татар теленнән эш программасы 3 сыйныф
рабочая программа по теме

Ширеева Алсу Сагитовна

Рус мәктәбенең 3 сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_klass.docx52.75 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының”Татар теленнән гомуми белем бирүнең  дәүләт стандарты”(вакытлыча) Казан,2008
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен). 1-11нче сыйныфлар Казан”Мәгариф” нәшрияты 2010
  3. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының “Азнакай шәһәре 4 нче лицее” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп гомуми белем өчен төп белем программасы
  4. Татар теле: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М.Харисова. - Тулыл.2 нче басма. -  Казан: Мәгариф,  2009. – 150б.; рәс. б-н.

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

- Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру;

- Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык булдыру;

-Фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

-Телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау.

-Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлар булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга - җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел  чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

- Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

- Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү.

       3 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

Төрле типтагы сүзлекләр һәм аларның төзелү принциплары белән таныштыру.

Тамыр, кушымча һәм аларның төрләре белән таныштыру.

Сүз төркемнәреннән сан, зат алмашлыклары, фигыль заманнары белән танышу.

Җөмләнең баш кисәкләре, аергыч турында мәгълүмат бирү.

 Рәсемнәр яки укылган өзекнең эчтәлеге буенча кечкенә изложение, сочинениеләр язганда,     укучылар татарча җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләре булдыру.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

    -татар алфавитын яттан белү;

    -калын һәм нечкә сузыкларны аеру;

    -яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру;

    -сүз басымын дөрес кую;

    -исем,фигыль һәм сыйфатларны җөмлә эченнән таба белү;

    -җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү.

3 нче сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

1. Грамматик минимум.

  1. Сүзләргә фонетик анализ ясау( сүзне иҗекләргә бүлеп, басымны билгеләү, авазлар һәм хәрефләр санын әйтү, калын-нечкә сузыклар, яңгырау- саңгырау тартыкларны күрсәтү).
  2. Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен, күп мәгънәле булуын аеру.
  3. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә куллану.
  4. Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.
  5. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.Укытучы биргән сүзләрнең тамырын, кушымчаларын табу.
  6. Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү. Алар белән җөмләләр төзү, сүзлек диктанты һәм аңлатмалы диктантлар язу.
  7. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне килеш блән төрләндерү.
  8. Сыйфатларның сыйфатланмышка, саннарның саналмышка иярү үзенчәлеген ( янәшә тору) аңлау.
  9. Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда кулланылуын истә калдыру.
  10. Зат һәм сорау алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән аеру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану.
  11. Фигыльләрнең заманнарын билгеләү, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану.
  12. Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.
  13. Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү.
  14. Иярчен кисәкләрдән аергычны билгеләү, аның аерылмышка иярү үзенчәлеген аңлау.

   2. Язу.

                -   Бирелгән темага сочинение язу.

                -   Орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу.

                -   План нигезендә изложение язу.

                -   Татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу.

                -   Үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.

2011/2012 нче уку елына анализ.

2011/2012 нче уку елында 2 нче А сыйныфының татар төркемендә татар теле дәресләре “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программасы”на нигезләнеп, 2нче сыйныф өчен Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А.К. Җәләлиева тарафыннан эшләнгән дәреслек буенча 102 сәгать укытылган.Программа тулысынча үтәлгән. Укучылар аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп укый һәм язарга өйрәнгәннәр. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм  җөмләләр төзеп әйтә беләләр. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язалар.Баш хәреф белән языла торган сүзләрне беләләр.Кайбер укучылар сүзләрне юлдан-юлга күчергәндә хата ясыйлар.Матур язу өстендә дә эшләргә кирәк. Өлгереш-100%, сыйфат- 70  % тәшкил иткән..Шушы нәтиҗәләрдән чыгып, 3 нче А сыйныфы өчен түбәндәге эш программасы төзелде.

       

Эш программасының эчтәлеге.

Бүлекләр

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

17

-

11

6

2

Сүз.

10

9

-

1

3

Сүз төзелеше һәм ясалышы

12

10

1

1

4

Морфология.

41

25

4

12

5

Синтаксис.

18

14

2

2

6

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4

-

2

2

Барлыгы

102

58

20

24

                                       

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

4

4

1

1

Диалогик сөйләмне бәяләү:

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге яганнан эзлекле һәм диалогик сөйләм (репликалар саны 4/4) төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтәлешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела. Монологик сөйләмдә фразалар саны 6.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән  тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләренең әйтелешендә, грамматик фромаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

 Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;
  2. сорауларга җавап язу;
  3. сүзлек яки контроль диктантлар язу;
  4. изложение язу;
  5. сочинение язу.

            Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә.

            Матур язуның күләме: 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш.

Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме.

                  Сыйныф

Эш төрләре

                          Сүзләр

                           Җөмләләр

3

13-20

6-8

Күчереп язуны бәяләү.

             Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин  1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса,  “5”ле куела.

             Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә,  хәрефләрнең урыны алышынса,  “4”ле куела.

             Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.

             Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

                                        Диктант, изложение, сочинениеләрдәге сүзләр саны түбәндәгечә була.

          Сыйныфлар

                                                                                       Эш төрләре

     Сүзлек диктанты

    Контроль диктант

               Изложение

           Сочинение

3

10-12

25-30

20-25

15-20

               Диктант  итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.

               1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.

               Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә   “5”ле куела.

               3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган;  хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.  

               5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

               Изложение һәм сочинение яздыру укучылырның  язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып баргач уздырыла.

   Язма эшләрнең бу төрләренә караган  төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү,  хатасыз язу. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.

              Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, “5”ле куела.

              Эчтәлек дөрес ачылып  та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса,  “4”ле куела.

             Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм  җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек  китсә,   “3”ле куела.

             Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылмаса, 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм  җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата  китсә, “2”ле куела.

Сүзлек диктантларын бәяләү.

  1. Хаталары булмаган эшкә “5”ле куела.

                   2.   1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле куела.

                   3.   2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле куела.

                   4.   3-5 хата булса, “2”ле куела.

                   5.   6 хатадан артып китсә, “1”ле куела.

 Укыту – методик комплекты

1.Рус мәктәпләрендә ана теле укыту. Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Казан. “Мәгариф” , 2008.

2.Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 3-4нче сыйныф. Я.Х. Абдрәхимова, Казан, “Мәгариф”, 2008.

3.Татар теленнән диктантлар. 1-4 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшр.,2006.

4. Кызыклы грамматика. С. Г. Вәгыйзов, Казан: “Мәгариф”, 2002.                                                                                                                                            5.Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 нче сыйныф. М.Җ.Ахиярова, И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Казан: “Мәгариф”, 2009.

Тема

сәг

сан

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

план

факт

2нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (17 сәг)

1

БСҮ. №1 Туган тел турында әңгәмә

1

Тел турында мәкальләрне искә төшерү,рәсем буенча сөйләшү

Хикәя төзү

3.09

2

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Сүздә ничә аваз, хәреф барлыгын билгеләү буенча күнегүләр эшләү.

Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Транскрипция.

4.09

3

Сузык һәм тартык авазлар.

1

Уку, тәрҗемә итү, сүзләр язу.

Сузык һәм тартык авазларны аеру.

5.09

4

Калынлык һәм нечкәлек билгеләре.

1

Табышмаклар уку сүзләр язу, язылышын аңлату.

Ъ һәм ь хәрефләре булган  сүзләрне дөрес язу һәм уку.

10.09

5

Сүзләрне иҗекләргә аеру.

1

Сүзләрне иҗекләргә аерып язу, басымын кую.

Сүздәге иҗек санын билгели белү. Сүз басымын дөрес билгели белү.

11.09

6

БСҮ №2 Җәйге ял.Сүз басымы.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Хикәя төзү

12.09

7

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

1

Сүздә ничә аваз, хәреф барлыгын билгеләү,  басымын кую.

Сузык һәм тартык авазларны аеру. Фонетик анализ ясарга өйрәнү.

17.09

8

Фонетик анализ күнекмәләре

1

Авазлар һәм хәрефләр санын тикшерү

Фонетик анализ ясауны камилләштерү

18.09

9

Кереш   диктант. Бал дәвалый

1

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

19.09

10

Хаталар өстендә эш.Монологик сөйләм үстерү №3 Без мәктәпкә барабыз

1

Хаталарны анализлау

Сүзләрнең язылышын истә калдыру

24.09

11

Сүз төркемнәре.Исем.

1

Уку, исемнәрне табу, сораулар кую.

Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру.

25.09

12

БСҮ №4 Физкультура дәресендә.Фигыль.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.Күнегүләр эшләү.

Фигыльнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү.

26.09

13

Сыйфат.

1

Предметларның билгеләрен әйтү, татарчага тәрҗемә итү.

Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү.

1.10

14

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табу, сүзләрдән җөмләләр төзү.

Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү.

