Тема. “Өзелгән чәчәкләр.” Кадыйрь Даян әсәреннән өзек.
план-конспект урока (8 класс) на тему

                 Тема. “Өзелгән чәчәкләр.” Кадыйрь Даян әсәреннән өзек.

                                    Максат. 1. Өйрәнелгән теманы ныгыту.

                                             2. Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

                                             3. Мәкальләр өстендә эш.

                                            4. Алдашу- начар гадәт  икәнен исбатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc461.5 КБ

Предварительный просмотр:

                 Тема. “Өзелгән чәчәкләр.” Кадыйрь Даян әсәреннән өзек.

                                    Максат. 1. Өйрәнелгән теманы ныгыту.

                                             2. Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

                                             3. Мәкальләр өстендә эш.

                                            4. Алдашу- начар гадәт  икәнен исбатлау.

Җиһазлау. Таблицалар. Мәкальләр язылган карточкалар .

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү. Кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын кабатлау.

Укучылыр ике баганага уңай һәм тискәре сыйфатларны аерып язалар. Бер укучы тактада эшли.

2.Хикәянең төп геройларын атау.

11. Төп өлеш.

  1. Дифференциальләштерелгән биремнәр.

 Көчлерәк укучылар өчен.  

     а) Хикәянең эчтәлеген  искә төшерү.

      - Әхмәт чәчәкләрне кайдан алды?

     - Ул чәчәкләрне кемгә бирде?

     - Әнисе нәрсә диде?

     - Әхмәт бакчада кемне күрде?

     - Бабай ни өчен күңелсез  утыра иде?

     - Гафу үтенгәч, бабай Әхмәткә нәрсә диде?

    ә) Йомшаграк укучылар өчен.

   Сорауларга туры килгән җөмләләрне табып укырга.

  1. -Әхмәт турында сез нәрсә уйлыйсыз?
  1. Сезнеңчә ул нинди малай?

9 нчы күнегү язмача эшләнә.

     Үзара тикшерү үткәрелә.

  1. Монологик сөйләм.

Әйткәннәрдән чыгып җөмләне дәвам итегез:

Минем уйлавымча, Әхмәт киләчәктә...

( начар кеше булмас, яхшы кеше булыр начар эшләр эшләмәс)

  1. Кеше ялгышырга мөмкин. Әгәр ул үз ялгышын аңласа, төзәлергә сүз бирсә аннан яхшы кеше булырга мөмкин. Ялган сөйләү, ялгышу турында рус һәм татар телләрендә күп мәкальләр бар.

А) Рус телендә  укучылар  әзерләп килгән мәкальләр тыңлана.

-Бу мәкальләрнең татар телендә эквиваленты бармы?

Б) Тактадагы мәкальләрне уку, тәрҗемә итү. Мәгънәләрен аңлату.

-Дүрт аяклы ат та абына- дигән мәкаль безнең хикәя героена туры киләме?

 -Тагы кайсы мәкаль темага туры килә.

  1. Әсәрне рольләргә бүлеп диалог өлешләрен уку.
  2.  Әсәрнең  төп фикерен ачыклау һәм дәфтәргә язу.

 -Кеше әйберсенә тияргә ярамый.

 -Бу фикер тагы без укыган нинди әсәрдә чагылды?

(- Г.Тукайның “Су анасы”әкиятендә. )

111. Йомгаклау.

- Әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?

- Гадел, намуслы, тәрбияле, тәртипле булырга кеше әйберенә тимәскә өйрәтә.

Өй эше. Әхмәт турында кыскача монолог төзеп килергә.

4 нче сыйныф  өчен татар теленнән  календарь- тематик планнар.

Дәреснең темасы

Үткәрү вакыты

1.

Яңа уку елы котлы булсын.

3.09.07.

2.

Транскрипция билгеләре.

5. 09

3.

О, ө хәрефләренең 1 иҗектә генә язылуы.

6.09

4.

Сорау алмашлыклары.

10.09

5.

Кая? Кайда?  Кайдан? Сорауларына җавап бирү.

11.09

6.

Саннар. Сан төркемнәре.

13.09

7.

Вакыт берәмлекләре.

17.09

8.

Теркәгечләр.

18.09

9.

Хәзерге заман хикәя фигыл8нең юклык формасы.

20.09

10.

Характерны бәяләүче лексика.

24.09

11.

Кабатлау. Яңа уку елы лексикасы.

25.09

12.

Фигыльнең  заман белән төрләнеше.

27.09

13.

Һава торышы

1.10

14.

Фигыльнең  заман белән төрләнеше.

2.10

15.

Көзге табигать. Кисәкчәләр.

4.10

16.

Диалогик һәм монологик сөйләм төзү.

8.10

17.

Бәйлек сүзләр.

9.10

18.

Көзге табигатькә экскурсия. Инша язарга өйрәнү

11.10

19.

Кошлар китә.Хаталар өстендә эш.

15.10

20.

Лексик-граматик материал. Канатлы дуслар.

16.10

21.

Кошларны атау.

18.10

22.

Песнәк белән Әнисә. Лексика.

19.10

23.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык  формасы.

22.10

24.

Исемнең иялек килеше.

23.10

25.

Контроль эш. Тест.

25.10

26.

Кабатлау. Хаталар өстендә эш.

29.10

27.

Инфинитив + ярата конструкциясе.

30.10

28.

Диалогик,монологик сөйләм.

1.11

29.

Тартым кушымчаларының күплек һәм берлек саны.

12.11

30.

Монолог төзү. Кошларны  яратабыз.

31.

Иншаны тикшерү.

32.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

33.

Сыйфат дәрәҗәләре.

34.

Ялкау тиен. Диалогик, монологик сөйләм.

35.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль кулланып сорау бирү.

36.

Яшел энәләр. Диалогик , монологик сөйләм.

37.

“Керпе –табигатьнең бер сере”тексты буенча монологих, диалогик сөйләм төзү.

38.

Бәйлек сүзләр. Каршында, алдында, артында сүзләре.

39.

Аю белән аю әкиятенә л/г.материал

40.

Урман дусларыбыз темасын кабатлау.

41.

Кышкы уеннар. Д/м сөйләм.

42.

Җырлый белә -төзелмәсе.

43.

Диктант.

44.

 Хаталар өстендә эш.

 Елга буенда. л/г материал

45.

Елга буенда хикәясе буенча д/м сөйләм.

46.

Көлеп тора -төзелмәсе.

47.

Камыраяк. д/м сөйләм

48.

Кабатлау.

4нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан тематик планнар.

Дәрес  темасы.

Үткәрү вакыты

1.

С.Маршак. Һәр атнада җиде көн.

2.

Х.Гарданов. “ К “ хәрефе.

3.

Р.Миңнуллин.Үсми калган хәреф.

4.

Б.Рәхмәт. Хисп мәсьәләләре.

5- 6

Көндәлек режим.

7.

Эш урыны- лексикасы.

8.

Контроль эш хикәясе лексикасы.

9.

Характерны бәяләү.

10.

М.Җәлил. Көз җитте.

11.

Көзге табигатькә экскурсия. Текст.

12.

Монологик сөйләмгә чыгу.

13.

Кошлар китә.

14.

Песнәк белән Әнисә.

