбирә апа!

      Табигатьнең иң матур кочагына урнашкан ямьле Актаныш ягыннан Сезгә күп сәламнәр белән хат язучы Сөмбел дип белерсез. Мин туган ягыбызның гүзәл бер почмагына урнашкан Чалманарат авылында яшим һәм IXкласста                                  укыйм.  

      Нәбирә апа, Сез мине белмәсәгез дә, минем белән шушы хатым аша танышуыгызга бик шатмын.

     “Каракош”, “Ак торна каргышы”, “Сихерче” повестьларыгызны тирән бер дулкынлану белән укып чыктым. Укый башлагач, һич тә аерыла алмадым. Укыган саен геройларның әхлакый йөзе, эчке күңеле, уй-кичерешләрен тасвирлавыгыз мине үзенә җәлеп итте, үз фикерләрем, уйларымны Сезгә җиткерәсем, уртаклашасым килде.

      Дөрес,  әлегә укучы гына булсам да, мөстәкыйль тормышка аяк басарга, үз урынымны табарга, кешеләрне аңларга өйрәнергә кирәк. Сезнең әсәрләрегез аша күп сорауларыма җавап таба алдым. Әсәрләрегез хакында үз фикерләремне аерым-аерым хатым аша җиткерергә уйладым.

      “Каракош” әсәрегездә үзе дә яхшы ата булмаган Сибгатулланың да улы – Рәхимҗан ахыр чиктә бик начар булып үсә: Һашияне үтерергә йөри, газизләрдән газиз әнисен рәнҗетә. Андыйлар белән гаилә корырга да теләмиләр. Бәрия дә аңа шарт куя: яңа йорт салырга куша. Әйе, “бергә эшләп тапкан байлык кына бәракәтле була”, дигәнне өлкәннәрдән, бигрәк тә дәү әниемнән, еш ишеткәнем бар. Аның бай тормышка килен булып төшәргә теләүчеләрнең берсе булуы аңлашыла. Димәк, ул бик ялкау, минемчә. Әнисе Минҗамал улын догалык ярдәмендә дөрес юлга кертергә тырыша. Рәхимҗан аны аңларга тырышу гына түгел, тыңларга да теләми, хәтта кул да күтәрә.

       Нәбирә апа, мин язучы булсам, изге күңелле ананы олыгайган көнендә булса да, авырый дип язмас идем. Аталы-уллы аның алдында гафу үтенсеннәр иде. Әсәрегездә изге күңелле кеше дә авыр тормышта яшәвен дәвам итә. Әлбәттә, бу шәхси фикерем, бәлки хаклы да түгелмендер, гафу үтенәм. Улы –мотоциклга, әтисе дәрәҗәгә ирешү өчен ике кеше гомере белән уйныйлар. Ахыр чиктә Рәхимҗан үзе дә үлә. Күңел күзе сукырайганнарның саны күбәю һәркемне борчыйдыр. “Кеше рәнҗешен алсаң, мәңге рәхәт күрмәссең”,- дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Повестьны укыгач, бу сүзләрнең тирән мәгънәсенә ныграк төшендем. Әнисе каргамаса да, күңеле әрнегәнлеге аңлашыла.

      Өч йорт яна. Сибгатулланың да күңелендә өч ялкын бар дип уйлыйм. Берсе – Һашиянең үлеме, икенчесе – тормыш иптәшенең авыруы, өченчесе – улын югалту.

      Нәбирә апа, мин шулай уйлавым белән хаклымы? Сез ни диярсез?

      Икенче повестегыз “Ак торна каргышы”н да аеруча дулкынлану белән укып чыктым. Монда да ут, ялкын, яну. Мин аларны кешеләрнең үз хаталарыннан борчылулары, эчтән янулары белән  тиңлим. Төш образы да серлелек пәрдәсен ача.

     Каргау, Рәнҗү. Ак торна каргышы. Сез бу әсәрегездә, минем уйлавымча, табигатьнең  һәм кешеләрнең күңел рәнҗешләрен дә язгансыз. Каргыш төшә шул.

    Тагын бер проблема – эчүчелеккә каршы көрәш мәсьәләсе күтәрелә. Сара – укытучы, эчәргә яратмый, шуңа күрә коллективта үз урынын таба алмый. Мәктәп директоры авызыннан шул сүзләрне әйттерү “балык башыннан чери” дигән әйтемнең чагылышы микән?! Шулай да укытучылар коллективын шулай дип язуыгыз белән килешә алмыйм. Арада бер-ике укытучы булырга мөмкин. Әгәр булса, аларны эшләтмәсләр иде. Бәлки, мин дөрес фикерләмимдер. Нәбирә апа, миңа хат язганда сорауларыма җавап табармын дип ышанам. ”Эчкәнлектән эштән чыгарылды”, дисәгез ничек булыр иде икән?

    Сара, өметен өзеп, газапланып яшәгәндә, аңа яшәү озын буйлы ир кыяфәтендә өенә атылып керә һәм аны аякка бастыра: яшәүгә өметен уята.

     Авыл халкы эчүен дәвам итә, бер эш тә аракыдан башка үтәлми. Бу-яшәү рәвешенең бозылуы. Сез әсәрегездә чаң сугасыз, кешеләрне хаталарыннан арынырга кирәклекне аңлатырга тырышасыз. Их, аңласыннар иде. Гайбәтчелек, урынсыз көнләшү, нахак сүзләр, чын дөреслекнең асылын аңларга тырышмау – каргышка әверелә.Торна үтерелә. Гаепсезләр рәнҗетелә. Нәбирә апа, Сез чынбарлыкта бүгенге көннең иң иөһим мәсьәләләрен тасвирлап кына калмыйча, дәлилләп тә бирәсез.

    Алдагы әсәрегездәге шикелле, дини тәрбияне аңлатырга тырышасыз.Чыннан да, гөнаһтан курыккан кеше начарлык эшли алмас иде. Җитмеш ел буе дин нигезен җимерүнең ачы җимешләре, ахры, бүгенге наркоманлык, эчүчелек, көнчеллек, явызлык.

    Сара аякка баса. Димәк, өмет өзелми. Яшь мулла авылдан китә. Мин җибәрмәс идем. Сара, Арысланнар белән авылның йөзен үзгәртергә тырыштылар, максатларына ирештеләр дияр идем. Сәрия борчыла башлый бит. Димәк, бер кеше булса да хатасын аңлый башлый. «Авыл юкка чыккач, башкалар да шулай булыр» дияргә теләгәнсездер дип тә аңладым. Болай язуыма ачулана күрмәгез инде, Нәбирә апа.

     Көчле давыл авылны юкка чыгара. Ак торна каргышы җиңә. Ак күңеллелек өстен чыга. Начарлык юкка чыга. Сәрия әйткәнчә, кансызлык фаҗига белән тәмамлана. Сара китә. Бәлки кешеләр акылларына килерләр.

    Нәбирә апа, бик күп әсәрләр буенча кинолар төшерелә, спектакльләр эшләнә. Сезнең һәр әсәрегез, сәхнәләштерелеп, халыкка күрсәтелсен иде. Әгәр каршы килмәсәгез, абыем Мөхәммәт Мирзага әйтеп карыйм әле. Казанда  әсәрләрегезне укыганнанар арасында мондый тәкъдим белән чыксалар иде (язучы үз әсәрен үзе тәкъдим итә алганны, алмаганны мин

белмим инде ).  Аңлавымча, Сез сабыр, тыйнак, гади язучы. Әсәрләрегез белән таныш

булганнар да, булмаганнар да елый-елый карарлар иде.

    Өченче повестегыз “Сихерче” дә төп героиня минем яшьтәшем дисәм дә ярый. Алдан күрәзәчелек итү халыкны шомландырган. Заманасы шундый булган. Халык тарафыннан Убыр дип йөртелгән йөз яшьлек әби үз урынына Сәвиләне калдыра. Нәбирә апа, “йолдызлар фаразы”на Сез ышанасызмы? Ул да күрәзәчелекнең бер чагылышы дип уйлыйм. Мин ышанам да, ышанмыйм да.

