Күренекле шәхесләребез белән очрашу
план-конспект занятия (7 класс) на тему

Сафина Зульфия Ирековна

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kurenekle_shkheslrebez_beln_osrashu.docx18.63 КБ
Файл ochrashu_-_prezentatsiya.pptx1.19 МБ

Предварительный просмотр:

Бер күрешү – бер гомер

(Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе)

1.Яз җитәкләп кердең көзләремә,

Көзләремнән китәр    юл бармы?

Ничек үтәргә соң,

Ничек сүтәргә соң

Арадагы яткан    елларны?

2. Чынлап та, арадагы яткан елларны ничек үтте икән, ничек сүтте икән бүгенге кунагыбыз Дилә апа Булгакова? Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген без сезнең белән матур очрашу кичәсенә җыелдык.

3. Бәрәкәтле Кырмыскалы  җирендә туып-үскән, аның чылтырап аккан чишмәләреннән моң,табигатеннән илһам, туфрагыннан көч-куәт алган Дилә Булгакова  исеме сезнең кебек җыр-моң, шигърият  сөючеләргә яхшы таныш! Бик күп матур, мәгънәле җырлар авторы, яраткан шагыйрәбез бүген сезнең белән очрашуга   канатланып, җилкенеп, сагынып килде.

                   Сагындым бит. Сизәсеңме?

                   Үзең ничек? Түзәсеңме    

                   Сагыну сагышына

                   Сайлаган язмышыңа?

                   Сагын! Сине сөйгәннәрне      

                  «Син – минеке» дигәннәрне

                    Кочагыңа алганда,

                   Төшләреңдә, таңнарда.                        

                    Сагын шулай, эчтән сагын.

                    Минем кебек таңга табын!...

                    Мин бәхетле, сизәсеңме?

                    Син дә шулай түзәсеңме?

4. Дилә Хәмзә кызы Булгакова 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Бозаяз авылында туа. Җиденче сыйныфка кадәр туган ягында белем ала, Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.

5 Үзенең шигырьләре, җырлары,  сагнулары, сагышлары белән  Дилә апа Булгакова!  (Дилә апа чыгышы)



6   Д.Булгакова төп эшеннән буш вакытларында шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә. Әсәрләре урта мәктәптә укыган чагыннан бирле татар, башкорт һәм рус телләрендә чыккан газета-журналларда әледән-әле басылып килә. Алар нечкә хис белән сугарылган. Иҗатында драматик лиризм өстенлек итә. Шигъриятендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Автор милли эстетикага, традицион образларга, табигать күренешләрен җанландыруга игътибар итә. Татар әдәбиятында хатын-кыз авторлардан беренчеләрдән булып хикәяләрендә төрмә тормышын яктыртуга урын бирә.


    Җырым минем!

    Моңлылырның кагыл җаннарына,

    Нечкә күңелләрне назлап коч.

    Тоткын булып, берүк, яши күрмә,

     Оч иреккә, җырым, әйдә оч!

 

     Җан авазым туа җырлар булып,

     Моңсыз калсам, белмим, нишләрмен?

      Сүзләр белән  әйтә алмаганга

      Җырга салам яшерен хисләрем!

Бүгенге очрашуның икенче мәртәбәле кунагы – ул Радик Динәхмәтов. Радик Динәхмәтов Дүртөйле районының Әсән авылы егете. Талантлы җырчы  музыкаль белемне  Уфа музыка мәктәбендә, Уфа дәүләт сәнгать институтында ала. Җырчының иҗады Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының оркестрында эшләүдән башлана. 1989 елда үткәрелгән бөтендөнья “Татар җыры” конкурсында уңышлы чыгыш ясавы аңа танылу алып килә.  Бүгенге көнгә кадәр тамашачыларны моңлы тавышы белән әсир иткән, яңадан яңа җырларга яшәү биргән җырчыбыз бүген безнең белән. Хәзер сезне Радик Биктимер улына бирәбез.
 Радик Динәхмәтов чыгышы.

3. Ник син бигрәк моңлы бала, дисез,

  Җилгә каршы ишкәк ишкәнгә.

  Тормыш көймәсендә йөзә-йөзә,

   Хәсрәт дәрьялары эчкәнгә.

   Ник син бигрәк моңлы бала, дисез,

   Гомерем җилләр кебек искәнгә.

   Яшьлегемдә калган сандугачым

   Исләремә килеп төшкәнгә.

   Җан җылымны кушып җырлар язам,

   Назлы күңелләргә үтсен дип.

   Мәхәббәтем булып үз халкыма

   Моң-җырларым барып җитсен дип.

Бу шигырь юллары Башкортстан республикасының атказанган артисты, җырчы,  үзешчән композитор Вәкил абый Мурзинга  арнап язылган кебек. Миякә районының ямьле  Дим буенда урнашкан Канбәк авылында туып үсә Вәкил абый. Ятимлек ачысын иртә татырга туры килә аңа. Шуңа күрә  бәләкәйдән эшсөяр, тырыш, максатчан булып үсә ул. Музыкаль белем алгач күп еллар башкорт дәүләт филармониясендә эшли. Соңрак җырлар яза башлый.  Ихлас, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган, кешелекле, сабыр, түзем кеше ул. Хәзер сүзне үзенә бирик.

Вәкил Мурзин чыгышы.

4. Кунаклар  укучыларның сорауларына  җавап бирә.

5. Иҗади остаханә.

Хәзер барыбыз бергә җыр иҗат итеп карыйк әле. Җыр җиңел туа микән? Дилә апа ярдәмендә балалар 4 юллык шигырь язалар. Вәкил Мурзин белән көй иҗат итеп карыйлар.  Радик Динахметов белән җырлыйлар.

6. Бик фәһемле, җанлы, күңелле очрашу азагына да якынлашты. Күңелләребез күтәрелде, күпме рухи азык алдык. Шушы очрашу күңелләребездә матур ядкарь булып уелып калсын.

(Бергә Салават Фәтхетдинов репертуарыннан “Ядкарь” җырын җырлау. Сүзләре слайдта.)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Яз җитәкләп кердең көзләремә , Көзләремнән китәр юл бармы? Ничек үтәргә соң, Ничек сүтәргә соң Арадагы яткан елларны ?

Слайд 2

Дил ә Хәмзә кызы Булгакова

Слайд 3

Шагыйрәнең китаплары

Слайд 4

Җырлар, җырлар... Радик Динәхмәтов

Слайд 5

В ӘКИЛ МУРЗИН

Слайд 6

Иҗади остаханә

Слайд 7

Бергә откан өмет тулы җырны Йөрәк инде мең кат ятлады, Үткәннәрдән бары шул җыр калды Ул җыр безнең яшьлек ядкаре


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Горурланырлык шәхесләребез бар!

Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...