15.

Д/м сөйләм.

17-18.

Чирик. Д/м сөйләм.

19.

Кошлар безнең дусларыбыз.

20.

Кабатлау.

21.

Н.Исәнбәт. Дуслар кая барасыз?

22.

Ә.Кари. Тиен.

23.

Г.Тукай.  Ташбака белән куян.

24.

Татар халык әкияте. Ялкау тиен.

25.

Яшел энәләр. Әкият.

26.

Керпе- табигатьнең бер сере.

27.

Ш.Галиев. Курыкма, тимим.

28-29.

Татар халык әкияте. Аю белән бабай.

30.

Урман дусларыбыз. Кабатлау

31.

Кышкы уеннар. Г.Бакир.

32.

Мин ясаган кар бабай.

5нче сыйныф өчен татар теленнән тематик планнар.

Дәреснең темасы.

Үткәрү вакыты.

1.

Яңа уку елы котлы булсын.

2.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

3.

Мәктәптә белем көне.

4.

Боерык фигыль. Барлык формасы.

5.

Боерык фигыль. Юклык формасы.

6.

Хәзерге заман хикәя фигыль. Барлык формасы.

7.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

8.

Юклык формасының зат –сан белән төрләнеше.

9.

Сәгать ничә?

10.

Билгеле уткән заман хикәя фигыль.

11.

Мин өйдә булышчы.

12.

Билгеле уткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

13.

Инфинитив.

14.

Теләк белдерүче сүзләр.

15.

Диалогик сөйләм.- +ыйсы килә  төзелмәсе.

16.

Төрле замандагы фигыльләрнең юклык формасы.

17.

Монологик сөйләм.- + сы килә төзелмәсе.

18-19.

Д /м сөйләмгә чыгу.

20.

Кабатлау .

21-22.

Сыйфат  дәрәҗәләре.

23.

Тәмле тел хикәясе буенча д/м сөйләм.

24-25.

Язгы каникул хикәясе буенча д/м сөйләм.

26.

Диктант.

27.

Хаталар өстендә эш. Кабатлау.

28.

Инфинитив .Ничек эшләсәң, шулай җавап бирерләр циклын кабатлау.

29.

Ике пирожный хикәсе буенча л/г материал.

30.

Предметның кем өчен икәнлеген әйтергә өйрәнү.

31.

Кереш сүзләр.

32- 33.

Тавык, Тычкан һәм Көртлек әкиятендәге л/г материал.

34.

Без әкият язабыз.

35.

Эшли ала төзелмәсен өйрәнү.

36.

Супермалай хикәясе буенча д/м сөйләм.

37.

Эшләргә теләгеңне әйтә белү.

38.

Бергә эшлә, бергә аша циклы буенча кабатлау.

39.

Туган көн -күңелле бәйрәм хикәясе буенча д/м сөйләм.

40.

Гүзәл  Ләйсәннәрдә хикәясендәге яңа сүзләр.

41.

Контроль эш.

42.

Хаталар өстендә эш.

Туган көнгә чакыру өчен сөйләм үрнәкләре.

43.

Чакыру язу.

 Татар халык ашлары.

44.

Бәйлек сүзләрнең кулланылышы.

45.

Фигыльнең үткән заман формасы.

46.

Хикәя язу.

Әдәп төбе- матур гадәт.

47-48.

Р.Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге л/г материал. Д/м сөйләм.

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан тематик планнар.

Дәреснең темасы.

Үткәрү вакыты.

1

Л.Лерон .

Хәерле иртә!

2.

Диалогик- монологик сөйләм төзү.

3.

Р.Миңнуллин.

 Аяз мәктәптән кайта.

4.

Б.Рәхмәт. Белдем! Белдем!

5.

З. Гомәрова. Үзем җыештырдым.

6.

Рәсим һәм Илнур турында хикәя.

7

Д/м сөйләм төзү.

8.

Әти кайтуга.

9-10.

М.Газизов.

Ботка.

11.

Рәсим турында хикәя.

12-13.

В.Осеева.

 Уллар.

14-15.

Ә.Бикчәнтәева.

Тәмле сүз.

16.

Дөрес укуга бәя бирү.

17-18.

Язгы каникул хикәясе.

19.

Телефоннан сөйләшү.

20.

Кабатлау.” Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр” циклы.

21-22.

“Ике пирожный” хикәясе.

23.

Яңа хикәя төзү.

24-25.

Тавык, Тычкан һәм Көртлек әкияте.

26.

В.Голявкин. Витя качкан. Тексты.

27-28.

Л.Лерон. Супермалай.

29.

Г.Рәхим.Ялкау малай.

30.

Бергә эшлә, бергә аша циклын кабатлау.

31.

Туган көн күңелле бәйрәм хикәясен уку.

32.

Гүзәлнең юлга чыгуы

6 нчы сыйныф өчен тематик планнар.

Дәрес темасы.

Үткәрү вакыты.

1.

Яңа уку елы башланды.

2.

Инфитив.

3.

Исемнәрнең  тартым  белән төрләнеше.

4.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

5.

Чөнки теркәгече белән җөмләләр төзү.

6.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

7.

Мактау, киңәш бирү формалары.

8.

Туры сөйләм.

9.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

10.

Диалогик һәм монологик сөйләм.

11.

Иялек килеше.

12.

Боерык фигыль.

13.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

14.

Ярдәм сорый.

15.

Тәртип саннары.

16.

Хәл фигыль.

17.

Хәл фигыльнең юклык формасы.

18.

Кереш сүзләр.

19.

Диалогик сөйләм.

20-21.

Сыйфат дәрәҗәләре.

22.

Шарт фигыль.

23.

Шарт фигыльнең зат –сан белән төрләнеше.

24.

 Әхмәт хикәясенең  лексик -грамматик материал

25.

Диктант.

26.

Хаталар өстендә эш. Зат- сан белән төрләнеш.

27.

Диалогик/монологик сөйләмне үстерү.

28.

Эш башын белдерүче конструкцияләр.

29.

“Сөяк саплы пәке “хикәясенә л/г материал

30.

Юл башы, салкынайтып җибәрде-төзелмәсе.

31.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

32.

Өченче хикәя. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

33.

Боерык фигыльнең II  һәм III затта төрләнеше.

34-35.

Мин зур ярдәмче. Кабатлау.

36.

Татрстан мөстәкыйль дәүләт. Туры сөйләм, кереш сүзләр.

37.

Англия кунаклары  хикзясе буенча д/м сөйләм.

38.

Татарстанның гимны төзелмәсе.

39.

Татарстан символикасы. Исемнең тартым белән төрләнеше.

40.

Диктант.

41.

Хаталар өстендә эш. Сорау алмашлыклары.

42.

Исемнәрнең иялек, юнәлеш, төшем килеше.

43.

“Казан- Татарстанның башкаласы” хикәясендәге  л/г материал.

44.

Татарстан –мөстәкыйль дәүләт темасы буенча кабатлау.

45.

Әдәбият- сәнгать дөньясында. Исем+ сыйфат+ исем төзелмәсе.

46.

Композитор С.Сәйдәшев биографиясе.билгесез үткән заман фигыль.

47.

Сыйфат фигыль.

48.

Диалогик ,монолгик сөйләм.