    “Табигатьне, гүзәллекне терелтү өчен көрәшергә кирәк, Сәвилә”,- ди йөз яшьлек карчык. Бу сүзләрне бер генә кешегә булса да әйтеп калдыра. Изге китапларын тапшыра. Мәетне соңгы юлга озату тәртибе белән дә таныштыра.  Дару үләннәре белән дәвалау серләренә төшедерә. Сәвилә халык табибына әверелә. “Халык мондый кешеләргә мохтаҗ”, дип аңладым. Мин дөрес аңлаганмынмы? Чыннан да алар кирәк, минемчә. Укытучысы Тәминдарга чын күңеленнән ярдәм итәргә тырыша. “Закон белән канун җинаятьчегә кирәк, Тәминдар”,-ди Сәвилә. Хак сүзләр. “Убыр – яшьтәшем, остазым”. Өлкәннәрдән үрнәк алу кирәклеген аңлыйсың.

     “Галиҗәнаб үләннәр иле, бөҗәкләр иле, һичшиксез, яклауга мохтаҗ... Җир шарын кочаклап упкынга тәгәрәмәек дим.Үсемлек, киек-җанвар, бөҗәк, су, һава безне тулыландыручы, яшәтүче тере организм. Шуның берсен югалту да һәлакәткә тиң!... Йөрәк-кояш, бавыр – җир, үпкә - һава, бөер – су... Кешеләр һаман саен аның белән  бәйләнешен өзә бара... шуның нәтиҗәсендә коточкыч фаҗигаларга юлыга: авырый,. Дөньяга гарип-горабә туа, әшәке чир аза, им табылмый торганы…Мин синең урында булсам, җир язмышын да, табигать язмышын да бертигез кайгыртыр идем. Әйдә, җәренгә болынны терелтәбез!... Сабыйлар матурлыкны күреп үсәр. Һәм, үскәч, авылны да ташлап китмәс, “Изгеләр чишмәсе”н дә терелтик. Авылдан кеше акча эшли алмаганга гына качмый, Рияз, ямь тапмаганга китә”.

     Нәбирә апа, яшь председательгә Сәвиләнең әйткән сүзләрен хатыңа ник күчереп яздың димәгез инде. Бу юллар минем йөрәгемне тетрәндерде, төшләремә керде, өнемдә күзләремә - яшь, бугазыма төер утырды. Авыллар бетүгә таба бара, ахры. Эш юк, Мәктәпләр кыскартыла, яшьләр китә. Экономия ясыйбыз дип, безнең авыл китапханәсен җылылыктан аердылар. Китаплар (күпме рухи байлык!) юкка чыгачак дигән сүз инде бу.

    “Күрәзәче Ванганың сүзләре дөрес килә”, дип язганны укыганым бар минем. Сезнең героинягыз да – шундыйларның берсе бит. Әсәрегездә комсызлык турында да әйтелә. Хәзер андыйлар аеруча күбәя бара. Димәк, күңел күзләре сукырая бара. Ул  “авыру”  дип уйлыйм. Габдулла – Тәминдарның әтисе – гаделлек яклы кеше була. Андыйларны яратып бетермиләр шул.  Мөнәҗәт укучы әбинең дә язмышын алдан әйтә Сәвилә һәм ялгышмый.  Мөнәҗәт – Аллага ялваруны аңлата. Кешеләр, акылыгызга килегез дип ялвару...  Моң китә, югала... Нәбирә апа, чыннан да хәзер моңсыз җырчылар  күбәде дияргә була. Сез моңа да ачынып язгансыз. Сәвилә кечкенә кызчыкны да терелтә. Халык аңа, изге күңелле кешегә якыная бара.  Чыннан да диннең кире кайтарылуы да моңа этәргеч ясый, минемчә. Кешеләрнең ялгышларын аңлый башлавы дип аңлыйм мин бу хәлне. Мин дөрес уйлыйммы икән, Нәбирә апа?

    Никадәр китап укып, Сезнең әсәрегездәге шикелле бу кадәр күп проблема күтәрелгән әсәрне очраттым дип әйтә алмыйм. Күңелемдә йөрткән бик күп сорауларга Сезнең әсәрләр аша җавап таптым. Үз уйларым Сезнекеләр белән туры килә. Димәк, мин дөрес уйлыйм.  Классташларым белән дә фикер алышырга уйлыйм.

     Нәбирә апа, Сездән киләчәктә дә яңадан яңа әсәрләр көтеп калам. Халык язучысы исеменә лаек булырга язсын иде Сезгә. Халыкны борчыган бик күп сорауларга җавап эзлисез, җавап бирергә омтыласыз. Мин ышанам: шулай булыр.

    Сезгә сәламәтлек, уңышлар теләп, хатымны йомгаклыйм. Очрашуга килүегезне көтеп калам.  Хат көтәм.

                                                      Сөмбел Илһам кызы Ибраһимова.    

                             

Өзелгән өмет

Равилә йокысыннан иркәләнеп кенә торды, рәхәтлек тоеп, юынырга чыкты. Ә аш бүлмәсенә чыкканда, үз күзләренә үзе ышанмады. Аның яраткан абыйсы, кызның теләген үтәп, бик матур, нәни каз бәбкәләре алып кайткан иде. Гаиләдәге һәрберсенә берәр каз бәбкәсен сайлап алдылар.

Икенче көнне абыйсы – Рәдис кабат эшкә китте. Гомер булмаганча, бу озату Равиләгә гомерлеккә аерылышу шикелле тоелды. Бәбкәләрне ашатканда да, кү-ңеле күтәрелмәде. Кичкә таба Рәдис абыйга аталган бәбкә әллә нишләп хәлсезләнде, ашамады, кычкырды да кычкырды.

Көн шактый бозылган иде, куе кара болытларның күктә кояшны каплап йөзү-ләрен дә, шыбырдап яңгыр яуганын да бик авыр кичерде. Көн буе бәбкәләре янында булды, аларны иркәләде, назлады, кычкырган бәбкәне нәни кулларына алып юату сүзләре әйтте. Нәни бәбкә, аны аңлагандай, нәзек муенын алга сузып “пип-пип” дигән булды. Равилә аның күзләренә игътибар итте. Бәбкәнең күзләре бик моңсу, ямансу иде. Әллә кызчыкның нәни куллары җылысын тоеп, әллә “сөйләшә белсәм әйтер идем, юк, әйтә алмыйм шул” дигәндәй, бераз вакытка тынычланып калды. Равилә, бәбкәнең тынычланганын бозмаска тырышып, аны әкрен генә урынына куйды һәм, яңгыр туктагач, ишегалдында чирәм белән сыйланырга чыгарылган бәбкәләрне карарга чыгып китте.

Көн шундый күңелле, кояш нурларының битеннән назлау рәхәтен тоеп, нәни аяклары белән нык басып, бөтен көчләренә чирәмне нәни томшыклары белән йолкуларын күзәтә башласа да, күңеленнән өйдәге бәбкәнең хәлен уйлап алды, һәм дәү әнисенә ял итәргә керергә кушты.

Озак та тормыйча, дәү әнисе:”Кызым, мин әниең янына киттем, бәбкәләрне ташлап китмә”,-дип чыгып китте. Шул вакыт аның тәне эсселе-суыклы булып китте, күз алды караңгыланды. “Нәрсә булды икән?” дип уйлап өйгә керде. Ә өйдә теге бәбкәнең үлгәнен күргәч, тамагына төер тыгылды, әллә нәрсә күзне юешләтте. Кыз елый иде. Дәү әнисенең ни өчен чыгып китүен ул чамалады. Димәк, телефоннан Рәдис абый турында нәрсәдер хәбәр иткәннәр. шулай булса да, дәү әнисе өйрәткән доганы укды. Әтисенең дә Актаныштан кайтып җитүен түземсезлек белән көтте.

Йөгереп ишегалдына чыкканда, әниләре кайтып җиткәннәр иде. Аларның йөзләренә чыккан сагышны бер карауда аңлап алды. Алар Рәдис абыйларының вафат булуын әйттеләр. Равиләгә дөнья караңгылангандай тоелды, күз яшьләренә буылып, мендәренә барып ауды. “Юк, юк, абыем исән, аның бәбкәсе генә үлде, үзе исән”, дигән сүзләренә каршы уңай җавап биреп булмый иде.