2.10

15

БСҮ №5 Көзге табигать

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Хикәя төзү

3.10

16

БСҮ №6 Көндәлек режимы

1

Җөмләләр , тема буенча диалог төзү.

Рәсем буенча хикәя төзү.

8.10

17

Мөстәкыйль эш №1 Җөмлә кисәкләре.

1

Мөстәкыйль эш эшләү

Җөмлә кисәкләре турында мөстәкыйль фикер йөртү

9.10

Сүз (10 сәг.)

18

Сүз турында гомуми мәгълүмат

1

Төрле биремнәр эшләү.

Сүз турында белгәннәрне искә төшерү.

10.10

19

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

Уку, сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү.

15.10

20

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

1

Уку, җөмләләр төзү.

Бер мәгънәле сүзләрне күп мәгънәле сүзләрдән аера белү.

16.10

21

Синонимнар. Омонимнар.

1

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату, синонимнарын табу, мәгънәләрен аңлату ребусны чишү.

Синоним, омоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә дөрес куллану

17.10

22

Антонимнар.

1

Уку, капма-каршы мәгънәле сүзләрне табу.

Антонимнарны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә дөрес куллану.

22.10

23

Синоним, омоним, антонимнарны ныгыту.Сүзлек диктанты.

1

Сүзләрне уку, мәгъ нәләрен аңлату, синонимнарын табу, ребусны чишү.

Синоним, омоним, антонимнарны тексттан табу, сөйләмдә куллана белү.

23.10

24

Сүзлекләр турында мәгълүмат.

1

Күнегүләр эшләү.

Сүзлекләр белән эшли белү.

24.10

25

Контроль диктант №1 Бабай шатланды.

1

Ишетеп язу, биремнәр эшләү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

29.10

26

Хат.өст. эш. Тамыр

1

Уку, сүзләрнең тамырларын табу.

Сүзләрнең тамырын таба белү.

30.10

27

БСҮ №7 Кышкы матурлык.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Кышкы матурлык темасына хикәя төзү

31.10

Сүз төзелеше һәм ясалышы (12 сәг.)

28

Кушымча.

1

Сүзләрнең кушымчаларын табу.

Кушымчаларны тамырдан аеру.

12.11

29

Тамырдаш сүзләр.

1

Сүзләрнең тамырларын билгеләү.

Тамырдаш сүзнең төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалуын белү.

13.11

30

БСҮ №8 Туган як чишмәләре.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Туган як чишмәләре темасына хикәя төзү

14.11

31

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

Җөмләләр төзү, биремнәр эшләү

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясау.

19.11

32

Бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану.

1

Уку, тамыр һәм ясалма сүзләрне табу.

Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары мөнәсәбәт белде-рүче кушымчаларның ялгануын белү.

20.11

33

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

1

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аеру.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны аера белү.

21.11

34

Татар һәм рус телләрендә кушымчалар ялгану үзенчәлекләре.

1

Уку,сүзләрнең кушымчаларын күрсәтү.

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләрен белү.

26.11

35

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

1

Тәрҗемә итү, язу, кушымчаларын күрсәтү.

Тамыр һәм ясалма сүзләрнең  ясалышын белү.

27.11

36

Кушма сүзләр

1

Кушма сүзләр төзү. Парлы сүзләр төзү.

Кушма сүзләрнең ясалышын һәм язылышын белү.

28.11

37

Парлы сүзләр

1

Парлы сүзләр төзү.

Парлы  сүзләрнең ясалышын һәм язылышын белү.

03.12

38

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау

1

Төрле биремнәр эшләү.

Лексик материалның үзләштерүне системалаштыру.

04.12

39

Иҗади диктант . Сүз төзелеше

1

Тамыр сүзләргә кушымчалар өстәп, текстны тутырып язу

Лексик материалның үзләштерүне системалаштыру.

05.12

40

Морфология.Исем.

1

Уку, исемнәрне табу Морфология (41 сәг)

Хаталарны төзәтү. Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, сораулар буенча предметны бел-дергән сүзләрне таба белү

10.12

41

БСҮ №9 Безнең сыйныф бүлмәсе.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Безнең сыйныф бүлмәсе темасына хикәя төзү

11.12

42

Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары.

1

Сораулар кую, күплек санда язу.

Сораулар буенча предметны белдергән сүзләрне таба белү,берлек һәм күплек сандагы исемнәрне үзләштерү.

12.12

43

БСҮ №10 Кышкы көндә

1

 “Кышкы көндә” темасы буенча сөйләшү.