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан тематик планнар.

Дәреснең темасы.

Үктәрү вакыты

1.

Якын дус. Ң Тәрҗеманов.

2.

Китапка ничә яшь ?

3.

Монологик сөйләм.Каюм Насыйри- зур галим.

4.

Диалогик сөйләм. Исем ясагыч кушымчалар.

5.

Китапханәдә.

6.

Көндәлекләр сөйләшә.

7.

Г.Зәйнәшева. Бер атнада ничә көн?

8-9.

Гатаның хатасы.

10.

Диалогик  һәм монологик сөйләм.

11.

Алсу.

12.

Абдулла Алиш.

13- 14.

Әни ялга киткәч.

15-16.

Ф.Яруллин. Әхмәт.

17.

Кабатлау. Сыйфат дәрәҗәләре.

18.

Дәрҗия Аппакова иҗаты.

19-20

Сөяк саплы пәке . 1нче  кисәк.

21-22.

Беренче хикәя.

23.

Икенче хикәя.

24.

Ш.Галиев. Авторучка тапкан малай.

25-26.

Сөяк саплы пәке. Өченче хикәя.

27-28

Сөяк саплы пәке. Соңгы бүлеге.

29.

Мин зур ярдәмче.

30-31.

Англия кунаклары. Хикәя.

32 .

Татарстан- мөстәкыйль дәүләт.

Куян.

Дөрес әйтәсең, гүзәл кыз,

Исемсез булмый яшәп.

Әйдә сиңа Куян кушыйк,

Куян исеме әйбәт.

Төлке.

Куян да булдымы исем,

Надан булма шул чаклы.

Төлке дип кушабыз аңа,

Минем исем бик затлы.

Бүре.

Юк, җәмәгать,матур кызга

Кушабыз матур исем:

Моннан соң аны һәр җәнлек

Олылап, Бүре дисен.

Аю.

Сез нәрсә сөйлисез монда,

Куян да Бүре, имеш.

Кыз минем шикелле матур,

Исеме дә һичбер сүзсез

Аю булырга тиеш.

Керпе.

Юк,туганнар,болай булмый,

Бик ныклап уйлыйк тагын.

Исем гомергә бирелә,

Ялгышып куймыйк тагын.

Нинди исем сайласаң да

Кирәк аңа тугрылык,

Исемең белән җисемең

Аерылмас булырлык.

Кыз.

Бишекне минем җилләр тирбәткән,

Ә көйсезләнсәм- кошлар юаткан,

Авырган чакта сердәш каеннар

Чык суы белән иренем чылаткан...

Ата-анамнан бар дөнья калган,

Калмаган бары бер нәрсә- исем,

Әйтегез миңа: инде нишләргә?

Исемсез яшәү кыен, бик кыен...

Алып баручы.

Бәхәсләшкәннәр җәнлекләр

Тавыш купкан урманда.

Бер фикергә килү читен

Тавышлар күп булганда...

Исем кушу алар өчен

Ят бер нәрсә булганга,

Исем кушучы булмаган

Ошбу кара урманда.

Кыз.

Әй, Карурман, Карурман,

Ник хәлемә кермисең?

Юкмы сер капчыгыәда

Миңа дигән бер исем?

Карурман.

Юк шул, балам,капчык буш,

Саран бу дисеңме?

Җәнлекләр алып бетерде

Миндә булган исемне.

Кыз.

Җилләр, җилләр, бәлки сез

Бер исем китерерсез.

Бер исем китерерсез дә

Бәхетле иттерерсез.

Җил.

Әй, чибәр кыз, әйттең сүз,

Без бит бик хәтерсез.

Башыбыз юк уйларга,

Тик койрык бар уйнарга.

 

Кыз.

Әй, Аккошым, әгәр китсәң

Диңгез аръякларына,

Алып кайт әле бер исем

Салып канатларыңа.

Ул исемгә тап төшерми,

Тотармын саклап кына,

Яшәрмен матур эш белән

Исемемне аклап кына.

Аккош.

Нәрсәгә сиңа ул исем,

Яшә шулай исемсез...

Кыз.

Исемсез яшәп булмый шул,

Яшәсәң дә киемсез...

Ә исемем булмагачтын

Әллә  бар мин, әллә юк,

Үзем дә белмим  үземне-

Әллә боз мин, әллә ут.

Алып баручы.

Барлык җәнлекләр

Исемсез кызны

Бик тә җәлләгән.

Ләкин берсе дә

Ярдәм итәрдәй

Чара белмәгән.

Кыз елый- елый

Күз яшьләрендә

Эреп беткән,ди...

Кышлар үткәчтен,

Язлар җиткәчтен

Бу тамчы тулып-

Карлар астыннан

Килеп чыккан, ди

Бер чәчәк булып.

Кешеләр аңа

Умырзая дип

Кушканнар исем.

Кыз бик шат икән

Дөньяга язлар

Китергән өчен.

Яз чәчәгенә әйләнүенә

Үкенми, ди, кыз.

Чөнки ул хәзер ак кар өстендә

Исеме йолдыз.

Представление о совокупности результатов педагогической деятельности

Гулумовой Дилары Анасовны, учителя татарского  языка и литературы

МОУ-СОШ п.Молодежный,

претендента на 1 квалификационную категории

I. Общие данные об аттестуемом.

1.Фамилия, имя, отчество.



ГУЛУМОВА ДИЛАРА АНАСОВНА


2.  Место работы.  Муниципальное образовательное учреждение-


средняя общеобразовательная школа п. Молодежный,


Альметьевского муниципального  р-на, РТ.


3.  Должность .Учитель татарского языка и литературы.


4.  Учебная нагрузка. 23 часа. 1,4.5,6,9 классы


5.  Образование.  Высшее.Елабужский государственный педагогический институт.1984г. Учитель начальных классов


6.  Стаж. Общий и педагогический стаж-  23/23 года.


стаж работы в данном учреждении- 5лет


 в данной должности-15 лет



7.  Квалификационная категория, год присвоения .


 1 квалификационная категория- 1997 г. Приказ № 31, от 20.02.1997 г.


УО Альметьевского р-на и г.Альметьевска


1 квалификационная категория (подтверждение )-2002 год. Приказ № 30/5 от 17.02.2003г.


 8.  Сведения о прохождении курсыов повышения квалификации прохождения.


2004 год.  ИПКРО г.Казань.


9.  Сведения о прохождении проблемно- целевых курсов - нет

в т.ч. по компьютерным технологиям - нет

10.  Самообразование.  Методическая тема .


« Личностно- ориентированный подход к учащимся при обучении татарскому  языку, как неродному.»


II. Личные достижения в  профессиональной деятельности.

  1. Награды и  звания ( государственные, отраслевые,, региональные)

Грамота Администрации  Альметьевского муниципального р-на.


2.Наличие материалов по обобщению опыта, публикаций, выступления  на образовательных форумах различного уровня.

 Сборник обобщения  опыта учителей  Альметьевского


муниципального р-на. 2006 год. Публикация в  педагогической газете


« Ачык  дәрес», Наб.Челны, 2006 г,  газете « Мәгърифәт», 2005г. в


районных газетах “Әлмәт таңнары”, “ Яшьләр заманы”.