 

Рәйлә Яппарова Ралиф кызы

           Азат хыялы.  

“Җәй башы. Шундый рәхәт. Укулар да бетте, бу коточкыч укулар көчкә үтеп киттеләр. Алайса көн саен укырга, укырга һәм укырга дип тукып кына торалар. Әйтерсең дөньяда укудан башка бернәрсә дә юк! Шулай да кем уйлап тапкан соң бу укуны? Әгәр дә ул булмаса, әй көне-төне уйнап яшәр идек. Иртән торасы да, сумка тутырасы да, йөгерә-йөгерә мәктәпкә барып, кызларны кыстый-кыстый, ялына-ялына, өй эшләре алып күчереп язасы да булмас иде. Әле аларның кайберләре бирмиләр дә”,-дип уйлап куйды Азат. Уйлап алды, күңелендә йөрткән хыялы тагын дөрләп кабынды.

Күрше Илсур абыйсы, армиядән кайтып, үзенең су астында күргәннәрен тәфсилләп сөйләмәгән булса, Азатның күңелендә андый хыял туар иде микән?

Кичке җылы җәйге кичтә, йолдызлар җемелдәвен күзәтә-күзәтә, тулган ай яктысында берничә күрше малайга су асты көймәсендә йөзүнең ләззәтен сөйләгән шул көннән соң, Азат күңелендә сүрелмәс ялкын шикелле дөрләп, хыял уты кабынды.

Азатның су астына төшәсе килә. Әйе, бу гади генә түгел шул. Малайлар белән буага су

коенырга

Азатның су астына төшәсе килә. Әйе, бу гади генә түгел шул. Малайлар белән буага су коенырга дип баргач та, бик озак чыкмыйча тора. Ләкин анда ни бар соң? Бары тик тонык су, кечкенә балыклар һәм бакалар. Кичләрен зур бер концертны хәтерләткән бакалар тавышы аңа су асты серләрен сөйлиләр шикелле тоела иде Азатка. Су астын хәзер үк күзәтер иде – күзне ачып йөзеп булмый бит ичмасам. Күзлек киеп төшсәң дә инде...

Ә Азат башка төрле су асты белән хыяллана. Мондый темага багышланган бер генә тапшыруны калдырмыйча карап барырга тырыша.

Эх, сулар чип-чиста, тонык булсыннар иде. Никадәр тирән булсалар да, су төбендәге тормышны күреп, күзәтеп булыр иде. Ә аларның иксез-чиксез киңлеге... Нигә бездә андый сулар юк шул ул?  Хыялны ничек тормышка ашырырга соң? Каршыңа бер тылсымчы килеп: “Азат, кая барасың, ярдәм итимме?”-дип сорасын иде. Ул үз теләген әйтеп бирер иде. И куаныр иде, мең-мең рәхмәтләр әйтеп, тылсым көче ярдәмендә барып җитәр иде диңгезгә... Кызганычка каршы, мондый хәлләр әкиятләрдә генә була шул.

Тәне эсселе-суыклы булып китте. Шактый озак торган икән ул су эчендә. Иптәшләренең аны чакыруын да ишетмәгән күрәсең, чөнки күл янында берәү дә калмаган иде. Татлы хыялыннан беразга арынып, кайтыр юлга кузгалды. Тып-тыныч кына кереп ятты. Шулай да телевизорны кабызмыйча булдыра алмады. Диңгезчеләр турында кино барганын күргәч, аны карарга уйлады. Ул ятканда, таң атарга күп калмаган иде. Укырга барасы юк. Рәхәт! Әнисенең эшкә китәренә дә вакыт җитеп килә икән инде. Изрәп йокыга китүен сизми дә калды.

Авылда әллә нинди сәер кешеләр йөри, алар халыкка явызлыклар эшләп йөриләр икән. Коткарырга, ничек тә авылны алардан коткарырга. Аларны куа-куа барып, үзе дә суга кереп киткән түгелме соң? Нәкъ хыялдагыча?!

Су асты шундый чиста, яр читенә якынрак кына төрле төстәге балыклар йөзә. Әле ул су астын болай ук дип уйламаган иде. Ул чуерташларның ниндиләре генә юк. Ямь-яшел суүсемнәре. Эреле-ваклы балыклар. Ни өчендер сулыш алуы да авыр түгел, күзләр дә рәхәтләнеп бар нәрсәне күрә. Җил дә юк. Монда җиңел, шундый җиңел! Мондый җиңеллек һәм рәхәтлекне аның беркайчан да тойганы юк иде әле. Нинди күңелле! Су асты патшалыгының серләрен бүген ул үз күзләре белән күрә. Нинди бәхет! Хыялы чынга ашты! Гәүдәсен шундый рәхәтлек чолгап ала, матурлыкка сокланып туя алмый. Тукта әле... Бу нинди тавыш?! Тып-тын иде ләбаса. Кемдер аны чакыра түгелме? Тавыш тагын бер тапкыр ишетелде. Бик таныш тавыш бит бу?! Ә исенә төште. Бу – аның энесе Маратның тавышы бит. Минем тынычлыгымны, хыялымның чынга ашуын бозганын  да белмичә, каян килеп чыкты соң әле соң ул монда? Гел шулай инде ул, иң дулкынландыргыч мизгелләрдә генә килеп чыга да, барысын боза да куя. Әнә тагын кычкыра. Нәрсә җитми соң аңа? Үзе күренми, тавышы ишетелә. Әллә су астына төшкәнме? Коткарыйм, ярдәм кирәктер аңа. Тиз генә кузгалыйм дип дигәндә, битенә нәрсәдер кагылды. Әллә берәр балык койрыгы тиде инде?! Тагын кабатланды. Күзләрен ныграк ачып җибәрүгә, каршында энесенен басып торуын күрде һәм: “Әһә, менә бит син кайда”,-дип әйтеп куйды. Энесе, аптырап карап торды да йокы аралаш бернәрсә аңламыйча үзенә карап торган абыйсыннан яхшы капкачы чыкмаячагын аңлап, үзе генә футбол уйнарга чыгып китте.

Азат үзенең йокыдан уянуын аңлап өлгергән арада, энесеннән җилләр искән иде инде. Нигә уятты соң аны Марат?! Шундый матур, бөтен җанына рәхәтлек бирә торган төш күргәндә уяткан икән аны энесе. Төшенең дәвамын күрергә теләп, мамык юрган астына ныграк чумды Азат, ләкин никадәр генә тырышса да, хыялындагы теләген чагылдырган төшне башка күрә алмады.

Ни әйтсәгез дә, малайга “су астындагы сәяхәт” бик ошады. Ул бәхетле иде, чөнки хыялы, төштә булса да, чынга ашты. Аллаһ бар шул, чынга ашмаслык хыялларны төштә булса да чынга ашыра. Ә чын күңелдән ышансаң, яхшы итеп теләсәң, хыялның чынга ашачагына өметләнә Азат.

Гөлназ Салават кызы Гайсина

Ат язмышы

Олы яшьтәге бер кеше барлы-юклы акчасына колын сатып ала. Ашата, эчертә, тиешенчә тәрбияләргә тырыша. ә аның улы, киресенчә, атларны бер дә яратмый икән. Кушаматын Кашка дип атыйлар. Ул җирән төстә, дүрт бәкәле ак төстә, маңгаеннан борынына кадәр ак төстә була. Һәркем бу атның матурлыгына, акыллы булуына соклана.

Еллар бер-бер артлы үтә тора. Җаны-тәне белән атка гашыйк хуҗа кеше олыгая, авырып вафат була. Улы Сабитның үзен яратмавын сизгән Кашка, аны күргән саен, тынылыгын югалта, буйсынырга теләми. Ә Сабитның моңа бик тә ачуы килә, гел суга торганга әйләнә, төнгә ашарга бирми. Көне буе авыр эш башкарып йөргән ат күзгә күренеп ябыга, хәлсезләнә бара. Күршеләрнгең сүзенә дә колак салмый башлаган Сабит тагын да явызлана. Яланга чыгарып бәйләгән аты янына бөтенләй бармый башлый.