Хикәя төзү

17.12

44

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Диалог төзү, ялгызлык исемнәрне табу,

Ялгызлык исемнәрен дөрес яза белү.

18.12

45

БСҮ №11 Сочинение №1 Туган ягыма кыш килде

1

План төзү,телдән һәм язма эш.

 Сочинение яза белү

19.12

46

БСҮ №12 Диалогик сөйләм үстерү.

1

Диалог төзү

Диалогик сөйләм үстерү

24.12

47

Контроль диктант №2 административ

1

Ишетеп язу, биремнәр эшләү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

25.12

48

Хаталар өстендә эш.

1

Хаталы сүзләр белән сүзтезмәләр ,җөмләләр төзү.

Сүзләрнең язылышын истә калдыру.

26.12

49

Татар телендә килешләр.

1

Сүзләрнең кушымчаларын табу, язу Исемнәрне килеш белән төрләндерү.

Килешләрне һәм сорауларын  истә калдыру Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен белү.

14.01

50

Баш килеш.

1

Җөмләләр төзү, баш килешендәге сүзләрне табу.

Баш килештәге исемнәрне сөйләмдә куллану.

15.01

51

Иялек килеше.

1

Җөмләләр төзү,  иялек килешендәге сүзләрне табу.

 Иялек килешендә килгән исемнәргә -ның, -нең кушымчалары ялгануын үзләштерү.

16.01

52

Юнәлеш килеше.

1

Җөмләләр язу, сүзләрне килеш белән төрләндерү.

Юнәлеш  килешен истә калдыру. Исемнәрнең юнәлеш  килешендә төрләнешен белү.

21.01

53

 Төшем килеше.

1

Җөмләләр язу, сүзләрне килеш белән төрләндерү.

 Төшем килешен истә калдыру.Исемнәрнең  төшем килешендә төрләнешен белү.

22.01

54

Чыгыш килеше.

1

Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куеп язу.

Исемнәрнең чыгыш килешендә төрләнешен белү.

23.01

55

БСҮ №13 Татарстан елгалары

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Татарстан елгалары темасына хикәя төзү

28.01

56

Урын-вакыт килеше.

1

Җөмләләр язу, сүзләрне килеш белән төрләндерү.

Исемнәрнең урын- вакыт килешендә төрләнешен белү.

29.01

57

БСҮ №14 Кышкы матур көндә.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Кышкы матур көндә темасына хикәя төзү

30.01

58

Исемнәрне гомумиләштереп  кабатлау.

1

Сорауларга җавап бирү, биремнәр эшләү

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

4.02

59

Алмашлык.

1

Алмашлыклар белән җөмләләр төзү.

Алмашлыкларны башка сүз төркемнәреннән аеру.

5.02

60

Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше

1

Зат  алмашлыкла-рын сөйләмдә куллана белү.

6.02

61

Сорау алмаш лыклары. Аларның  килеш белән төрләнүе

1

Алмашлыклар белән җөмләләр төзү.

Алмашлыкларны башка сүз төркемнәреннән аеру. Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү.

11.02

62

Хәтер диктанты.

1

Хәтердән язу.

Хәтердән грамоталы язу

12.02

63

БСҮ №15 Котлау язу Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

1

Котлау язу.Күнегүләр эшләү

Алмашлыклар темасы буенча белемнәрне системалаштыру

13.02

64

Фигыль. Фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

1

Рәсемнәр буенча     җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү.

Фигыль турында белемнәрне  барлау.

18.02

65

Фигыльнең заман белән төрләнүе

1

Күнегүләр эшләү, кагыйдәләр өйрәнү

Фигыльнең  заман кушымчалары

19.02

66

БСҮ №16 Яз килә.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Яз килә. темасына хикәя төзү

20.02

67

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Күнегүләр эшләү, төрләндерү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

25.02

68

БСҮ №17 Минем дүрт аяклы дустым. Фигыльләрне кабатлау.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр белән җөмләләр төзү.

Минем дүрт аяклы дустым темасына хикәя төзү

26.02

69

Сыйфат.

1

Уку, сыйфатларны табу.

Сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аеру.

27.02

70

Синоним сыйфатлар.

1

Төрле биремле күнегүләр эшләү.

Синоним һәм антоним сыйфатларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес куллана белү.

04.03

71

Антоним сыйфатлар.

1

Төрле биремле күнегүләр эшләү.

Синоним һәм антоним сыйфатларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес куллана белү.