 3. Участие в различных конкурсах.  Профессионального мастерства, в международных и российских грантах, результаты.     -нет

 4. Участие в  работе творческих групп, исследовательских экспериментальных площадок по разработке инновационных педагогических систем, технологий, методик.


нет


5. Трансляция  имеющегося передового опыта через педагогические мастерские, авторские курсы, постоянно действующие семинары.

Участие в работе педагогических мастерских, проводимых  ведущим специалистом ИНПО г. Наб Челны- Хайдаровой Р.З.

Систематические  выступления на районных семинарах учителей татарского языка и литературы: является руководителем районного метод. объединения учителей татарского языка и литературы.

6. Включение инновационных разработок аттестующегося работника в Классификатор педагогических инноваций ( год) - нет

7. Наличие сертификата доверия  ВУЗ а ( название вуза, срок действия сертификата)-   нет


III.Уровень общей и профессиональной культуры педагога

( профессионально- педагогическая, профессионально- управленческая, нравственно- этическая и коммуникативная культуры), использование знаний психологической науки и практики в педагогической деятельности; владение диагностическими методами; умение осуществлять взаимодействие с различными социальными партнерами в ситуациях образовательного процесса и др.—

 

Уровень общей и профессиональной культуры педагога высокий.  Гулумова Д.А. –опытный педагог. На своих уроках она использует новые технологии: коммуникативные технологии, педагогику сотрудничества. Ее занятия отличаются логической законченностью, гуманностью, методической грамотностью, эмоциональностью.

Систематически ведет работу по диагностике знаний, умений и навыков.

 Отличает педагога щедрость души, доброта, неугомонность, творческий поиск.  

IV. Цель деятельности, педагогическое кредо ( наличие концептуальной основы деятельности, используемые педагогические технологии, образовательные системы и др.)

Основной целью деятельности учителя является обучение татарскому языку русскоязычных детей с последующим выходом к свободному общению. В связи с этим учитель в своей работе использует коммуникативную  технологию , проводит разнообразные по методике и форме уроки: путешествия, зачеты, интеллектуальные игры, заочные экскурсии, развивает творческие способности детей.



V. Совокупность результатов практической деятельности педагога

-Результаты итоговой и промежуточной аттестации учащихся( 4-е,9-е, 11-е классы- выделить экзамены, зачеты, к/р по линии

администрации, муниципальных органов управления образования, РЦИМК, результаты ЕГЭ, тестирования.)

 Показатели

2003

2004

2005

2006

2007

1.

Средние показатели успеваемости, количества успевающих на «4» и «5» по предмету в классах аттестуемого.

80

79

78

76

83

2.

Средние показатели успеваемости,  количества успевающих на «4» и «5» по предмету в классах аттестуемого по итогам контрольных работ по линии администрации

80

78

79

79

80

-Участие учащихся в предметных олимпиадах, конкурсах, научно- практических конференциях.

Результаты олимпиад:

- 2003-2004 у/г- 1 место на районной олимпиаде, ученица 9 класса.

- 2004-2005 у/г- 1 место, ученица 10 класса.

- 2005-2006   у/г- 6 место на районной олимпиаде, ученица 11 класса.

2006-2007 у/г- 2 место на районной олимпиаде, ученица 11 класса.

-Творческие работы учащихся.

 2007 год. Публикация  в газете “ Яшьләр зманы”работа ученицы 5 класса

Хусаеновой Алины -« Моя мама».

-Состояние микросоциума в классах(группах), где работает педагог

Гулумова Д.А. – классный руководитель 9 класса.

Состояние микросоциума в классах благоприятные. Работа основывается на принципе равноправия двух субъектов совместной деятельности учителя и ученика, концепции сотрудничества. Педагог строит отношения на основе соучастия, сотворчества, сопереживания, позволяющие учащимся лучше раскрыться и избежать нежелательных конфликтных ситуаций. Учитель ведет систематическое наблюдение за личностным ростом воспитанников, отмечая их движение вперед, анализируя явления кризиса. Серьезное внимание уделяет общественно- трудовой деятельности.

Изучает высказывания оценочного характера на классных собраниях, классных собраниях. В своей работе использует специальные методы изучения личности ученика: анкетированный опрос, независимые характеристики.

- Создание благоприятных условий для деятельности ученического и родительского коллективов в соответствии с санитарно- гигиеническим требованиями, финансово- экономической обеспеченностью и правовой защищенностью обучаемых и их родителей.

В процессе своей работы учитель старается создавать благоприятные условия для деятельности ученического и родительского коллектива. В основе системы взаимодействия с родителями основополагающим документом является Конвенция о правах ребенка.

В работе с родителями используются разнообразные формы- проведение классных родительских собраний, лекториев, индивидуальной работы. Для родителей проводится анкетирование, на основе которого разрабатывается тематика родительских собраний.  Это позволяет определить главные направления и темы, по которым проводится воспитательная работа.

Большое внимание классный руководитель уделяет проблемам роли семьи в воспитании детей, влияния уклада жизни в семье на здоровье детей, правовой ответственности родителей за их воспитание.

-  Сформированность ключевых компетенций: коммуникативной культуры, толерантности, потребности и способности саморазвития, способности брать на себя ответственность.

Учитель обладает коммуникативной культурой, придерживается основных принципов толерантности, постоянно ведет работу по саморазвитию, обладает способностью брать на себя ответственность.

IV.Оценка деятельности педагога общественностью .

 Рейтинг предмета, педагога в среде учащихся, родителей, коллег высокий.

Жалоб и претензий нет.

VII. Оценка состояния документации ( классные журналы, планирование, дневники, тетради учащихся и др.)

Состояние документации в надлежащем виде.

По ведению классных журналов  замечаний нет. Журналы ведутся аккуратно, накопляемость оценок соответствует требованиям, записи в журнале соответствует тематическому планированию по предмету.

Календарно- тематическое планирование составлено с учетом требований к минимуму содержания образования используемым образовательным программам и адаптировано к каждому классу с учетом его особенностей. Рабочая документация учителя соответствует структуре и содержанию преподавания предмета. В поурочных планах четко прослеживается система дифференцированных уровневых заданий на уроке и для домашней работы. В рабочих тетрадях учащихся  прослеживается систематическая  классная  и домашняя работа. Записи ведутся регулярно, осуществляется систематический контроль со стороны учителя. Объем работ дается с учетом возрастных особенностей учащихся и не превышает допустимых норм.

Контрольные работы проводятся по плану и соответствуют программным требованиям и нормам.

Дневники учеников во время проверяются, оценки выставляются, ведется контроль за тем, чтобы родители систематически интересовались оценками  и расписывались в дневниках своих детей.

VIII. Оценка состояния учебно- методического комплекса( учебного кабинета, его соответствие учебным программ, современным требованиям: обеспечение рабочего места ученика, учителя, наличие медиа- средств обучения, использование компьютерных технологий)

Кабинет учителя отвечает современным требованиям, выдержан единый стиль в оформлении, представлен богатый дидактический, раздаточный материал, наглядные пособия, тестовые и дифференцированные задания. Кабинет укомплектован учебниками, словарями, таблицами, что способствует познавательной активности учащихся на уроках и внеклассных занятиях. Рабочие места учащихся и учителя  соответствует требованиям Сан ПИ.