Никтер беркөнне атының янына барырга уйлый. Яшел чирәм һәм су белән генә туенып торган ат инде аягында басып та тор алмый башлый. Ай буе ат ятуын дәвам итә, бары шуышып кына йөри башлый. Сабитның күзләре Кашка күзләре белән очраша. Чын кеше күзләре шикелле диярсең, рәнҗү катыш ачы күз яшьләре агудан ат яңагы буйлап озын юл сузылганын күреп, үзен дә үксеп җибәрә. Әйе, алар сөйләшә алмыйлар, әмма рәнҗиләр, рәнҗиләр, күз яшьләре аркылы рәнҗиләр икән алар.

Сабит, атының муенына сарылып, аның кичерүен ялвара: аның белән “сөйләшә” иде. Бу мизгелдә, аларга комачауламыйк дигән шикелле, кошлар да -сайраудан, җил дә исүдән туктап торды. Кашка башын күтәрә. Сабит авылга таба йөгерә. Авылдашларыннан берничә кешене ияртеп, ат янына килә. Алар Кашканы алып кайталар. Атны тиешенчә тәрбияли, дәвалый. Кашка аякка баса.

Күңелендәге катылыкны, бәгырьсезлекне җиңә алганы өчен, ул үзен бәхетле саный. Әйе, бәхетле, чөнки аның яраткан аты бар.

Лилия Фаил  кызы Гыйбадуллина

Кыш.

Табигатьтә салкын кыш хакимлек итә. Кыш, үзенең бөтен эшчәнлеген күрсәтергә теләгәндәй, быел бураннарны сагынырга ирек бирми. Иртән чалт аяз көн булып, битләрне чеметтерерлек салкын булса, кичкә кар-буранын эшкә җигә башлый. Бик зур булып хасил булган кар өемнәреннән бер ачык җир дә качып кала алмый. Мин тутырганны көрәп куярга өлгермәсеннәр дигәндәй, ашыга-ашыга җилне эшкә “чакыра”. Далада кылганнар йөгергән шикелле, көрт өемнәре өстеннән кар буранны сыпыра. Күп тә үтми, мәңге тынмас кебек тоелган буран инде тынган була. Табигать ял итә, зәңгәр күктән кояш елмая, саф һавада тын алулары җанга рәхәтлек бирә.

Урман буйлары, иңкүлекләр кар өеменнән генә тора. Кар тавы ясалган диярсең. Чын тауга барасы да юк. Ул якында гына, авыл янында гына. Хәтта күз алдына да китерүе кыен, әйтерсең җәй көннәрендә монда йөгерә-йөгерә җиләк җыеп йөрмәгәнбез, чәчәкләрнең хуш исен иснәмәгәнбез. Безнең аяк эзләрен саклаган урыннар да кышкы йокыга талганнар. Хәзер әле яуган кар өстеннән узган чаңгы эзләре астында ап-ак кар, шыгыр-шыгыр килеп, чаңгы белән нидер сөйләшә. Яңа яуган кар бөртекләре нәфис энҗеләрдәй җемелдиләр. Күз явын алырлык матурлыкка, кар чәчәкләренең нәфислегенә сокланмый мөмкин түгел.

Алсу Илфак кызы Вәҗиева

Күгәрчен кыз – Шәһриназ.

         Бик-бик күп еллар, хәтта гасырлар элек кешеләр мәгарәләрдә, тау куышларында яшәгән, ди, бик ярлы гаилә. Әнисе белән Шәһадәт бик тә ярлы булганнар. Көннәрдән-беркөнне егет ауга чыгып китә. Ә әнисе, хәлсезләнеп, урын өстендә ятып кала.

       Көн чалт аяз. Кошлар сайравы күңелдә изге хисләр уята. Егетнең баш очыннан гына бер күгәрчен очып уза. Кинәт җил исеп, күк йөзен куе кара болыт каплый. Күгәрчен кызу-кызу гына аска төшә башлый. Аны бөркет куа икән. Ул күгәрченгә таба оча иде. Шәһадәт бу күренештән куркып калды. Күз ачып йомганчы, бөркеткә ук атып җибәрде. Ә матур күгәрчен, рәхмәт әйткәндәй, егет янына очып килде һәм егетнең кулына кагылып узды. Егет, бүген юлының уңмавына үкенсә дә, күгәрченне коткаруына шатланып, кайтыр юлга атлады. Көтмәгәндә алдында ризык тулы өстәл пәйда булды. Ризыкларның барысын да алып, өенә кайтып китте.

        Әнисе һаман авыр хәлдә ята иде. Ул аның янына ашыкты. Үзенең күргәннәрен сөйли-сөйли, аны ризыклар белән сылады. Ни күрсен, әнисе терелеп, матурланып аякка баса һәм улыннан күгәрченне табуын үтенә. Шәһадәт юлга җыена башлады, әнисе хәер-фатиха биреп, улын озатып кала.

       Күгәрченне күпме генә көтсә дә, ул күренми. Бераз гына ял итеп алырга уйлый. Тиздән йокыга китүен сизми дә кала. Бик матур төш күрә-күрә, шактый озак йокыга тала. Имеш, ул бик матур җирдә, ниндидер базарда. Анда ниләр генә юк: затлы киемнәр, күннән тегелгән читекләр, китаплар, төрле бизәнү әйберләре. Халыкның барысы да күз явын алырлык итеп киенгәннәр. Кызларның озын кара толымлы, нәзек билле булуына сокланды егет. Бар җирдә сихри матурлык, серлелек. Шул урында Шәһадәт уянып китте.

         Күктә тулган ай. Йолдызлар җемелдәп яналар. Ай янында искитмәле бер гүзәл кыз утыра: чәчләре озын, күзләре чем-кара, бер бите ай, бер бите кояш.

          -Син кем?- дип сорады Шәһадәт.

  • Мин син эзләгән күгәрчен-кыз

          -Берни аңламыйм.

          -Бөек Болгар патшасының кызы – Шәһриназ булам мин. туган ягымның назлы бер гөле идем. Бездәгедәй су, чишмә, саф һава бер җирдә дә юк. Миңа 17 яшь тулгач, бакчада йөргәндә, бер карт кереп миңа алма бирде. Шул алманы бер генә тапкыр капкан идем, күгәрченгә әйләндем. Ә теге карт рәхәтләнеп кычкырып көлгәннән соң, миңа: ”Гомер буена күгәрчен булып йөрерсең, туган ягыңны кыз кыяфәтендә бервакытта да күрә алмассың, төнлә генә кешегә әйләнерсең, ә кояш баюга кабат  күгәрченгә әверелерсең. Коткарса, сине күп авырлыклар күргән егет кенә коткара ала”,- диде дә үзе, бөркеткә әверелеп, бик еракка очып китте.

      -Мин сине коткарам!

      -Син бөркетләр кыясына барып, теге картны танып, аның йөрәгеннән энәне алып сындыра алсаң, мин үз хәлемә кайта алачакмын.

      -Мин барысына да риза.

     -Син иртәгә, таң беленүгә, кыяга кил, мин яшеренеп торырмын.

      Егет юлга җыена башлады. Кыз калдырган тылсымлы суны эчеп, үзенә хәл кертте. Менә ул кыя өстендә. Бөркетләрнең ниндиләре генә юк. Егет куркып калды. Ләкин кызга булган мәхәббәте аңа көч өстәде. Шәһадәт бөркетләрне күзәтә башлады. Кызның “бөркетләрнең күзләренә игътибар ит”, дигән сүзләрен исенә төшерде. Күзләре кара-көлсу төстә. Таң атканчы тизрәк эшләргә кирәклеген яхшы белә иде егет. Күзләре кып-кызыл булып янып торган бөркетне күреп алды ул. Шәһадәт тиз генә уктан атып җибәрде, ук бөркетнең йөрәгенә барып тиде. Башка бөркетләр бик тиз очып киттеләр. Егет кыз кушканча эшләде. Кинәт күк күкрәп, яшен яшьни башлады. Кыялар җимерелеп, тигезләнеп калды.