05.03

72

Сыйфатның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле

1

Әңгәмә, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

06.03

73

БСҮ №17 Изложение №1“Туган җиребез”

1

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, язу.

Тел күнекмәләренә игътибарлы булырга, нәтиҗә ясарга һәм фикерне төгәл итеп язарга өйрәнү.

11.03

74

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

1

Күнегүләр эшләү

Сыйфатларны сөйләмдә куллануны арттыру

12.03

75

Сан турында төшенчә.

1

Төрле биремле күнегүләр эшләү.

Сан турында төшенчә бирү. Татар телендә саналмышның берлек санда кулланылуы.

13.03

76

Саналмыш.

1

Төрле биремле күнегүләр эшләү.

Сан ачыклаган исемнең саналмыш булуы.

18.03

77

Саннарны сөйләмдә куллану.

1

Төрле биремле күнегүләр эшләү.

Татар телендә саналмышның берлек санда кулланылуы.

19.03

78

Контроль диктант №3

1

Ишетеп язу, биремнәр эшләү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

20.03

79

БСҮ №18 Язның бер көне ел туйдыра.

1

Бирелгән тема буенча диалог, хикәя төзү.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру. Саннарны сөйләмдә куллану.

01.04

80

Морфология бүлеген гомумиләштереп кабатлау

1

Күнегүләр эшләү

Морфология бүлеге буенча белемнәрне системалаштыру

02.04

Синтаксис (18 сәг)

81

Сүзтезмә һәм җөмлә.

1

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Сүзтезмә һәм җөмләне аера белү.

03.04

82

БСҮ №19 Урманда

1

Бирелгән тема буенча диалог, хикәя төзү.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.

8.04

83

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

1

Уку, тиешле тыныш билгеләрен куеп язу.

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру.

9.04

84

Хикәя җөмләләр.

1

Уку, тиешле тыныш билгеләрен куеп язу.

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру.

10.04

85

Сорау җөмләләр.

1

Уку, тиешле тыныш билгеләрен куеп язу.

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру.

15.04

86

Өндәү  җөмләләр.

1

Күнегүләр эшләү, сүзлек эше

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру.

16.04

87

Раслау, инкарь җөмлә-ләр. Алар янында тыныш билгеләре

1

Күнегүләр эшләү, сүзлек эше

Раслау, инкарь җөмләләр янында тыныш билгеләренең кулланылышы

17.04

88

Инкарь  итүнең төп формалары

1

Күнегүләр эшләү, җөмләләр төзү

Хәбәр булып килгән фигыльдә юклык кушымча-ларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану

22.04

89

БСҮ №20 Язгы өмәдә.

1

Бирелгән тема буенча диалог, хикәя төзү.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.

23.04

90

Сайланма диктант

1

Дөрес сайлап язу.

Белемнәрен тикшерү.

24.04

91

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Җөмләләрдән ия һәм хәбәрне табу.

Белемнәрне барлау, ныгыту. Татар телендә гадәттә иянең хәбәрдән алда килүе.

29.04

92

Җөмләнең иярчен кисәге. Аергыч.

1

Күчереп язу, аергычны табу.

Аергыч җөмләнең иярчен кисәге. Аергычның сыйфат белән белдерелүе.

30.04

93

Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе.

1

Төрле биремле күнегүләр эшләү.

Татар телендә җөмләдәге сүз тәртибен үзләштерү.

02.05

94

БСҮ №21 Яшелчә кибетендә.

1

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

 Яшелчә кибетендә темасы буенча сөйләшү.

06.05

95

БСҮ №22 Күчереп язу.

1

Күнегүләр эшләү.

Күчереп язу күнекмәсе

07.05

96

Җөмлә кисәкләре тема сын кабатлау

1

Күнегүләр эшләү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен системалаштыру

08.05

97

Контроль диктант №4

1

Ишетеп язу, биремнәр эшләү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

13.05

98

Хаталар өстендә эш.Кабатлау.

1

Күнегүләр эшләү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен системалаштыру

14.05

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәг.)

99

БСҮ №23 Җәй җитте!

1

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

“Җәй җитте!” темасы буенча сөйләшү.

15.05

100

Ел буена үткәннәрне кабатлау

1

 Күнегүләр эшләү

Хаталарны төзәтү. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен системалаштыру

20.05

101

БСҮ №24 Музейда.

1

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

Музейда темасы буенча сөйләшү

21.05

102

Йомгаклау дәресе.

1

Төрле биремле күнегүләр эшләү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен системалаштыру

22.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар телендә урта(урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа.-Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011....