Творческая лаборатория учителя и учебно- методический комплекс кабинета соответствует современным требованиям и эффективно используется учителем в учебно- воспитательном процессе. На уроках используются ТСО, видео- аудио материалы.

IX. Вывод об эффективности личного труда педагога.

Система работы учителя характеризуется  высоким профессионализмом. Учителя отличает хорошее знание предмета, эрудиция, высокий уровень педагогического и методического мастерства, умение системно  и последовательно развертывать материал на уроке. Учитель использует принцип коммуникативности для расширения кругозора и интеллекта учащихся.

Гулумова Д.А.по совокупности  результатов педагогического  труда рекомендуется к подтверждению 1 квалификационной категории по должности « учитель».

14 января 2008 г.                                           -----------------------------------

                                                                             подпись аттестуемого

 Директор школы:                                          Н.И.Гулумов.

 Зам.директора по УВР:                               Е.А.Васянина.

 Зам.директора по ВР:                                 Г.Н.Герасимова

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эшчәнлеге укытучыларның профессиональ осталыгын күтәрүгә юнәлгән.

РМБ утырышларында укытучыларга яңа технологияләр узләштерү өчен зур  ярдәм күрсәтелә. Район семинарларында норматив документлар белән танышу, ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар карау, тематик чыгышлар тыңлау күздә тотыла.

 Бу эшләрнең һәркайсына да практик юнәлеш хас: укытучылар тәҗрибә уртаклашалар, ачык дәресләр карыйлар, анализ ясыйлар.

Укытучылар белән эш дифференциальләштереп  алып барыла: яшь укытучыларга тәҗрибәле укытучылар яңа технологияләр кулланып эшләү серләрен өйрәтәләр.

Дөрес оештырылган методик эш укытучыларга укыту процессын заман таләпләренә туры китереп алып барырга ярдәм итә.

Узган уку елында  район методик берләшмәсе  “ Татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлеген һәм ысулларын сыйфат ягыннан яңарту ”  өстендә эш алып барды. Тема буенча  түбәндәге бурычлар куелган иде:

  1. коммуникатив  күнекмәләрне үстерү;
  2. укытучыларның профессиональ осталыкларын камилләштерү;
  3. заманча укытуның актуаль мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү.

Югарыда әйтеп  үтелгән  тема буенча сораулар һәм мәсьәләләр РМБ утырышларында , ачык дәресләрдә , тәҗрибә уртаклашу процессында каралды.

Август киңәшмәсе алдагы уку елына анализ белән башланды. Эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Куелган бурычларның  үтәлүе билгеләнде.

Икенче өлештә киләсе уку  елына эшчәнлек   темасы сайланды , бурычлар билгеләнде һәм расланды.

Төп тема буенча Ямаши мәктәбе укытучысы Шакирова Р.Х.  чыгышы тыңлап үтелде.

Утырыш барышында укыту һәи тәрбия процессына заманча якын килү уңаеннан яңа технологияләргә таянып эшләү кирәклеге турында ассызыкланды.

Раон семинарларында күтәрелгән мәсьәләләр чишелешенә игътибар бирелде.

Ел дәвамында планлаштырылган семинарлар барысы да үз вакытында уңайсызлыкларсыз үтте.

Беренче семинар Ямаши мәктәбендә үтте. Татар телен дәүләт теле буларак укытуда яңа технологияләр куллану буенча эш мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Р.Х.  дәресендә һәм сыйныфтан тыш чарасында күзәтелде. Укытучының дәрескә үзанализы,  район укытучылары тарафыннан анализ тыңланды. Шакирова Р.Х. эшчәнлегенә яхшы бәя бирелде.

Икенче семинар Борискино урта мәктәбендә үткәрелде.

Семинарның темасы итеп “ Татар теле дәресләрендә аралашу осталыгын киңәйтүдә грамматик кагыйдәләрнең роле” сайланган иде. Семинарда мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәхриева Х.С.  4 нче сыйныфта “ Сүз ясагыч кушымчалар”темасы буенча  татар теле дәресе үткәрде.

Хөснуллина Л. ?  К.Тинчуринның “ Сүнгән йолдызлар” әсәре буенча әзерләнгән өзек беркемне дә битараф калдырмады. Рус телле укучыларның матур итеп татарча сөйләшүе, җырлар башкаруы, аулак өйдә уйнаган уеннары бигрәк тә күңелгә сеңеп калды. Семинарда каралган дәрес, сыйныфтан тыш чара укутучыларның педагогик осталыгын ачык күрсәтте.

Өченче  район семинары Новотроицк урта мәктәбендә үтте.

 Семинарның темасы итеп  “Аралашу осталыгын үстерүдә уеннарның роле”дип билгеләнде. Беренче өлештә 6 нчы сыйныфта  “Минем дусларым” темасы буенча әдәбият дәресе каралды. Дәрестә ролле уеннар куллану, балаларны үзара аралашуга тарту максатыннан ситуатив уеннар куллану отышлы булды.

Икенче өлештә бөек шыгыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган музыкаль монтаж күрсәтелде, әкиятләрдән өзекләр куелды.

Өченче өлештә семинарның темасы буенча чыгыш ясалды,үткәрелгән дәрескә һәм сыйныфтан тыш чарага укытучының үзанализы, укытучыларның анализы тыңланды. Имтиханнарга әзерлек алып баруга зур игътибар бирү кирәклеге ассызыкланды.

Гомумән алганда уку елына куелган максатларга ирешле, бурычлар үтәлде дип әйтергә була. Ел дәвамында укытучылар квалификация күтәрү курсларын билгеләнгән график буенча үттеләр. Шулай ук квалификацион категорияләрен күтәрү, булган категорияләрен кабат яклау буенча сынаулардан уңышлы  чыктылар.

III. Методическая работа.

3.1. Методическая тема, с какого года разрабатывается.

3.2. Участие в работе методических объединений различного уровня.

Руководитель районного методического объединения учителей


татарского языка и литературы, работающих в русскоязычных


группах.


3.3. Применение современных технологий обучения.

Коммуникативная технология при обучении неродному языку.


Внеклассная работа. Наличие классного руководства.

Классное руководство в 9 классе.


Формы работ: классные часы, внеклассные мероприятия, работа с


родителями, учителями предметниками.


  1. Общественная работа.  

Является участником   народного ансамбля « Русские узоры» СДК


    п. Молодежный.


Участвовала в различных конкурсах: конкурсе    стихов,


организованного фондом «Рухият»,  конкурсе  исполнителей


народных песен « Татар җыры-2006»


  1. Совокупность  результатов педагогического труда учителя.

 Показатели

2005

2006

2007

1.

Средние показатели успеваемости, количества успевающих на «4» и «5» по предмету в классах аттестуемого.

82

80

83

2.

Средние показатели успеваемости,  количества успевающих на «4» и «5» по предмету в классах аттестуемого по итогам контрольных работ по линии администрации

79

79

80

3.

Средние показатели успеваемости, количества успевающих на «4» и «5» по  результатам экзаменов

4.

Результаты олимпиад.

1 место на районной олимпиаде

2место на районной олимпиа-

де

5.