      Тирә-як сихри матурлыкка күмелде. Челтерәп аккан чишмә тавышы ишетелде, бертуктаусыз кошлар сайрый башлады, күл өстендә йөзгән аккошларга, гомумән, сихри  гүзәллеккә сокланып, бераз вакыт карап торды. Ә күл буенда гүзәлләрнең-гүзәле – Шәһриназ басып тора иде. Егет, колачын җәеп, кыз янына ашыкты. Алар әнтләре янына кайттылар.

      Шәһадәтнең әнисе дә балаларга ризалыгын бирде. Шулай ук кызның әти-әниләре дә шатлануларын белдерәләр.

     Ике мәхббәт Идел буенда Болгар дәүләте тормышы белән яши башлыйлар. Бер гаилә булып, тату гомер кичерәләр, ди.

                                                                Сөмбел Илһам кызы Ибраһимова

                                                                         

Серле таш

      Җәйнең бик эссе көннәре иде. Бар дөньядагы тереклек кызуга әлсерәп, бер тамчы суга тилмереп йөри торган вакыт... Хәтта елга, күлләрдәге сулар да кибә башлаган. Соңгы вакытта бер генә тапкыр да чык тамчысы да төшмәгән. Үсемлекләр, чарасызлыктан ни эшләргә белмичә, башларын аска ныграк ия башлыйлар. Ходай Тәгалә, җирдәге тормышның бетүгә таба баруын күреп, яңгыр яудырырга кереште. Табигать тагын җанланды. Бертуктаусыз кошлар сайрады. Тик рәхәт көннәр озакка бармады. Кунакка дип килгән яңгыр тиз генә китәргә ашыкмады: яуды да яуды. Аннан тәмам туя башлаганнарын сизеп, яңадан кунакка чакырмаслар, дип, китү ягын карады.

       Күк йөзендә кояш кабат җылы нурларын җир өстенә сипте. Беренче булып, Кара тау өстен җылытты, чөнки ул кояшка якынрак тора иде. Элек – электән бу тауда бик зур, куркыныч җан иясе яшәгән. Аны җңәрдәй беркем дә, бернәрсә дә булмаган. Аның белән көрәшүнең файдасыз булуын аңлаган кешеләр бихисап булса да,  аучы – Нурбәк кенә моның белән килешә алмады. “Явызлыкка каршы , һичшиксез, көрәшергә кирәк”, дип уйлады ул. Шулай уйланыып ята торгач, тирән йокыга талганын сизми дә калды ул. Шул көнне бик хикмәтле төш күрде.

       Имеш, аның бишенче буын бабасы болай, ди, икән:

       - Без ул куркыныч вә явыз җан иясен җиңәргә тиешбез. Аны ничек җиңәргә икәнлеген мин бик яхшы беләм. Улым, Нурбәк, син Җиләк урманыныа бар. Аланда өч карт имән үсеп утырыр. Уртадагы имәндә бик куркыныч үрмәкүч яши. Аның чыкканын качып карап торырсың да шул имән куышына кереп, кызыл савытны алып чыгарсың. Бу савыт эчендә ак төстә бер сыекча булыр. Бары тик шушы сыек матдә генә явыз җанны юк итәргә ярдәм итәчәк. Шул урында уянып китте егет.

        Таң ату белән, эшкә керешә Нурбәк. Төштә күргән бабасы әйткәнчә эшли. Кичкә таба корал ясап, аңа теге ак төстәге сыек матдәне салды. Эшен тәмамлагач,  хатыны Гөлзәдәгә үз ниятен җиткерә. Икенче көнне ул, дусларын да алып, юлга кузгалды. Кара таудагы “явыз” ны оясыннан тиз генә чыгардылар, шулвакыт аңа Нурбәк ук атып җибәрде, ләкин теге җан иясенең җиргә ауган вакытта кинәттән койрыгы болганды һәм егеткә бәрелде. Нурбәкнең йөрәге тибүдән туктады.

         Тирә-якка көчле тавыш яңгырады. Шул тавышны ишетеп, монда җыелган халык арасында Гөлзадә дә бар иде. Аның үкси-үкси елавын берничек тә туктата алмыйлар иде. Нурбәкне хөрмәтләп җирләделәр, куркыныч җан иясен яндырдылар.

 Нурбәк вафатыннан соң, өч атна үткәч, аның нарасые дөньяга аваз сала. Әмма сабыйга әнисе белән дә үсәргә насыйп булмаган икән. Ике көннән әнисез дә кала ул. Таң алдыннан туганга күрә, әбисе аңа Таңнур дип исем куша.

         Аны әбисе, җил-яңгыр тидермичә, бик кадерләп үстерә. Малайның дуслары да бик күп була. Бер дустының әтисе  аларның икесен дә аучылык эшенә өйрәтә. Һәр көн ауга чыгып йөриләр, икесенең дә юллары уңа торган була.

        Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Таңнур да бик чибәр егет булып үсеп җитә. 18 яшь тулган көнне һәр егетнең  муенына төрле көчкә ия булган, каршылыклардан саклый торган муенса кидерәләр икән. Бу муенса төрле төстәге, төрле формадагы ташлардан тора. Таңнурның муенсасы болан формасында була. Ул горурлык, батырлык ташы санала, шунлыктан Таңнур нәкъ шундыен сайлап алган икән. Зур тантанадан соң, егет үзен зур кешеләр кебек тота башлый. Әлеге таш бик үзенчәлекле, чөнки анда мөһим бер сер яшерелгән була. Бу хакта Таңнурның әбисе үзе генә белә иде.

         Беркөнне Айтуган Таңнурны ауга барырга чакырды. Ау коралларын алып, алар Кара тауга китәләр. Айтуган әтисенең тауда боланнар күрүен әйтә. Таңнур:

  • Бүген болан аулыйбызмыни?- дип сорый.
  • Син каршы килмәсәң, минем өметем зурдан,- ди Айтуган.- Алар әллә нинди сәерләр бит. Күрше бабайның алмагачы булган. Иртән торуына агачта бер яфрак та калмаган, ди.    Боланнар эше генә бу.
  • Әйе, бүген безгә аларны ауларга кирәк,- дип ризалаша Таңнур.

       Алар Кара тауга менеп җитәләр. Егетнең күзенә бик матур болан күренә. Ләкин ул, ни өчендер, бик ярсыган һәм, кызу тизлек белән, Таңнурга таба чабып килә иде. Шул вакытта тиз генә боланга ата, болан аның өстенә авып җан бирә. Таңнурга болан җаны керә, егет боланга әверелә. Айтуган, бу хәлне күреп, бераз аптырап карап тора һәм тиз генә, Таңнурның әбисенә әйтер өчен, авылга йөгерә, аңа барысын да сөйләп бирә.

       Айтуганга шифалы үләннәрдән ясалган су эчерә һәм үзе әкрен генә сөйли башлый:

     -Таңнур улымның боланга әвереләчәген алдан белә идем, чөнки аның муенындагы болан ташы шундый көчкә ия иде.

      Берничә көннән Таңнур-болан Җиләк урманына килә. Бераз хәл җыеп, тамак ялгап ала. Кинәт куакларның шарт-шорт килүенә борылып караса, ни күзе белән күрсен, аның каршында болан-кыз басып торуын күрә. “Бу мөгаен иң матур болан кызыдыр”, дип уйлый. Дөресрәге,  алар бер-берсен бик ошаталар һәм тиз арада аңлашалар. Бергәләшеп шактый урыннарда булалар.

      Бик матур итеп яши башлыйлар. Ә әби белән Айтуган урманга барып, аларны гел күзәтеп, кыш көннәрендә азык илтеп, хәлләрен белеп йөриләр, ди.

Дилбәр  Мансаф кызы Бәдертдинова

   Авылым – Чалманарат.

Чалманарат – туган авылкаем,

Һәр урыны якын күңелгә.

Төзеклеге, эшчән халкы өчен

Онытмамын сине гомергә.

Авылкаем, синең табигатең

Сокланырлык, ямьле, сихәтле.

Урман, болыннар һәм тугайлары

Сәламәтлек өчен сихәтле.

Урманыңда сайрый төрле кошлар,

Яңа туган көнгә куанып.

Зифа буйлы ак каеннар үсә,

Сылу яшь кызлардай бизәнеп.

            Балачагым.

Балачагым, минем балачагым

Бик тиз үтте минем янымнан.

Бөдрә каен, урман, яланнарым

Озатып калды минем артымнан.

Озын көн буе бер мәшәкатьсез

Йөри идем уйнап яланда.

Дуслар белән бергә җиләк җыеп

Кайта идем таныш аланда.

Бала чакта нәни йөрәккәем

Һич күрмәгән борчу, газапны.

Үсә төшкәч, газиз йөрәгемә

Яшәүләре бик тә газаплы.

Балачагым минем артта калды,                                      

 Минем хәзер инде үсмерчак.                                                      

 Татлы хыялларым синдә калды,                                                                                    Сагындырасың бит, балачак.

Алия Илнур кызы Ханнанова.   

      Әниләр.

Әнием! Әнкәй!

Шушы ике сүздән

Гүя җылы нурлар сирпелә!..

Ана назын тоеп яшәүләрен

Бик тә телим һәрбер кешегә.

Әниләрнең була төрлеләре:                          

Назлылары, бәгырьсезләре.

Сабыен алмый да кочагына

Шунда ташлап китүчеләре.

Чүплекләргә ташлап, нарасыен

Бер кайгысыз яшәүчеләрне

Ничек яшәтә икән җир-ана!

Шул миһербансыз әниләрне?!

              Язгы уйлану.                                            

Апрель аен алып, язлар килде,                        

Елгаларда сулар ташыды.                              

Гөрләвекләр акты, нәни кошлар                    

Туган якларына ашкынды.                              

Ямьле язлар җитте, матур язлар,

Табигатьтә чәчәкләр исе.                                                        

Алтын кояш сибә җылы нурлар                    

Күңелләрдә матурлык хисе.                                                                                                                                                  

Кушлавычта туган нәни Апуш,

Авыр булган тормыш юллары,                      

“Су анасы”, “Акбай”, “Шүрәлеләр”...          

Язылалар шигырь юллары.                                                                                                                                              

“Туган тел” не җырлый татар халкы,

Милләтем онытмас бу моңны.

Йөрәк авазы булып яңгырар

Һич онытмас халкым бу моңны.

Туган ягым – Татарстан.

Туган ягым – Татарстан

Мине бәхетле иткән.

Монда әти-әнием дә

Бәхетле булып үскән.

Туган ягым – Татарстан

Безне бәхетле иткән.

Һәр кешегә үз бәхетен

Табарга насыйп иткән.

Туган ягым – Татарстан

Һәрчак шулай яшә син.

Ике меңгә, йөз меңгә дә

Шулай горур атла син.

Әлфинур Хәлил кызы Камалетдинова

    Песи белән Актәпи

Бар минем бер песием,

Йомры йомшак, йомшагым.

Ул уйнарга, шаярырга

Бик тә, бик тә ярата.

Актәпи белән икесе

Гел дә гел шаяралар.

Эт белән песи дус түгел бит

Ә менә алар дуслар!

Мин аларны яратамын,

Алар мине ярата.

Алар белән һәрвакыт

Дус, тату яшик, дуслар!

    Минем теләгем

Бүген иртүк тордым мин

Идәннәрне юдым мин.

Әнигә дә көн буе

Ярдәм итеп йөрдем мин.

Нигә иртүк торганымны

Аңлагансыздыр инде.

Бүген әниләр бәйрәме

Сез беләсездер дә инде.

Бу шигырьләремне мин

Әниемә багышлыйм.

Аңа бу бәйрәмендә

Яхшы теләкләр телим.

Әнием, телим сиңа

Саулык, тазалык, бәхетләр.

Ак кар кебек яусын сиңа

Аллы-гөлле гөлчәчәкләр.

  Сеңлем Таңсылу

Минем сеңлем Таңсылу

Ул бигрәк тә сылу.

Аңа хәзер җиде яшь,

Кем булыр инде үскәч?

    Үзе бер дә тик тормый,

Бер җирдә дә тоттырмый.

Әйтеп бирә фикерен

Ике дә уйлап тормый.

Гөлфидә әбием аны

Санарга да өйрәтә.

Хәрефләр дә  таный хәзер,

Димәк, мәктәпкә әзер.

            Әнием                              

Әнием минем Гөлшат

Бар нәрсәгә дә ул шат.

Шундый әнием булганга,

Мин үзем дә бик шат.

Бәхетле без әнием белән

Сеңлем белән икебез.

“Озак яшә, кадерлебез,

Әнием син“, – дибез.

Һәр көн иртүк торып,

Әнием  ашыга эшкә.

Ара ерак булса да,

Соңга калмый бер көн дә.

Тәмле-тәмле ризыклар

Пешерә ул кичләрен.

Өйрәнергә тырышып,

Эшләп торам эшләрен.

        Гөлләр һәм әнием

Әнием өйдә чакта

Гөлләрем гел шиңәләр.

Нигәдер ул өйдә юкта,

Саргаялар, кибәләр.

Мин дә аларны карыймын,

Сулар да сибеп торам.

Әниемнең кайтканын

Көн дә мин көтеп торам.

Әнием өйгә кайткач,

Гөлләр кабат яшәрә.

Гөлләр  карау серләрен

Әнием күбрәк белә.

                        Бигрәк тәмле коймагы.

Дәү әнием беркөнне

Майда коймак пешерде.

Ышанмыйсызмы миңа?

Пешерде шул, пешерде.

Дәү әнием коймаклары

Тәмленең дә тәмлесе!

Тәмле коймакның да була

Зурысы да кечесе.

Дәү әниемне яратам,

Ул да мине ярата.

Үзенең йөрәк җылысын

Һәр кешегә тарата.

    Изге теләгем.

Бу шигыремне, әнием,

Бары сиңа багышлыйм.

Сиңа дип, туган көнеңдә

Изге теләкләр телим.

Күз нурым, телимен сиңа

Саулык, шатлык, бәхетләр.

Кар күбәләк булып яусын

Аллы-гөлле чәчәкләр.

            Саваплы эш.

Балачак, үсмерчак, яшьлек,

Картлык көннәре була.

Уен, уку, хезмәт белән

Гомерләр уза тора.

            Кыш, яз, җәй, көзләр шикелле

            Була икән төрлесе.

            Гомер көзе якынайгач,

            Яңара бөтенесе.

Картлык көне дә җитәчәк,

Дөньялыкта кешегә.

Өлкәннәргә, мохтаҗларга

Ярдәм кирәк кешегә.

            Язын түтәлләрен казып,

            Яшелчә утыртышам.

            Җәйләрен сулар да сибеп,

            Аларны үстерешәм.

Салкын кышлар җитү белән,

Карларын көрәшәмен.

Су кертәм, идән юам,

Шул чак уйлап та куям.

            Өлкәннәргә ярдәм итү-

            Иң саваплы эш икән.

            Мохтаҗларга ярдәм итү-

            Иң кирәкле эш икән.

Рәхмәт укып, дога кыла,

Ярдәм күргән әбиләр.

Бәхет теләп, рәхмәт укый

Ак яулыклы әбиләр.

Чулпан Фаил кызы Ибраһимова

                                            Ярдәмгә барачакмын.

                                          Мин авылга барачакмын,

                                          Әби-бабам янына.

                                          Мин аларны бик сагындым,

                                          Шуңа барам мин анда.

                                                        Мин аларга булышырмын:

                                                        Өйне җыештырырмын,

                                                        Аларга ярдәм итеп,

                                                        Күңелләрен күрермен.

                                           Күчтәнәчкә алырмын мин

                                           Кәнфит тә, прәнник тә.

                                           Күчтәнәчкә алырмын мин

                                           Бертуган сеңлемне дә.

                          Алинә Газинур кызы Шәвәлиева

                                             

Ак яулыклы дәү әнием.

Ак яулыклы, көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә.

-Кем ул?-дип сорыйсызмы?

-Дәү әнием, әлбәттә.

                 Тәмле ризык пешерүче

                 Дәү әни безнең өйдә.

                 Шул тирәдә бөтерелә

                 Шаян песиебез дә.

Дәү әнием гомере буе

Авыр хезмәт башкарган.

Авырлыклар күп күрсә дә,

Бирешмәгән, тырышкан.

               Ярдәме бик зур аның

               Безнең күршеләргә дә.

               Балаларга ак әби ул,

               Һәммә күршеләргә дә.

                                                                   Рәйлә Ралиф кызы Яппарова

               Туган як.                                                                                                    

Иртән торсам, нәни йөрәгемә                                                                                                                                                

Шатлык тула сайрар кошлардан.                                                                                  

Пар канатлар ышыгында яшим,-                                  

Дип сорый күңелем ходайдан.                                                                                  

Сызылып алсу таңнар аткан чакта,                            

Бәхет телим һәммә кешегә,                                        

Бәхетле булыр өчен туган бит                                

Бу дөньяга һәммә кеше дә.                                            

Әти-әни белән туган якта                                            

Бәхет түгелмени яшәвем?!                                      

Ятимлек ачысы килмәсен дип,                                                                    

Изге теләк белән яшьнәвем.                                      

Йөрәгем куша изге булырга,                                  

Якыннарга тугры калырга.                                        

Үз авылымда туган нигезне                                    

Гомерлеккә саклап калырга.                                        

Гөлназ Салават кызы Гайсина

                                        Туган авылым.

Туган авылым – Түбән Гәрәй,

Зур түгел ул. кечкенә.

Чын күңелемнән сөям аны,

Һәр урыны төш кенә.

             Саф сулы челтер чишмәләре,

             Эчәр сулары тәмле.

             Авылкаемның тирә-ягы

             Бик гүзәл, бик тә ямьле.

Хәтфәдәй алан, болыннарда

Дару үләне җыям.

Ак каенлы урманында,

Каен җиләге җыям.

            Бер ягыннан бик тә ашыгып,

            Шәбез елгасы ага.

            Бөдрә чәчле тал кызлар да

            Аны сәламләп кала.

Әллә каян ук балкып тора

Белем йорты – мәктәбем!

Белем диңгезендә йөзәргә,    

                                       Ашкынып сиңа киләм.                  

                                                                                 Алсу Илфак кызы  Вәҗиева.        

         Ак болытлар.

Күктә йөзә ап-ак болытлар,

Гүя күзәтәләр Җир шарын.

Бер-берсенә бик тә сөенеп,

Сөйли алар җирдә ни барын.

Күктә йөзә кургаш болытлар,

Киң колачлап аяз күк йөзен.

Җитез аргамаклардай бик тиз

Әйләнеп узалар Җир шарын.

Ак болытлар күзли җирдәге

Бары шәфкатьлелек ялкынын.

Кояшка да эндәшә алар,

Күреп җирдә яшәү ялкынын.

Күктә йөзгән мамык болытлар

Ни сәбәпле бүген куерды?!

Шәфкатьсезлек, битарафлыктан

Кашларын да алар җыерды.

Болытларга гаҗәпләнүдән,

Кояш бик тиз җиргә карады.

Кояшны борчымас өчен,

Болытлар да бик тиз каралды.

Серләштеләр шунда болытлар,                                                              

Бүген җирнең битен  юарга.

Шифалы тамчылары белән

Җир-әнкәне шулай сакларга.

                     Таш күңелләр кинәт эреде,
                    Аналар да, балалары да

                    Үз хатасын аңлады.

                    Җирдә бер начарлык калмады.

                                          Сеңлем Миләүшә.

                               Минем сеңлем – Миләүшә

                                    Гөлләр белән сөйләшә,

                     Кошлар белән сөйләшә,

                     Сафлык белән серләшә.

                               Минем сеңлем – Миләүшә

                               Безгә бәхет өләшә.

                              Гел елмаеп йөреп ул

                              Йөзеннән гел нур чәчә.

                     Чишмәгә дип төшсә дә,

                     Иркәли назлы җилләр.

                     Бәхет аклыгы сибә

                     Үстергән чәчәк, гөлләр.

Чулпан Рәшит кызы Латыйпова

Авылымны сагынам.

Авылкаем – изге җирем

Гомеремнең агышы.

Төшләремдә ишетелә

Челтер чишмә тавышы.

             Авылкаем бигрәк матур

            Тәңкә карлар яуганда.

            Челтәр сыман кар бөртеге

            Чәчләремә кунганда.

Сагынам сине, авылым.

Төшләремдә күрәмен.

Яңгырлардан ышыклаган

Каеннарны үбәмен.

            Авылымны сагынуым

                                       Тибрәтә күңел кылларын.

            Хыялым диңгезләрендә

            Сиңа кайта уйларым.

           Балачагым.

Балачакта калган эзләрнең

Үрләренә йөгереп менгәндә.

Бер гаилә булып казлар йөзә,

Ярсу атлар кешнәшә үзәндә.

Ваемсыз чакның мизгелләре

Бөреләнә һаман күңелләрдә.

Күңелле, рәхәт чак – балачак

Күкрәп чәчәк ата күңелләрдә.

 Ландыш Ирек кызы Гыйльметдинова

                                            Калмашым

                            Туган авылым бик күңелле,

                            Бер ягы яшел урман.

                            Киң басуларда иген шаулый,

                            Елга, чишмәләр мулдан.

                                      Авылым мине бик борынгы

                                      Исеме – аның Калмаш.

                                      Хезмәт сөючән авыл халкы

                                      Бервакытта да армас.

                             Әй авылкаем, гөрләп уза

                             Бик күңелле кичәләр.

                             Тырыш та, эшчән халкың синең,  

                             Диңгезләрне кичәләр.

                                     Ә кыш җитсә, авылым минем

                                     Ак юрганга төрелә.

                                     Ап-ак карларны шыгырдатып,

                                     Атларың эшкә җилдерә.

                              Авылым минем бик кечкенә

                              Бары утыз хуҗалык.

                              Кечкенә булса да төш кенә,

                              Барысы бердәм халык.

                                    Әй дусларым, авылыбызны

                                    Һәрчак ямьләп торыйк без.

                                    Утырткан  төрле чәчәкләргә

                                    Сулар сибеп торыйк без.

                                                          Рузилә Данил кызы Мөхәммәтова

                               Туган нигезем.

                          Туган йортым – бәхет бишегем.

                           Гомеремнең тәүге ишеге.

                           Ачык торсын синең ишегең,

                          Мин гаиләнең яңа кешесе.

                                 Туган йортым һаман саклый әле

                                 Тәпи атлап киткән чагымны.

                                 Чишмә буйларыннан урыйм,

                                  Искә алып сабый чагымны.

                           Бусагамнан атлап кергәч тә,

                           Җылы хисләр тула күңелгә.

                           Якты хатирәләрем саклый,

                           Рәхмәтлемен туган нигезгә.

                                  Туган йортым, шөкер, ачык,

                                 Ачык әле йортым ишеге.

                                Әйе, кайтып керергә саклыймын,

                               Туган йортым – бәхет бишегем.

                                                                     Алсу Марсель кызы Сәетова

                         Әтием - өметсез хыял.

                        Кышкы салкын, айлы кичләр...

                        Өзә үзәкне, телә йөрәкне.

Кадерле  әти юклыгы

Меңәр кисәккә телә йөрәкне.

                                 Бигрәкләр авыр, ай авыр

                                 Ятимлек ачысында яшәве.

         Әтием, күрешсәк иде,

         Назлыйсы иде нурлы йөзеңне.    

Назланасым килә минем,

Сыйпап бер җылы, көчле кулларың.

Бу тормышка ашмас хыял,

Тик өметсез, минем буш хыялым.

                                 Әгәр булсам мин тылсымчы,

                                Сиңа мин үлмәс җан кертер идем.

                                 Әтием, дип, иңнәреңнән

                                Тагын да кысып кочаклар идем.

Синдә генә шул, әтием,

                       Җылы кул, киң, таза, матур гәүдә.

Синдә генә җылы куллар

                       Төшләремдә, әтием, кайт, әйдә.      

       Йөрәк уты.

Учак янында без – икәү,

Дөрләп янсын, әйдә дөрләсен.

Йөрәк утын мәңгелеккә,

Күкләргә ул бүген күтәрсен.

      Йөрәк тибешен ишеисен,

      Тирә-юньдә каен, наратлар.

      Чынбарлыктагы сөюен

      Мәхәббәтен ул да кабатлар.

         Төшләремдә бүген сине күрдем.

Төшләремдә бүген сине күрдем,

Сөйкемле иде алсу йөзләрең.

Нинди  сүзләр белән эзләсәм дә,

Таба алмадым синең эзләрең.

Ничек шулай килеп чыга алды,

Язмышка шул очрашу язганмы?

Үзең дә бит мине эзләп килеп,

Күңелкәең тынычлап калганмы?

Соңгы тапкыр булмасыннар иде,

Күрешүләр һәм татлы мизгелләр.

Уй-хыялда гына түгел инде,

Төшләрдә генә сине күрүләр.

Тик мондый төш бик озакка бармый,

Мин теләмим дә аның бетүен.

Киләчәктә мондый серле төшләр

Кабат кермәс тә инде керүен.

                             

     Кемнәр сүндерә ала икән?

Ябалак-ябалак мамык карлар ява.

Әти-әнием, сезнең кебек матурлар.

Сезнең мәхәббәт кебек керсез, ак алар,

Шуны искә төшереп явалар алар.

Саф мәхәббәтегезнең җимеше булып,

Өч балагыз туганбыз якты дөньяга.

Беребез – җырчы, икебез биюче бит,

Әтием, күрсәң иде якты дөньяда.

Әти дә, әни дә әниебез хәзер,

Сиздермәскә тырышса да юксынуын,

Күзләрендә - яшь, күңелендә моң аның,

Уйларында син, әтием, һәм без аның.

Ябалак- ябалак  карлар яуган чакта,

Ялгыз, ятимнәрнең кайгы йолдызларын                                      

Кемнәр генә, кемнәр сүндерер икән?..

Ятим калганнар сүндерә ала икән?!

                     Әтием, безне танырсыңмы?

Тагын, әтием, исемә төшеп,

Биләп алдың моңсу күңелне.

Тавышыңны ишетергә теләп,

Күзлим хәзер айлы күгемне.

Безгә яшәү бер дә җиңел түгел,

Әтием, янда син булмагач.

Ялгыз сайрый алмый кошкайлар да

Яраткан парлары булмагач.

Ефәк канатлы күбәләк кебек,

Бигрәк чибәр, сөйкемле идең.

Әтием, җәйге назлы җил идең,

Фәрештә канатына тиң идең.

Яңгыр булып, күктән яусам әгәр,

Күз нурым, безне танырсыңмы?

Гөлләр булып, җирдә үссәм әгәр,

Кулларыңа, әти, алырсыңмы?

         Моңсу күңел.        

И әтием, син булмагач,

Дөньям түгәрәк түгел.

И әтием, син булмагач,

Мин дә күбәләк түгел.

Моңсу көзләр үтте инде,

Җитте салкын кышлар да.

Җаныма бик салкын минем

Ап-ак карлы кышларда.

-Син үсәрсең,- дидең үзең,-

Акыллы, тәртипле бул.

Яннарымнда булмасаң да,

Хыялымда гына бул.

Миңа авыр башкалардан,

Алар ялгызак түгел.

-Әтием,-дип эндәшәләр,

Өзелә моңсу күңел.

Гаепле тоям үземне

Синең алда, әтием.

Миңа язган хатларың да

Кем кулында...белмимен.

Күз яшьләрем тамса тамсын,

Тик син генә кайт инде.

Мәңге кайтмасыңны беләм,

Төшләремдә кайт инде.

                            Гөлгенә Рафаил кызы Сәлихова

 

       

Үземнең берничә шигыремне тәкъдим итәм.

             Балаларны яратам

Мин бүген сыйныф җитәкчесе

Ярты сүздән аңлыйм аларны.

Йөрәк тавышларын тыңлыйм

Бик  яратам мин балаларны

Күз карашларыннан тоямын  

Һәммәсенең борчу, шатлыгын.

Йөрәгем аша үткәрәм,

Әйтәсе сүзләрен аларның.

Ашкынып барамын мәктәпкә,

Күрергә дип тизрәк аларны.

Алар белән янып яшим,

Бик  яратам мин балаларны.

                     

              Мәктәбем

Мәктәбем – хезмәт урыным

Һәр урыны якын күңелгә.

Мирза абый нигез салган

Аңа хөрмәт яши күңелдә.

Бай тарихлы мәктәбем

85 ел элек ачылган.

Башлангыч, җиде, сигезьеллык,

Урта мәктәп тә булган.

Хәзерге мәктәпнең бинасы

76 да салынган.

58 нче елдан башлап,

Директоры Мирза абый булган.

       Күчмә Кызыл Байрак иясе

Чалманарат мәктәбем.

27 ел үзем дә

Данлы мәктәптә эшләдем.

Җиде укучының берсе

Алтын медаль иясе.

6 сы көмеш медальгә лаек,

5 се кызыл аттестат иясе.

Сәнгатьтә дә, спортта да

Алдынгылыкны бирми.

Иҗат өлкәсендә дә

Калышасыбыз килми.

 

               Әҗәкүлем

Туган илнең иркен күкрәгендә

Әҗәкүлем – туган җирем бар.

Авыр чакта кайтып сыенырга

Авылкаем - Әҗәкүлем бар.

Туган җирем – авылкаем синдә

Тәүге кабат аваз салганмын.

Табигатеңнән шифа алганмын,

Яшәү көче синдә тапканмын.

Хәзер синдә яшәмәсәм дә мин

Күз алдымнан һич тә китмисең.

Ашкынып, сагынып кайтам сине

Авылкаем, йөрәгемдә яшисең.

Яланыңда җәяү чапкан җилне

Килә һәрчак минем кочасым.

Агыйделеңдә, күлләреңдә

Килә һәрчак су коенасым.

Су өстендә уйнап йөгерешкән

Кояш нурларына карыймын.

Күзләремне камаштырган чакта

Гүя үткәнеңне барлыймын.

Мәчетең, училищең, заводың,

Пекарняң, тегермәнең, пристанең

Синең горурлыгың булганнар.

Яшьләр җылы оя корганнар.

Ап-ак пароходның тавышларын

Ишетер идем тагын мин синдә.

Юк  шул, алар ерак калды

Хәзер күрәм аларны бары төшемдә.

Яшел чирәмеңдә уйнап үскән

Шагыйрәң, судьяң да бар синең.

Галим булган Камил улың  да

Горурлыгың, авылым минем.

Җырга, моңга гашыйк авыл халкы

Алдынгылыкны бер дә бирмәгән.

Авырлыкларга бирешмәгән

Горур булган, башын имәгән.

Йомшак җилләр сыйпап уза торган

Кылганлы яланыңнан узамын.

Синдә бары синдә генә мин

Үземне бәхетле тоямын.

Туган җирем – алтын җирем

Яшәү бишегем минем.

Бишегеңдә тибрәнеп үскән

Нәни кызчыгың мин синең.

Яшә, авылым, мең яшә,

Яшә гомер-гомергә.

Һәр урының яши минем

Йөрәгемнең түрендә.

Эчтәлек

(китап төзелгәч языла)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаел кызы

тарафыннан төзелгән “Иҗат җимешләребез” дигән җыентыкка

рецензия

Җыентык түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала: чәчмә әсәрләр һәм тезмә әсәрләр.

Җыентыкка укучыларның уңышлы дип табылган иҗат эшләре тупланган.   Һәр эшнең диярлек эчтәлеген ачардай иллюстрацияләр бирелгән.    

Укучыларның теләкләре, күңелләрендә йөрткән шатлык, борчулары эшләрендә чагыла.

Җыентыкның эчтәлеге кереш сүздә язылганнарга туры килә. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә укытучының тырыш хезмәте куелган. Ул аларда туган җиргә мәхәббәт, туган җиребезгә бәйле күренекле шәхесләргә карата хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияли.

 Рецензент:

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр

һәм ресурслар институты өлкән укытучысы,

филология фәннәре кандидаты: _________________________