Обобщение положительного опыта

( указать форму и уровень обобщения опыта)







Выступление

на РГМО

Выступле-

ние  на РМО.

Подготовка

к предпро-

фильному

образова-

нию.

Выступление на РМО.

Новые тех

нологии

в обучении

татарско-

му языку

6.

Оценка кабинета, творческой лаборатории.

6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН КӨЧ СЫНАШУ

ДӘРЕСЕ

2007 ЕЛ.

        ГУЛУМОВА ДИЛАРА ӘНӘС КЫЗЫ

Укытучы.

 Хәерле көн, кадерле укучылар һәм хөрмәтле кунаклар. Бүген без  сезнең белән татар теленнән  көч сынашырга җыелдык.

 Башта командалар белән танышып китик.

Сүз беренче командага бирелә.

Капитаннар чыгышы.

  1. Безнең команданың исеме : “Дуслар.”

    Безнең девиз: Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

  1. Безнең команданың исеме: Чишмәләр.

Безнең девиз: Чишмәләр кебек гел алга , алга!

Укытучы.

 Рәхмәт, капитаннар.

  1. Ә хәзер  командаларга беренче бирем.

Фразиологизмнарның рус телендәге вариантын табарга.

  1. Баш белән эш итү.
  2.   Баш эшләми.
  3. Башка менеп утыру.
  4. Башны кисәргә бирү.
  5. Борынны күккә күтәрү.
  6. Борынны җил ягына тоту.

7. Борын аша( через) сөйләшү.                     8. Борыны белән бодай чүпли(клюет)

9. Күз ачмаслык (буран)                                10. Күз буяу өчен.

11.Күз тия.                                                      12.  Күз чыгу.

2 нче бирем.

Укытучы.

 Ә хәзер өй эшен тикшерик. Сез рус һәм татар телендә бер үк хәрефләр белән язылган ,оммоним булып торучы, сүзләр язып килергә тиеш идегез.

Сүз командаларга бирелә. Мәсәлән, мондый сүзләр.

Он-мука, он-ул

Тот –дерңи, тот- теге

Бор –поверни, бор- нарат урманы

Сыр- складка , морщинка,сыр – ашый торган сыр.

Бал –мед, бал- бию кичәсе .

  1. нче бирем.

Укытучы.

 Рәхмәт, балалар. Хәзер ял итеп алыйк. Мин сезгә фразиологизмнар әйтәм, сез мәгънәсен аңларга һәм шуны хәрәкәт, кыяфәт(видом) белән  күрсәтергә

( изобразить) тиеш.

1 нче командага. Авызына су капкан.

2 нче командага. Авызында ботка пешерә.

4 нче бирем.

Укытучы.

Киләсе биремнәр Дәрҗия Аппакованың” Сөяк саплы пәке” хикәясе буенча булачак.

  1. Малайларның исемнәрен әйтегез.
  2. Фәрит нинди яхшы эш эшли?
  3. Заһид нинди яхшылк эшли?
  4. Рөстәм нинди яхшы эш эшли? ( эшлиме икән?)

   Тактага куллану өчен сүләр языла.

 Югалта, таба, аяк асты боз, төшә алмый, алып төшә, утырта,   елап җибәрә,урын бирмәдем, дөресен әйтә.

 5 нче бирем.

Укытучы.

 Ә хәзер  һәр командадан берәр- берәр  кеше чыгып, тактада кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын яза.

( -лы, -ле, -сыз,-сез кушымчалары ярдәмендә сыйфатлар ясауны искә төшерү)

 Укытучы.

Ә хәзер музыкаль тәнәфес.

Командалар җырлар әзерләделәр, шуларны тыңлап үтик.

Кароокега кушылып җырлар башкарыла.

1 нче команда “ Туган як” җыры.

2 нче команда “ Яшьлегем чишмәләре.”

6 нчы бирем.

Укытучы. Хәзер капитаннар ярышы.  Бирелгән сүзләргә синонимнар табып язарга.

1 нче капитанга- зур сүзе

2 нче капитанга – матур сүзе.

7 нче бирем.

Һәр командадан бер укучы үзенең өйдә ничек итеп ярдәм итүе турында сөйли.

Укытучы. Хәзер уенга йомгак ясау өчен  сүзне жюригә бирәбез.

Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.

                                  Туган як.

 1.Туган якка юл тотамын, туган як, т.я.

Иң гүзәл газиз якка, т.я.

Җир җиләкләре пешкән чак, т. я.

Ашыгам каенлыкка, т.я.

  Талпына күңел, талпына, ашкына

  Ярсуына түз, түз генә

  Каенлыкта җиләк пешкән

  Тиз үрелеп өз генә.

2.Чәчәкләрнең ниндие юк, т.я.

Хуш исле аллы-гөлле,т.я.

Бу якларга бер кайда да ,т.я.

Һич тиңнәр булмас төсле, т.я.

   Талпына күңел, талпына, ашкына

  Ярсуына түз, түз генә

  Каенлыкта җиләк пешкән

  Тиз үрелеп өз генә.

3.Каенлыкта сайрый кошлар,

Сайрый ,сайрый кошлар.

Бер туктамый өздереп, өздереп, өздереп.

Озакламам кайтырмын мин, кайтырмын- кайтырмын.

Торып булмас көттереп, көттереп, көттереп.

  Талпына күңел, талпына, ашкына

  Ярсуына түз, түз генә

  Каенлыкта җиләк пешкән

  Тиз үрелеп өз генә.

1нче командага.

1. Баш белән эш итү.

2. Башка менеп утыру.

3. Борынны күккә күтәрү.

4. Борын аша( через) сөйләшү.                    

5. Күз ачмаслык (буран)                              

 6. Күз буяу өчен.

                                             

2нче командага

1.  Баш эшләми.

2. Башны кисәргә бирү

3. Борынны җил ягына тоту.

 4. Борыны белән бодай чүпли(клюет)

 5. Күз тия.        

 6.  Күз чыгу.

ЧИШМӘЛӘР КЕБЕК

ГЕЛ

АЛГА, АЛГА

                         Тема. Кышкы уеннар.

Максат.

1.Укучыларның ел фасыллары  турында булган белемнәрен гомумиләштерү.

2. Диалогик һәм монологик  сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

3. Балаларда дуслык хисләре, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлау. Ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр.

 Фигыльнең зат- сан белән төрләнеше -таблица.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

 Һава торышы турында сөйләшү.

  1. Актуалльләштерү.

-Балалар, әйтегез әле, сез нинди ел фасылларын беләсез?

- Яз, җәй, көз, кыш.

- Әйдәгез әле шуларның өчесенең билгеләрен искә төшерик.

1. Яз.

2. Җәй.

3.Көз.  

Укучылар  рәсемгә карап билгеләрне әйтәләр.

3. Төп өлеш.

-Рәхмәт,балалар. Ә хәзер календарьга карыйк. Анда нинди ай исеме язылган?

-Декабрь.

- Декабрь ае нинди ел фасылын башлый?

-Кышны.

- Дөрес.  Әйдәгез әле кышның билгеләрен дә әйтеп үтик.

Укучылар кыш билгеләрен атыйлар.

  1. Булдырдыгыз. Хәзер китапны ачып , 1нче күнегүне карыйк.

Укыгыз һәм әйтегез: сез нинди  билгеләрне  атамадыгыз?

Елгада су туңа,  елгаларны боз каплый.

Сүзлек эше.

  1. туңа- замерзает
  2. каплый –покрывает

Истә калдыру өчен бу билгеләрне дәфтәргә языгыз

Физ.минут.

- Кыш билгеләрен сез яхшы беләсез. Ә кышкы уеннар турында сез нәрсә  беләсез?

Укучылар рәсемнәр буенча  кышкы уеннар турында сөйлиләр.

(Чаңгыда, чанада, тимераякта шуу. )

-Яхшы. Әйдәгез әле хәзер малайларның нәрсә турында сөйләшкәнен тыңлыйк.

- Никита, син чаңгыда шуа беләсеңме?

-Әйе, беләм.

- Әйдә бүген тауга чаңгы шуарга барабыз.

              - Ярар.

 Рәхмәт, малайлар, утырыгыз.

Эшне дәвам итәбез .

 7 нче күнегүдәге текстны укып тәрҗемә итәргә кирәк.

 Һәр укучы бер җөмлә укып, шуны тәрҗемә итә.  

Икенче җөмләне дәфтәргә язабыз. Ия һәм хәбәрен табып, астына сызабыз.

Алдык-  дык- үткән заман 1 зат  кушымчасы,

Киттек- тек- үткән заман 1 зат кушымчасы, чөнки бу эшләрне без

 эшләдек.

Өй эшендә шушы текстны 3 зат- алар турында итеп сөйләргә кирәк.

 4. Йомгаклау. Димәк, барысы 4 ел фасылы бар: яз,җәй, көз, кыш.

Билгеләр  кую .  

         Тема.

 Д.Әппакованың “Сөяк саплы пәке” хикәясе буенча йомгаклау   дәресе-    Шаяннар һәм Зирәкләр Клубы уены.

         Максат. 1. Тема буенча алган белемнәрне ныгыту.

                     2.Диалогик һәм монологик сөйләм үстерүдә фразиологизмнар, синонимнар,оммонимнарның ролен күрсәтү.

                    3. Укучыларда өлкәннәргә карата игелекле, игътибарлы булу кирәклеген аңлауны; тәртиплелек, ярдәмчеллек, намуслылык тәрбияләү .

Дәрескә әзерлек.

 Укучылар өстәмә рәвештә татар телендә булган фразиологизмнарның  рус телендә булган эквивалентларын табып әзерләделәр.

 Бирелгән сүзләргә синонимнар, оммонимнар эзләгәндә дә аларга  күп эш башкардылар.  

Музыкаль  реклама  вакытында башкару өчен һәр команда үзенә ошаган татар җырларын әзерләде.

“ Мин ярдәмче” темасы буенча  шаяннар һәм зирәкләр клубы утырышы итеп үткәрелгән дәресенә Гулумова Дилара Әнәс кызының үзанализы.

Дәреснең тибы: ЛГКК,

Төре- йомгаклау-кабатлау.

Дәрескә түбәндәге максатлар билгеләнде:

       1.Тема буенча алган белемнәрне ныгыту.

   2.Диалогик һәм монологик сөйләм үстерүдә фразиологизмнар, синонимнар,оммонимнарның ролен күрсәтү.

    3. Укучыларда өлкәннәргә карата игелекле, игътибарлы булу кирәклеген аңлауны; тәртиплелек, ярдәмчеллек, намуслылык тәрбияләү .

Санап үтелгән максатларга ирешү өчен уен, әңгәмә, чыгыш, сәнгатьле сөйләм методлар кулланылды.

Дәреснең минем тарафтан сайлан алынган  структурасы  һәа эчтәлеге куелган максатларга ирешү өчен раөиональ туры килә.

Алдагы дәресләрдә  “ Мин ярдәмче”темасы буенча  күп эш башкарылды. Тема буенча мәкальләр, фразиологизмнар, синонимнар, оммонимнар өйрәнелде. Шушы белемнәрне  гомумиләштерү өчен төрле эш формалары сайлап алынды:  шәхси якын килеп эшләү, группаларда эш, алдан әзерлек эше.

Тема буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен күзәтү өчен тәрҗемә эше башкарылды. Тәрҗемә итү өчен материаллар укучыларның белем дәрәҗәләрен исәптә тотып әзерләнде.  Балаларны кызыксындыру өчен дәрес ШЗК ршвешендә алып барылды. Мәртәбәле жюри һәр биремгә нәтиҗә ясап барды. Бу алым дәрес азагында укучыларга билгеләрне төгәл куярга  ярдәм итте. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү тәкъдим ителгән тема буенча монолог төзү , фразиологизмнар, оммонимнар, синонимнар өстендә эш формасында булды.

Менә шундый бәйрәм бездә

Бүген бездә туган  көн!

Туган көннәр белән котлап,

Тостлар әйтә торган көн.

 Исәнмесез,  хөрмәтле кунаклар.  Мәҗлесебезне башлап җибәрик.

Без  бүген бу җиһанның барлык күркәмлеген, изгелеген үзенә туплаган, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге белән барлык туганнарының ихтирамын яулаган кадерле Фәнүзә Камиловнаның юбилеена җыелдык.

Салкын кышлар серле тынлык белән

Каршы алган синең туганны

Күркәм эшләр, изге гамәл белән

Яшисең син бизәп дөньяны.

Кар аклыгы күчкән җаныңнан

Сафлык тора һәрчак бөркелеп.

Җиңәсең син тормыш сынауларын

Бер елмаеп, янә бер көлеп.

Без телибез сиңа бәйрәм көндә

Яшәү көче, бетмәс егәрлек.

Рухи ныклык бирсен сиңа Ходай

Гомер тауларына менәрлек.

Кышкы көндә чәчәк аткан гөл син

Салкын җилләр берүк тимәсен,

Ак карлардай ак бәхетләр генә

Гомер юлларыңны бизәсен!

Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар юбилярны котлап боккалларны  күтәрик!

 

Менә шундый бәйрәм бездә

Бүген бездә туган көн

Туган көннәр белән котлап

Тостлар әйтә торган көн.

Нияз сөйли. Тост. 

1.Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә

Тыныч булсын һәрчка күңелең

Сәламәт бул, ак бәхетләр белән

Гел шатлыкта үтсен гомерең

Сүзне Фәнүзә апага бирәбез.

2.Сабыр да син, гади, кешелекле

Кылган эшең-бары изгелек

      Шатлыкларда үтсен синең көннәр

Бәхетләрең булсын гомерлек.  

Фируза апага сүз бирәбез.

3.Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе

Күңелләрдә калсын уелып

Тәбриклибез сине чын күңелдән

Бар туганнар  бергә җыелып.

------------------------------------------------

4.Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын

Изге дога йөрсен юлыңда

Тормыш ямен матурлыгын тоеп

Яшә әле, яшә тагын да.

------------------------------------------------

5.Килер көннәр һәрчак аяз булсын

Юлдаш булсын шатлык, тазалык

Озак яшә, бик күп еллар әле

 Бу тормышта илһам һәм наз алып.

--------------------------------------------

6.Ниләр телик, ниләр бүләк итик

Бу шатлыклы бәйрәм көнеңдә.

Кулыбыздан килсә, бер йолдызны

Бүләк итәр идек кимендә.

Бәхет- шатлык дөн8ясына

Күмәсе иде сине

Тормышыңда сөенечнең

Булмасын иге- чиге.

-----------------------------------------------------

  1. Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Сүзне Әтигә бирәбез.Тост

Фән җыры.

Кайчан керсәң сезнең өйгә

Җан җылысы тора бөркелеп

Каршылыйсың һәрчак дусларыңны

Бертуганың кебек үз күреп.

Сүзне  дусларга бирәбез-------------------------------------------------

 

“ Чын дустым.” Җыры.

Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын

Изге дога йөрсен юлыңда

Тормыш ямен матурлыгын тоеп

Яшә әле, яшә тагын да.

 Сүзне балаларга бирәбез.

 

       Туган көн җыры.

1.Бер ел гомер гомер китабыннан

Яфрак булып өзелде тагын да

Еллар уза дип кайгырма

Без барында әле яныңда.

Туган көнең синең бәгърем синең бөген

Ниләр бүләк итим , ниләр бирим

Сиңа дигән гөлләр кочагымда

Мин  бәхетле син янымда чагында.

2.Бүләк итәм җылы карашымны

Меңнәр арасыннан табарсыңмы?

Теләр идем шатлык, сагышлардан

Гомерем буе озата барасыңны.

3.Бүләк итәм караңгы төннәрдә

Азат итәр кояшның нурларын

Онытма дип синең өчен янган

Сине өзелеп сөйгән мин барын .

   

82. “Әниемнең туган көне бүген. (+4)

1.Шатлыкларың торган онытылып

Борчуларың булган җитәрлек

Шуңа бәйрәмнәреңне җибәргәнсең

Тыйнык кына итеп үткәреп

 Әниемнең туган көне бүген

 Ярар инде әни елама

 Онытмадым инде ничек онтыйм

 Я бер елмай, авыр сулама.

2. Каушап калган нурлы йөзләреңә

Ак яулыгын  бигрәк килешә.

Бочылмаәле син болай да матур

Гади күлмәк кигән килеш тә.

3.Күчтәнәчләр белән табын тулы

Куанычлар күбрәк аннан да

Җаныбызгы җылы кояш булып

 Яшә әни шулай һаман да

     9. “Чын дустым” җыры.  (-2)

1.Кыен чакларымда хәбәр итмәсәм дә,

Үзе белеп килә чын дустым

Ихластан сөенә хәлләрем яхшыга

Үз итә ул мине чын дустым.

  Киңәше акыллы иң якын дустымның

  Рәхмәт сиңа, рәхмәт, чын дустым

  Яхшымы, яманмы барын да аңлыйсың

  Ярый әле син бар чын дустым.

2.Җиңеп кайгыларны бергәләшеп кенә

Аралашып яшик һаман да.

Тарсынмыйм дөньяны ниләр кичерсәм дә

Якын дустым янда булганда.

3.Мин бәхетсез димим бу дөньяның  әле

 Гүзәллеген күрә алганда.

Мин ялгыз да димим гел шатланып яшим

Ышанычлы дуслар булганда.

   

Син минем җанымның яртысы.  (+8)

1.Син минем җанымның яртысы

Яшисең йөрәгем түрендә

Нур сибеп барасың юлыма

Балкыйсың син күңелем түрендә

  Мин сине гомерем буена

 Ышыклап барырмын җилләрдән

 Өзелсә барасы юлларым

 Үрермен мин күпер гөлләрдән.

  1. Без икәү аерылмас пар канат

  Бер кемдә  керәалмас арага

Хәсрәтне бүләрбез икегә

 Чит ятлар тоз салса ярага.

  1. Дөнья бу, бармый ул бертигез

   Шатлык бар тормышта, кайгы бар

  Ал кояш булып мин балкырмын

Күгеңне капласа болытлар

Туган  көн җыр.

1.Котлап сине туган көнеңдә

Якты кояш сибә нурларын

Кояш балкыган якты иртәдәй

Якты булсын, якты булсын туган көннәрең.

2.Тормышыбыз  матур булганга

Матур җырлар килә күңелгә

Мактап гомернең ямьле таңнарын

Җырлыйк әле, җырлыйк әле туган көнеңдә.

3.Шаулап гөрләп сүнмәс дәрт белән

Шат җыр булып яшә син җирдә

Туган көнеңдә тагын бер теләк:

Мәңге яшь бул, мәңге яшь бул ,картайма бер дә.

       Туган көн җыры.

1.Бер ел гомер гомер китабыннан

Яфрак булып өзелде тагын да

Еллар уза дип кайгырма

Без барында әле яныңда.

Туган көнең синең бәгърем синең бөген

Ниләр бүләк итим , ниләр бирим

Сиңа дигән гөлләр кочагымда

Мин  бәхетле син янымда чагында.

2.Бүләк итәм җылы карашымны

Меңнәр арасыннан табарсыңмы?

Теләр идем шатлык, сагышлардан

Гомерем буе озата барасыңны.

3.Бүләк итәм караңгы төннәрдә

Азат итәр кояшның нурларын

Онытма дип синең өчен янган

Сине өзелеп сөйгән мин барын .

Уфтанма.

1.Уфтанма гомерләр яз кебек үтә дип

Чал чәчең күрсәң дә уфтанма

Яз килә дә китә гомер шулай үтә

Уфтанма, уфтанма, уфтанма.

2.Уфтанма бит синең ул узган гомерең

Уйнап көлеп кенң узмаган.

Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык

Якты көн әле бит узмаган .

3.Уфтанма гомерләр яз кебек үтә дип

Чал чәчең күрсәң дә уфтанма

Яз килә дә китә гомер шулай үтә

Уфтанма, уфтанма, уфтанма.

Иң зур бәхет.

1.Баш очыңда балкып торган күгең булса

Алда сине көтеп торган үрең булса.

Иң зур бәхет менә шул у-ул дөньяларда.

2. Йөзләреңне сары сагыш киптермәсә

   Бала-чагаң сиңа хәсрәт китермәсә

  Иң зур бәхет менә шул у-ул дөньяларда

3. Өйдә җылы түрең, нык нигезең булса

 Һәрчак җаның тыныч, сау-сәламәт булса

Иң зур бәхет менә шул у-ул дөньяларда.

4.Җаның- тәнең биреп эшләр эшең булса,

Эштән сине сагынып көтәр кешең булса.

Иң зур бәхет менә шул у-ул дөньяларда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Учебный фильм "Рыцарский турнир короля Рене" и "Виртуальный музей средневековой книги. Король Рене. Книга турниров"

Сноска на фильм - "Рыцарский турнир короля Рене"(Примечания - я монтировал фильм в моло распространенной программе Serif, как выяснилось в процессе монтажа, программа практически не работает с к...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

К.Даян. Өзелгән чәчәкләр.

Технологическая карта урока литературы в 8 классе, для русскоязычных учащихся....

К.Даянның “Өзелгән чәчәкләр” әсәре

К.Даянның “Өзелгән чәчәкләр” әсәре буенча сөйләмгә чыгу...

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

Тема: Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе. Осталык дәресе (Мастер-класс)

        "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" темасына мастер-класста   Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешл...